ТӘВӘККӘЛ ТАШ ЯРА
I
айманов аны өстәле артында аягүрә каршылады. Ул гына да түгел, бер ягы уеп алынган рюмканы хәтерләткән әйләнмәле креслосыннан кубып, ишектән кереп килүче Равилгә каршы атлады.
— Иптәш Закиров?! Ниһаять! — диде ул, күрешергә ике кулын сузып. — Шактый көттерден, дус кеше.
Васил, житез генә үрелеп, Равилнең беретын салдырды, кулындагы плащын алды һәм ишек катындагы шкафка элеп куйды. — Без инде көтә-көтә көтек булып беттек, — дип дәвам итте ул, Равилне култыклап. Кайманов
кунакны ян тәрәзә буендагы ялтырап торган өстәл янына алып килде, креслоларның берсенә утыртты, икенчесенә үзе урнашты Я. ничек килеп җиттегез?
— Кем әйтмешли, аллага шөкер, — диде Равил һәм каршысында утырган Каймановка күтәрелеп карады. Менә нинди икән ул Васил Кайманов. Дүртенче дистәне тутырып килүенә карамастан, яшь чырайлы, башка кайбер начальниклар кебек «тулып ташымаган». Башлангыч класс укучысыныкы сыман кып-кЫска чәчен уң як кашыөстенә сыпырып куйган Кысыграк коңгырт күзләре уйнаклап тора Җентекләп кырыл ган чип-чиста бите уртасында кечкенә генә почык борын. Болар бар да аны ничектер малай сыман итеп күрсәтә.
Кайманов, булачак баш инженерының игътибарлы карашын тоеп, уңайсызланып китте һәм шул халәтен яшерү өчен урыныннан кузгалып, зур көрән өстәле янына узды
— Менә шулай. Равил Вәлиевич, димәк, ишетүемчә, скважиналар ремонтлау сезнең өчен яңа түгел — диде ул. сул беләгендәге сәгатен боргалап.
— Таныш эш, — диде Равил сүлпән генә, — ләкин минем аңлавымча...
— Әйе, әйе, — дип бүлдерде аны Кайманов, — яңа идарәнең максаты скважиналарны механик ремонтлау гына түгел. Төп бурыч — катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру Аларга химик һәм физик тәэсир итүнең моңа кадәр күрелмәгән юлларын табу, скважиналарга килә
торган катлам суларын изоляцияләү өчен яңа материаллар куллану һәм башкалар, һәм башкалар
Зур өстәлдәге селектор аппараты шытырдап куйды Карлыккан ир- ат тавышы начальник янына керергә рөхсәт сорый иде «Унбиш минут тан>, — диде Васил һәм трубканы куйды
— Менә сез шулар белән шөгыльләнерсез дә, Равил Вәлиевнч, * диде ул, өзелгән сүзне дәвам итеп. — Дөресрәге, безнең бөтен коллек- х тив шул юнәлештә эшләргә тиеш
Болар Равил өчен яңалык түгел әле генә оештырылган идарәнең < iiue турында берләшмәнең баш инженеры Губерттан ишеткән иде инде £ ул. Предприятиенең тернәкләнүенә ай ярым вакыт үтсә дә, цехларда g эшләр һаман искечә бара диярлек, бригадалар скважиналарга ремонт * ясау белән генә мәшгуль. Булачак начальнигы каршында утырган хәл- 5 дә, Равил әле һаман Васил сүзләреннән киләчәккә юл күрсәткече итеп “ алырлык берәр нәрсәнең оеткысын көтте. Ләкин Кайманов купшы сүз ♦ ләрдән ары китмәде. «
— Вообще-то, эшләр зарланырлык түгел, — дип сөйләвендә булды Васил, — узган ай планын йөз дә җиде процентка үтәдек. Әле бер ба- х шым килеш ич. Ә икәүләп тотынсак. Дөрес, бу мәсьәләдә мин үзем £ дилбегәне нык тотам Тик башкасын да сорый башларлар бит, хөрмәт о. ле Равил Вәлневич, сорарлар Менә шул мәшәкатьләрне үз җилкәгезгә •алыгыз инде сез. Фән һәм техника яңалыклары, институтлар белән бәй- = ләнешләр һәм башкалар, һәм башкалар . Вообще, сезне өйрәтеп торасы п түгел Юк, юк, мин күләгәгә посарга җыенмыйм шулай да.. Хәер, бо- < лары турында иркенләп бер сөйләшербез әле Руслар әйтмешли, сандугачны жыр белән сыйламыйлар. Каршы булмасагыз. мин сезгә кварти рыгызны күрсәтер идем.
Берүзе кварталның яртысын диярлек алып торган биш катлы йорт белән тигезләшкәч, шофер белән янәшә утырып баручы Кайманов ар тына борылды.
— Менә шушы инде безнең Яшел Түбә. диде ул эчке бер горурлык белән.
Машина, бәйгедәге чабышкыдай, бер ыргып алды да үзәк мәйданга килеп туктады Каймановның үзе яшәгән кала белән бераз гына макта насы килде бугай, Равилнең булачак квартирасына жәяү атларга булдылар
— Сезнең квартира әнә тегендә, диде Кайманов, астагы катын буйдан-буйга кибет биләп торган йортка күрсәтеп. икенче катта, почмактан беренче тәрәзә.
Ул Равилне култыклап алды һәм әлеге йортның ишек алдына таба алып китте Баш инженерның күңеленә хуш килсен өчен боларнык ба рына да алдан әзерләнеп куйганмы, үзе шундый кунакчыл, хөрмәтчел кешеме Кайманов белмәссең Ни генә булмасын, аның Закировны каршылау церемониясе төгәл, исәпле иде. Икенче катка күтәрелүгә, ул кара дерматин белән тышланган ишекне ачып жнбәрде коридорга мул булып яктылык төште. Бу хәтлесен үк көтмә! ән иде Равил һәркай сында футбол уйнарлык өч бүлмәдән буяу исе аңкып тора Түшәмнәре күзне чагылдырырлык ап ак. идәннәре ялтыратып буялган, стеналарга зур зур фарсы келәмнәре эленгән диярсең фигуралы көрән сытыклар белән каймалап алынган лимон төсендәге җирлектә купшы бизәкләр Тәрәзәләр, туй көткән кыз сыман, көлеп торалар төсле Өстәвенә бүлмәләрнең берсенә йомшак агач карават белән зур тумбочка һәм кисм шкафы, уртадагысына төйгән шомырт төсендәге өстәл белән дүрт биш урындык куелган
— Яна урында тормыш башлап җибәрү өчен, диде Кайманов, мебельгә ишарәләп - Бөтенләй күченеп, җайланып беткәч, бетнең баш
сәүдәгәр Барый Латыйповичка кайтарып бирерсез, яисә бәяләрен түләрсез. Анысы әле ашыгыч түгел.
«Болан ук кирәкмәс иде», — дип уйлады Равил эченнән, ләкин кү- ңелендәген кычкырып әйтмәде, Каймановнын хәтерен калдырудан шикләнде. Дәшми калмау өчен генә:
— Рәхмәт, — дип куйды. .РНН
— Ярый, мин сезгә комачауламыйм, — дяде Кайманов һәм, жиңүле елмаеп, ишек ачкычын Равилгә сузды. — Урнашыгыз, коенып алыгыз, шәһәрне карап әйләнегез. Хатыныгыз күчеп килгәнче, Әлмәткә кайтка- лап йөрерсез бит әле? Машинагыз көйле, шоферы бар. Мин аны хәзер үк җибәрәм, сезгә кирәгүе мөмкин. Хушыгыз.
Ул, оста биюче сыман җитез борылып, ишеккә килде һәм тоткага тотынгач, болай сүз арасында гына әйткән кебек:
— Ике-өч көннән эшкә тотына алырсыз бит,?! — дип куйды.
— Мин иртәгә чыгам, — .диде Равил ашыгып. Әйтерсең, урынына башка берәүне утыртырга җыенадар.
Кайма,нов киткәч, бер мәл нишләргә белми аптырап торды ул. Идән уртасына басып сигарет кабызды, аннан өч бүлмәне бер итеп йөрергә тотынды. Кухняга барып керде, занна бүлмәсенең ишеген ачып карады. Су, газ краннары көйле, плитәсе Польшадан кайтарылган — матур, чыдам.
Шулай бераз уралгач, ул мәйданга караган тәрәзә төбенә менеп утырды, тагы тәмәке кабызды һәм үз мәшәкате белән кайнаган шәһәр урамына күз салды. Үзе дә сизмәстән, уфтанып куйды. Әлфия килмәсә, бу хан сарае нәрсәгә инде аңа? Бәлки хәзергә гостиницадан бер бүлмә генә алыргадыр? Әллә теге чакны практикада йөргәндәге кебек берәр апага квартирага керергәме? һай, туры киләме соң инде Саҗидә апа кебек кеше! Нефтьчеләрне яратып бетерми иде бетерүен Саҗидә апа. Юк, иген икмәүләре өчен түгел, урманнарны ботарлаганнары, елга-күл- ләрне пычратканнары өчен. Коръәнгә тел тидергәндә дә сабырлыгын җуймый торган хатын, табигатьне кыерсыту турында сүз чыкса, чәчрәп торыр иде дә, квартирант егетләрен тетеп ташлар иде: «Дөнья корткычлар!». Алай да егетләр өчен җанын ярып бирергә әзер иде. Әй, сагынып сөйләргә генә калды шул Саҗидә апасы. Бар иде заманалар, Равилнең эштән кайтуына бер-бер тәмле нәрсә пешереп куяр иде. Ул таралып торган майлы пылау дисеңме, күпереп пешкән бавырсак яисә баллы чәкчәк дисеңме, хуш исле гөбәдия, хәтта тутырган тавык.... Өстәлне күрүгә, авызга су килә торган иде. Да-а, Саҗидә апа Андый бүтән тумас та, булмас та. Урнашып бетүгә, барып кайтырга кирәк янына. Югыйсә, күрмәгәнгә ни гомер бит. Барырга, гафу үтенергә. Ә хәзер нишләргә соң әле? Хатыны килмәсә, төрле сүз, гайбәт китәчәк. Эшкә ныклап җигелгәч, гел кайтып та йөри алмассың Ихтыярсыздан бүген иртән хатыны белән сөйләшүләре исенә төште.
Әлфия кухняга кергәндә, Равил инде тамагын туйдырган, ачык форточка янында тәмәке төтәтеп тора иде.
— Я, әйт, җаным, ни сүзең бар?
Хатынының кисәк кенә сорап куюы уйларын бүлде, шулай да хати-рәләреннән арына алмый байтак торды Равил. Аннан кичә Губерт янында булуы, аның яңа идарәгә күчәргә тәкъдим итүе турында сөйләп бирде.
— Соң үзең ни уйлыйсың?
— Ни уйлыйсың дип... Киңәшик бергәләп.
— Киңәшүеңнең мине юату өчен генә икәнен белми бу дисеңме, Равил? — диде Әлфия тыныч кына. — Синең барыбер үз туксаның туксан.
Гаҗәп, аның үпкәләргә, рәнҗергә исендә дә юк. Берни булмагандай тамагын туйдырды, урыныннан кубып залга чыкты һәм трюмо каршына басып бизәнергә тотынДы.
— Миңа барыбер, Равил, — диде ул бераздан битараф бер тавыш белән. — Синең майга катып скважиналарда куиып-төнеп ятуына күнеккән инде мин. Әлмәттә торуың ни дә, Яшел Түбәдә яшәвең ни Тик шуны бел: мин киемгә тагылган бирка түгел. Сиңа ияреп моннан да кубар хәлем юк. Күчәм икән, фәкать Мәскәүгә, әтиләр янына
Әлфиянең артык тынычлыгы бик авыр тоелды Равилгә һич-югы ф «Шайтаныма олак!» — дип кычкырсын, — *«Бар чукынып бет!> — дип < җикерсен иде. Башка хатыннар кебек ызгыша-талаша гына да белми » бит ичмасам, дип өзгәләнде ул Шулай да эчендәген тышка чыгармады = Башлаган сүзнең ахырына чыкмыйча ук киенде һәм берләшмәгә ашык * ты. Бу минутта Губертка җавабы әзер иде инде аның.
Күзе ап-ак якты бүлмәдә «калган» икән. Караңгы коридорда йозак 2 тишеген таба алмый йөдәде, ишекне бер ачып, бер ябып җәфаланды g Тавышка янәшәдәге ишек ачылып китте, коридор яктырды, бусагада « бер шәүлә калыкты.
— Кем вата-җимерә дисәм, яңа күрше дип әйтимме? в
Тавыш иясе «к» авазын мишәрчәрәк каты итеп әйтүче туташмы, ха о ныммы шунда Тавышы көр, яңгырап тора Ниһаять. Равил йозакның * көен тапты, ачкычын алып кесәсенә салды һәм кинәт калкып чыккан “ күршесенә карады Яктылыкка арты белән торганлыктан, аның йөзе п күренми, ә гәүдәсе зифа, өстендәге халаты тәненә сыланып тора иде “
— Кем өчен шулай тыз-быз килеп ремонтлыйлар икән дисәм, сезгә £
икән. Таныш булыйк мин — Фәһимә, — диде ул шул ук мишәр акцен- г ты белән. л
м
Дөресен әйткәндә, Равилнең кәефе хатын-кыз белән сөйләшеп торырлык түгел иде Тик ачык йөз күрсәткән кешегә ничек җавапсыз каласың инде.
— Мине Равил дип йөртәләр, диде ул теләр-теләмәс кенә
— Бик әйбәт, — диде Фәһимә бөтен коридорны яңгыратып. Узыгыз, минем тормышны да күреп чыгарсыз. Михаил Ивановичлар белән бер семьядай тату яшәдек Төмәнгә киттеләр Рабучий класстан җик сенмәсәгез, яхшы күршеләр булырбыз насыйп итсә
Фәһимә шулай сөйләнә-сөйләнә, бер адым чигенеп, Равилгә юл бир де. Тегесе исә нишләргә белми бер мизгел аптырап торды да, ачык ишеккә акрын гына атлады. Бусаганы үтүгә, иелеп ботинка бауларын чиште.
— Салмагыз, салма. — дип гөрләде Фәһимә, залга узып, — безнең ни, пычранырга келәмнәребез юк мактал йөрисез дияр идем, — мине белмисез. Бәхетле авыз икәнсез ашым пешкән, чәем кайнаган
Шул чак кухняда нидер чыжлады да. Фәһимә, өркетелгән боландай, шунда ташланды. Равил исә һаман да нишләргә белми бүлмә уртасында басып тора иде әле. Ниһаять, ул кинәт кабаланып ишек катына кил де, ботинкаларына үрелде, кияргә өлгермәде, баш өстендә үк Фәһимә нең үпкәле тавышын ишетте
— Әч, әч, булмаганны, — диде ул, хәтере калып. — Кем инде пеш кән ашны ташлап китә? Әзерләп торучыгыз күренми бит әле
— Ннчево, мин ашханәдә. — дип мыгырданды Равил, уң аягына ботинкасын элеп.
— Сөйләмәгез дә,— днп бүлде аны Фәһимә, — бездән өстен булсагыз да, аштан олы түгелсез Булмаганны теге . Әйдәгез!
Фәһимә аны култыклап диярлек кухняга алып керде, өстәл янында гы артсыз урындыкка утыртты Үзенең йомшаклык күрсәтүеннән кәефе ныграк кырылса да, күндәм малайдай буйсынды Равил
Эш юктан эш булсын дигәндәй. Равил башта аның кулларына карап утырды Эре сөякле нык куллар иде алар An аклар, чисталар Шулай да. карый торгач, бармак буыннары өстендәге нәнн генә ярыкларның
карасу-зәңгәрләнеп торуын күреп алды. Нефтьтә эшләүчеләр кулында күпме генә юсаң да бетми торган үзгә билгеләр иде болар.
Ул, кайда һәм кемдә утыруын онытып, комсызланып ашады, Фәһимәнең гөнаһсыз сүзләрен, вакыт-вакыт үзен кимсетеп маташуларын тынлый-тыңлый чәй эчте, ләкин сүзгә кушылып китмәде, шулай да:
— Эшче дип, үзеңне кимсетеп сөйләвеңне ташла син, Фәһимә, — диде. — Дөнья эшчеләр кулында. Кстати, кайда һәм ни җимертәсез?
— Әй, безнең ни. Йөрибез инде шунда, майга батып.
Равил инде тамагын туйдырып, нишләргә белми аптырап утыра иде Кисәк кенә чыгып китсә, Фәһимәне рәнҗетер төсле, һаман утырса да аптырау. Ире кайтып керсә, әллә ни уйлавы бар. Шул чак стенадагы звонок шалтырады, аның чыңы тынганчы ук, ишек ачылды.
— Фәһимә апа, яңа күршеңнең кая киткәнен белмисеңме? — диде ишектәге кеше нечкә тавыш белән.
— Ә-ә, Габит. Монда ул, монда, — диде Фәһимә, кунакка каршы
атлап. — Кер әйдә, чәй эч. .
Борын астына кара төкләр дә шытмаган шушы малай Равилнең булачак шоферы, имеш Ул, Фәһимәгә рәхмәт әйтеп, яңа танышына таба атлады.
2
Равилнең күзлеге парланып чыкты. Ул бармакларын электрон-хи- саплау машинасы төймәләреннән күтәреп, күзлеген йолкып алды, пыяласын кулъяулыгы белән сөрткәннән соң, кабат борыны өстенә элде. Машина-могҗизаның алсу «күзе»нә, пыяла артындагы кызгылт-сары саннар тезмәсенә карап бераз утырды да, хисаплау машинасын сүндереп куйды, сәгатенә күз төшерде. Киңәшмә башланырга чирек сәгать вакыт бар иде. Бүген ул, объектларда йөрүдән арынып, ремонт бригадаларының узган айдагы эшләренә анализ ясап утырды. Кинәт бик мөһим бер нәрсәнең эшләнми калуын абайлап алды. Ике сәгатьтән Әлмәт- тә Фәридә белән Ленизаның чыгарылыш кичәсе башлана. Шушы көнгә кызларына истәлек-бүләк алып куярга дип, ничә көн җыенды, һаман эштән арына алмады. Инде бүген һичнигә карамый кибетләргә чыгам, дип йөрсә дә, электрон-хисаплау машинасы янында утыра торгач, дөньясын оныткан икән Киңәшмәне кыскарак тотарга кирәк, дигән фикергә килде һәм өстәл кырындагы ак төймәгә басты. Ишек артында ялгыз торна тавышы яңгырап киткәндәй булды, ул да түгел бусагада секретарь кыз күренде.
— Әйтегез, керсеннәр! — диде Равил һәм тыңлаусыз җитен чәчен артка таба сыпырып куйды.
Кабинет ишеге бер ачылды, бер ябылды, кемнәрдер гөрләтеп сәлам бирде, дөбердәшеп урындыклар күчте. Менә барысы да утырышып бетте, кайсыдыр ут элдерде — бүлмә уртасына эленгән люстрадан мул булып яктылык төште. Закиров тезелешеп утырган инженерларга, геологларга, механикларга күз йөртеп чыкты да:
— Башладык, иптәшләр, — диде.
Шул чак кабинет ишеге ачылып китте һәм бусагада хәвефсезлек бүлеге мөдире Самарин күренде.
— Мөмкинме? — диде ул мескенрәк тавыш чыгарып һәм карашы белән үзенә урын эзләргә тотынды.
— Ишекне ябыгыз! — диде Равил, аңа башы белән ишарәләп. — Әйе, әйе, ябыгыз, тик теге яктан.
Самарин баш инженерның ни әйтергә теләвен аңламыйча, авызын ачып калды. Кемдер пырхылдап көлеп алды, кемдер аңа кул изәде.
Ләкин Самарин анардан нәрсә таләп ителүенә һаман да төшенеп җитмичә, катып торуында булды
— Чыгасызмы сез, ниһаять, юкмы?1 — дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды Равил. Билгеләнгән вакытка соңаручыларны җене сөймн иде аның.
Тегесе, эшнең уеи түгел икәнен абайлап, акрын гына артка чигенде һәм өнсез генә ишекне эдты. Кемнәрдер тагы пырхылдап җибәрде, кайсыларыдыр шыпыртлап кына бер-беренә сүз катты
Бөтен кыяфәте белән кипкән балыкны хәтерләткән бу инженер ида рәдәге күп кенә мәзәкләрнең, төртмә сүзләрнең сәбәпчесе иде. Аның тәнендә карга чукырлык та ит юк, хәтта чалбары да ниндидер могҗиза белән генә эләгеп тора сыман. Бите чебеш томшыгы сыман очлаеп калган, йөзе сап-сары, чырае һәрчак чытык. Гарип-гораба, яисә чирләшкә булса, аңардан көлмәсләр иде, билгеле. Ләкин Самарин үзен-үзе шул хәлгә төшергән кеше. Ул инде байтактан бирле машина сатып алырга хыяллана Шуңа күрә ашау-эчүгә дә, дөньяның башка рәхәтлекләренә дә расходны соң дәрәҗәдә йыскак. Дөрес, ул үзе дә, хуҗалык бүлеге мөдире булып эшләүче хатыны да моны берәүгә дә сиздермиләр. Шулай да аларның төшке ашны, кечкенә генә бүлмәгә бикләнеп, җиде тиенлек яшелчә консервасы белән коры ипи ашап үткәрүләрен бөтен идарә белә иде. Шунысы гаҗәп: шул рәвешле дәрвишләрчә туклануларына карамастан, аның хатыны чан сыман юан, битләре янып тора Аларның шулай инә белән кәтүк төсле бер-береннән нык аерылып торулары мәзәк корырга яратучылар өчен янадан-яңа хикәятләр чыганагы иде
Киңәшмәнең болай башлануы Равилнең кәефен җибәрде. Әмма ул үзен тиз кулга алды һәм баягыча басынкы, сабыр тавыш белән сүзен дәвам итте:
— Бүгенге сөйләшү безнең үзгәрәк булыр, иптәшләр. Тыңлаучы — мин, докладчылар — сез. Игътибарыгызны бары бер нәрсәгә — скважиналарга килүче су юлларын изоляцияләү эшләренең сыйфатына һәм бу өлкәдә яка тампонаж материаллары куллануга юнәлтүегезне сорыйм Дөрес, без бригадаларда булып байтак нәрсәләр белән таныштык Яңалыкка омтылу фактларына да тап булдык Ләкин алга таба юлыбызны билгеләү өчен тагы ниләр эшләргә, ниндиерәк юнәлеш алырга? Менә шул хакта сезнең сүзне ишетәсе килә минем. Югыйсә, менә нәрсә килеп
ф ТӘВӘККӘЛ ТАШ ЯРА
чыга...
Ул бүген күп сөйләмәскә, бары тик тыңларга гына җыенган иде дә бит, үзен борчыган нәрсәләрнен тышка бәреп чыгуын сизми дә калды Узган ай нәтиҗәләренә тукталды, сыйфат мәсьәләсенә кагылды, цех җитәкчеләрен һәм инженерларны кыюсызлыкта, искегә ябышып ятуларында гаепләде.
Туры әйтелгән сүз күңелләренә хуш килмәде бугай, бүлмәдәгеләр кыбырсый башладылар, кыюсыз гына аклану авазлары ишетелде. Ниһаять, түземлекләре төкәнде. Әвәл геология бүлеге начальнигы Петр Шумский күтәрелде. Бәләкәй башлы, какча гәүдәле, озын буйлы бу кеше идарәдә үзенең җитдилеге белән аерылып тора иде Ул күп укыган, геология-минерологня фәннәре кандидаты исеме алуга ирешкән, хәтта җир асты катламнарын тикшерә торган бер-нке приборга авторлык хокукына ия Шумский юкка-барга сүз тегермәне кормый, колле I алары белән очрашканда да баш кагып кына уза, җыелыш-киңәшмә- ләрдә исә зур начальниклар, яисә галимнәр катнашканда гына сүз ала Әйтәсе фикере буталчык, җөмләләренә фәннн терминнар, акыллы гый барәләр тыгып тутырган була Бүген дә шулай килеп чыкты. Ул җир катламнары — фомсн, девон, ташкүмер турында сөйләде, ничә ел нефть эшендә чиләнгән Равил булып Равил аңламаган терминнар әйтеп шаккатырырга җыенды, аннары изоляцияләү эшенен әһәмияте хакында нәгазь укырга тотынды
Аны тыңлаган саен Равилнең йөзе караңгылана барды, чырае сытылды. Башкаларның йөзендә дә — битарафлык чалымнары. Шулай да бүлдермәде аны Закиров, бүтәннәр алдында абруен саклыйсы килде. Тик Шумский урынына утыргач кына:
— Конкрет һәм кыскарак сөйлик әле, — дип куйды.
Ишек катыннан техника бүлеге начальнигы Артомоновның калын тавышы ишетелде:
— Мин дә бер генә сүз әйтим әле, җәмәгать. — Ул авыр гәүдәсе белән килешсез чайкалып торды, гадәтенчә бераз гына бөкересен чыгарып тынып калды, барысының да игътибарын үзенә тарткач, сүзен дәвам итте. — Мәгълүм булганча, немец халкының җилбәзәк даһие Гый- фрид Вильгельм Лейбниц дифференциаль исәпләүләр системасын эшли, ләкин бу турыдагы хезмәтен бастырып чыгарырга лаеклы дип санамый. Математиканың шушы зур бүлеге хакында сүз чыккач, ул: «Минем мондый юк-барларым җитәрлек», — ди. Шуның шикеллерәк килеп чыга. Уйлап карасак, бездә дә «юк-барлар» күп бит. Мин соңгы вакытта скважиналарда су килү юлларын изоляцияләү эшләрендә ги- пан, сумала, латекс кебек яңа материаллар, аларның цемент белән
• катнашмаларын куллануны күздә тотам...
Баш инженерның йөзе яктырып китте, башын күтәреп Артомоновка текәлде һәм йотлыгып тыңлый башлады. Константинның нефть промышленносте турында гына түгел, башка фәннәр һәм тармаклар буенча да киң мәгълүматлы кеше булуын, сөйләгәндә атаклы кешеләр тормышыннан мисаллар, аларның акыллы гыйбарәләрен кушарга яратуын белә иде инде ул. Ләкин кинәт үзгәреп китүенең сере моңарда гына түгел иде әле. Артомонов нәкъ ул ишетергә теләгән сүзне башлап җибәрде: гипан, сумала, латекс... «Молодец, Костя», — дип эченнән генә Ар- томоновны мактап куйды Равил һәм мультфильм караучы бала кебек кызыксынып тыңлавында булды.
Константин исә, киңәшмәгә җентекләп әзерләнгәнме, эше арасында шул кадәр мәгълүмат тупларга өлгергәнме, яңа материаллар белән башкарылган һәр ремонтны нечкәләп анализлады, бу өлкәдәге уңышларга тукталды, хаталарны ачып салды. Инде талчыга башлаган инже- нер-техниклар, геологлар, механиклар кинәт җанланып, Артомонов туктаганны да көтмичә, сүзгә кушылып киттеләр. Киңәшмә кызды, Равил тагын сәгатенә карап алды. Исенә кабат кызлары, инде ябылырга өлгергән кибетләр калкып чыкты. Шулай да сүзне кыскартырга ашыкмады, алдындагы календарена үзе генә аңларлык сүзләр, тамгалар тө- шерә-төшерә, тыңлый бирде. Ниһаять, иң аска «Рекомендацияләр эшләргә!» дип язып куйды да, киңәшмәнең ычкынган тезгенен кулына алды.
Алар кабинетта Артомонов һәм яшь инженер Илсур Сәгъдиев белән өчәү генә калганда, тышта төн иде инде.
— Ну, тәэсирләр ничек? —диде Равил, Артомоновка таба күзлеген елтыратып.
— Моңа кадәргеләренә әллә ни өстәлмәде, — диде Константин үкенгән сыманрак итеп, — шулай да кайбер нәтиҗәләр ясарга мөмкин.
Равил, өстәл тартмасын ачып, сигарет белән зажигалка алды, тәмәке кабызды һәм, ел буе тартмаган кешедәй комсызланып, әче төтен йотты. -
— Менә, менә, — диде ул, төтенгә чәчәп, — нәтиҗә ясарга һәм бригадалар өчен рекомендацияләр эшләргс. Үзегез генә ерып чыга алырсыз бит?!
— Атаклы орнитолог Альфред Брем: «Әгәр моны эшләмәсәм мин галим түгел», — дип әйткән, ди. Шулай да геологларның ярдәме кирәк | булачак.
— Димәк, килештек, — диде Равил, урыныннан кузгалып.
Гаиләсенә ул иртәгесен дә, аннан сон да кайта алмады. Ятканнан соң оеп кына китәргә өлгермәде, ишек катындагы бәләкәй киштәдә телефон шалтырады. Равилнең тынычлыгын бозучы идарә диспетчеры ф иде. ' <
— Равил Вәлиевиу, — диде ул сулышы кабып. — өч йөз илленчедә »
шартлау! =
Равилнең өстенә салкын су койдылар диярсең.
— Кешеләр ни хәлдә, кешеләр? — дип кычкырды ул. — Имгәнүче- ч ләр юкмы?
Бәхеткә каршы, үлүче дә, җәрәхәтләнүче дә юк икән Эш вакытын- § да мәйданчыкта торучы булмаган. Равил иркен сулап куйды, битенә 2 бәреп чыккан тирне беләге белән сөртеп алды Ул инде шактый тыныч- * ланырга өлгергән, аек акыл йөртерлек хәлгә килгән иде
— Мачта, җиһазлар ни хәлдә?
Бригада мастеры, кем әйтмешли, анадан ул күлмәк киел туган кү- s рәсең. Мачтаны һәм башка җиһазларны, бүтән скважинага күчерергә = дип. җыеп җыйнап, читкәрәк тарттырып куйган булганнар’
— Менә нәрсә, — диде Равил диспетчерга, бик тыныч булырга ты- * рышып, — хәзер үк миңа машина җибәрегез
Дежур автобус скважинага килеп җиткәндә, анда инде янгынчылар , ның авыр кызыл машинасы барып баскан, бомба воронкасына охшаган п чокыр янында пожарниклар белән ремонтчылар кайнаша иде. Бригада * членнарын эт итеп сүгеп ташламакчы иде Равил башта, усал-усал сүзләре дә тел очында гына тора иде Шулай да үзен тыеп калды Тик тупас итеп:
. — Нәрсә сарык көтүе кебек җыелдыгыз?! Газга тончыгып үләсегез киләме? А ну, читкәрәк чигеник, читкә! - дип кычкыру белән чикләнде Үзе исә чокыр кырыена ук килеп, караңгы бушлыкка күз салды. Нефть челәр янгын чыгудан куркып прожекторларны сүндергәннәр иде. <Ярый әле анысына башлары җиткән», — дип уйлады Равил үртәлеп һәм плащ кесәсен капшаштыра башлады Ыгы-зыгыда ничек башына килеп, ничек салгандыр, кулы кесәсен басып торган фонарьга тиеп киткәч, шатланып куйды. Очкын чыга күрмәсен тагы дип. читкәрәк китте һәм ут кабызды. Аннан яктылык көлтәсе белән төн караңгылыгын сеңгеләп. кабат скважина янына килде, чокырга иелде Өч метр чамасы тирәнлектә колонна да, насос-компрессор торбасы да кисеп алынгандай өзел гән иде.
Ул пожарннкларга скважинаны урап алырга, чит кешеләр җибәрмәскә к^шты да. культбудка буенда аптырашып торган нефтьчеләр янына килде
— Нихәл, бөркетләр?! Ишәк чумарын иштегез алайса, — диде ул мыскыллы итеп. Теленә ямьсезрәк сүзләр дә килгән иде дә, тагы үзен тыеп өлгерде. Мондагыларның берсе дә таныш түгел иде аңа Кайсыгыз мастер? Рация эшлиме? Противогазларыгыз бармьР
Каланча гәүдәле берәү — кулындагы кыр сумкасына караганда мастер булса кирәк төркемнән алгарак чыгып басты, ләкин телен әйләндереп сүз әйтә алмады
Равил, аның җавабын көтеп тормастаи, культбудка ишеген ачты, аяк астына мул булып яктылык төште
— Бар, диспетчерга әйт сварка агрегаты белән сварщик җибәрсеннәр, — диде ул мастерга кырыс кына
Тегесе беравык урыныннан кымшанмый торды, аннан киселгән агач тай бер якка авышты, шулай ук җай гына икенче якка чайкалды. Ни һаять, кузгалып китте
Авария бригадасы әле килеп җитмәгән, коры кул белән скважина янында буталудан файда юк иде. Равил үлән баскан урман юлы белән эчкәрәк кереп тәмәке кабызды. Күз алдында нсә һаман да әлеге мастер хәрәкәтләре. «Каян тапканнар бу бегемотны?» — дигән уй һич кенә дә башыннан китмәде. Туктале, почмакланып торган тупас битле, гөлбадран чәчәгенең сары төймәләредәй шадралары, бик таныш ич бу кешенең. өшәкк
Шундый житди бер вакытта юк-бар хакындасунланып торуын абайлап, үртәлде, уңайсызланып куйды Равил, исәбе и скважинага, аны рәт*; ләүгә бәйле мәсьәләләргә борырга тырышты..Шулай да тегенең авып китәрдәй булып чайкалуын күз алдыннан куа алмады. Кайда һәм кайчан очратты ул шушындый кешене? Ниһаять, сизгер приборның антеннасы әллә кайда, бик ерактагы сигналларны тотып алгандай, аның хәтере дә күптәнге бер вакыйганы калкытып чыгарды.
... Яшь мастер Равил Закировны, әллә сынап карау нияте белән, әллә жае шулай туры килеп, артта калган участокларның берсенә билге-, ләделәр. Башта ул коллективның аксаклау сәбәбем ачыкларга булды. Аныңча, участокның яман ат алуына моңа кадәр нык куллы хуҗа булмау, шуның аркасында хезмәт дисциплинасының йомшавы сәбәпче иде. Егетләр монда да төшеп калганнардан түгел югыйсә, Равил алар белән берәм-берәм дә, җыеп та сөйләшеп карады. Промыселда яманат йөртү-, ләренә үзләренең дә эчләре поша нефтьчеләрнең. Әмма дәррәү генә күтәрелеп, артталыктан чыга алмыйлар. Беренчедән, оештыручы юй, икенчедән, арада эшкә таяк тыгып, гел тискәрегә сукалап торучылар, да бар икән. Шуларның берсе — слесарь Әбүталип иде.
Участокка яңа мастер килгәч, бер ай чамасы вахтага әйбәт кён? чыкты бу. Тик эшләп куандырмады, Равил күз алдыннан югалугд. я тегендә, я монда китеп олага иде. Мастер аңа күз-колак булуны көчәйт-, кән саен, Әбүталип та, яңадан-яңа хәйләләр уйлап чыгара, эшләми генә акча алуның әмәлләрен эзлц иде.
Беркөнне Равил аңа нефть җыю резервуарларындагы ачкыч-япкыч- ларны карап чыгарга, агып-тамып торган урыннарны ныгытырга, мазутлы җиһазларны солярка белән юарга кушты. Иртәгесен, участокка килүгә, туп-туры резервуарлар янына ашыкты Равил Заданиенең тулы- сынча үтәлмәсен көтсә дә, бу кадәр үк намуссызлык белән очрашырмын дип уйламаган иде ул. Әбүталип, нефтьчеләрчә әйтсәк, Әбел, кушканны, үтәмәү генә түгел, резервуарлар янына кнлеп тә карамаган. Эчем авырта дип, көн буе алмагачлар төбендә аунаган. Бу хәлгә кайнап-кабы- нырга җитте Равил. Кызгылт күзләре төссезләнеп калды, иреннәре кысылды, ярсып культбудкага атлады
— Сабиров! — дип кычкырды ул ишектән керә-керешкә — • Сабиров, ни йөзең белән хезмәт хакы аласың! Оятың бармы синең>, юкмы?!
— Биргәннең битенә карамыйлар, мастер. — Әбел ат кешнәгәнйбй көлеп җибәрде — Күбрәк бирсәләр, оялып тормас идек әле дә. '
Равилнең зур йодрыгы, һавада дуга ясап, дерматины ертылып бёг- кән өстәлгә килеп төште, тегесе шыгырдап бер якка янтайды, бүлМә тынып калды.
— Бар, кит, — дип кычкырды Равил ярсып Әбелнең өстенә ташланырга җиткән хәлдә. — Ычкын! Конторада сорасалар, әйт- мастер Куып җибәрде, диген .
Ярый, ярый, җикермә, — диде Әбел ничектер юашланып. — Ки- тәм. Тик кара аны, үкенергә туры килмәсен.
Үкенмәбез, — диде Равил, аны карашы белән озатып. — Синек кебек сөрхәнтәй өчен елаучы булмас.
Шул көннән соң участокта айга якын күренмәде Әбел Инде анык турында онытып бетерә язганнар иде. Җәйге иртәләрнең берсендә< культбудкага үзе килеп керде һәм, жиңүле елмаеп, Равилгә кәгазьләр
сузды. Аларнын берсенә акка кара белән болай дип язылган иде «Эшчеләргә карата тупас мөгамәләдә булганы һәм слесарь Ә. Г Сабировны шактый прогул ясарга мәҗбүр иткәне өчен мастер Закнровка каты шелтә белдерергә, хезмәт хакын Сабнровка мастер исәбеннән түләргә». Менә сиңа мә! Имзалар бар, печать сугылган Равил уртлары авыртканчы тешләрен кысты, тик ачуын Әбелгә сиздермәде, кисәк борылып, операторлар белән сөйләшә башлады.
Ул көнне Равил эштән иртәрәк китте, промыселлар идарәсенә ашыкты. Тик анда аның үпкә-зарына игътибар итмәделәр.
— Үзегез гаепле, иптәш Закиров, — диде аңа профсоюз комитеты председателе тыныч кына,— профсоюз оешмасы карарыннан башка кешене эштән куарга ни хакыгыз бар сезнең? Кайнарлангансыз. Ә Сабиров ахмак түгел, сезнең дуамаллыктан бик оста файдаланган.
Мастер белән Әбел арасы бөтенләй бозылса да, Равил, эчендәген берәүгә дә сиздермәде. Сабнровка шулай ук һәр көнне эш кушты, үтәлешен тикшерде. Әбел исә бөтенләй азынды, мыек астыннан елмаеп, үз җаена йөри бирде. Ана җитди генә бер чара күрмәгәндә, кыланышларының башкаларга да тискәре йогынты ясыйсын көт тә тор Тик нишләтергә Әбелне? Ул шелтә-мазарга төкерми дә. премияне кисүг-» күнегеп беткән. Закон нигезендә эштән куарлык сәбәп чыгарганы юк һәр очракка аклану кәгазе әзерләп куйган була, эчеп-нсереп йөргәне күренми. Шулай да бер капты Әбел һәм каты капты
Күзәтеп йөри торгач, Әбелнең качып йоклый торган урынын белеп алды Равил Кайчандыр, кем тарафыннандыр салынган кечкенә генә таш бина иде ул. Заманында культбудка-мазармы, төзүчеләрнең конторкасымы булган бу таш келәт участокның иң аулак почмагында, кОры елганың текә ярында утыра иде Тәрәзәләре юк. түшә " тимер бетон
Кичке буйда әлеге бина янына бульдозер килеп туктады Кабинадан башта Равил сикереп төште, аннан машинист күренде Исәпләүләренчә Әбел әле һаман йокласа да, мотор тавышына уянырга тиеш Ишек тө бенә җиткәч, тукталдылар Равил юри тавышын күтәрә төшеп, сөйләргә тотынды
— Менә шушы почмактан сак кына эттер Тик кара аны. өстенә ишелмәсен Ташларны издермәскә тырыш, чокырга тәгәрәмәсеннәр Яңа резервуар нигезенә кирәк алар
Бер мәлгә тын калдылар. Тыңлап тыңлап карасалар да. эчтән тавыш ишетелмәде
— Ярый, башла.— диде Равил, тагы да кычкырыбрак
Бульдозерчы тау кадәр машинасын келәт почмагына китереп терә де һәм, газны бар куәтенә ачып, пычакны бер күтәрә бер төшерә баш лады. Моторның иләмсез үкерүеннән һәм тнмерның ташка ышкылуын
1 нан коточкыч тавыш купты, «таш капчык» селкенгәндәй булды Кинәт эчтән үзәк өзгеч аваз яңгырады
плнтәләрдән, калын каен такталардан сугылган ишеге тирә-як авыл ларда яшәүче җойдыгыш агайлар кулына тими исән к ан Әбел анда сәке сыман нәрсә корып, өстенә печән түшәгән
Әлеге таш келәттән ерак та түгел күп мәшәка’ ; чыгармый гына фонтанлый торган юмарт скважина бар иде. Бер <е юк-бар эш табып, Әбелне шунда җибәрде мастер Сабнровка н< пул гына кирәк тә Скважина янына барып әйләнде-тулганды да теге таш келәткә таба китеп тә барды.
Сәгать тә үтмәгәндер, скважина янына Равил килеп чыкты. Көткә ненчә, Әбел анда юк иде. Мастер таш келәт ягына борылды, ишекне шыпырт кына ачты. Әбел, кулларын як-якка ташлап, гырлап йоклап ята иде Равил ишекне сак кына япты да алдан әзерләп куйган бол' белән бикләп куйды
— Мастер.1 Егетләр! Харап итмәгез. Ике бала бар бит, ике бала!
Тыштагылар Әбелнен ялваруын ишетмәмешкә салындылар.
— Умырт давай, умырт! — дип кычкырды Равил.
Бульдозер исә әле ярсып урынында бөтерелде, әле тимер күкрәге белән бинаның таш почмагын кырып, яман авазлар чыгарды. Мастер кул изәүгә, тынып калды.
Шул чак эчтән Әбелнең үксегәне ишетелде. Ул яшенә буыла-буыла бер үк сүзләрне тәкърарлый иде:
— Мастер! Егетләр! Балалар хакына. .
Уенның тирәнгә китүен абайлап, Равил ишекне ачып җибәрде. Куркудан калтыранган Әбел, тоткага ябышып, бусагадан тышка авып төште. Аның күзләре урыныннан купкан, чәчләренә әллә аксыл тузан кунган, әллә чаларып чыккан иде.
' — Мастер! Рәхмәт, мастер, — диде ул, җиргә тезләнгән килеш балаларча мышкылдап.
Равил бер адым артка чигенде һәм бик гаҗәпләнгән булып.
— Сабиров?! Син ничек монда? — диде.
— Сөйләмә инде, Равил Вәлиевич, — дип мыгырданды Әбел.
Шул көннән соң ул, кулга өйрәтелгән җанвар сыман, ни кушсаң, шуны минутында ук үти торган булып китте. Шулай да промыселда озак эшләмәде, каядыр китеп барды. Әлеге вакыйга исә нефтьчеләргә Әледән-әле тел кашырлык мәзәк, Равилгә «Кислота» дигән гомерлек кушамат калдырды.
Равилнең тоемы, чамасы дөрес, кайчандыр нефть якларында әнә шундый «батырлыклары» белән дан тоткан Сабиров үзе иде бу. Дөрес, ул инде элеккеге кебек үк хөрәсән Әбел түгел, тырыша торгач, техникумның кичке бүлеген бетерде, мастер булуга иреште. Шулай да «Кислота» белән очрашу, җитмәсә аның кул астында эшләү Сабиров өчен яхшы фал түгел иде. Шуңа пошынып утырды Әбүталип.
Скважинаны томалап, сварка эшләрен бетергәнче, төн узды, таң атты. Тик Равилгә аннан соң да кайтып ял итү насыйп булмады. Скважинага комиссия арты комиссия килде, промысел башлыклары, идарә, берләшмә инженерлары агылды. Барысы да авария сәбәбен ачыкларга тырыша иде. Әмма аны берәү дә белми, төрле-төрле фаразлар гына әйтелә. Нефть газы белән һава катнашмасының мәгълүм бер пропорциядә шартлавы билгеле нәрсә. Әмма аның өчен нәни генә булса да очкын булуы шарт. Тимергә тимер ышкылган дияр идең, скважинада һава агышыннан башка хәрәкәт булмаган Шушы табышмак бөтенесен хәйран калдырган иде. Мәсьәләне ачыклау махсус комиссиягә йөклә- телде. Равил кичкә таба гына бушанып, иркенләп тын алды.
4
Инде конторга кермәм, туп-туры өйгә узармын, ял итәрмен дип, юл буе уйланып кайтса да, идарә турына җиткәч, Габитка туктарга кушты. Күңелендә шундый тойгы әйтерсең, бик ашыгыч эш килеп чыккан да, аның кайтуын түземсезлек белән көтәләр Хәер, ниндидер тынгысыз уй, үз-үзеннән канәгатьсезлек хисе Яшел Түбәгә килгәннән бирле борчып йөри аны. Гүя кемнеңдер бик газиз нәрсәсен тартып алган да, аны үзләштергән. Юк, исраф иткән, аяк астына салып таптаган. Әле менә бүген генә төшенде кебек: ул «нәрсә» — ышаныч дигән изге бер төшенчә. Кисел кенә әйтмәсә дә, яңа идарәгә, димәк ки, аның баш инженеры- ( на зур өмет баглавын ачык сиздерде бит Губерт. Равил үзе дә ниндидер бер зур эш, Татарстан промыселларында моңа кадәр күренмәгән
нәрсә дә булса майтарырга исәпләп алынды түгелме сон бу хезмәтенә’ Ә ни кырды? Эшли башлаганнан бирле кешеләр, бригадалар белән та нышу, аларнын башкарган хезмәтенә анализ ясаудан узганы юк
Шул авыр уйлары идарәгә таба атлаган аякларына ике потлы гер сыман тагылгандай булды. Нигә икәнен уйлап та тормастан, аэродром . кадәр хужалыкның аргы башына, цехка таба узды Ләкин монда да юаныр нәрсә, күнелендәген уртаклашыр кеше тапмады
Рәткә тезелгән таш биналарның иң зурысы ягына жнткәч. ишегенең э сыза гына ачык торуын, ярыктан сизслер-сизелмәс кенә төтен саркуын * абайлап алды Шикләнеп, эчкә узды Ян тәрәзә буендагы верстак сыман нәрсә янында өстенә брезентовка кигән бер кеше утыра иде Ал- 2 дында калын торба кисәге сыман нәрсә ята
Равил сәлам бирде Карт, кайсы эшсезе буталып йөри тагын дигән- J® дәй, берни анлатмый торган салкын карашын Равилгә төбәде, ншете- . лер-ншетелмәс кенә исәнләште һәм тимере өстенә иелде
Әлеге тимернең скважиналарда өзелеп калган торбаларны аулый о торган инструмент икәнен шунда ук төшенде Равил Ремонт вакытында * аварияләр булып кына тора һәм алар бер беренә һич охшамый диярлек. “ Шуңа күп төрле дә ул аулау кораллары Байтагы заводларда житеште- * релми дә хәтта, цехларда махсус слесарьлар әзерли аларны, кирәк икән, “ яңасын ясый. Моны инде булды-булмады гына эшчегә тапшырмыйлар Z
- Нәрсә, барып чыкмыймы?
Карт дәшмәде, илтифатсыз гына төкереп куйды, торып ут яндырды £ Аннан соң гына
— Чыгып бетми шул, - диде
Сызымы бармы соң?
Оста дәшмәде, тартмаларның берсен ачып, актарына башлады. Ул да түгел, тартманы ябып, түш кесәсеннән штангенциркуль чыгарды, тәрәзә төбендәге күзлеген алып, шәмәхәләнеп торган борыны өстенә мендереп куйды Инде бу жавап бирми дигәндә, тагы әйтеп куйды
Сызым-мызым белән кайнашмыйбыз Туй узган тун тузган.
һәр хәрәкәте әйтеп тора - сөйләшәсе килми агайның Тик нишләптер ул төкселәнгән саен. Равилнең оста яныннан китәсе килми, анын телен ачарга дигән әрсез бер уй күңеленә тынгы бирми нде^Чәкнн кайсы ягыннан килергә бу тәкәббер кеше янына Ранил верстакта яткан эш бияләен алып киде, булачак инструментка үрелде
- Яле. нәрсәсе чыгып бетми?
Агайның йөзендә мәсхәрәле елмаю чалынып алды. Равилгә күтәрелеп карап, иң зәһәр сүзен сайлагандай, озак кына дәшми торды
һы, кайсы авыл соң үзең? дип куйды бераздан
Равил ихтыярсыз көлеп җибәрде
— Закиров диләр мине, идарәнең баш инженеры булам
Бу сүзгә дә әллә ни сикереп төшмәде карт, күзлеген салып, гнмер аяклы урындыгына утырды, кесәсеннән «Северу кабы чыгарды, ашыкмый гына папирос кабызды, төтен йотты, ютәлләп алды
— һы, минем ташбаш сине йөртә алайса. — днде ул үз алдына сөй-ләнгәндәй Аннары тирән утырган төссез күзләрен баш инженерга текә де - Алайса танышыйк инде Галиулла атлы мин
Шуннан ике арадагы боз эрегәндәй булды Алларында яткан тимерне боргалый-әйләндергәлн шактый утырдылар
Соң моны ясарга көн жнтмименн, Галиулла абзый? Әллә ашыгыч заказмы? дип сорап куйды Равил
Карт кабаланмый гына Равилгә таба борылып утырды
Ашыгыч түгел дип, кайтып карчык мыжлаганны тыңлап утырыйммы?
33
— Хатын-кыз бер дә юкка мыжламас, әллә соң теге. төшер- гәл исеңме?
Моңа кадәр һич нәрсәгә пошынмый утырган Галиулла ага, сварка утына пешкәндәй, сикереп торды, яшенә һич ярашмый торган житезлек белән идән буйлап йөрергә тотынды.
— Төшергәлисеңме дип, я әйт, кем эчми аны бу дөньяда?! Үзең менә фәрештәме, изгеме — бер гөнаһың да юкмы? 'Шалиш, брат, берәү дә мыскалламаган ефәк түгел бу заманда. Безнең Кайманов кына ул теге... фәрештә булып кылана. Беләбез, аның да кем икәнен беләбез... Төшергәлисеңме, имеш — Ул, суына төшеп, Равил янына килде, шомарып беткән утыргычына утырды. — Бер дә эчмим дип әйтмим анысы, кем, Равил туган. Хикмәт анда түгел. Крестьян каны, мужик каны түгел миндә — менә нәрсәдә сер. Йорт-җир дип исем китмәде гомергә, байлык җыймадым. Монда, шәһәрдә дә үз хуҗалыгым белән яшәгән булам, югыйсә. Өй дисәң хәтере калыр, күрше Сафиулланың мунчасы да зур аңардан. Ә бит күрше-күлән ай-яй таза яши, хан сарае да и түл- ке. Ул гаражлары, абзар-кура, мунчалары дисеңме, һәр йөрәктә көнчелек бар. Менә шуңа чәпчи карчык, оясыз күке, ди, картаеп акылга туймаган дивана, ди.
Ул тынып калды, шулай да сүзе бетмәгән икән. Әмма ул инде элеккеге халәтенә кайткан иде.
— Карчыкны көнчелек корты кимерә, мине икенче нәрсә борчый, Равил туган, менә, пример, үземнең малайлар. Кемнән күреп үскәннәр дә, кемнән өлге алганнар диген Олылары икесе дә кулак мыни. Пачулка- ның теге башында һәркайсы шушы цех кадәр өй җиткерделәр. Аның өстенә аерым кухня. Ул гына да җитмәде, чормаларын кеше яшәрлек итеп җылыттылар. Таштан бер дигән подвал, гараж, тагы әллә нәрсәләр. Ял, йокы белмиләр. Бәләкәен, үзеңне йөртүче Габитны ал: лехко- вой машина дип тормый, багажнигына әле таш, әле кирпеч төяп кайта. «Урлыйсың», дип сүгәм тегене. «Юк», — ди», — аяк астында аунаганны гына җыям». — ди. Өй салам, машина алам, дип җенләнә. Каян килгән комсызлык бу, нәрсә бу?
Үз йорт-җире белән яшәгәне булмады Равилнең, андый нәрсәләрне күрмәде, ишетмәде. Шуңа да сүзне икенчегә борырга ашыкты. Сөйләшә- сөйләшә тимер игәделәр, чүкеделәр, шомарттылар. Дуслашып та киттеләр шикелле.
Тынчу цехтан чыкканда күңеле белән бөтенләй башка кеше иде инде Равил Күкрәгендә гайрәт, беләкләрендә куәт арткандай тойды Кемнәре генә юк бу дөньяның! Җәмгыятьнең уртак мәшәкатьләрен җилкәләренә салып, зарланмый-сукранмый гына замананы алга әйдәүчеләр шушы Галиуллалар түгел мени! Ул, авыр атлап, идарәнең икенче катына күтәрелде, кабинетына таба атлады. Шул чак колагы төбендә үк Фәридәнең яңгыравык тавышы ишетелде;
— Әтием!
Равил аптырап китте. Аягүрә төшләнә башладыммы әллә? Авыраеп торган керфекләрен күтәреп, борылып карады Артында, бәхет кошы тоткандай балкып, Фәридә басып тора иде. Кызы әтисе кочагына ташланды, аксыл төк баскан тузанлы битеннән үбеп алды.
— Ә без инде сине кайтмый дип торабыз.
— Кем ул «без?»
Кызый кабул итү бүлмәсенең аулак почмагына ишарәләде. Түгәрәк кием элгече янында, гадәтенчә тыенкы гына елмаеп. Лениза тора, өс- башы җыйнак, тик чыгарылыш кичәсеннән соң юньләп йокламаган бугай, йөзендә—талчыгу билгеләре. Равил карашы белән өченче кешене әниләрен эзләде, ләкин бүлмәдә башка җан иясе күренми иде.
Нихәл, кызым? — диде Равил нигәдер күңеле нечкәреп, — әйдәгез, бирегә үтегез!
Равил өс-башын салмый гына өстәле артына узды, зиннәтле бүлмәдә аптырашып калган кызларына күз салды Әниегез кайда сон дип со- рамакчы иде дә, никтер тыелып калды, бары
— Сезнең инде ашыйсыгыз килә, шулаймы? — дип куйды.
— Ә без ашадык, — дип такмакларга тотынды Фәридә, — күрше
ала шундый әйбер белән сыйлады, минем әле андый тәмле ашны бер- ♦ кайчан да татып караганым юк иде. Исеме ничек әле, Лениза? <
— Салма, — диде тегесе карындашы сыман сикереп чыкмый гына. "
— Әйе, әйе, салма! Катык белән — во! — Фәридә баш бармагын 3
югары күтәреп бәхетле чыркылдады — Прелесть! *
— Кем, нинди күрше ул? — дип сорады Равил берни аңламыйча §
— Фәһимә апа *
— Сез инде анда булырга да өлгердегезмени?
— Без бит инде иртүк килгән идек, — днп сүзгә кушылды Лениза,— 2
аптырап йөргәнне күргәч, Фәһимә апа үзе алып керде Ф
Квартира квартира гына булмады кызларга, алар бүлмәдән бүлмә- а гә чабышып, аны карый, бүлә башладылар. Бигрәк тә Фәридә очынды о
— Менә монысы безгә, ишетәсеңме, Лениза?! — дип бөтен өч бүл- * мәгә чырыйлады ул. - Юк, юк, монысы әтием белән әниемә, әнә тегесе, “ кечерәге безгә.
Балаларның «ах-ух» итеп квартираны мактауларын, сабыйлыкла- °- рыинан арына алмый чыркылдашуларын тыңлап, елмаеп басып торды £ Равил. Менә бит, бәхетле булу өчен кешегә күпме генә кирәк! Әх, әни- j ләре дә килеп шулай очынып йөрсә! Шул уе йөзеннән елмаюын сөртеп » алды, исәбен тормыш чынбарлыгына кайтарды Менә күптән көткән ке- * шеләре килде, тик ал арны яткырырга урын-җир дә юк. караваты да берәү генә. Тиз генә кибеткә барып кайтырга кирәк.
Җыйнаулап чыгып барганда, каршыларына Фәһимә тап булды, кочагында тау кадәр урын-җир.
— Кызларны әйтәм, үземдә генә йоклап чыгарлар мәллә дигән идем дә, әтиләре янында кунсыннар инде, — гөрли-гөрли залга үтте, әйберләрен урындыкка куеп. Равилгә таба борылды Хәзер раскладушка кертәм
— Рәхмәт инде, күрше, — диде Равил уңайсызланып.
— Хатын-кызсыз йортта рәт юк инде ул.
Шулай сөйләнә-сөйләнә, ул кабат үзенә чыгып китте Гаҗәп кеше лекле булып чыкты әле бу хатын Ярый, күршең үзеңнән яхшы булсын, дигәннәр бит Шулай да сәеррәк бүген Фәһимә Өстенә рәешкә дигән затлы киемнәрен кигән, чәчен дә кыландырып бетергән. Әллә инде битенә иннек-кершән дә тигән, тагын да яшәреп, чибәрләнеп киткән төсле.
Ул арада Фәһимә раскладушка күтәреп, кереп тә җитте. Кызларга дип, караватка кнң итеп урын җәйде. Равилгә тиешле урын-җирне дә раскладушкага ипләп салды да, җилләнеп тагын чыгып китте Бераздан пар бөркеп торган чәйнек белән бер банка варенье күтәреп керде Равил инде аның болай үз өендәге кебек иркенләп йөрүенә борчыла ук башлаган иде. Кызлар җиткән, әллә нн уйлаулары бар Әмма андый мондый уй кызларның исләрендә дә юк буган, чыркылдый чыркылдый Фәһимә апалары белән чәй эчтеләр, әтиләренә дә бер стакан китереп тоттырдылар.
Шул чак ишек катында телефон шалтырады Равил урыныннан куз галганчы, Фәридә трубканы алып өлгергән нде инде.
— Әйе, мин, — днп кычкырды ул, бөтен өйне яңгыратып — Юк, юк, югалабызмы соң Без бит записка калдырдык.
Әнисе күп итеп вәгазь укыды бугай. Фәридә, битараф бер кыяфәттә, сүлпән генә «Э-9», «әһә» днгән авазлар чыгарып торды, сүзне тынлап та бетерми, трубканы әтисенә сузды
— Аңлашылды, аңлашылды, — диде Равил хатынының очсыз-кы-
рыйсыз сүзен беравык тыңлап торганнан соң. - Үзең ни хәлдә. Нигә кызлар белән килеп чыкмадың?
— Ә-ә, син мени әле бу? — диде Әлфия тонык тавыш белән. - Кунакка йөрер чакмы соң. Аннан ул җилбәзәкләр миңа әйтми китеп барганнар ич.
— Качканнар алайса, — Равил шаркылдап көлеп җибәрде.
— Син, Равил, көлмә әле, — диде Әлфия кырыс кына — Үзең беләсең, аларның институтка әзерләнәселәре бар. Иртәгә үк кайтарып куй үзләрен.
Равилнең күңеле нечкәргән чак. Хатыны белән ипләп, тәмләп сөйләшергә ниятләгән иде дә, барып чыкмады — Әлфиянең төксе сүзләре күңелен кайтарды. Салкын гына саубуллаштылар.
5
Ул, нарасыйдай, яшь таң нурының иркәләвеннән уянып китте. Кичә тәүлек буе аяк өсте булуына карамастан, йокысы туйган, гәүдәсе җип- җиңел, яткан җиреннән талпынып очып китәр төсле. Шулай да кузгалырга ашыкмады. Кичә хатыны белән сөйләшүе, кызларны кайтарып куярга кирәклеге исенә төште. Кызык кына бу Әлфия. Ничек инде ул— әти кеше үзен сагынып килгән балаларына «Барыгыз, кайтып китегез», — дип әйтсен, ди. Ә кызлар молодцы. Чакырганны да. барып алганны да көтмичә килгәннәр. Үзләрен кем бакканны, кем карап үстергәнне, ниһаять, әтиләренең аларга булган мөнәсәбәтен беләләр, димәк. Беләләр генә түгел, яраталар, үз итәләр әтиләрен Юк, мондый гаиләнең таркалуы мөмкин түгел. Озакка сузмас, Әлфия үзе дә килеп җитәр әле. Юк инде, килгәннәр икән, күңелләре булганчы торсыннар, күрсеннәр әтиләренең тормышын, карасыннар Яшел Түбәне. Тик ни белән кызыксындырасың аларны? Шәһәр беләнме? Аның нәрсәсен күрсәтәсең инде? Төзелә башлаганына ике дистә ел да тулмаган, байтак йортлары да вакытлы такта бараклар Әллә соң Ромашкино нефть чыганагында беренче хәзинәне биргән мәшһүр скважинага алып барыргамы? Алай дисәң, җилбәзәк кыз-кыркынга, бигрәк тә Фәридәгә, ни пычагыма инде ул скважина? Шулай ук аларны этеп-төртеп озаткан кебек кайтарып кую да килешми.
Ул урыныннан сикереп торды, саф һавада физзарядка ясарга ниятләп. тәрәзәне ачып җибәрде һәм, иртәнге салкынча һава назына әсәрләнеп. баскан җирендә торып калды. Өстендә сыек кына аксыл томан йөзгән мәйдан тып-тын һәм ничектер сагышлы иде. Равил карашын өс- кәрәк күчерде. Томан, адашкандай, биек таш йортлар арасында уралып йөри, ә өстәрәк өй кыеклары, дымлы калай түбәләр аермачык күренә, аннан да биектә чалт аяз күк йөзе кояшлы көн вәгъдә итә иде. Карашы ике йорт арасындагы ачыклыкка төбәлеп калды. Шул кечкенә аралыкта кино экранындагы сыман булып урман күренеп тора. Шәһәр өстенә менә-менә авам, яшел дулкын белән күмеп китәм дип торган бу урман Яшел Түбәнең горурлыгы иде. Менә кайда алып барачак ул кызларын бүген.
Тәмам мышнап беткәнче күнегүләр ясап кайнашкач, бил тиңентен салкын су белән юынды, күкрәге кызарып чыкканчы сөртенде һәм өстенә спортчы костюмын киеп алды, аннан кызлар йоклый торган бүлмә ишегенә килде.
— Әй. йокы чүлмәкләре, торыгыз! — диде ул, ишекне ачып. — Торыгыз, тор. Бездә монда төн кыска була
Кичтән калган чәйне җылытып, тамак ялгагач, кузгалдылар. Алар урамга чыкканда, көн инде тәмам яктырган, йортлар арасында болганып йөргән томан бөтенләй сыекланган иде. Сихри бер тынлыкта үзәк
урам буйлап сүзсез ген;- киттеләр. Ике ягы да кыргый алмагачлар стенасыннан торган урам күркәм, купшы Кызлар шуңа сокланып баралар иде бугай, күзләре баш очында бөркет канаты булып торган ябалдашларда
— Күр нинди матур. дип куйды гадәттә хисләрен сиздерми тор- ган Лениза. ф
Яшел жилкән төсле. дип кушылды Фәридә. <
Алмагачларны көязләнеп утырган юкәләр алыштырды, аларның яф- 5 ракларыннан әллә бал. әллә иртәнге чык тамып тора Урман аларны Э кошларның мең авазлы симфониясе белән каршылады. Монда әле ка- •- раңгылык чокырларга сыенып бетмәгән, агач араларында салкынча һа- £ ва изрәп ята. Шулай да ул чиркандырмый, сине үзенә дәшә, тел белән £ әйтеп булмый торган ниндидер бер рәхәтлек белән назлый
Кызлар, бал кортлары сыман, чәчәктән чәчәккә очындылар, кочак- •ларын тутырып букет жыйдылар. Аларнын чырый бырый ап-ак чык пә- ♦ рәнжәсен ярып йөрүләрен карап торуы бик ләззәтле нде әти кешегә, х Кызлары артыннан, чык ярып атлый атлый. Әлфиясен дә үзе белән ° янәшә итеп хис итте Равил Шушы хозурлыкта дүртәүләп йөрсәләр ни 5 бәхет булыр иде дә бит Туктале. ир белән хатын арасында килеп чык- х кан бәхәсләрдә ни өчен һәрчак аның сүзе аста кала да. Әлфия өстенлек £ ала бара соң? Либеральлек, хатын кызга юл кую галәмәте микәнни бу? ь Ничек хәтерендә калгандыр, студент чагында укыган бер китаптагы s сүзләр кинәт кенә калкып чыкты Борынгы грек философы Эпикур * «Хатыннар куәтләнсә, дәүләтләр юкка чыга». дигән, имеш Монысы * инде чиктән тыш. Дәүләтләр юкка чыкмас анысы Ә менә ир белән хатын бер-берен аңламаса, бер беренә юл куймаса, семья таркала Равил ирексездән әтисе белән әнисен исенә гөшерде. Нинди кешеләр иде бит! Бер-берен санлап, берсен-берсе ымнарыннан аңлап яшәделәр Гомерләре генә кыска булды Кадерләрен белеп яшәделәр дә сон! Берсе әйтсә «Китик жир читенә», дисә, икенчесе кая. нигә баруларын да төпченеп тормастан, аңа иярер иде Ә Әлфия? Син аны бөтен уңайлыклары бул- iаы яңа шәһәргә чакырасың, ә ул Чыннан да нилектән бу? Юк. юк. бу аның азынуы, ирен санламавы гына түгел, яратмый ул Равилне!
Шушы ямьсез уй Әлфия белән бергә яши башлаганнарыннан бирле беренче тапкыр килде аның башына Беренче тапкыр Ләкин ачы хакыйкать булып. Әйе. яратмый бугай аны Әлфия Кем. нәрсә гаепле аның күңеле сүрелүгә?
- Әтием, арыдыңмы? . Әллә авырып киттеңме син?
Ленизаның кызганулы соравы әллә нишләтеп жибәрде Равилне, ул кызарып чыкты, сүзен әйтә алмый торды
— Юк. кызым, юк. диде, тартынуын сиздермәс өчен сәгатенә карап. Болай гына Әллә ниләр төште искә
Алар урманлы тау дулкынның икенче ягына барып чыкканда, көн инде тәмам жылыткан, кояш чыгышына алсу жилкән эленгән нде Ур ман авызына басып тын калдылар Табигатьнең серле бер мизгеленә таң калып байтак торгач, кире борылдылар
Әтием, карале. диде Фәридә шыпыртлап һәм юлның караңгы урманга кереп югалган очына ишарәләде.
Равил шикләнеп куйды, кызы ымлаган якка карады Иске юл буш. тик анда серле күләгәләр генә сузылган нде Җентекләп карый торгай, томырылып болайга таба килүче жан иясен шәйләп алды Бераздан аның инде йөгергәнең чрмаларга була нде Юл уртасына басып үзенә карап торучыларны күргәч, теге адымнарын акырынайтты Өстенә спортчылар трикосы, аягына кеды кигән йөгерүченең Кайманов икәнен шунда гына I.1HIJI1 алды Равил. Гадәти булмаган кнемюрс алсу IMMD янып чыккан йөзе аны тагын да малайсытып сәер итеп күрсәтә иде
Тик үзе мона игътибар итмәде, килеп житүгә, гадәтенчә көр, күтәренке тавыш белән сәлам бирде
— Хәерле иртә.
— Хәерле көн. Васил Нигъмәтович, — Равилнең йөзенә сәерсенеп елмаю чыкты. — Ярышка әзерләнәсез дисәм..
Кайманов аның чәнечкеле сүзеннән арынырга тырышып, жавап бирергә ашыкты:
— Болай гына. Картлыкны куркыту өчен. Ялгышмасам, синең кызлар бугай.
— Әйе, Закировлар токымы. — Равилнең тавышында горурлык ча-лымнары сизелеп китте. — Лениза... Фәридә...
— Бик әйбәт. — диде Васил бөтен йөзен куаныч белән балкытып — Бергә җыелуыгызга бик шатмын... Нигә туктадыгыз? Кайта торгансыздыр бит?
Шәһәргә таба кузгалдылар. Кайманов та, ялгызы йөгереп китәргә уңайсызланды бугай, аларга иярде
— Атыбыз бик арык, — диде Равил шаяруга исәп тотып, — безгә карап күнегүләрегезне өзмәгез.
— Анысы башка көнне дә качмый аның. Ә менә баш инженер белән аулакта калу бәхете гел булып тормый Чын менә. Кайчаннан бирле бергә эшләп, иркенләп бер сөйләшкән дә юк.
Олылар сүзен тыңлап баруны яхшысынмыйча, кызлар адымнарын кызулаттылар, шактый гына аерылып китәргә дә өлгерделәр
— Мин инде сине бүген юлга чыккансыңдыр дип уйлаган идем.
— Бүген-иртәгә генә булмастыр ахры,— диде Равил командировка хакында сүз чыгуны өнәп бетермичә. — Кызлар килеп чыкты менә... Аннан кисмичә тегә башлау да шәп түгел.
Кайманов йөзеннән күләгә узгандай булды.
— Тел төбеңне аңлап бетермим.
— Кая барырга? Кемнән, нәрсә өйрәнергә?
— Теләгән җиреңә бар: министрлыкка, институтларга, нефть чыгару берләшмәләренә Җаның теләгән хәтле йөр. Акчадан тормабыз, вакытны кысмыйбыз.
— Анысы шулай. Тик менә әкияттәгечә килеп чыга бит: бар шунда, белмим кая... Оеткысы кая безгә кирәкле яңалыкның?
— Анысын инде, хөрмәтле Равил Вәлиевич, үзең чамалыйсың.
Сүзнең үзен кызыксындырган темага күчүе Равилнең халәтен үзгәртеп җибәрде, мавыгып сөйләргә тотынды.
— Мин инде, дөньяның бер-бер почмагында нинди дә булса яңалык туып, укымый-ншетми калдыммы әллә дип, нефтькә кагылышлы журналларның соңгы елларда чыккан саннарын караштырып, китапханә хезмәткәрләрен туйдырып бетердем. Ни аяныч, моңарчы ишеткән-белгәннәргә өстәрлек нәрсә тапмадым.
Кайманов баш инженерга сәер караш ташлады. Әллә кызыксыну, әллә ачу, әллә мәсхәрә төсмере иде ул карашта
— Бармаска, эзләнмәскә, диюегез түгелдер бит?
Рдвил аның сорау катыш кинаясен ишетмәгәндәй, тәмам ачылып, дәртләнеп сөйләвендә булды
— Дөрес, катламнарга физик һәм химик тәэсир итү буенча кайбер фикерләр, аларны^ тормышка ашыру юллары кызыклы гына Нефть районнарының кайберләрендә җир астына газ, күбек кудыру, токымнарга җылылык белән тәэсир итү ысуллары сынала
— Ну? Ну?
Беркайчан беркемгә сер бирми торган Кайманов «ну-ну»ы белән үзен сатты. Равил аның фән-техника яңалыклары белән кызыксынмавын сизеп алды Шулай да аны-моны сиздермәде, өзелгән сүзен ялгап китте.
— Нефтьле горизонтларга пар кудырып караучылар, хәтта катламда дары яндырып маташучылар да бар
Каймановның кызыксынуы ахыр чиккә җиткән иде, ул тукталып калды, балаларча беркатлылык белән Равилгә текәлде.
— Соң, соң?
— Шул, кайбер уңышлар булуга карамастан, көтелгән нәтиҗәгә ♦ ирешүче күренми әле. Байтагы эксперимент, элегә рекомендацияләр 2 бирелми. Кулай дип табылганнары да бик кыйммәт.
Васил көрсенеп куйды Үзенең сынатуын сизеп алды бугай, борылып < ярсып атлап китте.
— Күрше башкорт нефтьчеләренең тәжрибәсе кызык кына. — дип 2 дәвам итте Равил аның артыннан атлап. — Алар нефтьле токымнарга 5 юдыру сәләте яхшы булган өске-актнв матдәләр белән баетылган су ® кудыралар.
Кайманов адымын акрынайтты^ үзенең гадәти иркенлеген, өстен- ♦ леген саклаган хәлдә, тыңлый бирде “
— Әле Әлмәттә эшләгән чакта ук Туймазыга барып кайттым мин - £ Монысы ничек тәэсир итте икән дип, Равил начальнигына карап алды. = тегесе, бер дә исе китмәгәндәй, юлын дәвам итте. — Якалыкны үз күз- * ләрем белән күрдем, сораштым, кирәкле мәгълүматларны язып алдым о. Шунысы әйбәт, аны тормышка ашыруның әллә ни кыенлыгы юк мах- ♦. сус биналар да, яңа жиһазлар да кирәкми
— Шулай булгач, эш нәрсәдә соң? п
— Хикмәт шунда, өске-актив матдәләр дефицит, кыйммәтле. Алар- < ны куллану чыгарылган нефтьнең үзкыйммәтенә сугачак
Тагын тынып калдылар Инде шәһәр өстенә ишелергә торган тау маңгаена да якынлаштылар Васил юл кырыендагы карт имән төбендә туктап калды, ашыгып сорап куйды
— Теге үзең сөйләгән битум мәсьәләсе ни хәлдә соң? Ничегрәк ал макчы булалар аны?
Равилнең үзен дә нык кызыксындырган иде ул яңалык, кыстатмый
I ына илһамланып сөйләп китте
— Краснодар нефтьчеләре маташа аның белән Язуларына кара ганда, битумны алуы ансат кына икән мәйданда бер-береннән ерак булмаган берничә скважина тишелә Шуларның уртадагысыннан жир астына махсус җайланма төшерелә һәм битум яндырып җибәрелә, яхшы янсын өчен һава өрдереп торыла Катламдагы учак яна яна алга шуыша, ягъни күчеп йөри, җылылыктан сыегайган продукцияне үз алдыннан этеп бара һәм күрше скважинадан өскә куып чыгара, имеш
— Шәп, бик шәп, — дип җанланып китте Кайманов - Бар. өйрән! Бәлки безнең идарәне данга күмәчәк нәрсә шулдыр
Равил дәшми генә сигаретын тартып бетерде, аны сүндереп җиргә ташлады да ботинка үкчәсе белән изде Аннан соң гына
— Миңа калса, битумнарга тотынырга иртәрәк әле безгә. дип кунды. Ул. әйтерсең, сөйләми, кычкырып фикер йөртә иде Хәзерге ысуллар белән эшләгәндә, катламнарда биң күп нефть кала Алынмый калган жир маен кысрыклап чыгару әмәлләрен әле дөньядагы бер генә акыллы башның да уйлап тапканы юк Менә кайда хикмәт, менә кайда безнең эш фронты
— Нәтиҗә?! Шулай кул кушырып утырыргамы синеңчә’ Безгә, хөр мәтле Равил Вәлневич. нидер эшләргә, идарәбезне күккә чөярлек берәр нәрсәгә ябышырга кирәк
— Сизенүемчә. Губерт үзе дә нидер әзерли, нидер йөкләмәкче без гә> диде Равил аклангандай Ләкин әйтмн, иртәрәк әле дн
— Бәлки теге... ни ресторанга чакырып караргадыр? Синең сабак таш түгелме соң ул?
— Губертны алай гына йомшату мөмкин түгел.
— Болай көтеп утырып та булмый. Равил Вәлиевич, — диде Кайманов шактый кырыс итеп һәм урыныннан кузгалды. — Сөйләшү шушы. Бүгенгә ял ит. Яшел Түбәне күрсәт кызларыңа. Ә нррэгә — юлга.
Васил уңга, агачлар арасындагы тапталган сукмакка кереп китте. Равил алда, кылганлы аланчыкта туктап калган кызларына таба кузгалды.
— Ялыктыгызмы? — диде ул. Фәридә белән Ленизаны култыклап, һәм аларны тау маңгаена алып китте.
6
Алар Бөгелмә аэропортына килеп җиткәндә. самолет кузгалып китәргә сәгать ярымлап вакыт бар иде әле. Равил шоферын көттереп тормаска булды.
— Ягез. сандугач балалары. — диде ул Фәридә белән Ленизаны кочагына алып. — сау булып торыгыз Әлмәткә кайтып китәргә уйласагыз. ачкычны Фәһимә апагызга калдырырсыз.
— Юк. без Яшел Түбәдә генә әзерләнәбез. — диде Лениза гадәтенчә житди итеп. — Тыныч, ял итәргә суы, урманы янәшә. Китапханәсе дә ярлы түгел.
Равил кызларның әллә күп укудан, әллә еш су коенудан суырылыбрак киткән йөзләренә, кояшта янып каралган муен-беләкләренә карап алды, шушы житен башлар өчен кичә генә хатыны белән телгә килүләре хәтеренә төште.
— Сез ул урман тирәсендә чамалабрак, — диде ул ни өчендер Фәридәгә карап. — Болай да әниегездән эләкте инде миңа.
Яшел Түбәгә чат ябыштылар бит кызлар, әниләренең көненә икешәр- өчәр шалтыратуына карамастан, теге яки бу сылтау табып, әтиләре янында яши бирделәр. Янында алар булгач, Равилгә дә күңелле: квартирага нур кунды, ятимлек чигенде сыман. Эшләр болайга киткәч, килер. килми калмас дип уйлады ул Әлфия турында. Әмма үпкәсе бик көчле идеме, горурлыгы югалыр дип курыктымы, килеп чыгарга ашыкмады хатыны.
Равил кызларын тагын бер кат кочагына алып маңгайларыннан үпте дә, аларга кызык булсын дип. кулын хәрбиләрчә итеп чигәсенә куйды, аннан посттагы регулировщик-милиционер сыман ишарә ясады. Фәридә белән Лениза, елмаеп, аңа кул болгадылар, ул да түгел, әтиләренең барын-югын да оныткандай, шоферга сырпалана башладылар.
— Габитчик, җилдән тизрәк итеп, ярыймы?!
— Су коенырга тукталабыздыр бит. Габит?!
Кызларның шулай үзе белән илтифатсыз саубуллашулары, кузгалып китмәс борын, Габит белән чыркылдаша башлаулары ничектер күңелен рәнҗетте Равилнең. «Менә шулай, һәркемнең үз дөньясы, — дип уйлады ул. аэропорт бинасына таба атлап. — Кызлар кызлар инде — күрше тавыгы, никадәр генә якын итсәләр дә, әтиләре чабуына тотынып йөрмәсләр һәркайсы үз мәхәббәтен табар, кияүгә чыгар. Сакалыңны сәл- перәйтеп ялгызың торып калырсың. Юк. бөтен таяныч хатында, начар- мы-яманмы үзең белән тормыш юлын узган кешедә. Аның белән бергә картаюга ни җитә!»
Вокзал халык белән тулы иде. Билетын регистрацияләргә диго сөт сыман аксыл пыялага уеп ясалган тәрәзәгә килде. Сөрмә белән күз төпләренә зәңгәр күләгә ясаган ханымга эндәште:
— Казанга...
— Сезнең рейс өч сәгатькә кичегә, — диде ханым мәрмәр сыман
җансыз битенә бернинди хис билгеләре чыгармыйча Казан аэропорты ябык
Равил, гаҗәеп бер хәбәр ишеткәндәй, аптырап калды. Көн чалт аяз. кояшлы иде, тик көнбатыштан искән җил генә, һаман көчәя барып, вокзал янәшәсендәге каеннарның яшел бөдрәләрен ботарлый Ул киосктан журналлар сатып алды да, аулаграк урын эзләп, олы залга керде Ан- ♦ да бер генә дә буш урын юк иде Кемнәрдер, киерелеп утырган килеш. < газета укый, кайберләре аралыктагы чемодан өстенә иелеп шахмат уй- ® ный, күбесе башларын күкрәкләренә салып йоклый Ашыгып урамга = чыкты, янәшәдәге туйралыкта үләне тапталмаганрак урын сайлап, пла- ■" щын җәйде дә. сузылып ятты.
Әллә калгып китте, әллә соңгы көннәрдәге уйларын бер тәртипкә * салып дөньясын онытты — торган саен көчәя барган җил тавышын ® ишетми, аэровокзал артындагы мәйданда, аның кырыендагы бодай ба- - суы өстендә бөтерелгән кара буранны сизми, күзен йомып ятуында ♦ булды. а
Баш очында гына яңгыраган коточкыч шартлау аның уйларын бүл- * де. Тамчылар агач яфракларына, тапталган үлән өсләренә, кырындагы = асфальт сукмакка шыбырдашып коелдылар да. «ә> дигәнче тирә-юньне * чылатып та өлгерделәр. Равил, портфелен алды да. башына плащын о. бөркәнеп, аэропорт бинасына йөгерде н
Биредә инде көтү залы гына түгел, касса, буфет тирәләре дә тәмам “ тыгынланган, кая гына атлама - анда кеше, чемоданнар өеме Ж.нт- « мәсә, ут сүнде, бөтен җирне караңгылык басты, вокзалда ыгы-зыгы кө- чәйде. Болай булгач, бүген китү хакында уйлама да. Их. юкка җибәрде машинасын. Әллә соң кире чакырыргамы? Шул уй белән автомат телефон будкасын эзләп китте Тик анда да юлы уңмады тузгыган чәче эшләпәсенә сыймыйча бүселеп колагы өстенә чыккан берәү ашыкмый- пошмый гына кем беләкдер сөйләшә иде. Равилнең дә ашыгасы җире юк, көтәргә булды Ләкин теге бәндәнең будкадан чыгар исәбе күренми: телефон трубкасын башы белән җилкәсенә кысып тәмәке кабызды, тагы да иркенләп сөйләшә башлады Шул чак. дөньяны яшькелт нурга күмеп, тагын яшен яшьнәде, бор мизгелгә теге кешенең бите генә түгел, керфекләренә кадәр аермачык күренде. Бер-береңә ябышырга җиткән яңакларын кара төк баскан, борыны кеше куркыту өчен махсус куелгандай. зур, карчыганыкы сыман Тукта, күргәне бар ич аны Равилнең
Ул кабат яшен яшнәгәнне көтте, тик куәтле яктылык бүтән кабатланмады Аптырагач, будка тәрәзәсенә якынрак килеп тәмәке кабызды, ләкин соңгарды — теге кеше, трубканы элеп, ишектән чыгып килә иде инде. Нәкъ шул минутта тирә-юньне нурга күмеп тәрәзәләрдә ут балкыды, каядыр өстә прожекторлар кабынды. Пумала чәч. күзләрен кулы белән каплап, алга атлады. Равилгә бәрелә язды
— Гафу итегез. — дип мыгырданды ул һәм Равилгә күтәрелеп ка рады.
— Глухов! Син дип әйтимме?
Рево?! Кая болай?
Командировкага.
— Мин дә.
Алар, бер-берен култыклап, стена буена ышыкка килделәр һәм. шуның өчен генә очрашкан кешеләрдәй, сөйләшми генә тәмәке көйрәтә башладылар, һаман да шул сәер Вениамин икән бу дип фикер йөртте Равил, сабакташына карап ала-ала. Студент чагындагыча \к арык ат сыман озынча битле, үтә ябык, маңгае алга таба чыгып торгангамы, күзләре эчкә баткан төсле, җитмәсә, чегәннеке сыман хәтәр ялтырап торалар. Кара чәчләре дә үзгәрмәгән гомердә тарак мазар тимәгән кыл көнҗәләсе сыман чуалган
Озакка киткән тынлык икесенә дә кыен, газаплы иде. Шулай да электән бер-беренә бик якын булмаган сабакташлар уртак сүз таба алмын йөдәделәр. -ч-
— Мин сине Себергә киткән дип ишеткән идем, — диде Равил, бо- лай уңайсызлыктан чыгу өчен генә. Институтны тәмамлагач, мөгез чыгаруын, яңа пешеп өлгергән инженерларны шаккатырып, дипломлы килеш кайсыдыр экспедициягә бораулаучы ярдәмчесе булып урнашуын тәгаен белә иде югыйсә.
— M-да, тугыз ел изәргә туры килде Себер сазын, — дип куйды Глухов һәм прожекторлар яктысында чайкалучы каеннар очына карап тынып калды.
Кызык, килеш-кыяфәте генә элеккечәме, әллә акылы-фигыле дә һаман шулай сәер микән моның, дип уйлады Равил, аптыраганнан икенче сигарет кабызып. Укуының рәте-башы юк иде бахырның. Студентлар аның китап тотканын да, конспект язып маташканын да күрмәделәр. Лекцияләрдә ул иң алгы партага урнашыр, усал ялтыраган күзләрен, гипнотизер төсле, укыҗучыга төбәп, сәгатьләр буе селкенми утырыр иде. Төнозын эштә булуына' карамастан, ник кенә бер изрәп китсен дә, ник кенә бер дәрес калдырсын Әнә шулай сәеррәк булганга, аның белән егетләр дә, кызлар да аралашмый, хәтта аның кем булуы, каян килгәнлеген фелүче дә юк иде бугай. Шулай да һәр укытучының, һәр студентның йөрәгенә сеңеп калды Вениамин. Нигә дисәң, аның лекция укучы-ларга тозсыз сораулар биреп, тузга язмаган фикерләр, идеяләр әйтеп, бөтен дудиторияне шаккатыра торган гадәте бар иде. Ул я жиде кат жир .астындагы катламнарны әллә ниткән нурлар белән «күреп» буласын исбатлый башлый, я нефтьле токымнарны атом-төш куәте белән ярдырырга тәкъдим итә. Тагын әллә нәрсәләр. Җитмәсә, имтиханнарын гел отличнога биреп, курсташларын хәйран калдыра иде Глухов.
— Инде менә ничә ел биредә, фәнни-тикшеренү институтында.
— Тау-ташлы фән сукмакларыннан киттем дисең алайса, — дип куйды Равил тегеңәргә бераз төрттереп.
— Шулай дим Кайбер пошмас инженерларны селкеп карарга исәп. Шул хакта Мәскәүгә баруым.
Тагын телсез калдылар Юлда очрашкан гади танышлар сыман сүзләре ялганмады Ярый әле сәфәр чыгучыларның гомерлек уртак темалары бар.
— Самолет бүген булмас 'ахры, — диде Глухов караңгы күккә карап.
— Уйлыйсы да юк. Карале, Веня, гостиницалар тыгындыр инде?
— Ни пычагыма ул гостиница? Миңа кайтабыз.
Вениаминның квартирасы шәһәр уртасындагы биш катлы күркәм генә йортта икән Тик бусагадан атлауга, баштагы матур тәэсир челпәрәмә килде. Глухов яши торган ике бүлмә дә тәртипсез бөтен җирдә кием-салым, әллә ниткән чүпрәкләр, кәгазьләр ауный. Алар белән диван да. шкаф та. хәтта тәрәзә төпләре дә тулы. Өстәл өстендә газета-жур- •наллар, китап-брошюралар Шулар арасында ашалып бетмәгән сыр. колбаса кисәкләре, каткан балык, ипи сыныклары... «Кызлар киткәч, мин дә шушы хәлгә калырмын микәнни?»—дип пошынып куйды Равил.
Глухов, өйдәге тәртипсезлектән уңайсызланды бугай, өстен салып атты да. өстәлен җыештыра башлады Равил исә, сүз юктан сүз булсынга, әйтеп куйды:
— Өйләнергә исәп юк алайса...
— Фән һәм бала искеләре. Болар янәшә яши алмый торган төшенчәләр, минемчә.
— Шулай да Мәскәүдә ни йомыш?
Сөйләсәң бик озак, — диде Глухов эшен дәвам итеп Беләсеңме нәрсә? Мин кибеткә чыгып керәм, ә син менә бу тәүратны укый тор. Шуннан барын да аңларсың.
Ул ничек чамалап, ничек тапкандыр, өстәлдәге макулатура өемен нән диплом эше кебек каты тышлык белән тышланган бер нәрсә тартып чыгарып Равилгә бирде дә, юеш киемнәренә үрелде. ♦
Равил, дивандагы кием-салымнарны этә-төртә, аның бер кырыена < чүмәште, теләр-теләмәс кенә әлеге «диплом эше»н актаргалый башла- « ды. Андагы формулаларга, астына кара сызык сызылган кайбер абзац- 3 ларга карап-карап алды да, кабат титул битен ачты Иң өскә баш хә- * рефләр белән «Катлам фнзнкасы лабораториясе җитәкчесе, фәннәр кан- § дидаты В И Глухов» дип язылган иде Менә сина сәер Вениамин! Pa J вилләр ду кубып җир мае чыгарып, ниндидер Әбуталиплар белән ыгы- 5 зыгы килеп йөргән арада, ул диссертация якларга да өлгергән Тукта 2 ле, бу язмасында да бер-бер хикмәт юкмы? Равил, кызыксынып, берен- ф че битне ачты һәм укый башлады. Аның сизенүенчә, катлам физикасы в лабораториясенең берничә еллык эше хакында язылган иде монда Me- о нә бит ул эзләгән, ләкин моңа кадәр кайдалыгы башына да килмәгән * нәрсә! Бераздан инде Равил, кайда һәм нишләп утыруын онытып, кулъ- * язмада китерелгән мәгълүматлар эченә кереп чумган иде
Нефтьле катламнарга кудырыла торган суга кайбер химик матдәләр а кушканда, аның тәэсир итү көче артканы галимнәргә генә түгел, һәр £ операторга мәгълүм нәрсә. Татарстан галимнәре күрше Уфа ннстнту г тындагы коллегаларның тәҗрибәләре белән дә хәбәрдар икәннәр. Тик ’ алар, Равил кебек үк, җир астына өске актив матдәләр кудыруны * кыйммәткә төшә дип саныйлар икән Лаборатория коллективы арзан лырак һәм тагын да тәэсирлерәк реагент эзләп карарга була Моның өчен күкерт кислотасы кулайрак булыр сыман тоела Чөнки ул безнең илдә, аш тозыннан кала, иң күп җитештерелүче матдә
Ләкин күкерт кислотасына тукталуның сере ул гына түгел, икән Әле моннан ун ел элек үк институт галимнәре, лаборатория шартларын да тәҗрибә ясап, катламнарга су кудыру алдыннан, ана күп күләмдә күкерт кислотасы кертсәң, нефть алу коэффициентының сизелерлек кү тәрелүен беләләр. Тәҗрибәләр тагын һәм тагын кабатлана Ниһаять, уникенчесеннән соң дөрес юнәлеш алуларына, күкерт кислотасының гаять перспективалы реагент икәненә инаналар Озак тикшерүләрдән соң шул мәгълүм була күкерт кислотасы, катламнардагы сыеклык белән реакциягә кереп, үзе үк нефтьне юдыруга сәләтле өске-актнв матдәләр барлыкка китерә икән Бу исә токымнардагы бик нечкә каналларда ятучы җир маен этеп чыгаруда мөһим роль уйный Өстәвенә, реакция нәтиҗәсендә зур күләмдә җылылык бүленеп чыга, басым күтәрелә Шулар тәэсирендә нефть тагын да сыеклана, аның агу сәләте арта
Равил кулъязманы бер читкә куеп, урыныннан кузгалды, тәмәке ка бызып, бүлмә уртасындагы мич урыны кадәрле буш җирдә йөренә баш лады Менә бит. аңа кирәк нәрсә үзебезнең Татарстан җирендә үк ята икән Кызык Тик нигә соң әле ничә еллардан бирле өстәл тартмасын да тузан җыеп ауный бу яңалык? Әллә канчан чаң сугарга, бөтен нефн. ягын аякка бастырырга кирәк иде Әллә соң берәр хилаф ягы бармы? Ул кулъязманы кабат кулына алды һәм җентекләп укый башлады Эх менә нәрсәдә икән эш! Яңалык галимнәр дөньясында яклау тапмаган Аерым шартларда нефть белән кислота кушылудан сумала сыман мат дәләр барлыкка килүе мөмкин икән Әнә шул матдәләр сыек ягулык юлларын тагын да битәр томалар дип шикләнүчеләр бар икән Жнтмә сә, аларнын байтагы зур урыннарда утыручы абруйлы абзыйлар Менә ни өчен бу хакта шылт та юк әле
Укый торгач, Равил тагы дәртләнеп китте, йөрәгендә өмет чаткыла ры артканнан артып, ялкын булып кабынды Молодцы, егетләр! Әлеге
шикчел агайлар белән килешмәгәннәр, тәҗрибәне производство шарт ларында ясаганнар һәм сүзләренең дөреслеген раслаганнар. Әйе, әйе, хәтерендә Равилнең, моннан дүрт-бнш еллар элек Кама буенда, аннан соң Чирмешән якларында скважиналарга йөзәр тонна кислота кудырылуы колагына чалынган иде. Ул чакта аның нәрсә икәне белән кызыксынмады. Азмыни бездә төрле тәҗрибәләр! Ә бит галимнәрнең ныклы һәм авторитетлы сүзе шул сынаулардан соң әйтелгән. Исәпләүләрдән күренгәнчә, җир астына зур күләмдә кислота кудырып ясалган кайма катламнарның нефть бирүен унбиш процентка арттыра.
Уйларын аяк тавышы бүлде. Күтәрелеп караса, каршында Вениамин басып тора. Капчык-капчык каз башы дигәндәй, бер кочак төргәк күтәргән, плащ кесәсеннән ниндидер эчемлекнең ак чалмасы күренеп тора.
— Хәзер, хәзер без синең белән, хөрмәтле иптәш Рево, симпозиум ачып җибәрәбез, — дип сөйләнде ул, кочагындагы нигъмәтләрне өстәлгә куеп,- .
Ләкин «симпозиум» табын әзерләнгәнне дә көтмәде.
— Менә син, Вениамин, кислота дисең, перспективалы дисең. Ә анын пичә сум икәнен беләсеңме?
— Төгәл беләм. Тоннасы кырык ике сум.
— Кырык ике?! Чынмы? Хыял дип уйлаган идем аны.
— Хыял түгел, Рево, — диде Глухов, таплы рюмкаларга эчемлек салып,. — Менә шуны тот та, аңлатам аннары.
Очрашу хөрмәтенә берәрне күтәрделәр
— Юк, хыял түгел, — дип дәвам итте Вениамин, сабакташы алдына ап-ак дуңгыз мае, колбаса телемнәре этәреп. — Ә син аша, аша. Студент чакта ач йөргәннәр дә җиткән.. Безнең өмет, Рево, нефть эшкәртү -заводы калдыкларында
— Аңламыйм, — диде Равил авызында колбаса кисәге әвәләп.
— Хикмәт шунда- заводларда нефть эшкәртүдән соң калган кислотаның хәтта туксан процентлы концентрациясе дә анда кабат куллану өчен яраксызга әйләнә. Хәзер күп кенә предприятиеләр бу куркыныч отходны кая куярга белми интегәләр. Ә андый калдыклар күп, бик күп, ә бу саф кислотага караганда дүрт тапкыр арзанга төшә. Без аны җир астына кудырып карадык. Нәтиҗә — во!
— Алайса, килен дә, кияү дә бар, өйләндерүче генә юк, шулаймы?— диде Равил Ул Вениаминны үртәп, аны тагы да күбрәк сөйләтергә исәп тота иде. — Хикмәт нәрсәдә соң?
— Куркаклыкта. Менә шул! — диде Вениамин кыза төшеп. Әллә авыз иткән эчемлектән, әллә кызып китүеннән, күзләре аның гадәттәгедән хәтәррәк ялтырый иде. — Бу хакта берләшмәдә белмиләр дисеңмени?!
Димәк, Губерт хәбәрдар. Ә нишләп теге көнне берләшмәдә кислота турында ләм-мим әйтмәде. Ул да шикләнәме? Булмас. Нинди дә булса башка сәбәп бар монда.
Вениаминның ятим квартирасында ут бик соң сүнде. Дөньяларын оныткан ике сабакташ «симпозиумлы иртәнгәчә сузылды. Тавышлары карлыкканчы бәхәсләштеләр, кислота кудыруга фатиха бирми торучыларның тетмәләрен теттеләр Шул кайнарлыклары суынмаган килеш, берсе барып караватка сузылды, икенчесе диванга бөкләнде.
7
Аксыл төстәге «Волга» соры тасма булып яткан асфальт буйлап үзән- кырларны. урманнарны йөгереп үтте, кылганлы калкулыкка килеп менде һәм дүртесе дүрт якка — нефть тудырган дүрт таш калага бара торган юллар чатында туктап калды.
Кая барабыз?— Габит күзләрен йомып, йокымсырап барган Ра зилгә карады.
Тегесе, башын күтәрми генә, кулын алга изәде — Әлмәткә
Машина, кинәт ыргып, чатны кичте һәм анда зәнгәр рәшә эчендә яткан Зәй үзәненә атылды, Юлдашым йоклый дип. ялгышты Габит Күзләрен йомып барса да. уяу иде Равил. Көндезен түгел кичә тенен дә ♦ йоклый алмады ул Аны дулкынландырган, йөрәгенә сеңеп калган нәрсә < Вениамин белән очрашу, күкерт кислотасы турында ишеткәннәре иде “ Дөрес, ул әле һавадагы торна Кайсы яңалыкның ансат кына юл ярганы = бар? Иң әһәмиятлесе — нефтьле катламнарга тәэсир итүнең нәтиҗәле * юлы табылган. ч
Глухов сөйләгәннәр күңеленә шул кадәр сеңеп калган ки. ятса да. * торса да, шул хакта уйланды ул
Ифрат зур табыш вәгъдә итә торган яңалыкның моңа кадәр күләгә- “ дә аунавы аның җанын тетрәтте, шикчел галимнәргә, берләшмә җитәк ♦ челәренә. тагы әллә кемнәргә йөрәгендә үпкә туды Ул инде кислота « белән шул кадәр мавыгып китте, башында аны җир астына кудыру тех- 0 нологиясенең берничә варианты эшләнде дә диярлек Кайбер нәрсәләрне f кабат ачыклап, исәпләүләр ясыйсы, булачак процессның асылын кә х газьгә төшерәсе дә технологик схема әзер
Нефтьчеләр кәгъбәсендә юлы уңмады Равилнең, Губерт берләшмә- ь нең генераль директоры кабинетында иде Шулай да чыгып китәргә = ашыкмады Равил Башта секретарь бүлмәсендә таптанды аннан киң, * иркен коридөрга чыгып тәмәке кабызды Губертны нәкъ менә хәзер. Бө < [елмәдә алган тәэсирләре суынганчы, күңеле тынычлый башлаганчы күрәсе килә иде аның. Берничә көннән соң очрашса, әйтәсен әйтә алмас, Губертны күндереп булмас төсле тоелды Әмма көту сузылды Ра вилнең юлда туып үсә барган үпкә-ачулары яңарды, хәтере калып китәргә җыенды Бүлеккә. Әлфиясе янына гына кереп чыксын да Шул ният белән кисәк борылган иде. баш инженер белән йөзгә-йөз очрашты
— О, Рево, кайтуың белән, диде Губерт, гадәтенчә бөтен йөзен балкытып — Әллә юлдан гынамы?
Равил сабакташының купшы өс-башына, ныклап кырынудан зәң гәрләнеп торган яңакларына карап алды, эченнән генә көрсенде «Черт, тагын сукбайныкыдай өтек киемнәр белән»
— Юлдан . Кайбер нәрсәләр ашыктырды. диде ул үзенең җый наксызлыгыннан гафу үтенгән сыман
— Алары турында соңыннан, диде Губерт ничектер үзгәреп Министрлыкта син тавышланып йөрдеңме?
Равил дустының караңгыланып калган йөзенә күз төшерде, ләкин сүзнең ни хакта барганын төшенеп җитмәде
— Мин Мәскәүдә була алмадым
— Димәк, язып салдың?! - Ул Равилне култыклап алды Ярын, ул хакта сөйләшер чак түгел Син бар. өеңә кайт әле, Алевтина авырып киткән бугай анда
Губертка .ул «Хәзергә». — дип тә әйтә алмады, кәефе тәмам кырылган иде. йөгереп беренче катка төшеп китте Каядыр өстә сабакташының
— Мин үзем шалтыратырмын. — днгән сүзләре генә ишетелеп калды
Өенә ул ниндидер хәвеф хәтәр көткән кеше сыман, шомланып та вышсыз гына керде Гомер булмаганны. Фәридәнең тын гына килеп сыенуы. Ленизаның тәрәзә янында боегып утыруы әлеге шомны көчәйт те генә «Губерт та бик ашыктырды, болары да балталары суга төшкән дәй утыра, әллә соң хәле мөшкелме’» дип уйлап алды Равил һәм. ботинкаларын да салып тормастан. йокы бүлмәсенә үтте Юрган астын
нан Әлфиянең тузгыган кара чәче генә күренеп тора иде. Йөрәге «жу- у-у> итеп китте. Нәүмнзләнеп беравык торгач кына:
— Ни булды? Хәлен ничек, Әлфия? — диде.
Тегесе жавап бирмәде. Равил, тәмам куркынып, юрган читен ачты, Әлфиянең йөзенә текәлде — хатыны шактый суырылган, битенә сары суккан, унлап елга картайгандай тоелды аңа.
— Врач чакырыйкмы әллә?
— Кирәкми, үтте инде, — диде Әлфия, басынкы-зәгыйфь тавыш белән.— Чишен син, юын.
Бераздан инде өй эче тәмам җанланып, бүлмәләргә нур кунган иде. Кызлар савыт-саба шалтыратып, чәй кайната, табын әзерли башладылар. Инде Әлфия дә тернәкләнде: торып юынды, өстәл янына килеп утырды. Равилнең дә шик-шөбһәләре таралып, күңеле тынычланды.
Чәйдән соң Әлфия урынына барып ятты, кызлар исә чышын-пышын серләштеләр дә каядыр чыгып киттеләр. Равил нишләргә белми бүлмә- дән-бүлмәгә йөренеп, кабат карават янына килде.
— Ничек, әйбәтләнәме?
Әлфия, сабый баладай, бераз турсаеп торды, урын тәкъдим иткәндәй, стена буенарак сыенды һәм күңелендәген ярып салды:
— Егылып үлсәң, иренеңә су тидерүче дә булмас. Ярый әле Фәридә белән Ленизаны барып алып кайткан идем.
«Алай икән, үзе барып алган икән кызларны», — дип уйланды Равил һәм хатынына җавап кайтармый гына битәрләүдән котылып кал- макчы булды. Ләкин Әлфия турыдан-туры һөҗүмгә күчте:
— Я, әйт инде, карт юләрем минем, тагы күпме йөрергә уйлыйсын болай? — Кабыргасы белЗн куелган бу сорауга да җавап булмагач, ул тагын да сеңдеребрәк сөйли башлады. — Күр инде, кем синең сыман яши хәзерге заманда. Кайсын гына алма — үз хәсрәте, үз мәшәкате белән мәж итә Шул ук Тарабриннарны ал... Фәләховларны... Синең кебек үк инженерлар, һәркайсы аерым йортта, гаражлары, машиналары дигәндәй...
Равил, аны тыңлаудан бигрәк, телефон шалтыраганны көтте. Губерт шалтыратса. Әлфиянең бу фәлсәфәсеннән котылу җае табылыр иде. Әмма өстәлдәге көрән пластмасса аппарат һаман өнсез. Хатыны исә, ире аның сүзләрен бик бирелеп тыңлый дип, шатланып куйды һәм тагын да йомшаграк, иркә тавыш белән сүзен дәвам итте:
— Ярый, монда яшәп машинасын да, аерым квартирасын да алдың ди. Ә Мәскәүгә, Министырлыкка күчү җае гел булып торыр дисеңме? Әти дә бит мәңге яшисе түгел. Мондый җайны, мондый форсатны кулдан ычкындырамы соң кеше! Акылыңа кил, Равил, төкер Яшел Түбәсенә.. Беләм, син сүз булыр дип уңайсызланасың, абруең төшүдән шикләнәсең. Ну, анысына да әмәл бар бит в конце концов. Ну, чирлим диген, исәнлегем юк диген, һич югы, хатын авырый дип әйт. Мин гинеколог Халидә Галиевна белән сөйләштем, бюллетень белән ярдәм итәргә булды.
Ах, менә нәрсәдә икән эш! Чиренең сере бар икән. Димәк, ул айлар буе корган хәйләсен тормышка ашырырга керешкән Бүген сүзнең җай гына баруына шатланып торса да, хакыйкатьне аңлагач, кәефе тәмам бозылды Равилнең. Битенә борчак-борчак тир бәреп чыкты, графиннан салып су эчте, урыныннан торып акрын гына йөренергә тотынды. Әлегә хәтле дәшми торса да, зур гауга якынлашып килүен йөрәге белән тоя, шуңа да үзен һаман тыеп торырга тырыша иде Равил.
Менә килеп җитәм дә дөньяның астын-өскә китерәм, дип торган яшенле яңгыр сыман бу минутларның ахыры ни белән тәмамланган булыр иде, анысы билгесез Шул мизгелдә ишектә звонок шалтырады һәм, рөхсәт сүзен дә көтеп тормый, өйгә Губерт килеп керде, кулында— олы гына букет.
— Рөхсәттер бит, — диде ул тавышы белән берьюлы өч бүлмәне тутырып. — Алевтина ханым нн хәлдә? Менә бу лалә чәчәкләре авыруның кәефен күтәрер бәлки
— Узыгыз, уз. -*• диде, кунакны каршылаган Равил һәм букетны да алып кире хатыны янына кереп китте <Менә бит нинди кеше, — дип уйлады Губерт турында. — эше шундый тыгыз вакытта да хатын ♦ кызга игътибарлы Ә мин авыз күтәреп кайттым Агач, билләһи агач» <
Равил кабат залга чыккайда, кунак трюмо өстәлчегендәге бигудилар “ белән уйнап утыра иде. 5
— Я, ниләр күрдең, ниләр майтардың? — диде ул. Равилгә таба бо- £ рылып
Тәрәзә буендагы креслоларга килеп утырдылар
— Командировка кыска, җайлы булып чыкты минем Үзебезнең Та ® тарстаннан узарга туры килмәде.
— Мәскәүдә булмадың алайса? — дип ничектер шиклэнебрэк'сорап *
куйды Губерт. «
— Исәп бар иде дә, вакытны кызгандым. *
— Димәк Глухов Ну кайнар баш та соң үзе Нн әйттем мин аңа. =
сезнең сәгать сугар дидем. Ә ул * ө
Бүлмәгә Әлфия килеп керде. “•
— О-о! Исәнмесез, Алевтина ханым? — диде Губерт, йөзен балкы- и тып —Күз тия күрмәсен, яшәреп матурланып киткәнсез
Нәкъ студент чагындагыча таш алиһәдәй басып торган хатынына « карап хәйран калды Равил Кай арада иннек кершән ягарга, чәчен тәр- * типкә китерергә өлгергән, зәнгәр ефәк күлмәген киеп алган Бераз гына ябыгып киткән Әлфия элеккечә яшь. чибәр иде бу минутта
Ирләрнең эшлекле сүзе бүленде, әңгәмә тормыш прозасына, дөнья ваклыкларына күчте Әллә үзенең комачаулавын сизенеп, әллә кунакка хөрмәт йөзеннән, Әлфия, китеп, табын әзерләргә тотынды
— Юк, юк, Алевтина ханым, борчыла күрмәгез, днде Губерт, урыныннан кузгалып. — Сез ятыгыз, ят Ә менә Ревоны, сез рөхсәт ит сәгез билгеле, ике-өч сәгатькә алып китәр идем
— Ул инде болай да күкегә әйләнеп бетте
— Күке! Ха ха ха, — дип шаркылдады Губерт бөтен өйне яңгыра тып, һәм шунда ук җитдиләнеп калды — Вакытлы хәл. Алевтина ханым, вакытлы Менә күчеп барырсыз, бер оя булып җыелырсыз
— Югинде, — дип үҗәг балаларча кунакның сүзен б\лде Әлфия йөри бирсен шулай күке булып... Үзенә ошагач ни
Бәхәсне куертудан шикләнеп булса кирәк, Губерт ишеккә таба ат лады Руль артында үзе икән Янәшәсенә Равил утыруга, җитез «Вол га», күңелле гөрләп. ал1а ыргылды. Кая юл тотуларын сорап тормады Равил, кая барсалар да аңа барыбер, тик ялгыз калсыннар да күңелне кытыклап торган нәрсә турында иркенләп сөйләшсеннәр lllvna да вакытны бушка уздырмаска булды, олы юлга чыгуга, Глухов яңалыгы хакында сөйли башлады
— Беләм, барын да беләм. — дип бүлдерде аны Губерт. әллә син эшли торган идарәне юкка гына оештырдык дип уйлыйсыңмы5 Кем әйт мешли, аллага шөкер, аякка басып киләсез, инде кислота хакында да киерелеп сөйләшергә була
Машина кисәк кенә сулга борылды, асфальттан төшеп кыр юлына килеп керде, аз тапталган эздән Зәй буена төшә башлады Бу хәл та гын да аптыратты Равилне, шулай да ул дәшмәде, серле сәф-рнен нн белән бетәсен көтәргә булды Әрәмәлеккә килеп керделәр. Ачык тәрәзәдән хуш ис бөркелде, июль челләсе каядыр асфальт өстендә калгандай булды
— Менә килеп тә җиттек, — диде Губерт, машинасын өянке күлә- әсенә борып. — Җәен берничә сәгать ял итеп алу безгә дә гөнаһ түгелдер. — Ул багажнигын ачып ниндидер тимер-томырлар, без сыман очлы нәрсәләр алды, капрон кәгазьгә төрелгән төенчекләр чыгарды.— Коры-сары кирәк булачак.
Утын җыярга дип. икесе ике якка кереп киттеләр Равил ун-унбиш адым атларга өлгермәде. Губертның ничектер дулкынланып кычкырганы ишетелде:
— Рево! Рево дим! Бире кил әле.
Равил, шикләнеп, дусты янына йөгерде,
— Бар бит варварлар. — диде Губерт әвененә ут капкан крестьян агай сыман. — Күрдеңме?
Кемдер, җимешен җыярга булып, зур гына шомырт куагын ерткычларча ботарлаган иде.
— Вәхшилек! — дип куйды Равил көрсенеп.
Байтак кына сүзсез тордылар.
— Ә бит без, нефтьчеләр дә кайчак шушы браконьерга охшап калабыз. Рево. — диде Губерт, мәет күмгәннән соң кабер өстендә әйткән кебек. — Менә бит тагын бер проблема, Рево. Тозлы су! Ә бит соңгы елларда ул артканнан арта Җир астыннан бер тонна нефть белән шул ук күләмдә тозлы катлам суы күтәрәбез хәзер. Скважиналар ремонтла ганда басуларга күпме агызабыз аны. Катлам суларын җыю һәм алар- ны кабат җир астына кудыру — алдагы иң зур бурычларның берсе.
— Да, зур мәшәкать, — дип килеште Равил
— Ә Татарстанның төрле районнарында яткан битум ятмаларын эшкәртү... Шул ук кислота тагы! Алда эшләр тау чаклы, дускай. Болар- ның барысы да диярлек сезнең идарә җилкәсенә төшә бит.
Тиз генә чыбык-чабык җыеп, учак ягып җибәрделәр. Губерт тимерләре белән кайнашып, учакны кыршаулаган мич сыман нәрсә әмәлләде дә, шампурларга ит кисәкләре тезде дә аларны ут өстенә куйды — әрәмәгә көйгән ит исе таралды.
— Ярый, әнә шул проблемаларны ерып чыгу өчен, — диде Губерт һәм, шаярып, шифалы су тулы стаканын Равилгә сузды.
Бераз капкалап алгач, сүз үзеннән-үзе кислотага күчте. Инде шашлык та ашалып бетте, шешәләр дә бушады, учакта ут .та сүрәнләнде, тик инженерларның сүзләре бетмәде. Губерт сәгатенә карап алды да нәтиҗә ясарга ашыкты
— Ярый, бездән фатиха. Әзерләнә башлагыз. Рәсми күрсәтмәне шушы ике-өч көндә алырсыз. Нәрсә әллә шүрлисеңме?
— Юк. башка нәрсә борчый мине, — диде Равил көрсенеп. — Әлфия белән ботка пешми безнең.
— Сизенеп йөрим инде мин аны. Нишлибез соң? Чыннан да, әллә кире Әлмәткә кайтасыңмы?
— Ул хакта сүз булуы да мөмкин түгел.
Әрәмәгә эңгер төште. Каяндыр җылы сөт исе, мал исе килгәндәй булды, күктә йолдызлар кабынды. Шулай да ике дус һаман да кайтып китә алмады — сүз Равил белән Әлфия мөнәсәбәте турында бара иде
Тәмам салкынайтты. Губерт сәгатенә карады.
— Ярый, без сабыр итик, Рево. Барыр, бармый калмас. Мин дә әйтеп карармын, — диде ул, урыныннан торып.
һы, әйтеп карармын, имеш, дип фикер йөртте Равил, автомобильнең йомшак утыргычында җай гына тирбәлгән хәлдә. Ир белән хатын арасын чит кеше рәтли алмый инде аны, Губерт дус. Бозарга мөмкин, ә менә җайга салу... Булсын бик зур начальник, алла үзе булсын, әмма ертыкны җөйсез генә берәү дә ямап куя алмый. Тәмам ертып җибәрсәләр дә, кеше сизмәслек итеп ябыштырып куйсалар да ир белән хатынның
үзләрендә Габитны кайтарып җибәреп, бүген Әлмәттә калуы ла шуның өчен иде ләбаса, җыйнаулап урманга чыгарга, яисә Зәй буена төшәргә чде исәбе Кичке буйда кибетләрдә йөреп. Әлфиягә дә, кызларга да күңелләренә хуш килерлек бүләкләр алмакчы иде Hunt к кенә булмасын, семьясы белән адәмчә бер ял итү. якыннарының күнсле- табу — шулай итеп чатный башлаган гаилә дигән авытны ды<ытг кую иде уенда ♦ Ә менә ни килеп чыкты ярты - ■ һәм ярты төн бу. кислота хакында сөйләшеп утырды Тагын ни генә уйлап С- : , ,ндер дисен Әлфияне’ и
Иртәнге аулакта Кайманов белән киңәшергә дип. идарәгә бер сәгать 3 алдан килүенә карамастан. Васил белән күзгә-күз сөйләшә алмады Ра 2 вил Ул килгәндә әле начальник бүлмәсе буш иде. Хуҗа килгәнче дип * эшенә утырды. Кичә ул идарәнен техсовет утырышында кислота хакын да доклад укыган иде. Трибунадан төшәргә өлгермәде. Артомонон ябы- “ ша калды Идарәдә башлангыч партоешма секретаре бит
— Кабатлау гыйлемнең әнкәсе, диләр бездә. Равил Вәлневнч. = докладны үзебезнең коммунистларга да укырсыз инде
Константиннан ансат кына котыла алмыйсың шул докладны кыс °- картып. үзгәртеп маташуы j
Утыра торгач, байтак вакыт узган. Равил сискәнеп китте, ашыгып г сәгатенә карады — сигез тулып килә иде Кабаланып селектор трубка « сын күтәрде, аппаратта секретарь кызның яңгыравык танышы * ишетелде
— Тыңлыйм. Ранил Вәлневич Хәерле иртә
— Хәерле көн. Кайманов үзе генәме?
— Аның янында ниндидер чит кешеләр журналистлармы, язучылармы шунда Әллә инде артистлар тагы
Равил җавап бирми генә трубканы куйды, урыныннан кубып тәрәзә янына килде, иртәнге салкыича һавада талгын гына чайкалып утырган чаган яфракларына карап, уйлана калды Әллә нинди генә кеше бу Кайманов Бер караганда үтә нәзакәтле, начарлыкның ни икәнен дә белми торган кешелекле кеше Икенче карасаң, шикләнеп куясың яңа битлеккә төренгән бюрократ, карьерист мәллә? Василнең сәер бер гадәте шундый шик-шөбһәгә урын калдыра иде Эр!- предприятии җи тәкчесе, эш дигәнең муеннан Ә аның кабинетында, кайчан .карама нефть чыгаруга мөнәсәбәте булмаган кешеләр бер керүенд.» жу pm.u лар белән сөйләшеп утырса, икенчеиендә аның янында шәһәрнең һ вәскәр музыкантлары, җырчылары, дөньяда бүтән мәшәкать калмаган сыман, ниндидер җырлар, композиторлар турында гапләшеп утырала) Инде ничә мәртәбә аның спортчылар белән гөрләшеп утырган чагына туры килде Равил: футбол, волейбол, хоккей, имеш Тфү! Эш вакытын да бит Әллә сон сәнгатьне, спортны яратуы хакмы? Әллә бер бер исәп белән элеккеге дворян-меценатлар ролен уйныймы? Алай булуы да и> тимал Әлеге артистлар, спортчылар газеталарга язып шәһәр ку ләмен дәге җыелышларда сөйләп кенә торалар «Иптәш Кайманов җитәкче легендә ». «Иптәш Каймановнын даими кайгыртуы нәтнжә нтә * «Иптәш Кайманов кушуы буенча » Васил исеме төрле сфераларда телдән төшми Хәзерге заман җитәкчесе өчен нәрсәсе начар монытр һа, акылсыз түгел.
Равил тагын селектор трубкасын күтәрде Чыкмадылармы?
— Чыктылар Кабинетта иптәш Борһанов кына
Аяк урынына тояк дигән уй үтте Равилнең башыннан Юк. тояк кы на түгел — чнр. кизү Бер дә эше юк микәнни соң бу Борһановныи көн
49
башлануга, Кайманов янына кереп утыра да, шуннан сәгатьләр буе чыкмый. Әллә сүз тыңлап утыра, әллә аңардан башка эш бармас, дип уйлый инде.
Профсоюзларның группа комитеты председателе итеп күптән түгел генә сайланган Мидхәт Борһановның ниндирәк кеше икәнен белеп бетерми әле Равил. Шулай да чамалый; бик сак, төрле конфликтлардан, бигрәк тә начальник белән сүзгә килүдән качарга тырыша бугай Мидхәт — киңәшмәләрдә күбрәк Кайманов сүзен җөпли, һич булмаса, дәшми кала Бәлки ялгышадыр Равил, ләкин Борһанов турындагы шушы беренче тәэсирләре көннән-көн ныгый, тамыр җәя бара иде.
Футбол тубы сыман түгәрәк, җитез бу кеше турында төрле сүзләр йөри идарәдә. Берәүләр аны тыйнак, үтә гадел, принципиаль кеше диләр, икенчеләре исә кирәгеңнән артык йомшаклыкта, солдафонлыкта гаеплиләр.
Равилнең сабырлыгы төкәнде, кабинетының ишеген ачып, секретарь кызга эндәште:
— Ничек анда? — диде ул, Кайманов бүлмәсенә ымлап.
— Утыралар.
Юк, чама дигәнне белми икән бу Борһанов.
Ул килеп кергәндә, Васил, уң як терсәгенә таянып, яны белән өстәленә яртылаш ауган, Мидхәт исә стена буендагы утыргычлар рәтенә киерелеп утырган килеш, ни турындадыр акрын гына сөйләшәләр иде. Ишектә Равил күренүгә, Каймановның әйләнмәле креслосы хәрәкәткә килде, хуҗа үзе аягына басты.
— Менә үзе дә,диде ул балкып. — Гомерле булырсыз әле, профсоюз алласы белән синең кичәге доклад турында фикер алышып утыра идек.
— Алайса барыбызның башында да бер исәп икән, — диде Равил һәм, начальнигының кәефенә яраклашырга тырышып, елмаеп куйды — Әллә соң партия-профсоюз активын җыеп киңәшикме?!
— Што сез, хөрмәтле Равил Вәлиевнч, син утыр әле, утыр... Што син, кислотаны күпләп кудыру уен түгел: әллә барып чыга, әллә юк әле ул. Шулай булгач, ашыгып чаң сукмыйк. Киңәшмәгә барлык цехлардан, димәк, нефть районнарыннан да вәкилләр чакырырга туры киләчәк. Әнә шундый аудитория алдында зурдан кубып, соңыннан көлкегә калсак, ә, иптәш баш инженер?! Шуннан инде цехларда ни уйларлар безнең хакта?
Өчәүләп тынып калдылар. Эшкә тотынмас борын мондый шик-шөб- һәгә төшүне көтмәгән иде Равил, аптырап калды. Шулай да үзен тиз кулга алды. Бүген, менә хәзер тиешле җавапны бирмәгәндә, яңалыкның тамыр җәймәс борын сулып-коруы бар иде.
— Барып чыгамы, юкмы дип икеләнүнең булуы мөмкин түгел. — Равил кызып китте, галстугын бушатып, күлмәгенең өске сәдәфен ычкындырды. — Сүз фәкать бер юнәлештә барырга тиеш, эшне кайчан һәм ничек башлыйбыз? Җитәкчелекне кемгә тапшырабыз?
Кайманов бу мөһим эшнең нәкъ менә ул җитәкчелек итә торган идарәгә тапшырылуына шатланган, горурланган төсле күренсә дә, борчылу- шөбһәләнүен дә яшерә алмый, аны ерып чыкмаган тәкъдирдә, авторитетына тап төшәр дип шикләнә иде бугай, һаман да сак булу ягында
— Ашыкмыйбызмы, Равил Вәлиевич? Ремонт планы да бик киеренке бит. Бәлки, берәр елга кичектерүне сораргадыр, ныгытып аякка басканчы диюем.
Моңа кадәр сүзгә кушылмый гына тыңлап утырган Борһанов идарә начальнигының тел төбен тиз төшенеп алды:
— Камытны кигәнче уйлап бетерәсе иде шул. Ни әйтсәң дә, күпме кешене, техниканы ремонт эшеннән аерырга туры киләчәк бит.
Тагы Васил арбасына утырмакчы, дигән уй үтте Равилнең башыннан һәм ул күзлеген Мидхәткә таба ялтыратып алды. Хәер, Борһановнын кислота кудыру мәсьәләсендә икеләнүен, начальник сүзен җөпләү дип кенә карарга да ярамыйдыр, бәлки. Равил үзе дә ул хакта уйланды бит яңалык кертәсе дип, берәү дә ташлама ясамаячак ич, скважиналар ремонтлау планы өзелә башласа, шул ук Губерт аяк терәп таләп итә- ♦ чәк. Барын да исәпләде Равил әнә шундый күнелсезлекләр килеп чык- < канда, партия шәһәр комитеты бюросы каршына басачагын да, <порт- « феле» белән саубуллашу ихтималын да күз алдына китерде. Әмма бү- 3 редән куркып урманга бармый тормыйлар бит Яңалык гел шулай ул, »■ ансат кына шытып, үсеп китми. Әйе, юлның кыены — башлап узучыга £ Аның каравы башкалар ансатрак үтә аннан соң Өстәвенә, берләшмәдә i киңәшелгән, хәл ителгән бит инде мәсьәлә. Ничек инде кирегә сука- 2 лыйсың хәзер. Бу бит «Без көчсез, җәмәгать, бездән булмый», — дию 2 белән бер. Шуңа да Кайманов белән Борһановка икеле-микеле сөйләр- < ю калдырмады Рави i я
— Хәрбиләр әйтмешли, артта күпер шарлатылгэн, чигенү мөмкин °
түгел, — диде Василнең күзенә карап. *
Үзенә бу кадәр кискен каршы килүләренә күнекмәгән иде Кайманов, х күзләре ялтырап, бите кызарып чыкты, йөзеннән кара күләгә узды Шу- 2 лай да хисен йотты, ирен кырыйларына чытык елмаю чыкты
— Баш белгечебез катгый карарга килгән икән, мин бик шат, — ди- 5
де ул, ничектер тантаналырак итеп Ерып чыгабыз икән, барыбызга * да әйбәт. Даныбыз бөтен Союзга гөрлиячәк, дигән сүз g
Равил исә үз бүлмәсенә чыккач та тынычлана алмады Фатиха бирү ансат, тик менә ничек хәл итәргә мәсьәләне, әмәлен ничек табарга, кайсы очыннан тотынырга? Ул телефон зыңлавыннан сискәнеп китте, ашыгып трубканы алды Аппаратта Артомоиов тавышы иде
— Равил Вәлиевич, Кантның һавада йөрергә чыгуына карап шәһәр халкы сәгатьләрен дөресли торган булган
— Туктале, Костя, мәзәк тыңларга вакыт юк ■
— Мәзәк түгел, иптәш Закиров, сүз төгәллек турында бара. — дип тәкърарлады трубкадагы бас — Сәгать тугыз бит!
— Шуннан ни димәкче буласың?
— Шуннан шул, — дип ярылды тегесе, - тугызда киңәшмә дигән идегез ич.
Кичә шулай дип сөйләшенгән иде бугай шул, барлык бүлекләрнең җитәкчеләрен җыярга, һәркайсына тиешле күрсәтмәләр бирергә иде исәбе. Бөтенләй онытып җибәргән.
— Менә нәрсә, Костя, — диде ул, бераз паузадан соң, к черту киңәшмәләр, «май. май» дип сөйләнүдән авыз майланмас Эшләргә кирәк, вот шул. — Ул Tai ы нидер әйтмәкче булып авызын ачкан иде, трубкадагы «пип пип» дигән авэЗМР ишетеп, тынып калды
Тәк, геологлар бүген генә кисеп бер ни дә әйтә алмаслар Аларның бурычы — беренче операция өчен скважина сайлауга гына кайтып калса да, бу эш иң четреклеләрнең берсе иде Чөнки күкерт кислотасы, кайбер тау токымнары белән реакциягә кереп, гипс ясауга сәләтле икән Орды-бәрде генә тотынып, скважинаның забой яны зонасын таштай катырып куюың бар
Технологлар янына төшәргә дип урыныннан кузгалган иде, атыла- бәрелә бүлмәгә Самарин килеп керде Теге беренче киңәшмәдән сон. баш инженер кабинетына һәрчак ин алдан кереп утыра торган булып китте ул. Керә дә, караңгы почмакка чума Ул белә киңәшмәләрдә сүз күбрәк производство турында бара, үзара кычкырыша-кычкырыша арып беткәч, хәвефсезлек мәсьәләсен я бөтенләй оныталар беркетмә өчен бер-ике сүз әйтү белән чикләнәләр Шуна да Самарин аларга әзерлән
ми, еш кына керми дә калгалый иде. Бүген исә, сәхнәгә чыккан җырчыдай. ялгызы килеп капты.
— Я, ни җимертәсең? — диде Равил аның каршына басып
Самарин күзләрен баш инженердан яшерде.
— Менә, Мидхәт Шәриповичка баян-балалайкалар алып кайттым әле. — диде аптырагач.
— һәр эшсезгә ялчы булып йөрүдән кайчан туктыйсың син, Хәйри Хәйретдинович. Кислота кудыруга әзерлек турында сөйлә син миңа!
— Нәрсәсен сөйлисең инде аның. Безнең бүлек әзер, процесс бүген башланса да... Эш костюмнары, җылы сырмалар, күн һәм резин итекләр бар, плащлар да табарга була. — Самарин безгә чүп тә түгел ул дигәндәй, кулын селтәп, үзе шомартып бетергән урынга утырды, бик зур эштән котылган кешедәй җиңел сулап куйды. Баш инженерның чыгарга җыенганын күргәч, кабат аягына басты. Равил исә аңа карап уйланып калды. Алда торган хәвефле мәшәкать турында бар да шулай җиңел уйласа, ни була инде бу? Юк. Самаринны тыныч калдыру ярамый
— Хәйри Хәйретдинович, — диде ул, ишекне ачып, — сез менә ин-ститутны күптән түгел генә тәмамлаган кеше. Күкерт кислотасы турында укырга, ишетергә туры килгәндер...
Кабул итү бүлмәсендә «пырх» итеп көлеп җибәрделәр. Киңәшмәгә килүчеләр башларын иеп. куллары белән йөзләрен каплаганнар да, шаркылдап җибәрүдән тыелып торалар иде. Равил ялгышуын абайлап алды. Хикмәт шунда иде, Самарин нефть институтының кичке бүлегендә ун ел укып, үткән ел гына диплом алу бәхетенә ирешкән белгеч. Идарәдә шул хакта төрле мәзәкләр йөри, сүз уңаенда Хәйринең үзенә төрттереп алулар да еш була иде. Равилнең сүзен хәвефсезлек бүлеге мөдиреннән көлү дип кабул иттеләр ахрысы. Ул хатасыи төзәтергә ашыкты — бусаганы атлап чыкты да, барыннан битәр ачылып, иреннәрен җыеп ала алмый торган баш энергетикка ачулы караш ташлады һәм шул ук төксе тавыш белән сүзен дәвам итте:
— Көлке түгел, егетләр. Кислота үзе тәнгә тигәндә генә димим, аның парыннан ук тере күзәнәкләрнең зарарлануын беләсез. Димәк, һәркем беренче чиратта кешеләр иминлеге хакында кайгыртырга тиеш. Шулай булгач, хөрмәтле Хәйри Хәйретдинович, безгә бүгеннән үк махсус резина костюмнар, резина перчаткалар, киез итекләр өстеннән кию өчен галошлар табу турында уйларга кирәк. Соңгы вакытта матбугатта кислотага каршы торырлык пластмасса итекләр турында язалар — укыгансыздыр шәт. Аннан, процесс зур басым астында барачак — башка кию өчен каскалар кирәк дигән сүз. Ә инде саклык чаралары турында инструкция төзү мәсьәләсенә тукталып та тормыйм. Кайбер нәрсәләрне әнә Глухов язмасыннан алырга мөмкин. Күрәсең, Самарин, эш җитәрлек икән Ә син иртәгә кудырырга җыенасың... Күрәм, баш энергетик та әзер.
Энергетик сораудан бик асат котылмакчы булды. Яшел Түбәдәге предприятиеләрнең берсе скважиналар ремонтлаганда территорияне һәм эш мәйданчыгын яктырту өчен махсус установкалар ясап чыгара башлаган икән Яктылык тәэмин ителгән дигән сүз Ләкин баш инженер аңардан тирәнрәк уйлаган икән.
— Ә элемтә, элемтә мәсьәләсе ничек? — диде ул, баш энергетикның яшьлек бөркеп торган йөзенә текәлеп.
— Гадәттәгечә рация инде, — диде тегесе, дулкынланып торган чәчен бармаклары белән тарап.
— Шулаен шулай, — Равил күзлеген салды да аны керләнгән кулъ-яулыгына сөрткәли башлады — Тик безгә Татарстанның төрле район-
нарында эшләргә туры киләчәк бит. Раниянең мөмкинлеге исә илле- алтмыш километр гына. Димәк, арадаш рация хакында уйларга туры килә. Монысы бер булса, икенчесе — процесс вакытында эшчеләрнең үзара элемтәсе мәсьәләсе Анда дистәләгән агрегат гөрләп торачак. Гади рупор, мегофон гына коткарырмы безне. Бәлки, танкистлар элемтәсен үрнәк итеп алыргадыр? ♦
Баш инженер чыкканчы, кабул итү бүлмәсендә таптанып, шаярып- J көлеп торган инженерлар, эшнең уен-муен түгеллеген чамалап, тынып “ калдылар. Равил дә аягүрә генә вәгазь укуына уңайсызланып, сүзен 5 очларга ашыкты. £
— Алда торган мәшәкатьтән барыбызга да өлеш чыга, егетләр: ме- « ханикларга да, тәэминатчыларга да, автотранспортчыларга да Кызлар £ да читтә калмый. — Равил түр буйда жыелышып торган хатын-кызлар 5 га таба борылды План-экономика, хезмәтне оештыру һәм аңа түләү •" бүлекләренә дә эш житәрлек. Кислотаны ерак жирләрдән ташу, бу эш- ♦ тә катнашучыларны материаль кызыксындыру мәсьәләләре дә мөһим ® нәрдән. Барыгыз, уйлагыз Әйбәт, якты фикерләр туу белән мина хәбәр * итегез. х
Ул, инженерларның таралуын да көтмичә, астагы катка - технолог- * лар янына төшеп китте. “■
Ишектә баш инженер күренүгә, Артомонов авыр гәүдәсе белән чай- £ калып басты, ләкин бер сүз дә әйтмәде. Равил дә. дәшми-тынмый гына у гүргә узып, өстәл янындагы урындыкка утырды
— Ничек, Костя, булдыра алырбызмы?
Ни турыда сүз барганын сорап тормады Константин, баш инженерның бу арада кислота белән женләнеп йөргәнен белә иде ул.
— Сез менә, Равил Вәлиевнч. булдыра алырбызмы, дисез, — дип башлады ул салмак кына Ә бит Рудольф Дизель узган гасырда ук «Инженер эшләмәгән нәрсә юк». дигән Без исә идарәдә генә күпме инженер утырабыз, цехларда тагы һәр бүлеккә конкрет задание бирергә кирәктер, мөгаен. Тик, минемчә, иң элек кислота кудыруның технологик схемасын эшлисе бар Ышанып тапшырсагыз, безнең бүлек схеманы эшләүгә алыныр иде
- Рәхмәт, Костя, схема эшләү бүлеккә йөкләтелде, дип сана Үзем мин аны менә болайрак күз алдына китерәм
Киңәшеп, бәхәсләшеп күпме утырганнардыр. Артомонов яныннан чыккач, шактый арганын тоеп алды Равнл Иртән уйлаганча. Әлмәткә семьясы янына гына китеп барасы иде дә бит. һаман эчен бер нәрсә тырнап тора, бая киңәшмәгә дип килүчеләр арасында нишләптер тәэминат бүлеге начальнигы Кавиев күренмәде Bai^j инженерны санлама вымы, әллә өйдә юкмы? Равил түбәнге катның аргы башына — тәэми натчылар ягына атлады
Кара дерматин белән тышланган ишекне ачып, кечкенә генә бүлмә гә килеп керде Равнл Монда берәү дә юк, шулай да бер-беренә терәп үк куелган дүрт-биш өстәл аны тагын да кысан итеп күрсәтә иде Бик тыгында интегәләр икән егетләр Авыр драп пәрдә белән капланган эчке ишеккә узды, шакымый нитми генә ачып жнбәрде һәм кадаклангандай туктап калды Аның алдында бөтен жнһазлары белән ремонт бригадасы кереп урнашырлык'зур бүлмә иде Анысы бер хәл. мондагы жиһазны әйт тагын бусагадан түргә кадәр затлы келәмнән юл. ана аркылы итеп зур көрән өстәл куелган Биш алты телефон аппараты сыйдырган махсус урын, тагын әллә нәрсәләр Өстәл артында бик зат лы йомшак кресло, ләкин ул буш иде Равнл уңга борылды түр буй почмакны тутырып төсле телевизор тора, аның янәшәсендә кирәк бул ганда карават нтеп жайлашлы зур кәнәфи, стена буйлап йомшак утыр
1ычлар тезелгән, алар өстендә, бөтен стенаны алган купшы рамда, Шишкинның мәгълүм нарат урманы Равил, качып-посып кына чиркәүгә кергән малайдай ничектер бөрешеп, сулга карады. Иң элек күзенә икесе ике тумбочка өстенә куелган радиола белән Магнитофон ташланды. Соңгысы өстендәге транзисторлы нәфис радиоалгычтан талгын булып музыка агыла. Биредәрәк ике ягыннан ике кресло кысып торган жыйнак кына журнал өстәле, аның өстендәге вазада печенье-кон- фет ише тәм-том, алар кырыендагы бәләкәй генә электр самаварыннан пар бөркелеп тора Шул яктагы зур-зур өч тәрәзәгә Равил исемнәрен дә белми торган затлы материалдан пәрдәләр асылган. Алар шундый мул, опера театры сәхнәсен хәтерләтеп тора. Ишек артындагы тәрәзә буенда гөлләргә су сибеп торучы Кавиевны шунда гына күреп алды Равил.
Кавиев, кабинетына рөхсәт белән генә керүләренә гадәтләнгән кеше, ишек тавышын ишетсә дә, борылып карамады Шакымый-нитми генә керә икән, ул инде жыештыручы Җамал апа. Ничә әйтте шул томана хатынга, минем бүлмәдә әллә кемнәр, алла үзе дә булуы мөмкин, рөхсәтсез кереп йөрмә, диде. Әллә оныта, әллә юри шулай итә — мебельнең тузанын сөртергә дип, туп итеп килә дә керә.
— Син тагы шакымый-нитми, ә? — Кавиев артына борылды һәм елмаеп торган баш инженерны күреп кызарды. — Гафу итегез, мин техничка дип торам... Узыгыз, утырыгыз. Традиция буенча, кадерле кунакка һинд чәе бездә. — Ул шулай сөйләнә-сөйләнә, бәләкәй өстәл янына килде, чәй ясарга тотынды.
Нефть районнарында ничә еллар эшләп, зур-зур начальниклар ка-бинетында да бу кадәр зиннәтне күргәне юк иде Равилнең. Гажәплән- де, ләкин бүлмә хужаеына сиздермәде. Креслоларның берсен чнткәрәк тартып утырды һәм астан гына Кавиевка карап алды Хужа үзе дә кабинетына иш икән. Мәһабәт гәүдәсендә чем-кара костюм, хәзер генә тегүче кулыннан алып кигәндәй Күз явын алырлык ак күлмәк, муенында әллә Эйфель манарасы, әллә башка бер әкәмәт сурәт төшерелгән чуар галстук. Артка кайтарып салган куе кара чәче, пөхтә итеп кырылган яңаклары ана дипломатлар кыяфәте бирә иде.
Беравык сүзсез утырдылар. Кавиевның сәүдә, алыш-биреш эшендә азау ярган кеше икәнен ишеткән иде Равил. Сөйләүләренә караганда, ул эзләгән нәрсәсен тапмый калмый, әмма эшне зурдан йөртә. Алдына Кавиев куйган чәйне бер йотты да, Равил сүз башлады
— Булитлар кирәк. Кавиев.
Тегесе бер мизгел уйланып торды да чәйгә үрелде
— Ни белән ашыйлар соң ул «булит» дигән нәрсәне?
— Ничек аңлатырга сиңа?— Равил кесәсеннән куен дәфтәре, каләм алды, чиста битләрнең берсен ачып, рәсем-ясый башлады. — Менә шу-шындый зур кыярга охшаган озын тәбәнәк чаннар. Тик теләсә нинди түгел. Корычның сыйфатын күрсәткән сертификат бирермен мин сиңа.
— Ничәү кирәк инде?
— Башлап жибәрү өчен һич югы өч-дүрт.
— Ха-ха-ха, — Кавиевның күзләреннән яшь чыкты хәтта. — Илле- алтмыш диегез ичмасам.
— Ничә булса да булыр, тиз кирәк. Аңладыңмы?
Кавиев дәшмәде, тәмләп кенә чәен эчеп бетерде, киерелеп утырды
— Өр-яңа анекдот, иптәш Закиров. Бер хатын...
Равил креслосын дөбердәтеп урыныннан кузгалды.
— Башка чакны, эш беткәч, Кавиев, — диде дә, ашыгып бүлмәдән чыкты, йөгереп диярлек коридорны үтте һәм машинасына таба китеп барды.
Кайтуына бикле ишек каршылады Равилне Ачып керүгә, гаҗәпкә калды: кием-салымнар туздырып ташланган, өй үлек чыккан йортка охшап калган иде. Бу хәлне нәрсәгә юрарга белми торганда, кухня өстәлендә газета почмагына язылган язуга тап булды «Безне эзләмә — ♦ без Мәскәүдә» Кара эчле булса да булыр икән кеше Юньләп язып кал- « дырса. яисә шалтыратып әйтсә ни булыр иде Инде әниләре тешләклә- « нә икән, кызлар шалтыратырга тиеш иде ләбаса! Ах. әйе. кичә кырда— = скважиналарда иде бит ул Равилнен йөрәге кысып куйды. Ниндидер •серле, күнелне хафага сала торган хәл иде бу §
Ул. ябылудагы киек җәнлек сыман, өч бүлмәне бер итеп йөрергә ж тотынды, әлеге табышмакка җавап эзләде. Ләкин өйдәге бөтен нәрсә = өнсез, Равилнең болай да каткан башын гажизләндереп, төрлесе төрле *- яры таралып ята иде. һич югы кырынып алырга исәпләп, өстәл тартма- ф сын ачты һәм пәке өстендә кәгазь кисәген күреп алды. Тыгыз итеп тү- ш бәндәге сүзләр язылган иде анда «Әтием. Тарабриннар үзләренең ма- о шиналарында Мәскәүгә баралар Әнием шулар белән сөйләште Китә- * без, сынауларга шунда әзерләнәбез. Сине үбеп Фәридә—Лениза» Ки- х сәк бик нык арганын тоеп, тәрәзә буендагы креслога чүкте Равил
Боегып, фани дөньядан ваз кичеп күпме утыргандыр, кинәт аңына к килеп, урыныннан кузгалды, ишекле-түрле йөренә башлады Юк. болай = мәлҗерәп төшәргә ярамый, нидер эшләргә кирәк. Хәзер үк шалтыратып, * Мәскәү белән сөйләшергәдер, мөгаен. Ул, кабаланып, кесәсеннән куен дәфтәрен чыгарды, Сафагәрәевләрнең телефон номерь ’ эзләп тапты һәм трюмо өстәлендәге аппаратның трубкасын күтәрде. Гаҗәп, анда «шылт» иткән аваз да ишетелми иде. Өзгәннәр, дигән уй үтте башыннан. Бу хәл тагын кәефен бозып җибәрде, кайчандыр гөрләп, күңелне тартып торган квартирасы ташландык бер мазар булып тоелды ана.
Ярсуын баса алмый йөренә торгач, бераз тынычланды, сигарет ка бызды һәм трюмо каршына килеп басты Көзге пыяласыннан ана боек чырайлы, яңа гына әннсе кыйнаган малайныкыдай салынкы иренле кеше карап тора иде. Кыяфәтен юньләп карарга өлгермәде, көзге пыя ласы беркетелгән фанера арасына кыстырылган зәнгәр конвертны күреп алды. Равил конвертның читен ертып ачты һәм каты кәгазьдәге таныш эре хәрефләргә текәлде Әлфия кулы! Юкка өзгәләнгән, юк ка тиргәгән икән хатынын—менә ич язып калдырганы Ул җиңел сулап куйды, җайлап утырды да хаттагы сүзләргә йотлыгып күз салды:
«Ниночка!»
Равил, үз күзләренә ышанмыйча, кәгазьне күзлегенә якынрак ки терде, хат башын тагы бер кабатлады «Ниночка1» Ул корт чаккандай кабаланып, хатның конвертын эзли башлады, аны кресло артыннан табыл алды Хат чыннан да Куйбышевта яшәүче ниндидер Нина Крав цовага адресланган иде Почта яшнгына салырга оныткан күрәсең Әлфия. Их, юкка гына ашыгып ертты. Хәер, башка конвертка салып җибәрергә дә мөмкин ич Тик ачкан инде, укып чытарга кирәк, дәшми тынмый гына юкка чыгуының сере шундадыр, бәлки Ул тагын хатка иелде, дөньясын онытып укырга кереште
сНиночка!
Хәтереңдәме. җаным. мин Равилгә тормышка чыгып, без ир белән хатын булып яши башлагач, син еш кына < Көнләшәм бәхетеңнән. Алевтина!» — дия торган идең Яшермим, үзем дә чын бәхеткә иреш тем дип уйлый идем башта Ни әйтсәң дә. Равил төскә биткә күркәм генә, акыл фигыль ягыннан да төшеп калганнардан түгел белемле, кеше арасында абруе бар
Менә сиңа ачыш! Кичә үлгән булсам, Әлфиянең мине мактавын белми дөньядан китеп барачак икәнмен.
Гайбәтенә керә алмыйм, ул минем өчен кулыннан килгәннең барын да эшләде: авыр күтәртмәде, йорт эшләре белән күммәде, акчага, кием-салымга интектермәде. Юмарт, мәрхәмәтле, кешелекле булды Равил: тиенһәр санап бәгыремне телгәләмәде, көнләшеп аптыратмады, башка хатыннар артыннан сөйрәлмәде, эчеп тәмсезләнмәде. Бер уйлаганда, шуннан да яхшы кешенең булуы мөмкин түгел, идеаль ир эталоны инде, тот та музейга куй!..»
Әүлия икәнмен ләбаса Ничек белми йөргәнмен моңа кадәр. Ә шаяртмый фикер йөрткәндә, барын да дөрес язган. «Бозау» дияргә генә оныткан.
Шулай да аның белән уздырган гомерем кызганыч миңа.
Менә сина мә! Менә сиңа иске авыздан яңа сүз!
Шушы яшемә җитеп, мин үземне ир белән яшәдем, дип әйтә алмыйм. Җанлы ир булудан бигрәк, акыллы бер механизм, робот иде ул...
«Иде?» Туктале, мине күмгән булып чыга түгелме соң бу?
Танышкан көннән башлап бүгенгә кадәр мин аңардан: «Яратам», дигән сүз ишетмәдем, назлану-сөелүнең ни икәнен белмәдем...
Соң яратуны тел белән генә әйтеп аңлаталар микәнни? Чын сөю һәр мизгелдә, һәр хәрәкәттә күренеп тора ич ул.
Ул мине сагышлы чагымда назламады, кәефем югында иркәләмәде, күңелем тулганда юатмады, кайгым булганда уртаклашмады — гомумән. гомерем буе назга, иркәләүгә, татлы сүзгә мохтаҗ булып яшәдем мин...
^Кара син, чыннан да шулай бугай бит. әй...
Күңелендә сөю, наз бөтенләй булмаган дип әйтә алмыйм анысы. Булгандыр. Ләкин ул аларның барын да тимер-машиналарга, майга каткан нефтьчеләренә өләште, миңа тамчысын да калдырмады...
Калды ла инде, Әлфия Әле хәзер дә җитәрлек ул. күңел читлегеннән чыгарып, ирек куйсаң, ялкынланып китәрлек. Буш өйгә кайтып кергәннән бирле, юкка гына чәнчи дисең мени бу йөрәкне? ’
Менә шул хәл бәгыремне ташка әйләндерде, Ниночка. Дөрес, үзем мин аңа һәрчак игътибарлы, тасма телле, юмакай булырга тырыштым, шуны күреп-тоеп үзгәрмәсме, дидем Эчемдәген тышка чыгармадым. Ә йөрәгемдәге боз тавы һаман үсә барды, инде килеп, бөтен җанымны туңдырды
Шулай ук булды мыни соң. Әлфия? Кайгырма, бергә булсак, эретеп. парга әйләндереп бетерәчәкбез ул бозны
Күңелсез язмышым белән килешкән идем инде мин. Нигә дисәң, балалар бар. кеше сүзе бар, әхлак-мораль дигән нәрсә бар, ниһаять. Тик чыгырыннан чыккач, әнә шул тыюлар да авызлыклый алмый икән йөрәкне. Ул үзенекен дәгъвалап тыпырчына, ярсый, дуамалланц. Алай да түздем, уртак оя хакына, уртак байлыгыбыз — балалар хакына дип чыдадым Тормышыбыз һаман шулай бер җайга барса, тагы да түзәр, эчемдәген кабергә кадәр берәүгә дә сиздермәгән булыр идем, бәлки.
Аның Яшел Гүбәгә эшкә китүе сабыр савытын ташытып чыгаручы соңгы тамчы булды. Инде китәм Эчемдәге таудай сагышымны, салкын айсбергымны алып, яшьлек эзләремә кайтам Ул чактагы сукмакларның берсен — үзем иң күп узганын үлән каплап бетермәгән төсле. Соң булса да, бәлки, башка берәр юлга чыгарыр ул мине.
Туктале, нинди яшьлек эзләре, нинди сукмак, нинди юл ул? Тел төбендә нәрсә моның? Әллә...
Менә шулай, дустым. Инде мин синең тормыштан, Сережа белән икегезнең бәхетегездән көнләшәм Дөресрәге, күптән көнләшә идем.
Коры көнчелекнең берни бирмәвен дә аңладцм Шуңа да кул кушырып утырмаска булдым Бу минем Әлмәттән соңгы хәбәрем сиңа хатларыңны безнең Мәскәү адресына сал
Каты итеп үбәм Әлфия»
Кисәк йөрәге сулкылдап, бик каты чәнчеп куйды Равилнең Бу хатка ышанырга да. ышанмаска да белмәде. Үпкә-ачулары иренә ки- ♦ леп ирешсен дип. аның да йөрәге телгәләнсен дип. ниндидер Нинага - юри язып калдырганмы? Булмас, эчен бушатырга уйласа. Равилнен “ үзенә адреслап калдырыр иде ләбаса. Алайса нигә почта яшнгына = салмаган? Онытканмы?
Уй ташкыныннан башы катты Равилнен Бүген монда калып йок- £ лау турында уйлыйсы да юк Бу өй инде ана кеше аяк басмаган сал- i кын бер планета булып тоела башлады Почтага барып Мәскәүгә £ шалтыратса. Әлфиясенең тавышын гына ишетсә дә. бераз тынычла- ь ныр, күңелендәге давыл басылыр сыман булды Шул исәп белән урам * га чыкты, элемтә үзәге урнашкан мәйданга борылды Барып життем в дигәндә, эчендәге теге шайтан тагын баш калкытты. Шул үжәтлеге с аның юлын үзгәртеп, автовокзалга таба алып китте. Тагы бер сәгать f тән ул инде автобуста Яшел Түбәгә таба бара иде
а.
10 s
3-
Кичтәнге акыл иртәнгә ярамый Теге көнне, сәгать ярым буе селке иеп автобуста кайтканда Әлфия янына кичекмәстән Мәскәүгә барырга, берни яшерми-нитми, тартынмый-тайчанмый. ачыктан-ачык сөйләшергә. бата башлаган гаилә корабын саклап калырга дип уйлаган иде Равил. Ул көннән бирле инде ничә Тәүлек үтте, тик барып кайтумы соң, хатынына шалтырата да алмады Вакыты булмады түгел, тели икән эш арасында кабинетыннан да сөйләшә алыр иде. Шулай дип берничә тапкыр талпынып та куйды Әмма соңгы чиктә генә, эчендә ниндидер жен кузгалып, теләген ахырына кадәр башкарып чыгудан тыеп тора иде Аннан эше дә бик куерып китте бу арада, кислота кудыруга әзерлек мәшәкате артканнан аргып. тәмам шәһәргә кайтып кермәс булды
Технологик схема нинди генә камил, даһиларча хәл кылынмасын, эшне башлап жибәрү өчен иң элек тимер чаннар, нефтьчеләр теле белән әйткәндә, булнтлар кирәк иде Теге көнне Кавиевның һавалануына караганда, алар ансат кына табылыр төсле тоелган иде Шуңа да Равил ул мәсьәләгә әллә ни әһәмият бирмәде, эшне тәэминатчыларга тапшырды да. тынычланды Тегеләр исә анда барып төртелгәннәр, монда килеп сугылганнар, ләкин булитларның эзенә төшә алмаганнар һаман да нәтижә күренмәгәч, Равил бүлек начальнигын кабинетына чакырды
— Синең бер мәкаль ишеткәнең бармы икән. Кавиев? дип кар шылады ул баш тәэминатчыны
— Нинди мәкаль икән ул? - Кавиев мескен генә булып, утырырга да утырмаска да белми ишек катында басып калды
— Сугалмаган зур күтәрә, диләр. Менә синең кебекләргә әйтәләр инде аны Соң. кулыңнан пычагым да килми икән, һич югы мактанмас ка иде. Булмый иптәш Закиров, жебегән мин диясең калган Минем эш зиннәтле бүлмәдә бөртек чәй белән кунаклар сыйлау, диярләр булмаса
Кавиевның, чыннан да. булнтлар .хакында үзе эш йөрткәне юк иде әле, һаман ярдәмчеләрен куды Гаебе булга i. дәшмәде, баскан жирен- дә башын неп тора бирде. Равил исә инде тәмам кызган, өстәл артыннан чыгып. Кавиев каршына баскан, очып өстенә кунар чиккә житкән иде.
Бар, тап, йөрмә селкетеп. Өч көн срок сиңа!
Баш инженер белән аулакта йөзгә-йөз сөйләшүнең ни икәнен бел
миләр иде әле идарәдә Шулай итен, беренче мәртәбә Кавиевка татырга туры килде аны Закнровка ни өчен «Кислота» кушаматы ияреп килгәнен шуннан тон аңлады Ярсыган чагында, чыннан да, бик хәтәргә әйләнә иде шул Равил.
Кабинеттан янып кызарып чыкты Кавиев, гарьләнде, кичкә кадәр зиһенен җыя алмый йөрде Аннан бар осталыгын эшкә жигеп булитлар эзләргә тотынды таныш тәэминатчыларын берәм-берәм ресторанга чакырды, дефицит товарлар вәгъдә итеп кызыктырды, тирә-як шәһәрләрне айкады Булдырмады түгел, тапты булитларны Кавиев, тик алар- ның берсе-дә максатка яраклы булып чыкмады я стенасы нечкә, я корычның сыйфаты шәп түгел. Шул кадәр изаланып та нәтиҗә чыгара алмагач, Закиров янына үзе керде, тагын да яманрак сүзләр көтте. Тик кычкырмады, янамады бу юлы баш инженер, ялынып, йөрәге белән сорады гына:
— Үтенеп сорыйм тап әмәлен, Кавиев, сине бит бу якларның иң зирәк сәүдәгәре, диләр.
Кавиев ташкүмер кисәге кебек җете кара күзләрен тутырып Равилгә карады, аннан карашын идәнгә төбәде дә, үз алдына сөйләнгәндәй итеп тезеп китте;
— Келәм диегез теләсә ни зурлыктагысын, кара икра, диегез, ниһаять, күгәрчен сөте, диегез — барын да табам. Тик бу булит дигән нәрсә белән генә аптыратмагыз.
Бу эшнең чын-чынлап бер афәт булуын шуннан соң гына Аңлады Равил һәм шул көнне үк. машинасына утырып, Яшел Түбәдән чыгып китте. Атна дигәндә бөтен нефть районнарын айкап кайтты. Шулай да эзләгәнен таба алмады, тәмам аптырагач, берләшмәгә килде. Башына нинди генә бәла төшкәндә дә моң-зар чәчәргә, зарланырга яратмый иде Равил. Бу юлы гадәтенә хыянәт итте, Губертка бар зарын селкеп чәчте. Тегесе rtc-ә ахырына кадәр тыңлап та тормады.
— Нигә башта ук мина килмәдегез? — дип бүлдерде.
— Юк-бар. белән борчыйсым килмәде, — диде Равил никтер
кызарып <
— Юк-бар. имеш, — Губерт, урыныннан кубып, бүлмәсен урап килде, аннан сабакташы каршына басып, күптән таныш күзләргә текәлде. — Менә нәрсә. Рево, булитлар мәшәкатен миңа калдыр. Үзең ике- өч көнгә Мәскәүгә барып кайт ял ит, Әлфия белән ипләп сөйләш, болай ярамый. — диде.
Нәрсәдән чыгып әйткәндер ул бу сүзләрне — төбенә төтен салып тормады Равил Җитмәсә, шул мизгелдә Губертны берләшмә директоры чакырып алды. Ни генә булмасын, аның тел төбендә генә түгел, йөзендә үк ниндидер шом бар сыман Әлфия хат язып җибәргәнме, әллә болай гына борчыламы Губерт?i
Икенче көнне кабинетын ачып керүе булды — берләшмәдән Губерт шалтыратты Газ эшкәртү заводында искерәк булса да булитлар бар икән Шуларны карап кайту өчен кеше җибәрергә кушты. Равилгә хәерле юл теләде дә, трубкасын элде Шуннан беравык уйланып утырды Равил, аннары Артомонов белән баш механикны чакырып заводка озат- макчы булды. Инде телефон номерын җыйгач, трубканы кире куйды. Юк, бу эшне берәүгә дә ышандыра алмый иде ул.
Әле шуннан кайтып килеше Равилнең. Көнозын шул хакта ыгы-зыгы килеп йөрүенә карамастан, күңеле күтәренке, кәефе шәп аның. Ниһаять, күптән эзләгән нәрсә табылды Дөрес, аларны әле кайтарасы, яисә ту- рыдан-туры процесс булачак скважинага илтәсе, парлыйсы, чистарта сы. кислота кудыруда яраклы итеп җиһазлыйсы бар. Хәер, болары инде үзләреннән тора, каядыр барып, кемнәргәдер ялынып йөрисе түгел Тик менә технологик схеманың өлгереп җитмәве генә...
Кабул итү бүлмәсенә килеп керүгә, кабинетында сузып-сузып телефон шалтыраганын ишетте.
— Равил Вәлиевич, Фарадей турында укыганыгыз бармы сезнең?
Сүз иясенең Артомонов икәнен белеп алгач, Равилнең йөзенә елмаю чыкты. Нарасыйдай кече күңелле, беркатлы Константинга ачулы дәшә алмый иде ул. Шуңа да шаяртыбрак сөйләшергә тырышты ♦
— Ни булган ул Фарадей дигән бәндәгә? <
— Бик тә хәтерсез, таркау булган ул «физиклар патшасы», — дип «
сөйләвендә булды Константин,— хәтта еш кына үз исемен хәтеренә Э төшерә алмый интеккән. . *
— Шуннан? ’ • §
— Шуннан шул. Сез Фарадей, без Прометей түгел. Ачтан үләбез ич. * Эшнең нәрсәдә икәнен шунда гына төшенеп алды Равил һәм шар- 3
кылдап көлеп жибәрде. 2
— Гафу ит, Костя, — диде, аннан, кинәт җитдиләнеп һәм трубканы ф куеп, түбәнге катка йөгерде
Технологик схеманы эшләп бетерү өчен Ильсур белән Константинга о бер атна вакыт биргән иде Равил Билгеләнгән вакыт үтте, егетләр исә * схеманың очына чыга алмадылар. Көндезләрен технология бүлегенә * кереп-чыгып йөрүче өзелми, кичләрен күпме генә эшләргә була. Шуннан Ф инженерларны иртән иртүк бүлмәләренә бикләп куя торган булды Ра- °- вил Башка көннәрне, анда-монда киткәндә, ачкычны секретарьга кал- - дыра торган иде, бүген бөтенләй исеннән чыгарган. х
Механика, гидравлика кебек фәннәргә тешләре үткән егетләрнең ® башлары тәрәзәдән чыгып йөрергә генә житкән икән Ашаганнар дд, * эчкәннәр дә. Баш инженерны технологик схема белән танышырга дип чакырулары булып чыкты
— Үзебезчә тәмамлагандай иттек, Равил Вәлиевич, — дип каршылады аны Артомонов. — Тик әлегә каралама хәлендә
— Менә монысы инде күңелле хәбәр, — диде Равил, кулларын угалап һәм онытылып ватман кәгазе өстенә иелде — Ну-ка, ну-ка. ни майтардыгыз икән?
Ул сызымга текәлде. Шул хәленДә, «так так» дия дия байтак утырды. Бераздан авыр сулап куйды, арган күзләрен Артомоновка төбәде
— Принципта сүз әйтерлек түгел төсле. Иң шәбе — системаның ябык, герметик булуы. Имнплек мәсьәләсен беренче планга куеп дөрес эшләгәнсез. Ләкин катлаулы, бик катлаулы килеп чыккан Аякны юрганга карабрак сузарга кирәк иде Аннан соң.
Фикерен әйтеп бетерергә бирмичә. Константин дөбердәтеп урындыгын этеп жибәрде. чайкала-чайкала аягына басты.
— Бу карашың белән килешмим, Равил Вәлиевич. Без инженерлар һәм һәммә нәрсәне белгечләрчә хәл итәргә тиеш. Мөмкинлек мәсьләсе- нә килгәндә, кем әйтер безне хәерче диеп Материал ягы кыенрак кыенрагын, әмма табып булмый, димәс идем Христос булгач, тәре баганасына кадакланмый мөмкин түгел. Аннан килеп, тау-техника инспекциясендә раслатасы барын да онытырга ярамый
— Кызма, Костя, утыр, — диде Равил дустанә елмаеп. — Ярый, ышандырдың. Шулай да гадиләштерергә туры килер Ә менә кислота жнбәрү алдыннан һәм аның артыннан кудыру өчен су кулланырга жые- нуың монысы инде, гафу ит, инженерларча түгел Күкерт кислотасы су белән кушылганда ни буласын онытып жнбәргәнсең. Бер беренә дошман бу ике сыеклык нефтьле катламда гына очрашырга тиеш. Димәк, суны башка сыеклык, әйтик, солярка белән алыштырсак? Аннан компрессорларны да башкачарак тоташтырырга кирәктер, минемчә Әйтик, менә монда — Ул, кулына карандаш алып, сызымга төзәтмә кертә башлады Егетләр дә аның белән килештеләр бугай, өстәлгә якынрак елышып, сызым өстенә иелделәр.
Шул рәвешчә ничә сәгать узгандыр, тәмам йончып, тәмәке төтененә гончыга башлагач кына урыныннан кузгалды Равил.
— Ярый, чистага төшергәч, җыйнаулап тагы бер карап чыгарбыз. Ә хәзер — Ул, күлмәк җиңен кайтарып, сәгатенә карады. Уһу, ун тулып килә.
Өстенә киенергә дип, кабинетына менгәч, телефоны баягыча таләпчән шалтырый башлады. Кабаланып трубкага үрелде, шомлана-шиклә- нә аны колагына китерде
— Мин тыңлыйм, — диде дулкынланып
— Әтием, кайтасыңмы инде?! — аппаратта Лениза тавышы иде.
— Лениза, синме бу?!
— Мин, әтием.
— Каян шалтыратасың болай?
— Өйдән.
— Ничек өйдән? — Равил шөбһәләнә төште, маңгаена тир бәреп чыкты. — Әлмәттәнме?
— Биредә мин — Яшел Түбәдә.
Равил тәмам аптырап
— Ярый, хәзер кайтып җитәм, — диде.
Шәһәр белән контора арасын әллә атлап, әллә йөгереп узды. Лениза аны урам чатында көтә иде Кыяфәтенә караганда чирләп-нитеп киткәнгә охшамый Равил аны кулыннан алды, йөзенә текәлде
— Ни булды? Кайсы фәндә абындың?
— Абынмадым, әтием Математиканы «биш»кә бирдем, — диде ул. тыныч тавыш белән — Башкаларын да җиңеп чыга идем.
— Шулай булгач .. Фу-у, берни аңламыйм. — Равил кулъяулыгы белән битен, маңгаен сөртеп алды.
— Әни бит — Лениза сулкылдап куйды, йөзен читкә борды. — Институтка иярә дә килә. Җитмәсә, имтихан биргәндә аудиториягә кереп утыра.
— Утырса, утыра бирсен.
— Утырып кына тормый шул Укытучы янына килә дә: «Министерстводан Сафагәрәев кызы», — ди. Ә миңа иптәшләрдән оят Физикадан билетны ташлап чыгып киттем.
«Әтисенең кызы». — дип уйлап алды Равил. Үзе дә түзеп тормас иде андый хәлдән. Тик беткә ачу итеп, тунны утка ташлау кебегрәк булып чыга түгелме соң бу?
— Инде нишләргә уйлыйсың?
— Эшкә керәм Яшел Түбәдә минем көч җитәрлек берәр эш табылмый калмас әле.
— Ярын, анысы турында соңыннан сөйләшербез. — диде Равил, тәмам тынычлап. — Ресторан ябылганчы, тамак ялгап алыйк әйдә. Фәридә ничек анда?
— Фәридә үтәчәк, гел «отлично»га биреп бара, — диде кыз әтисе белән янәшә атлап
— Әниең ни хәлдә, соң?
Лениза авыр сулап куйды, ачык ишектән эчкә узды •
— Әни квартира ордеры артыннан йөри, — Лениза күзләрен әтисеннән яшерергә тырышып, келәм җәйгән киң баскычтан өскә атлады. — Әлмәткә бүтән кайтмыйбыз, ди ул
Шуннан сүзсез калдылар Өстәл артында Лениза бу сүзләрне әтисенә әйтүенә үкенеп утырды, Равилнең башында исә мең төрле исәп иде. Теге көнге шнк-шөбһәләре калкып чыкты Алай. . Соң Яшел Түбәгә күчәсе килми икән, күчмәсен, яши бирсен Әлмәттә. Үзе кайтып йөрер иде Равил Сирәк-мирәк ялгызы куна икән, күтәреп китмәсләр иде әле. Яшиләр бит кешеләр шулай аерым-суырым. Әти-әнисе янында яшисе килүме бу. әллә чыннан да башкала тартамы күңелен? Туктале, нишләп
һаман Әлфияне генә гаепли сон әле ул? Хатын-кыз хатын кыз инде. Наз-ланырга, бераз гына ялындырырга ярата торган халык. Үзен сон ир башың белән семьяны саклау өчен ни кырдың? Бармак та селкетмәдең бит, көйсез кияү шикелле турсаеп йөрүдән узмадың. Эш дигән булдың, накыт җитмәүгә сылтадың.
Ашы аш булмады Равилнең Башына аллы-артлы килеп торган чет- ♦ рекле сорауларына уралып, алдындагы нигъмәтләрне эткәләп-төрткә- < ләп утырды да. моңаеп калган Ленизага - «
— Киттек, кызым. — диде. =
Бөтен өстәлен тутырып яткан сызым өстенә иелеп күпме утыргандыр. 2 Равил аркасының тактадай катып китүен, җилкәләренең» авыртуын то- ф еп, башын күтәрде, озак итеп, тәмләп киерелде Тәрәзәне ачып җнбә- ш рим дип борылуы булды, утка пешкәндәй артка тайчынды — тәрәзә о каршындагы чаганны ялкын ураган иде Күр инде, тышта көз хакимлек * итә башлаган һай. гомерләр! ~
Ә баш инженерның күңелендә яз. бәйрәм иде бу арада. Әнә бит яр- ® ты кабинетын алып технологик схема ята. Булачак процессның һәр вак- а лыгына хәтле исәпләнгән, бар нечкәлекләренә кадәр төшерелгән анда. £ һәр нәрсә үлчәнгән, кат кат саналган. Ул гына да түгел, өстәге уң як ? почмагына «Идарәнең техсоветында расланды» дип язылган, тиешле * имзалар куелган Молодцы егетләр, зур эш майтардылар Теге чакны * өчәүләп карап чыкканнан сон. Константин белән Илсур схеманың та гын ике-өч вариантын эшләделәр
Артомонов җитәкчелегендәге махсус группаның скважинада уңышлы гына эш башлап җибәрүе дә күңеленә хуш килде Равилнең Менә шуңа да көне кояшлы бүген Алай да эчен бер нәрсә тырнап тора Технологик схеманың сул почмагына «Килешенде» дигән сүз төшерелгән Язылуын язылган’ тик менә иң кирәге - район тау-техника инспекциясе начальнигының имзасы юк. Техсоветта, ни әйтсәң дә, үз кешеләр, яңалыкны тормышка ашрру дәрте белән йөрүчеләр җыелган иде шул Ә менә «сират күпере»н кичүләре ай-һай кыенга килер Нефтьчеләр телендә «сират күпере» дип йөртелгәне — РГТИ район тау-техника инспекциясе Андагыларның һәр нәрсәгә үз үлчәүләре Башкарыласы эштән саф алтын ишелеп чыгачак булса да. табыш дигән нәрсәгә исләре кит ми Алар аршины — кешеләр иминлеге, урман-кырларны. җир-суларны саклау, табигый байлыкларны исраф итмәү. Бөтен нәрсәне иң элек шул аршин белән үлчиләр Ансат кына ботка пешерермен димә
Әле бүген таң белән килеп утыруы да шулар аркасында Күзгә күренмичә чиле-пешле җире калмаганмы дип. схеманы баштан аяк карап чыкты Хилафлык күренми, бар да уйланып, фәнни нигездә эшләнгән. Тәгәрмәчкә таяк тыга алмаслар! Әй. аларныкын белмәссең Уһу, ун тулып килә, РГТИ начальнигын көттерү ярамас.
Инспекция начальнигы бнк төгәл кеше икән, билгеләнгән сәгатькә эшләреннән арынган. Равилне көтеп тора иде.
Рәхим итегез, утырыгыз, — диде ул ишектә Равил күренүгә — Сезнең хакта күп ишеттем, ләкин күрешкән юк нде. Менә нинди икәнсез
— Мин дә. — диде Равил елмаеп һәм кулындагы сызым төргәген өс тәлгә куйды. — Болай булгач шәп танышлар икәнбез
Икәүләп көлешеп алдылар
— Ярый, товарыгызны чыгарыгыз. дип, инспекция начальнигы сызымны җәеп җибәрде һәм сүзсез калды, әйтерсең, пәрәвез җепләрен хәтерләтүче сызыклар арасына кереп чумды Байтак вакыт үткәч кенә
башын күтәреп, Равил каршына басты. — Менә нәрсә, күкерт кислотасының ни икәнен сез дә. без дә яхшы беләбез. Аннары бу кадәр катлаулы сызымны бер карамда өйрәнеп бетерү мөмкин эш.түгел. Шулай булгач, ашыкмыйк әле бет Схема биредә калсын, Кем әйтмешли, бераз тозлансын...
— Бөтенләй тозланып кала күрмәсен, — диде Равил аны бүлдереп.
— Хәтәр, бик хәтәр эшкә алынгансыз, иптәш Закиров. Процесс ва-кытында килеп чыгачак һәм без вак-төяк дип атарга гадәтләнгән кимчелекләр турында сөйләп тормастан, кислотага чыдам махсус киемнәр, җайланмалар җитешмәү, эшне башкаручыларның бер-бере белән элемтәләре булмау, ниһаять, агрегатларның кислота кудыруга яраклашты- рылмаган булуларын искә алганда гына да, схемага хәзер үк «тәре» куярга кирәк Ләкин без дә бит кешеләр. Сезнең теләкне, изге ниятне аңлыйбыз һәм кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез. РГТИ инспекторларының ярдәмен беләсез инде — ул сезгә, производство кешеләренә, хәвефсезлек таләпләрен һәм табигатьне саклау тәртибен бозуга юл куймау, һәрхәлдә, схема аяк астына салып тапталмас, дип ышандыра алам. Хәзергә исә хушлашып торыйк.
Идарәгә кайтканчы авызын җыеп алалмады Равил, куанычы йөзендә уйнады Шулай булмыйни, «сират күпере»н ансат кына кичте диярлек ич. Кайтып җитүгә, шул шатлыклы шаукым белән, АТК начальнигына шалтыратты, кислотовозларны иртәгә нефтьчеләрнең Кама буендагы базасына хәтәр йөк алырга җибәрергә кушты.
Соңгы көннәрдәге күңел күтәренкелеге, бөтен нәрсә ансат кына хәл ителгән төсле күренү давыл алды тынлыгы булган икән Иртән эшенә килеп кабинетына керергә өлгермәде, юлда кислотовозларның берсе шартлавын әйттеләр. Хәбәр шомлы иде, бөтен эшен ташлап, ерак юлга үзе чыгып китте Барса, кислотовоз куркыныч кыяфәттә юл уртасында тора цистернасы як-якка каерып ташланган, машина үзе, мең ел күл төбендә яткан таштай шомлы кара төскә кергән, тирә-як, юл буе канаулары әшәке исле сыекча белән тулган Узгынчы машиналар, үләттән качкандай, бу турыны әйләнеп үтәләр, шофер исә, ике кулы белән башын тотып, бер читтә таш өстендә утыра иде
Автоинспектор, кислотовозга якынаерга курка-курка, шул тирәдә уралды, аракы исе килмиме дип. авызына керердәй булып, шофер белән сөйләште дә, мәсьәлә монда техник яктан каралырга тиеш дип. китеп барды.
Гаеп нсә нәкъ менә шоферда һәм машинаны кабул иткән комиссиядә иде. Хикмәт шунда, тимер савытларга үзе генә тутырылганда «шылт» та итми ул кислота дигәнең, шунда еллар буе саклыйсыңмы, меңәр чакрымга күчерәсеңме, тыныч кыңа ята бирә. Инде кайбер матдәләр, бигрәк тә су белән кушылганда, до баш бирмәс аҗдаһага әверелә, ярсып дулый башлый. Шуңа да кислотовозларны юлга әзерләүгә көч күп куелган иде. Моңа кадәр скважиналарга төрле химик реагентлар, катлам суы ташыган машиналарның цистерналары төбендә ни генә булмас дисең. Алар кат кат юылды, киптерелде. Бу шофер я юарга иренгән, я юньләп киптермәгән Дөрес, үзе әйтмәсә, аны исбатлавы кыен хәзер. Ләкин логик фикер йөртү аның эшенә салкын каравын күрсәтә иде. Кислота төяп, кайту юлына чыккач, реагент төптә калган сыеклык белән реакциягә керә башлаган, ябык цистернада басым күтәрелгән һәм дуамал шул көч аның стеналарын як-якка аерып ташлаган.
Машинаның моторына пычагым да булмаган, аны сафка бастыру өчен әллә ни зур чыгым кирәкми иде. АТК җитәкчеләре шуңа шатла ныштылар. Равил исә үртәлде, борчылды — бу мәрәкәнең гауга, шау- шу чыгарачагын шунда ук сизенде ул.
Шулай булып чыкты да, әйтерсең, юлда кислотовоз түгел, тау-тех-
ника инспекциясе өстендә бомба шартлады инспектор шул ук көнне скважинага барып, булитларны бикләп, пломба салып куйды
Кичке якта скважинадан Артомонов кайтып төште һәм, киемнәреннән юл тузанын да кагып тормастан. атыла-бәрелә баш инженер кабинетына килеп керде. Ул суырылып калган, битен сакал-мыел баскан иде.
— Нәрсә, Равил Вәлиевич, жикмәс борын туарабыз да мыни? — диде ул, исәнләшергә дә онытып, — егетләр урын-жирләрен төенләп, коралларын әржәгә тутырып куйдылар анда.
Равил бу хәтлесен үк көтмәгән иде, шулай да сабырын жуймады Килеш-кыяфәте белән илгизәр дәрвишне хәтерләтүче Константинга эчке бер хөрмәт белән карап торды да
— Тукта, сабырсызланма, Костя, кил, кешечә исәнләшик бер, — дип Артомоновка каршы кузгалды, анын кулын кысты һәм тартып диярлек стена буендагы урындыкка утыртты — Утыр һәм тыңла. Берннн ди паникага юл куймаска. Синең группа, бернигә карамый, план буенча эшләргә тиеш Тагын да яхшырак, тагын да нәтижәлерәк итеп Эшләр болайга киткәч, кунакларның олыракларын көт. Аңладыңмы шуны?
— Аңлавын аңлыйм Тик комнан бау ишү булмасмы?
Баш инженер Артомонов каршына килеп туктады, бөтен гаеп шушы йончыган кешедән чыккандай, кычкырып жибәрде
— Булмас! Яналык утының сүнеп калуы мөмкин түгел. Юл куйма- з- быз!
Константин, бүлмә хужасының «кабына» башлавын сизеп, урыныннан кузгалды: ,
— Алайса киттем мин.
Равил дә, юкка кычкыруын абайлап, оялып куйды, битенә кызь!ллык йөгерде Күңелсезлекне йомшартырга теләп, Артомоновның юлына аркылы төште.
— Кайткан кайткан, коенып, бер кич булса да ял итеп кит
— Юк. ярамый Паниканың көчәюе, эшнең бөтенләй таркалуы бар. Аннан жыеп та ала алмассың.
— Тукта, кыбыржама, — диде аңа Равил каты итеп. — Фәрманың ны рация аша бирерсең әнә Хәзер исә Кайманов янына керәбез Киңәшәсе нәрсәләр бар
Начальник кабинетының ишеген ачкач, узарга да, узмаска да белми туктап калды Равил, артыннан кереп килүче Константин исә аңа килеп төртелде. Шул килеш бусагада катып калдылар. Идарәдә эшли башла ганнан бирле Кайманов бүлмәсендә әллә кемнәрне очратты Равил, әмма мондый картинага тап булганы юк иде әле Идән уртасында дүрт подшипник-тәгәрмәчле арбада ике аяксыз ябык бер кеше утыра, Васил исә аның каршына чүгәләгән, тегене кызгану хисе йөзенә чыккан — менә-менә елап жибәрер төсле. Равил, чигенеп, Артомоновны кабул итү бүлмәсенә кысрыклады, ишекне япты, колагына Каймановның «Була, була ул, ярдәм итәрбез», — дигән сүзләре генә ишетелеп калды
— Монысы тагын нинди әкәмәт? — дип сорады Равил, кабат үз бүлмәсенә узгач
Константин, сорауны ишетмәгәндәй, байтак кына дәшми торды, Ра вил, шуннан файдаланып, тәмәке кабызды, төтенгә чәчәп Артомоновка ябырылды:
— Монысы тагы ннндн прием, дип сорыйм мин синнән
— Ә әй. Хәйбуш ла ул. Үз кәсебе белән йөри
— Соң, соң?
— Кайчандыр кышкы салкында эчеп-нсереп урамда егылган, шун нан ике аяксыз калган Хәйбуш Ничек булса булган, кеше гарипләнгән.
РӘХИМОВ ф ТӘВӘККӘЛ ТАШ ЯРА
пенсиягә генә яши икән Тик шушы хәл дә сабак булмаган Хәйбушка, канчан карама, дүрт тәгәрмәчле арбасына утырып, кибет тирәсендә, сыра саткан жирдә чуалыр. Пенсиясе атна-ун көн эчендә юкка чыга Элегрәк базар чатыла чыгып, соранып та йөргән, диләр аны. Хәзерге заманда хәерче : гын кем белми, сорый икән—эчәргә. Шуңа да нәфесен тыйганнар Хәйбушның. Тик аның да башы эшли, сорашуның өр-яңа ысулын таба. Дүрт тәгәрмәчле арбасында зур-зур начальникларның ишеге төбенә килеп утыра да. үзенә игътибар иткәннәрен, көтә. Эндәшүче булдымы, сүзен таба инде ул. Имеш, кыйбат даруга акчасы жит- ми. фәлән дә төгән. Ишеге төбендә тере гарип утырганда, кайсы гына начальникның йөрәге түзәр икән. Тегеләй-болай итәләр, егерме-утыз сум табып, көйләп-жайлап озаталар тегене Кайманов янына да ешлады әнә. — дип бетерде ул үзенең бу хикәя-белешмәсен. — Васил исә. ул килсә, каяндыр, ничектер табып бирә.
— Димәк, кызгана, димәк, кешеләрне ярата начальнигыбыз.
— Василме?! — Артомоновның күзләре зурайды, сакал-мыек баскан йөзе ниндидер куркыныч төс алды. — Син белмисең әле аны. Равил Вә- лиевич, жилкәңдә татымадың Цех начальнигы булып эшләгәндә, беләсеңме күпме кеше куды? Күбесе кадровый эшчеләр, житмәсә. иң принципиаль, иң гаделләрен.
— Ай-Һай, Костя, арттырмыйсыңмы? — диде Равил һәм сөзеп Ар- томоновка карады. — Василнең тупаслыгына, явызлыгына ышанмыйм, ышана алмыйм.
— Ә ул тупасланмый, усаллыгын йөзенә дә чыгармый, хәтта, кыч-кырмый. жикерми. Тик үзенә аркылы килгән кешегә дип йөрткән ташы һәрвакыт куенында була премиясен кисә, кесәгә сугуның башка юлларын таба Ызгыш rayi асыз гына үзе китәргә мәжбүр була теге кеше.
— Ал-лай.
Гайбәткә керен китүләреннән уңайсызланып, тынып калдылар Ул арада бөтен ида »ә аякка басты ачык ишектән секретарь кызның йөге- рә-йөгерә кереп тыгып йөргәне күренде, пеләшен ялтыратып баш бухгалтер ашыга-ашыга Кайманов бүлмәсенә узды, аның артыннан ук Бор- һанов кереп китте — барысы да, эшләрен ташлап. Хәйбушка акча юллый иде.
— Шулай да мин китим әле. — диде Артомонов һәм ана хас булмаган житезлек белән ишеккә таба кузгалды.
12
Начар хәбәр әшәке ис кебек: күз ачып йомганчы таралып, тиешлесенә дә, тиешсезенә дә барып жятә Яңалыкның тау-техника инспекциясендә терәлеп калуы бөтен идарәгә жәелеп өлгерде. Инженерларның бер ишесе сыкранып кабул итте моны, икенчеләре пошынмады да. Кайберәүләр исә башкаларга сиздерми шатланды гына — күпме мәшәкатьтән котылачаклар ич.
Артомонов к ршында гайрәтләнсә дә, Равил үзе дә аптырап калды башта, яраткан уенчыгын югалткан баладай, кая барып бәрелергә белмәде. күңеле төште, кулы эшкә ятмый йөдәде. Хәер, жиде юл чатында басып калган кеше нишләргә тиеш соң? Уңга барыргамы, сулгамы? Әллә борылып китәргәме? Озак баш ватты Равил, ләкин төпле генә бер фикергә дә килә алмады. Тәмам гажизләнгәч. берләшмәгә Губерт янына китеп барды.
Теге исә сабакташын тыңлап та тормады
— Кайт, тыныч кына көтүеңне бел. Сабыр төбе сары алтын. — диде дә. селектор аша кем беләндер сөйләшә башлады Әйтерсең, бүлмәдә 64
Равил юк иде аның өчен. Губертның мондый кыланышына хәтере ка лып, урыныннан кузгалды Закиров. Ишеккә таба ике-өч адым ясарга өлгермәде, артында дустының боерулы тавышын ишетте
— Син кая кузгалдың әле. утыр Ай-Һай эшем иясе булып киттең— ул өстәле артыннан чыгып, сабакташы янына килде, аны терсәгеннән алып, тәрәзәгә таба әйдәде — Менә нәрсә, Рево — диде, ул бөтенләй ♦ икенче дустанә тонга күчеп,
— син кислота белән җенләнеп йөрисең йөрүен дә. Гаиләң иминлеген кем кайгыртыр дисен? Минме, әллә Пушкинмы? Кичерешләреңне аңлыйм мин Шулай да турсаеп йөрмә, бар Мәскәүгә, алып кайт Әлфияңне Үпкәләп йөрү егетлек түгел
Берләшмәдән тагы боегып, кара көеп кайтты Равил Бер-ике көн исәр кешедәй әйле-шәйле йөрде, хезмәттәшләре белән орды-бәрде сөй ләште. Ниһаять, мондый халәтнең кислотага гына бәйле түгел икәнен аңлап алды, һич уйламаганда гаиләсенең зил-знбәр килеп бетүе бигрәк тә талкый иде шул күңелен Губерт дөрес әйтә, үпкәләп йөрү эш түгел. Әлфиясе янына барып кына кайтыр иде дә бит, кырык эш кырык яры таралып ятканда кая кузгаласың. Шулай җанын кая куярга белми йөргәндә, Мәскәүдән телеграмма килеп төште. Тик ул Фәридәдән иде. Кыз да әле башка кайгы юк, үз шатлыгы шатлык университетка кабул ителүен хәбәр иткән. Фәридәне котлау сылтавы белән Равил Мәскәүгә шалтыратты, ләкин трубканы кайнанасы алды. Кыз укуында икән, Әлфия өйдә юк, имеш. Карчыкның иренеп кенә салкын сөйләшүеннән үк сизенеп алды — хатыны шунда, сөйләшкәннәрен тыңлап тора, тик трубканы алырга теләми иде
Әлфиянең болай үҗәтләнүе җен ачуларын чыгарды Равилнең, шулай да түзде, хат язып салмады, юлга чыкмады. Ябыкты тешләкләнде кешеләрдән кача башлады.
Шундый күңелсез көннәрнең берендә кабинетына Губерт килеп кер де: һәрвакыттагыча пөхтә, чиста, саф, күңеле күтәренке. Әйтерсең, аның белән бергә бүлмәгә яз керде
— Ну. варвар, җыен, диде исәнләшеп тә тормыйча һәм Равилне ашыктыра башлады. — Чыгып машинаңа утырырга бер минут сиңа Безнең арттан калма.
Кая баралар, нигә? Аларын сорап тормады Равил Губертның ниндн дә булса зур эш чыгарып йөрүенә иманы камил иде анын Йөрәге урыныннан купты, ешрак тибә башлады Идарә ишеге төбендә туктап торган бнш-алты машинаны күргәч, тагын да алгысый төшеп. Габит янәшәсеннән урын алды Шофер да эшнең җитди нкәуен төшенгән, моторын кабызып куйган нде. Равил утыруга, машинасын олы юлга борды, алдан баручы колоннага иярде.
— Ну эшләр була бүген, — дип куйды Габит никтер елмаеп
Шофер халкының җитезлеген, өлгерлеген белә инде Равил Алар- ның бар нәрсәне әллә кай арада ишетеп алуларына хәйран кала Әллә соң начальство йөртүчеләре генә шундый әрсез алабайлармы? Әнә бит нидер ишетеп, белеп тә алган
— Я. сөйләп җибәр, — диде ул шоферына коры гына Әйтәсе сүзең авызыңнан чыгам дип пытпылдап тора ич
— һә-әй, дөнья купкан анда! — Габит сабан туена баручы чабыш кы җайдагыдай дәртләнеп-дәртләнеп сөйли РГТИнын бөтен инспек торлары, хәтта Казандагы начальниклары да килгән Институт галимнәре, инженерлар, әллә нинди чуртлар тагы
Комиссия чыннан да, зурдан нде Скважинага килеп төшүгә, мамонтка һөҗүм итүче борынгы кешеләрдәй, булитларга ташландылар Кислота хакында житди һәм соңгы сөйләшү буласын аңлап. Равил дә аларга иярде, ләкин сүзгә кушылмады, әйтелгән фикерләрне, күрсәтелгән ким челекләрне куен дәфтәренә яза барды Хәер, төпле генә фикер әйтүче булмады да диярлек Чөнки әле монтаж эшләре тәмамланмаган, жн
S «К V.* М I- . 65
ҖӘМИТ Р-ӘХИМОВ ф ТӘВӘККӘЛ ТАШ ЯРА
пазлар төрлесе төрле яры таралып ята. Сүз кислотаны кудыру-кудыр- мау турында иде. Ниһаять, читкәрәк чыгып, утрау булып торган туйралык янына тукталдылар.
— Ягез. тәэсирләр ничек? —диде Губерт, барысы да җыелып беткәч.
Сөйләргә сүзләре калмагандай беравык тын тордылар. Инспекциянең округ комитеты председателе — киң җилкәле йомры кеше, барысының да аның ни дә булса әйткәнне көтүләрен төшенеп, уртагарак атлады.
— Дөресен әйткәндә, тәэсир бака йоткандагы кебек, — диде ул, ни өчендер башындагы эшләпәсен салып — Теге кырык тонна кислота салган булитыгызның исе генә дә дөнья корытырлык. Район тау-техника инспекциясе бик дөрес карарга килгән, дип уйлыйм мин.
Өлкән начальникларының мактавы күңелләренә хуш килде бугай, инспекторлар берсен-берсе бүлә-бүлә аның сүзен җөпли башладылар. Яңалыкны башлап йөрүчеләр исә, гаепле малайлардай, сүзсез торалар иде. Губерт, инспекторларның шау-шуын бер селтәнүдә бетерергә исәп ләгәндәй, кулы белән кискен хәрәкәт ясап куйды.
— Туктагыз әле, иптәшләр. — Аның тавышы тыныч, шулай да дулкынлануы сизелеп тора иде. — Безнең илдә күкерт кислотасы, аш тозыннан кала, иң күп җитештерелә торган әйбер Димәк, аны эшләп чыгаруда, саклауда, транспортлауда меңнәрчә кеше катнаша. Бәхетсезлек очраклары да булгалыйдыр. Саклану чараларына төкереп караган кайсы гына предприятиедә, колхоз-совхозда булмый ул бәхетсезлек?! Ваемсызрак кешеләр ашаганда авызын да пешерәләр... Кислота дисез, куркыныч дисез. Ә бит аннан саклану өчен менә дигән резин киемнәр, итек, перчаткалар, противогазлар бар Аннан бит су белән кушылмаганда алай ук куркыныч та түгел ул...
Китте, китте шуннан сөйләп. Губертның белеменә, эрудициясенә, инандыру көченә сокланып туймады Равил. «Шулай, шулай, дускай, бир кирәкләрен», — дип. эчтән генә аңа куәт өстәп торды. Әмма Губерт никтер туктап калды, кем нәрсә әйтер дигәндәй, янындагыларга карап- карап алгалады. Сүзгә кушылучы күренми иде. Шулай да округ инспекциясе начальнигы алга таба Бер адым ясап куйды. Аның бәхәскә керә- сен сизенгән Губерт шул ук ышанычлы, нык тавышы белән сүзен дәвам итте;
— Эзләп табу өчен бик күп чыгымнар һәм материаль ресурслар тотылган барлык нефть запасының яртысы җир астында калуы безне борчымыймы? Әгәр туган илебездә нефтьнең нибары унбиш-егерме проценты гына алынган һәм инде өметсез дип саналган ятмаларның күп икәнен искә алсак, нинди резервларыбыз бары аңлашыла булыр. Болар минем сүзләр түгел, егетләр. Бу хакыйкать съезд трибунасыннан яңгырады Аны кабатлап ни димәкче булам мин?
Губерт тагын тынып калды. Сүзләрнең мәгънәсе барына да барып җитсен әле дигәндәй, бераз торды да, кабат сөйләп китте:
— Шуны басым ясап әйтсем килә: күп кенә кешеләр, хәтта кесәләрендә диплом йөртүчеләр дә, табигатьне саклауны күз алларына бер төрле генә китерәләр. Аларга урманнар шаулап, чишмәләр чылтырап торсын, сандугачлар сайрасын. Бик шәп теләк. Кем генә каршы икән моңа?! Мин дә, Глухов та, башкалар да шуны телибез... Ә бит медальнең икенче ягы да бар. иптәшләр, җирнең асты, аның куенындагы казылма байлыклар: нефть, газ, ташкүмер, металл бар Менә шуларны эффектлы файдалану, сак тоту турында бара сүз... Шуны аңлагыз, аерым шәхесләр генә фәнни-техник революцияне тоткарлап тора алмый. Безнең җәмгыять, дөньядагы иң алдынгы җәмгыять, шундый зур хәзинәнең яртылашы җир астында калуына юл куя аламы? Юк. Катламнарга тагын да куәтлерәк нәрсәләр белән дә, әйтик, атом-төш кодрәте
белән тәэсир итәргә туры килер, бәлки Анда инде тәэсирләр бака йоткан кебек кенә булмас... Гомумән, кислотаны кудырмау турында сүз булуы мөмкин түгел. Аның белән ничек сак эш итәргә, кешеләрне, табигатьне саклауның тагы нинди юлларын табарга? Менә нәрсә хакында баш ватарга кирәк Мин Мәскәү белән сөйләштем. Андагы иптәшләр, хәтта сезнең коллегалар да, шул фикердә Бетте, Закиров, иртәге- ♦ дән монда өстәмә көчләр җибәрегез Кислотовозларны — Кама буена! <
Көтелмәгән финалдан җыелган халыкның авызлары ачылып калган ж иде. э
Шул көннән соң скважина тирәсендә ыгы-зыгы артканнан артты, н һәр кичне рация аша сөйләшеп, андагы хәлләрНе сорашып торса да, ф күз өстендә каш булып киткән бу төбәккә ешлый алмады Равил. Бер- а ничә көн тау-техника инспекциясе кешеләре белән кайнады Инде тех- о нологик схемага кул куйдыруга ирешкәч, вак-төяк мәшәкатьләргә чум- 5 ды. Кислотага бирешми торган эш киемнәре эзләп, техснабка. Уфага * барып кайтты, автотранспорт конторасы инженерлары белән процесс- ® та катнашачак агрегатларның техник хәлен тикшерде, шоферлар юлда * тагы ул-бу чыгармасыннар дип, Кама буендагы базаны әйләнде, авто- £ инспектор сыман чатта басып торгалады. Бүген, ниһаять, шулардан г бераз арынгандай булды һәм, тагы берәр нәрсә килеп чыкканчы дип, * кислота кудыруга әзерләнә торган скважинага китеп барды
Автомобиль, кисәк акрынаеп, уңга борылды, ал тәгәрмәчләре ниндидер чокырга төште, ул да түгел, дулкын өстеннән үткәндәй, тирбәлеп алды. Равил уйларыннан айнып, башын күтәрде Алда, яп якты каен урманы буенда, ремонт мачтасы калкып чыкты, аның янында сураеп торган булитлар, шул тирәдә кайнашып йөргән кешеләр күренде, сварка уты җемелдәде
Баш инженер машинасын танып \зе каршы чыкканмы, бер-бер эш белән йөрүе идеме, беренче очраган кеше Артомонов булды. Аның турына җиткәч, Равил ишекне ачты һәм. машина, туктар-туктамас, җиргә сикерде.
— Я ничек, Костя? — диде ул, күрешергә кулын сузып — Барамы?
Константин ерак тайгада эшләп йөрүче геологка охшап калган иде җиңелчә сырма өстеннән арзанлы яшел плащ киеп алган, аягында резин итекләр, чигәсеннән алып муенына кадәр кара сакал баскан Шулай да күзләре шатлыклы елтырый, күңеле күтәренке икәне әллә каян сизелеп тора.
— Инглиз сәяхәтчесе Роберт Скотт «Соңгы сохари беткәнче көрәшергә!» — дигән, — дип, гадәтенчә олы авторитетларны телгә алып башлады ул сүзен. — Безнең исә сохари гына түгел, колбаса, ит ише нәрсәләр дә тагын нке-өч көнгә җитәрлек, ә эш бетеп тә килә
Артомоновнын «доклады» бик оптимистик булса да, Равилнең йөзе үзгәрмәде
— Күрсәт хуҗалыгыңны!
Булит янында аларны Галиулла абзый каршылады Ул. күрешергә исәпләп булса кирәк, баш инженерга таба борылды, ләкин кулына тоткаң озын пыяла көпшәне кая куярга белми аптырады.
— Эшләр гөрлиме, Галиулла абзый? — диде Равил, аның беләгеннән кысып Бирешмим дисең алайса?
— Исәп гел бирешмәскә дә, кем, Равил апаем, — Галиулла көпшәне сак кына торбалар өстенә куйды, — картлык үзенекен итә икән шул. Менә урәвнәмнрне ялгыш монтажлап куйганмын бит әле. карт алаша, булит белән тоташкан җиренә винтель куймаганмын
Равил Артомоновка таба борылды:
Карале, Костя, рационаллаштыру тәкъдимен рәсмиләштергәндә Галиулла абзыйны, гомумән группадагы барлык кешене авторлар рәтенә кертергә онытма.
— Што сез, Равил Вәлиевич, Галиулла абзый, Гафурова кебек эш-челәребез булмаса, без нәрсә — армиясез генераллар гына. — Артамонов булитның теге очына ишарә ясады. — Күрдегезме, ничек асат хәл иттеләр.
Галиулла кеше сөйләгәнне тыңлаган булып вакытын бушка уздыру-чылардан түгел, әлеге пыяла көпшәне алып булит тирәсендә кайнаша башлады. Артомонов исә пинжәгенең" эчке кесәсеннән бер төргәк кәгазь чыгарды.
— Тәкъдим менә ул» Равил Вәлиевич. Идарәгә алып китсәгез дә була. Бар да әзер.
Равил документларны кулына алды, салмак кына актара башлады Иң өстә Кайманов фамилиясе ярылып ята иде. Равил карашы белән исемлекнең азагына кадәр үтте. Схеманы иҗат итүчеләр дә, аны тормышка ашыручылар да — барысы да бар, хәвефсезлек бүлеге начальнигы Самаринныкы гына күренми иде. Равил күзлеген кабат исемлекнең башына төбәде, каләмен алып Васил фамилиясен сызыл атты һәм «Самарин X. X.» дип язып куйды.
Бу хәлне күреп торган Артомонов бер мәлгә өнсез калды, аннан кисәк кенә кычкырып җибәрде:
— Харап иттең, Равил Вәлиевич, боздың!
Закиров күтәрелеп Константинның борчулы йөзенә карады, тыныч кына әйтеп куйды
— Ничево, исемлекне яңадан басарлар. Менә шушы төзәтү белән...
Артомонов, тәмәке тартмаса да, Равил кулындагы пачкадан сигарет алды, аны угалый башлады
— Болай ярамый. Равил Вәлиевич!
— Ничек инде ярамый? Кайманов кислота хакында бармакка бармак та сукмады.
— Шулай да ансыз булмый. Сезнең белән бездән генә калмаган башка предприятиеләрдә дә шулай итәләр, саллырак тәкъдимнәр булганда, начальник соавтор итеп кертелә.
— Соавтор булмаса дамы?
— Бала-чага булмагыз, Равил Вәлиевич, авторлар исемлегендә на-чальник үзе булгач, тәкъдим асат кабул ителә, акчасын алу да тоткарлыксыз. Бу инде гадәткә кергән.
— Димәк, начар гадәт.
Сөйләшә-сөйләшә янәшәдәге чирәмлеккә килеп чыктылар. Биредә әле үлән тапталырга, җир өсте актарылып ташланырга өлгермәгән — хәтфәдәй бәпкә үләне кызыктырып, үзенә тартып тора иде.
— Я, тагы ниләрең бар? — диде Равил кырыенда җилле көндәге буровой сыман чайкалып торган Константинга карап.
Артомоновны алыштырып куйганнар диярсең: күзе-башы җимерелгән, гадәттәгедән ныграк чайкала — кәефе кырылганы әллә каян күренеп тора Гомер булмаганны, сигарет кабызып җибәрде, кесәсеннән дүрткә бөкләгән кәгазь чыгарып, аннан'дэшми-тынмый гына Равил алдына чирәмгә ыргытты.
Кәгазьгә кагылмады Закиров, күзлек пыялаларын елтыратып, Артомоновка озак кына карап торды да:
— Тыңлыйм, — диде.
Аның сүзен ишетмәгәндәй, сигареты белән байтак кына маташты Константин, аннан үз алдына сөйләнгән кебек кенә әйтеп куйды:
— һәр тигезлекнең тау буласы килә — менә шунда трагедия.
— Юньләп кенә сөйлә әле, Костя?!
— Әнә, укы.
Закиров чирәмдә яткан кәгазьне алды, аны ачып карауга, идарәдән цехка күчәргә сорап язган гариза икәнен аңлап алды, тагы сүзсез кал- ды. Мондый вакытта кешене юату, үгетләү файдасыз, ул үжәтләнә * генә бара, корырак торырга кирәктер, мөгаен.
— Ә бу петицияне нигә дип миңа бирәсең?
— Синең резолюциядән башка кул куймый Кайманов, сызгалап < бир инде?!
Равил ни әйтергә белми аптырап калды, кәгазьне кулында угалап- £ угалап торды да:
— Дурак син, Костя, — диде. — Шуның өстенә дизертер икәнсең § с әле. Нинди кызыклы эксперимент әзерләнә, ә ул . эштән китә, имеш. н
— Юк, эштән китмим мин Киресенчә, цехка күчеп, аңа якыная тө- ♦ ШӘМ.а
— Ярый, әйдә, кешечә генә сөйләшик әле Нинди чебен тешләде ° сине? -
— Беләсезме нәрсә, Равил Вәлиевич. Минем хакта нәрсә уйласалар * да күтәрә алам, бары бер нәрсәне — ахмак дип исәпләүләрен генә 2 ишетү авыр... н
— Кем шулай әйткән инде? s
— Әйтүен Рудольф Дизель әйткән. Тик аны бүген минем сүзләр дип * исәплә. £
— Ә кем ахмакка саный сине?
— Җанны телгәләмә, Равил Вәлиевич, куй имзаңны Баш геолог Шумскийның ни белән шөгыльләнгәнен беләсең инде син?!
— Менә сиңа, иске авыздан яңа сүз. Геологның ни белән мәшгуль булуын кем белми инде. Геология белән, әлбәттә. 1
— Анысын аның юл уңаенда гына башкарды Шумский. Мин аның төп эшен күздә тотам, — диде Константин, һаман да тупас, орды-бәрде итеп.
— Гафу ит, Костя, кызыксынганым булмады. — диде Равил, апты рагач.
Артомонов кызып ук китте.
— Хәер эстәп йөрде ул, беләсең килсә!
— Аңламыйм, берни аңламыйм
- Беркатлыланма, Равил Вәлиевич
— Ихлас менә.
— Скважиналар ремонтлау планының асат кына үтәлүе 'нәрсәдән дип беләсең? Шумский үтәде аны.
Шумский? Ничек?
— «Таяклар» теләнеп.
Таяклар? Ах, әнә нәрсә хакында бара икән сүз Промыселларда скважиналар санап бетергесез күп булган кебек, аларны ремонтлау ысуллары да күп төрле. Кайсыларын сафка бастыру өчен айлар, хәтта еллар кирәк. Кайбер ремонт исә бер-ике атнага гына сузыла. Арада бер көнлек, хәтта берничә сәгатьлек ремонтлар да очрый Андыйларын «таяклар» дип йөртәләр ремонтчылар Чөнки техник-экономик күрсәткечләрнең беренчесе — ремонтланган скважиналар саны. Бер көндә сафка бастырылганмы ул. бер елдамы барыбер Бер ремонт бер таяк. Шуңа да скважиналар ремонтлау цехларында «таяклар» белән марыгучылар бар, дип ишеткәләгән иде Равил. Ә менә яңа идарәдә жи цел юлга басучылар бардыр дип башына да китермәде Баксаң, монда да бар икән «таяк» эзләп йөрүчеләр.
Теләнсен дә, ди. Сина ни катнашы бар аның?
Константин бөтенләй кабынып китте.
— Аңламыйм мин сине. Равил Вәлиевич. Үзең баш, инженер, үзең чит кеше кебек сөйләшәсең. . Инде айга якын Шумский тубдиспансерда ята — үпкәсендә кара таплар тапканнар. Ә идарә буенча план үтәлеше ике сарылы Байтактан тынгы бирми миңа Кайманов, Шумский камытын кияргә куша. Мин исә булдыра алмыйм, ишетәсеңме, теләнә белмим мин!!!
Равил гаризаны кулында әйләндергәләде дә, ерткалап җилкәсе аша сипте. Кәгазь кисәкләре җиргә төшеп җитмәде, җил аларны урманга таба куып алып китте.
— Бар, Костя, эшләреңне кара, — диде Равил тыныч кына. — Кайманов белән үзем сөйләшермен. Аннан, беләсең килсә, гаделсезлек белән болай көрәшмиләр. Кстати, син бит партоешма секретаре. Оят түгелме?
— Оят, бик оят, Равил*Вәлиевич, — диде Константин өзгәләнеп, — әмма бер тарыдан ботка пешми.
— Ә нигә бер тары? Без — коммунистлар кая? Киңәштеңме партия членнары белән, аңлаттыңмы хәлне аларга? Дәүләт планы хәйлә белән үтәлә икән, нигә җыелышка куймаска мәсьәләне?
— Уйладым, барын да уйладым, Равил Вәлиевич, — Артомонов кисәк кенә басылып, юашланып калды, көчле зур кулларын кая куярга белми йөдәде.— Җыелышка куйдык та ди. Ә коммунистлар мине якла- масалар? Ул чакта ни буласын чамалыйсыңдыр. Үзенә каршы чыгучылар белән сөйләшә белә Васил. Тавыш-гауга кубармыйча гына. Кайма новча итеп... Безнең дуслык исә болай да чамалы. Аннан, үзең беләсең, минем бит партия эшендә тәҗрибәм юк, башлангыч партоешма начальник кадәр начальникны тикшерә аламы? Менә тиздән идарәдә партком оештырылачак, ул чагында инде...
— Димәк, утлы күмерне кеше кулы белән тотарга уйлыйсың? Их, Костя. Костя, синнән моны көтмәгән идем. Егет булсаң, башкалар артына ышыкланма син!
14
Эш мәйданчыгы тып-тын, әйтерсең, куәтле техника монда бер бизәк өчен генә куелган. Равил атылып таза каен такталардан ясалган мәйданчыкка килеп менде, скважина тамагына якынлашты, үзәк япкыч ачык, колонна эчендә торбалар күренми иде. Равил, ярдәм эзләгәндәй, як-ягына’каранды, карашы торбалар әрдәнәсе өстендә яткан пакерга тап булды. Нефтьле катламнан өстәрәк колонна белән торба арасын бөке сыман томалап куярга тиешле җиһазның резин боҗралары кыршылып, теткәләнеп беткән иде.
Бригада членнары шуннан ерак та түгел чирәм өстендә ял итеп, тәмәке пыскытып яталар икән. Эш мәйданчыгында чит кеше күренүгә, урыннарыннан кузгалып, скважинага таба атладылар Мазутлы брезент чалбарын, төшеп йөдәтмәсен дип, шпагат белән бәйләп куйган, ба шына көрән төстәге каска кигән табак битле таза гәүдәле нефтьче баш калардан алгарак чыкты, Равилгә кычкырды:
— Карагыз әле. иптәш, тали блогы астында йөрергә ярамый бит!
— Хәвефсезлек кагыйдәләрен беләсез икән. Анысы шәп. Тик менә нишләп лакер күперчектә чайрап ята?
— Төшергән иек, иптәш начальник, утырткан да иек,— диде бурильщик, үкенечле тавыш белән. — Кичә скважинага су кудырып караган иек, тотмавы мәгълүм булды.
— Соң, өскәрәк күтәреп утыртырга иде.
— Карадык ла . Тотмый тек тотмый, паразит Күрәсең, бит, резины теткәләнеп беткән..
— Инде нишләргә уйлыйсыз? — диде Равил, нефтьчеләргә борылып.
— Нишләргә дип... Боҗраларын алыштырыр иек тә, яңалары юк. Башка пакер алып киләм дип. мастер калган ие базада. Никтер күренми.
Равил төкереп куйды, ашыгып мәйданчыктан төште һәм культбуд- кага таба атлады Булит яныннан узганда кинәт, чиләкләп койдылармыни, өстән бер көлтә чаткы чәчрәде Күтәрелеп караган иде, яшькелт ялкынга күзе чагылды. Шул мизгелдә ниндидер бер эчке тоем белән югарыдан нидер шуып төшүен сизде һәм. тнмер-мазар булмагае дип. алга ыргылды, ул да түгел, «дык» иткән тавышка сискәнеп, артына борылды. Аңардан ике адымда гына, җирдә, тупас брезент киемле кеше ята иде. йөрәге «жу-у-у» итеп китте Равилнең, бер сикерүдә сварщик янына барып җитеп, аны күтәреп алды һәм культбудкага таба йөгерде.
— Ишекне, ишекне ачыгыз! — дип кычкырды ул егетләргә
Инде күптән авыр нәрсә күтәргәне булмаса да. булит белән будка арасын бик ансат үтте ул. Шунысы гаҗәп, сварщикның гәүдәсе җиңел һәм шушы тупас киеме аша да тәненнән җылылык бәреп тора сыман тоелды аңа.
— Баш очына берәр нәрсә бирегез, — диде Равил үзе артыннан кергәннәргә һәм бәлагә тарган кешене топчанга сак кына салды, Ильсур кулындагы майлы сырманы алып, сварщикның баш астына кыстырды, йөзенә иелде. — Кан җирегез?
Ул, кинәт ток суккандай, коелып төште, аның күзлек пыялаларыннан бер чиректә генә күршесе Фәһимә йөзе иде «Менә кем икән ул Гафурова», — дигән уй үтте башыннан, ашыгып соравын кабатлады
— Кай җирегез авырта?
Фәһимә күзләрен ачты, уңайсыз гына елмаеп куйды, аннан битенә бик килешле булып кызыллык йөгерде
— Юк, юк, бер җирем дә авыртмый, курыктым гына, — диде ул. кабаланып һәм, бер төркем ир-ат алдында ятуына тартынып, урынын нан кузгалды.
— Ятыгыз, ят,— диде Равил,—без хәзер чыгабыз. Бәлки больницага илтергәдер?
—- Булмаганны. Фәһимә торып утырды. — Биек түгел ич. Мин аннан гел шуып төшә торган идем Бу юлы нишләптер аягым каймыгып китте дә.
— Ярый, бәхетегез, — диде Равил. Артомоновка борылып һәм бе ренче булып ишеккә таба атлады Баскычтан төшеп, егетләрне көтеп алды, алар артыннан ишек ябылгач, кабат Константинны шелтәләргә тотынды. — Әйттем мин сиңа группага хатын кыз алма дип.
һай, бу кешеләр! Нигә бер-берләренә шулай гамьсезләр икән? Күр шесендә яшәүче, җитмәсә, бер буйдан квартирасына кереп-чыгып йөрү че тол хатын йөрәгендә ниләр кайнавын белсә, Константинны түгел, үзен гаепләр иде Равил Баш инженер янына килмәгәнгә, аның эшен күреп сокланмаганга үртәлеп, булит буйлап шуып төшәргә һәм туп итеп аның алдына басарга уйлаган иде бит Фәһимә. Булмады
Булып алган күңелсезлектән бераз кәефе китсә дә, бик үк аптыраш га түгел иде Равил Группа йөзне кызартмады, әзерлек эше төгәлләнеп килә. Өстәвенә бая брезентовка аша тоелгандай булган җылылык күк рәгенә рәхәтлек биреп тора сыман Әллә шушы гади хатынның көннән көн үз була баруын искәртүче хисме соң бу? Бүген.ә кадәр дә аның ту рында уйланганлады түгелме? Юктыр, гел кереп-чыгып йөргәнгә. Лени зага тормыш әлифбасын өйрәтеп торганга гына шулай тоеладыр Ни генә булмасын, күкеле якты иде аның Болай булгач, тагын бер-ике көннән Ах, әйе, пакер... Ул. җилләнеп, кабат культбудкага керде, тә
ҖӘМИТ РӘХИМОВ ф ТӘВӘККӘЛ ТАШ ЯРА
рәзәгә карап сагышланып утырган Фәһимәгә игътибар итмәгән булып, рация өстенә иелде:
— Кристалл! Кристалл!
Тик юкка кыбырҗыган икән, мастер Сабировныц инде күптән пакер алып чыгып китүен хәбәр иттеләр.
Гомер булмаганны, Габит, урыныннан акрын гына кузгалып, сөргән җир өстеннән салынган юлны көймәдә баргандай җай гына тирбәлдереп узды да, «Болгансын олы юлга алып чыкты Әмма анда да кумады машинасын. Җәй уртасындагыдай чалт аяз бөркү көн булуга карамастан, моңланып-сагышланып калган урман-кырлар йөрәгендә нечкә хисләр уяткан бугай, юлдан битәр тирә-юньне карап бара. Соңгы көннәрдә әллә нишләде әле бу малай. Әллә гашыйк булган, сәер-сәер хәлләр чыгарып куйгалый. Көз керүгә карамастан, машинасын чәчәк белән тутырган. Равил үзе дә, ихтыярсыз, тәрәздән башын чыгарды, табигать хозурлыгыннан әсәрләнеп калды. Асфальт юлның сул ягындагы Зәй тугае, чыннан да, искиткеч иде бүген.
Алда зур түгәрәк көзге булып су өслеге ачылды. Сусаклагыч, чын диңгез булып, ерак-еракка сузыла. Аның өстендә кояш нурлары уйный, акчарлак канаты булып вак дулкыннар йөгерешә, сирәк-мирәк көймәләр тирбәлә. Аларда бөршәеп утырган балыкчылар, йокыга талгандай, калкавычларга төбәлгәннәр Суга карап мөкиббән киткән кешеләр яр буенда да күренгәли иде. Шул вакыт кырыйда иләмсез КРАЗ машинасы күренде. Нигәдер бик таныш сыман тоелды бу машина, Равил Габитның беләгеннән тотып алды.
— Тукта, ашыкма!
Шофер кисәк тормозга басты.— зур тизлектә барган машина, салулый төшеп, юл кырыена, корып-кипшенеп барган чирәмгә чыкты һәм туктап калды.
— Нәрсә, су керәбезме? — диде Габит, күзләрен очкынландырып.— Әллә балык каптырып карыйбызмы?
— Юк ла, — Равил, машинадан чыгып, әлеге КРАЗга карап басты.— Яле, синең күзләр үткеррәк, номерын күрәсеңме?
Габит аның янәшәсенә килде, кулын кашлары өстенә куйды.
— Аерып бетерә алмыйм. Шулай да таныйм — безнең кислотовоз бу!
Равил, юл үреннән төшеп, су буйлап китеп барды.
КРАЗ, чыннан да. кислота ташырга билгеләнгән машиналарның берсе иде Шоферы утыргычын алып, машина күләгәсенә куйган да, чалып ташлаган үгездәй хырлап, шуның өстендә йоклап ята. Ачуыннан ни дияргә дә белмәде Равил, бөтен тәненә кайнар кан йөгергәнен тоеп алды, күзләре кызышты, уч төпләре кычытып куйгандай булды. Килә-ки- лешкә утыргычның бер ягын күтәрде һәм җиргә шуып төшкән шоферның өстенә каплады.
Тегесе кайда һәм нишләп ятуын оныткан'бугай, борчуларына ризасызлык күрсәтеп, әче итеп сүгенеп алды, бер селтәнүдә утыргычны читкә атты һәм, күзләрен уа-уа, аягына басты.
— Сез... сез нишләп биредә?! — диде Равил, үзен көчкә тыеп. — Болай йоклап, ике рейсны ничек ясарсың?
Инде шофер да ни булуын аңлап, алдында кем торуын белеп алган иде — тотлыга-тотлыга акланңрга тотынды:
— Без... без ни... Кушканны үтәүче генә.. Мастер әйтте Мин килдем...
— Кая, нинди мастер ул?
— Анау Сабиров, — диде шофер, яр буенда ңармак салып утырган кеше ягына ишарәләп, үзе, утыргычын алып, кабинасына күтәрелде.
Равил атылып яр буена килде, калкавычка карап мәрткә киткән ба лыкчы артына туктап, беравык аптырап калды. Каланча гәүдәле бу кеше, чыннан да, Әкрен Сабиров иде. Беренче теләге шушы пошмас бәндәне ярдан тибеп төшерү булса да, ачуын тыеп, мәсхәрәле шаян тонга күчте:
— Нәрсә, чиертәме?
Сабиров, алачыкта жир идәнгә күмелгән сандал бүкәнедәй, селкенмәде дә, тик бераздан гына кулын күтәрде, елан ыслагандай
— Тес-с-с! — диде.
Башкача чыдарлыгы калмады Равилнен, күзләре зурайды, кызарып чыкты, аннан бар куәтенә.
— Вста-а ать! — дип кычкырып жибәрде. Тавышы киң су өстенә генә сыеша алмыйча, каршы ярдагы тау араларына, алар өстендәге урманнарга барып сугылды, аннан кире кайтып бөтен Зәй буена яңгырады: «А-а-ать!>
Тик Сабиров кына селкенмәде. Шул мизгелдә су өстендәге калкавыч биеп алды, мастер, һич көтелмәгән житезлек белән, кармак сабына ябышты, аны чнткәрәк тайпылдырды, ул да түгел, кисәк кенә кармагын тартып алды, һавада тал яфрагы кадәр генә шыртлака кыймылдап ялтырады.
— Эләкте бит, эләкте, наный, — дип такмаклый-такмаклый, табы
шына үрелде Сабиров.— Ә сез кычкырмагыз, гражданин, балыкны куркытасыз. Балык ул... .
Мастер авызы колагына житкән йөзен Равилгә таба борды, һәм. ба лык кылчыгына кадалгандай, туктап калды
Бу хәтле үк сайсызлыкны көтмәгән нде Равил Кинәт каны кайнап чыккандай булды, үзен-уэе онытып, бар куәтенә кизәнеп Сабнровка йодрыгын тиз генә бер кундырып алмыйча, тәки түзмәде бит. Тегесе артка таба шуышкандай булды һәм гөбердәп суга барып төште Бераздан суынгандай булды Равил, нишләгәнен аңлап алды, аркасына салкын тир бәреп чыкты. Өс-башы үтәли чыланган Сабиров акрын гына ярга күтәрелеп килә иде
— Сык киемнәреңне, хафа! - диде Равил, инде дустанә ител
Алар, Сабировны утыртып, кабат скважинага килгәндә, кислотовоз шоферы пакерны калдырып каядыр китеп югалган, бригада тирә юнь гә тимер чыңы, мотор гөрелтесе таратып эшләп ята иде
Шәһәргә, кыска көн үтеп, биек таш пулатлар өстенә инде эңгер иңгәндә кайтып төштеләр. Идарәгә кереп тору исендә дә юк нде Равилнең. Шулай да, Кайманов бүлмәсендә ут күргәч, яхшысынмады, туктарга кушты Җитди эксперимент алдыннан начальник белән күзгә-күз сөйләшү, киңәшү кирәк иде
һәрвакыт план үтәлеше, хужалык эшләре белән генә мәшгуль төсле тоелса да. кислота кудыруга әзерлек мәсьәләсенДә Равил уйлаганнан хәбәрдаррак булып чыкты Кайманов. Аныклыйсы нәрсәләр байтак булып чыкты. Икесенең дә кәефләре яхшы сөйләштеләр, киңәштеләр, көлешеп тә алдылар.
' Кайтырга дип урыннарыннан кузгалгач, Васил өстәленнән ниндидер кәгазьләр актарып чыгарды
— Мин сиңа бер сюрприз әзерләп куйдым бит әле, Равил Вәлие- вич,— диде ул Закнровка орһен тапшырырга жыенгандан тантаналы итеп. — Бик кызыклы сәфәр чыгып тора монда сина
Равил, сәерсенеп, Каймановка таба борылды
— Сәфәрләр калып тора. Васил Нигъмәтовнч. — диде ул битараф кына. — Эксперимент узмый торып, башка берни белән дә шөгыльләнә алмыйм *
Васил мондый жявапны көткән иде ахры, кабат сөйләшүнең рәсми
ЖӘМИТ РӘХИМОВ ф ТӘВӘККӘЛ ТАШ ЯРА
төс алуын белдерергә теләп булса кирәк, Равилгә өстәл кырыеннан урын тәкъдим итте.
— Экспериментны башкарып чыктык дип исәплә. Тырыштыгыз, рәхмәт. Эш кудыруга гына калгач, Артомонов та булдырыр. Аннан соң без дә бар бит әле монда. Ә менә Бакуга баруны кичектерергә ярамый.
— Бакуга?!
— Әйе, әйе. берләшмәдә, министрлыкта йөдәтә торгач, фатиха алуга ирештем.
— Тәгаен Закиров барырга тиеш дип әйтмәгәннәрдер ич?
— Әйтүен әйтмәделәр. Тик галимнәр арасына теләсә кемне җибәрә алмыйм Губерт та шул фикердә. Аннан. Аннан без сиңа, Равил Вә- лиевич, кичекмәстән, Мәскәүдә, семьяң янында булырга кирәк, дигән карарга да килдек. Юл уңаенда анда сугылып чыгарсың.
Авырткан җиренә басуларына кәефе кырылып, Равил беравык дәшми утырды, угалап утырган кәгазь кисәген чүп савытына ташлады да урыныннан кузгалды.
— Кайгыртуыгыз өчен рәхмәт, Васил Нигъмәтович, эксперимент узгач та китәрмен
— Юк, юк, — Кайманов ашыгып урыныннан торды, йөзеннән ниндидер шәүлә узгандай булды. — Командировка кәгазе язылган, институтка телеграмма бирелгән — иртәгә юлга чыгарга кирәк.
— Аңламыйм, Васил Нигъмәтович, — диде Равил, ишектән кабат борылып. — Бу кадәр ашыгу нәрсәгә? Алдан бардың ни дә, соңардың ни — бер-ике көн мәсьәләне хәл итми.
Кайманов та торып басты, өстенә киенә-киенә, үзенекен исбатлый башлады
— Үзең беләсең, безнең эш бер кислотага гына кайтып калмый бит, Равил Вәлиевнч. Болай да син аның белән артыграк мавыгып киттең бугай. Пөкне тигез тартыр вакыт җитте төсле, югыйсә, минем камыт кыса башлады. Бу айда планның яну куркынычы бар. Кислота әле һавадагы торна, кулдагы чыпчыкны ычкындырмаска кирәк. Ә ялгызыма кыен, һай кыен аны ычкындырмау. Я, Бакуга да мин чыгып йөгеримме инде? Үз вазифаңны онытырга ярамын, хөрмәтлем.. Аннан... семьягыз белән мондый хәл, Анысына да битараф була алмыйбыз без. Синең хакта төрле гайбәтләр йөри. Яхшы түгел. Сөйләшү шушы, кушкан бу нәрсә өстәл төешмичә дә үтәлер, дип уйлыйм.
Равил дәшмәде, Каймановның киенеп беткәнен дә көтми, баскычтан төшеп китте.
15
Поезд тәмам акрынайды, ләкин тукталмады, кисәк тартылып, яңадан тизлеген арттырды. Равил, ятагыннан башын күтәреп, тәрәзәгә карады. Әле яктырып җитмәгән, шулай да юл буенда ниләр барын шәйләргә мөмкин инде өтәләнергә өлгергән яфраклары, көзге алмалары белән моңаеп утырган бакчалар эчендә зиннәтле гүрничәләр — дача поселоклары. Менә вак кисенте уртасында утырып калган биек ак каен булып тугыз катлы йорт күренде, икенчесе, өченчесе-. Поезд башкалага якынлашып килә иде. .
Мәскәү әле тулысынча уянмаган, эшлекле башкала яңа көнгә көч туплап, иртәнге сәгатьтә назлана Алай да вокзал тирәсе җанлы: чиксез зур илнең әллә кай почмакларыннан җыелган мосафирлар, шәүлә булып кына, вокзалга керә-чыга, кечкенә арбаларын тарткан носильщиклар — әрсез мишәр агайлар, берсен-берсе бүлә-бүлә, юлчыларны үгетли, аларның ризалыгын да көтмичә чемоданнарына ябышып, кыюсыз пассажирларны үзләренә ияртәләр иде.
Кая баруы турында уйланып тормастан, Равил такси тукталышына килде һәм сынар яшел күзен елтыратып торган машиналарның берсенә утырды.
— Кызыл мәйданга! — диде ул аның боерыгын көтеп калган шоферга.
Күпме сынаганы бар башкалага килеп төшүгә, аны ниндидер бер ♦ серле көч Кызыл мәйданга алып китә. Шунда барып, Ленин Мавзолее- < на баш ию, чал Кремльгә карап соклану, мәйданның нәкъ уртасына ж басып, туган илнен пульсын тыңлагандай, берничә минут тын тору 3 анын өчен йолага әверелгән иде инде. Бу юлы да шулай булды, әлеге *• сихри көч аны тарихи мәйданга әйдәде. '
Шәһәр үзенең олы мәшәкате белән ыгы-зыгы килә башламаган ир- £ тәнге мәлдә мәйдан аеруча моңсу-тантаналы Үз гомерләрендә бик күп- 2 не күргән таш диварлар, мәһабәт Спасс манарасы, Рәсән тарихының 2 күптәнге шаһиты — күп гөмбәзле купшы чиркәү, хәтта аяк астындагы * ташлар ниндидер бер героик дастан сөйлиләр төсле. Равил, дымлы таш- в ларга басып, ашыкмый гына Мавзолейга таба атлады. Бу минутта аңа о дөньяның бар мәшәкатьләре, ыгы-зыгылары, хафа-борчулары каядыр * адашып калгандай тоелдь/. Изге урын күңелдә изге хисләр генә уята * иде. Ул, мәрмәр булып кЗлыккан Мәңгелеккә карап, бер мизгелгә бу <» фани дөньядан югалып торды сыман. Аннан шундый ук сак адымнар белән мәйдан уртасына барып басты, чал тарих кайтавазын тыңлап, = оеп калды. Кинәт ул үзен ничектер җиңеләеп, чистарып, сафланып кит х кәндәй тойды. *
Бераздан инде ул Ленин тауларында, мәшһүр университет бинасы янында басып тора иде. Башкаланың шушы төбәгендәге иркенлек, илаһи матурлык, яныннан әледән-әле узып торган шат егетләр һәм кызлар аны тәмам тынычландырды Равил, саташулы гашыйктай, үзенә якынайган бер төркемне җентекләп карын карый, университет бинасына якынлашты Ләкин бу төркемдә кызы Фәридә күренмәде Алай дисәң, кызы әллә каян үзе танып алыр иде аны Ул кеше күп йөри торган скверларның берсендә утыргычка утырды да, сигарет кабызып җибәрде, уку йортына таба килүче һәр кешене күзәтә башлады Фәридәнең яшь болан кебек ыргып килүен, коеп куйгандай сынын әллә каян танып алыр төсле иде ул
Тик күпме генә утырмасын, җанына якын сын күренмәде. Җитмәсә, инде кояш күтәрелеп, көн тулысыңча хакимлек итә башлады, скверда, үтеп-сүтеп йөрүчеләр азайды «Булмады, күрми калдым». дип өзгәләнде Равил һәм ашыгыһ университетка кереп китте
Дөньяда нң зурлардан саналган бу фән сараенда кирәкле кешеңне табу салам эскертеннән инә эзләүгә тиң икәнен аңлый иде ул Өстәвенә, кулында Фәридәнең төгәл адресы да юк. Шулай да кызы укый торган факультетны белүе йөрәгендә өмет чаткысы уята иде. Сораша торгач, филология факультетын, аның Фәридә укын торган бүлеген эзләп тапты Ләкнн беренче курсныкылар совхозга бәрәңге алырга киткәннәр икән.
Университеттан боегып, күңелсезләнеп чыкты Равил, кая таба һәм ни өчен баруын абайламастан, урам буйлап китте Кинәт йөрәге сулкылда^ куйды, бөтен тәненә ниндидер чәнчү йөгергәндәй булды — үзен зур җинаять эшләгән кешедәй хис итте Тагы берничә сәгатьтән тегендә, Зәй буенда гаҗәеп эксперимент башлана, ә ул — шул эш өчен җан атып йөргән кеше ыргым вакытында хезмәттәш дусларын ташлап китсен, башкала урамында гамьсез генә йөрсен, имеш. Моннан да артык сайсызлыкның булуы мөмкннме соң? Ялгышты, ах. ялгышты Равил. Ничек тыңлыйсы итте соң ул Каймановны? Ә. әйе. эшсезлектә гаепләве белән чыгырыннан чыгарды аны Васил Әллә соң кайтып кына китәргәме? Юк инде, Мәскәү хәтле Мәскәүгә килгәч, сөйкемле кызы — Фә
ридо<.ен, татлы сызлануы — Әлфиясен күрми, сөйләшми китү мөмкин түгел. Кайтам, процессның ахырына булса да өлгерәм, ди икән, соңгы козыре бар әле аның — Бөгелмәгә соңгы самолет кичке якта гына китә
Менә күңелгә якын урыннар, урамы, галәмәт зур өе таныш, подъезды, тәрәзә каршындагы яшь карагайлары таныш, тик йөрәгендәге хисләр генә ят иде аңа. Хәер, алары да белгән, кайчандыр кичергән хисләр түгелме соң? Әйе, теге чакны, беренче тапкыр Сафагәрәевләр өенә килгәндәге сыман тартынып тора бугай бит Менә син, әй, нинди бер бетмәгән малайлык бу?! Тартынсаң, тартынмасаң да, керергә, ничә айдан бирле чуалып, төенләнеп килгән киләпне яңадан чорнарга, бер тәртипкә китерергә кирәк ич.
Ишек ачканнан сон, ярым караңгы коридорда басып калган карчыкны танымый торды Равил Күзе ияләшә төшкәч кенә аның үзен еш кына төче коймак һәм сәйлүн чәе белән сыйлаган мәрхәмәтле ана икәнен абайлап алды. «Исәнме, әби», — дип ике кулын сузды. Юк икән, коридорның караңгырак булуында гына түгел икән хикмәт, Әлфиянең әнисе алар күрешми торган вакыт эчендә нык бирешкән, бөтен килеш- килбәте картлыкка тарткан, җилкәсенә салган кара мамык шәле чал чәченең аклыгын тагы да ача төшкән. Җитмәсә, ничектер салкын кү реште, элеккечә «кияү» дип өзелеп торырга тырышса да, нидер тыя иде аны.
— Уз, кияү, чишен, — диде ул, коридорны тутырып торган шкафны ачып. — Әлфия үз бүлмәсендә әнә...
Ул, ирләрдән тел яшерә торган борынгы карчыктай, артыгын сөйләми генә кухняга — гомерлек вахтасына үтте. Күзләрен киявеннән яшерергә тырышуын гына абайлап калды Равил. Шулай да әби кешенең салкын каршылавына әллә ни игътибар бирмәде, олыларныкын белмәссең, бәлки, чирлидер, кәефе китеп торадыр, дип уйлана-уйлана ботинкаларын салды, плащы белән портфелен шкаф башына үрелеп куйды да, эчкә узды. Бөтен идәненә яшел йомшак келәм түшәлгән зал буш иде. һаман да шул кыюсызлык хисе кичергән хәлдә, сак кына басып, залны үтте, кайчандыр үзе еш кына кунгалап чыккан бүлмә ишегенә килде. Шул мизгелдә халәте кинәт үзгәрде аның, тартыну-тыелуы юкка, чыкты, үзен һәрвакыттагыча иркен хис итә башлады, шакымый- нитми генә ишекне ачып җибәрде.
Бусаганы атлауга, битумга ябышкандай, кинәт туктап, шаккатып калды. Урамга караган киң тәрәзә янында моннан егерме ел элеккеге Әлфия басып тора иде. Теге чакта Жигулида кигән су коену костюмы сыман ачык зәңгәр затлы күлмәк гәүдәсенә шул кадәр килешле утырган ки, сөлектәй буен, биленең әле дә булса нечкәлеген сиздереп тора. Башкала парикмахерлары, иннек-кершән аның йөзендәге еллар шәүләсен дә, борчу-мәшәкать эзләрен дә яшергәннәр Әйтерсең, студентка Әлфия басып тора алдында. Бар да шул ук: матурлыгы да, салкынлыгы да...
Әллә нишләп китте Равил. Шушы таш сын каршына басып башын иясе, юк ла. аны кочагына алып сөясе, берсеннән-берсе татлы сүзләр белән назлыйсы, әллә ниләр кыландырып бетергән әнә шул кара чәчләрен туздыргалап иркәлисе килде. Әмма алай нечкәләнүне күтәрмәгән йөрәге, агач теле бу юлы да хыянәт итте аңа.
— Куян тиреләре базарда очраша, диләр,— дип башлады ул, булган үпкә-зарларын җорлану белән капларга тырышып. — Безгә ярминкәдә очрашу насыйп булган икән.
Равилнең хәбәр-хәтерсез килеп керүеннән өнсез калган Әлфия аны- моны әйтергә өлгермәде, кулына чәйнек тотып әнисе килеп керде, кире чыкты, өстәлгә тәм-том китереп куйды. Аннан, шулай ук күләгә булып, тагы китеп югалды. Әллә эчәсе килгәнгә, кайнанасының төлке каны кебек кызыл чәенең тәмен авызында тойгандай булды Равил, ымсынып
куйды. Ләкин Әлфия чәй ясарга ашыкмады, катып калгандай урынында тора бирде. Эре бизәкле чынаякка үзе чәй агызды Равил, өстәл кырыендагы урындыкларның берсенә утырды да шикәрсез-нисез генә чәй йотып куйды, батыраеп сүзен дәвам итте
— Ярар, шаярмадык түгел, Әлфия, җитте Җыен да. үзебезнең өйгә
кайтыйк. ф
Әлфия, аны ишетмәгәндәй, байтак торгач кына телгә килде:
— Соң шул, Равил.
Хатынының һаман шулай салкын булуын өнәп бетермәсәдә, сүзнең Э асат кына бәйләнеп китүенә күңеле булып, очынып сөйләргә тотынды * Равил: ч
— Бүген дип әйтмим. Берәр атнадан, мин Бакудан әйләнеп кайт- * кач. Җыенырга да, аласын алырга да вакыт җитәрлек
— Мин гомумән соңгару турында сөйлим. — диде Әлфия һәм. ире 2 килеп кергәннән бирле беренче мәртәбә хәрәкәткә килеп, тәрәзәгә бо- ф рылды, йөзен Равилдән яшерде. — Мин., мин кияүгә чыгам, Равил
Таудай үпкәләр, рәнҗү катыш усал сүзләр көткән иде Равил, тик о мондый тупас шаяруны башына да китермәде Алан да сүзнең уенга * күчүе аны канатландырып җибәргәндәй булды *
— Я, бер-беребезнең бәгырьләрен телгәләми генә, тыныч кына бете- о рик бу мәрәкәне, — дип дәвам итте ул, сүзен кыскартырга исәп тотып ~ Тик әйткәненең үтеменә ышанып җитмәде бугай, төплерәк дәлил ките- £ рергә булды. — Лениза да бик сагынды үзеңне ?.
— Лениза?! — Әлфия, кинәт борылып, Равил каршына килде £ Лениза синең сыман сансыз булмас, хатасын аңлагандыр ук әле, кабат * килеп җитәр Мәскәүгә. Мин аңа урын сөйләштем инде Ә мәсьәләне тыныч хәл итүгә килгәндә, син хаклы Элегрәк күп сөйләшенде бит инде, сүзсез генә бетсен әйдә!
Мондый нәтиҗәдән бөтенләй исереп, хатынын кочып алырга, теге елларда кызчыклары белән уйнаган шикелле чырыйлатып әйләндерергә дип, Равил урыныннан кузгалган гына иде, ишектә звонок шалтырады, Әлфия, өркетелгән боландай, шунда атылды
Менә хәзер кайнатасы Рәхмәт Сафагәрәен белән күрешәсең күз алдына китереп, Равил суына башлаган чәенә үрелде, берне йоткач, чәйнектән кайнарын агызды һәм комсызланып эчә башлады Тик шул чак залдан ишетелгән сүзләрдән сискәнеп, чынаягын төшереп җибәрә язды.
— О-о! Син бүген Рафаэль мадоннасыннан мең тапкыр чибәррәк, җаным, — диде бераз гына карлыккан, шулай да гаҗәеп ягымлы ир-ат тавышы. — Әйтәм аны аккош булып төшемә кереп йөдәттең Менә йө зекләр алдым, гүзәлем. Бөтен Мәскәүдә иң кыйммәтлеләре.
Әлфия нидер әйттеме, ишарә ясадымы, тавышы киселеп калды Аның каравы Равил йөрәгендә янартау аткандай булып дуамал бер көч дулый башлады. Ул, елан чаккандай, сикереп торды, кинәт атылып, күкрәге белән ишеккә килеп бәрелде Ябылыр ябылмас торган пыяла ишек гөрселдәп ике якка ачылып китте. Зал уртасында басып торган Әлфия һәм аның каршындагы зур букет тоткан купшы нр кеше ялт итеп аңа таба борылдылар. Күзләрендә шом, курку иде аларнын Шулай да кунакның елтыр кара күзле, киң кара кашлы, дулкын чәчле чибәр кеше икәнен чамалап алды Равил, ярсуыннан буылып, кызарып янып чыккан күзләрен хатынына төбәде
— Син... Синең баягы сүзең дөрес мени?
Әлфия керфекләрен идәнгә текәде
— Дөрес, Равил.
Башына суккандай миңрән калды Закиров, зиһенен җыя алмый йө дәде. Аннан кинәт кенә тынычлана башлавын тонды, ашыгып сәгатенә карады. Бөгелмәгә оча торган самолет кузгалырга сәгать ярымлап на кыт калган нде.
— Бу синен сонгы сүзеңме? — диде ул ничектер юашланып, бита-рафланып калган тавыш белән. ui .
— Башка сүзем юк минем, Равил.
Закиров, шашкан кешедәй, коридорга ташланды, юл киемнәре салынган портфелен, плащын эләктерде дә. тышка атылды. Икенче каттан яшен ташыдай төшеп, такси тукталышына йөгерде. Бу минутта аның йөрәгендә Әлфиягә ачу-үпкә дә, рәнҗү дә юк, студентлар белән бергә совхозга киткән Фәридәне күрми калуы өчен өзгәләнү генә иде.
16
«Өч нарат арасында адашып үлгән кеше хәленә калуың бар», дигән уй үтте Константинның башыннан һәм күтәрелергә теләп мүкәли башлады. Ләкин тупас резин киеме кул-аякларын богаулый, торып китәргә ирек бирми иде. Шул чак ул җилкәсенә көчле куллар орынганын тоеп алды Аннары куллар аның биленә төштеләр һәм күтәреп аягына бастырдылар.
Шул ук куәтле кул Артомоновның битеннән маскасын сыдырып алды, әллә чүпрәк, әллә кулъяулык белән яңак-борыннарын сөртергә тотынды.
— Хәлең ничек, Костя?
— Мин фикер йөртәм, димәк, мин бар, — диде Константин, Франциянең милли горурлыгы Рене Декарт сүзләре белән. Күзләрен ачты һәм җитен чәчләре тузгыган Закировны күреп алды Баш инженерның өстендә рәешкә кия торган зәңгәрсу-кара костюм, плащының изүен чишеп җибәргән, яланбаш иде — Сез. . сез нишләп биредә?! Махсус киемнәрсез... Bo-он! Вон моннан!
Константин үпкәсенә саф һава керүдән буылып-буылып ютәлли башлады.
— Зарар юк, Костя, зарар юк, — дип акланды Равил. — Мин җил ягында идем, барын күреп тордым. Кием эзләп торыргамы, соң... Я, ничек монда?
— Күрәсең ич... Җәһәннәм, — Артомонов инде шактый тынычланган, ютәле басылган иде — Нишлибез, Равил Вәлиевич, эш харап бит.
— - Берни эшләр хәл юк, бу булитны шулай бетерәбез. — Равил инде баягы мескен хәлдән чыккан, тавышы ныгыган иде. — Түбән якка— әрәмә буена чокыр казырга иде. Хәзер үк.
— Амбар әзер. Мин эшнең шулайрак булачагын сизенгән идем.
Равил нидер әйтмәкче иде дә, төчкереп җибәрде.
— Молодец, Костя! Кешеләрне... ках-ках... — инде ул ютәлләргә тотынды. — Кешеләрне чакырасы иде
Артомонов, авыр чайкала-чайкала, аксыл томан оешып торган Җирне урап, машиналар ягына китеп барды. Бераздан инде кайсы кармаланып, кайберләре берсен-берсе җитәкләп, эшчеләр җил уңаена җыел дылар. Килгән бере шыксыз битлеген салып, иңбашына элгән сумкасына тыга торды.
— Мөхсиновтан башка пешүче юкмы? - Константин һәркайсын, бары тик бүген күргәндәй, текәп карады — пешкән-шешкән битлеләр күренми иде. Үз яңакларының, кояшны беренче күргән кызлар тәне кебек, кызарып чыкканын сизми иде әле Артомонов.
— Менә нәрсә, егетләр, агрегатлар шул килеш әйләнсен, үзегез шушында гына торыгыз.
Инде механизаторларның да телләре ачыды:
— Тәмуг бу, егетләр, билләһи тәмуг!
— Пары да пары, себерке генә алып киләсе.
— Мөхсинов! Кая олакты эле? Местком председателеннән ул родон ваннасы сорап йөри иде бугай.
— Алды инде ул ваннаны.
Шул рәвешле тел катыштырсалар да. көлүче булмады. Бу исә хәлнең җитдилеген күрсәтә торган барометр иде Мондый чакта кешеләрнең күңелен күтәреп, рухына азык бирмәдеңме, эшләрнен чуалачагын ♦ көт тә тор. ’ <
— Ничево, егетләр, зарланырлык түгел, — дип сүзгә кушылды Ра- ж
вил күңеллерәк булырга тырышып. — Мин әле моннан да хәтәррәк хәл- ; гә тап булырмын, дип кайткан идем Болай икән, процесс чагыштыр- *“ мача уңышлы бара дигән сүз. Мин диспетчерга тагы өч агрегат җибә- § рергә куштым. Без бу булнтны бушатып, ашап-эчеп алганчы, килеп тә 5 житәрләр а
— Менә монысы — да!
— Башта ук шулай итәргә иде аны ♦
— Чистый, нигә тимер кызганырга Уралда күп нч ул. ®
Башта ук дублер агрегатлар планлаштырылуын. ләкин аңа Кайма- °
нов каршы чыгуын сөйләп тормады Равил. Биредә сүз куертуның кирә- х ге юк иде. «Процесстан соң җыелырбыз, шунда әйтербез барысын да». * дип уйлады ул һәм башлаган сүзен очларга ашыкты:
— Димәк, болай: кичке аштан соң яңа агрегатларны эшкә кушабыз. н Ә сезгә, егетләр, үз агрегатларыгызны юып, яңа сальннклар тутырасы = булыр Аннан — алмашу сәгате сукканчы ял.
Шул чак булитлар ягында Илсурның нечкә тавышын калынайтып. * карлыктырып мегофон «телгә килде»
— Машинистлар! По места ам!
Егетләрне күч сара башладымыни, ашыга кабалана маскаларын киделәр һәм, калын киемнәре белән алпан-тилпән килеп, машиналары янына йөгерделәр. Илсур исә, көнозын сөйләшми торганның ачуын чыгарырга теләгәндәй, һаман кычкырынуында
— Беренче, соляркага күч! Башкалар моторларын сүндерә Галиулла абзый, яп булнтны!..
Куәтле гөрелте кисәк кенә сүрелде, аннан акрын акрын тына барып, инде бердәнбер мотор тавышы гына ишетелә иде
Бәхетләренә, кичке буйда тынып калган җил, караңгы төшү белән тагы күтәрелде — мәйдандагы парны, сөремне, кислота исен каядыр әрәмәгә таба куып китте. Ул арада тирә-юнь бөтенләй тынып калды. Бу вакыт инде булитларның иң зурысы хәтәр йөгеннән арынган иде
Тәне, әгъзалары сау-сәламәт, башына ишелеп төшкән кайгы килмә гәндә, кешегә бәхетле булу өчен күп кирәкмени? Вагоннар янында уен- көлке ишетелде, кемнәрдер шаркылдап көлде. Эшчеләрне зарыгып көткән пешекчеләр исә, тәмле телләнеп, егетләрне ашарга кыстый иделәр. Константин белән Закиров кына прожекторлар яктысында ничектер серле булып калган җиһазлар арасында, чаптыр-чоптыр пычрак изеп йөриләр иде әле.
— Сиздеңме. Костя,— диде Равил никтер елмаеп, әйтерсең бәхет кошы тоткан,— димәк, бөтен сисетмада иң йомшак урын сальник лар. Бу исә сезнең бүлеккә тагы мәшәкать дигән сүз Алариы кислотага каршы торырлык материалдан ясарга кирәк агачмы ул резина мы, пластмассамы, әллә башка берәр нәрсәме? Эзләргә, әнә Глухов белән дә киңәшергә, табарга кирәк.
— Сөйләве асат, — дип мыгырданды баш инженер алдыннан атлау чы Артомонов. Тик тегесе әллә ишетмәде, әллә ишетмәмешкә салынды
Мин бит авиаторлар белән бер н.»р> 0 каш N -Аләшеп кайттым. Костя. Башыңа да килмиме? Авиациядә тиешле с-чатен «ш.т >п -рак сыага чыгарылган самолет тәгәрмәчләре Зур басымга чыдый торган-
нар. Bol Булнтлар өчен бер дигән көпчәкләр! Бу «ракеталарны» Татарстанмын бер почмагыннан икенчесенә күчереп йөртәсе дә була бит әле.
— Монысыннан ничек котылырга диген, Равил Вәлиевич.
— Чү! Дәшмә! Барысы да бик әйбәт. Инженер икәнсең, хәзер үк барын да язып куй кимчелекләрнең: противогаз күзлекләре тирләүне дә. яктылык җитешмәвен дә, элемтә мәсьәләсен дә өстә. Барына да чарасы табылыр Үзең әйткәндәй, инженер эшләмәгән нәрсә юк.
— Мин түгел, Дизель әйткән аны.
— Барыбер, шәп әйткән.
Сөйләшә-сөйләшә мәйданның түбән ягына, яткын жиргә аркылы казылган амбар янына килеп җиттеләр. Биредә караңгы, шулай да чокырга байтак кына кислота җыелганын шәйләргә мөмкин — астан аксыл пар, тынны буып кислота исе күтәрелә иде.
— Карале, Костя, өстенә су агызырга кирәк моның, нейтральләш- сен бу нәмәрсә,— диде Равил.— Иртүк киртәләп кую да зыян итмәс, мал-туарны, белмәссең, төшеп тә чумарлар.
Артомонов җавап бирмәде, шактый тын торганнан соң гына маңгаена сугып куйды.
— Ахмаклар без, Равил Вәлиевич, ахмаклар! Су түгел, известь, сүн-дерелмәгән известь китерергә кирәк иде монда Китерергә дә аяк астына түшәргә.
Күр инде, күкерт кислотасының известь белән реакциягә керүе, ней-тральләшүе башларына да килмәгән, һәрнәрсә эштә, тәҗрибәдә ачык- • лана шул. .
— Ну баш та үзеңдә, — диде Равил шаяртуга исәп тотып. — Пожардан соң булса да, уйлый үзе тагын.
Ләкин шаярту барып чыкмады.
— Нишлисең бит... Акыллы башлар качып беткәч ни... — диде Константин хәтере калып. — Әллә уйларга, әллә эшләргә монда... Әнә агрегатлар килде. Кстати, нишләп бик тиз кайттың әле?
Равил авыр сулап куйды, чирле кешедәй йөзен чытты.
— Бармадым мин, Костя, Мәскәүдән борылып кайттым Син бар, аша да ял ит. Мин үзем, — диде дә, юеш җирдә тая-тая, куәтле машиналар каршына китеп барды.
Чирек сәгать узганнан соң, ярсып-ярсып җир астына реагент кудыручы агрегатлар тавышын тыңлап, «капитан күперчеге»ндә басып торган кеше бөтенләй башка Закиров иде инде Аның өстендә тупас резин киемнәр, противогаз маскасы кигән башы балаларның яраткан дусты Чиполленога охшап калган, муенына бинокль аскан, кулында мегофон. Шушы сәер киемнәр, әйтерсең, күңелен дә бүтән иткән иде аның.
17
Янәшәдәге каен урманы өстендә таң талпынып килгәндә аны Артомонов алыштырды. Константинның әйбәт ял итүе әллә каян күренеп тора кырынганнан соң яктырып, чистарып калган битендә ниндидер алгысу, яшькелт-зәңгәр күзләрендә мутлык бар сыман.
— Кислота фронтында ни яңалык? — диде ул Равил янына килеп җитүгә. — Ага-тамамы?
— Тамгалый башлады, — диде Равил, дымлы һавадан авыраеп калгандай керфекләрен көчкә күтәреп. — Яктырып бетүгә, агрегатларның тегеләрен җик.
Жилкәсен басып торган биноклен, кулын күшектергән мегофонын Константинга бирде дә, нәни генә шәһәрчек булып торган вагоннар ягына китеп барды Куәтле прожекторлар яктысында, иләмсез гүләгән дизельләр тавышы астында таптанып төн уздыра торгач, сизми дә калган һава болытлардан арынып, иртәнге салкын төшкән, аяк асты чирап
Шул ният белән юлында очраган беренче вагон ишеген ачты - бо рынына спирт исе, әллә нинди дарулар исе килеп бәрелде. . - шындагы бердәнбер лампочка гына янганга, бүлмә ярым ■ i
лай да мондагы һәр әйбер, һәр жан иясе аермачык күренә ’ ,
ган электр миче кырыенда бирегә каяндыр килеп хуҗа булы : . ала-кола песи «юынып» утыра, медсестра кыз утырган җиреннән ө тал гә капланып йоклап киткән. Уң як стена буендагы сәкедә битен нинди дер май белән буяган Мөхсинов хырлап ята.
Боларны уятмагаем дип, сак кына ишекне япты да, күрше, вагонга таба китеп барды Равил. Биредә, бөтен ндәнне тутырып, баш.шрын к туры килсә шунда куеп, агрегатчылар йоклый иде
Әле монда килгәндә үк вагоннарның икесен — капма ■ ri” ■ к ven күпер белән тоташтырылганнарын — җитәкчеләр һәм килгәч .
наклар өчендер, дип уйлап алган иде Шунда таба атлады 7 юлы уңмады Берсендә "әчен-башын туздырган Гл. . -н б. • • .... уңайсыз бөкшәеп яткан Илсур хакимлек итсәләр ич < о
лып, ниндидер сырмалар, запаска .үлып килгән эш кием ................. ■ .
чумган Самарин һәм биредә нишләп йөрүләре, ни с ен кил .
дә билгеле булмаган тагы биш-алты кеше хужа булган ид»
Ашханәгә сугыласы да юк, анда, мөгаен, хатын-кызлар ял* г . ■ ■ бу киемнәрдән ризык тирәсендә уралуы да яхшы түг л Шу.- i> . йөргәндә бер читтә ничектер боегып, әллә ничә еллык .-өрем» • каралып утырган ремонт бригадасы культбудкасыг күреп a 1 Г.». л< i
шунда инде тыныч урын ремонтчылар вахта машина», ында клй. ки теп йөриләр, ә төннең икенче яртысында, гадәттә, эшләмиләр
Тәрәзәдән үрелеп карауга, өйете аклануына шатланып •• "
вил — культбудка буш иде Ләкин ул йозакта булып чыт ’ -
инде Закиров өчен проблема түгел Ул. капшана торгач, • - •■».
кисәге табып алды һәм, егетләр үзләре ясаган «хәйләле» й . . ,
эчкә узды. Нефтьчеләр китәр алдыннан гына тимер мичне нык ч»» ганнар күрәсең, монда җылы, солярка исе аңкып тора иде
Равил бөтен тәнен буып торган салкын резин киемнәр ты, сөякләре шытырдаганчы сузылды һәм, бернигә к »■»•»-. ’
булып, стенага таба борылды THF миендәге ниндидер «сак» кэрм китәргә бирмәде. Покысызлыкка каршы бик шәп «даруы» бзр • Шушылай гаҗизләнеп урында ауный башладымы. ү«с лардан иң гыйбрәтлесен, күңелне дулкынландырганын н андагы вакыйгаларны кино экранындагы кебек күз л тый - шундагы кешеләрнең язмышлары белән хыялланып ята г ■■ » »а китә торган иде Шул әмәле хәтеренә төшеп, күнелч»» ны «барларга» тотынды, әмма бер генә дә рәтле н -апм»лы »
чаннан бирле кулга китап тоткан юк шул соңгы айларда, ди» ■ . • •
башыннан, кино-театр дип тә авыз сирәк ачыла М. • >. ». Робинзонга әйләнер икән кеше Ярый әле Ленизасы •/чы-»л.
кипшенгән. Каенлык артыннан күтәрелергә җыенган кояип :ы булып уйнаган нурлар аяз көн вәгъдә итә иде.
Үз гомерендә мондый нурлы иртэләрне күп күрде Рави. . кыен, газаплы төп уздырмасын, яңа туган сабыйдай җиһанга » өмет һәм бәхет алып хвяүче көн йокыны, гы белән юып алгандай әллә к?.я -а :ып китә мде. Ни түгел Җилкәләр таЛ1 I .
телеграф баганасыдай гүләп тора сыш җилемләгәндәй ябыша житмәсә чатнап башы авырта иг. • урынга авып, тәгәрәп тәгәрәп йоклыйсы, дөньяның бөтен м рен, ыгы-зыгыларын. Йөрәкне туктаусыз тырнап торган ям < . онытып торасы килә иде.
саташып үләрсең, билләһи. Шунысы бер куаныч, Яшел Түбәдә төпләнде кебек кызый: нефть әзерләү цехына лаборант булып урнашты, институтның кичке бүлегендә укын башлады. Шулай да кыз бала кыз бала янде ул, әнисе әйтмешли — күрше тавыгы, үзенә насыйбы табылуга, китәр дә барыр. Менә шунда башланачак инде чын ялгызлык. Китәр сүз. Хәер, хәзер үк болгана бугай инде ул. йөзенә бәреп әйтмәсәләр дә, сизеп тора Равил, идарәдә аның турында төрле гайбәтләр йөри, кемнәрдер ни өчендер юри ныграк куертмыйлар да микән әле аны. Өстәве- яә Фәһимә белән буталуда гаеплиләр бугай. Анысына да нигез юк түгел шул. Җитәр, нинди генә кешелекле, ярдәмчел булмасын, ул ханымның квартирага кереп чыгып йөрүенә чик куярга кирәк. Алай кырт киссәң дә аптырау — Лениза бигрәк дөньяның рәтен-чиратын белми шул. Балага, бигрәк тә кыз кешегә, тормыш тәҗрибәсен ана сеңдерергә тиеш иде дә бит, нишлисең, Әлфиянең үзендә юк иде шул ул «тормыш арифметикасы»
Фәһимә дигәннән, беркөн ул ятып торган сәкедә ауный түгелме соң Равил? Күз алдына бөтен ваклыгы белән шул вакыйга килеп басты. Менә тупас брезент киемле Фәһимә булит янында тәгәрәп ята, Равил йөгереп барып аны кулларына күтәрә, ашыга-кабалана культбудкага алып бара Фәһимәнең тән жылысы киеме аша да сизелеп тора сыман Шул тойгы Равилгә гаҗәеп бер рәхәтлек бирә, ниндидер шатлыклы бер хис күкрәге буйлап үрмәләгәндәй була. Менә ул сварщикның тулы, йомры гәүдәсен сәкегә китереп сак кына сала, аның йөзенә иелә. Фәһи- мәнен тыйнак кына елмаюын, битенә җиңелчә кызыллык йөгерүен әйт син Равилнең шул алсу йөзне куллары белән сыйпап иркәлисе, хатынның тузгыган чәчләрен рәтләштерәсе килгәндәй булды, мазутлы кием кигән шул ханымга күңеле тартылды.
Кинәт культбудка ишеГе ачылды һәм бусагада кулына кечкенә чемодан тоткан хатын-кыз күренде. Ул ике адым ясауга, тимер мич янына килеп җитте һәм, тагын атларгамы, юкмы дигәндәй, туктап калды. Өс- тенә зәңгәрсу йон костюм кигән ханымның йөзенә карауга, сварка утына эләккәндәй булды Равил — ачык зәңгәр күзләре белән томырылып елмаеп торучы кеше Әлфия иде.
— Менә мин кайттым, акыллым, — диде ул яңгыравык тавыш белән. — Булдыра алсаң, кичер мин тилене. Инде ачуың ташкан икән, сук, орыш, кычкыр Алай гына да җаның тынмаса, мә сук. Нишләтсәң дә риза, тик кума гына.
Равилнең бәхете тулып ташыды, шулай да сер бирергә, дәшәргә ашыкмады. Җитмәсә, әле генә чит хатын турында уйлавыннан оялып кызарганын тойды.
Әлфия дә башка сүз катмады, башын килешле генә салып, елмаеп торуында. Шулай да сабырлыгы озакка бармады, пышылдап:
— Хөкемеңне көтәм, Равилем, — диде.
Равил атылып торды да. кочагын җәеп, Әлфиягә ташланды. Кинәт тез башы чатнаудан туктап калды. Караса, алдында сөремле тимер мич, будкада исә берәү дә юк иде...
— Фу, черт, — дип сүгенде ул, тезен уып, — кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас бит Уяу килеш саташып ят, имеш... Тәки йоклап булмас күрәсең. — Ул кабат сәкегә үрмәләде, чалкан ятты да, үзен йокысызлык хөкеменә биреп, тынып калды.
Кайчан оеп киткәндер!дә, тәмам онытылып күпме йоклагандыр. Бервакыт үткән көннәр хәтирәсе миендә кайный башлады. Әле генә су коенып чыкканнар, имеш. Су шундый назлы — йөгерек дулкыннар шыбырдашып киләләр дә, шәрә аякны рәхәт итеп кытыклыйлар. Ә тирә- юнь. Идел өсте, бөтен Жигули ниндидер сихри нурга коена, гүя җиһанга бәхет ява Шуңамы тәндә әйтеп аңлаталмаслык җиңеллек, ниндидер шатлык йөрәкне кыса, алгысыта каядыр йөгерәсе, дөнья ярып кычкы
расы килә. Әлфия дә шундый ук хисләр кичерә бугай — ул яшәреп киткән. кыз чагындагыдай бар матурлыгы белән балкый Әйтерсең сөлек кебек ике кыз үстермәгән дә, замана җилләре ана кагылмаган Әллә сон теге чактагы сыман зәңгәрсу коену костюмы киеп алгангамы, әллә инде артык сагынгангамы’
Туктале, бу бит Әлфия түгел, әллә кем Ничек инде әллә кем булсын, ♦ Фәһимә ич! Толымнары, йомры гәүдәсе — барысы да аныкы Әнә. судан чыгуына карамастан, тәненнән җылы бәреп тора.
Өсләренә киенделәрме, юкмы, әллә инде Иделдән чыккан килеш, ба лаларча җитәкләшеп, үргә, шәһәр үзәгенә таба киттеләр Зур таш кала урамында икәүдән-икәүләр генә, имеш Берни сөйләшмиләр, әйтәсе сүзләрен бер-беренең кул җылысыннан аңлыйлар. Юк икән шул. ялгызлары түгел икән. Каршыга килгән трамвайдагылар. аларны күреп, нидер кычкыралар, көлешәләр, туктаусыз кыңгырау шалтыраталар Берсе узып китеп, тирә-як тынып калуга, икенчесе килә, тагы шау-шу. тагы шалтырау. Менә ул инде тоташ бер зыңгылдауга әверелде, ул да түгел, кайдадыр набат суга башладылар <Даң-дон. даң-доң>. Нәрсә бар. җиһанга ут капканмы, сугыш чыкканмы әллә? Соравына җавап эзләп як-ягына каранырга өлгермәде, каршысына халык дулкыны килгәнне күреп алды. Нәкъ Херосима трагедиясен күрсәткән кинодагы кебек шашынып. берсен-берсе таптап, бәлагә тарган кнек-җәнлекләрдәй чинашып килә иде төркем. Ни булганын йөрәге белән тоеп алды Равил булнтлар ярылып, каланы кислота ташкыны баскан! Йөрәге чәнчеп, ыңгырашып куйды һәм уянып, башын күтәрде. Кемдер тәрәзә рамын төя иде
— Торыгыз, граф, сезне бөек эшләр көтә!
Артомоиов! Шул булмый кем булсын Ниндидер бер бөек кешегә хезмәтчесе әйткән сүзләрне кабатлый. Мәзәк өчен уятыр микәнни?
Ул арада Константин үзе культбудкага килеп керде.
— Ну, йоклыйсыз, иптәш баш инженер, ә?! Уятыр хәл юк, — дип гөрләде ул. Тавышыннан тәрәзә пыялалары зыңгылдап куйды. — Әйдәгез, кунаклар көтә анда
-*■ Нинди кунаклар? — дип сорады Равил сүлпән генә һәм. бөтен тәнендә авырту тоеп, кабат урынына ятты
— Күрше республика нефтьчеләре Процесс белән танышыр! а кил гәннәр...
Равил сикереп торды, шулай да Константинның сүзләренә ышанма ды. НиШләп йөрсеннәр ди алар? Каян ишетсеннәр дә. каян белсеннәр әле монда ни кырганны?
— Менә министр ичмасам Барын аякка бастырып, төнгә каршы юлга чыгарган бит
Равил берни аңламый аңа карап торды, йөзенә чытык елмаю чыкты
— Бөек кешеләрнең сүзләрен такмаклап йөри торгач, саташа башладың бугай син, егеткәй Нинди министр ул? Сөйләсәң, рәтләп сөйлә!
Константин аның янына утырды
— Чыннан да. син берни белмисеңме. Равил Вәлиевич?
— Ни белергә тиеш инде мин?
— Кичә бит скважинага министр үзе килде Әлмәттән үк телеграм ма бнрдереп, бөтен тирә-күршеләрне күтәргән әнә
Равил инде бөтенләй аптырап, кызгылт күзләрен мелт-мелт китереп Константинга карап торды.
— Туктале. Костя, саташасыңмы, шаяртасыңмы син? Аңламыйм Менә инде, мин бит бала-чага түгел
Равил урыныннан купты.
— Менә рәхмәт, менә барып җитте хәзер. — диде ул, йокысыннан тәмам айнып. — Менә ни өчен кирәк булган икән минем командировка Ашыктыруыннан ук шикләнгән идем.. Тагын кемнәр 6», ..дс<
— Берләшмә җитәкчеләре. Кайманов Башкаларын сорап та тор
ҖӘМИТ РӘХИМ О В + ТӘВӘККӘЛ ТАШ ЯРА
мадым, процесс башланган иде, — дип, Константин ишектән тышка атлады. • t
Равил дә, аның артыннан чыгып, өс-башын бераз тәртипкә китерде дә, вагоннар янында җыелып торган кунакларга та^а китеп барды.
18
Кунакларны озаткач, ничектер җиңеләеп, тынып калгандай булды Равил. Болай бушанып калу тойгысын соңгы көннәрдә кичергәне юк иде әле аның: һаман каядыр ашыкты, кабаланды, нәрсәдер эшләп бетермәде, ятса да, торса да җилкәсен нидер басып тора сыман иде. Бүген, төш аугач исә, шул халәте үзгәрде, әйтерсең, иңенә күтәреп торган тау кадәр йөкне дәрьяга ташлады. Нилектән болай икәненә эш мәйданын урап, вагоннар тирәсен әйләнгәннән соң төшенде. Скважина тирәсе аулакланып калган икән, артык-портык кешеләр кайтып беткән, хәтта ничә көннәрдән бирле шушында кунып-төнеп яткан Глухов та каядыр китеп олаккан иде. Баксаң, процесс беткәнче монда булырга тиешлеләр дә кайсы кая таралып беткән. Көне бик матур шул: берәүләр әрәмәдә йөрсә, икенчеләре урман һавасы сулый булыр. Димәк, башкалада да шундый ук халәт, дип исәп йөртте Равил. Шулай булуы да табигый: процесс күптән тигез бер ритм белән бара, агрегатлар инде хәтәр йөкнең соңгы тонналарын җир астына куалар.
Дөресен әйткәндә, биредә инде баш инженерның үзенә дә эш калмаган иде. Вак-төяк кимчелекләрне, кайберәүләрнең битләре кызарып чыгуын исәпкә алмаганда эксперимент уңышлы башкарылды дип санарга була. Шулай да китә алмый Равил, ниндидер сихри көч аны процесс беткәнчегә кадәр скважинага бәйләп куйган иде. Җитмәсә, Габит-таш- баш күренми бит әле. Төш аугач килерсең, дип әйткән иде, югыйсә.
Чирәмгә чыгарып куелган аш өстәле янында аптырап-йөдәп бераз утырды да, сәгатенә карап алды. Исәпләве буенча, процесс тәмамланырга сәгать ярымлап вакыт бар иде әле. Ятсаң, йоклар ара калмаган, болай тик утыру да газап кына. Ниндидер бер моң, ашкыну белән эшләп утырган агрегатлар ягына карап алды да, янәшәдәге каен урманына таба кузгалды. Язымга таем дигәндәй, такыр гына сукмакка туры ' килде. Уң ягында сирәк кенә эре урман — кочакка сыймастай каен агачлары. Сул якта исә скважиналар рәте. Биредә бораулау эшләре күптән булып узган бугай, трассаны яшь усак, вак каен баскан, чикләвек куаклары иркенләп үсеп киткән.
Табигатьнең кодрәтенә сокланып, мондагы тынлыкка табынып, күпме баргандыр, трассадагы юлдан, җиңел генә гүләп, автомобиль узгандай булды. Әллә шул кадәр җитез үтеп китте, әллә туктады, минут эчендә тавышы ишетелмәс булды Моңа әһәмият бирмәстән, сукмак буйлап ун-унбиш адым китмәде, чикләвек куагы артындагы ачыклыкта «үз» машинасын күреп алды — Габитның аны эзләп йөрүе микәнни?
Әмма егеттә начальнигы кайгысы түгел икән. Ул урыныннан җитез генә сикереп төште дә, машинасын әйләнеп үтте һәм, шомарып беткән таксист кебек, ялтырап торган ишекне ачты. Машинадан, очынып-ка- натланып, Лениза килеп чыкты. Кызын күп еллардан соң беренче күргәндәй ымсынып куйды Равил. Бар икән чибәрлек тә, гел әнисе, дигән уй үтте башыннан.
Ә кызый, чыннан да, гадәттәгедән матур иде бүген. Матур гына да түгел, ничектер үзгә, һәрвакыт җитди, уйчан йөзендә нур, елмаю тантана итә. Ул кирәксә дә, кирәкмәсә дә, чыркылдап көлә, шуклана. Ки- леш-кыяфәте дә бүтән бүген Ленизаның. Сабын күбеге булып күпергән аксыл чәчен •• күренмәле шәмәхә кыекча белән буган. Өстендәге ак кремплин күлмәге дә бик килешле, кызның өзелергә торган билен, тый
нак кына төртеп торган күкрәген аерып күрсәтү өчен тегелгән төсле. Габитын әйт тагы, элек һәрвакыт изүен ярып төшергән «олимпейка». салкынрак көннәрдә чыштырдап торган таплы куртка киеп йөргәнгә йолкыш кына бер шофер булып күренгән үсмер кызлар күзе төшәрлек егет икән ләбаса. Затлы костюм белән ак нейлон күлмәге һәм күпертмә бизәкле саргылт галстугы шулай күрсәтәме, җилкәсенә төшеп торган ♦ кыл кебек җитү чәче, атналар буе пәке тидерми саклаган мыек сыман < нәрсәсе мәһабәтлек бирәме, һәрхәлдә, ул инде малай Габит түгел иде «
Көтмәгәндә бик кыен хәлгә калуын абайлап, нишләргә белмәде Ра = вил. Борылып китәр генә иде, аяк тавышын ишетеп, күреп алачаклар. ~ Болай чекрәеп, кызыңның егет белән сөйләшүен карап трру да шәп тү гел Башка чарасы булмагач, куак төбенә, корышып килгән абагалар £ арасына чүкте. х
Яшьләрнең исә тирә-юньдә гамьнәре юк, үз дөньялары дөнья — “ тукталу, машинадан төшү мәшәкате белән бүленеп калган бәхәсләрен ф дәвам итәләр иде. х
— Нигә? Шушы урман кырларга, үзән-болыннарга хужа сыман. ® аларны барлагандай, көнгә берничә урау бәхете тагын кемгә тия? s
Шоферның шулай илһамланып, бераз гына артистланып сөйләвен * беренче тапкыр ишетүе Равилнен. Лениза исә, тыштан үзгәрсә дә. Ле 2 низа булып калган. Әнә бит ничек төпле сөйләшә. _
— Димәк, син язмышыңнан канәгать?
— Зарланмыйм
— Ал-лай. at
Ярый әле мәхәббәт турында сөйләшмиләр дип үз алдына куанып утырды Равил. Күз алдында чуп-чуп үбешә башласалар да. берни эшләр хәлең юк.
— Күз алдыңа китер, Лениза! Каршыңда ерак-еракларга сузылган Зәй үзәне, өсләрендә рәшә тирбәлгән әрәмәләр, басулар, зәңгәрләнеп торган урманнар. Үзгә табигатьле, машиналы, шау-шулы туган ягым менә шул инде минем бәхетем. Лениза!
Кыз шактый гына дәшми торды, аннан үкенүле тавыш белән әйтеп куйды
— Шунысы аяныч, Габит, бу якларның йөзен без түгел, безнен әтиләр үзгәрткән
— Ә без?
— Ә без хәзергә җиңел машинада утырып йөрибез. Бары шул.
— Бөтен кешегә дә йөк машинасына утырырга димәгән
— Өрлектәй егетләрнең начальниклар ташып йөрүенә йөрәгем әрни минем. Ничектер кнмсенүле күрәм мин сезнең эшне
— Менә ничек!
— Инженер дипломы алырга башы җиткән кеше машина йөртә белмәс идеме? Йөртерләр иде теләкләре юк Менә синең кебек егетләр гарьләнә белмәгәнгә шулай ул, Габит Укырга кирәк безгә.
— Укырга дисең...
Шулчак, тирә-юньне дер селкетеп, трассага куәтле машина килеп керде, яшьләрнең бәхәсе өзелде Тавыштан файдаланып. Равил урман арасына шылды. «Их, Лениза. Лениза. дип сөйләнде ул үз алдына егетләр белән шулай сөйләшәләрме? Әтиең кебек агач тел, тун йөрәк булырсың микәнни?»
— Әч-әч... әллә күрше? Сиңа да эш калмадымыни сок. бахыр?
Тавыш килгән якка борылган иде. үлән арасында чекрәеп утырган an ак чәчәкләр күреп алды «Җиләк кабат чәчәк аткан көз озын ки ләчәк быел», — дигән уй үтте башыннан. Ул да түгел, өянке булып утырган шомырт куагы төбендә чирәмгә җәелгән сырма өстендә утыручы Фәһимәне күреп алды Ул. әйтерсең, монда ялга килгән җылы
киемнәрен салып сузылып яткан, акка зәңгәр чәчәкләр төшерелгән кыска җиңле күлмәктән, яланбаш, кулында китап иде.
— Сез син биредә мени? — диде Равил башка сүзе булмаганнан гына. — Күзгә-башка күренмәгәч, кайтып киткәнсең дип торам.
Ир-ат алдында җәелеп ятуны яхшысынмады бугай, Фәһимә торып басты, күкрәгенә төшеп торган толымнарын артка чөйде дә туфлиен кия башлады.
— Китеп барсаң да аптырау, сезнең ул зәхмәтнең агып беткәнен көтеп утыруы да кыен, — диде Фәһимә көйләбрәк. — Вакыт үткәреп йөрим шулай.
— Шәһәргә кайтасың калган.
— Сварка кирәк булыр, диделәр бит.
— Анысы да хак Процесс бетүгә, су линиясен ялгыйбыз.
— Әле шөкер, вагонда синең сыман аунамадым, — дип тезеп китте Фәһимә, сердәше белән серләшкәндәй иркенләп. — Ә-әнә тегендә, урман буенда бер авыл кисәге бар икән, ун-унбиш кенә өйле. Кырый йортта гына ялгыз карчык тора. Инде дә кешелекле, инде дә юмарт әби. Кислотагызны гына өнәп бетерми, «Дөнья корыткычларэ, — ди. Шунда яшәп яткан көн.
— Үзең тагы бер дә алдатмыйсың, — диде Равил һәм, күзлеген сөртергә исәпләп, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарды. Әмма уйлаганын эшләргә өлгермәде. Фәһимә бөтен урманны ярып кычкырып җибәрде:
— Энекәем, кулъяулыгың! Кит инде, инженер кеше шул кадәр керле яулык йөртәме? Китер, хәзер үк чайкап элим әле мин аны. — Ул Равил кулындагы өтек чүпрәкне тартып алды да, чирәмдә яткан сумкасына иелде, аннан күбектәй ак нәфис яулык тартып алды. — Мә, шуны йөртә тор ичмасам.
Равил гарьлегеннән кызарды, тирләп чыкты, шулай да кулъяулыктан баш тартмады.
— Уф, үләм, якаларың тагы! — дип дәвам итте Фәһимә, Равилнең нейлон күлмәге якасын кайтарып — Пычак үткерләрлек булган ич. Ул костюмыңның өтеклеге Болары шушындый икән, эчке киемнәрең нәрсә инде анда? И.х. иптәш инженер, иптәш инженер! йөрмә болай, иртәрәк кайт бүген, һәйбәтләп кенә юып куярбыз.
Кызык, Фәһимәнең шулай сөйләнүе аны инде һич кенә дә гарьләндерми. киресенчә, иркәләнүгәме, назланугамы охшаш хис уята иде. Алай гынамы, Фәһимәнең шулай такмаклавын бик озак тыңлап торасы килә иде аның Тик һич көтмәгән тавыш — Лениза тавышы аны сискәндереп җибәрде.
Фәһимә апа?! Менә кайда икәнсең син! Үзең бәлеш ясарга өйрә- тәм дидең, үзең кайтып та кермисең, — дип такмаклый-такмаклый, кыз Фәһимәне кочаклап алды, шулчак күзе әтисенә төште. — Әти?! Нигә инде өйгә кереп тә чыкмадың? Мәскәүдә булдыңмы? Безнекеләр нихәл анда? >
Зур җинаять өстендә тоттылармыни, Равилнең колакларына кадәр кызышты, ни дип җавап бирергә дә белмәде, ярдәм эзләгәндәй артына борылды, анда исә үзе кебек үк кызарып,.сизелер-сизелмәс кенә елмаеп. Габит басып тора иде.
— Өйгә кереп тора алмадым шул, кызым, — диде ул телен көчкә әйләндереп — Ни . Мәскәүдә булырга да туры килмәде. Әйдәгез, процесс тәмамлангандыр инде.
Ул килеп җиткәндә скважина тирәсе тып-тын, тик каралып, ничектер боеккандай калган җиһазлар гына тирә-якка яман ис чәчеп утыралар иде Культбудка яныңнан узганда ачык тәрәзәдән Артамонов тавышын ишетеп алды Рация өстенә иелеп, бөтен көченә кычкыра иде Константин:
— Аяклары пеште дим! А-як-лары!
Равилнең йөрәге «жу-у» итеп куйды Ни өчендер, культбудкага түгел, скважина янына ташланды. Будканың икенче ягына чыгуга, чегән таборына юлыккандай булды: эшчеләр тупас резин киемнәрен, аякны тирләтә торган итекләрен салып атканнар да, үлән өстенә тәгәрәшкәннәр. Кайсы тәмәке көйрәтә, кайсы, төнозын йокламавына карамастан, мәзәк корып маташа, кайсы, кулын баш астына куеп, изрәп ята иде. ф Мондагы ваемсызлыкны күрүгә Равил бераз тынычлангандай булды, < шулай да шөбһәсе кимемәде. Ашыгып төркем янына килде һәм берәү- « гә дә төбәми генә: 3
— Ни булды? — диде. <
Кайтарып жавап бирүче булмады, аның килүен сизмәделәр дә дияр- ч сең. Җитмәсә, Мөхсинов иләмсез авызын жыеп алалмый утыра Тынлык 2 эчендә узган берничә секунд ел булып тоелды Равилгә. Ниһаять, Мөхси » новның кабартма иреннәре жыелды, үзе. урыныннан кузгалып, майлы « сырмасына тезләнде.
— Закуска бар, иптәш инженер, калганы сездән, — днде ул, кош *
тоткандай балкып. ®
Кызык булмаса да, гөр итеп көлешеп алдылар Аннан барысы бер- з- дәм нидер сөйләргә тотынды. Бу бака туеннан берни аңламаган Равил, = ярдәм эзләгәндәй, артына борылды, культбудка баскычыннан төшеп £ килүче Константинны күреп алды “•
— Аңлатып бир әле, Костя, ни булды сезнең монда? — диде ул, »- Артомонов каршына басып
— Менә син, ай, — диде Константин аклангандай Бәла аяк ас л>
тында диюләре хак икән Кем унлаган... <
Равилнең сабырлыгы бетте, кызарып чыкты
— Адәм рәтле сүз сөйләрлегең калмады мәллә? Нәрсә бар в конце концов?
— Кот очарлык нәрсә юк, — дип сөйләп китте Артомонов,— әбинең казы, дөресрәге, аяклары пешкән әнә.
Будка буенда авызын чәчәкле шәльяулык почмагы белән каплап, өнсез генә торган карчыкны һәм аның аягы очында чирәмдә утырган ала-кола казны шунда гына күреп алды Равил. Тәмам тынычлап, кесәсеннән сигарет чыгарды, аны кабызып, ничек болай килеп чыгуын сораштыра башлады
Ә вакыйга менә болай булган икән. Кислотаны кудырып бетергәч, мәйданга бала-чага, мал-туар килеп кермәсен дип, күз-колак булырга Хәйри Хәйретдиновичны калдырганнар да, үзләре чирәмгә чыгып ял итәргә утырганнар икән Авыл скважинага бик якын булмагач, ул-бу килеп чыгудан шикләнмәгәннәр дә. Самарин да. хәтәр йөктән исән-имин котылуларына шатланып, ваемсызланыбрак калган. Җитмәсә, бик кыс талган чагы икән, таллыкка ук кереп киткән. Язымга-таем ничек чы гып тора днген, шул чак авыл ягыннан шушы дуадак каз килеп чык кан һәм, гомер су күрмәгәндәй, мәйдандагы күлдәвекләргә ташланган Казына тагылып ук диярлек атласа да. әби ала-коласын коткара алмый калган икән.
Бер караганда мәзәк сыман гына булса да, күңелле хәл түгел иде бу.
— Менә нәрсә. Костя,— днде Равил борсаланып,- хәзер үк дне петчер белән сөйләш, нишләп известь кнтермнләр һаман
Ул хакта сөйләшенгән булса да, Артомонов культбудкага кереп кит те. Равил исә карчык янынарак килде, нәзәкатьле генә исәнләште. Әби дә зур начальник килүен аңлап алды бугай, битен тагы да каплый тн шеп, зар-моңын сөйләргә әзерләнде, тик нәрсәдән башларга белми аптырап калды. Равил үзе ярдәмгә килде
— Казың кыйммәт торамы, әбекәй?
Үз телендә әйтелгән жылы сүз ж.нтә калды әбнгә, бердәнбер казы
бәлагә тарган вакыт эчендә башына килгән уйларын такмакларга тотынды: , ,
— Кыйбатмы диеп, сатарга үстергән мал мыни соң ул, апаем. Ишек алдында каңгылдап йөргән бердәнберем ие бит җанкисәгем. Күкәйләре буш булып, дуадак калгач та уйлаган ием аны, хәерлегә түгел бу, дигән нем. И шулай булып чыкты да. Шушы исле нәмәгезне авыл кырыена китереп түкмәсәгез, урын беткән иеме соң? И аллам, замана ахырлары шулдыр инде.
Гәпнең озакка китүен сизеп, Равил сүзне кыскартырга, әбине юатырга булды:
— Ә син борчылма, әбекәй. Бәясен генә әйт, хәзер үк түләрбез. Ну, унбиш... егерме сум.
Акча сүзен ишеткәч, карчык тынычлар, шуның белән сүз дә бетәр, дип көткән иде Равил. Әмма әбинең үз туксаны туксан иде.
— И олан, акча кирәкмени миңа. Улым сезнең кебек үк нифтедә, җир-су бозып йөри. Килен дә шул нифте дип акайган Рәхмәт мине ташламыйлар үзләре тагы: әле берсе, әле икенчесе кайтара акчаны. Утынын да китерәләр, кием-салымын да алып кына торалар. Әле үзләре, зурысын алгач, иске телевизорларына хәтле китереп куйдылар. Нишлим ди мин ул акча белән. Акча бит ул ишек алдында ошбу җанкисәгем кебек сүләшеп йөрми.
«Арзанга бирәсе килми үзе», — дип уйлады Равил эченнән, аның сүзләрен сатулашуга санап. Нишлисең, гаеп бездә булгач, акчасында торырга ярамый. Тавыш кына чыкмасын, эшне шунда бетерергә кирәк. Ул, куен кесәсенә тыгылып, бер уч бишлек чыгарды.
— Ярый алайса, егерме биш, ну, утыз сум, әбекәй. Килештекме?!
Карчык шактый гына дәшми торды, әмма акчага үрелмәде.
-г И-и, олан, шушы наныйның ишек алдында бер каңгылдавы бер гомер ич миңа.
Сатулашу Равилне туйдыра башлаган иде инде, ун бишлек санап алды да, каз хуҗасына сузды.
— Илле сум, әбекәй. Әйдә, бәхилләшик.
Тик карчык бу юлы да акчага сузылмады, алъяпкыч кесәсеннән бер телем икмәк чыгарды да, аны ваклаштырып, казы алдына чирәмгә салды.
— Әйттем ич, акча кирәкми диеп.
Ниһаять, карчыкның ниятөн аңлады Равил, бүтән баш каз сорый булып чыга бу. Башыңа төшкәч, башмакчы буласың- дигәндәй, каз эзләп йөрергә кала инде, күрәсең.
— Ярый, Костя, идарә исеменнән йөкләмә сыман нәрсә язып бирик әбигә, — дип янына чыгып баскан Артомоновка борылды.
Ярдәмгә Мөхсинов килеп җиткән икән.
— Кәнишне, шулай итәргә, — диде ул бик җитди чырай белән. — Каз беткәнмени дөньяда. Бер дә кайгырма, әби, өеңә үк китереп куярлар. Бу имгәгең калсын шунда.
— Кит, кит, булмаганны. Каз өчен кешедән кәгазь аламмы соң. Нишлисең, хак язганы шулдыр. Инде ниятегез чын икән, китереп бирерсез бер. Анау йорттан Саҗидә мин. — Ул авыл ягына ишарәләде. Аннан иелеп казының аркасыннан сыйпады, ул да түгел, кисәк кенә күзләрен каплап, китеп барды. Культбудка янын авыр тынлык басты.
Шунда гына аңына килде Равил. Саҗидә?! Саҗидә дидеме? Тукта, бу аның Саҗидә апасы түгелме соң? Теге елларда җир җимертеп йөргән хатын шулай картайганмы? Шул! Әйтәм аны тавышы таныш төсле. Күр инде, Сафчишмә янында ук эшләп яталар икән лә. Үзгәргән, нык үзгәргән бу тирәләр. Саклыйбыз, саклыйбыз дия-дия дә, шактый кыерсытыла икән шул табигать. Әнә бит урманны ярып, ничә җирдән скважиналар рәте үткән, авыл кырыена ук нефть җыю пункты салынган.
«Дөнья корыткычлар». дип юкка гына тиргәми икән шул Сажидә апа Чү, китеп үк бара бит Рәнжеп, үпкәләп китә. Равил шашкан кешедәй кычкырып жибәрде
— Сажидә апа!
Ике-өч сикерүдә карчыкны куып житте. Тегесе исә анын шөкәтсез тавышыннан курыктымы, аяк тавышына сискәнепме, артына борылды ♦
— Сажидә апа! — диде Равил, тынына капланып. — Сажидә апа! <
Таныйсыңмы мине? Равил бит мин! *
Карчык, аңа яшьле күзләрен төбәп, гаҗәпләнгәндәй, озак карап = торды Алдыннан Равил шәүләсе югалып, томан пәрдәсе генә калгач. »■ сыкранып, шулай да каты тавыш белән әйтеп куйды
— Юк. мин сине белмим, олан!
Равилгә бик авыр булып китте, гаебен йоларга теләп, карчыкны 2 җитәкләп алды. 2
— Алай димә, Сажидә апа. Хәзер барын да аңлатам. Әйдә, озатып <
куйыйм .. Ә казны казны табабыз аны Менә дигәнен. m
Культбудка янындагылар, баш инженерның болай кисәк кенә исәр- о ләнүен нәрсәгә дә юрарга белмичә озак карап тордылар. Ниһаять, Са * марин телгә килде: х
— Бу имгәкне нишләтәбез инде? Илтеп бирик әбинең үзенә
— Дөньяда ничә ел яшәп, зыянлаган малны нишләтүләрен белмисеңме? — диде Мөхсинов, кесәсеннән пәке чыгарып. Аннан казны күтә- х pen алды да, култыгына крстырып, бер читкә атлады
Тынып калдылар. Шулай күпме ятканнардыр, арадан берсе көрсен- ™ де һәм әйтеп куйды
— Урман-кырларны харап итәбез бит, егетләр.
Самарин да шундый уй белән утырган, шул турыда гәп корырга теле кычытып торган, күрәсең, сүзне күтәреп алды: .
— Күрәләтә кеше үтермәгәек диген
— Сиңа-то берни булма, Хәйри Хәйретдинович, — дип кычкырды кемдер, арткы рәтләрдән. — Кислота алырлык нәрсәң калмаган инде синең.
Шаркылдап көлешеп алдылар, тик күңеллелек озакка бармады.
— Табигать тә жалко, Самарин, — диде бая сүз башлаган маши нист, — скважина турындагы талларны күрдеңме соң? Яфраклары кы pay суккандай шиңеп төшкән мескеннәрнең.
Кайберәүләр торып ук утырды.
— - Үләннәр дә янып-көйгән
Сикерешеп тордылар, кулларын бутый-бутый, шаулашырга тотындылар
— Җитәр! Кислота белән шаяруга юл куймаска кирәк
— Бүтән бармыйбыз процессларына Күрәләтә үлемгә кереп булмый инде!
— Мәскәүгә язарга кирәк.
Барысының тавышын күмел, Артомонов кычкырды
— Туктагыз әл«| Нинди бака туе бу?! Бу киткән бунт? Башыгыз белән уйлап карагыз элек.
Машинистлар тынып калды да, әйдә, сайра инде дигәндәй, илтифат сыз гына урыннарына утырдылар.
— Сезнеңчә җирнең өсте ал да гөл булсын, ә астындагы байлыкла ры шул килеш ятып калсын. Шулаймы?! — дип дәвам итте Константин, гадәттәге басынкы тавышы белән. — Юу-у-ук, алай батмый, егетләр Менә хәзер, шушы минутта дөньяга бер грамм да нефть калмаган итеп күз алдына китерегез әле. Ни килеп чыгар икән?
— Анысы да бар. — дип килеште бәхәсне үзе башлаган маши нист. — Ул чакта агрегатларыңны шушында калдыр да, җәяүләп кан тып кит инде Да, кызык хәл булыр иде ул бер генә машина да йөрмәс.
самолетлар очмас, поезд-теплоходлар туктар, тракторлар жир сөрмәс...
— Алай гына да түгел, — дип аңа таба борылды Константин. — Аяк киемнәре, синтетик сүс, ислемай һәм башка меңләгән төр товарлар эшләп чыгаручы фабрикалар тынып калыр, әнә шул син санаган машиналарны йөртү, галәмгә очыру өчен яңа төр ягулык эзләргә, үзебезнең авыздан өзеп, фабрикаларга бөртек, бәрәңге озатырга туры килер, санап очына чыга алмаслык мәшәкать туар иде.
— Шулаен шулай инде, — диештеләр нефтьчеләр.
Артомонов, сөйләгән кадәресен сеңдерсеннәр әле дигәндәй, бераз туктап торды да, кабат тезеп китте:
— Урман кискәндә, йомычка чәчрәми калмый, ди безнең рус халкы. Көрәш корбансыз булмаган кебек, нефть чыгару да югалтусыз булмый Хәтерегездәме, баштагы елларда күпме нефть түктек, күпме җир-су пычраттык. Аннан килеп, тозлы суларны жыя алмый күпме изаландык. Хәзер бөтенләй башка картина бит. Безнең Яшел Түбә нефтьчеләре генә колхозларга йөзләрчә гектар жир кайтарып бирде. Бирде генә түгел, аларны, ташлардан, тимер-томырдан чистартып, ашладылар, уңдырышлы иттеләр. Зәй, Шушма елгаларында балык тота башладык. Хуҗаларча эш иткәндә, бүре дә тук, сарык та исән икән ләбаса! Хикмәт шунда, егетләр, нефтьне дә алырга, табигатьне дә сакларга кирәк. Аны ничек эшләү исә бездән тора. Без лучше кислота кудырудагы кимчелекләрне бетерү, яңа сальниклар булдыру хакында сөйләшик. Анысы егетләрчә булыр...
Сүзнең ахырын Мөхсинов та тыңлап торган икән.
— Ташлагыз әле, юк белән баш ватуны, — диде ул ялтырап киткән кып-кызыл йөзенә борчылу галәмәте чыгарып. — Казны пешерергә кирәк, казны. Моталлап, бар, утынга йөгер!
Равил скважинага әйләнеп кайтканда, җиһазлар җыелган, агрегатлар әрәмә буена тезеп куелган, Илсур белән Самарин кислота түгелгән урыннарга известь түшәтеп йөри, ә Артомонов группасы белән ремонтчылар бригадасы су кудыру линиясен ялгап маташалар иде. Машинистлар исә ялгыз өянке төбендәге учак янына җыелганнар да мәзәк корып утыралар, һавага җиңелчә генә таралган тәмле истән аларның каз пешүен көтүләрен аңышып алды Равил.
— Закуска әзер, — дип каршылады аны авызы колагына җиткән Мөхсинов. — Соңгы сүз сездән, Равил Вәлиевич.
— Соңгы сүз икән, соңгы сүз, — Равил кесәсеннән бер уч акча алып түгәрәк уртасына, җиргә ташлады. — Тик исерештән түгел.
Кай арада кибеткә барып кайтканнар диген, корымлы чиләктән каз алынганда, газета кисәкләре җыелган табында ак чалмаларын елтыратып берничә шешә утыра иде. Стаканнарын да тапканнар. Чисталыклары әллә нидән түгел түгелен — кайсы майдан бушаган, кайсы катык салып эчкән килеш. Хәер, аракыга пычрак тия мени?
Бүген пешекче дә, табынчы да Мөхсинов иде. Ул, мулла булып кы- лана-кылана, һич уйламаганда мондый нигъмәт белән сыйлаучы әбигә рәхмәт укырга, куллары белән казны ботарларга тотынды. Стаканнарга кайсыдыр аракы сала башлады. Арадагы бердәнбер кружканы Равилгә китереп тоттырдылар. Ул башта малайлар сыман мавыгып китүенә үзен-үзе битәрләп утырса да, эшләр болайга киткәч, мәҗлескә рәсми тон бирергә булды
— Ягез, барыгызны да җиңү белән котлыйм, — диде ул, кружкасын күтәреп.
_ Салган аракыларын эчеп бетермәделәр, скважиналар рәте буйлап йөгереп килүче кешене күреп алдылар Чәчләре тузгып, башы-күзе тонган бу кеше Глухов иде. Ул төркем янына якынлашуга кулларын бутарга, кычкырырга тотынды:
— Егетләр! Равил Вәлиевич!.. Җиңү! Җиңү!
Равил, аның килеп җиткәнен көтеп алды да. тыныч кына сорап куйды
— Туктале, Вениамин, ипләп кенә Ни бар?
Без нефтьче-операторлар белән тирә-күрше скважиналарны урап чыктык, диде Глухов тынына капланып, - алардан нефть алу снзе- ♦ лерлек арткан. Су бармы, су?
Равил аңа аракылы стакан сузды.
— Менә монсы баса төшә сусынны
Вениамин кулын гына селтәде
■ Скважинага кудыра торган су хакында мин
Озакламый водоводны ачалар. — диде Равил елмаеп — Җиңү ? тек җиңү. Котлыйм. Вениамин. Мәле шуны тотып җибәр.
Глухов стакандагыны голт-голт нтеп эчеп тә куйды. Аннан, үзенә 2 сузылган ит кисәген дә алмыйча, чирәмгә чүкте Бу минутта аның ңыя ф фәте бик мескен цде — күзләре утырып калган, битен сакал-мыек бас кан, киемнәре өтек.
Кайтып ял итәр идең, Веня, — диде Равил, аңа кышанулы ка- 7- рап. — Хәзер әйтәм: илтеп куярлар үзеңне
— Што син, што син, Рево. Бер тәүлек су кудыргач* күрше скиажи «
наларны дебитен үлчибез әле без *
19 *
— Равил Вәлиевич?! Син?... Син ничек биредә’!
Авызы тулы каз итен чәйнәүдән туктап калды Равил, ләкин әйләнеп карамады. Яңагын бүлтәйтем торган ризыкны, аннан моннан гына энеләп, йотып җибәрде дә, артына борылды Анардан бер адым ia гына сөмсере коелган Кайманов, аның янәшәсендә гөнаһсыз Санчо-Панса кыяфәтендә Борһанов басып торалар ңде. Идарә начальнигының бу кадәр дә кара янып дәһшәтан йөзенә чыга,pi ан чагын күргәне к-к иде әле Равилнең.
— Ә без — беркатлылар Бакудан телеграмма көтәбез тагы,—диде Васил ачуына буылып һәм. кисәк борылып, капма-каршы куелган будкаларга таба китеп барды. Мидхәт исә, инәгә тагылган жсп кебек, аның артыннан атлады.
Күңелле генә барган мәҗлеснең бозылуына Кәефләре кырылып, мондагыларның кайсы торып китте, 'кайсы урыныннан ку и алып та тормый чирәмгә тәгәрәде. Бер Мөхсннов кына ашалмый калган каз канатларын ялманып, шешә төпләрендә калган эчемлекне бер стаканга җыеп маташа иде.
— Ташласана, мәңге ач торган кебек кыланасын диде ана Равил үртәлеп Аннан, карашын тирәкнен бүртеп торган калын г.мырыиа башын куеп яткан Вениамин! а текәл
рәмгә авып, дөньяның бөтен мәшәкатьләрен, ыгы »ып
ял итәргә иде дә бит исәбе. Булмады. Началытво алдында туарылып ята алмыйсың шул Туктале. ни җимертеп йөрүләр» боларнын*
N л. \ рамыннан акырын iына ку малы i
рәтләде, бушайтып җибәргән галстугын тартып кзйты тл Кайманов лар эзеннән китеп барды Ләкин әлеге капма-каршы ммии б\ »ка ларга килеп җитмәде, эчтән Василнең кайнар.i"- <н-. р • өйл >в»-н
ишетеп, туктап калды. Тавышның ерактан ук ншгт.г,- ‘ •. дк.» •.«•■<н ачык икәнен әйтеп торса да. Василнең сүзләр» а» . ’ '
керим дип талпынган иде, кинәт аерым ачык буяИО Фәһимә тавышы яңгырады:
— Мондый сүз сөйләгән кеше әшәке... ну, түбән жан вуупшем...
Гөрселдәп ишек ябылды, тәрәзә пыялалары зыңлап куйды, будка стеналары селкенгәндәй булды — Фәһимә, бозавын дошманнан сакларга ыргылган пошидай ыргып, басмаларга да басып тормый, җиргә сикерде, Равилне таптардай булып, җилеп узып китте. Аның күз төпләрендә җемелдәгән ике бөртек яшь тамчысы гына күреп калды Равил.
Бу хәлгә ни дияргә дә белмәде Закиров, шулай да эчтә бик күңел сез темага сүз баруын аңлап алды һәм, мондый минутта Кайманов күзенә чалынмаска исәпләп, скважинага таба борылды. Тик барып җитә алмады, каршысына Артамонов очрады.
— Ну, сезнең ничек анда, Костя?
— Бетте. Амин! — диде куанган Константин,— Скважина су кабул итә башлады. Тик менә начальство чакырта никтер
Икәүләп тагы будкага таба киттеләр. Ишек һаман да ачык, тик моннан Кайманов та, Борһанов та күренми,- урталыкта бөтен будканы тутырып, боларга арты белән мастер Сабиров басыл тора һәм нидер сөйли иде. Аның тавышы, әйтерсең, өстән — матчадан ишетелә:
— Мин әйтәсен әйттем, иптәш Кайманов: миңа берәү дә сукмады. Эш вакытында балык каптырып утырган өчен язмыш*үзе җәзалады мине — яр ишелеп суга төштем Вәт шул.
Сүзен бетерде дә, карга оясы хәтле беретын башына киде, янәшәсендәге эскәмиядән майланып бет <ән сумкасын алды һәм ишеккә юнәлде Аралыкта торучы Равил белән Константинга аны-моны дәшмәстән, аю гәүдәсе белән аларны култыксага кысыл узды да, чыгып ук китте. Артамонов эчкә үтте, Равил исә, будкада сүзнең үзе хакында баруын тәмам төшенеп, култыксага сөялгән килеш бераз торды да Константин артыннан атлады.
Алар белән исәнләшүче дә. «Узыгыз»,— дип әйтүче дә булмады. Кайманов будкадагы бердәнбер өстәл артында кара янып утыра, ә каршы як стена буендагы эскәмиягә урнашкан Мидхәт бер ноктага карап каткан иде. Будканы дәһшәтле тынлык басты. Бер-беренә күтәрелеп карарга тартынып, шактый утыргач кына. Васил телгә килде:
— Баш инженерыбызның эше беткән, димәк. Эшчеләр белән җыелып эчүдән башка шөгыле калмаган
— Бүгенгә шулай,— диде Равил көрсенеп.— Иртәгә, дөресрәге, дүшәмбе көн Бакуга китәргә, дип торам.
— Кирәкмәс, мәшәкатьләнмәгез,- дип кырт кисте аны Кайманов.— Бакуга баш механик барыр Сезгә инде, хөрмәтле Равил Вәлиевич, юлда туздырган акчаларыгызны кайтарып бирергә туры килер...
— Аларында эш тормас.
Беразга тынып калдылар. Будка өстеннән бозлы өермә узгандай булды, дүртесенең дә йөзендә аптырау, йөдәү, гасабилану иде. Тынлыкны Кайманов бозды:
— Сез. инде, Равил Вәлиевич, кырасын кырдыгыз — җитәр! План үтәлеше өзеләчәк бу айда
Равил мондый гаепләүгә ни дип җавап бирәсен уйлап өлгермәде, Артамонов телгә килде:
— Ә аның идарә яралганнан бирле үтәлгәне булды микән?
Кайманов ялт итеп аңа таба борылды, аскы иренен чәйнәп, сүз таба алмый торды.
— Уч тутырып премия алуларыгызны оныттыгыз мәллә? —диде, ниһаять
— Әйе. без дә гөнаһлылар,— дип сүзгә кушылды Равил. — Ул пре-мияләрнең ничек ясалганын белсәк, алмас та идек, бәлки.
— Күктән төшмәделәр алар, Равил Вәлиевич,— диде Васил, кулын чигәсенә куеп,— менә шушы баш булдырды аларны
кУзХ°в“°"ек°элУдРеЫНЫ,,ИаИ “У’ГаЛЫП' аЛга та6а Ка.мано.»ын
— Алдашасыз. Васил Нигъмәтович. Планны Шумский үтәп килде
Таяклар теләнеп... 1 1
Васил, башына суккандай, миңрәп калды, шулай да үзен сырты белән салдырмаска тырышты
— Димәк, иснәнәсез?!
— Юк. иснәнмибез,—дип тыныч кына сүзен дәвам итте Констан- В
тин.— Ьез ул мәсьәләне партоешмада тикшерергә булдык. =
, Кем инде ул «без»? Закиров белән икегезме? £
— Без — коммунистлар. R
— Димәк, провакация ?—дип чәчрәп урыныннан торды Каймаяов — 2 Юк инде, йомыркадан җөй эзләмәгез, баш инженер белән шөгыльлә- 5 негез әнә
— Ни булган Равил Вәлиевнчкә?
Күрмәмешкә салышабызмы? — Васил өстәл артындагы тар ара ♦ лыкта йөренә башлады — Ярый, әйтеп бирим алайса беренчедән, еш “ кына тупас, культурасыз кылана. Үз кулы астындагы инженер-техник- s ларга, әйтик, Кавиев кебек эрудитларга гына түгел, материаль байлык- = ларны тудыручы эшчеләргә дә кычкыра, җикерә, хәтта телгә алырга £ чирканыч сүзләр әйтә... а.
«Бу сүзләрдә дөреслек юк түгел»,— дип уйлап куйды Равил, бер ►> бармагйн бөкләп Нишлисен, шундыйрак гадәте бар анын Эштә тар- ~ каулык, оешмаганлык, сүлпәнлек күрсә, кайнап чыга, кайчак катырак » әйткәнен дә сизми кала. Ә менә кәгазь күтәрмәслекләре. Кызыбрак * киткәндә, ычкынгалыйдыр, бәлки, һәрхәлдә коллективта, җәмәгать урыннарында кулланганы булмады буган
Кайманов исә, хөкем карары укыган судья сыман. Равилгә гаеп өс тенә гаеп өя торды. Башта әйткәне баласы гына булган икән әле Тагын да саллырагы—хулиган икән әле ул Закиров Равил икенче бармагын бөкләде. Сабиров үзе расламаса да. сусаклагыч янындагы вакыйганы кнре кага алмый иде ул. Дөрес, кайнарланды, үзен-үзе тыеп кала алмады. Шуна ла тиешле җәзасын алырга әзер
Ничек кенә булмасын, мпңа хәтлеләре белән Килеште әле Равил, үзенең гаебен танымады Ә менә шуннан соңгылары Аларын ишетүгә, чәчләре үрә торгандай булды, йодрыклары кысылды, чәчрәп торып «Гайбәт бу!» — дип кычкырырга житте. Шулай да үзен тыеп калды, тешләрен кысып, Василне ахырына кадәр тынларга булды
Аның җен ачуларын чыгарганы — үзен эчкечелектә гаепләү иде Дөрес, монысы коры сүз генә Алай да машинистлар белән бер табында утыруны кая куясың?
Монысына да түзде әле Равил, утыра торгач, көләсе килеп куйды хәтта Әмма Василнең чираттагы һөҗүме йөрәгенә агулы ук булып кадалды, бәгырен телгәләде Имеш, ул гаиләсен җәберли, хатынын, балаларын ташлап, аларны ятим итә. Ул гына да түгел. Яшел Түбәдә ялгызы сәер шикле юлдан йөри, алдынгы эшче Гафурованы аздыра, аны сөяркәсе итеш тота, ялчысы урынына эшләтә
Юк. башкача чыдарлыгы калмады Равилнең Ничек кенә авыр булмасын, дөрес сүзгә түзәр иде әле, кара гайбәткә, бөһтанга чыдап булмый менә Ул. тешләрен шыгырдатып урыныннан кузгалды, коры кул белән аюга каршы барган сунарчыдай, акны караны күрми өстәлгә
ыргылды.
— Ниһаять, ниһаять Мин сине аңладым. Кайманов! — дип кыч кырды ул ярсып Юха еланлык бу!
Васил, эшнең хәтәрлеген шәйләп, чәчрәп урыныннан кузгалды, ак- рын-акрын гына ишеккә таба чигенде Моңа кадәр сүзгә кушылмый утырган Мидхәт өтәләнеп торды, Равилнең юлына аркылы басты
— Җитәрегез!.. Зинһар җитәрегез!—диде ул янау катыш ялвару белән.— Кеше ишетсә, кешедән оят бит, честное слово. Мәртәбәле ике белгеч.. базар хатыннары кебек кычкырышасыз бит. Утырыгыз, Равил Вәлиевич, тынычланыгыз. Сез дә, Васил Нигъмәтович... Баш ярылып, күз чыкмаган ләбаса! Кичә без берләшмәдә булдык, киңәшмәдә. Эскпе- риментның эш күләме план үтәлешенә керәчәк. Димәк, бу. айда да премиясез калмассыз, иптәш Кайманов. Шулай да җыелыш җыярга кирәк булыр. Артамонов хаклы дәүләт планының хәйлә белән үтәлүенә юл куя алмыйбыз без. Бәлки, Кайманов сүзләрендә дә дөреслек бардыр, сезгә дә коммунистлар каршына басарга туры килер, иптәш Закиров.
Борһанов, кабат урынына утырды да, уйга талды Их, ялгышты бәйдәге эт кебек йөреп, һәр эшен, һәр адымын Васил белән киңәште моңа кадәр, ул нәрсә әйтсә, шуны тыңлады. Ә бит аның урынындагы кеше принципиаль булырга, һәр нәрсәгә аек карарга тиеш. Ул исә һаман Кайманов җырын җырлады. «Эч» дигәнгә, «түч» дип тормаса, мондый хәлләр килеп тә чыкмаган булыр иде шат. Якын көннәрдә идарә эшчеләренең гомуми җыелышын җыярга, дәүләт планын үтәүдә яшәп килгән халтура турында уртага салып сөйләшергә кирәк.
Булып алган давылдан соң тынып, сабырланып калган Равил исә, тәрәзә буенда үз-үзе белән сөйләшеп, бәхәсләшеп тора иде. Тикшерсәләр, тикшерсеннәр әйдә. Кызып, онытылып киткәндә, ярамаган эшләр эшләнмәде түгел Орышсыннар, кисәтсеннәр. Сабак бу. Алда чамалабрак эшлисе булыр. Ансат кына котылмакчы булгансың икән, иптәш Кайманов. Ашыкмый тор! Безгә эш җңтәрлек әле монда нефтьле катламнарга химик тәэсир итү этабы башлана гына диярлек. Аның яңадан- яңа юлларын табасы, сынап карыйсы бар. Татарстанның бөтен битум ятмалары кул тимәгән килеш ята бит әле. Күпме кызыклы эзләнүләр, хәл ителмәгән проблемалар көтә алда! Юк, Васил дус, тиз генә китмим әле мин. Яшел Түбәгә кендек беректе инде хәзер.
Аралык култыксасына таянган Василнең уйлары исә барыныкын- нан да күңелсез иде. Ничек бюлай килеп чыкты соң әле, дип өзгәләнде ул. Кешегә казыган базга үзе дә төшәр, көлкегә калыр микәнни? Мидхәте дә җебегән нәрсә булып чыкты, начальнигын яклап бер сүз әйтми утыруын кара Аны профсоюзларның группа комитеты председателе итеп сайлату өчен күпме көч түктем Ул исә бозау булып чыкты. Юу-ук. монда эшләр катлауланды хәзер. Планны айлар буе алдап-юлдап үтәп килгән өчен партҗыелышта җавап бирергә туры килер микәнни? Бөтенләй үк буялып беткәнче, китәргәдер, ахры, моннан. Бораулау идарәсенең хәвефсезлек бүлегендә бер урын буш бугай...
Будкадагылар шулай һәркайсы, катлаулы комбинация өстендә утырган шахматчыдай, тирән уйга талып, үз хәле, үз мәнфәгате турында фикер йөртә, бер Константин гына үзе өчен хафаланмый иде. Аиын миендә кешелекнең уртак мәшәкатьләре турында ниндидер фәлсәфи фикерләр бөреләнә, шыта, үсә. шулай, бик гадел корылган бу дөнья җинаять эшләдеңме, замана кануннарын боздыңмы — җавап бир. Ка питализм чорында да, урта гасырда да, борынгы Римдә дә, хәтта, дәүләтләр юк чагында, кешеләр ыруг, кабилә хәлендә яшәгәндә дә шулай оулган бу. Хәзер дә шулай кешелек кабул иткән законнарга хыянәт иттеңме - рәхим ит, җәзасын ал. Дәүләт милкемә, яисә кеше малынт кул сузучыга да. башкаларга кизәнүчеләргә дә, тәмсез телле кешегә дә. хәтта авыз күтәреп урамда эчеп йөрүчеләргә дә тиешле чарасы бар. Тик менә мәкергә, кара эчле кешеләргә, йөрәкләргә җөйсез җәрәхәт ясаучыларга юк җәза Нигә алай икән? Ә кирәк, бик кирәк югыйсә.
1974—1978