Логотип Казан Утлары
Публицистика

СИНЕҢ ТАКТАШЫҢ БАР...


Уюга — кет. покоя — нет.
Александр Блок
Шигърият, сии нинди бәхетле! Сокланам, табынам, баш иям алдыңда... Күкнең зәңгәрлегенә, җирнең җылылыгына, кешенең олылыгына сокланып туймаган җырчыларыңа сокланам, һичкемгә баш бирмәс түрәләрне, чәчәкләрдән аера алмаслык гүзәлләрне табындырган илаһиятең кар-шында табынам. Яаыэ палач алдында да баш имәгән, туры яшәп горур китә белгән, кирәк чакта беркет, кирәк булса былбыл була белгән тугрылыклы улларыңа баш иям. Шигърият, син нинди бәхетле!..
Пушкин һәм Тукай, Лорка һәм Назыйм Хикмәт, Маяковский һем Такташ, Җәлил һәм Неруда... — минем очан син шундый исемнәрдән башланасың. Бары да киткән, әйе, киткәннәр... Ә җырлары безне алг« әйди, алга дәшә, яңа иерәшләрге, яңа җиңүләргә, чиксез мәхәббәткә Дәвам итүчеләрме? Бар! Синең чишмәң саегуны белми, һәр яңа кен яңа керәш диген сүздер — яңа җырчылар, яңа җырлар туа тора. Кеше рухы, халык рухы, инеш һәм елгалардан аермалы буларак, елдан-ел тирәнәя генә бара. Күпмилләтле Ватаным поэзиясенең бер тармагы булган татар совет шигъриятендә генә дә синең олы принципларыңа ахыргача тугрылыклы булган затлар аз түгел! Хәсән Туфан, Сибгәт Хәким, Нури Арсланов, Гамил Афзал, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзееа һәм тагын ба»' так кына исемнәрне бер горурлы- белен атап китәргә була.
...Ләкин «Матур гына мактап киләләр дә, иң ахырдан «Ленина сүзен кыстырып куялар», — дип, күрәмсең, шагыйрь дә юкка язмагандыр Бу очракта да ләхети сүзенә урын кала Ченки шигырь исеме астыңда укучыга тәкъдим ителүче әсәрләребез орасында терпеләре бәр" Сүз дә юк, йомшак әсәрләр, пешеп җитмәгән шигырьләр элгәрсге чорларда да аз язылмаган Пушкинның һәр яңа әсеоо рус әдәбия-тында бәр вакыйга буларак кабул ителгән кемнәрдә Һичнинди идев-мтетык кыйммәткә ия булмаган донья кадар буш сүз шигъри калыпка салынып җилгә кырылган кәбәм, яӘлгәсрелҗодмт» һем «Аң» журналларында Тукай исеме белен яньшодә Күпме автор шагыйрьлеккә дәгъва иткән, шигырь яэарге омтылган. Табигатьтән бм-
релгән шигъри рух. дөнья камертоны булырдай сизгер йөрәк сирәк очрый икән, кемне гаепләргә Юк, талантларның сирәк тууына сылтап, таләпчәнлекне бераз киметү кирәклеген якларга җыену түгел бу Халык рухы, халык күңеле байлыклары чиксез Ә инде талантларны эзләү һәм тәрбияләп үстерү Партия һәм Дәүләт тарафыннан даими кангыртылып килгән илебездә андый кытлык булуы һич мәмкии түгел. Димәк, сәбәпне дә объектив шартлардан түгел, субъектларның үзләреннән эзләргә кирәк булып чыга.
«Ә шагыйрь булу нинди авыр. Еллар буе кешеләр тудырган белем, фән, хис, фикер—тормыш эченнән туып та, бертөрле рәвешкә кермәгән уйларны, хисләрне бер төрле рәвешкә кертергә, аның үзенә кирәк буяуларын табарга, шуны оештырырга омтыласың». — Дип язган Һади Такташ хатларының берсендә. «Шагыйрь булу нинди авыр. .» Кем-кем, әмма Такташның, һәр сүзе, һәр строфасы бер җиңеллек белән уйнап-җырлап торган Такташның шулай язуы бер карашка гаҗәбрәк тоелырга мөмкин
Их!
Авыл кырын тутырып бодай үсә. Дулкынлатып аны җмл исә.
Ташлап шагыйрьлеген җил иркенә. Калыйм мәллә монда югыйсә—
Гайшә кызы килә казлар куып. Артта кала аксак бәбкәсе.
Бөгелеп алган чакта бәбкәсен ул. Шалтырап китә талир тәңкәсе—
Мең газаплы иҗат уңышлары, шигъри камиллек, йөгереклек, күрәмсең, Такташка да җиңел генә бирелмәгән Такташ шәкертләре (шигырь язам дип кулына каләм алган һәр яшь авторны мин. билгеле бер дәрәҗәдә, Һади Такташ шәкерте дип беләм) исә шушы гармония һәм җитлеккәнлектән чигенергә хаклы идеме икән. Әлбәттә, сүз нәкъ Тапташча язу. аңарга сукырларча иярү турында бармый. Ә Такташ поэтикасының төсләре гаммасы, шигъри осталык һәм оригинальлектә аңардан әле бик күп өйрәнергә кирәклеге хакында. «Нәни разбойник», «Әйдә, энем!», «Картайдым шул». «Әй җырлыйсы килә шушы җырны», «Тамбов урманнарын ташлап китәм», «Мокамай» «Алсу» әсәрләренә игътибар итик! Бүген поэзия мәйданында яхшы гына ат уйнатыл килгән кордашларым-чордашларымның яңа шигырьләрен укыганда вш кына күңелгә әлеге шигырь юллары килә. Чын шигырьләр, яхшы шигырьләргә сусаганнан дип әйтә алмыйм, чөнки бүгенге поэзия, ул берничә буын талантлы шагыйрьләр гаиләсе дигән сүз. Яхшы әсәрләр туа тора. Шулай да күңелгә Такташ килә.
Такташ.. Туган ягым урманнарына килеп кергәч тә, ни гаҗәптер, иң элек аның шигырьләре хәтергә төшә. Су буеннан казлар куып кайтып килгән бер сабыйны күрел калсаң, ниндидер ассоциацияләр аша тагы шул ук шигырьләргә юлыгасың. Җилдә чайкалып утырган т^к башаклы бодай кырлары, ап-ак каен, уттай янган усак яфраклары адашкан песи — бары, бары да, әйтерсең, бер Такташ шигырьләрендә генә тасвирланган. Аның шигырьләре сабый чаклардан ук* матурлык, гүзәллек символы булып кабул ителгәнгә шулаймы?! Такташны сагынумы бу... Сагынудыр, әмма Такташ шигъриятендәге җиңеллек, йөгереклек, рифма һәм ритм оригинальлегенә генә кайтып калмый бугай ул сагынуны тудырган, дөньяга чыгарган сәбәпләр.
Йуактан-куакка кунып, болын, урман-кырларның иркенлеген, гүзәллеген мактап җырлаган былбыл гына түгел Такташ Шигърият серләрен, халык поэтикасын соң иечкәлекләренәчә үзләштергән җырчы гына да түгел. Сирәк очрый торган хәзинәгә ия бәхетле шагыйрь генә дә түгел. Такташ — шәхес! Ул һәм аның иҗаты, барыннан бигрәк, гадәттән тыш илы җанлы, киң күңелле, бар дөньяга гашыйк шәхес белән характерлана, һәм нәкъ менә шул масштаблы шигъри шәхес булуы белән гыйбрәтле, яңадан-яңа буын шагыйрьләргә остаз булып торырга лаек. Бүгенге поэзия үрнәкләре белән танышып утырган җирдән еш кына кайтыл-кайтып Такташка, Тукайга һәм
Җәлилгә мөрәҗәгать Итүнең сере дә ерак ишерелмичә әлеге шәхес принципиаль һәм масштаблы шәхес мәсьәләсенә тоташа булса кирәк Шунда ук тагы бер искәрмә шигъриятебезгә шәхес буларак формалашмаган авторлар килә дип әйтү түгел, шигырьләрдә шул шәхесләрнең үз-үзләрен табуы һәм бетен тулылыгы белән ачылуы тулы бер шигъри шәхес булып местәныйль яши башлавы күздә -orwnaj
Шәхес... Бу тешенчәне аңлауда ниндидер конкрет һичнинди бәхәс, икеләнүләргә урын калдырмаслык рецепт биргән сүзлекне минем әлегәчә очратканым булмады Шигъри шәхес, шагыйрь шәхесе хакында сүз чыккан очракларда да аны төрлечә- рәк, төрле аспекттан килеп .аңлатырга омтылулар яши. Әлеге мәкаләдә исә игътибарны шулай ук, нигездә, шагыйрь шәхесе мәсьәләсенә юнәлтеп, сүзне Такташ иҗаты мисалында дәвам итәргә исәп.
Такташның тууында да бер символик мәгънә бар — Яңа гасырның беренче көне, тәүге иртәсе (1901 ел. 1 гыйнвар) Аның дөньяга карашы, әйлэтә-тирәгә мөстәкыйль уз мөнәсәбәте ачыклана башлаган еллар ша'ы*рьн?ң био-рафиясе • > ис’эгзк ләргә нигезләнеп фикер йөртсәк. Гражданнар сугышы башланган, социаль контраст һәм каршылыклар соң дәрәҗәдә кискенләшкән чорга очрый Ә инде шәхет буларак формалашу, эзләнү, үз-үэен табарга омтылу вакыты тиңдәшсез олы тарихи боры-лыш— Бөек Октябрь революциясе дәверенә туры килә Сүз дә юк масштаблы һәм яңа шигъри шәхес формалашу өчен тагын да кулайрак шартларны күз алдына да китерү мөмкин түгел. Ләкин Такташның олылыгын елларга гына кайтарып калдырсак, без шулай ук зур хата ясаган булыр идек
Безнең гомер боек планетаның Шау-шулы бер чорына очрады. Планетада буген зур дау бара. Ыгы-зыгы
Килеп тора бетен почмагы
Бездән алда булган чорына
Туктап тормыйм,
Бары бүгенгене
Сюжет итеп апам җырыма
һәр чорның үз проблемалары кабатланмас тарихи вакыйгалары иҗтимагый һем рухи йөзе була. Шәхес шул объектив чынбарлык продукты, аның иҗтимагын-поли- тик һәм интеллектуаль карашлары, принциплары конкрет шартларда тамырлана һәм яфрак яра Гадәттән тыш күзәтүчән. сизгер һәм эмоциональ булган шагыйрь күңеле, шагыйрь йөрәге, шул чор сулышын бетен барлыгы белән сеңдерә килеп иҗатында яңача. сәнгатьле ачыш югарылыгына күтәреп дөньяга чыгарга тиеш Әлбәттә, бу ту- рыдан-туры эшкәртеп, барын түкми-чәчми шигырь юлларына салып бару булып тә аңлашылмас. Иҗтимагый, рухи һәм эстетик идеал бу процессның бөтен барышын, агышын бер системага салып торыр Такташ поэзиясендә исә елеге системаның барлыгы аермачык булып һәр даим күзгә ташлана. Шагыйрь булган шигърияттә кабатланмас үз дөньясын тудырырга омтылган, конкрет бер чорның масштаблы шигъри шәхесе (микро шагыйрьләр булуын гомумән күз алдына китерү кыен) булырга дәгъва иткән һәр авторның, миңа калса, югарыда искә алынган идеаллар суммасыннан гыйбарәт үз системасы да туарга тиеш Шуисыэ мөстәкыйль шигъри шәхес була алмый Бер әсәрендә үзе булып, икенчесендә остазларыннан берәүгә ияреп, өченчесендә бармактан суырып ни эләкте шуны шигырь юлларына салырга ашкыныр торган, замандашларына һәм килер буыннарга үз җаныннан саркып торган әһәмият-ле, яңа әйтер сүзе булмаган шигырь яэучрларны әлбәттә шигърияттә әле үэ шәхесен тапкан дип әйтеп булмый Уз чорын, үз күңеле., һем. гомумән, үз-үзен укый һәм аңлый белмәгән (әлбәттә бу уку һем аңлау аерым очракларда хаталы һем ялгыш булырга да мемуин) автор укучысына ни тәкъдим итәргә меммии'1 Шигырь ечен тема, сюжет таба алмый зарланып иергән һем очраклы рәвештә . эләктереп алынган информация һәм шигъри детальдән көчәнеп шигырь ясарга ашкынып торган авторларга бу хактв җитди бер уйланып алу зыянга китмәс тесле. Тагын дә
ф <.ИНЕҢ ТАКТАШЫН БАР
Такташның үзенә сүз бирү урынлы булыр: «Домна миченнән рәттән тезелеп аккан рудалар йөрәктән агып чыккан шигырь юлларына охшыйлар. Ләкин алар һәр акканда үзенә бер формага агарга, хәзергә кадәр булмаган бер рәвешкә керә барырга һәм һәрбер агып чыккан шигырь рудасы үзе белән яңалык алып килергә тиеш».
Такташ тудырган лиро-эпик дөнья күз алдыбызда. Ул бөтен, тулы канлы, өзлексез хәрәкәттә һәм гомерле Югары граҗданлык аның үз холкы, үз психикасына гына хас интим тойгылар белән чиратлашып килә. Үэ шигъри «Мин»ен ясап, өреп кабартырга газапланасы юк, ул болай да бар һәм әллә каян күзгә ташланып, чәчрәп тора. Шигырь өчен «Мин» һәм «Без» зат алмашлыклары, гомумән, гадәти күренеш, аларны теләгәнчә кулланганы өчен шагыйрь, тәҗрибәле өлкән шагыйрьме ул. әллә башлап язучы гынамы, гаепләү һич урынлы булмас. Ләкин инде авторның «Мин»е үз-үзендә казыну, үзенә дә аңлашылып бетмәгән шәхси уй-тойгыларны укучыга шигырь рәвешендә көчләп тагуга хезмәт итә икән — бу аяныч күренеш һәм ул тәнкыйтьне битараф калдыра алмый.
Күп кенә башка талантларга да хас булган, үз дәрәҗәсен белү, үэ иҗатының олылыгын тоемлау Һади Такташка шулай ук чит түгел.
Пушкин:
Я памятник себе воздвиг нерукотворный, К нему не зарастет народная тропа-
Тукай:
Шигъре Лермонтов вэ Пушкин — олугъ саф диңгез ул, Хэзрэти Пушкин вэ Лермонтов, Тукай — өч йолдыз ул.
Байрон. Гете, Лермонтов, Маяковский, Җәлил кебек шагыйрьләрнең аерым әсәрләрендә дә әлегедәй үз иҗатларына ышаныч мотивлары очраклы күренеш түгел. Такташ шигырьләренең структурасына да шул рәвешле ышаныч белән язылган юллар килешеп тора:
Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны Еглатырга. Әйе, миндә көчле Байроннар җаны...
яисә икенче бер шигырендә, үзенә генә хас дуамал шаяру белән ул болай дип өстәп куя: в
Мин биш елда уземә бурыч итеп куям Пушкиннарны узып китәргә...
Әлбәттә, бу характердагы юллар шагыйрьне гадәттән тыш җаваплылыкка чакыра Иҗат белән исбат ителми икән, алар укучыга коры бер шапырыну булып тоелырга мөмкин. Ә Такташта исә җаваплылык хисе җитәрлек; заман укучысы каршында гына түгел, киләчәк буын алдында да олы җаваплылык хисе тоел иҗат итә ул Әледән- әле үзе дә абайламыйча дигәндәй, утызы да тулмаган шагыйрьнең «Такташ бабагыз» дип куюын да гади шаярудан бигрәк, килер буын укучыларына мөрәҗәгате дип аңларга мөмкин. Программ әсәрләреннән берсен «Киләчәккә хатлар» дип исемләп, әле җирдә тумаган буын укучылары белән күзгә-күз сөйләшү, фикер алышуы исә шагыйрьнең үзе яшәгән чор белән генә чикләнеп калмыйча, килер көн, килер буыннар бәхете өчен дә янып иҗат итүен ачык раслап тормыймыни?!
. Без беләбез сезнең киләчәкне.
Без беләбез сезнең киләсен.
Без беләбез соңгы көрәшләрнең
Безгә җиңү алып бирәсен!
• Шагыйрьнең гади хыялы яисә күрәзәлек изеп утыруы нәтиҗәсе генә түгел әлбәттә, бу юллар. Тарихи оптимизм, үзе янып яшәгән идеалларның реаль булуына, тормыш* иа ашачагына ныклы ышаныч бериелеп тора алардан. Әпьге ышаныч, әлеге иҗтима- гый-политик оптимизм аның бетен иҗатына якты нур бирел тора. «Киләчәк кон якты, Тарих канаты Безне алып бара..» кебек юллар Такташ очен һич очраклы түгел.
Шул ышаныч, шул ук оптимизм шагыйрьгә үзе яшәгән чорның гүзәллеген, табигать һәм хезмәт ияләренең матурлыгын җырлап туйҗаслык илһам бирә
дж, • - г
Мин җир естен артык сойдем бугай, Артык сойдем аның телләре и.
Һәрбер буйга җиткән каен кызын •“
Усак егетеннән көнләдем...
Үзе керешеп, янып яшәгән чорның кыенлыклары булуын да күрми калмаган, әлбәттә, шагыйрь. Әмма алар булган очракта да Такташ доньясын. бөтен әйләнә-тнро- ” сен каһәрләргә ашыкмый, ә гади бер шаяру сыман гына уен-көлке итеп уза белә а Әйтик, иӘйдо, энем» шигырендәге шаяру, дерес булса, турыдан-туры шагыйрьнең — тормышында булган кыенлыклар — материаль җитмәүчелек белән бәйле икән. Шуңа да карамастан, анда аз гына да зарлану нотасы тапмассың, киресенчә, шигырь у киләчәккә нык ышаныч бөркелеп торган юллар белән тәмамлана 7
к
Җәен усәр зәңгәр чәчәкләрнең
Җырын ишетәм имде —
Яз килер.
Карлар эрер. z
Бозлар нитәрләр;
Тау битләре ачылыр.
Безнең кырда
Зәңгәр геллер күкрәп үсәрләр.
Шул характердагы әсәрләрдо шагыйрь шәхеса күңелләрне җилкендерерлек матур яклары белән ачыла Үз кайгы-хәсрәтеңнон. үзеңнең нәни борчу һәм мәшәкатьләреңнән естен булу, югарырак тору, үз урының һәмүз миссияңне Ватан. Җир һем Тарих кебек олы төшенчәләр киңлегеннән боялн. таный белү — һай. ни дәрәҗәдә сокландыргыч сыйфат шагыйрь очен Черки тешләгәнгә каравыл кычкырырга гадәт-ләнгән, сөйгәне белен аңлаша алмадым дип еллар буе иҗатында күз яше түгәргә өйрәнгән, характер җитенкерәмәү сәбәпле үэ-үэенә кыенлыклар чыгарып, шуны катлаулы, каршылыклы язмыш сурәтендә укүчьүга җиткерергә күп сорамаган авторларга Такташның бу сыйфатына игътибар итү зыян итмос иде
Шау-шулы шәһәр тормышыннан ераклашып туган авылы Сыркыдыга кайткач та шагыйрь йөрәге үзенә тынгылык таба алмый Авыл аның балачак бишеге, донья- ның шагыйрь күңеленә иң якын һом үз почмагы. Монда ул тулысы болен балачак Хәтирәләренә бирелә, туган як табигатенең гадилеге, бөтенлеге белән назлана
— Пи-би-би-бип— — Ди до каз бәбкәсе.
Яхшатланып килгән, сөйләнә. .
Каз бәбкәсе, белмим телеңне.
Шуңа бүлешә алмыйм сереңне... Бөлсәм иде. мин дә тыңлап сиим. Аунап етыр идем чирәмдә.
Син дә. ашый-ашый. теләгәнчә Сайрап йорер идең тиремдә.
Ләкин бу җыр никадәрле генә җанга якын һәм үз булмасын, еллар үткән, инде яшьлек хатирәләре белән генә чикләнеп, тыныч авыл кочагында кәеф-сафа корып яшәп ята торган чаклар түгел: «Җырланган җыр кебек яшьлек таңы шаулап үтте, шаулап үтте инде гомергә». Зур тормЫш эчендә кайнап, дөньяда һәм Туган илдә барган олы үзгәрешләрнең ургылып торган ноктасында булырга күнеккән шагыйрь җанын кая куярга белми башлый: «Кит лә, кояш! Уйнап йөрмә монда. Болай да бик кызу йөрәктә...» Туган якларының якты киләчәге, иртәгәсе көннең матурлыгы хакына җирдә зур көрәш, хәлиткеч көрәш барган вакытта ул, әлбәттә, ямьле табигать һәм тыныч авыл кочагында озакка кала алмый. Тынгылык белмәс шагыйрь йөрәге яңадан уттай кызу көрәш кьфына ашкына. Төн күбәләгенең утка ташлануыннан аермалы буларак, бу адым — шагыйрь шәхесенең табигатеннән килгән аңлы омтылыш нәтиҗәсе.
Тамбов урманнарын ташлап кмтәм.
Нишлим!
Шау-шуларга күңел чыныккан. Давылларда туып канатланган Бунтарь йөрәк кача тынлыктан...
Шагыйрь биографиясеннән, шул рәвешле, кайсы гына чорга мөрәҗәгать итмә, бер нәрсә ачык булып күзгә ташланып тора — ул һәрвакыт Ватаны һәм халкы өчен яшәүне, шәхес буларак, иң изге бурычы, намусы эше дип саный. Куен дәфтәрендә язылган: «А партия, |_) шатлыгым да, янар яшьлегем дә, җырларым да сиңа булсыннар...» кебек юлларның артында кыска гына гомер юлы узып та, зур масштаблы иҗат һәм яшәү үрнәге калдырган шагыйрь тормаса, сагаю һәм шикләнүләргә дә урын калыр иде Ә Такташта исә суз белән эш, иҗат белән тормыш бер бөтенне тәшкил итеп бергә кушылып ага, бергә ургыла. Һәм бүгенге укучы, аның «Киләчәккә хатлариын алган замандаш, шагыйрьме ул, эшче яисә игенчеме, илдә яңа тормышның ныклы нигезен кору өчен көрәш барган елларда үтелгән әлеге яшәү үрнәгенә игътибарлырак булсын иде. Сүз белән эш, иҗат белән тормыш, яшәү рәвешенең бергәлеге—бик еш кына онытабыз кебек әле без болар турында.
Шунда ук Такташның шәхес буларак шигырьләрендә ахыргача үзе булып калуына, ихласлыгына сокланмау мөмкин түгел. Чорның катлаулы тормышын, мең каршылыклардан торган көрәшен җырларга алынган шагыйрь өчен, бер карашка, бөтенләй әһәмиятсез булып тоелган деталь һәм фактларны да ул гадәттән тыш уңышлы Һәм зәвык белән файдЬлану юллары таба. Әйтик, шагыйрь тикле шагыйрьгә үзенең балачак шуклыкларын искә алып, кыяр урлап йөргән чакларын, күрше карчыгының ак әтәчен суюны, мәчет тәрәзәсен бәреп вату кебек меңләгән гөнаһларны яңартуның кирәге шул кадәр үк зур идеме икән. Әлбәттә, түгел. Халыкка һәм партиягә. Ватанга кешеләргә мәхәббәте ташып торган масштаблы шигъри шәхеснең кайтып- кайтып казлар, песи кызлары һ. б белән мавыгуы да килешеп бетмидер кебек. Югыйсә, үз вакытында тәнкыйть тә шундый «ваклыклар» өчен Такташны әледән-әле чеметкәли, тарткалый килгән. Ә Такташ үзенчә язгай, башлаган юлын дәвам иткән — Такташ булып калган. Шагыйрь яшәү һәм иҗат принципларына ахыргача тугрылыклы булганы кебек, күрәмсең, үз мавыгуларына, үзе үткән юлга, балачагына да хыянәт итмәскә, тугрылыклы калырга тиештер. Кеше арасына кердем дип, үзең сабый чакта киеп йөргән ямаулы чалбар һәм олтанлы итекләрне бөтенләйгә онытып, үзең аунап үскән чирәм һәм инеш буйларын искә дә алмый үз биографияң һәм үз-үзеңнән уңайсызланып, оялып яшәү белән шагыйрьлек янәшә килә аламы икән? Миңа калса, шагыйрь күңеле Такташтагыча, дөньяның барлык эре һәм ваклыклары өчен бер дәрәҗәдә шәрран ачык булырга тиеш. Дөресрәге, шагыйрь өчен эре һәм вак нәрсәләр гомумән булмаска да мөмкин, сүз әһәмиятлене әһәмиятсездән аеру хакында гына барырга тиеш.
Ә без исә юк-юк та үзебезнең әсәрләрдә, башкалар алдында сынатудан шөлләп, тулысынча ачылып бетүдән сагаябыз, җан теләгәнчә шаяртып алу, елмаюны Да җитди проблема күтәргән әдәби әсәр өчен чит-ят нәрсә дип саныйбыз. Укучының иң әһәмиятле, җитди проблемаларны да мөмкин кадәр гади, гадәти итеп кабул
итәргә гадәтләнгәнен хәтердән чыгарабыз Гадилек, гадәтилекнең әйтеп бетергесез үтемле эстетик чара булуын искә алып бетермибез. Монда исә, Такташтан өйрәнерлек урын шулай ук бар. Мисал өчен. җитди генә проблема күтәргәи шигырьдә, һич көтмәгән җирдә «көтүләрдә хәзер кем кәҗәсе алдан чабып йөри торгандыр дип уйга калу урынсызрак тоелырга мөмкин Яисә Зөбәйдәнең чәчәк атмас борын шиңгән мәхәббәте турында укып килгәндә шундый юлларга очрыйсың. ф
Ул тәнне ай күктә эш тапмыйча, <
Эче пошып сүгенеп йерегән.
Ул теине Әүхәди юлга чыгып, 3
Кире кайткан куркып бүредән..
Шушы төнне Гыймади, эт өрсә дә.
Тәмле йокысыннан тормаган, Шәкүр карак аның абзарыннан Күк айгырын кереп урлаган...
Ләкин гадәти булмаган шундый күчешләр һич кенә дә логик эзлексезлек булып аңлашылмый, ә кызыксынуны бермә-бер арттырып, үстереп җибәрә, әсәрнең лирик аһәңен көчәйтеп, эпик киңлеген бермә-бер колачлырак, масштаблырак итә Турыдан- туры шагыйрь шәхесенең ихласлыгы белән элемтәдә булган әлеге үзенчәлек уникальлеге белән аерылып торган Такташ поэтикасын тудырган чараларның берсе булып тора «Шигырьнең кыйммәте нәни бер идеяне кеше аңламаслык итеп язуда түгел бәлки бөек идеяләрне җиңел гади рәвештә еч-дүрт җөмләдә әйтеп бирә алуда... Тормышка бәйләнмәгән абстракт образлар шигырьне матурламый да. тирән мәгънәле дә итми», — дип язган шагыйрь үзе дә. Ихласлык, гадилек һем тормыш* чан детальләр белән үз поэтикасын тудырган шагыйрьнең сүзләре берсүзсез, махсус игътибарга лаек, актуаль.
Шигырьләрдә — үзең булып яшәү, үзең булып хәрәкәт итү, үз-үзең белән каршылыкларга кереп бәхесләшә-бәхәсләшә берөзлексез үсү- Социаль-политик карашларың, интельлектуаль йөзең белән генә түгел, ә бөтен характерың, темперамент һәм психик үзенчәлекләреңнән дә аерылмый яшәү — шигърияттә шәхеснең тулыеыи- ча ачылуы өчен мөгаен боларның барысы да бупу шарттыр. Һади Такташ шигырьләрен яңадан кайтып-иайтып укыганда тагын бер кат әнә шул хакта уйланасың Ша-гыйрь үзенең әсәрләрендә күңелен ниләр били, җанын ниләр борчый барын да әйтергә омтылган кебек, ул уйларны шигырь юллары тарсыныр дип икеләнеп те тормаган Ә шул ук вакытта аның иҗаты туаем сокландыргыч бербетенне тәшкил итә. Димәк иҗатны бер йодрыкка туплап торган принципиаль һәм ахыргача ү>- үзеие тугрылыклы шәхес булганда күтәрелгән проблема, кузгатылган мәсьәлә борчыган уй, хәтергә килгән истәлек һәм шаяруларның герлелеге, стиль һәм поэтик сурәтләү чараларының күптөрлелеге генә ваклый алмый, таркатмый икән Такташ дигәч те күз алдына масштаблы шагыйрь, трибун, үз халкы һәм ватанына, үзе яшәгән һем иҗат иткән данлы елларның төп проблемаларына соң чиккәчә бирелгән шагыйрь киле. — Моңарга һичкем шик белдермәс Шагыйрьнең гражданлык ялкыны, ашкыну һем борчылулары — аның һәр шигырендә Шаярамы ул. елмаямы, сарказмга күчеме, чәчтән сыйпыймы, башка китерел сугамы — һәр очракта аның шигырьләреннән яңа ечен. матурлык ечен көрәш пафосы бөркелеп тора Шагыйрь буларак, шехес буларак үзенең теп миссиясен ул ачык белә
Авыр көрәш, бөек еллар ечен Кирәк булган минем тууым!
«Интернационалмы кТормыш симфониясеме тиңләп, «җырда боек елларның үз Ленинын тудырырга» омтылып иҗат итә шагыйрь Тынычлык һем хаклыкны аклап дәүләт җитәкчеләре, министрлар белен бехәсмә кере («Лорд Чемберпеига СССР крестьяны Һади Такташтан җавап нотасы»), деиьяның герле почмагында барган социаль кереш, политик вакыйгаларны эзлеиле күзәтеп барып аларга үз менәсебә- тен белдерә киле («Ояты юн сатлык юлбасарның». .Пуанкаре» -Яңа лордлар, пэр-
РИНАТ мехам мад и в в
аый сортлар»). Туган ил чикләренең дә тыныч түгеллеген яхшы аңлап, совет сугышчь»- лары арасына омтыла, интернационализм һәм патриотизм хисләре белән тулы яңа шигырьләр циклы язып чыга. Әле Октябрь революциясенә кадәр үк беренче шигырьләрендә кан койгыч империалистик сугышны , давыл сыман кубып кире каккан, тәнкыйть иткән шагыйрьнең яшь совет армиясен уяулык һәм хәзерлеккә чакыруы бер набат булып яңгырый сыман.
' Такташның гражданлык активлыгы һәм чорның аеруча җаваплы, эре планлы мәсьәләләре, вакыйгалары белән янып яшәвен күрсәткән факт һәм мисалларны аның иҗат һәм тормыш юлыннан күпләп китерергә мөмкин. Шулай да шагыйрьнең даһи Ленин образына мөнәсәбәте, арада якты йолдыз кебек, игътибарны үзёнә аеруча җәлеп итеп тора. Такташның гомумән ил күләмендә Ленинга багышланган беренче поэма язып тәмамлавы мәгълүм факт Ләкин эш шагыйрьнең оперативлы-лыгында. бөтен прогрессив кешелек өстенә авыр кайгы булып килгән тетрәндергеч вакыйгага беренче булып шигъри ачкыч табуында гына да түгел. Барыннан да элек, әлеге чиксез олы югалтуның дәрәҗәсен кешелек тарихында яңа бер эпоханы ачкан Ленин образының масштабын шул көннәрдә үк ачык тоеп язылган булуы белән сокландыра поэма. Шул ук вакытта ул гадәти багышлау, даһи исеменең олылыгына соклану һәм дан җырлау рухында гына язылмаган, юкса бу теманың әһәмиятен тоеп, шул рәвешле иң традицион һәм гадәтләнгән җиңел юлдан барып язылган шигъри әсәрләр әле безнең көннәрдә дә бик еш күренгәли киләләр. Такташ, әйтерсең, ил өстенә халык өстенә зур кайгы булып ишелгән вакыйгадан репортаж язган, чын шигъри репортаж! Илнең пульсы күтәренке хезмәт ритмы белән типкән бер мизгелдә килә авыр бу хәбәр, һәм кинәт ялкынлы речь белән чыгучы докладчы туктап кала, үз вакытында әйтеп бетергесез дәрәҗәдә популярлык казанган «Тарзан» фильмы барганда лента өзелә, залда ут сүнә һәм әйләнә-тирә туңып кала, заводта төнге сменада эшләгән мастер Иванов күз яшьләрен сөртә, җир шарын болыт чор- мап ала.— Шул рәвешле гадәти һәм табигый эпизодлар, детальләр тиз арада зур масштаблы кайгы картинасын күз алдына китереп бастыралар. Ул гына да түгел, бөтен җир шары, бөтен прогрессив кешелек хәрәкәткә килә. Париж, Лондон, Испания, Дания, Германия, Төркия туган илебез шәһәр һәм авыллары белән бер булып кайгы кичерә:
Миллион йөрәкләр берьюлы
Тын гына тибә:
Ленин!
Ленин!
Ленин!
Нинди колач, ни дәрәҗәдә эпик масштаблылык, һәм шул вакытта шигырьнең камиллегенә, ритм һәм рифма гармониясенә сокланып туймаслык.
Шул рәвешле зур булмаган вакыт аралыгы, нибарысы минутлар эчендә булып узган вакыйгаларны тасвирлап, шагыйрь гасырлар кешесе — Ленинның кешелек тарихындагы урынын, ул ачкан яңа чорның олы киләчәген, ленинизмның мәңгелеген раслауга ирешкән. Минутлар аша гасырларны күрә, күзаллый алган Такташның поэманы «Гасырлар һәм минутлар» дип исемләве символик мәгънәгә ия. Ленинизм идеяләренең тарихи перспективасын, көчен зирәк рәвештә аңлаган шагыйрьнең соңгы юллары инде минутлардан түгел, гасырлардан репортаж сыман кабул ителә;
Ул үлмәде.
Җир шары өстендә Ленин
Шәүләсе көн-тен йөри. Уң кулында канЛы байрак. Сул белән
Куркыныч елларны алга естери.
Ул, кояш нуры кебек нурлар сибеп,
Термәләр, подвал, заводларга керә.
Я, коточкыч байрагын тоткан килеш.
Ул кинәт килеп чыга зур Парламентлар естенә!_
Суз дә юк, даһи Ленин исеменә лаеклы поэма, ә соңгы юллар исә поэма- а лаек аккорд булып яңгырыйлар. Тик бер нәрсәдән канәгать түгел күңел — «Гасырлар һәм минутлароның әлегәчә илебез халыклары телендә, барыннан да элек, рус телендә тиешле яңгыраш алмаяы кызганыч. Лениниананың иң гүзәл җәүһәрләреннән берсе булып торган бу әсәргә игътибар һәм кайгыртучанлык кимемәсен иде! Хәер, бер поэма гына түгел, татар әдәбияты тарихында яңа тормышның ялкынлы җырчысы буларак үзенә бер аерылып торган Такташ иҗаты, гомумән, олы кайгыр- тучанлыкка лаек. Даими игътибар һәм кайгыртумаилыкка әдәбиятка килүче яшь үсентеләр генә түгел, танылган каләм осталары һәм. барыннан да элек, безнең арада үлмәс җырлары калган талант ияләре мохтаҗ. Вакыт-аакыт бүгенге әдәби процесс-ның мең төрле мәшәкатьләре белән әвәрә килеп, без иң изге бурычыбызны үтәп җиткерми кичектерә киләбез түгепме?! Шигъриятебез күгендә якты йолдыз булып янган, шәхес һәм сәнгатьле сүз остасы буларак кабатланмас Такташыбыз иҗатын искә алганда әлеге борчуның урынсыз түгеллеге шик тудырмас төсле.
Шигърият, шулай да бәхетле сми! Синең Такташың бар!..