Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПРОФЕССОР МӨХЕТДИН КОРБАНГАЛИЕВ

Тууына 100 ел тулу уңае белән атар халкының күренекле галиме, танылган педагог һәм методист, атказанган фән эшлеклесе, орденлы профессор Мехетдин Хафиз улы Кор- бангалиевнең тууына 100 ел тулды. Ул 1873 елның 9 декабренда (иске стиль белән 26 ноябрьда] элекке Алабуга зенең Биеитау авылында (хәзерге Әгерҗе районы) ярлы крестьян семьясында туа. Үз авылларындагы рус-татар мәктәбен тәмамлагач, ул Казандагы татарская учительская школага укырга керә. Учительская школада укыганда К. Насыйрн янына килеп йәри, шул ук вакытта шәһәрнең алдынгы фикерле студентлары белән аралаша. Учительская школаны тәмамлагач, 1895 елда элекке Мамадыш вязендәге Чирче авылына укытучы булып китә. Шушы вакыттан алып аның озак елларга сузылган педагоглык хезмәте башлана. 1903 елның кезендә М. Корбангалиев Казандагы татар приютына медир һәм укытучы итеп күчерелә. Монда килгәч, ул алдынгы фикерле татар яшьләре белән аралаша башлый, алар белән берлектә «яшьләр түгәрәге» оештыра. Түгәрәккә рәсми тес бирү ечен, түгәрәк әгьзалары «Шәрык клубы» ачалар. Шул вакыттан башлап Февраль революциясенә кадәр М. Корбангалиев бу клубның старшинасы хезмәтен үти. Шул ук елларда ул Казандагы «Җәмгыяте хәйрия»нең секретаре булып та тора. 1905 елгы революция елларында М. Корбангалиев политик эшләргә бирелеп китә. Казан студентларының һәм учительская школада укучыларның революцион хәрәкәтендә катнаша... Февраль революциясеннән соң М. Корбангалиев Казандагы балалар приютында укытучы һәм шул ук вакытта татар мәктәпләренең инспекторы булып эшли. Казан •язе һәм губерна земствосы шәһәр думасында һәм Бәтенроссия татар учительләренең союзында член булып тора. Әнә шунда эшләвеннән файдаланып, ул мәгариф елкә- сендә күп кенә эш эшли: татарлар ечен яңа мәктәпләр ачтыруга ирешә, укытучылар •чен курслар оештыра. Үзе үк шушы мәктәп һәм курслар ечен программалар тези. укытучылар хәзерли торган курсларда укыта. Җитәкчелек эшләрендә эшләү белән бергә, М. Корбангалиев бертуктаусыз укытучылык эшен дә алып бара. Ул Казан татар педагогия техникумында һәм хәрби команда курсларында (1920—1922). Шәрык академиясендә, педагогия техникумында, җир эшләре тезелеше техникумында, татар коммунистлар университетында (1922— 1924) рус һәм татар телләре укыта, Татнаркомпросының Гыйльми үзәгендә председатель урынбасары була, анда гыйльми һәм педагогик эшләр белән җитәкчелек итә (1924—1927), юристлар хәзерләү курсларында татар теле укыта (1928—1930). Шул ук вакытта Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы медире була һәм татар телен укыта (1928—1940). 1931—32 уку елында М. Корбангалиевкә университетта үтелә торган барлык фәннәр буенча татар телендә гыйльми терминнарны эшләү ечен терминология комиссиясе Т тезү һәм аның белән җитәкчелек итү эше тапшырыла. Аның җитәкчелегендәге бу комиссия бер ел эчендә 17.500 гыйльми термин эшли. Аның методика елкәсендәге хезмәте шулай ук ифрат күп тармаклы: башлангыч мәктәпләрдә укырга-язарга ейрәтү, урта һәм югары мәктәпләрдә грамматика укыту, зурлар мәктәбендә укыту, русларны һәм гомумән татарлардан башкаларны татарча укыту буенча методик хезмәтләр яза, терле методик кулланмалар, методик хатлар язып бастыра. Укытучылык-педагоглык, методистлык эшләре һәм гыйльми, иҗтимагый хезмәтләре естенә, ул йөзләрчә дәреслек һәм кулланманың |135 исемдә) авторы һәм редакторы була. Ул 1912—13 елларда ук башлангыч мәктәпләр өчен әлифбалар, арифметика дәреслекләре, уку китаплары һәм соңга табарак грамматика һәм география дәреслекләре төзеп бастыра. Урта мәктәпләр өчен грамматика китаплары, зурлар мәктәбе өчен әлифба һәм уку китаплары, татар башлангыч мәктәпләре өчен букварь һәм рус теленнән уку китаплары, шулай ук татар телен өйрәнүче рус һәм башка халыклар өчен махсус китаплар төзеп бастыра. Латин һәм рус графикасы нигезендәге алфавит һәм орфография кагыйдәләрен төзү эшендә башлап йөрүче ул була. Аның җитәкчелегендә русча-татарча һәм татарча-русча сүзлекләр төзелә. М. Корбангалиевнең укыту-тәрбия, гыйльми, иҗтимагый һәм оештыру-җитәкчелек итү өлкәсендәге хезмәтләренә югары оешмалар һәм халык тарафыннан зур бәя бирелгән: 1921 елның февралендә 25 еллык гыйльми, тәрбияви хезмәтләре һәм Совет учреждениеләрен төзү һәм ныгыту юлында тырышып хезмәт итүе өчен, аңа мәгариф эшчеләренең гомуми җыелышында «Хезмәт каһарманы» исеме бирелә. 1928 елның 2 январенда эшче-крестьян һәм Кызыл Армия депутатларының Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты Советы Президиумы карары нигезендә М. Корбангалиевкә «Хезмәт Герое» исеме бирелә һәм ул Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 1940 елда, Татарстан Совет Социалистик республикасы төзелүгә 20 ел тулу уңае белән үткәрелгән юбилей көннәрендә, М. Корбангалиевкә СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән атказанган фән эшлеклесе исеме бирелә һәм ул Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1941 елда Мәскәу учпедгизы рус мәктәпләреннән башка мәктәпләрнең VIII—IX—X класслары өчен рус теле дәреслеге төзү эшен планлаштыра, һич булмаса, авторлар коллективын тезеп, алар белән җитәкчелек итүне һәм дәреслекне редакцияләүне үз естенә алуын сорап, учпедгиз редакторы профессор М. Корбангалиевкә хат яза һәм дәреслекне август аена хәзерләүне үтенеп, соңгы сүзендә болай ди: «...Әгәр Сез бу коллектив белән җитәкчелек итсәгез генә, учпедгиз дәреслек төзүне Казан коллективына тапшыра ала. Авторлар коллективын сайлау сезнең карамакта». 1941 елда, сәламәтлеге аеруча начар булуга да карамастан, М. Корбангалиев югарыда күрсәтелгән дәреслек төзүне үз естенә ала һәм аны күрсәтелгән вакытка өлгертергә сүз бирә. Дәреслекне төзү эшенә X. Шабанов һәм Р. Газизовларны да тартуын һәм дәреслекнең кайбер өлеше 15—20 июньгә әзер булуын әйтеп, 3 июньдә хат яза. Ләкин шул көнне кичкә таба сәламәтлеге аеруча начарлана һәм аның йөрәге тибүдән туктый.