Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Истәлеккә
Тарих түрендәге бер мизгелдә, Җырлар җырлап тостлар аралаш, Елдашларым минем бәйрәм итә... Ә уртада — чыршы-замандаш!
Бөтерелә шар — Җир, орчык мыни! Гасырларны урый, чорларны.
Ә без — бергә! Ә без, бокал тотып, Сәламлибез бер үк елларны!
Күпме буын артта чират көтә — Башкаларга күчәр безнең җыр. Юка катлам булып ятып калыр, Ятып калыр Җирдә безнең чор.
Миллионлаган еллар өелер өскә.
Таулар калкыр. Таулар ишелер. Килер тарихчылар дәверләрне, Гасырларны бутап интегер..
Тик онытмас Җирем, алга илтер Смольныйның изге ташларын!
Онытмас Җир — белом, беркайчан да! — Безне — Ленин замандашларын!
Гасырларда уйнар Октябрьда Без дөрләткән янгын шәүләсе!., һәйкәл булып барыр Җирне яклап Җиргә ауган еге<т гәүдәсе.
...Галә<м базарына илтә кораб Туксанынчы гасыр товарын Космонавт белә: ул сәфәрнең башы — Егерменче гасыр, Гагарин...
Без яшәдек Җирдә. Яши бөлдек!
Бу яшәүнең аргы ягыңда Тарих төпсезлеген балкытырлык Бер хатирә калсьы тагын да!
Горур ицсен Җиргә заманыбыз. Кысып учка сугыш чакмасын. Тамга булып ятсын — бездән естә Археолог корал тапмасы+tI
Яшәү хакында уйлану
...Янмый кояш безнең өчен генә.
Бәхет кырыс. Көтми артыгын.
Безнең елмаюлар, безнең шатлык — Походтагы солдат шатлыгы.
Кайда булып, ниләр төземәдек, Тартышмадык җирдә кем белән?! Тормыш уйный бездә — безнең аша Көрәшә ул шулай төн белән.
Кеше — филтә, вакыт — лампа мае — Мөмкин иде моны аңларга!
Яшәү бит ул— яну вакыт —бездә, Без — вакытта тиеш янарга!
Оча йөрәк
Кош сулкылдый эчтә. күкрәктә Зөлфәт
Оча йөрәк, оча, оча, оча — Канат кагышларын санамый. Океаннар кичте, океаннар! Ә туктарга аңа ярамый.
Ядрә булып кайгы тишеп үтә, Шатлык аны кинәт яралый. Авырая канат. Таяныч юк.
Их, кунасы иде. Ярамый!
Бары аңа, бары аңа гына
Йокы да юк, ял да тынгы да. Чыдамаска аңа ярамый! һич! Тик еларга ярый тын гына.
Очыш! Төнлә, көндөз, томан булып Бозлы сагыш йөзгән таң белән. Давылларны ярып үтәсе бар Каурыйсыз тән, сабый тән белән...
Менә дулкын бәрде—авыр-авыр. Тагын бәрде аннан көчлесе.
Кара тынлык. Капчкараңгы тынлык...
Уян, йөрәк! Йөрәк! Ниш-ли-се-е-ең?1.
Төпсезлеккә, салкын төпсезлеккә Инде төшеп җиттем дигәндә Алып чыкты, алып чыкты йөрәк! Яз, бәбкәләр йөри чирәмдә.
Килер ул көя: инде соңгы тапкыр Талпыныр да тынар канатлар. Ә ул, сүнә барып, «Туктамаска! Туктамаска!» диеп кабатлар...
Ул сискәнер, очып китәр әле, Кагылсагыз аңа сак кына ...Лаем булсын гомер — безнең өчен барган бөек очыш хакына!
Рәнҗемәгез
Китәбез дә югалабыз . Ниләр курми газиз башлар. Оныттылар, кайтмыйлар, дип Рәнҗемәгез, авылдашлар! Иссә җилләр туган яктан, Күңелләрдә — давыл, давыл! Сөйгән ярлар онытыла, Онытылмый туган авыл!
биредә элек Ак инеш Кайсы эздән ага иде, Кайсы төштә иде баома, Кайда бәртәс каба иде, Нинди хуш ис килә иде Ул чактагы үләннәрдән?
Сез аны бездән сорагыз, Бездән — читтә йөргәннәрдән!
Китә егет, авылының Соң сурәтен алып китә Күрше кызы һаман анда. Нәни килеш, казлар көтә Шул авылга кайта егет, Урамнардан кат-мат үтә.
Монда кайтсаң — бар да үзгә! Ятсыналар хәтта ташлар Оныттылар, кайтмыйлар, дип, Рәнҗемәгез, авылдашлар!
Сары җылы, йомшак җылыда Күлме талгын шатлык күмелгән! һәр күмердә бии ал өмет. Ә шулай да моңсу күңелгә.
Әнә шулай килер мизгелне Ялмап ала ялкын телләре
Учак янында
Алма кебек алсу көннәрнең
Кала бары, кала көлләре
Ә барыбер җылы күңелгә!
Бу — ышану биргән җылыдыр.
Дөрләп янган безнең бу көннәр Бик күпләрне әле җылытыр.