САРУТ
к чырайлы, какча гәүдәле трибунал рәисе шактый искергән френч кесәсеннән ашыкмыйча гына пенснесен алып киде Ялангач өстәлдән берничә бит кәгазь алып аны караштырып чыкты Башын күтәрер-күтәрмәс, ишек янындагы кораллы сакчы ларга дәште:
— Якынрак китерегез!
Сакчылар ике араларында басып торган түгәрәк кара тут йөзле, төптән юан чыккан базык, йомры гәүдәле егетне өстәл янына кнтереп үзләре ишек катына чигенделәр Рәис, ике ягына утырган хәрби киемдәге трибунал членнарына иелеп, киңәшкәннән сон. каршысында торган әлеге яшь кешедән җавап ала башлады.
— Исем, фамилиягез ничек?
Егет, кашларын җимергән килеш түбән карап, теләр-теләмәс ке нә җавап бирде
— Мифтах Шәмгунов.
— Ничә яшь?
— Унтугыз.
— Өегездә тагын кемнәр бар?
— Үги ана.
— Атагыз?
— Сугышта үлде.
— Кайсында?
— Гнрманскидә.
Тәрәзә янындагы аркылы өстәлдә язып утырган секретарь туташка нидер әйткәч, рәис ян сәкедәге кешеләргә борылды
— Шаһитлар кемнәр?
Стена буеннан торып баскан коңгырт сакаллы авыл кешесе, янын дагы таяклы бабайга ишарә итеп
— Менә без, диде.
Ул кулындагы яшел солдат капчыгыннан кнн йөзле кынысыз бер хәнҗәр, тагын лимоннан зуррак сырлы-сырлы кара граната чыгарып өстәлгә куйды. Мифтах ягына башы белән ымлап
— Өеннән алдык, тентү вакытында, — диде.
Ул арада, бүреге эченнән алган кәләпүшен чал башына кия-кия, әлеге бабай да өстәл каршысына килеп баскан иде
— Дөрес, хак сүз. Мин пүнәтәй булып кердем, —диде Рәис бабайга утырырга кушты, алдындагы кәгазьләрне әйләндергәләп, әлеге агайга сорау бирде:
— Приговорда нигә пичәт юк?
— Патша пичәте чуттан чыкты, ә сәвитский пичәт каладан кайтып житмәде әле. — диде агай.
Таяклы бабай башын игәләп ул әйткәннәрне беркетеп куйды. Рәис тагын сорау бирде:
— Монда язылганнар барысы да дөресме?
Агай, гаепле авылдашына карап алганнан соң, аның өчен үкенгәндәй. авыр сулап алды:
— Дөрес ләбаса шул, иптәш кем... Дизиртил булып кайтканнан бирле авылда ниләр кыланган, бөтенесе ничек булса, шулай теркәлгән.
— Сөйлән бирегез!
Агай күзләрен ачалак-йомалак китереп гаҗәпләнә калды.
— Кәгазьгә язылган булса дамы?
— Әйе!
— Алайса, шулай... — Ул, баскан урынында таптанып, тагын авылдашына карап куйды. Шәмгунов өстендәге өр-яңа гимнастеркасы, «бу- тылкалы» кызыл галифесе, көзге шикелле ялтырап торган күн итеге белән масайган сыман, ике кулын аркасына куйган хәлдә, киерелебрәк басып тора иде. Агай кырысрак итеп тамагын кырып куйды да, бүреген ян сәкегә ыргытып, тураебрак басты. — Алайса иң әүвәл шул хакта, ник пригавар җыйды халык? Түзәр әмәле калмаганга! Әгәренки үзәк бәгырьләренә үтми икән, халык дигәнең үз баласы өстеннән беркайчан да мондый пригавар җыймый! Рәнҗү ташып аккан, түземлеге төкәнгән! Менә бит афәт — башка төшкән бәла!
Рәис ябык, озын бармаклары белән өстәл шакып, агайны туктатты:
— Буш сүз кирәкми! Атап әйтегез, ачык итеп, кайчан, кайда, нәрсә, ничек? Иң башта кем ул? Игенченең ниндие? Батракмы, ярлымы, уртамы. кулак нәселеннәнме?
Агай Корбангалигә карап <Ишеттеңме?» дигәндәй көлемсерәп алды
— һы! Юк ла инде! Каян килеп игенче булсын ди ул? Рәҗе игенченең мондыйга кулы бара? Юк! Гомеренә бер ат җикмәде, сыер саумады йөрде шунда шәләй-вәләй, тудыйм-судыйм кагылып, сугылып Ни ултара, ни пултара дигәндәй. — Агай, авылдашына шелтәле караш ташлап, башын чайкады. — Элек-электән бизбашка булып үсте инде ул Умарта басып та тотылды, базларда сөт-каймактан авыз иткәндә дә эләккәләде, кыен да ашады.
— Судта булганы бармы? — диде рәис
Агай кулларын җәеп җибәрде.
— Менә анысы юк! Булмаганны әйтә алмыйм. Алай зурга җибәрмәде халык Менә төзәлер, менә акыл керер дип көтте. Ну соңгы айларда бөтенләй дә чыдар әмәл калмады, гүпчи дә азынды, кызыл әрмегә их- тыйярыйлар җыя башлагач бигрәк тә.
— Ачыграк: нәрсә, ничек?
— Барып теркәлә дәген, өр-яңа салдат киеме киеп кайта бу. Анысын сатып эчә дәген, яңәдән барып теркәлә бу! Алып кайта дагын, сата бу, сата дагын, эчә бу, яңәдән барып теркәлә бу!
Трибунал членнарының берсе:
— Ничә тапкыр шулай киенеп кайтты?—дип сорады.
Агай кулын гына селтәде:
— Биччут!
Ул, дулкынланып, янә авылдашына ачу белән карап алды. Ә тегесенең исендә дә юк. Шәмгуновның йөзе бакырдан коелган сынныкы кебек хәрәкәтсез, ул һаман элеккечә бүксәсен киереп тора иде. Агайның моңа кәефе кырылып бот чабып куйды
— Булса дагын булыр икән таш бәгырь! Тора лабаса бизнигам! II Мәрткә киткәнмени?
Рәис очлаеп төшкән ябык ияге белән ымлап:
— Тагын? — диде.
— Тагын дакта, анда Гөлҗиһан мәрәкәсе теркәлгәндер
— Анысы кем?
— Гөлҗиһанмы? Кем дип әйтеп... соң, авылның бердәнбер чибәре, иң уңган кызыбыз инде ул безнең.
— Ярый, аңа нәрсә булды?
— Шөкер, булып ук җитмәде анысы, мишәйтләделәр! Мөгаллимебез Гайфигә рәхмәт инде, бичарага, ул коткарып калды Аннары Сәләй Күрше авыл егете.
— Ничек, кайчан?
— Кайчан дип... — агай ян сәкедәге картка таба борылды — Хәтерем ялгыштырмаса, узган чишәмбедә бит әле, Корбангали абзый?
Карт, тамагын кырып селкенгәләп алганнан соң, төзәтмә кертергә кирәк тапты:
— Юк, кем, Хәйретдин, хаталанма Базар көн буылды бу хәл. әйе. базардан кайткач, кичкырын!
— Ә шулайдыр алайсам Менә шул Гөлҗиһанны ата-анасы кулыннан йолкып дигәндәй йөгертеп алып чыкканда
Рәис өстәл шакып тагын туктатты
— Ничек аңларга ул «йөгертеп» дигәнегезне? Нигә йөгертә ул аны?
Хәйретдин иңбашларын җыергалап, бераз түбәтәй астын кашып торды, Корбангалигә дә карап алды
— Соң, «йөгертеп» дигәнебез ни инде ул, аны ябыштырып чыгару дип тә әйтәләр Почти урлаган шикелле! Яучы җибәрмичә, кызнын ата анасыннан рөхсәт сорамыйча, токтомалга кызны качырып алып китү була инде бу!
Рәис моның белән аеруча кызыксынды
Кыз үзе риза булмаса дамы?
Хәйретдин икеләнебрәк башын чайкап торды
— Төрлечәрәк була днп әйтерием...
Шунда Шәмгунов телгә килеп секретарь туташка борылды, аның яза торган кәгазенә бармагы белән күрсәтеп
- «Урлаган» днп язмагыз! Гөлҗиһан миңа урларга үзе кушты!- диде.
Башкалар аптырабрак торганда ян сәкедән Корбангали карт җил кенеп торып басты.
— Ялган! Син аны көчләп әйттергәнең!
Трибунал рәисе боларны тынычландырып Хәйретдингә дәвам итәргә боерды.
- Әлеге дә баягы шул Гөлҗиһанны урлап алып киткәндә, ындыр артына парат килеп җиткәнне көтеп, мунчага алып кергән бу моны Мунчага алып кергәченнән. - Хәйретдин секретарь кызга таба кыяр кыймас кына карап, тамагын кыргалап тора башлады
- Әйтегез, әйт! - - диде рәнс.
— Әйе. мунчага алып кергәнемнән көчли башлаган бу моны Шунда аның кычкырган тавышына килеп кереп. Гөлҗиһаныбызны хәрәп булу дан Сәләй белән Гайфи мөгаллим коткарып калды Әйс’ Бичара!
II Бизнигам гамьсез, ваемсыз диюе
ГОМӘР БӘШИРОВ
— Нигә «бичара»? — диде рәис.
— Бичара дими иң дисен? — Хәйретдин кулларын күкрәгендә кушырып башын селкеп торды. — Гомергә бойлыксыз итте бит бу эзвир аны!..
— Аңлашылмый. Ничек? — диде рәис.
Корбангали таягы белән Шәмгунов ягына күрсәтеп кычкырып җибәрде:
— Әйт, Хәйретдин, анысын да әйт, бөтенесен ярып сал! — диде.
— Әйтмичә соң, әйтәм! — дип җилкенде Хәйретдин. — Бу кансыз. Гайфине аулакта саклап торып, оча башы белән «дыңк» иттереп бусага катысына утырткан. Әллә ничә тапкыр. Әзмәвер бит ул, аңа кем чыдасын!?
Боларын ук лыгырдар бу әләкче дип һич уйламаган иде Мифтах. Зәһәрләнеп теш уртларын уйнатып куйды. Хәйретдин аңа атасы ягыннан чыбык очы гына булса да туган тиешлерәк тә бит әле. Ә ул... Төнлә Мифтах исереп йоклагач, пүнәтәйләр белән кереп, аның әрбирләрен алып чыгучы да шушы бит әле! Аңа гына бик күп кирәк! Ул гына йөри бөтенесенә кысылып... Шәмгунов үзен күп булса, биш-алты айга төрмәгә ябырлар, я булмаса сугышка җибәрерләр дип уйлый иде. «Туган итеп» арт сабагын укытачак әле ул аның!..
Трибунал рәисе, щетка сыман тырпаеп торган кыска чәчен сыйпаштырып, Шәмгуновка карап бераз уйланып торды да янә сорау бирде:
— Нигә шулай рәхимсез кыландыгыз?
Шәмгунов рәискә ачу белән карап үзе сорап куйды:
— Ә нишкә минем белән Гөлҗиһан арасына кысыла? Ул кем дә мин кем?
Трибунал рәисе тыныч кына:
—. Сез кем соң? — дип сорады.
Шәмгунов гимнастерка изүен шатырдатып аерып ташлады да иңбашындагы яра эзен күрсәтеп:
— Менә мин кем, менә! Сугышта кан койган кеше! Ә ул тыл күсесе, сугыштан качып калган!
Хәйретдин сикереп торып:
— Ялганлама! — дип әйтеп куйды. — Аның кәгазе бар! Мөгаллим булган өчен алмадылар аны!
Трибунал членнары Мифтахның ярасына күз салганнан соң, рәис Хәйретдингә дәвам итәргә кушты.
— Үзе турында пригавар чыгарганны ишеткәч, бөтенләй котырды бу. Бомба ташлап авыл сәвите кәнсәсөн шартлатты. Ике кеше яраланды, алар бүлнистә ята, кәнсә җимерелде, яңаны салмыйча булмый.
— Тагын нәрсә өсти аласыз?
— Тагын шуны өстисе килә: шундаен да авыр сугышларны баштан кичереп, патшаны төшереп, җирле-сулы булып аз гына иркен сулыш ала башлаганда, менә сиңа, мә! Аяк астыннан чыккан афәт! Ул кайтканнан бирле халык кан калтырап тора. Илнең асыл егетләре яңа хөкүмәтне яклап сугышып йөргәндә ул менә нишли! Кояш баюга капкасын бикли дә халык тизрәк утын сүндерә. Монда озатканда халык әйтте: безгә мондый эзвир кирәкми, гадел хөкемгә тапшырабыз, диде.
Трибунал рәисе Хәйретдингә утырырга кушып, Шәмгуновка сорау бирде:
— Армиядән ник качтыгыз?
Шәмгунов аның күзенә туп-туры карап:
— Качмадым, өйләнергә кайттым, — диде.
Рәис аңа кулын сузды:
— Увольнительниегезне бирегез!
— Югалттым.
«үчегә** секРетаРьнең монысын язып бетерүен көтел торды да. гаеплә
— Сөйләгез! — диде.
Бу арык шайтанга Мифтахның башта ук җене каткан иде Ул ялт кына аның артындагы ачык тәрәзәгә күз атты, куллары йодрыкка төйнәлде. Әнә шул очлы иягенә берне тондырып сынын катырырга да ♦ урамга сикерергә... Тик, ике арада менә бу өстәл, аннары ике якта ике $• фараон мишәйтли... Улкиреләңеп читкә карады “■
— Сөйләмим! — диде.
— Сәбәп? Ф
— Дөрес түгел! я
— Нәрсә дөрес түгел?
Суд! Болай суд итмиләр! Сизмисезмени? Бөтенесе көнчелектән! = Галифәдән көнләштеләрме? Көнләштеләр! Әфисәрскн итектән әпәйттә- S ки шартларга җитештеләр. Пытамушты алар миндә генә!
— Ә Гөлҗиһан?
т— Нәрсә Гөлҗиһан? Аннан да көнләштеләр! Ә мин кемгә телим. £ шуңарга әйләнәм! Бетте китте! Хәзер хөррият!
— Урлап алып чыкмакчы булгансыз, көчләргә тотынгансыз!
— Түгел инде. Ул миңа йөгереп чыгарга үзе риза булды.
Корбангали сикереп торып аңа каршы төште
— Ялганлама! Син аны көчләп әйттергәнең, үтерәм дигәнең! Үз теле белән җылый-җылый әйтте. Халык алдында!
Шәмгунов бүртенеп картка теш арасыннан ысылдады
— Си-н! Җитте сиңа! Бер аягың гүрдә! Ни пети патын!
Корбангали рәискә сөйләвен дәвам итте
— Менә шулай инде ул. Әйтергә дә оят! Исерек башы белән айгыр- җанаш булып бөтен авылның котын алып йөрде Ничек әйтергә, кызлы йортлар дер калтырап тордылар. Көчләргә тотынуы да дөрес!
Мифтах аңа тагын очып кунарлык булып ярсыды
— Җитте диләр, һаман шуны чәйнисең! Бер сәгатьтән үзеңнең хатының буласы кызны кочаклап ятуы ниткән көчләү булсын?!
Трибунал членнары берсенә-берсе карашып алдылар. Аннары берәве:
— Нигә совет йортына граната ыргыттыгыз? — диде.
Шәмгунов борынын пошкыртып
— Нигә, нигә? — дип үчекләде. — Каян белим мин аны? Белмим тек белмим!
— Ничек белмисез?
— Ничек, ничек! Нәрсә һаман бер сүзне чәйнәргә? Исерелгән и бет
те-китте! ы
— Исерек булуыгыз гаебегезне җиңеләйтми. Киресенчә!
— Ә нигә ул тыл күселәре, иеше котыртып, өй борынча тамга җыеп йөриләр? Бөтен дөньяны сасытып!
Хәйретдин түзмәде, урыныннан торып бераз кызып алды
— Бу тикле дә булыр икән, кире беткән! Юньсез' Үз куначаңнан торып кына кытаклама! Сиңа бит икс чабата бер кием, ике дөнья бер тиен! Кетеки генә як-ягына да күз сал!
— Знайт низнай! Законный суд түгел бу! — диде Шәмгунов
Рәиснең йөзендә бер генә хәрәкәт тә күренмәде Ул башта ничек булса, хәзер дә шулай ук тыныч иде Рәис, озын ябык бармаклары бс лән кыска чәчен сыйпаштыргэлап. Шәмгуновка карап утыра, нидер аңларга. нәрсәнедер ачыкларга тырыша иде шикелле Шулай озак кына карап утырды да Шәмгуновка соңгы сүз бирде
— Гаепләрегезне җиңеләйтердәй дәлилләрегез булса, әйтегез
Шәмгунов киреләнеп «Әһә? Артык нык түгелме?» дип уйлап алды
Ул рәис йөзенә күзләре белән көйдереп алырдай итеп, усалланып карады да бөтен торышы белән үҗәтлеген белдереп
— Гөлҗиһан, Гөлҗиһан! Нәрсә булган Гөлҗиһанга? Укасы, уңганмыни? — диде.
Трибунал члены белән секретарьның нәрсәдер язып бетерүләрен көткәндә, рәис Шәмгуновка күзен тутырып, сүзсез генә озак карап утырды. Күптән тарак күрмәгән бу каты кара чәчне бәлки кемдер иркәләп сыйпар, бәлки бу кара күзләр кемнедер мәхәббәт нуры белән сихерли алыр иде. Чуеннан коелгандай бу таза, кыска муен, бу нык җилкәләр озын гомер эчендә бик зур авырлыклар күтәрә алган булыр иде. Әйе, булыр иде, эгэ’р эш узмаган булса... Хәер..
Карарга кул куяр алдыннан трибунал рәисе Шәмгуновка тагын бер сүз салып карады.
— Бәлки сезнең берәр әйтәсе сүзегез исегезгә төшкәндер, бәлки сез боларны, ничек әйтергә, ялгышлык белән генә эшләгәнсез дә хәзер үкенә торгансыздыр? Әйтегез, әле соң түгел!
Шәмгуновның беркайчан да әйткән сүзен кире алганы юк, кылган гамәленә ул һич үкенми иде. «Бер ай артык, бер ай ким! Төкерим бер танауларына!» дип уйлады. Баскан урынында кукраеп үз кирелеген кабатлады:
— Әйттем ич инде, дөрес түгел! Тыл күселәре белән бер булып, сугышта страдайт иткән кешене.. — дип кычкырды.
Трибуналның карары кыска гына иде:
«Яшь Советлар дәүләтенә контрреволюция көчләре тыштан һәм эчке яктан котырынып һөҗүм иткән бер вакытта. Көнчыгыштан Колчак армиясе якынлашып килгән аеруча хәвефле көннәрдә Казан өязе, Ямбыз авылы гражданы Мифтах Шәмгуновның дезертирлыкта йөрүе һәм Совет органнарында эшләүчеләргә карата террор актлары эшләве, хатын- кызны көчләргә һөҗүм итүе революцион законнарга катгый рәвештә хилаф килә, дәүләт иминлегенә һәм халыкның тынычлыгына зур куркыныч тудыра. Шул югарыда саналганнарны һәм Ямбыз авылы халкының аны зарарсызландыруны үтенүен искә алып, Мифтах Шәмгуновны атып үтерергә хөкем итәргә. Трибуналның карары катгый, шикаять бирелми. Фронт якынлашып килүен истә тотып, карарны кичекмәстән гамәлгә ашырырга»
Авылдан килгән ике шаһит, көтелмәгәнчәрәк килеп чыгуга тетрәнеп, баскан урыннарында катып калдылар. Мифтах сискәнеп уянгандай бөтен гәүдәсе белән калкынып куйды, маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Ул трибунал өстәленә таба ыргылып буылган сулышы белән гыжылдады.
— Ә?! Атарга? Минеме? Ничек атарга? Ә?
Жан-фарманга өстәлгә китереп сукты, әлеге арык шайтанның якасыннан эләктереп алмакчы булып өстәлне тибеп аударды Ләкин ике сакчы, аңа сулыш алырга да ирек бирмичә, ишек янына илтеп бастырдылар. Ул сакчылар кулыннан ычкынмакчы булып маташканда өстәл яңадан үз урынында иде инде. Трибунал членнары берни булмагандай тыныч кына аңа текәлеп торалар. Трибунал рәисе нидер аңлатып кулындагы кәгазьне секретарь кызга сузды. Туташ аягүрә басып карарны яңадан укып чыкты. Ләкин Мифтах аны барыбер аңламады. Ул үзен албасты баскандай, уяна алмыйча азаплый торган ниндидер газаплы төш күргәндәй хис итә иде.
Секретарь кыз, курка-курка гына, карарның күчермәсен Мифтахка сузды. Шәмгунов аны йолкып алды да, үзен-үзе белештермичә ярсып, әллә ничәгә ерткалагач рәиснең битенә ыргытмакчы булып өстәлгә таба борылды Әмма өстәл арты буп-буш иде Нишләргә белмичә таштай катып калганда, аны сакчылар аңына китерде. Аларның берсе Мифтахның иңенә кагылып ф
— Давай, брат, җыен! — диде. н
«Кая?» дип сорамады Мифтах Кая барасын ул әле һаман да аңла- £ мый иде, алай булыр дип уйлый алмый, ул аның башына сыймый иде. 3 Әйтерсең аны каядыр эш белән барырга мәжбүр итәләр Шуңа жене ф чыккандай, усал бер кирелек белән нигәдер чишенергә кереште
Хәйретдин күзен челт-челт йомгалап, мескенләнгән кыяфәттә Миф- о тахиың каршысына килеп басты Бәхилләшергә дип кул суза башлагач, “■ сүзен әйтә алмыйча, каушап калды Бөтен авыл халкының котын алып, g дер калтыратып торган шушы кансызга, шушы баш кисәргә хәзер нин- л> дидер жылы сүз әйтәсе, аны аз гына булса да, ничек кенә булса да 10 юатасы килә иде Хәйретдиннең күңеле гулды, тавышы калтырап кит- °- те, ул башын иеп Мифтахка кулын сузды *
— Бәхил бул инде, Мифтахетдин энем Зинһар, рәнжеп китә күрмә о инде. Үзең беләсең, дошманлыктан түгел, төзәлмәссең микән дигән өмет u белән.. Каян беләсең? Дөньялыкныкы дөньялыкта калсын
Мифтахның йөрәге таш булып каткан иде. Хәйретдин аның ачуын гына кабартты. Аннан тизрәк котыласы килгәндәй, ул, идәнгә утырып, ялтыравыклы итеген кабалана-кабалана салды да тавышы тыгылсын дигәндәй, ачуланып аны Хәйретдингә ыргытты. Фуражкасы белән шинеле дә, яшел капчыгы да итеге артыннан очты Гимнастеркасын да салмакчы иде дә ничектер кире уйлады. Ул Хәйретдингә күзенең агы белән генә карап алды да утырган урынында башын учлап тынып калды.
Корбангали карт идәнгә тезләнеп кыйблага юнәлгән хәлдә дога кы лырга керешкән иде. «Аллаһ әкбәрен» әйтеп битен сыйпар алдыннан, борылып Мифтахка сүз кушты,
— Син инде, улым, туры әйткәнне гаеп итмә Нишләмәк кирәк, ләү- хелмәхфүздә шулай язылган булыр күрәсең. Ул бераз тотлыгып тамагын кыргалап алды. Мин инде үзебезчә, картларча дигәндәй, әз генә нитмәкчеием. ата-бабаң рухы рәхим-шәфкать белән каршы алсын днмәкчием. Менә белмичә торам догамны кемгә багышлыйм3 Атаңны белом, Галләметдин исемле иде, мәрхүм. Бабаң исемен дә әйтсәңче?
Мифтах идән уртасында яланаяк, яланбаш утыра иде. Борчыганга ачуы килгәндәй, Корбангалигә борылып та карамыйча иңбашы аша гына әйтеп куйды
— Белмим! •
Карт чын чыннан борчылып телен чыртлатты
— Ай. улым, ай яшьлек, ай холкың! Соң, рәхмәт төшкере, үзеңнең нәсел-нәсәбеңне, иң якын бабаңны да танымыйча, аларнын кадерен белмичә ничек яшәмәк, ничек тормышлар итмәк кирәк?
Мифтахта ул ваем түгел иде инде. Сакчылар аны урамга караган ачык ишек янына китереп бастырдылар. Ишек янына тышкы яктан атка атланган карабинлы, кылычлы ике гаскәри килеп туктады Шәмгунов янындагы сакчыларның берсе алардан
— Пичек? Икегез генәменн? — дип сорады
Атлы гаскәри:
— Син нәрсә? Бер кеше өчен бөтен эскадронны аякка бастырырга мы әллә? — диде. »
Сакчы тагын сорап куйды
— Кая, тегеләр ниемә днп көттерә?
— Хәзер чыгалар. Анда инструктаж.
Мифтах сакчыдан алып икенче мәртәбә тәмәке төреп тартканда, теге сакчы түземсезләнеп тагын кычкырды:
— Чыгалармы, юкмы тизрәк? Ансатмы әллә монда!..
Тәмәке төпчеге Мифтахның иренен пешерә, әмма ул һаман суыра иде Әллә нинди авыр төш күргән шикелле. Кылычлы, мылтыклы ике җайдак та аны озата чыккан. Сакчы серле итеп телгә алган «тегеләр»- дә «шунда» барыргадыр. «Инструктаж» дигәне аны кайда, ничек итеп. Мифтах боларның һәммәсен күзе белән күреп, колагы белән ишетеп тора. Тик бу кешеләрнең кылачак гамәле аның аңадна чын булып кереп җитә алмый, дөресрәге, акылы ул турыда уйларга теләми, уйлый алмый. Ул «хәлне» Мифтах, бүтән кеше язмышы турында сүз баргандай читләтеп, «мма шомланып күзәтә иде.
Атлылар янына иңнәренә көрәк салган кара киемле' ике кеше килеп кушылгач, Мифтах, гүя эченә бозлы су коелгандай тетрәнеп куйды. Ул нишләргә белмичә ашкынып, ярсып, упкынга ташлангандай ниндидер башсыз тәвәккәллек белән, ике сакчыны як-якка этеп җибәреп, урамга атылды. -ба9>
8Т61 • • .ЫДГ
11
Мифтах гимнастерка изүе аерылып төшкән килеш, ялангач күкрәген кояшка куеп, урамның нәкъ уртасыннан атлый Ул үзенә төбәлгән йке мылтык көпшәсен аркасының, муен тамырының һәр күзәнәге белән сизеп бара Алар артыннан килгән ике җайдак кулында кынысыз кылйч ялтырый Ул әле исән-сау, ә иң арттагы көрәкле к’етцелэр аны инде күмәргә баралар . Каршыга килүчеләр боларны күрүгә, атларын чаж Чож чыбыркылап, урамның кырыена бәреп чыгалар. Капкадан чыгарга җыенган хатын-кызлар, тузанлы юл уртасыннан атлауЧы Ш/л кара тут йөзле, камыт аяклы яланбаш егетне, аңа төбәлгән мылтыкларны, арттагы көрәкләрне күрәләр дә, котлары чыгып капкаларын ябЬш куялар. Мифтах аларга карап та тормый, аның ирен кырыйлары гына селкенеп куя, күзләре генә кысыла. Шулай!.. Ул узганда бүтәннәр дер калтырап торсын, җаннары табан астына төшсен! Ник дигәндә-, ул Мифтһх, ул алар шикелле селәгәй түгел, ул бер генә!..
Урам уртасыннан яланаяклары белән җылы тузан ерып' баручының йөзендә бер генә тамыры да селкенми, ашкынуы, йөрәк ярсуы да тышка бәреп тормый. Ул эчтән генә яна. Аның йөрәгендә чиге-чамасы булмаган зәһәр ачу кайный. Аны атарга эшләгән баягы өрәккә дә, аның өстеннән әләкләп, аның башына җитеп үзләре исән калырга маташучы әнә ул тавык йөрәкле бәндәләргә дә -ачуы чиктән ашкан. Аны трибуналга би pen үзе бүген кич Гөлҗиһанга кияү булып керәсе теге БигәиӘй селәгәен дә, Гөлҗиһанның үзен дә ул бугЙШрын чәйнәп, өзгәләп ыргытыр иде. Ул әнә шуларның һәммәсен дә күзЯәре белән ерактан көйдереп алырдай булып, зәһәрләнеп атлый, шуларга үч итеп башын ими!
Менә сул яктагы почта йортын да уздылар. Әнә тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган больница да артта калды. Инде шәһәрчекнең читенә якынлашып киләләр. Бераз гына алдарак ямь-яшел каеннары белән зур гына зират җәелеп ята. Шуңа җитәрәк, тау кырыеннан сөзәк ләп болынга таба төшкәндә... шәрә урында...
Тик Мифтах моңа бөтен җаны-тәне белән каршы, шулай булуы мөмкинлеген ул башына да кертеп чыгармый. Ничек инде ул? Тиктомалга кешене аттыр да ул өйләнәсе кызга үзең хуҗа булып кал, имеш! Тот капчыгыңны!
Зират янындагы каравылчы йортының кече капкасы ачык иде. Ана биш, алты, сигез адым булыр... Ике-өч кейә сикерәсе. Кергәч эчке яктан
капканың биген төшереп өлгерсәң... Арт ягы бакча, аннары болын, әрәмәлек...
Башын аз гына, шикләнмәслек итеп кенә борып Мифтах сакчыларны шәйләде Аралары ун адым чамасы, артык булмас. Мылтыклары корылган булса... «Бик якын» дип уйлап алды. Башына ниндидер яна уй төшеп, Мифтах сиздермичә генә киерелебрәк атлый башлады. Ара ♦ ераграк булганда ничек тә... £
Зираттан узып ачыклыкка чыккач, сакчыларның берсе: <
— Әй, сулга! — дип кычкырды. °
Юл уңга таба китте, болар сөзәк тау кырыйлатып аска таба төшә ♦
башладылар. Мифтах каш астыннан гына алга таба күз салды. Тау ас- ® тында тар гына болын бар икән. Аның аргы кырыенда тирән буа, аның ° да теге ягында куе әрәмәлек, аннан да арырак тимер юл станциясе... х
Якын-тирә буп-буш, кеше-кара, мал-туар юк, шушындадыр Миф- 3 тахның бөтен гәүдәсе, барлык мускуллары актык чигенә кадәр киерелеп 2 килде. Ул артындагы сакчыларның һәр хәрәкәтен, һәр кыштырдауда- а рын колаклары белән генә түгел, бөтен тәне белән сизә башлады Менә. « менә... «Затворлары боевойга куелдымы икән? Әллә юкмы?» дип уйлап s алды. Әгәр куелмаган булса, затвор ачылып ябылган арада.. Аның 2 җаны әнә шул бер сулыш эчендә я тегеләй, я болай.
Арттан килүчеләрдә дә ниндидер дулкынлану, каушау билгеләре сизелде. Алар берсенә-берсе ашыгып кына, өзеп-өзеп кенә нидер әйтеп алдылар. Иң кырын урынга килеп җитүгә, кинәт, берьюлы нке-өч затвор чыйкылдап куйды. Мифтах баскан урыныннан кинәт пружинадай аска сикерде, мылтык гөрселдәп өлгергәнче капыл гына түбәнгә тәгәрәп китте. Артта кайсыдыр бик яман кычкырып җибәрде, гөрселдәп мылтык атылды Мифтахның ботын нәрсәдер кыздырып алды. Тагын затвор тавышы ишетелде, Мифтах торуга тагын аттылар. Ләкин ул бер уңга, бер сулга ташланды, егылды, туп кебек түбәнгә тәгәрәп китте. Бу урында тау кырые текә иде. Мылтыклыларның берсе егылды, икенчесе каушап тидерә алмады. Атлылар бу тирәдән аска төшә алмыйча сөзәгрәк урын га чаптылар.
Шушы ыгы-зыгыдан файдаланып. Мифтах, җан көче белән бер яктан икенче якка атыла, сикерә, уйнаклый торгач, шапырдап суга килеп чумды. Су астыннан җан-фарманга аргы якка йөзеп китте Тончыга башлагач судан башын гына калкыткан иде. колак яныннан гына узган пуляларның берсе аның иңбашына килеп тиде. Мифтах ничектер үзеннән-үзе җан өшеткеч елак тавыш белән ачыргаланып акырып җибәрде:
— А-а-а-а-й...
Ул да түгел яңадан башын суга яшерде. Су астыннан берничә тилпенүдә борылышның икенче ягына барып чыкты. Түмгәк артына ышыкланып, камышлар арасыннан. Мифтах аргы якка күз салды. Ике сакчы яр буена тезләнеп утырган килеш, мылтыкларын бу якка төзәп, моның я үле, я тере килеш судан калкып чыгуын көтәләр Атлылар. станция ягына чыкмакчы булып, өстәге күпергә таба чабалар иде.
Менә ул, менә әрәмәлек! Менә ул кайда котыла! Тизрәк, тизрәк! Миф тах куаклар арасына кача-поса тимер юлга таба йөгерде Бер күзе белән генә атлыларнын күпергә якынлашып килүләрен күреп алды. Әгәр аның каршысына килеп чыксалар, аны бнт котырган эт урынына атыл егачаклар. Шул гына җитмәгән!
Мифтах яраларыннан кан агуын сизә башлады. Алар ачытып авырталар, юеш галифесе балтырларына сыланып йөгерергә уңайсызлый иде. Сулыш кабып гыж-гыж килде, йөгерә торгач, хәле бетеп, тәгәрәп китте. Нәкъ шул вакыт борылыштан товар поезды күренде Мифтах куанычыннан кычкырып җибәрә язды. Яраларының ачытуын тоймас булды, ашкынып, гыжылдап алга ыргылды Биш алты адым гына атла-
вы булды, үч иткәндәй, өстен кычыткан каплаган тирән чокыр эченә мәтәлде. Табанына шырпы кадалды, балтырларына эт эчәгеләре, билчәннәр уралды, битен, муеннарын зәһәрләнеп карт кычыткан өтте. Ул ыңгырашты, уһылдады, шулай да туктамады, мүкәләде, егылды, тагын торды, тагын йөгерде. Инде котылдым дигәндә, кинәт биек коймага килеп төртелде. Әйләнеп узарга вакыты юк. Шул арада атлылар куып җитүе, поездның узып китүе мөмкин. Әгәр дә суның аргы ягында һаман да сагалап торган булсалар, аны койма өстеннән көртлек урынына атып төшерәчәкләр! Ул тешләрен шыкырдатып куйды. Мылтык астыннан исәй чыккач, котылдым дигәндә генә! Каһәр генә суккырысы! Мифтах Газраил бугазына ябышкандай жан ачуы белән койма өстенә ыргылды. Ни тере, ни үле Менә, менә, дип жанын уч төбендә, генә тотканда койманың аргы ягына егылып төште. Ату тавышы ишетелмәде Мифтахның «Котылдым, котылдым!» дип кычкырасы килде. Аны су астында тончыккандыр дип ышанганнар иде, күрәсең.
Ул тимер юл кырыена килеп житкәндә озын товар поезды станциядән кузгалып кына тора иде. Менә черек шпаллар, менә утын әрдәнәләре, менә аның аяклары астында ком, таш кыштырдады. Мифтах, актык көчен жыеп, арттагы вагоннардан берсенең баскычына ябышты.
Ill
Кызыл вагоннар тек тә тек килеп бер көйгә чаба бирделәр. Озын платформа идәнендә балык мичкәләре, патрон әржәләре, «максим» пу-леметлары, чиләктер, фәләндер берсенә-берсе ышкылып, төрле тавышлар чыгара. Шулар арасында кулын-аягын як-якка ташлап, берни белештермичә яткан камыт аяклы кеше дә Көнчыгыш ягына чаба, жанын сорап колак төбендә сызгырышып очкан үлемнән һаман ераклаша бара иде.
Аның кулбашы турысында гимнастеркасына бияләй кадәр кан саркыган, балтырындагы ярасы тирәсенә көтүе белән чебен жыелган иде Ләкин ул үзе боларның берсен дә сизәрлек хәлдә түгел, вагоннар жөй турысында сикереп киткәндә ул да сузып салган утын яркасыдай арлы- бирле чайкала иде. Менә тимер юлны аркылы кисеп узучы кара-соры болыт поезд өстенә кинәт кенә шыбырдатып салкын яңгыр койды, платформа идәнендә, мичкәләр өстендә эре тамчылар биеште. Мифтах, яралары авыртканга түзә алмыйча, күзен ачты. Кинәт ул яшен тизлеге белән мичкәләр, әрҗәләр арасына кереп посты. Ләкин платформада бер кем дә күренми, поезд акрын гына урманга таба кереп бара иде.
Яңадан кояш кыздыра башлауга карамастан, ул бик яман туңа, тешләре тешкә тими, бөтен гәүдәсе дерелди иде. Ул күп уйлап тормас- тан, пулеметка япкан брезентларны тартып алды да, баштанаяк төренеп, эчкәрәк кереп ятты. Бераздан азрак җылынса да, яраларының үтереп сызлавына чыдар әмәл юк. Мифтах эчке күлмәген ертып балтырын бәйләде, иңбашындагы ярасына чүпрәк ябыштырды. Бара торгач, үзеннән-үзе ялкынланып торып утырды. Үлемнән котылды бит ул! Атлысын, жәяүлесен дуракка калдырып качып китте бит ул! Аның сикереп торасы, бөтен дөньяны шаккатырып «Күрдегезме? Мин шулай утырттым бит аларны! Мин, мин!» дип кычкырасы килде.
Тик шунда ул тешләрен шыкырдатып куйды, аның күзләре кысылды «Бүген төнлә үк эшләрен бетерергә, бүген үк!» дип уйлап алды. «Бетерергә дә, кая да булса олагырга! Хет җәһәннәмгә, хет Колчак ягына!» Мифтах ничек итеп үч аласын әле үзе дә белми иде. Шул вакыт аның күз алдына Гөлҗиһан килеп басты, аның янына бүген кич Миф тах өстеннән әләкләгән Бигәнәй Сәләенең кияү булып керәсе исенә төште. Мифтах ачуына -чыдый алмыйча катлы-катлы итеп сүгенеп ташлады. Кем аркасында атарга эшләделәр аны? Шул кәнтәй белән аның
селәгәе аркасында! Кинәт аның башына шәп уй килде; бүген үк кайтып җитәргә дә кияү кергәнче Гөлҗиһанның эшен бетереп чыгарга! Мифтах үрле-кырлы сикертеп аның арт санын каеш белән ярачак. Ул аннан «Мифтах абый, җаным, мин риза, мин синеке!» дип әйттерәчәк. Шуи нан соң ул аны эт тә өйләнмәслек итеп эшен бетереп китәчәк. Мифтах ның иреннәре үзеннән-үзе ерылып китте. Тик утырсын аннары җылый < җылый Мифтахтан калган кара чутыр малайны тирбәтеп... г
Кайнарлыгы бераз сүрелә башлагач, аның күңеленә шик төште, ни- ® чек кулга төшерергә Гөлҗиһанны? Урлап чыгаргамы? Аны бит саклый - лар! Корал кирәк иде, корал... ф
Поездның акрын кыймылдавы Мифтахка ошамый иде. Аның чама- ® лавына караганда, менә бу урманны чыкканнан сон да ул төшәсе разъ- ° ездга шактый ара бар әле. Поезддан төшкәч, байтак кына җәяү кайтасы = да бар. Ә аңа, Ямбызга кичен кияү кергәнче кайтып эшен бетерергә = дә, ярты төннәрдән дә калмыйча яңадан чыгып югалырга кирәк.
Шунда паровоз морҗасыннан чыккан көлтә-көлтә очкынга күзе а төште. Утын яга икән ләбаса бу җәһәннәм арбасы! Шуңадыр алайса арт санын җыя алмаган карт сыер шикелле кыймылдый!
Поезд ниндидер разъездга килеп туктады Ул да түгел. Мифтах 2 яшеренгән платформа баскычына мылтыклы кызылармеец менеп басмасынмы? Мифтах тагын да эчкәрәк елышты Аның суга батып үлүенә ышандылармы, әллә юкмы? Әгәр аны эзләсәләр, теге шәһәрчектән би регә хәбәр салырга тиешләр. Бу кызылармеец ул хакта берәр нәрсә 'беләме, әллә юкмы?
Мылтыклы як-ягына каранырга да өлгермәде, төрле яктан йөгере шеп килгән капчыклылар өере баскычны сарып та алдылар Сакчы мылтык түтәсе белән кизәнә-кизәнә аларны куаларга тотынды
— Ярамый монда! Әйткән бит. ярамый! Баянный поезд! Төшегез төш!
Бер төркемен куып җибәрүгә бүтәннәре килеп сарыла, бөтен разъ ездда кычкырышу, елашу шау-шуы гөрләп тора иде
Мифтах сакчыдан бер генә сулышка да күзен алмады. Яна гына мыек чыга башлаган чандыр гына бер нәрсә икән Буе Мифтахтан чүт кенә калкурак булыр Ә гәүдә саллыгы ягыннан ул моңа караганда чы ра гына. Мифтахка мондыйны бөтереп ыргыту — ике тиен бер акча! Глауный — кием-салымы Алары Мифтахка мач кына килеп торыр шикелле Менә бит мәрәкә! Пулеметларның өсте ачылуын күрә калса, бу кибәк баш капларга килгән булыр. Ә поезд разъездда чагында Миф тахның бу малай бёлән пычранасы килми иде.
Капчыклылар белән ыгы-зыгы килгән арада поезд кузгалып та китте Сакчы мылтыгын аяклары арасына бастырып куйды да иркенләп тәмә ке тартырга тотынды. Брезент арасындагы ярыклардан күзен елтыра тып Мифтах аны сагалап ятты Сакчының гамендә дә юк. ул, юри моны үчекләгәндәй, бу якка борылып та карамый, юл кырыеннан сузылып барган урманнан күзен дә алмыйча тәмләп кенә тарта бирә иде Ул як тан килгән тәмәке төтене Мифтахның үзәгенә үтеп тартасын китерде, ул түземсезләнеп төкеренеп куйды
Мылтыклының үзен бик тыныч тотуына караганда, бер төрле дә ыгы-зыгы купмаган. Мифтахны эзләмиләр, аның су төбенә китеп дөме 1үенә ышанганнар иде булса кирәк Шул кирәк ул дуракларга!
Ни арада күзе йомылып өлгергәндер. Мифтах үзе дә сизми калган Ул өстеннән брезентны тартып алганга уянып китте. Сакчы аңа иелеп
•- Әй! Ну-ка! Нишләп син монда? Кем син? дип кычкырды
Мифтах тезләрен иягенә кадәр җыерып кечкенә генә булып калды Нечкә генә тавыш белән
— Беспрнзорнн-и к .. — диде
Какой такой беспризорник? Ә галифе? Бактың «сә дезер
8 «к у • м I 113
Ул сүзен әйтеп бетерә алмады. Корыч куллар аны кинәт кенә бугазыннан буып алып карабины-иие белән идәнгә китереп ордылар. Егет нең буденновкасы читкә тәгәрәде
Поезд, ара-тирә урманны яңгыратып кычкырта-кычкырта, һаман ча ба бирде Кызыл фуражкалы дежурныйлар, вокзал каршысына чыгып, аны тыныч кына озатып калалар. Платформаларның берсендә, көн җылы булуга карамастан, шинель якасын күтәреп, буденновкасын күзенә кадәр үк төшереп кырыйга посып утырган кызылармеец турында «Бизгәк чире эләккән, ахрысы, бичарага» дип уйлыйлар иде.
Ә ул комсызланып шинель кесәсеннән чыккан сохарины кимерә, кул- аягын як-якка ташлап күлмәкчән генә идәндә аунап яткан әлеге егеткә ара-тирә күз дә салгалый иде. Егетнең кесәсендә актарына торгач, аның бармаклары шырпы кабына килеп төртелде. Кинәт аның башына яңа уй килде. Әһә! Пригавар җыйдыгызмы? Аттырырга булдыгызмы? Каһәр төшкән бу авылга ул гомердә онытылмаслык кара тамга салачак, аяз көндә яшен суккандай итәчәк! Менә аның күз алдында төнге авыл өстендә чын шикелле булып утлы ялкын өермәсе дулый, урамнарында кая барып бәрелергә белмичә, акырышып шашынган кешеләр чабыша иде. Мифтахның башына, җитеп үзләре генә рәхәт яшәмәк- че! Юк, алай булмый торсын әле!..
Ул йөрәк януын басар өчен тартып алырга булды. Тик поездның ул төшәсе разъездга якынлашып килүен чамалап, егетнең тәмәке янчы гын кире кесәсенә салды.
Соңгы бер ел эчендә Мифтахка бу разъездда бик еш булгаларга туры килде. Өс-баш әйберсенә кытлык заман. Казаннан киеп кайткан солдат киемен кулың белән йолкып алырга торалар. Кайсын күмүшкәгә алмашып, кайсын өч-дүрт кич тол хатыннарда типтереп пыран-заран китергәннән соң — яңадан Казан. Аягында оек-чабата, өстендә иске бишмәт.. Бу юлы Мифтах поездның разъездга барып җит ен көтмәскә булды. Бәладан башаяк Төшәр алдыннан һаман да анына килә алмыйча ят кан әлеге җебегәнгә карап башын чайкап куйды. Мифтах котылды, бу малай тотылды. Менә моны аталар да аталар инде, шартлатып кына аталар! Бар кеше дә Мифтах була алмый шул! Мифтах булу өчен ат башы тикле йөрәк кирәк!..
Ничектер исенә төшеп, Мифтах үзе кигән гимнастерка кесәсеннән кат-кат гәзит кәгазенә төргән кызылармеец кенәгәсен тартып чыгарды. Битал исемле икән, Басуркин фамилияле. Ямбыз авылының Мифтах Шәмгунов тончыгып су төбендә дөмегеп калды, аның урынына Битал калкып чыкты. Мифтах аның кай яктан, .нинди кеше булуы белән кызыксынмады. Нинди генә битлек кисәң дә барыбер түгелмени?
Поезд акрынлый башлауга, карабинның штыгын аска таба каратып китерде дә Мифтах вокзалның каршы ягына сикерде. Башта әремнәр арасына посты, аннары утын әрдәнәләренә ышыкланды. Еәгелә-сыгы- ла атлый торгач, як-ягында куаклар үсеп утырган озын чокыр эченә барып төште. Разъезддан шактый ук ерагайганнан соң. чокыр кырыена утырып, иңендәге карабинының патронын санады. Бер обойма икән. Күп түгел түгеллеген. Шулай да хәзергә җитеп торыр дигән уйга килде. Көпшәнең очыннан ике чирек чамасы кисеп ташларга булды. Шулай иткәндә кием эченнән тагып йөрерлек менә дигән обрез чыгачак.
IV
' Бу тирәдәге юлларны, сукмакларны Мифтах биш бармагы кебек белә иде. Озак та бармады, җир башларыннан турыга кистереп үзе кай тасы юлга килеп чыкты. Ләкин теге Битал дигән малайның ботинкасы
бераз баргач ук кыса башлады Аякчуларын юка китереп аягын яңадан киейеп утырганда, аны колынлы җирән ат җиккән мыеклы бер агай куып җитте. Ат туктап кына өлгерде, анасы төсле үк җирән колын, тәртә арасыннан сузылып, бияне имәргә үк тотынды
Агай ачык чырайлы, сүзчән кеше булып чыкты
— Әй, иптәш! Кайларга юл тотасың болай? — диде ♦
Мифтах башын-Күтәрмичә астыртын гына күз сирпеп алды. Юк, күр- «-
гән-белгән бәндә тү^ел икән. Тел очыннан тешәм-төшәм дип кенә торса £ да, үз авылын әйтмәде. б
— Кнбәхуҗа. дип алдады Кибәхуҗалар өчәү. Башлары катсын ♦
эзләп! о
Теге кеше үзенә юлдаш чыгуга чын-чынлап куанды. °
— Шулаймыни!? Кара, бәхет басты синең! Бер якка кайтабыз икән х ләбаса! Әйдә, утыр юл чатына тикле. Аннан сиңа әллә ни ерак калмый 3
Мифтах шундук чамалап алды Олы юл чатыннан аның авылына 2 дувт-биш чакрым чамасы гына кала. Караңгы төшүгә шәт кайтып җи- а тЗр. Гөлҗиһаннарның йорты зират очында Күренмичә генә кереп бул- л саИ'Анын эшен бетереп чыккач, авылның бер башыннан ут төртсә * 'Яңа юлдаш кузгалырга ашыкмый иде Ул, колынга имәргә җайлырак булсын өчен, атның аркалыгын төшерде, дилбегәне атның аркасы на салды.
— Ә мин Түлешкәнең Сәхәби булам, — дип әйтеп куйды. — Беләсеңдер тугыз өйле Түлешкәне? Шүрәле каргаган авыл, шуңа күрә тугыз өйдән артмый ул.
Мифтах дәшми генә уздырды. Сәхәби аның өс-башына, тезенә салган карабинына күз төшерде.
■ —* Берәр ваянный перказ белән кайтумы? — диде.
— Шул чама Продотрәт булып кайтам.
—’Ә-ә-ә! Икмәк җыярга алай булгачыннан.
*- Байлардан.
• -*■ Шулай инде! Мондый халыкта каян булсын икмәк? Иске беткән, яңа җитмәгән. Бура төпләре тап-такыр, тычкан башы ярылырлык. Эш тән чыгарды сугыш, бетерде Менә мин дә..,
Әмма Мифтах аны бүлдерде.
— Карале, мин озак көтә алмыйм. Үзең беләсең, ваянный вриме. Давай кузгалыйк!
Сәхәби аңа сәерсенебрәк карап алды Бу кешенең шулай төрпә сөйләшүе, япь-яшь булуына карамастан, бер генә тапкыр да «абзый» днп дәшмәве аңа ошамый иде. Шуның өстенә, колын, йомшак иреннәрен кәмит кенә кыймылдатып, шундый тәмле итеп нмә, анасы шул тикле рәхәтләнеп, күзләрен йомар-йоммас шундый кинәнеп тора, сабынның шундцй тәмле ризыгын өзәргә Сәхәбинең һич тә кулы бармый иде. Шу лай да ул мылтыклының аңа трбәлгән боздай салкын, җансыз күзләре белән очрашты да тиз генә арбасына утырып, атын кузгатып җибәрде г— Шулайдыр. Ваянный эш булгачыннан . На. на рәхмәт яугыры, әйдә атла әле! Колыныңны өйгә кайткач туйдырырсың, алла боерса Яна ат булганлыктан, холкын-фнгылен. йөрешләрен дә белгән юк әле...
Ул мылтыклы «яңа ат» дигән белән кызыксыныр, сораштыра башлар дип көткән иде Алай булмады, мылтыклы һаман карасына батып, кашларын җимереп утыруында булды. Агайның куанычы шулкадәр зур иде, ул аны сөйләмичә түзә алмады.
— Аны әйт тә, моны куй, дигәндәй, энекәш, мин атлы булдым бит әле?
Мм . ничек алай ансат кына?
' -t- Шулай Волостка җәяү барып менә атлы булып к. «там! Менәте рәк нинди ат эләкте миңа!
Шундый зур гәүдәле, колынлы атка дөрес юл белән тиешүенә ышанасы килмичә, Мифтах башын чайкап кашларын сикертеп куйды
— Белмим Каян алай? Кем кулыннан алдың?
— Яна влач бирде, үз кулы белән!
— Бер тиенсезме? Кит аннан! Әле җитмәсә, колыны белән!
Сәхәби кесәсеннән пичәтле кәгазь чыгарды.
— Менә ышанмасаң! Панаука алпавытының ат көтүе барын ишеткәнеңдер? Ярлы-ябагайларга сәвнт влачы әнә шуның атларын өләште. Ышандыңмы инде?
Мылтыклы җирән биягә теләр-теләмәс кенә карап алды да, һич тә исе китмичә генә авыз эченнән «мм...» дип кенә куйды. Сәхәбине бу да бик гаҗәпләндерде. Җаны бармы моның аз гына, әллә юкмы? Атлы- тунлы булу ярлы-ябагайның гомерлек хыялы бит инде ул! Төшеңдә ат күрсәң дә хәерлегә юрап куанып йөрисең. Менә бит ул гомер буе көткән бәхет, менә! Сәхәби тагын да кайнарланыбрак дәвам итте:
4 — Син я бәлкем яшьлегең белән аңлап җиткермисең булыр. Тик атсыз нинди игенче инде син?! Атсыз ни дә, кулсыз ни — икесе дә бер! Ни юк синең кадерең, ни үтмидер сүзең! Пәрисең шундз күзле багана булып!
Сәхәби иреннәрен кызык кына чөмәкәйләндереп, әмма шуннан үзенә бер тәм табып атына чөңгереп куйды. .
— На, на, игелегең белән килгере! Нәрсә син онытканда бер атлыйсың? Әнә, абыең ашыгам дир анда... Шуннан ары килеп, энекәш, ходаның нинди хикмәтедер, малай булмады минем. Биш кызга бер малай юк! Бер имана җир белән җиде тамак туйдырып кара әле син. Үзең атсыз! Аннары килеп, бишесенә биш күлмәк-күнчек, биш бирнә! — Сәхәби шатланып тезләренә сугып алды — Менә хәзер кызларга да кияү чыгар, алла боерса! Чүтеки атлы-тунлылар чутына кердек бит !
Мылтыклының Сәхәби сөйләгәннәргә эче пошып кайта иде. Бертуктаусыз лыгырдый, ә атына дилбегә кагып та карамый Баюга таба юнәлгән кояшка ымлап, кырыс кына:
— Соңга калам! — дип әйтеп куйды.
Мифтахның бу кырыслыгы, каядыр ашыккан, нәрсәгәдер ашкынган шикелле гел кыбырсып, кара янып кайтуы Сәхәбине борчый башлады. Моның белән төнгә калсаң, алла сакласын! Бәлки атны куа төшеп, бу бәндәдән якты күздә үк котылырга кирәктер. Алай дисәң, колын бик арган. Башын салындырып, хәлсез аяклары белән чалыш-чолыш атлап көчкә генә сөйрәлә бит, мескенкәй! Колынга күзе төшүгә Сәхәбинең йөрәге сызлап куя иде. Атны кусаң, колын бөтенләй дә егылмагае...
Сәхәби үзенчә хәйләгә керешкән булды. Ул дилбегәсен каккалап, атын орышкан, аны ашыктырган булып кыланды, ә мылтыклыны теле белән юарга тотынды:
— Бик изге юлда йөрисең икән, сәвит влачын сакларга барганын бугай Өйдәгеләрең ничек соң? Атаң-анаң дигәндәй тигезме соң? Икесе дә саулармы?
Мифтахның сөйләшәсе килми иде, ул ваемсыз гына:
— Бар белән юк арасында, — диде.
— Бәлеш, ничек була инде ул алай?
— Шулай! Әни булган кеше мине бала чагында ук ташлап яшь иргә кияүгә чыккан. Әти булганы мине үги анага таларга калдырып үзе сугышта үлде. Менә шулай!
Сәхәби егетнең бу хәленә борчылып, аңа карый-карый уйланып барды.
— Алай. Сынык жан икәнсең... Әйтсәм әйтим, энекәш, чүтеки ата- ана хакын онытмаска кнрәгие сиңа. Яхшымы, яманмы, тапкан, үстергән дигәндәй.
Мифтах ачу белән төкереп куйды.
— Тапкан, тапкан! Тапкан икән, нигә үзе үстермәгән, нигә эт авызына ыргыткандай шундый зобаныйга ташлап киткән?! Давай сөйләшмик ул турыда!
Кояш түбәнәеп бара иде, Мифтах, болай атлар-атламас кайтканда, кияү кергәнче Гөлҗиһан белән исәп-хисапны өзүгә ышанмый башлаган иде инде. Ул түземлеген җуеп: ♦
— Мин бер әйткән инде! Юырттырырга исәбең бармы, юкмы? — £
диде. £
Аның куанычын шулай мыскыллап, моның олы кеше белән болай ту- - пас сөйләшүенә Сәхәби чын күңелдән рәнҗеде. Әмма мылтыклыдан ♦ шүрләп, дилбегәләрен тарткаларга, атын яман да орышырга кереште, х
— Ярар, алайсам, ярар На. диләр сиңа, на! Кара син аның кыла ° нышын, кара атлауларын! һи, үшән, салпы колак, изелеп аккан нәрсә! t Бер аягыңны атлаганчы икенче аягыңны эт ашый! Менә мин сине!.. э
Җирән кашка, колакларын алмаш-тилмәш уйнатып, орышканны л ишетеп бара иде Хуҗаның күңеле булсын өчен генә хәтта ул юри генә * юыртып та алган булды Әмма тиздән үк алымга күчеп артта калган £ колынына күз салмыйча булдыра алмады Аның бит җилененә мул бу- у лып сөт тулган, колынын ашатыр вакыт әллә кайчан җиткән ләбаса’ 2 Ул бәбиенен йомшак, җылы иреннәре белән ими суыра башлавын, үзе- “ нең шуңа рәхәтләнеп оеп тору вакытларын түземсезлек белән көтә, аның җилен тирәләре шул рәхәтне көтеп, баядан бирле сулкылдый иде инде. Җирән кашка борчылып, тынгысызланып барды-барды да кешнәп җибәрде. Нечкә генә тавыш белән шактый ук артта калган колын да җавап бирде. Җирән кашка теләр-теләмәс кенә артына карый-карый атлый башлады
Сәхәби ике ут арасында калды Биясенең нигә борчылуын ул җаны- тәне белән сизеп, шуңа нишләргә белмичә ачынып бара, бер яктан биядә адәм акыллары булуына чын күңелдән куана иде. Тик менә яхшы лык кадерен белмәгән бу кансыз бәндә белән нишләргә? Юл чатына ерак калмаган иде инде. Аңа кадәр генә ничек тә тегеләй болай узды рып, колынны ташлап чапмаска булды Ул атына кычкырып, дилбегәсен .тарткалаган булып
— Дөрес, синеке дә дөрес, энекәш, бик җнлле кайтып булмый бит. анасын эт ялагыры, колын бик арыды, ашыйсы да килгән. Аннары менә биянең дә үшәне туры килде Гәүдә бар да бит! Коры гәүдә нәрсә ул үзе үшән булгач! Ә менә колын анасына бөртек тә охшамаган’ Юк, ко лып бөтенләй башка, колын пирөый сорт'
Тик Сәхәби сүзен әйтеп бетерә алмыйча калды Әлеге карасына ка бынып, үзеннән үзе бусарынып кайткан төнтек, кинәт кенә дилбегәне Сәхәбидән йолкып алды
— Атың түгел, үзең, дә үшән син! Күп лыгырдыйсың! Атны алай тотмыйлар, менә болай тоталар! — диде дә, арбага аягүрә басып, атны чаж да чож кыйнарга кереште. Авызын каеруга, дилбегә очы белән үзәгенә үткәреп сугуга чыдый алмыйча җирән бия ыңгырашып куйды, баскан урынында сикергәләп торды да кинәт кенә алып биреп кушаяк лап чабарга тотынды. Арба әле бер якка, әле икенче якка атылды, арба төбендәге салам тузгып җилгә очты, ат хуҗасы эчен тотып арба эчен дә үрле-кырлы сикерде.
Тузан туздырып, дөбердәп инеш күперен дә уздылар, тауны да тын алмыйча кушаяклап чабып менделәр Җирән бия ак күбеккә батып калкулыкка күтәрелде дә уңга борылып әрәмәлек буеннан чаба баш лады Колын әллә кайларда аерылып калды
Сәхәби, ачынып, Мифтахның кулына ябышты
— Әй, туктат, туктат’ - дип кычкырды, калтыранган куллары белән дилбегәгә үрелде Котырдыңмы әллә?! Колын каллы бит. колын ны хәрәп итәсең бит! Өч атналык кына нч әле ул!
Мифтах чыннан да туктады. Ләкин ул кирегә борылып колынына каршы барасы урында, кояшка күз генә төшереп алды да, ашыга-ашы- га атны тугарырга ябышты. Сәхәби юлдашының бу кыланышына ни дип тә әйтә алмыйча ат белән Мифтах арасына килеп керде.
— Туктале, нишләвең бу? Башта колынны барып алырга кирәк!
Мифтах аны төртеп кенә җибәрде дә, дуганы бер якка, камытны икенче якка алып ыргытты. Кояшка башы белән ымлап:
— Күрмисеңмени?! — дип кычкырды. — Әйттем ич мин сиңа, соңга калам дип!
Күңеленә килгән шөбһәнең дөрес булып чыгуыннан куркып Сәхәби эсселе-суыклы булып китте Ул нишләргә белмичә арлы-бирле сугылды да атның тезгененә барып ябышты.
— Соң бит, ничек инде ул болай?! Башыңа тай типмәгәндер ләбаса! Бу бит минем ат, минеке! Законный үз җирәнем! Сәвит үзе бирде, үзе!
Мифтах терсәген җиңел генә бер тилпендерде дә:
— Ягылма! — дип Сәхәбине әллә кая чөеп җибәрде. — Хәзер сине- ке-минеке юк, пынимаеш! Хәзер хөрьят! Байларныкы-сәвитнеке. Ә сә- витнеке — синеке дә, минеке дә, Мөхәммәт-Дәминнеке дә! Пынимаеш!
Сәхәби нишләргә белмичә, еларга җитешеп, Мифтахның күңелен йомшартмакчы булып карады:
— Соң, рәхмәт төшкере, син ваянный бит, кирәк булса, сиңа теләсә кайсы авылда ат бирәләр. Әнә генә бит авыл, әнә генә!
— Ә миңа монысы да ярый!..
Сәхәби юлдашының җиңеннән тотты
— Карале, туган, үзебезнең кеше бит син. аз гына гөнаһсыннан курык! Минем бөтен өметем шунда бит! Атсыз мин нишлим? Балаларымны ничек туйдырыйм? Алла хакы өчен кара җәяү калдырма! Ичмасам. биш баламны кызган! Зинһар дип әйтәм!
Мифтах ингәдер дилбегәне биленә урап маташа иде. бу әйткәннәргә ачуы чыгып күзен акайтып кычкырды:
— Ә мине, мине кызгандылармы соң, мине!?
Сәхәби атның әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып аның муенын гыйпады, ялларын сыпырды, Мифтахның күзенә карарга тырышып каршысына килеп басты.
— Зинһар өчен хур итмә! «Атың кая?» дип каршыма чыккан балаларыма нәрсә әйтерем, аларга ни йөзем белән күренерем? Әйдә җигик атны! Теләсәң кая илтәм, авылыңа ук!..
Мифтах кырыс кына:
— Мин үзем дә кайта беләм! — диде.
— Әллә кызлар янына ашыгасыңмы? Үзем илтеп куям! Билләһи илтәм! Беркемгә бер жалу итмим! Зинһар өчен!
Мифтах атны арбага якын ук китереп яралы аягын кузгата алмый ча озак азаплана торгач, көч-хәл белән җирәннең өстенә менеп утырды. Бу бәндә аны тәмам туйдырган иде инде Аның күпердән кыенлык белән генә аягын сөйрәп акрын гына менеп килүче колынга да җене чыкты.
Сәхәбнгә күзен акайтып:
— Бар, газраилнең үзенә жалу бир! — дип кычкырды. — Әйт, мине Ямбызның дизиртир Митак талады, атымны шул алып китте диген! Бар, сыптыр моннан!
— Чү! Телеңә тилчә! Әстәгъфирулла — тәүбә! Андый белән шаярмыйлар! Аллаң орыр!
— Орасын орган инде! Әйт, шул Митак явыз диген, шул гына хәрәп итте диген! Ә мин дөньяда юк, мине трибунал атып үтерде, пынимаеш! Мин атылган, үлгән, дөмеккән кеше, пынимаеш! — ул кинәт җенләнеп, котырынып чалбар балагын аерып ташлады, коточкыч булып шешенгән 118
балтырын, канга баткан җилкәсен ачып күрсәтте — Менә, менә, күр, рәхәтлән!.
Сәхәбинең күзләре шар булды, ул ышанырга да, ышанмаска да белмичә телсез калды. Арты белән чигенә-чигенә арбасына барып төртелде.
— Ләхәүле, ләхәүле!.. Ф
Ләкин аның йөрәге барыбер түзмәде. Әле генә килеп җитеп әнисе- к нең имиенә ябышкан колынга аз гына да имәргә ирек бирмичә, атны * куа башлагач, Сәхәби йодрыкларын йомарлап Мифтах артыннан таш- * ланды. '
— Кансыз! Ерткыч! — дип кычкырды ул. — Тукта! Хәрәл итмә сабыйны, имез! Ишетәсеңме, ичмасам, үлмәслек кенә булса да имез! ®
Мифтах кинәт кенә борылып аркасындагы карабинын суырып алды а да Сәхәбигә төзәде. Әллә нинди котсыз кыргый тавыш белән
— Атам! Каласыңмы, юкмы?! Кабер такталарыңны Атам! — дип „
акырды. Аның йөзе кыйшайган, күзләре атылып чыгарга җитешкән. * тешләре шыкырдый иде. &
Рәхимсез кара түгәрәкнең нәкъ маңгаена төбәлүен күрүгә, Сәхәби £ хәле бетеп җиргә тезләнде. Тик шундук йодрыкларын айкый-айкый җан о ачуы белән илереп кычкырырга тотынды
— Ат, разбойнек! Ат, зобаный! Жаның җәһәннәмгә дөмексен! — Аннары кулларын күтәреп алласына ялварырга, мылтык шартлаганчы әйтеп бетерергә ашыккандай, кабаланып каргарга тотынды Ярабби, күреп торасың, балаларымны ятим калдыра бу имансыз! Ходаем, оланнарымны ач-ялангач итә күрмә! Ярабби! Бу явызны ятимнәрнең күз яше тотсын! Нахакка рәнҗеткән өчен бу бәндәнең муены астына кнлеп. кәкрәеп катсын!.. Ярабби-и-н!
Мифтахның бу кычкырганнарга һич исе китми, ул аларны юньләп тыңламый да иде. Әмма Сәхәбигә мылтык төзәп торганда аның әллә кәләпүшен әнә шулай кырынрак киүе, әллә өстендәге кара казакие Мифтахның атасын хәтерләтте. Ул үзенә-үзе ачуыннан төкеренде дә карабинын җилкәсенә элде.
Мылтык гөрселдәмәүгә сәерсенеп Сәхәби бераздан күтәрелеп ка рады. Теге явыз, җирән кашканы юырттырып, Ямбыз юлына таба кереп бара иде.
Җирән кашканың җылак хуҗасыннан котылганнан соң, Мифтах урманга керер алдыннан кояшка тагын бер күз салды. Салды да. кабер такталарын искә алып, тагын сүгенеп ташлады. Т •» җылакнын әкия тен тыңлап кайта торгач, соңга кала бит! Кая и..де олай булгач! Гөлҗиһанның арт сабагын укытырга өлгерәме, өлгермиме? Чәнчелеп кенә кнткере! Прнговорга бөтен авыл кул куйган булса да аның йөрәк-бә гырьләренә кадалган кешеләр Гөлҗиһан белән Сәләй иде Шулар сүзе белән аны атарга эшләделәр! Шул кәнтәй башына җитте Мифтахның! Авылга ут төртү белән генә Мифтахның ачуы басыласы түгел, юк! Ан нан үч алмыйча торып җаны тынычланмаячак!
Кайта торгач, башына яңа уй килеп, Мнфтах үзенә-үзе ым какты. Әһә! Теге дошман бүген кнч Гөлҗиһанга кияү булып керәсе! Әйе. нәкъ бүген, җомга көн кнч. ястү тирәләрендә! Мнфтах моны авылдан ук ише теп киткән иде. Аның колагына шыпыртлап кына әле шунысын да әйт теләр <Теге башкисәр, теге явыз кулга эләккән арада төенне төйнәп, эшне ныгытып калырга кирәк Кайтып килсә, алла сакласын!» дигән нәр. •
Җирәнне куа биреп Мифтах ирен кырыйлары белән генә көлемсерәп куйды Саклады пычагым, аллагыз! Мифтах менә атып үтергәннән сон да кияү каршыларга кайтып килә. Сөекле кияүне йоласына җиткереп «сый-хөрмәт» белән каршы алырга кирәк бит! Кирәк!
Кияү кисәге Ямбызга орынып кына торган урман почмагыннан, андагы күпердән узарга тиеш. Менә аны каршыларга иң шәп урын! Шундый уйга килгәннән сон, Мифтах, авылларына кереп тормыйча, канда җәяүле сукмактан, кайда су буйлатып әнә шул күпергә турылап кайтты. Монысына да соңга калмас өчен ул җирән кашканы аяусыз куды. Теге бәндәгә җене чыкканда, үзен-үзе белештермичәрәк, кайсы авылныкы икәнлеген ычкындырганнан соң бигрәк тә ашыгырга кирәк иде.
Гөлҗиһан юл буе аның күз алдыннан китмәде. Ничек каның катмасын, ничек хурланмыйсың? Кайчаннан бирле ул Мифтахның башын әйләндереп йөрде! Әле күз кыскан була, әле каш сикертә. Бигрәк тә кызыл галифе белән ялтыравыклы әфисәр итеге киеп кайтканнан соң гел генә Мифтах тирәсендә бөтерелә башлады. Нихәтле канфит, нихәтле ситсы-тавар ташыды аңа Мифтах каладан! Ә ул, кәнтәй, юмалый да юмалый. Янәсе, белмәссең, чәчләре бәйләнгән булса, ходай язган булса, фәлән дә фәсмәтән Менә сугышлар туктасын янәсе, исән-сау әйләнеп кайтсын. Ә үзе, бу югалып торган арада тегенең белән иснәшеп куймасынмы! йөргән кызыңны ятлар чәлдереп киткәнне авыз ачып карап торыргамы? Сәләйгә тикле өлгерсәие Мифтах. Их, чукынып кына кит- кересе, үзе махы бирде, үзе! Кыз урлар алдыннан күмүшкәне ул тикле күп чөмермәскәе аңа! Ул чагында шул урланган сәгатендә үк Мифтахның хатыны булып каласые Гөлҗиһаның!
Куа торгач. Мифтах якты күздә үк кайтып җитте. Җирән кашканы өстәге аланга дилбегә белән арканлап җибәрде дә аксый-аксый түбән- гәрәк төшеп куаклар арасына кереп посты. Кияү узасы күпер монда якын гына иде Агачлар арасыннан авылның түбән очын да күреп була икән. Күзе белән эзли торгач, Гөлҗиһаннар йортын да тапты. Ул очта бүтән андый такта түбәле, тимер морҗалы өй юк иде. Капка төбендәге әнә ул карт .өянкегә ышыкланып Мифтахның ничәмә-ничә тапкыр тәрәзә аша Гөлҗиһанга кызыгып торганы бар...
Чуар-чабыр киенгән хатын-кыз Глөҗиһаннар ишек алдында тыз да быз килә. Хәзер анда, дөньяларын онытып, кияү каршыларга җыеналар Кияү керәсе әнә ул ак келәтне чаршаулар, сөлге-тастымаллар белән матурлап курчак өе иткәннәр булыр. Иптәш кызлары гел яңадан киендереп теге нине, кәнтәйне, аппак чыбылдык эченә кертерләр. Аппак урыннар өстенә Мифтах алып кайтып биргән матур одеалларны җәяр- ләр, йомшак мендәрләргә ул бүләк иткән ислемайларны сөртерләр...
Мифтахның күзләре кысылып бетте, зәңгәрләнгән иреннәре бөрешеп килде. Ул керәсе келәт бит ул, ул кочасы Гөлҗиһан! Ә болар аның башын ашап үзләре генә рәхәт чикмәкче! Юк, чибәркәем, алай булмый торсын әле! Сәләй белән башын-башка куеп ятасы йомшак мендәрләр- 1ә кайнар яшьләрен түгәс^ бар әле Гөлҗиһанның... Кырмыска түмгәгенә салган елан шикелле үрле-кырлы сикертә әле сине Бүкән Митак!
Сакчы янчыгыннан Мифтах тагын берне төрде. Янган йөрәк басылсын өчен Моршан махоркасын йотлыгып эчкә суырды. Ләкин янгын басылмады Авыл ягыннан сыерлар мөгерәгәне, бәтиләр кычкырганы ишетелде. Хәзер анда көтү кайткандыр, хатын-кыз сыер саварга утыргандыр, ир-ат кырдан, болыннан кайтып атын тугара, төнгелеккә башак болгата, хайваннар улагына яшел печән сала булыр.. Ләкин болар Мифтахның күңелендә бернинди җылы тойгы уятмады. Сирәк агачлар арасыннан күренгән әнә ул йорт түбәләренә дә Мифтах кашларын жые- рып, ачу белән генә карап алды. Аның күңелендә бу авылга бармак ба- шы.тикле генә дә җылы тойгы юк иде. Каян булсын?! Килмешәк булып
килде Мифтах бу авылга, килмешәк булып кеше типкәсендә үсте, кил мешәк дип аны моннан атарга җибәрделәр Аңа монда исеме белән дә дәшмәделәр. Мифтах түгел, «Бүкән» иде ул монда, «Бүкән!» Ләкин үзе белмәгәнгә салынса да ачу гына түгел иде аиңң күңелендә, йөрәкне сызлата тбрган үпкә дә бар иде. Нигә бөтен дөньяга хур итеп аңа гына приговор җыйдылар? Нигә ул гына авылга сыймады? Нигә, нигә? Ул . кемнән ким? Ул шуңа җавап таба алмый Аның күңелендә кара сөрем булып рәхимсез, аяусыз үч тойгысы гына кайнаша. Алар шулай икән 7 менә Мифтах та болай! Әгәр бу кара йөрәкле авылны күз яше белән * җылатырлык итеп китмәсә, исеме Мифтах булмасын!
Өстәге аланда җирән кашканың чебен-черки ашаганга дөп дөп ти- * бенгәләп йөрүен ишеткәч, Мифтах бераз тынычланып яңадан күперт-* t күз салды Кияү дигәннәрен кыз янына ахшам белән ястү арасында _ кертәләр. Тәмәкесен суыргалап. Мифтах куак төбеннән чамалап ятты = күпер киң түгел, дилбегә ике катларга да җитә. Түбәнтенрәк бәйләсән. f атлар чабып килгән шәпкә шуңа абынып күпер өстенә мәтәлер, таран J тас двар, кияү атлар өстенә очар. Мәрәкә! Мифтахның тирән утырган .. кара күзләре елтырап китте, калын кашлары сикергәләнеп алды Ул. 2 аягының үтереп сызлавын онытырга тырышып. Сәләй белән Гөлҗиһан С нан тагын да явызрак итеп ничек үч алу турында гына уй йөртте. Бу аның үтереп аягы сызлавын оныттырып торды, ул шуннан җан рәхәте тапты. Электән килгән йолаларны, ишеткән күргәнен исенә төшерде. Мондый чакта күпергә аркылы бүрәнә салганда да шәп чыга. Ул ма лайрак чагында Бигәнәйдә, шундый бүрәнәгә абынып, кияүнең аты ая гын сындырды, кияү үзе тарантасы ние белән суга барып төште, һа. һа. һа! Кая инде ул суга төшкән тавыкка кыз янына керү?! Хур булып кире авылына таймасынмы кияү! Мифтахның авылда чагы булса, болай гына калдырыр идеме? Күпернең баганасын кисеп куйган булыр иде Ул мактанчыкның битенә сасыган күкәй чәпәр иде һа, һа' Аннары Сәләй белән Гөлҗиһанның әдәм көлкесенә калулары турында бәет чыгарып, аны дус егетләре белән урам буенча такмаклап узар иде
Гөлҗиһаннар турысында Чебеш күэлн тилегән; Гөлҗиһанның эшләр кәкәй. Елый-слый тилергән
Шул кирәк тә ул кәнтәйгә! Борынын бик югары чөймәсен!
Якын-тирәдә ул-бу ишетелми иде. Мифтах сул аягын сөйрәп диярлек җирән кашка янына менде дә аны тышаулап калдырды. Дилбегәне лдып күпергә таба атлады Әмма шул вакыт урман юлында арбасындагы яшел печән өстендә җырлый җырлый авылга таба кайтып баручы >: т гыз атлы күренде Анысының карасы гына күмелүгә, шул ук юлда > тын-кызлар тавышы ишетелде Муеннарына җиләк савыты аскай н< дүрт яшүсмер кыз белән шар шар такылдап кайтучы бер чатын ик- i Мифтах аның тавышын ишетүгә ук кашларын җимерде ташкулчим! Каян туры килеп тора! Бу аның үги анасы бит! Кайсы дию пәрие кик pen ташлады бирегә ул җәһәннәм кисәвен?
Билгеле инде, авылда туйлар кузгалып торган көннәрдә чатын-кы* бүтән нәрсә чәйнәсен?! Алар күптән үк шул туй белән авыз чайкаган нар булса кирәк. Үги ана булган кеше бүксәсен киереп кайткан кипшенә кайсыныңдыр сүзенә каршы төште
Китче кит! Ул тиңмени аңа! Гөлҗиһанның кисеп ташлаган тыр нагына да тормый ул, беләсең килсә!
Исемен әйтмәсә дә моны үз өстенә алды Мифтах Бик яхшы сизеп ята ул аны чәйни бу убырлы карчык, аны’ Мифтахның аю булып үке рәсе, бүре булып улыйсы килде Ул гарьләнеп кызган мангае белән
дымлы чирәмгә капланды. Үги анасы булса да аның өендә үсте бит ул! Трибуналга да бит аның йортыннан алып киттеләр. Атылуы турында ишеткәндер бит инде? «Ай бичара» дип кенә дә әйтми бит! Аңа карата бер генә җылы тойгысы да калмады микәнни?! Тамчы кадәр генә дә якын итмәдеме икәнни ул аны?
Аның бернәрсә дә ишетәсе килми, үзе турында ул яхшы сүз ишетүне өмет итми иде инде Астан менгән сүзләр аның колагын авырттырып, көчләп керделәр. Шулай да күпер өстеннән ишетелгән бер яшь тавыш йөрәгенә ятышлырак иде.
— Алай димә, Хөмәйрә түти. Колаклы кызыл ыштан белән ялтыравыклы итекләр киеп кайткач, кызларның күзе ут булды. Гел аның тирәсендә бөтерелделәр!
Үги анасы тагын нидер әйтте, тик Мифтах аның соңгы сүзләрен генә чшетеп калды.
— ...Шул тиклеләр дә бизде җаным, шундый өшеде җаным!..
Мифтах ачуыннан тешләрен шыкырдатып куйды. Юха елан! Ничек боргалана, ничек алдаша! Янәсе, ул аны электән үк чит күргәц, янәсе, трибунал атарга эшләгән ул явызга Хөмәйрәнең бер бәйләнеше дә юк! Үләрсең гарьләнеп! Мифтах алып кайткан күпме кием-салымны сеңдерде ул. Бу убырлы карчыкның өстендә дә, астында да гел Мифтах алып кайткан чүпрәк-чапрак бит! Мифтах аны күзен дә йоммыйча атып егар иде, тик эш кенә бозыла! Ул кесәсендәге шырпы тартмасын чытырдатып кысты. Тукта, монда эш беткәч, ындыр артыннан узып барышлый, сиңа да өлеш чыгар әле, урам себеркесе! «Ник тудым?!» көненә төшерә әле сине Бүкән Митак!
Бала чагында ничек кенә бәгъренә тимәде аның бу явыз хатын. Үз анасы Бигәнәйдән Мифтахны күрергә килгәч, Хөмәйрә, малайны яшереп, я мунчага, я келәткә бикләп куяр иде. Ничә тапкырлар Мифтахның алачык ишеге! Аөбердәтеп. җылый-җылый, «әни, әни!» дип кычкырганы бар. Анасы, улын күрә алмаганга үзәкләре өзелеп, бернисез Бигә- нәйгә кайтып китәр иде.
Шушы хатын аркасында аны Ямбызда атасыннан бүтән берәү дә үз исеме белән дәшмәде. Ул урамда «килмешәк», өйләрендә «Бүкән» булды. «Әй. Бүкән, юынтык суны ташла! Әй, Бүкән, җитте сиңа! Шартлаганчы тыгынма!» Үги ана күз яшьләре чыкканчы борып-борып аның беләкләрен, ботларын чеметте, ыштанын салдырып акырта-акырта арт ягын кычыткан белән чапты, колакларын борды. Шуннан малайның колагы ага торган булып калды
Әмма баланың күңелендә төзәлмәстәй яра булып уелып калганы, мөгаен, улыннан атасын яңаклатуы булгандыр. Иреннән үч аласы булса. үги ана моны малай кулы белән эшләтә иде. Үзе биленә таянып, «Яле. уңлы-суллы чалтырат әле шул бозауның яңагына! Кизәнебрәк, ныграк! Менә шулай!» дип азындырып торыр иде. Тыңламыйсың икән, үз яңагыңа эләгә
Шул чакта малайда үзен-үзе яклый алмаган кешеләргә карата нәфрәт уянып калды. Атасын бер дә кызганмый дип әйтел булмас иде. Әмма ул аны таза гына гәүдәле, нык кына ир кеше була торып, шушы хатыннан үзен-үзе мыскыл иттерүенә хурлана, «шул кирәк сиңа, шул кирәк!» ди-ди. үч итеп яңаклый иде.
Әти кешене кыйнауның бик зур әшәкелек икәнен ул бераз үсә төшкәч, сугышта үлеп калган атасы сагындыра башлагач кына аңлады Үги анадан алган кыеннар, түбәләү, мыскыллауларның үчен Мифтах урамга чыккач бүтәннәрдән кайтара торган булды. Ул кечкенәдән үк явызлыкның зәһәре белән агуланып, аның «тәмен татып», шуннан рәхәт табып үсте. Ул үзенең корбанына тешләрен кысып, йодрыкларын йомарлап ташлана да аның иң авырта торган, иң «нечкә» урынына
кадала, сынын катырып эчен.) тибә, кан чыгарып тешли, бармакларын, кулларын каера, елатмыйча, егып салып өстенә менеп атланмыйча туктамый иде. Үги анасы аңа монда да «сабак» бирүчән иде Мифтах нык балаларны кыйнавын авызын ерып карап торганда «Касыгына тип. касыгына, кәҗә мае чыгар!» дип кычкыра торган иде.
VI
Авыл кешеләренең кайтасы кайтып бетте булса кирәк, урман юлын- ® да бүтән берәү дә күренми башлады Бу вакытта инде манара тәрәзә- ° сендә шәфәкъ нуры да сүнгән иде Мифтах күпердә эшне тиз тотты Ан- = нан аксый-туксый менеп жирән кашканың тышавын алды да аны яше- = ренрәк урынга кертеп, агачка бәйләп куйды. Җирән кашка тамагын " туйдырган, колын да ял иткән, алар,белән тимер юлга таң атканчы уй- а нап кЫна барып җитәсе. «
Озак та үтмәде, урман юлында, кияү киләсе яктан, кыңгырау тавы g шы ишетелә башлады. Иң элек төпкә жиккән атның дугасына тагыла ° торган зур кыңгырау чыңы колакка килеп керде, бераздан ваграк шел дерләр тавыш бирде. Үзенә күрә түгел, пар ат жиккән булганнар шул селәгәйгә! Ләкин ул мактанчык озакламыйча күпергә мәтәлеп төшәчәк! Әйе! Кеше өлешенә борыныңны сузмассың, эттән туган!
Тик шул. вакыт кыңгырау тавышына дәртләнеп булса кирәк, һич көтмәгәндә жирән кашка кешнәп җибәрмәсенме! Тамагына пычак кына кергере! Мифтах ут капкандай кабаланып сикереп тормакчы булган иде, сыны катып кире ауды. Аның сул аягы яман да шешкән, тик ул аны, бөтенләй изелеп төшмәс өчен, снзмәгәйгә генә сабыша иде Ул. ка рабинын әзер тотып, тирә-юньгә колак салды. Кешнәгән тавышны ишетеп эзләп килсәләр... Ләкин хәзергә шикләнерлек берни дә ишетелмәде
Җәйге төн урманда дөм караңгы булмый Мифтах яшеренгән урыннан күпер өсте әлҗе-мөлҗерәк кенә булса да бераз күренә иде. Менә кыңгырау тавышларына кушылып атларның пошкыруы, кияү егетләре нең үзара мыдыр-мыдыр сөйләшүләре, көлешеп алулары ишетелә баш лады
Тавышларыннан чамалаганда, кияү янында име кияү егете, ат ба шында тагын бер егет булырга тиеш иде Мифтах карабинын күпер өстенә төзәп куйды. Күпердәге тозактан муеннарын сындырмыйча узсалар. ул мылтыктан атып аларның атларын дулатачак! Ачуы-ачу! Ба рыбер бөтен тирә-як авылларга хур итә ул аларны! Аңа барыбер!.
Атларның дөбердәп күпергә килеп төшүләре булды, кинәт нидер чытырдады. нәрсәдер шартлап сынды, атлар ыңгырашты, кайсыдыр ачыр таланып «ай!» дип кычкырып җибәрде. Күпер өстендә атлар, кешеләр бөтенесе бергә болгана башлады Шул әүмәкләнгән йомгак эченнән кемнеңдер ыңгырашканы, кайсыныңдыр уһылдавы бәреп чыкты.
— Кулым, кулым! диде берсе
Кемдер ачы тавыш белән
Пычак! Китерегез пычак! Айгыр буыла! дип акырды
— Кис камыт бавын, кис чөелдерекне! — диде берсе
- Юкмы ичмасам балта, бирегез булса!
Күпер өстендә мәхшәр сүгенәләр, нәрсәдер уһылдап күтәрәләр, атлар мышнаганы, кешеләр көчәнгәне ишетелә иде
— Күтәр тарантасны!
— Алдын күтәр, алдын!
— Айгырның аягын чыгар, менә шхлай! Уф. кот чыкты!
Атның нәрсәдәндер котылгандай дөпелдәп аягына басуы, пошкырып куюы ишетелде Кешеләр дә нәрсәнедер җайлаган, урынына утырткан
дай бераз иркенләбрәк сулыш алдылар шикелле. Берсе авыр сулап сүгенеп ташлады:
— Идрит танауларын! А-ай шәп каршы алды бит Ямбыз, ә?! Кирәкне бирде, бөтен Мишә буена хур итте!
— Ярар, без дә төшеп калганнардан түгел! Бәйрәм ашы кара-кар- шы!
Беравык тынып торганнан сон:
— Нишлибез? — диде берсе.
— Нишлисең? Пычагым эшлисеңмени? Кендек сынды, тәртә каерылып чыкты! Бу килеш кая барасың?
— Чистам хәерчеләре шикелле, тәртә башын яндырып теләнергә керсәң генә инде!
— Әй, лыгырдама әле юкны!
Кайсыдыр кияүгә үпкәсен әйтте:
— Их, кияү, кияү! Каян килеп ягылдың шул кыңгыраулы кызга? Чибәрләр үзебезнең авылда беткәнмени? Хәзер бит кызлар белән хет тегермән бөя!
— Матур дип авыз сулары корыды ич!
— Күрсәтте матурың күрмәгәннәреңне! Бөтен тирәне сасытты, кешегә күренерлекне калдырмады!
Аларга сыкраныбрак зәгыйфь кенә бер тавыш җавап бирде:
■ — Ярар, анысы сезнең эш түгел! Никах укылган, эш беткән! Ә менә кул, кул! Авыртуына чыдап булмый! Нишләтергә, кая барырга?
Аңа җыйнаулашып киңәш бирергә тотындылар:
— Кыз янына сынык кул белән барып кермәссең инде, уйларга кирәк!
— Кыз кайгысымыни әле монда! Зурга китмәсен. Бар, айгырга атлан да элдерт үзебезнең авылга.
— Әйе, әйе! Туп-туры Хөсниҗамал әбигә кайт! ’
Кияүне айгырга атландырып озаттылар булса кирәк, Мифтах күпер өстендәге тавышлардан шуны абайлады.
Бөтен ягының битенә төкергәч инде аңа койрыкны сыртка салырга да вакыт иде. Тик шунда ул үзен дә искә алуларын ишетте:
Кем эше булыр бу, ә? — диде берсе. — Кайсы каһәр төшкәннең мондыйга кулы барыр?
— Кем булсын? Үчлек белән эшләнгән явызлык бу! Кем каныгып йөрде Гөлҗиһанга? Кемнең Сәләйгә ычкындырасы килмәде?
— Алай булгачыннан Митак эше инде бу, тач шуныкы!
Аңа кайсыдыр каршы төште:
— Кит әле моннан, нәрсә син булмаганны! Кабереннән чыгып кайтсынмыни ул?! Шартлатканнар инде аны!
— Шулай, кич кенә Хәйретдин кайтып әйтте!
— Ә-ә-ә .. — диештеләр.
Мифтах җене чыгып карабинына ябышты. Бәлки ул күпер ягына атып бу килмешәкләрнең дә котын алган булыр иде, шул чакны авыл ягыннан атлар пошкырганы, тарантас тәгәрмәчләре текелдәгәне ишетелде Кияү килгәнне авыл башына чыгып тыңлап торганда, кыңгырау тавышы кинәт тынудан шикләнеп, авыл егетләре каршы алырга чыкканга охшый иде.
Мифтах ат янына ашыкты. Барысы бергә урманга таралып гаепле кешене эзли башласалар, аның эше шәптән түгел иде. Боларның да трибуналы кыска булыр. Аны, кызган баштан, тоткан урында ук...
Җирән кашканы урынында күргәч кенә аның эченә җылы керде.
Мифтахның исәбе — якындагы разъездга турыдан бәреп чыгарга да. берәр поездга эләгеп, Себер ягына шыңкаю иде. Анда тагын күз күрер, тик монда ат өстеннән сөйрәп төшермәсеннәр дә муен тамырына күсәк кенә төшмәсен!
. Җирән кашка кыен ашап үсмәгән, чыбыркы-камчы уйнатканны күтәрә алмый торган нәзберәк хайван иде Өстендәге каты куллы кеше нен кыйнавына, авызлыгын тартып аның үзәгенә үтүенә рәнжеп. бөтен гәүдәсе белән куырылып килсә дә ул баштарак карышмады, чаба бирде. Әмма колынның караңгыда берүзе аерылып калуына ул бик борчыла, колакларын уйнатып гел колынның тавышын тыңлап бара иде. Юл ф өстендәге инеш ярына килеп житүгә, ул кинәт туктады, Мифтахның рә- _ химсез кыйнавына карамастан, ике аягын терәде дә катып калды, инеш £ аркылы чыкмады. Бәлки колыны су аркылы чыга алмас кебек тоелган- <-> дыр, бәлки анасының исен югалтырдыр дип курыккандыр? ф
Җирән кашка шулай киреләнеп торды торды да кире әле генә кил- а гән якка ыргылды. Авызлыгын тешләде дә. мылтыклыга баш о бирмичә, караңгыда чатыр-чотыр куаклар сындырып узды. Чаба торгач * сулышы буылып, гыжылдап ниндидер сулы чокырлар, канаулар аша = сикерде. Мифтахның шлемы төшеп калды, ботаклар сыдырылып бите канады, яралы аягы агачка бәрелеп күзләреннән утлар чәчрәде. Ул ин - де бу котырынган хайванны жиңүне өмет итми башлады Күпергә генә £ алып чыкмасын.. Инде беттем, инде кадалдым, дигәндә, куаклар ара у сында адашып йөргән колыны янына килеп чыктылар Җирән кашка с колыны табылу шатлыгыннан нишләргә белмәде. Ул эһелди эһелди аны ~ юатырга, иркәләргә кереште. Маңгаен ялады, башыннан аягына кадәр иснәп чыкты, ботларын аерып басты да, имчәкләренең тулып сулкыл давына тәкате калмыйча, колынын борыны белән төртеп имиләренә таба этәрде.
Мылтыклының үз хәле хәл иде Аның үтереп үтереп аягы сызлый, нигәдер йөрәге уйный, кан күп китүдән башы да әйләнә башлаган иде Шуның өстенә, күпер ягыннан ниндидер тавышлар ишетелә Шушы кире беткән хайван аркасында күсәк астына килеп керергәме3 Юк инде!
Мифтах актык көчен жыеп атны китәр юлга куа башлады Җирән кашка, колынын имезүне туктатырга теләмичә, койрыгын болгады, ба шын чайкады, әмма баскан урыныннан кузгалмады Мифтахның жене чы^ты Ул мылтык көпшәсе белән жирәннең кабыргаларын дөмбәсләде, ике колак арасын төйде. Алай да жиңә алмагач, авызлыгын әле бер якка, әле икенче якка тартып атның авыз кырыйларын канатып бетер де. Җирән бия авыртуга түзә алмыйча кеше шикелле ыңгырашып куй ды. Ниһаять, аның да түземлеге төкәнде. Ул колыннан чнткәрәк сикер де дә зыр-зыр бер урында әйләнергә, арт санын өскә чөеп, чиный чиный тибенергә тотынды Мылтыклыны алай да егып төшерә алмагач, көтмәгәндә арт аякларына басты да кинәт кенә жиргә килеп төште Яңа дан шәм кебек үрә катты да аркасыннан мылтыклы шуып төшкәндә аны тибеп очырды
Җирән кашканың тоягы Мифтахның сул иңбашын бөтенләй ватып ташлаган, сул кулы сәп-сәер булып кире ягы белән каерылып ята Ан нан бик күп кан киткән, аның чыкмаган жаны гына калган иде Ләкин адәм жаны - эт жаны диләрме, таң беленә генә башлаганда ул, ничектер күзен ачты Аңа инде бу дөньяда берни дә кирәкми, ачу да, үч тә, гарьләнү, хәтта кемнән дә булса курку да калмаган. Исәп-хисап тә мам өзелгән иде Шулай да аның ярым йомык күзләре нидер эзләнде Аның сүнәр сүнмәс кенә жилфердәп торган нәни генә аң чаткысы, зәгыйфь кенә көзге шәүләсе кебек, шушы үзе яшәгән ямьле дөньяның берәр газиз күренешен үзе белән алып китәргә теләдеме? Җирән >.ашка аннан еракта түгел, колынын күкрәгенә сыендырып, гүя аны кемнәндер саклагандай колакларын шәмәртеп сагаеп тора иде. Боларга күзе тө шүгә, Мифтах күңелендә ниндидер бик татлы, бик тә кадерле бер тойгы уянды. Бу тансык тойгы аның күңелендә сабый чактан ул калган иде шикелле Шушы жылы. ягымлы, тансык тойгының яңадан рәхәтен сизә се килеп. Мифтах жнрән кашка белән анын колынына текәлебрәк ка
рарга теләде. Ләкин күз кабаклары авырайганнан авырая бара, com a калып уянган ул газиз, тансык күңел җылылыгы да акрын акрын сүнә бара иде
Җирән кашка төне буе баласының йокысын саклап чыкты. Тора торгач ул калыгып китә дә тиз үк сискәнеп күзен ача. колакларын торгызып мылтыклы яткан куак төбенә текәлә. Анда бернинди хәвеф-хәтәр күренмәч. тагын тынычлана, яңадан күзләре йомыла башлый иде.
Яшь колын таң атканда чыр-чу килгән кошлар тавышына уянды. Торып басты да. авызын зур ачып, тәмле итеп искәнде. битен гәүдәсен дерелдәтеп, рәхәтләнеп бер селкенеп алды. Анйары. әнисенең имиләренә сузылып, күзләрен йома-йома. йомшак койрыгын селки-селки тамагын туйдырырга кереште. Җирән кашка тел очы белән колынның чык төшкән юеш аркасын, янтауларын корытты. Матур уелган борын тишекләрен кыймыл-кыймыл китереп аны тагын бер иснәп чыкты. Кичә юлда туктап торган арада яңа хуҗасы. алъяпкычына салып, солы ашаткан иде. Шунда ул аның маңгай чәчен, борын өсләрен сыйпаган, ял төпләрен кашыган иде Шул ук ис. яңа хуҗаның ягымлы исе. колыны аркасында да калган икән. Ул йс аңа кичә капчык төбендә калган солыны хәтерләтте. Җирәннең уртларына тәмле су килде.
Таң атып аланга мул булып яктылык иңә башлауга, алар, мылтык лы яткан куак төбен читләтеп уздылар да. аналы-балалы. кичә тугарып калдырган арба янына таба кайтырга чыктылар