Логотип Казан Утлары
Публицистика

НИЛ ЮЗИЕВКА 50 ЯШЬ


Нил Юзиевка илле яшь Бу хәбәргә ышануы кыен. Чәчләре дә табигый тесен җуймаган, шаянлыгын да куймаган — хуҗасына бер шегылъ табып, гел як-якка сибелеп тора. Маңгаендагы сырлары да. ипле һем җиңел хәрәкәте дә «иллегә каршы» дәлилләр Олы титуллары йезенә тәкәбберлек остенлек буяулары тешермәгән, күзләрендә туган ягы Ьашкортстаи табигатенең ягымлы нуры сакланган. Күрәсең, чын иҗат шәхесенең. тормышы бетен барлыгы белен халыкка хезмәткә багышланган шәхесләрнең биология законнары белән керешерлек кодрәте «серле даруы» бардыр Иллене алыштырган Г Ахунов Ә Баянов. А Гыйлеҗеа Ш Галнеалар бик яшь күренә, теләсә нинди буаны тишел чыгарга әзер терекемешлер шикелле, тормышка һем иҗатка ашкынып торалар, катлаулы чынбарлыкның ке
ше рухының яңадан-яңа катламнарын актарып чыгаралар
Филология фаннәре докторы, тәнкыйтьче, әдәбият галиме, сектор медире, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, СССР Язучылар Союзы әгъзасы — Нил Юзиев та шул сафка басты. Исәп-хисап тотарга иртә әле Шуңа күрә биографиясен. тормыш юлын сөйләүне киләчәк юбилейларга калдырып, әдипнең иҗат юлына бер генә караш ташлыйсы килә. Бусы да кыен эш. Аның хезмәтләрен колач белән дә, күз белән дә. фикер белән дә иңләае кыен
Ул татар әдәбият фәнена Тукай премиясен алып биргән «Шигырь гармониясе» (1972), «Хәзерге татар поэтикасы» (1973) исемле тирән фәнни хезмәтләр авторы Тәнкыйтьче аларга юлны башка китаплары («Муса Җәлил поэмалары», I960; «Тормыш поэзиясе», 1961; «Традицияләр яңарганда». 1966; «Сәнгатьчә матурлык һәм осталык». 1969: «Сугыштан соңгы татар поэзиясе», 1971), дәреслекләре, дистәләгән мәкаләләре, төрле конференцияләрдә ясаган чыгышлары белән ярып бара Каләме елдан-ел үткенләнә камилләнә, үз колоритын таба килә.
Нил Юэиевның татар тәнкыйтенә, әдәбият белеменә алып килгән яңалыгы нидәч гыйбарәт? Иҗатының китаптак-китапка күчеп килгән төп хасияте нәрсәдә1 Шул сораулар турында уйланып, авторның кылган эшләрен янәдән күздән кичереп утырганда, ни өчендер һ. Такташның мәгълүм юллары келт итеп искә төште «Шигырьдә үгет-нәсихәт, сафсата бетәргә тиешле... Шигырьдә матур сүзләр уйнатудан мәгънәгә күчү дәвере килде. .»
Минемчә «Иҗадиятем турында» исемле декларация язса, Н. Юзиев Такташның бу сүзләрен хәзерге тәнкыйтькә, әдәбият белеменә нисбәтән кабатлый алыр иде Беренче адымнарыннан ук ул эчтәлек сөйләү, мәгънә белән форманы аерым-аерым бәяләү акыл сату, дидактика кебек тәнкыйтьнең традицион кимчелекләренә каршы чыга. Шигырьнең көчен, матурлыгын, аһәңен, эчке музыкасын ачуның яңа юлларын
Н Юзиев әдәби хәзинәне тормыш белән янәшә куеп, чагыштырып тикшерә, язучының иҗат лабораториясенә үтеп керү юлларын киңәйтә, тирәнәйтә (анкета алымыннан киң файдалана, хат аша сораулар белән мөрәҗәгать итә һ. б.). Ул тәнкыйть белән әдәбият гыйлемен органик кушып китә алды, ачык фәнни стиль тудыруга зур өлеш кертте.
Татар поэтикасын өйрәнүне фәнни нигезгә салуда, мөстәкыйль үсеш кануннарын раслауда Н. Юэиевның роле гаять зур Гасыр башы поэзиясе, татар совет әдәбиятының башлангыч чорлары турында язса да, аны берәү дә тарихка, фәнгә кереп батуда, салкын академик стильне алга сөрүдә гаепли алмас. Чөнки галим поэзиянең тарихи үсешенә бүгенге теоретик фикер югарылыгыннан килә, аның актуаль проблемаларын хәзерге әдәби процесс белән бәйләп тикшерә.
Н. Юзиев үзен билгеле бер чор поэзиясе, аерым язучы иҗаты яисә билгеле бер жанрны өйрәнү белән генә чикләми. Тәнкыйтьчене шигъри нәфислеккә ирешү юллары, әдәбият белән сәнгатьнең башка төрләре арасындагы якынлык, иҗат психологиясе. поэтик индивидуальлек мәсьәләләре, кыскасы, әдәбиятның өйрәнү өчен иң катлаулы һәм четерекле эчке хасияте кызыксындыра. Ул сүз сәнгатен философия, тарих, экономика шикелле ‘ фәннәр, музыка, кино, .театр, сынлы сәнгать белән тыгыз бәйләнештә өйрәнә. Сәнгатьнең башка төрләре белән „ аралашу, керешү әдәбиятка зарар китерми, аның үзенчәлеген, «автономлылыгын» юкка чыгармый, мондый «дуслык» художникның фантазиясенә канат бирә, яңа фикерләр, хисләр, ассоциацияләр уята Әдәбиятны сәнгатьнең якын кардәше буларак өйрәнү—язучының иҗат лабораториясенә күз ташларга, аның эрудициясен, интеллектын, зәвыгын тулырак ачарга мөмкинлек бирә.
Тәнкыйтьче сүзне әдәбиятның башка сәнгать төрләре ачкан эстетик кыйммәтләрне үзләштерүе, алардаи ямь алуы турында гына алып барса, әңгәмә берьяклы рак булыр иде Сурәтле фикерләүнең иң борынгы төрләреннән берсе буларак, әдәбият та үз байлыгы белән уртаклашуда саранлык күрсәтми, сәнгатьнең башка төрләренә яңа тармакларына ярдәм кулын суза килә.
Хезмәтләренең күбесен Н. Юэиев Фәннәр Академиясенең имән ишекләре артына яшеренеп, тыныч, ярау бүлмәләрдә язмый. Казан университетының студентлары, аспирантлары, юнәлеш эзләп, киңәш-табыш сорап килгән яшь шагыйрьләр, тәнкыйть-
непер белән эшләү чорында йокы һәм ялга тиешле вакыт аралыгында иҗат итә Педагог булуы эрудициясенең тирәнәюенә (ул еш кына милли чикләрне кисеп, дөн.я әдәбияты тәҗрибәсенә, даһи акыл ияләре мирасына таяна), үзәккә алынган проблеманың нигез тамь<рына тешә алуына ярдәм иткәндер. Әлбәттә, теп рольне аның әдәбиятка тугрылыклы булуы уйный
Н. Юзиеиның иҗат диапазоны киң. М. Җәлилнең архивын, эпик мирасын ейрә- нүгә берснчоләрдән тотына, Ә. Фәйзинең әдәбн-тәнкыйть әсәрләрен, хатларын гуп- лал, фәнни комментария ләп сүз башы язып чыгара, Проза турында уйлануларында да рациональ орлык бар. Әмма стихиясе — поэзия.
Аны шигырьнең эчке закончалыклары һәм поэманың үсеш юллары, фикерләү поэзиясе традицияләре һәм романтик тенденцияләрнең тернәкләшүе, бердәм социалистик реализм рамкасындагы стильләр терпелеге үзенә җәлеп итә. Үткәннең гүзәл казанышлары белән бүгенге кыю ачышлар арасындагы диалектик якынлыкны, традиция белән новаторлыкның эчтәлеген, мәйданын ачу һәрвакытта тәнкыйтьченең игътибар үзәгендә Зур теоретик һем практик әһәмияткә ия булган әлеге проблемаларны ул коры фикер йөртү һәм логик конструкцияләр ярдәмендә хәл итми. Тәнкыйтьче тирән эстетик анализ белән киң гомумиләштерүне, аерым язучы иҗаты турында фикер белән бетен поэзиягә вас даими закончалыклар турында уйлауларын бергә үреп бара белә. Төрле чор һәм төрле буын шагыйрьләре иҗаты турында сүз йөрткәндә дә, һәркайсының үзенә генә хас иҗат үзенчәлекләрен, индивидуальлекләрен ачып салырга омтыла. Бер үк иҗтимагый-тарихи шартларда яшәгән, уртак иҗат методына таянып эш иткән заманда шагыйрьләрнең кабатланмас шигъри үзенчәлеген күзаллау җиңел эш түгел Бу юлда Н Юэиев зур уңышка нреше. бер ничә җөмлә аша шагыйрьнең фикерләү үзенчәлеген күз алдына бастыра белә Мәсәлән, С. Хәким поэзиясенең төп үзенчәлеген ул тормышка якынлыкта, табмгый- лекте, лиризмда күрә «С Хәким шигырьләрендә татар халкының хәзергә рухи деньясЫн, аның көнкүрешен, кешеләрен бөтен табигыйлегендә күрәсең». «X. Туфанда шагыйрь характеры, шагыйрь акылы башка төрлерәк алымнарда ачыла Шагыйрьне без кул очракта кем беләндер. я нәрсә беләндер серләшкән, сөйләшкәч, я бәхәсләшкән хәлдә очратабыз».
Тәнкыйтьче Ә. Фәйзи. Ш Маннур. С. Багтал, Ә Давыдов. 3 Мансур. Ш. Галиев, Г- Афзал, И Юзеев кебек шагыйрьләрнең иҗат дәньясына, сурәтле фикерләү үзенчәлекләренә алып керә, аларның һәркайсына хас шигъри «серләрен» ачыл сала. Автор бореакыгта да поэзиянең иң нечкә, иң катлаулы сәнгать икәнен онытмый һәм үз фикерләрен соңгы сүз дил тәкъдим итми. Ул укучыны поэзия турында бергәләп уйланырга, бәхәсләшергә чакыра, нәтиҗәне үзенә ясарга урын калдыра
Н. Юзиоа күбрәк татар поэзиясенең ийөэек кашлары»—халык рухына тирән үгоп кергән талантлар турында язса, алар тәҗрибәсен гомумиләштерсә дә, кайбер тәнкыйтьчеләр «һәм башкалар» рәтендә йөрткән шагыйрьләр иҗатын да читләтеп үтми, анда да яңа «шигъри материклар» таба яңа гына каләмгә ябышкан яшьләр лирикасында шытып килгән аерым табышларны күреп ала, эзләнүләрен яклап һәм раслап чыга.
Тәнкыйтьче татар поэзиясен үсештәге җайлы организм булара» өйрәнә Ул катлаулы чынбарлыкның төрле якларын үзәккә алган, терло стиль агымнарына өстенлек биргән шагыйрьләр иҗаты арасында зчке якынлым, уртаклык таба Мен» шул концепция әдәбият галименә шигъри елгаларның, сукмакларның бергә кушылган урыннарын кыюрак күзәтергә, поэзиянең иң тирәндә, айсбергның күзгә күренми торган өлешендә яткан «су асты» агымнарына үтеп керергә, гомуми үсеш закончалыкларын ачарга мөмкинлек бирә
Югарыда аталган хезмәтләрдә татар поэзиясенең үсеш юлы киң таридн-иҗтнма- гый фонда өйрәнелә Күл гасырларның акылын, хисен, зирәклеген үзен» сеңдерә ала киптән, әмма салкын җәйдә ачыла алмый калган чәче» шикелле, бу байлыгын эчтә, тирәндә сакларга мәҗбүр булган татар поэзиясенең XX гасырда дәррәү атылып югарыга күтәрелүен Н. Юэиеә иҗтимагый прогресс, халык аңы үсеше, революцион яңарыш белән аңлата Эчтәлекнең яңачалыгы үзенә бәрабәр формалар талап итә «Шигырь гармониясе» дигән хезмәтендә, бигрәк тә «Аваз ярашуымдагы яңа ег>-
геләр». «Аһәңлелекнең бай чыганаклары», «Тотрыклылык һәм хәрәкәтчәнлек», «Канун юкка чыкмый, тик влгеләр үзгәрә» кебек бүлекләрдә татар совет поэзиясенең яңачалыгы, эчтәлек белән форма арасындагы катлаулы мөнәсәбәт тирән һәм нечкә анализлана.
Зур шигъри ачышлар халыкчан рухлы, иҗтимагый проблемалар гражданлык хисләре белән тирән сугарылган әсәрләрдә ясала дигән идея тәнкыйтьченең бер китабыннан икенчесенә күчә, үстерелә, баетыла, һ. Такташ, М. Жәлил, Ф. Кәрим, Ә Фәйзи, X. Туфан. С. Хәким иҗатларында җир шары һәм шәхес, тарих һәм шәхес дәвер һәм шәхес кебек олы темалар, масштаблы проблемалар сурәтле фикерләүдә яңадан-яңа үзгәрешләр тудыра Татар совет поэзиясенең горурлыгы — һ Такташ хакында күп язылды. Аның поэзиясе турында, элгәреңне кабатламыйча, яңа сүз әйтү кыен шикелле Шагыйрьнең мирасын чагыштырмалы-типологик өйрәнү, анализлау методының төрлелеге, камиллеге һ. Такташ поэзиясенең әллә ни чаклы яңа кыйблаларын ачарга мөмкинлек биргән. Романтик һәм реалистик тенденцияләрнең. лирик һәм иҗтимагый-публицистик агымнарның органик кушылуы нәтиҗәсендә бер-берсенә тартылып торган синтетик шигъри формалар барлыкка килүе, музыка һәм кино сәнгатьләренә якынлык, таныш кануннарның яңа сыйфатларын ачу һ. б. күзәтүләр һ Такташ турындагы мәгълүматыбызны баетты, тулыландырды.
Шигырь сәнгатен тикшерүнең яңа алымнарына киң таяну Роберт Әхмәтҗанов, Р Фәйзуллин, Ш Мәхмүтоо. Р Харис кебек шагыйрьләрнең метафорик, ассоциатив алымнарын татар поэзиясенең гомуми үсеш фонында ачу юлына алып чыккан.
Хәзерге татар поэзиясендә шартлы алымнарның роле үсү. зиһен ташкынын, интуитив сиземләүне тулырак чагылдыруга омтылу, рух диалектикасын, шәхеснең интим кичерешләрен тулырак чагылдыру ихтыяҗы белән куфыла. «Поэзия кабат үзенең телескобын кеше йөрәгенә юнәлтте, кеше җанының шигырьдә моңарчы яктыртылмаган почмакларын, якларын күзәтә башлады». — ди тәнкыйтьче. Аның фикерен- чә, поэзия кешенең салават күпередәй терпе төсле кичерешләр байлыгын — шатлыгын, моңын, дәртен, 'кайгысын, мәхәббәт ялкынын, сөю сагышын тулырак чагылдыра бара. «Романтик канатларның» ныгуын, эмоциональ-хисси башлангычның көчәюен хуплый, аны чорыбызга хас бер халәт дип бәяли. Шул ук вакытта тәнкыйтьче соңгы еллар поэзиясенә хас социалистик реализм Методының бер канатын тәшкил иткән романтик стиль белән революция һәм гражданнар сугышы чоры поэтикасы арасында мөһим аерма яшәвех искәртә, аны ышандырырлык дәлилли. Хәзерге романтик стильгә куәг һәм илһам биргән чыганак—бүгенге чынбарлык, халыкның рухында туган яңарыш шагыйрьнең дөньяга карашында туган үзгәрешләр.
Н. Юзиев үзенең фикерләрен раслау барышында схематик фикерләүгә, катлаулы иҗади процессны алдан әзерләп куелган калыпка көчләп кертүгә, шагыйрь иҗатын ак һәм кара төсләргә генә бүлеп өйрәнүгә каршы чыга. Ул И. Нуруллин, 3. Мәҗитов, X. Хәйри, Б Гыйззәт, Ә Исхак, Ф. Хөсни шикелле әдәбият белгечләре һәм язучылары белән күп очракта урынлы бәхәскә керә, үз фикерен көнләштерерлек дәрт, полемик ялкын белән исбатлый белә.
1978 елда Н. Юэиевның «Әдәбият хәзинәләре» исемле китабы басылды. Авторның игътибар үзәгендә методологияне камилләштерү, сәнгатьчә осталык закончалыкларын, сурәтле фикерләүнең эчке механизмын өйрәнүдә типологик, чагыштырмалы, системалы структур алымнарын акыллы эшкә җигү мәсьәләләре тора
Тәнкыйтьче катлаулы, авыр терминнарны, теоретик төшенчәләрне халык теленә якын әйләнмәләр белән аңлатып бирә белә. Бу алымнар фәннилеккә һәм тирәнлеккә зарар китерми, киресенчә, сөйләмне җанландыра, ышандыру көчен арттыра Аның җөмләләре төгәл, җыйнак, җиңөл һәм сыйдырышлы.
Әйе. алтмышынчы-җитмешенче еллар тәнкыйтен, әдәбият белемен Н. Юзиев исеменнән башка күз алдына китереп булМый. Аның җитди таләпчән сүзе үтемле, үсеш юлы эзлекле, хисе, фикере заманча Тәнкыйтьченең һәммә язганын идеаллаштыру. фәләннәр югарылыгына күтәреп кую турында сүз бармый Н Юзиев белән еш кына бәхәскә керәсе, концепциясен үз теленнән аныклатасы килә Оппонентының уен уята, зиһенен эшләмә белү үзе бер прогресс. Фикере бурычка алынган китап сүзеннән чыкмаган, соры тәнкыйть белән бәхәскә кереп булмый бит
Аяда —миң иҗат персттективась Татар совет поэзиясенең алты томлыгы, борынгы һем хәзерге әдәбиятны комплекслы өйрәнү бурычлары Н Юзиее бу гооблема- ларның күбесен һәм җитәкче һем галим буларак үз җилкәсенә ала. Татар әдәбиятының иң катлаулы күренешләрен теоретик һәм гамәли мәсьәләләрен, бу-алчык төеннәрен тотып ала да. әдәбият белеме фачеиең иң кг >ия методолог/ принципларына таянып, тәнкыйтьче туктаусыз алга атлый, ки арыта ашкына.