Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘҢГӘМӘ ДӘВАМ ИТӘ


омер ага Бәшироеңа да 80 яшь тулды. Шулай Әдәбиятыбызның хәрметле аксакаллары берәм-берәм да, боргалап та 60. 70. 80 яшьларен җиткерелер, сиздерми генә, акрын гына олыгаялар, ләкин бирешмиләр, картаймыйлар Алар инде күптән бабай булырлык, югыйсә Әмма аларга үзләренең оныкларыннан гайре берәү дә бабай дип эндәшкәне юктыр әле, мегаен Бу — табигый да. Чонки алай дип әйтергә беркемнең до теле бармый. Алай дип әйтәсе дә килми. Бу инде уңайсызланудан гына я булмаса күнегелмәгәннән гене түгел Бабай дип олылауга бик лаеклы алар, сүз дә юк. Лекин бит алар, чыннан да картаймыйлар, алар үзләре яшәгән шаулы, җитез һәм тынгысыз заманга, чорга охшаганнар. Алар кайчан карама — хорош мәйданының уртасында. Алариың һем тормыштагы, һәм иҗаттагы фидакарьлеге күпләр ечен, бигрәк тә безнең кебек яшь буын ечен, якты үрнек булырлык Алар — безнең укытучыларыбыз, остазларыбыз
Гомер ага Баширов турыңда, аның бай тормыш юлы һәм олы иҗаты турында уйланганда, ирексездән. әдәбиятыбыз гүрендәге аксакаллар — олкән буын язучылары күз алдыннан киче. Алариы бер-берсеинән иҗатлары белен до фмгыль-холыклвры белендә аерып ала алмассың кебек Нәкый Исәнбәт, Хесен Туфан. Әмирхаи Еники. Әхмәт Исхак, Сибгат Хәким. Нури Арсланов . Алар — салмак, сабыр, тыныч, тыйнак. Җыелышларда булсын, терпе әңгәмәләр авкытыида булсын, алар бер чакта да чечрәп Чыкмаслар, күкрәк сукмаслар Җыелыш саен нинди дә булса сүз әйтү аларга хас нәрсе түгел Әмма бер әйтсәләр, берәгәйле ейтелер инде
Бу әдипләр — халык исеменнән сойли алучы халык вәкилләре. Алар—халыкның үзеннән чыккан кешеләр Шуңа микән, халкыбызга хас холык, характер аларга күчкән. Иҗатларына да күчкән. Саллы һәм тыйнак әсәрлер, әмма онытылмас әсәрләр иҗат итәләр Күрәсең, һәр буынның үз характеры. ү5 холкы буладыр Өлчәи буын яэучыларыбызиың да некъ шулай Бу характерны тынгысыз хорош. авыр сугыш кеннере, тыныч хезмәт еллары формалаштырган
Гомер ага Бешировка да 80 яшь тулды Бер уйласаң, ай-һаи зур гомер инде бу' Күпме иҗат газаплары, күпме иҗат куанычлары кичерелгән. Күпме иҗат мтолген. Әйтүе генә җиңел. Әмма яшь тошенчәсе язучы ечен шартлы әйбер Ә иңдә укучы ечеи язучының яшь тошенчәсе ботонләй яшәми дияргә мемкни Әйтми, язучы Гомер Ьошироены татар укучысы менә ничә дистә еллар инде, мәктәптә укыган чагыннаи У*, олы язучы дип белә Соңынианрак— олыгайгач, чәчләренә чал куйгач та, Гомер Бәширое укучы эчен шундый ук олы язучы булып кала Шулай булып калыр да Чонки чын әдәби эсер алдында еллар да, хәтта гасырлар да «эчсез
Тотар укучысы язучы белән иң элек «Сиваш, повесте аша таныша һәм гомерлеккә яратып кала. Гомерлеккә үзенең якын дусты, киңәшчесе, юлдашы ите. яСиәашя- иы укыл гражданнар сугышының кечкенә бор вакыйгасы белән танышасың Ләкин шул бер вакыйга да гражданнар сугышының бетен катлаулылыгын. авырлыгын, кызыл сугышчыларның батырлыгын күз алдына «итерорге эрдем ите Әсәр ышандыра, чем-
Г
«и язучы аны үзе кичереп язган, ул вакыйгаларда үзе катнашкан. Снвашны үзе кичкән. Перекопка үзе бәреп кергән. «Сиваш» дигәннән, бәләкәй генә бер очрашу турында әйтел үтәсем килә.
’972 елда миңа яшь шагыйрьләрнең Әрмәнстанда уздырылган V Бөтенсоюз фестивалендә катнашырга насыйп булган иде Шунда без—бер теркем яшь шагыйрьләр— солдатлар белән очрашуга бардык. Башта әллә ничә телдә шигырьләр укыдык, әдәбият, шигърият турында сейләштек. Якташларыбызны очратып, алар белән гәпләшеп утырдык. Аннары солдатлар безне үзләренең тормышлары белән, дивизияләренең данлы юлы белән таныштыра башладылар Бу — данлыклы, миңа күптән таныш «Сиваш» дивизиясе иде (Ул хәзер «Инза, Сиваш һәм Штеттин» диви-зиясе дип атала). «Сиваш» повестендагы вакыйгалар бер-бер артлы уемнан кичте. Шуңа күрә, ахры, экскурсоводның сейләве миңа икеләтә тәэсир итте. Дивизиянең Сугышчан дан музеенда татар совет язучысы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәшировың «Сиваш» исемле автографлы китабы, шулай ук язучының хаты да саклана икән. Күргәч, җанга рәхәт булып китте. Әдәбиятыбыз өчен, Гомәр ага өчен горурлык тойгылары күңелне биләп алды Казаннан икәнемне белгәч, илебез-нең төрле почмакларыннан җыелган солдатлар миңа «Сиеаш»ны яратыл укуларын сөйләделәр. Гомәр аганы әле дә дивизиянең солдаты итеп исәпләүләрен әйттеләр, күп итеп сәлам җибәрделәр, сәламәтлек теләп калдылар. Ерак Әрмәнстанда «Сиеаш» белән очрашу чыннан да дулкынландырырлык вакыйга иде. Әйе, «Сиваш» татар укучысыныкы гына түгел инде, ул — бөтенсоюз укучысыныкы да.
Г. Блширон Украина язучылары съе id ы кунаклары арасында 1949 ел.
«Сиваш» турында сүз булган саен Гомәр ага Бәширов минем күз алдыма кызылармияче формасыннан, буденовка кигән япь-яшь сугышчы булып килеп баса Язучы үзе дә «Снваш»ны кулына алган саен яшь чакларына әйләнеп кайтадыр, мин кичергән хисләрне кичерәдер Ул бит гомер буе солдат булып калган кеше Партия солдаты булып Әдәбият солдаты булып Ә солдат булу — үз иңеңә олы бурычлар алу дигән сүз Ил алдында, партия алдындагы, халык һәм әдәбият алдын-дагы изге бурыч ул...
Гомәр ага Бәшировның һәрбер әсәре укучыны уйландыра, дулкынландыра «На- мусоны алыйк Совет әдәбиятының алтын фондына кергән әсәр ул Исеме үк уеңны хәрәкәткә китерә торган. Намус. Шулкадәр дерес сайланган исем Чыннан да иеше намусы турында бит ул китап. Беек Ватан сугышы елларында тылда калган колхозчы хатын-кызлар Намусы, солдаткалар Намусы Ватан алдындагы, фашистларга . каршы сугышып яткан солдатлар алдындагы Намус Романның беренче юлыннан ук шул тылсымлы һәм көчле сүз сине биләп ала. Ахыргы биткә кадәр шул суз сине £ озата бара Китапның һәр юлы, һәр бите шул сүз аша укыла Ул сиңа тынгы бирми. “ битараф калдырмый. Китап күптән укылып беткән инде Ә күңелдә һаман шул < Намус сүзе яңгырый Сугыш чоры хатын-кызларына булган хөрмә, күңелдә мәңгегә 3 сеңел кала. Нәфисә, ирексездән, күңелдә татар хатын-кызының идеалына әверелә _
«Намус» уңае белән дә кызыклы бер сөйләшү искә төшә Күптән түгел без J шагыйрь Рәдиф Гатауллин белән Башкортстаиның Кушнареико районында булып — кайттык. Партия райкомының беренче секретаре Фәйлас Кәшбиевич Муллагалие» " безне үзләренең эшләре белән таныштырдьГ Ул әле районга күптән түгел генә ф килгән. Олы максатлар, зур теләкләр белән килгән. Районның киләчәге турында — сүз чыккач, ул болай дип сүз башлады «Без барыбыз да Гомәр Бәшировның «Намус»- - ыи укып үскән малайлар Нәфисә бригадасы әле шул чорда ук икмәкнең һәр гек- ” тарыннан 140 ар пот уңыш җыеп алган. Ә бит заманы нинди булгенП Бүген исә кайбер колхозлар бригадалар Нәфисә бригадасы үстергән икмәкне дә үстерә алмыйлар. Мо- - ның белән һич тә килешеп булмый, әлбәттә. » Әгәр партиянең җаваплы хезмәткәре ~ әсәр героен мисал итеп китерә икән, бу инде әсәрнең бәхете, язучының бәхете ? дигән сүз. Димәк. «Намус» яши, көрәшә, халыкка хезмәт итә
Публицистика — язучының чын гражданин булуын аермачык күрсәтә торган су- - тышчан жанр Язучының теге яки бу вакыйгага, җәмгыятебездәге бөек күренешләргә мәнәсәбәтс нәкъ менә публицистик чыгышларда ачык чагыла да инде. Үзенең йәрә- - генда йөргән борчылуларын, әйтәсе килгән фикерләрен бик ашыгыч булганда кичек- “ терергә һич тә ярамлганда публицистикага мөрәҗәгать итә ул. Дөресен әйтергә кирәк, безнең күпчелек язучылардан публицистик мәкаләләр яздыру бик тә авыр Газета-журналларда эшләгән иптәшләр моны үз җилкәләрендә шактый татыганнары бардыр. Ә менә Гомәр ага Бәшировның публицистик мәкаләләрен укучылар твзота- ксурнал битләрендә еш очраталар Язучының «Бүген дә, иртәгә дә» исемле китабын укып чыкканнан соң, язучының гомер буе халык белән, ил белән яшәвен, әдәбият дөньясында кайнавын, өзлексез уйлануын, әйтергә теләгән бер генә сүзен дә эчендә калдырмаска тырышуын күрәсең Язучының иң олы вазифасы нәкъ менә шунда түгелмени?
Әйе, Гомәр Бәширов. Тукай әйтмешли, «коел куйган» язучы гына түгел, Ул— публицист та, фольклорчы да. телче‘дә, җәмәгать эшлеклесе дә Шуңа күрә дә ул олы әдип, халкыбызның мәртәбәле кешесе «Бүген де. иртәгә дә» исемле китапны белмим, кем ничектер, мин үзем шигырь җыентыгы кебек бер тында укып чыктым Язучының уйланулары, борчылулары әдәбият турындагы, тел турындагы фикерләре укучы күңеленә шул кадәр якын икән Алар укучы фикере белән шулкадәр тәңгәл «илә икән. Бу — язучының халык кичерешләре белән яшәвеннән, кешеләр тойганны тоеп, алар Янган утта .янып гомер итүеннәндер, ахры Әлеге китапны ябып куясың. Язучының күпме уйлары, фикерләре, әйтәсе килгән сүзләре җанга күчә дә. үзеңне- «ене әверелә Язучы белән бергә үзең дә сабан туйлары турында, гореф-гадәтләребез турында уйлана башлыйсың Авыллар ямьле булсын эчен, туган табигатебез ярлыланмасын өчен нәрсә дә булса эшлисе килә Мәхәббәт фәлсәфәсе турымда уйланасың. Икмәкнең кадерен тагын бер тапкыр тоясың
Гомәр ага Бәширов—укучы балаларның да. бигрәк тә «Яшь ленинчы» газетасы укучыларының якын дусты, киңәшчесе. Газетага даими рәвештә әсәрләр, публицистик мәкаләләр язып торганы эчен генә түгел. Ул озак еллар газетадагы «Туган ягым—яшел бишек» операциясенең башлыгы дә булып торды Язучының тынгы- СЫзлыгынл тагын бер мисал бу. Чыннан да. ул бик күп әсәрләрендә, кеше күңеле Турында язу белән беррәтгән, туган җир күңеле табигатебез күңеле турында да. чишмәләр инешләр җаны турында да яза Белеп яза. бетен күңеле белен тоеп яза Борчылып, езгәләнеп яза Ченки ул җирне ярата Ул шунсыз булдыра алмый. Җаны
кушмый. Вөҗданы кушмый Ул. кайчан гына булмасын, табигатькә ярдам кулын сузарга омтыла, чишмәләрнең, болыннарның, урманнарның, күлләрнең хәлен ничек кенә булса да җиңеләйтергә тырыша... Әмма безнең әдәбиятта Г. Бәширов публицистикасы һәр очракта да ялгызы аерым бер жанр булып кына яшәми. Язучының публицистик сүзе аның һәрбер әсәренә үткен, саллы һәм гыйбрәтле очкыннар булып чәчелгән. Шулай булса да ул фикерләр повесть яисә роман битләреннән аерылып, «менә мин» дип кычкырып тормыйлар. Язучы публицистиканы үз әсәрләренең аерылгысыз бер өлеше, компоненты итеп файдалана. Вакытында һәм урынында файдалана Аны әсәр тукымасыннан аерыһ ала алмыйсың
Менә «Туган ягым — яшел бишек» исемле автобиографик повесть. Халкыбызның гореф-гадәтләре, изге йолалары, аның рухи матурлыгы, якты хисләре, уй-кичереш- ләре, холык-табигате — һәммәсе дә бар бу әсәрдә Татар халкының этнографиясен, фольклорын, йолаларын бергә туплаган энциклопедик повесть Аның битләрендә ягымлы, малаем авыл кешеләре, җылы, сыгылмалы халык теле, кабатланмас характерлар. үзенчәлекле көнкүреш, яшәеш, гыйбрәтле язмышлар, һәм шулерның һәммәсен үз аңы, уз күңеле аша кичергән лирик герой. Бу әсәрендә язучы арадашчы ролен үти — халыкның узганы белән бүгенгесен тоташтыручы, берләштерүче арадашчы. Язучы бу очракта үэ халкының бөтен тормышын хисапка алып, күздән кичереп, барлап баручы елъязмачы булып күз алдына килеп баса. Ә елъязмачының язганнары киләчәккә, бездән соң яшисе буынга бик кирәк!
«Җидегән чишмә». Монысы Гомәр Бәшировның соңгы, елларда язган күләмле әсәре Бүгенге татар авылы тормышына багышланган. Кискен мөнәсәбәтләр хакындагы роман. Кеше белән кеше, кеше белән җир, кеше белән табигать арасындагы мөнәсәбәтләр Төп проблемасы — әхлак мәсьәләсе. Әсәрдә көрәш бара. Кеше өчен, табигать өчен, матурлык һәм яхшылык өчен көрәш. Изге көрәш. Әсәрдәге кайбер вакыйгалар, кайберәүләрнең кылган тискәре эшләре, кайбер конфликтлар, беренче карашка, беркатлырак, зыянсыз да шикелле. Ләкин язучы өчен вак яхшылык яки кечкенә явызлык була алмый, һәрбер яхшылык, һәрбер явызлык кечкенәдән башланс һәм олы изгелеккә, гуманизмга, я булмаса, кансыэлыкка, зур җинаятькә әверелә. Язучы әлеге хакыйкатькә һәрвакыт турылыклы.
Язучының, алда әйтелгәнчә, табигатькә, бигрәк тә. чишмәләргә аерым бер мәхәббәте бар. «Табигатьнең кадерле бүләге» исемле мәкаләсендә ул болай яза: «һәйбәт чишмә суы әле хәзер дә авылның иң кадерле сыйларыннан санала. Куиая- маэар килдеме, берәрсе ерак юлдан кайттымы, апалар, җиңгиләр иң башта чәйгә чишмә суы алып кайтырга ашыгалар. «Суыбыз бик тәмле безнең!» — дип, чын күңелдән горурланып, кунакны кыстый-кыстый сыйлыйлар. Авылның иң газиз бер өлеше итеп, яратып, халык чишмәләргә ягымлы исемнәр дә кушкан: Ак чишмә, Татлы чишмә, Шифалы чишмә. Тубылгы тау чишмәсе...» Әлеге чишмәләргә тагын берәү өстәлде. Ул — Җидегән чишмә. Язучының сөекле композиторыбыз Сара апа Садый- кова белән бергәләп иҗат иткән шул исемендәге җыры — соңгы елларда халкыбызның иң яратыл җырлана торган җырларыннан берсе Ул миңа, ни өчендер, «Җидегән чишмә» романының җыр варианты шикелле тоела. Чөнки романның бетен асылы, эчке рухияты белән бик нык аваздаш ул. «Җидегән чишмә» безнең өчен гади җыр гына түгел Гади Көй. Моң, Аһәң, Сагыш, Шигырь генә дә түгбл. Ул әлеге төшенчәләрнең күңелдәге җыелмасы, тупланмасы Ул — язучының гомер буе үз әсәрләрендә язган һәм язарга теләгән фикерләрен берничә юлга сыйдыра алган тылсымлы җыр. Ул — яшәү мәгънәсе турындагы җыр. Ул — Гомәр Бәширов иҗатының визит карточкасы...
Язучы Г а риф Ахунов үзенең Г Бәшировка багышланган бер мәкаләсендә болай ди: «Гомәр Бәширов нәкъ менә туган-үскән җирне олылаучы язучылар рәтенә керә Тик аның әсәрләрендә булган мәхәббәт, җирне олылау хисе күзгә ташланып, чекерәеп тормый. Әйтик, тукымага буяу ничек сеңгән булса, Бәширов әсәрләрендә дә илне. Җирне ярату хисе әсәрнең тукымасыннан аерып алып булмастай дәрәҗәдә табигый булып, бер бөтен булып яши. «Намус»иы укыган чакта үзеңне гел хуш исле үләннәр арасында, болын тугайларында итеп тоясың, яэның шыпырт сулышын һәм башаклар кыштырдавын ишетәсең, сине гаҗәеп тыйнак һәм эчкерсез кешеләр, хәтта басынкырак, тоныграк кешеләр мохиты урап ала. Сиңа рәхәт Болар синең якын
нарың, боларга сии ышанасың, алар сине уңайсыз хәлдә калдырмаячаклар Алар кеша җилкәсенә ышыкланып яшәргә «иренмәгәннәр.Бу сүзләр «Намус* романына карата әйтелгән. Әмма алар язучының бетен иҗатына да кагыла. Нәкъ шундый җир турында, нәкъ шундый кешеләр турында яза Гомер Баширов. Яратып, бирелеп, хермәт белән яза.
Хәсән ага Туфанның язучыга багышлап язган шундый юллары бар:
Хермәтли симе Туган ил.
Ә ул, юн, ялгышмый бит:
Иҗатта гына түгел, син
Каркайда намуслы бмт1
Язучы намусы. Никадәр хаклы шигырь юллары. Безгә бары кушылырга гына кала бу сүзләргә. Куәтләргә генә кала..
Мин Гомер ага белән күрешкәнем, очрашканым бар. гәпләшеп, сейләшеп утырганым юк. Ләкин бу олы язучы минем гомерлек әңгәмәдәшем, фикердәшем. Мин аның белән китаплары аша сәйләшәм. әңгәмә алып барам. Бер мин генә түгел, башка укучылар да шулайдыр. Алар да мин кичергән тойгыларны кичерәләрдер. Язучы белән сойләшәләрдер. аңа мәрәҗәгать итәләрдер Язумы белән укучы арасында Тормыш, Кеше, Намус. Табигать турындагы әңгәмә дәвам итә