НАМУС КУШКАНЧА
Бу юлы ДОСААФ Үзәк Комитеты Президиумы утырышы озакка- рак сузылды. Хәрби-патриотик, масса-юборона темаларына, шулай ук Совет Армиясенә таза, чыныккан, хәрби яктан хәзерлекле кадрларны җибәрү турында яңа мөһим фикерләр әйтелде. Президиум утырышыннан соң авиация маршалы Александр Иванович Покрышкин Гайнулла Шакировка ягымлы карап һәм ягымлы тавыш белән: — Гайнулла Шәрипович, әйдәгез, кереп, берәр чынаяк чәй эчеп алыйк әле, — дип, аны үзенең эш бүлмәсенә әйдәде. Гайнулланың тартынуын сизенде булса кирәк, маршал яңадан кыстады: — Әйдә, әйдә, мин бит татарларның чәй яратканын бик яхшы беләм!
Берәр чынаяк чәй эчеп, сөйләшеп утырырбыз, миңа да күңелле булыр, — диде һәм, култыклап үз кабинетына алып кереп китте.
Генерал белән маршал озак сөйләштеләр. Советлар Союзы Герое Муса Җәлилне искә алдылар, батырлыгына сокландылар. Александр Покрышкин саубуллашкан вакытта болай дип өстәде:
— Бөек Ватан сугышы фронтларында татар егетләре белән күп очраша идем. Аларның батырлыклары турында да күп мактау сүзләре ишеттем, үзем дә күрдем. Синең тырыш хезмәтең минем фикеремне бик яхшы раслый. Рәхмәт, Гайнулла Шәрипович, зур эшләр башкарасың, ун ел буенча Бөтенсоюз ярышында җиңүче булып чыгу җиңел эш түгел.
Гайнулла Шакиров Мәскәүдә эшләрен төгәлләде дә, яхшы кәеф белән «Татарстан» поездына утырып, Казанга кайтырга чыкты. Агачлар шау чәчәктә. Кояшның якты һәм җылы нурлары вагон тәрәзәсеннән кереп, идәнгә сузылганнар. И табигатьнең гүзәл вакыты! Генералның күңелендә яраткан җыр моңнары уянды. Ул, вагонның ачык тәрәзәсеннән карап, әкрен генә көйләп җибәрДе:
Һаваларда очкан кошлар кебек Ярсый ярсый канат кагынып, Туган җирем, кайттым мин талпынып. Күз нурларым, сезне сагынып.
ОЧЕРКЛАР
Туган җир... Туган җир, туган ил барыннан да газиз, барыннан да кадерле! И туып-үскән Мамадыш яклары, туган туфрак, туган нигез... генералның күз алдына туган авылы Катмыш килеп басты. Ул бала чакларын, башыннан узган вакыйгаларны хәтерләде...
Мамадыш төбәге күбрәк игенчеләре, тегүчеләре, хәтта ат караклары белән телгә алынган як иде. Революциягә хәтле монда сәүдәгәрләр, байлар һәм кулаклар гына әйбәт яшәгән. Ә ярлы-ябагай көн- £ нән-көн хәерчеләнгән, ашарга икмәк җитмәгәнлектән, тирә-якка кә- 5 сепкә чыгып китә торган булган. Менә шул авыр елларда яшәгән = яшүсмер Шәрифулла, бәхет эзләргә дип, ерак сәфәргә юл тоткан. £ Тик хәерчеләнеп кайткан. Ул үз авылларыннан Хөсникамал атлы _ чибәр генә кызга өйләнеп яши башлаган. Тормыш авыр. Гаиләсендә s биш кыз, аларга җир бирелми, икмәк кыш уртасына чаклы да җит- ~ ми. Авыл халкы тормыш җиңеләер, бәхет кошы безнең дә өй түбә- ф сенә кунар дип өмет иткән. Көткән шатлыклы һәм бәхетле көннәр ь Октябрь революциясеннән соң гына килгән. Авыл ярлылары, бай- - ларның җирләрен үзләренә алып, иркен тормышта яши башла- * ганнар. Соңга таба, күмәк хуҗалыклар төзелә башлагач, авыл халкы - колхоз оештырган. Менә шул кечкенә генә колхозга Шәрифулла н абый да, Хөсникамал апа да кергән һәм җиң сызганып эшли баш- « лаган, менә шул гаиләдә берсеннән-берсе матур һәм таза өч малай * дөньяга килә. Шуларның берсенә Гайнулла дип исем кушалар. Гайнулла исеменең гарәпчә мәгънәсе бар: дәүләтнең күренекле кешесе дигәнне белдерә.
Беренче классны тәмамлагач, атасы аны Мамадыш базарына алып бара. Гайнулла кызыл йолдызлы шлем кигән бер кызылармеецны күреп соклана.
— Нәрсәгә шаккатып карап торасың? — ди әтисе.
— Әнә кызылармеец абый.
— Ә ә!
— Мин дә зурайгач кызылармеец булам.
— Булырсың, улым! Тырышып укысаң, командир да булырсың әле!
Тулы булмаган урта мәктәптә укыганда ул, чыннан да, үзен хәрби кеше кебегрәк итеп тота башлый: иртәнге якта физзарядка ясый, гимнастика белән шөгыльләнә, спорт ярышларына катнаша, йөзәргә өйрәнә, граната ыргытуда мәктәптә беренчелекне ала. «Сугыш уены» уйнаганда исә Гайнулла командир була. Район күләмендә үткәрелгән хәрби ярышларда да Гайнулла Шакиров сынатмый.
Бер чакны Кама елгасы буеннан узып барганда, ул ком таш арасында ялтырап торган бер нәрсә күреп ала. Янына барып ком ташны актарып караса, исе китә: атылмаган патроннар! Малай аларны тиз-тиз генә җыя башлый. Унга якын. Кая куярга? Өйгә алып кайт са, атасы ачуланачак. Нишләргә? Патроннарны кепкасына тутыра да мәктәпкә йөгерә. Директор — тарихчы. Патроннарның азинчы- ларныкы икәнен белә ул, берсенә «Рәхмәтуллин Газиз Азин ди визиясе» дип тә язылган иде. Патроннарны район хәрби комиссариатына илтеп тапшырдылар.
Җиденче классны тәмамлагач, сигезенчегә 15 чакрымдагы Кот- лы-Бөкәш мәктәбенә йөри башлый. Аннан соң Чистайга 5 нче һөнәр училищесына укырга китә. Слесарь һөнәре алгач, Казанның Горбунов исемендәге заводына эшкә җибәрелә. Бу вакытта Бөек Ватан сугышы башланган була. Заводтагы күп кенә эшчеләр немец-фашист илбасарларга каршы сугышу өчен фронтка китәләр. Ул да, фронтка җибәрүләрен сорап, хәрби комиссариатка гариза бирә. Аңа: «Әлегә
яшең җитеп бетмәгән, курыкма, сиңа да чират җитәр, — диләр, һәм дөрестән дә, җитә чират. Ул 1943 елны Кызыл Армия сафына үзе теләп китә. Аны Горький өлкәсендәге Арзамас шәһәренә хәрби мәктәпкә укырга җибәрәләр. Гайнулла Шакиров монда да сынатмый: уку отличнигы була һәм мәктәпне уңышлы тәмамлый. Сержант дәрәҗәсе алып отделение командиры булып хезмәт итә. Отделениесе мәктәп күләмендә беренчелекне ала һәм тырыш сержантны хәрби училищега җибәрәләр. Училищеда уку Гайнулла өчен шатлыклы да, мактаулы да була. Монда ул гражданнар һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан командирлар белән очраша, алардан дәресләр ала.
1945 елның октябренда Гайнулла хәрби училищены тәмамлап чыга. Ул — Совет Армиясе офицеры, взвод командиры. Взводта олы яшьтәге солдатлар, араларында Бөек Ватан сугышында катнашканнары бар. Яшь һәм тәҗрибәсе җитеп бетмәгән лейтенант алардан да өйрәнә. Взвод полк күләмендә алдынгы була. Гайнулла Шакировны штабка алалар. Ул өлкән офицерлар, генераллар белән аралаша, аларның киңәшләрен тыңлый. Әмма биредә Гайнулла үзенең бер кимчелеген бик тиз сизеп ала: аның урта белеме юк бит әле. Уйлый- уйлана да шундый карарга килә: яшьләр өчен кичке мәктәпкә керергә!
Шуны үтенеп директор исеменә гариза яза, һәм аны укырга кабул итәләр. Ул урта мәктәпне алдынгы укучыларның берсе булып — көмеш медальгә тәмамлый. Ә аннары Мәскәүдәге К. Е. Ворошилов исемендәге хәрби академиягә имтиханнар тапшыра. Балачагыннан ук гражданнар сугышы геройлары Чапаев, Щорс, Дундич, Пархоменко, Ворошилов, Тухачевский турындагы китапларны укып үскән авыл малае үзе дә полководецлар укыган академиядә белем ала башлый.
«1951 ел. Минем өчен иң зур шатлык: мин хәрби академия тыңлаучысы. Бу турыда күптәннән хыяллана идем. Шул уй-хыялым тормышка ашты! Шатлыгымнан хәтта җырлап җибәрдем. Хәрби академиягә керүчеләр арасында күп төрле милләт уллары бар. Алар да шат һәм көләч, туып-үскән җирләрендәге әти-әниләренә, яраткан кызларына минемчә үк куанып үз телләрендә хатлар язалар».
«1957 ел. Хәрби академиядә уку бик зур тырышлык таләп итә. Моның өчен төннәр буе укырга, лекцияләрне калдырмаска, үз-үэең- не аямаучан булырга кирәк. Зур тәҗрибә туплаган, фронтларда булган кешеләр белән бергә укыйбыз. Алар — безгә үрнәк. Монда безгә гражданнар сугышында катнашкан олы яшьтәге генераллар да, Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән яшь офицерлар да сабак бирә, һәрбер курсант Ватан өчен файдалы белгеч булырга тели. Хәрбиләр арасында «һәр солдат генерал булырга тырыша!» дигән сүз тикмәгә генә йөрми. Үткән көрәшләрдә халык арасыннан күпме генераллар чыкты! Алар барысы да башта солдат булганнар ич. Академия — ул югары белем бирә. Югары дәрәҗәле хәрби булу — ул үзеңнең тырышлыгыңнан килә. Без хәрби яктан талантлы булырга, армия хезмәтен яратырга тиеш. Көн үтсенгә генә укып йөрсәң, тырышмасаң үсеп булмый. Бу турыда Суворов та, Кутузов та, совет хәрби җитәкчеләре дә әйткәннәр, китаплар язганнар. Хәрби академия тәмамлаган кеше һәр яктан да җитлеккән, аның һәр ягы матур, ул Ватанның чын патриоты булырга тиеш. Ватан-ана, Коммунистлар партиясе безне шуңа өйрәтә, шуңа чакыра. Без моны намус белән үтәрбез!» Якташыбыз көндәлегендә мондый язмалар бик күп.
Академияне тәмамлагач инженер-капитан Гайнулла Шакиров хәрби частьта эшли башлый. Хәрби мәктәптә һәм хәрби училищеда
укыта. Аннан соң Казанга кайтып республика гражданнар оборонасы штабында хезмәт итә. Анда ул үзенең сәләтле оештыручы булуы һәм тырышлыгы белән таныла. Шуның өчен аны 1967 елны Татарстан ДОСААФ өлкә комитеты председателе итеп күтәрәләр. Республика ДОСААФ өлкә комитеты елдан-ел югары күрсәткечләргә ирешә, Советлар Союзы күләмендә призлы урынны яулап ала. Соңгы ♦ дүрт ел эчендә исә, социалистик ярышта бөтен ил күләмендә берен- < че булып, ВЦСПС, ВЛКСМ Үзәк Комитеты һәм ДОСААФ Үзәк Ко- х митетының Күчмә Кызыл байрагын алуга ирешә. Сугыштан соң төр- ж ле сәбәпләр белән республика ДОСААФ оешмасында булган бина- > лар, каралтылар башка оешмаларга таратылган, ату тирлары җиме- * рек хәлгә килгән, яшьләрне армия сафларына әзерләү өчен кирәк X булган техника, кораллар һәм башка җиһазлар бик азайган була. 5 Бу исә оешма абруен әлбәттә күпмедер дәрәҗәдә төшерә. Нәрсәдән 1 башларга, җирле ДОСААФ оешмаларын элекке Осоавиахим оешма- ♦ лары дәрәҗәсенә ничек күтәрергә, моның өчен ниләр эшләргә * кирәк?
«Барыннан да элек кадрлар, матди база кирәк!» —дип билгели < комитет председателе Шакиров үз бурычын — оештыручы да, төзү- = че дә, дипломат та булырга туры килә аңа. Еллар уза... Нәтиҗә әй- *• бәт: спорт корылмалары, йөзләрчә ату тирлары һәм башкалар бар- 7 лыкка килә.
Кадрлар хәзерләү аеруча яхшы оештырыла. Полковник Гайнул- * ла Шакиров сәләтле җитәкче, эшне дөрес оештыруы белән таныла. Республикада гына түгел, бөтен ил күләмендә ДОСААФның Татарстан өлкә комитетын мактап телгә алалар. Аның башлыгы ДОСААФның Бөтенсоюз съездларында күп мәртәбәләр делегат булып катнашты. Бөек Ватан сугышы ветераннары арасында зур эш алып барганы һәм ярдәме өчен Гайнулла Шакировны Советлар Союзының сугыш ветераннары комитеты өч тапкыр медаль белән бүләкли. Алар- ны комитетның җаваплы секретаре. Советлар Союзы Герое леген- дар очучы Алексей Маресьев тапшыра. Полковник Шакиров, йөрәгеннән ташып чыккан кайнар хисләрен белдереп, болай ди:
— Сезнең батырлыгыгыз безне зур җиңүләргә рухландырды. Рәхмәт сезгә, Алексей Петрович!
ДОСААФның Татарстан өлкә комитеты җитәкчесе буларак, тырыш хезмәтләре өчен Гайнулла Шәрифулла улы Шакиров Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Комсомол һәм яшьләрнең Бөтенсоюз походында актив җитәкчелек иткәне һәм зур тырышлык күрсәткәне өчен аңа Советлар Союзы маршалы И. X. Баграмян рәхмәт белдерә һәм медаль белән бүләкли.
Гайнулла Шакировның портреты инде күп еллар буе М. В. Фрун зе исемендәге Үзәк Авиация һәм Космонавтика йортында, маршаллар һәм генераллар, Советлар Союзы Геройлары белән бергә — түрдә эленеп тора. Яшьтән үк хәрби хезмәтне үз иткән, бөтен көче һәм сәләте белән Ватаныбыз өчен армый-талмый эшләгән Г. Шакиров, ниһаять, зур хәрби дәрәҗәгә лаек булды: ул хәзер генерал-майор. Тырыш хезмәтләрен «Советский патриот» газетасы мактап язды. Социалистик илләрнең оборона җәмгыятьләре белән тыгыз элемтәдә булып, аларга оборона эшләрен оештырудагы зур ярдәме өчен Г. Ша кировны күптән түгел Ю. Цеденбал Монголиянең «Халхин Голын ялалт» дип аталган медале белән бүләкләде. Генералның өй архивын да аның тырыш хезмәтләренә зур хөрмәт күрсәтеп бирелгән башка бик күп медальләр. Советлар Союзы оборона министры Д. И. Устинов тапшырган Почет грамотасы һәм күп кенә башка истәлекле бүләкләр бар.
Генерал Гайнулла Шакиров — СССР Журналистлар союзы члены. Аның мәкаләләре «Военные знания», «Коммунист Татарии», «За рулем», «Радио» журналларында, күп кенә газеталарда басылып чыга. Өч китабы — «Патриотлар мәктәбе», «Батырлыкка әзер бул» (Казанда), «Увлеченность» (Мәскәүдә) басылып чыкты. Хәзер ул Осо- авиахим һәм ДОСААФ тарихы турында зур җыентык әзерли.
Генерал татар әдипләре белән дә тыгыз элемтәдә тора. Ул язучылар белән әледән-әле очрашып, аларга хәрби-патриотик темага язу өчен төрле киңәшләр, кыйммәтле материаллар бирә. Аның турыдан- туры катнашы белән ачылган хәрби музейда татар язучыларының автограф белән бүләк ителгән күп кенә китаплары бар. Хәрби-патриотик темага яхшы әсәрләр язганы, лекцияләр укыганы өчен генерал Шакиров берничә язучыны «ДОСААФның почет билгесе» знак- медале һәм Почет грамоталары белән бүләкләде.
Польша Халык Республикасыннан, Ямән Демократик Халык Республикасыннан һәм башка илләрдән, союздаш һәм автономияле республикалардан килгән делегатлар һәм кунаклар ДОСААФның Татарстан өлкә комитеты ирешкән уңышларга сокланалар, зур бәя бирәләр. Алар һәммәсе:
— Рәхмәт сезгә, генерал! — дип саубуллаша Шакиров белән.