Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШӘРӘФ МӨДӘРРИС ШИГЫРЬЛӘРЕ

Таныш кунак Көчле сугыш. Дөнья шаулап тора, Әйтерсең лә, ташып лавалар, ... Чыршылыкта дулап, кайнап то|?а Аккош 1'өсле, нәфис самовар. Көчле сугыш. Урман гөжләп тора, Тузан-төтеи камый күземне... ...Ул бит шунда дулап, җырлап тора, Күрче, ИПТӘШ1, гаҗәп түгелме! Без бу җир|дә, Ватан каршысында Башкарабыз гадел бурычны, Ул бит бәйли монда, канлы кырда, Туган өй һәм көчле сугышны. Хәтерләдем шунда узган көнем, Көмеш чәчле әнкәм-җанымны, Сеңелләрем белән уйнап-көлеп, Кичке чәйне эчкән чагымны. , Сайра, сайра булар бөрки-бөрки, Җырла, җырла, җырчы шикелле. Син бүген да, җаным, гөрли-гөрли Кайнатасың минем хисемне. Синең җырың сүнеп, сулып калса, Сугышчылар күмер салалар. Син кунак ич безгә сугышларда, Гөрли-гөрли кайна, самовар.. .Шәрәф Мөдәррис шигырьләре -45 Минем антым Мин ант иттем, халкыбызга күзем төбәп, Җаным-тәнем аткан уктай сүзем белән. Давыл-җилдә калтырамас горур йөрәк, Кар төсле ак, сөт төсле саф күңел белән. Яклан чыгам туган-үскән газиз җирем. I Ут басса да, су басса да артым, алдым, Сугышларда гомер бирер, бәхет бирер Минем намус, минем бурыч — бу хак антым. Мин ант иттем, җир белән су шаһит моңар, Тормышымда иң тугры бер сүзем санап, Ул—тәнгә көч, җанга намус, кулга корал, Сугышларча каһарманга ныклы канат. Яклап чыгам халык хакын, Ватан хакын, Кирәк булса, соңгы тамчы каным аксын. Үлсәм, минем кабер өстем бизәп калыр Чәчәк булып, кер карасыз бу хак антым. Мин ант иттем, торыр бу сүз халкыбызга Намус көчем күрсәтәчәк көзге кебек. Мәңге-мәңге торыр Ватан каршысында Туган җиргә каным белән беркетелеп. Мин бу сүзем җилгә атсам, минем биткә Яңгыр түгел, кар да түгел, нәләт яусын. Каһәрләнеп каным аксын туган җиргә, КыльвТ булып җаным адсын бу хак антым