ШИГЫРЬЛӘР
Ак канатлар
Тәрәзәмне ак канатлар кага — Әкиятләрдән килгән коштыр ул. Улаулары, елаулары белән Кош түгелдер, дәшә кыштыр ул.
Әй, аккошлар, кичәгемә инде Сез күптән бит киткән, югалган. Куыш ясап кардан, сезнең күлдә Дулкын терелтүче булалмам.
Еллар буе өйгән өй катыннан — Чарлагымнан карап торам да, Офыкларда күрәм: еллар анда Бөтерелә кушылып буранга
Ак бушлыкта мин калдырган эздә Кар эремәс, үсмәс яшь үлән Мин өзәсе гөлне салкын инде Күренмәслек итеп яшергән.
Үзем генә белгән чәчәкләрне
Үзем генә белгән аккошка Бүләк итә алмам. Җир буйлап бит Чал бураннар чыккан чабышка
Төшендерер тиздән тигез аклык Сөюләрнең нәрсә икәнен Тиз әйтермен: «Сөйгән булып йөреп Күпме вакыт әрәм иткәнмен!»
Юкка чыккан буш ашкыну белән Югалгандыр күпме уңышлар! Ак канатка төяп, шундый ачыш Китерделәр миңа бу кышлар.
Мин — әүлия, инде башкаларны өйрәтермен сафлык-тәүфыйкка. Бу да акыл булыр. Чарлактан тик Җилпенә җан бүтән аклыкка
Ялангач ай
Бүлмә тулган тыныч уйлар белән, Сөт дәрьясы кебек — ап - ак, ап - ак. Күктән карый миңа ялангач ай, Мәңгелек сер, илаһи төс саклап.
Мин ялангач айга текәлгәнмен.
Сузылмыйча сыйпый бармакларым Кытыршылык рәхәтлеген тоеп Әллә мәрмәр тәннең, әллә айның.
Айга кулы җитә кемнең, генә? Минем генә бугай, минем генә. Бәхәсләшмәк кеше табылыр дип, Шик-күләгә, төшмә күңелемә.
Кытыршы ай каты була белә, Ә бүген ул шундый нәфис, затлы. Ялангач ай шундый изге һәм саф, Аның нуры — инсаф, бәхет, якты.
, Бу инсафны, бу сафлыкны бәлки Миннән башка һичкем тапмас, тапмас. Каршы өйнең бозлы өлгесеннән Көлә ләкин адәм атлы картлач.
Ләкин, ләкин... Таңда чыкса буран, Аңны коткарырга мин бар: Сакта торам!
Шуның өченмени көттем сине, Шуның өченмени эзләдем. Җирнең, күкнең бар төсләрен сирпел, Юккамыни көлде күзләрең?
Шуның өченмени без табыштык, Хушлашырга дипме кавыштык? Бер гомерлек дөреслекне җиңде Сәгатьләргә сыйган ялгышлык.
Гомер буе нигә кирәк эзләү — Бер мәгънәсез кинәт җуярга? Сораулар тик минутларда туса, Җаваплары кала елларга.
Эшләрем күп, йөди, арый идем, Арсам да бар эшкә ярый идем.
Җан да, төн дә — ялда, калды бер эш: Элеккечә мин сөяргә тиеш.
Җыйганда да элек бар хәсрәтне, Читен булмый иде шушы хәтле. Мәхәббәтме шушы авыр хезмәт — Җиңеләйтим ничек? Дустым, өйрәт.
Мең бәйрәмне алмаштырып килгән, Җир-күкләрне чыңлатырлык көлгән, Чая көннәр, уйсыз тиле шуклык Кая китте — кая килеп чыктык?
Яратуың авырлыгын әле
Гел күтәреп йөрү авыр, авыр.
Алда яратмавың авырлыгы бардыр..
Анда йөрәк ничек исән калыр?
Икебезгә бары бер мәхәббәт.
Тик күз яшьсез түзеп булмый рәтләп. Кайтсын мең бәйрәмне җыйган хезмәт, Син бәхеткә мине өйрәт.
Өйрәт тизрәк!
Чалма чәчәк
Чалма чәчәк — Маргаритка Аллы-гөлле, ак та, күк тә. Өмет бии җем-җем төстә, Күрсәм сәхрә балкып китә, Чалма чәчәк — Маргаритка.
Үзенчә бит һәр гөл күркәм. Ямь тапмыйсың әллә күктән — Син гел җирне сөяр кебек, Башың җиргә тияр кебек. Чалма чәчәк — Маргаритка. Изгелекләр җирдә ятмый, Ятканнарын табан таплый. Матурлыкны түбән йөртмә. Үзеңне дә син рәнҗетмә, Чалма чәчәк — Маргаритка.
Үлән — ишле, үрләп китә, Аларны син үрнәк итмә Син бит — сирәк, нәфис, нечкә, Үс гел өскә, өскә, өскә, Чалма чәчәк — Маргаритка.
Мәхәббәтне уйнау Әле мөмкин икән. Тик бу уен авыр Барча авыр эштән.
Мәхәббәтнең үзенә Җегәр бармы тамчы? Ят диванга, кайт та, Уйла, җилкә кашы.
Гөзит укыган булып, Ауна шунда, әйлән.
Оеп китсә гәүдәң, Торып су эч, әйрән
Күз яшьләрең килә Әллә бөек хистән, Әллә чыга саркып Бары көчсезлектән?
Чөмер татлы диел, Тозлы тәмнәр сизсәң.
Ела сөенечтән:
Шул да, шул да җиткән!
Салкын кояш
Әй, минем салкын кояшым, Син исән икән һаман. Күрендең кабат, күзләрем Күгәреп беткәч тәмам.
Юеш болытлар артына Яшеренеп озак-озак, Нишләп йөрдең кача-кача Җинаять кылган сымак?
Оныттыңмы үз эшеңне Син минем яктыртучым? Үпкәләп әллә йөрдеңме, Булдымы котыртучың?
Мондый гына үпкә, рәнҗеш Сине таплый димени.
Сине миңа, мине сиңа Ятлар мактый димени.
Тик көлмәсәң, мин-җиреңне Мәңге боз күммәс димә. Гел кайнар була белмәсәң, Бул син гел көләч кенә.
Көләчлеккә көч тапмасаң, Җуйма кызыл төсеңне. Тукта, китмә, тагын китсәң, Инде чыкмас өчендер.
Юеш кичтә кар яуганда Туңмыйм тик, түзәм икән. Ап-ак булыр дөнья иртән, Яңгыр үткән, җир кипкән.
1
Әллә болыт, әллә рәшә — Аръякта — зәңгәр томан. Күк дәрья дәшә үткәнгә, Көн дә бер барып чыгам.
Дала җиле ерак төннән Эңгер ташый кичләргә. Тик күнегә алмый күзләр Күктән башка төсләргә.
Аръяктан кәккүк кычкыра: «Сез бергәме, ничек?» — ди. Шатлык кара төскә керә, Кәккүк мине ишетми...
Аръякта гына икәү без Күгелҗем моңга чумган. Көн дә бер барып адашам, Көн дә бер исән чыгам.
Аръякта — зәңгәр томан.
Зәңгәр томан
2
Аръякта кабат терелә Яшь көннәр озынлыгы. Киртәләргә уттай куна Кикрикләр кызыллыгы.
Тавыкбикә җырлый: «Бәхетем Түгәрәк!» — диеп кенә.
Яшел сөенеч чемчи казлар, Саф тәмнәр сизеп кенә.
Хөрлеккә чыдый алмыйча, Бәрәннәр сикерешә.
Карлыгачлар черки куа Күк төсне тишә-тишә.
Барысы да инде аръякта, Барысы да булды кичә...
Бүгенгенең кадерен күр дип, Җил исә сизелмичә.
Азак
Үз уемда минем караш —нык. Үз уеңда синең караш — нык. Мин дә орыштым татарча, Син дә тырыштың татарча — Аңлаша алмадык.
Үз уемда минем караш бикле,
Үз уеңда синең караш ипле.
Син дә орышмадың бер телдә дә, Мин дә тырышмадым бер телдә дә, Күзләр белән генә караштык.
һәм безгә ни җитү-җитмәвен дә, һәм нәрсәнең артык икәнен дә — Бер ялгышсыз күреп аңлаштык.
Белдек: *По'
Без тик бер нәрсәдә ялгышканбыз — Табышканбыз.
Ак төшләр
Күләгә өстенә күләгә эленсә, Күләгә сәбәбе — ботаклар, кәүсәләр Яфракка, чәчәккә күмелсә, Төсләрдән карашлар камаша, Сәбәпләр чалынмый карашка.
Сәбәпкә бәрелеп күз төбең күгәрсә, Күзләрең учласаң син гәрчә, Күрәсең: тумыштан бүгенге көнгәчә Тимгелләр астына тимгелләр күмелгән.
Хәтерлә тагын бер: тел белән Сәбәпсез син ялап карагач, һәм озак куптара алмагач, Бәсләнеп агарган туң тимер Ачкан бит дөньяның серендер? Син моны онытачак түгелдер.
һәм мин дә... Тәрәздән карасам, Җемелдәп яктыра сагышлар.
Торбалы төтеннәр, төтенсез торбалар Бәйрәмнән кайткандай, чалышлар, Чалышлар...
Яфраклар, чәчәкләр — ак кына.
Җыям да, салам да мендәргә тыңгычлап, Баш куеп шуларга, талам мин йокыга. Сәбәпләр кирәкми, сәбәпләр онытыла. Дөньяда җилпенә, талпына Саф төсләр, Ак төшләр.
Төштәге диңгез
Бәләкәйдә, күрмәс борын өндә, Диңгезне мин күрдем төшемдә Сурәт иттем яшьләй шигыремдә. Хәзер моң ул — чыңлый хисемдә.
Диңгез эзләп кошлар киткән чакта, Ияреп мин китәр идем лә.
Алар сагынып кайткан үзәннәрдә Гөрләп ага минем сүзем дә.
Минем сүзне кабатлыйлар кошлар.
Күпме генә вакыт кичсә дә, Адашмыйча кайта инешемә, Нинди җилләр каян иссә дә.
Кошлар белә минем нәселемнең Кайчан кайда гомер сөргәнен. Ил җырында килми калган диңгез Әүвәлгечә киң ул, тирән ул.
Бүген мин баш куеп яткан сулар Диңгез түгел — чишмә, инешләр. Диңгез гомере өчен ул инешләр Саекмаска ләкин тиешләр.
Мин колачлап йөзгән дәрья — Идел, Аны да эчә вакыт кояшы.
Ярый әле инешләрем, дим мин, Иделемә коя, коясы...
Ерак дөнья — кошлар хәтерендә, Ерак диңгез — минем хисемдә.
Минем ми һәм күзләр белән нәселем Шул диңгезне күрә төШендә.
Болгарга сәяхәт
Килгән идем шәһәр чаклы җирдә Калгандыр дип тау-тау хәрабәләр. Калган — утрау: пар аякның берсе Урын тапмас, ныклап бассаң әгәр.
Мин гыйбадәт кылмак булган идем Карт тарихка, даулы соры төскә. Тик юлыктым яшел чиксезлектә Оеп яткан телсез үкенечкә. .
Дәрбәләрдә зыңлый яшь исемнәр, Ялгыз тора читтә карт манара.
Ул ракета гүя — атыласы Юклык дигән соңгы, аргы ярга.
Манараның менеп михрабына, Көлә яшьлек, көлә тешсез сакал. Уйсыз яткан чал ташларны ялап, Яшел диңгез килә тирә-яктан.
Бүгенге шат тормыш, вәгьдә, уңыш Соры төсне килә ашап, җимереп, Балык-җимеш, тавык-чебешләрне Көлешә-көлешә без кимергән кебек.
Килә диңгез, улап, үкереп түгел, Килә назлы каен шавы белән. Куәт, киңәш алып кояш, җилдән, Кыштыр-кыштыр: сөю, яфрак, үлән...
Ак каендай чуклы сорау үсә, Ышыгында — тыныч, тәмле йокы. «Барлы-юклы соңгы сорылыкны Әллә бәйрәм, бака туе йотты?..»
Тик айныйсы килә, тиз айныйсы, Тиз күрәсе килә: ике төсне — Ике бөек көчне килештерер илче, Ерак дөнья сине көтә, коткар, Җирнең җиде катламыннан чыгар, Коткар аны, Кеше!
Килдем синең янга
ПУШКИНО ИСТӘЛЕГЕ
Туган җирем — ерак, синең янга Мин Иделдән килгән бер кунак. Үзем татар. Синең заманнарда Яңгыраган бу сүз яманрак.
Мин алгебра китермәдем сиңа, Алып килдем бодай исен тик. Чал Иделдә шәүләләре калган Манаралар сынын кабул ит.
Алып килдем тагын гөслә чыңын, • Иң элек бит безгә таныш ул. Соңрак күмгән һәм таптаган аны Ят аваз һәм тояк тавышы.
Тояклар һәм уклар белән килгән Яман хисләр һич тә юк миндә. Нәселем минем төзеп кала, илләр, Җыр тараткан Идел өстендә
Урман-кырда Дубровскийны мин Күпме эзләп малай чакларда, Аның белән яклап гаделлекне, Күпме чапкан тулпар атларда!
Син чакырсаң тагы шул дауларга, Мин ияреп китәр малай бит.
Ничә генә яшькә җителсә дә, Син барыбер миңа агай бит.
Куаклыклар, ахры, селкенделәр Җилдән түгел, синең килүдән.
Тиңдер үзеңә: я, ал, мин китердем Бөек сөю уртак Иделдән.
НШ d . с- Ү
Аерылышу
ПОЭМАДАН
Поезд китте. Күзнең күрешеннән Ара инде киңрәк, ераграк.
Караңгылык: «Аерылдылар!» — диде. Аңладым мин моны соңлабрак...
Күпме йөрәк эзли берсен берсе, Күлме йөрәк читкә атыла.
Кемдер тирги ераклыкны. Кемдер Җәфа чигә ара якынга.
Бер бүлмәдә — тойгы тантанасы. Бер бүлмәдә корый теңкәләр. Юллар аерып бәхет китерәләр, Я бәхетне урлап китәләр.
Ак йолдызга сәфәр китә кеше, Барып чыга кара йолдызга.
Ак һәм Кара, Сак белән Сок йөри. Аерылулар була юлсыз да, Аерылгач та була кавышулар...
Уйланырга бар җай, бар сәбәп. Ачыш көтә дуслык! һәм үзенең Эйнштейнын көтә мәхәббәт!