Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҖАДИ КАЗАНЫШЛАР ЮЛЫННАН


Нәҗип Җиһаиоеның тормыш һәм иҗат биографиясе Бөек Октябрьдан соңгы күтә- реике революцион пафос белен тулы чорга, элек изелеп яшәгән халыкларның экономик һәм рухи тормышын социалистик нигездә үзгәртеп кору барган заманга туры килде Ул яңа милли культура тезү идеаллары, татар халкының моңарчы булмаган дәрәҗәдәге профессиональ музыка сәнгатенә нигез салу хыялы белән янды Зарури бер максат, һичшиксез, тормышка ашарлык чынбарлык рәвешендәге бу хыял яшь музыкантны күп милләтле совет музыкаль культурасының алгы сызыгына алып чыкты.
Сәнгатьтәге теләсе кайсы әһәмиятле һәм үзенчәлекле күренеш кебек үк, Н Җмһа- новның иҗатын да ул чорга хас иҗади хәрәкәттән аерымланган хәлдә аңлау мем- •сии түгел. Аның иҗаты сооет чорында гына музыкаль профессионализм үрләренә омтылу мемчиилеге алган милли мәдәниятләрнең аякка басу процессы белен мәхрүм иде.
Композиторлык иҗаты әнкәсендә профессиональ сәнгатьнең әлеге яңа булган формаларын һәм жанрларын тирентеи үзләштерү һәм мәйданга чыгару проблемасы килеп басты. Аны халык авыз иҗаты традицияләренә, аерым алганда, бар тавышлы пентатонии моңның үзенчәлекле сыйфатларына сак килгәндә генә хел ител булв иде
Моңарчы күрелмәгән синтезга ирешүдә бай — халыкчан-реалистик принциплар һем Европа, беренче чиратта, рус музыка классикасы мирасы, шулай ук совет сенгете казанышлары нигез булып хеэмет итте. Илебезнең куп кене республикаларында, шуд исәптән. Идел буе автономияле республикаларында музыкаль профессионализмның беренче нигез ташларын салучыларның талантлы эшчәнлеге халыңцар күңелендә мәңге сакланыр Композиторлык иҗатының барлык олкелерендо — җырда һем хор музьмәсында. музьмаль театрда, сммфонмзмда һем камера музыкасында күренекле казанышларга юл салган Салих Сәмдәшев. Мансур Мозаффаров һем Василий Виноградовларның, шулай ук вларның яшь замандашлары Нәҗип Җиһәнов, Александр Ключарев. Фәрит Яруллин. Җәүдәт Фәйзи һәм Заһит Хебибуллииның кыю новаторлык тәҗрибәсе беркайчан дә онытылмас
бу тамырдан яңарыш процессыңда, бигрәк те милли опера, балет һем симфоник жанрларның уңышлы үсешендә Нәҗип Җиһаиоеның нҗәты күренекле урын алып
аерылгысыз бәйләнгән.
Әлеге юлда татар, башкорт, чуваш һәм башка пентатонии культуралар вәкилләренә аеруча катлаулы бурычлар хел итәргә туры килде, ченки бу милләтләрнең яшь профессиональ сәнгате музьмаль тәҗрибә һәм традицияләрдән бетенләй диярлек
тора.
Музыкаль сәхнә драматургиясе остасы
Татар опера сәнгатенә юл сызган һәм милли музыкаль театрның нигез ташларын салышкан Н Җиһанов үзенең иҗатында Ватанга мәхәббәт, халыкның азатлыгы һәм бәхете хакына батырлык турында җырлаучы, социаль-тарихи пафос белән сугарылган темалар алып килде Бу темаларда совет композиторының гражданлык һәм иҗади омтылышлары бик тулы гәүдәләнә. Шуңа күрә дә, мөгаен, аның һәр әсәре, нинди материалга корылган булуына да карамастан, батырлыкка һәм игелеклелекме багышланган җыр, халыкның бетмәс-төкәнмәс көченә һәм рухи бөеклегенә гимн булып яңгырый.
Иң беренче тарихи операларны — крепостной татарларның Пугачев җитәкчелегендәге көрәше турында сөйләүче «Качкын» әсәрен (Ә. Фәйзи либреттосы. Бу опера белән 1939 елның 17 июнендә Татар дәүләт опера һәм балет театры ачылды) һәм Бөек Октябрь алдыннаи Казан губернасында булган революцион вакыйгаларны тасвирлаучы «Ирек» операсын (3. Сафин либреттосы) гына искә төшерик. Шуннан соң, әкият һәм риваятьләргә корылган дүрт сюжетның ике монументаль опера спектаклендә һәм ике балетта гәүдәләнеш табуын билгеләп үтәргә мөмкин Операларның берсе—1948 елда СССР Дәүләт премиясенә лаек булган «Алтынчәч» (М. Җәлил либреттосы), икенчесе — соңгы редакциясендә «Түләк белән Су сылу» исеме алган «Түләк» (Н. Исәнбәт либреттосы). Балетларның берсе — «Зөһрә» (Ф. Гаскәро» либреттосы) һәм икенчесе — «Нжери» (шәрык әкиятләре мотивлары буенча Н. Җиһанова язган либретто), һәм, ниһаять, бу исемлекне заман Героикасы белән сугарылган «Илдар» (М Җәлил либреттосы), «Намус» (Г. Бәширов романы буенча Ә. Исхак либреттосы), «Шагыйрь» (Ә. Фәйзи либреттосы) опералары белән төгәлләргә була Соңгы сюжетның яңа варианты шул ук авторлар тарафыннан иҗат ителгән «Җәлил» опера-поэмасыиа нигез булды.
Н Җиһановның музыкаль-сәхнә драматургиясенә иҗтимагый-тарихи конфликтларны мораль-әхлакый конфликтлар белән тыгыз бәйләнештә сурәтләү хас. «Качкын» операсында, мәсәлән. Рәйхан белән Булат социаль көчләргә һәм шул ук вакытта дошманнарның мәкерле, түбән мәнфәгатьләренә каршы торалар. Түләк белән Аембикә— туган җирләренең азатлыгы өчен генә түгел, ә хыянәткә, хакимнәр башбаштаклыгына һәм мәкергә каршы көрәшүчеләр; Тугзак, Алтынчәч. Җик-мәргән, халык-ның азатлыгын һәм бәйсеэлеген яклаучы батырлар булу белән беррәттән, гаделлек, игелеклелек һәм матурлык символына әвереләләр; Нәфисә халык байлыгы өчен көрәшә, шул ук вакытта, вөҗдан кушуы буенча, яла ягучыларны, көнчеләрне һәм ялганчыларны фаш итә; Илдар үзенең хата уй-фикерләреннән һәм шикләнүләреннән арынып, рухи сафлыкка ирешә, яңа тормыш башлый; Җәлилнең батырлыгы — кайнар патриотизмында һәм героик үлемендә генә түгел, ә куркакларга һәм хыянәтчеләргә каршы аяусыз көрәшүендә дә.
Социаль-тарихи һәм әхлакый проблемаларның тыгыз бәйләнеше опера әсәрләрендә лирик, эпик, драматик һәм героик башлангычларның табигый кушылуын тәэмин итә. Операларның һәркайсында патриотик рухлы якты сәхифәләр тирен драматизм яки якты лиризм белән сугарылган ңүреиешләргә ялганып китә. Алар сәхнәдәге төрле фантастик һәм дөньяви вакыйгалар белән иркен үрелеп баралар.
Җиһаное операларында тәэсирлелекнең һәм сурәтләүнең күп планлы булуы үзенчәлекле жанр синтезы тудыра. Аның монументаль легендар-героик операларына аеруча хас булган бу синтез бер үк әсәрдә эпик, лирик-психологик, фантастик элементларның табигый кушылмасы рәвешендә барлыкка килә.
Н. Җиһановның музыкаль сәхнә әсәрләрендәге динамик, кискен конфликтлы драматургия дә бу күп планлылыктаи аерылгысыз. Чыннан да, характерлар капма- каршылыгы, үзара дошман лагерьлар арасында аеруча кискен вакытлар, гадәттә, музыкаль драматик үсешнең мөһим нокталарын тәшкил итәләр. «Качкын»да Әбләй- нөң Рәйханны эзәрлекләве яки Рәйханны җәзалау күренешләре; әсирлеккә төшкән Алтынчәчне Хан тирмәсендә юмалау күренеше. Илдар белән Арыслан яки Җәлил белән Ханзафаров арасындагы бәрелеш күренешләре; ниһаять Нәфисәнең ир ягы 160
Лортмни.и <«4, »им.„„.Сы .„. шу.дый.
мрдан.
Мондый драматик бәрелешләрдән кала, кульминация әһәмияте зур булган күре- иашлергә сугышлар да кере Меселен, «Качкын.да крестьяннар баш «үтерүе. «Ал- тыичәччә Җик-мәргәннең Кулупай белен сугышуы.. Ленин һәлак булган Рәйханны кызганып елаган чакта кинәт башланып киткән һем восстание турында хәбәр иткән мгын («Качкын»); Тугзак йортында барган мәҗлесне бүлеп. Хан гЗО<ерл»ренең * берел керүе («Алтынчәч.); Җәлил-Гомәроеның совет әсирләре белен очрашуы һәм 5 немецларның аны фаш итүе кебек тагын да киеренке эпизодлар конфликтлы драма- = тургия ечен аеруча әһәмиятле булып тора
Әсәрнең теп музыкаль-драматик нигезе, гадәттә, менә шундый үзәк «үре- £ иешләрдән төзелә. Лирик һәм халык тормышы-кәнкүреше вакыйгалары, легендар- а. героин операларда исә болардан тыш фантастик вакыйгалар да әлеге үзәк тирәсенә ч туплана
Бер-берсен тулыландыручы вокаль-хор һәм оркестр партияләренең табигый = бердәмлеге шулай ук опера-симфоння драматургиясенең үзенчәлекле сыйфаты бу- £ лып тора. Әлеге партияләргә аерым лейтматмк темаларның тәрлеч» үзгәрешләре х һем үсеше бер үк дәрәҗәдә хас, Бу һәр интонацион, ритмик, гармоник штрихның S һем оркестр мөмкинлекләренең тәэсир итү кечен тагын да арттырырга ярдәм итә Мәсәлән, «Алтынчәч» операсындагы музыка даими үсештәге интонацион үзгәрешләр ~ һем үзара эчке багланышлар белән тулы, финалдагы тантаналы җиңү хорында исе ф күл темаларның элементлары интонацион яктан гомумиләштереле «Түләк белен _ Су сылу» операсында төп темаларны эшкәртү һәлак булган каһарман кызга багыш- — ланган финал реквиемы белән тәмамлана һәм ул реквием үзенчәлекле музыкаль символга—Ватан символына әверелә Шушы ук рухтагы ••Җәлил темаларыяның һәм аңа каршы куелган «сугыш темалары» комплексының гаять динамикәль эмоцио- — наль-образ үзгәрешләре дә поэма-операның музыкаль-драматик нигезенә са- *- л£|нган. а
Бу ысул операның ирекле формаларын кулланганда төрле характердагы эпизод ® күренешләрне киң колачлы, аерым очракларда хәтта монументаль картиналер- tx га берләштерергә Һем бердәм музыкаль-сәхнә композициясе теэергә мөмкинлек бирә
Кечле эчке җегәр Җиһаноаның музыкале-дрлметик фикерпееене вәс образ-тема полифониясе алымнарыннан килә Контрастлы сурәтләрнең бергә үрелүе, шулай ук капма-каршы тема элементларының кушылып яңгыраулары музыкада драматизмны һәм эмоциональ-психологик тирәнлекне арттыра Бу хәл сәхнәдә күзгә күренеп һәм күренми бара торган туктаусыз хәрәкетне берьюлы тасвирлау мөмкинлеге бире, биредә сыналган ысуллар — лейттематик реминисценция, тематик «дулкыннар» һем симфоник гомумиләштерүләр зур роль уйный.
Н. Җиһановка хас музыкаль-драматик принциплар тулаем алганда, аның музы- каль-геатраль концепциясенең асылын тәшкил игә Ул концепциянең ныгып үсүенә рус Һәм Европа опера классикасының реалистик драматургиясе нык йогынты ясый Глинке һәм Бородинның героик әсәрләре. Римский-Корсакоәкың екияти-хыялый һәм эпик музыкасы, Чайковский һәм Вердиның лирик-трагмк опера принициплары — маиә шушы илһам чишмәләреннән гыйбрәт Һәм тәҗрибә ела Н Җиһаноя Аның иҗат концепциясе күпмилләтле совет опера традицияләре белән дә нык бәиленген Бу якынлык героик идея-тема юнәлешендә дә. опера жанрларын синтезлау тенденциясендә дә. музыканың интонацион тезелешенә заманча тас бирергә омтылуда да чагылды.
Н. Җиһановның «Кәчкын.нен башлап «Жәлип.гә кадәрге иҗат юлы — сәнгатьче матурлыгы белән күңелләрле җилкендерерлек. Ватанга һәм туган халкыңа мәхәббәт уятырлык татар совет операсы өчен керәшү юлы ул Бу кереш нәтиҗәсендә уңышлар белән бергә аерым уңыикызлыклар чиратлашып килсә дә. татар валкының Болгар чорыннан —Пугачев восстаниесенә. Бөек Октябрь социалистик рееолюциесеннен Боек Ватан сугышына кадәрге героик тарихын сурәтләүче зур күләмле есәрлер гө- ләреясе барлыкка килде
Күренекле симфонияче
Музыиаль-сәхнә әсәрләре белән бергә композитор бик куп романслар һәм фортепиано пьесалары да иҗат итте. Аларның шактый өлеше миниатюралар яки сюжетлы цикллар рәвешендә нәни башкаручылар һәм тыңлаучыларга багышланган. Яңа, социалистик чор кешеләренең хисләрен һәм фикерләрен актив һәм кыю сурәтләүче җыр жанрында да бөтен күңелен баглап эшли композитор. Интим-лирмк, марш һәм гимн, кантата рухындагы җырларын тыңлаганда, Туган илгә, тормышка һәм хезмәткә гашыйк иҗат кешесенең дәртле йөрәк тибешен, нечкә күңелен тойгандай буласың.
Нәҗип Җиһанов үзенең Беренче симфониясен консерваториядә укыган елларында ук яза. Әлеге симфония 1938 елда Татар дәүләт консерваториясе ачылу уңае белән оештырылган тантаналы концертта башкарыла. Әмма ул вакытта, опералар язу хыялы белән канатланып йөргәнлектән, яшь композитор симфониярәр иҗат итүне «онытып» тора. Шулай да иҗади фикерләүнең иң катлаулы ысулы булган симфонизм белән кызыксынуы һич тә кимеми. Ул музыкаль-сәхнә драматургиясенең симфонияләштерелгән форма һәм эчтәлегендә дәвам итә. Операларындагы киңәйтелгән увертюралар һәм симфоник күренешләр, шулай ук алармың лейттематик үсеше шул хакта сөйли. Кырыгынчы елларда, симфониягә кабат әйләнеп кайткач, композитор иҗатында хасил булган зур сыйфат үзгәрешләре шуңа күрә бик табигый иде.
«Кырлай» дигән программ әсәре.белән Н. Җиһанов милли сәнгатьтә яңа жанр — симфоник поэма башлангычына нигез салды. «Намус» операсының тематик материа- ’ына корылган «Нәфисә» драматик поэма-увертюрасы да игътибарга лаек уңыш иде. <Кырлай>.да автор халык әкиятләрендәге яхшылык белән яманлык керәшенең динамикасын җанлы һәм хәрәкәтчән итеп тасвирлый алган булса, «Нәфисә» увертюрасы исә психологик күпкырлылыгы һәм лирик-драматик пафосы белән хәтердә кала.
Н Җиһанов иҗатында сюита жанры зур. урын алып тора. Ул татар симфонизмы формалашуда зур урын тоткан, принципиаль мәгънәгә ия булган әсәрләр иҗат итте. Шундыйлардан «Татар темаларына сюитапны (аның өчен композитор 1950 елда СССР Дәүләт премиясенә лаек булды), «Симфоник новеллалар»ны һәм «Симфоник җырлар»ны күрсәтеп үтәргә мөмкин. Йер-берсеннән никадәр генә аерылып тормасыннар, аларны бер үк иҗади тенденция берләштерә аларның нигезендә симфоник оркестр чаралары белән халык көйләрен һәм оригиналь темаларны сәнгатьчә югарылыкта интерпретацияләү ята.
Җнһаноаның әлеге өлкәдәге эш принциплары да үрнәк булып тора. Халык иҗаты үрнәкләрен эшкәртүне ул саф иҗатка тиңли, аңа гаять зур сизгерлек һәм осталык сорый торган хезмәт дип карый.
Н Җиһановның балет һәм операларыннан төзелгән сюита цикллары да бар: «Зөһрә» балетыннан ике сюита һәм «Аттынчәч» сюитасы.
Композитор соңгы ун ел эчендә симфония жанрында ару-талуны белми, илһамланып эшләде. Моңа илһамлы башлангычны 1970 елда СССР Дәүләт премиясенә лаек булган «Сабан туе» дигән Икенче симфония бирде. Халык бәйрәмендә тантаналы күңел күтәренкелеге хөкем сөргән кебек үк, бу симфония дә тормышка, аның матурлыгына дан җырлый. Әсәр динамик сурәт-композиция төзелеше белән аерылып тора. Анда тирән лиризм һәм мәһабәт эпос, киеренке драматизм һәм югары героика бер бөтен булып оеша.
1971 елда башкарылган Өченче «Лирик» симфониядән алып 1979 елның көзендә премьерасы булган Унынчы симфониягә кадәр, һәр ел саен язылган сигез симфо- -ичнең һәркайсы игътибарга лаек Бу симфонияләрне аерым-аерым тикшерү әле -ләчәк эше. Биредә безнең карашка бик мөһим тоелган бер генә күренешкә — • энцепция, тематика, структура-композиция ягыннан бер-берсеннән нык аерылып торган хәлдә дә, әлеге симфонияләрнең заманчалык тойгысы һәм оптимистик рух белән беоләшүләренә игътибар итәргә кирәк
Композиторның симфоник иҗаты белән музыкаль-сәхнә драматургиясе нигезләре арасындагы эчке багланышлар да зур әһәмияткә ия. Бу тәэсир-йогынты симфо
нияләрнең күпкырлы эмоциональ-образ һәм композиция структураларында да шулай ук инструменталь тематизмнарның характерында һәм үсешендә дә чагыла
Н. Җиһановның соңгы еллардагы симфоник иҗатын һәм татар симфоник музы, насына керткән зур елешен профессор Г. И. Литинский югары бәяләде «Сигезенче симфониядә, — дип язды ул. композитор үзенә генә тас кечле һәм үзенчәлекле, яклары белән яңадан ачылды. Халыкчан музыкаль традицияләр-ә менәсәбәттә оригинальлек. һич кыланмыйча, чуарламыйча, тәгәл һәм ачык ител язу. конструкцияләр * нең гаҗәег пропорцияле булуы, мәгънәле һәм тәэсирле тематиэм, оркестрлашты- ~ руда кыюлык һәм зирәклек , һәм, ниһаять, иң мөһиме — заман сулышын тоеп, дөнья- ~ га оптимистик караш белән иҗат ителгән музыка, күңелгә якын һәм ифрат тор- 3 мышчан тәэсирләр, ассоциацияләр тудыручы тере аһәң». («Советская музыка* жур- * налы, 1978 ел, 7 сан. 29 бит.)
Алдынгы иҗат принципларын яклап көрәшүче <
Татарстанда профессиональ композиторлы^ осталыгына ирешү өчен иҗади хә- х рәиәтнең башы 20 нче елларга туры килә Бу хәрәкәт татар музыкасының тыйнак 3 агымына яңа куәт өстәде, аны башка халыкларның музыкаль культура хәзинәсендәге катлаулы чаралар һәм алымнар белән баету мөмкинлеге тудырды Форма төзеле- = шеидә, тональ-гармоник һәм полифоник үсеш өлкәсендә пентатоник системаның ф классик принциплар белән үзара тыгыз мөнәсәбәте көн тәртибенә баскан мәсьәлә- х ләрнең берсе булды. <
Пентатоник музыкалы культураларга үзләренең халыкчан-милли сәнгать тра- ' дицияләрен һәрьяклап үстерү һәм киңәйтү юллары ачылды Бу үсеш-үзтәреш. әлбәт ? тә, әлеге традицияләрнең классик мирас белән, дөнья сәнгатендәге, барыннан да х бигрәк совет музыкасындагы, заманча алдынгы күренешләр белән иҗади багланышы u нигезендә генә мөмкин иде Дөнья халыклары сәнгатенең бай тәҗрибәсенә таянып ® пентатоник музыканың сулышын киңәйтеп җибәрергә аны яңа эчтәлек белен тулы- “ ландырырга омтылу зур уңыш белән төгәлләнде Татар музыкасы чын мәгънәсендә ~ революцион рух белән сугарылган әлеге киң колачлы, күпкырлы процессны әйдәп баручылар сафында атлады.
Н. ТҢиһанов әсәрләренең музыкаль теле саф яңгырашка, кабатланмас мәгънәләргә ия. Аның нигезендә татар халык музыка сәнгатенең интонацион һәм ритмик үзенчәлекләрен гәүдәләндергән моң ята. Хәлбуки халык иҗатының асыл сыйфатларын үутәштерү композиторның музыкаль тел үсешенә киртелер куймый. Ул теэсир- сурәт чараларының, композицион принципларның, оркестр язмасы тональ һәм тематик үсеш алымнарының бөтен байлыгыннан файдалана ала.
Композитор пентатоник музыкага халык моңнарыннан, операдагы салмак моңлы кәйләрдән, рус классик ариозо һәм романслары мелодикасыннан, шулай ук революцион һәм совет чоры җырларының интонацион-ритмик тезелешеннән килүче элементларның табигый кушылуына ирешә Әнә шул рәвешле, жанрлары һәм формалары буенча төрле-төрле әсәрләр героик көрәш пафосы, каһарманнарны данлау рухы белән сугарыла, аларда киеренке драматик вакыйгалар һәм бәйрәм танта насы, гүзәл табигать сурәтләре һем әкияти күренешләр гәүдәләнә садә кичерешләр һәм кояшлы юмор хисләре чагылыш таба.
Иҗатының иң биек нокталарын билгеләүче операларга симфоник һәм вокаль әсәрләргә хас бу сыйфатлар композиторның төп стиль юнәлешен билгеләп тора. Ул—тормыш һәм заман белән тыгыз бәйләнешләр нәтиҗәсендә туган реалистик сурәтлелек, музыкаль телнең ачык милли бизәкләре, классикадагы һәм хәзерге заман сәнгатендәге төп принципларның табигый нисбәте Н Җиһанов әсәрләрендеге бердәм обрвз-компоэиция тезелеше форма масштаблылыты һәм үсеш динамикасы белән нечкә-нәфис детальләрне, барлык чараларның үзара ярашуын бергә куша.
Композитор үзенең иҗат тамырларына яшәү суты бирүче классика принципларында «музыкаль үсешнең тереклек суыян күрә. Шунлыктан ул «рус музыкасының даһи үрнәкләрен—Глинкадан алып Шоетакоеичка кадәр — кабат-кабат һәм бик зур игътибар белән өйрәнергә* чакыра. Татарстан музыкаль культурасын үстерүгә күре-
некое рус сәнгатькәрләре керткән өлешне һәрвакыт аерым бер хөрмәт белән тәкъдир итә. .
Мәкаләләре һәм чыгышлары белән танышканда Н. Җиһановның музыкадагы милли хасиятләр һәм интернационализм мәсьәләләре турында җитди уйлануларын күрәсең. «Милли үзенчәлек әсәрне башка халыкларның кабул итүенә һәм аңлавына беркайчан да киртә булмады, — ди ул. — Алай гынамы әле, музыканың милли хасиятләре ачыграк белдерелгән саен, халыкның фикерләр, омтылышлар, идеаллар дөньясы тирәнрәк һәм тулырак ачылган саен, традицияләрнең игелекле нигезенә зуррак иҗади активлык һәм кыюлык белән таянган саен, әсәрнең интернациональ үзәге көчәя-ныгый гына бара». Аның фикеренчә, талантлы автор әһәмиятле милли теманы үзләштереп, заманча тел-сурәтләр белән ача алса, һичшиксез, үз республикасы чикләрендә генә калмаслык әсәр иҗат итә. Әлеге әсәр башка халыкларга да якын һәм аңлаешлы булачак.
Шунысы аеруча гыйбрәтле: нәкъ менә Н. Җиһановның үз иҗаты бу фикерләрне исбатлаучы мөһим дәлил булып тора. Бер генә мисал кигерик. Үзенең бер мәкаләсендә күренекле совет композиторы Д. Д. Шостакович: «Үз көйләрен һәм милли җирлекләрен җуймаган хәлдә, башка халыкларның музыкаль культурасы казанышларын үзләштерә алган авторларның әсәрләре, кагыйдә буларак, гомумхалык хәзинәсенә әвереләләр, — дип язган иде. — Бу очраклы хәл түгел. Мәсәлән, азербәйҗан композиторы Кара Караевның иң яхшы әсәрләрен, бигрәк тә «Күк күкрәү сукмагыннан» балетын, яки татар композиторы Н. Җиһановның «Җәлил» операсын искә төшерү дә җитә» («Правда» газетасы, 1962 елның 16 январь саны).
Музыка сәнгатебезгә керткән өлешен һәм шәхес буларак йөзен тагын да тулырак күз алдына китерү өчен, Н. Җиһановның күпкырлы иҗат белән чикләнеп калмыйча, партия, дәүләт эшләрендә актив катнашуын, зур иҗтимагый-педагогик эшчәнлек алып баруын да әйтергә кирәк.
Республикабызда композиторлар оешмасы төзүчеләрнең берсе буларак, Н. Җиһанов кырык елга якын ТАССР Композиторлар союзы эшен җитәкләде. 1962 елдан бирле СССР Композиторлар Союзы идарәсенең Секретаре булып тора. Казан дәүләт консерваториясенә нигез салышкан Н Җиһанов—бүген дә аның алыштыргысыз ректоры. Ул халыкның лаеклы вәкиле сыйфатында ТАССР, РСФСР һәм СССР Верховный Советларының төрле чакырылышлары эшендә катнашып килде Н. Җиһанов — озак еллардан бирле КПССның Татарстан өлкә комитеты члены СССР Министрлар Советы каршындагы Ленин һәм Дәүләт премияләре комитеты члены, шулай ук республикабызның Тынычлыкны яклау комитеты һәм Г. Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премияләре комитеты члены буларак, ул җаваплы һәм мактаулы эш алып бара.
Күпмилләтле совет музыкаль культурасын үстерүгә багышланган ярты гасырлык уңышлы иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен Н. Җиһанов дәүләтебез бүләкләренә, халык ихтирамына лаек булды.
СССРның халык артисты, СССР Дәүләт премияләре һәм Г. Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясе лауреаты профессор Нәҗип Гаяз улы Җиһанов үзенә җитмеш яшь тулу көннәрен зур хезмәт уңышлары яулап, яңа уй-ниятләр белән рухланып каршылый. Димәк, аның иҗатына багышланган мәкаләбезнең исеменә үк «юл» сүзе керү һич тә очраклы түгел. Иҗат кешесе һәрвакыт юлда. Нәҗип Җиһановның олы юлы киләчәктә дә сәнгатебез хакына яңа меһим иҗади казанышлар белән бизәлер дип ышанабыз.
ЯКОВ ГИРШМАН