Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФӘНДӘ ЗУР АДЫМ


алкыбыз, культурабыз тарихын
өйрәнү юлында төрле ысул, төрле планда башкарылган хезмәтләр бар. Аларның кайберләре гомуми проблемаларны киң планда, икенчеләре аерым мәсьәләләрне җентекләп тикшерүгә юнәлгән. Өченче хезмәтләргә әлеге ысулларны бергә кушу омтылышы характерлы. Тарихчы һәм әдип Миркасыйм Госмановның яңа чыккан «XIV—XVI гасыр Җучи Улу- сының ярлыкаш актларым дигән зур монографиясе соңгы тип гыйльми тикшеренү-ләргә керә*.
Иң элек, хезмәтнең эчтәлегенә кергәнче, кайбер аңлатмаларга тукталып үтү артык булмас, чөнки анализлана торган кайбер төшенчәләр һәм атамаларның киң җәмәгатьчелеккә яңа булып тоелуы бар.
«Җучи Улусы» дигән төшенчә XIII гасырда монгол яулап алуларыннан соң, төгәлрәк әйткәндә, «бердәм» Монгол империясе таралгач, Көнбатыш Азия һәм Көнчыгыш Европада оешкан зур политик берләшмәне — империяне аңлата. Популяр һәм бары рус чыганакларына нигезләнгән хезмәтләрдә ул дәүләтне гадәттә Алтын Урда дип атыйлар. Ләкин бу атама тарихи дәреслеккә тәмам туры килеп бетми. Беренчедән. әлеге империя яшәгән чорда андый исем гамәлдә булмаган; икенчедән, «Җучи Улусы» дигән төшенчә «Алтын Ур- да»га караганда күпкә киңрәк. Соңгы атама, нигездә. Түбән Идел һәм Көньяк далалардагы политик берләшмәгә карата кулланылса, беренчесе исә Бату яулап алулары нәтиҗәсендә барлыкка килгән корама империя составына кергән барлык регион һәм төбәкләрне элгәрге дәүләт һәм кабилә-халыклариы эченә ала. Димәк, рецензияләнә торган хезмәтнең эчтәлеге
М А Үсм„ и <аниые акты Джучиева У туса XIV—XVI в: М >латеаәегво Казанского мьероитета. 1979. 318 би; урта гасырларда яшәгән бер ил, бер дәүләт тарихына мөнәсәбәтле чыганакларга гына кайтып калмый икән. Әйе. М. Госмановның хезмәте, чыннан да. гомумтюркологик планда язылган.
«Ярлыкаш актларыина килгәндә, ул феодаль дәүләт тарафыннан аерым шәхесләргә (мәсәлән, зур милек ияләре, эре руханилар. ыру-кабилә башлыкларына һ. б) теге яки бу юридик, экономик, хәтта поли- тик-административ махсус хокук, ягъни матди һәм сәяси өстенлек хокукы бирә торган рәсми закон-фәрманнарын — указ-ларын аңлата. Ул заманнарда мондый төркичә документларны «ярлыклар» дип йөрткәннәр. Икенче төрле әйткәндә, «ярлык» — ул монарх указы «Ярлыкаш актлары» исә хезмәттә менә шундый әмер-фәрманнар- ның махсус бер зур төркеменә, конкрет льготалар хокукы бирә торганнарына карата кулланыла.
Мондый документларны өйрәнү җәмгыять эчендәге иҗтимагый, экономик, шул исәптән, аграр мөнәсәбәтләрне, аларның социаль нигезен, ягъни базис үзенчәлеген аңлау өчен ышанычлы нигезне тәшкил итә. Димәк, галимнең хезмәте Җучи Улусы составына кергән төрле халыкларның, беренче чиратта, төркиләрнең, социаль-йҗтима- гый үткәнен чагылдыра торган нигез-таш чыганакларны өйрәнүгә багышланган. Шул ук вакытта бу документларның гомум хәким культураның конкрет өлкәләрен: язма традиция, әдәби тел, эш кәгазьләрендәге функциональ стильләр мәсьәләләрен ейрәнү өчен дә гаять мөһим чыганак икәнлеген онытмаска кирәк. Шулай ук, тарихыбызның борынгы чорына караган җирле язма истәлекләренең бик аз сакланып калуын, чит илләрдә барлыкка килгән язма мәгълүматларның табигый рәвештә шактый берьяклы, хәтта субъектив булуларын искә алсак, төркичә бу актларның иң ышанычлы чыганаклар булуын аңларбыз.
Х
Хезмәт зур гына кереш, махсус проблемаларга
багышланып, «Археография». «Палеография»,
«Сфрагистика». «Дипломатика» дип аталган дүрт
кисәктән (аларның һәрберсе аерым бүлекләрне
эченә ала) һәм төп нәтиҗәләрне эченә алган
йомгактан тора. Монография тиешле гыйльми аппа-
рат белән дә тәэмин ителгән.
Керештә автор тикшерелә торган объектларның
чорын, географиясен һәм төр чикләрен билгели, бу
чик һәм билгеләрнең тарихи нигезен, фәнни-
теоретик закончалыкларын ачыклый. Шуннан
чыгып тикшерү объекты итеп алынган
мәсьәләләрнең спецификасын аныклый, хәл
кылачак бурычларны билгеләп үтә. Әйтергә кирәк,
М Госманов куйган мәсьәләләр һәм проблемалар
субъектив тәкъдимнәр рәвешендә түгел, бәлки,
документларның табигатеннән килә торган
объектив таләпләр сыйфатында килеп баса Галим
борынгы күренешләрне. фактларны бәяләгәндә
мәсьәләгә конкрет тарихилык принцибыннан килеп,
анарның табигатен сыйнфыйлык позициясеннән
чыгып билгели Бу хәл исә •леге фактларны,
күренешләрне эзлекле- лектә, хәрәкәттә, үсештә
карарга мөмкинлек бирә
■ Керешнең икенче өлеше әдәбиятта, фәндә
очрый торган кайбер төшенчәләр атамалар
кулланышындагы буталчыкларга, борынгы
исемнәрне язудагы башбаштак лыкларга, шулердан
арыну юлындагы чараларга .багышланган
«Археография» дип исемләнгән беренче кисәк
(20—84 бб.) СССРда сакланган ярлыкларның төп
коллекцияләре, ярлыкаш актларның тасвирламасы
кайбер документларның сакланышы, тарихи
дереслеге һәм хәзерге мәгълүм төрки-татарча
актларның регионара бүленеше кебек мәсьәләләргә
багышланган дүрт бүлектбн тора. «Археография»
дигән атама, гадәттә, борынгыдан калган язма
истәлекләрнең барлыкка килү, яшәү, таралу
тарихын, саклану рәвешен тикшереп, шуннан
чыккан нәти җәләр нигезендә аларны ничек өйрәнү
бастыру һәм фәндә куллану мәсьәләләрен эченә
ала. Шушы таләпләргә җавап рәвешендә. автор
төркичә оригиналда сакланып калган ярлыкаш
актларын эзләп табып аларны төр һәм эчтәлекләре,
сакланыш халәтләре буенча классификацияләп
чыга
Ассызыклап әйтергә кирәк. М Госманов
ярлыкларны эзләү, барлау, табу, ачыклау буенча
моңарчы бездә беркем дә башкара алмаган
казанышларга ирешкән Моның
шулай булуын күрсәтү өчен Й Хаммер
В. 8. Григорьев, Я. О. Ярцов И. Н. Березин.
В Д Смирнов, А. Н. Курат кебек мәгълүм
ориенталистларның тырышлыгы нәтиҗә-
сендә барлыгы сигез тарханлык ярлыгы
актив фәнни әйләнешкә кергән булса, мо-
нография авторы моңарчы беркемгә дә
мәгълүм булмаган тагын 24 ярлыгын тап-
кан Шулар естенә. фәнни әйләнешкә кер-
телмәгән S3 ярлыкның термине оригиналь-
ләрен беренче булып фәнни хәрәкәткә
кертеп җибәрә. Шулай итеп, авторның мо-
нографиясе барлыгы 61 ярлыкка нигезлә-
нә! Моның тюркология фәне өчен чагыш-
тыргысыз зур казаныш, фәндә яңа зур
адым икәнлеге үзеннән-узе күренеп тора.
Бу уңайдан шуны да әйтеп үтәсе килә:
М. Госманов халкыбызның кулъязма ми-
расын. борынгы кулъязма китапларны бар-
лау, эзләү, туплау буенча Шиһап Мәрҗа-
ни. Сәед Вахиди һ. 6 кебек галимнәрнең
традицияләрен актие дәвам итүче галим
* дә Татар халкы яши торган тәрле елкә. республика,
төбәкләрдән меңләгән кулъязма әсәрләрне табып,
югалтудан саклап калды. Аның археография
өлкәсендәге бу фидакарь хезмәтенә атаклы совет
галимнәре «Правда» газетасында (1973, 14 август,
226 сан) зур бәя биреп үтте.
Саннар сыйфатка әеерелә. диләр М.
Госмановның яңа хезмәте шуңә мисал булып тора.
Ярлыкаш актларның үзләреннән тыш рәсми
документларның башка төрләреннән актив
файдалану өйрәнелә торган истәлекләрнең саклану
үзенчәлекләрен. тышкы кыяфәтләрен төгәлрәк һәм
әтрафлырак аңларга, ачыкларга ярдәм иткән.
Нәтиҗәдә кайсы документның тол нөсхә
кайсыларының күчермә гене, янсе ялган
(фальшивка) булуын документаль исбатларга
мөмкинлек биргән. Кулъязма документны фәнни
«укый» алу эчен аның кәгазен, стилен, хәтта, язу
ысулын, тышкы оформ- лениесен до таный белү
кирәк икән.
«Палеография» дигән икенче кисәк (85—134
бб) үзенең эчтәлеге, әһәмияте буенча да, татар
мсториогрәфиясе тарихы өчен до өр-яңа этап дип
билгеләүгә ләок.
Палеография — ул борынгы язуларның
тышкы рәвешен өйрәнә, шул юл белән тикшерелә
торган документларның язу хосусиятләрен төрле
яклап ачыклый торган махсус фән. Безнең яэма-
истәлекләргә карата ул бөтенләй эшләнмәгән. М.
Гос- мано» менә шушы «чирәм»не күтәреп бо-
рынгы татарча рәсми документларның язу һәм
почерк (х*ат), кара, каләм һәм кәгазь
үзенчәлекләрен җентекләп тикшереп чыккан.
«Палеография» кисәгенең эчтәлеге, кыйммәте
чагыштырмача таррак функцияле эш кәгазьләре
дөньясы белән чикләнми. Монографиянең бу
өлешендә чыгарылган нәтиҗәләрнең әһәмияте
күпкә киң: аатор тикшеренүеннән Идел буе төрки
халыкларының — әлбәттә, татарларның да — язу
культурасы, бу культураның чыганак һәм
традицияләре хакында гомум мәгълүмат туплап
була. Димәк, ул культурабыз тарихы өчен дә зур
әһәмияткә ия.
Тарих фәненең «Сфрагистика» (139— 183 бб.)
дигән тармагы рәсми документлардагы таныклык
билгеләрен, ягъни мөһер һәм печатьләрне
Тикшерә. «Таныклык билгеләренең
характеристикасы», «Печать- ләрнең функция һәм
йөкләмәләре» дигән ике бүлектән торган бу кисәк
урта гасыр тагар ханлыкларыннан калган дәүләт
мөһерләрен анализлауга багышланган. Моңарчы
фәндә андый таныклык билгеләренең дүрт-биш
кенә үрнәге тикшерелгән иде. М. Госманов исә
фәнни кулланышка тагын егермедән артык билге
кертә, димәк, тагын да күбрәк һәм баерак фактлар
белән эш итә. Хезмәтнең бу кисәгендә каралган
материаллар өйрәнү, тикшерү өчен гаять дә-
рәҗәдә катлаулы һәм четрекле. Квадрат формалы
кызыл, күк һәм сары алтын төсендәге мөһерләр
күптән онытылган гарәпчә куфи почеркы, аның да
катлаулы синтез дәвамында Идел буенда иҗат
ителгән. бары шунда гына кулланылган сирәк
төре белән башкарылган. Мондый төр куфи
почеркын укый белүчеләрнең саны хәзер бөтен
илдә бер кулдагы бармаклар белән генә
санарлык.
Ниһаять. М. ГосманОв мөһер текстларын
махсус өлешләргә бүлеп, тексттагы һәр
компонентның формаль мәгънәсен, иҗтимагый
эчтәлеген, рәсми йөкләмәсен дә ачыклый
Нәтиҗәдә печатьләрдәге язуларның теге яки бу
дәүләт башлыгы өчен нинди политик, идеологии
лозунг функциясен үтәүләре мәгълүм була.
Шулай итеп, информацион җәһәттән гаять чиклән-
гән истәлекләрнең дә мөһим тарихи чыганакка ия
була алуы күрсәтелә. Хезмәтнең бу өлеше белән
М. Госманов фәнебезгә, бер яктан, яңа
мәгълүматлар алып килсә, икенчедән, татар-
төрки сфрагистикасына нигез сала.
Акт чыганакларын махсус өлешләргә бүлеп,
аналитик җентекләп тикшерә торган тарих фәне
тармагына «дипломатика* дип әйтәләр.
Монографиянең «Дипломатика» өлеше (183—282
бб.) урта гасыр төрки- татар эш кәгазьләрен
эзлекле рәвештә җентекләп тикшерүгә
багышланган. Бу кисәк документларның баш. төп
һәм йомгак өлешләрен формаль-типологик,
типик- функциональ яктан махсус анализлаган
һәм борынгы актларның тарихи үсү үзенчәлек-
ләрен билгеләгән, аларны төрләр буенча
классификацияләгән дүрт бүлектән гыйбарәт
Автор дәлилләп күрсәткәнчә, документлардагы
һәр статья, һәр формула аерым функциягә һәм.
шуннан чыгып, үзенә генә хас мәгънәгә,
йөкләмәгә ия икән Төрле документлардагы
махсус функцияле статья һәм формулалар
арасындагы уртаклык, яисә аерма әлеге
документларның үзара типологик бердәмлегён
яки үзенчәлеген тәэмин итә. Документлар
арасындагы «формаль» үзгәлеккә килсәк, ул
аларның юридик функция һәм бурычларындагы
аермаларга күрсәтә. социаль-иҗтимаГый максат
һәм йөкләмәләрен чагылдыра. Димәк, үзгәлекләр
(тарихи күзлектән караганда — үзгәрешләр!)
тормышның үзендәге экономик үзгәрүләрне —
базис үзенчәлеген чагылдыра булып чыга. Акт
чыганакларын болай җентекләп тикшерү ахыр
чиктә үзмаксат түгел. Ул әлеге документларда
теркәлгән социаль, аграр мөнәсәбәтләрне,
борынгы чорда хөкем сөргән изү формаларын
ачыклауга хезмәт итә. Чөнки һәр статья һәм
формуланың асыл мәгънәсен, мәгънә
төсмерләрен билгеләү ярлыкларда очрый торган
күп санлы налог-салымнар- ның конкрет
эчтәлекләрен ачыклауга булыша. Бу исә ул
чордагы эксплуатация хакында декларатив
рәвештә генә сөйләшмичә. аның турында тарихи
төгәл нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.
Совет тарих фәнендә соңгы вакытларда гына
җанлана башлаган, край тарихында төрки-татар
чыганакларын өйрәнүдә беренче мәртәбә М
Госманов хезмәтендә генә иҗади кулланылган
дипломатика дисциплинасы, ярлыкаш актларын
анализлаудан тыш. гомум эш кәгазьләре система-
сында башка тип рәсми документларның да
төрләрен, урыннарын билгеләргә, ягъни
ра^ми аюларны гомум илассиф» га мөмкинлек ачкан. Алей гь л.
автор башка тер яз^а зь1гананлардл гылмаган иҗтимагый, аграр
.гос» хетта реформалар турында да (282- фикер йөртү
мөмкинлекләренә ирей, Моны тарихи фактлар һәм ерак гас».
лардагы хәлләрне аклау юлында соңгы елларда табылган зур
яңалыкларның берсе дип бәяләргә мөмкин
Хезмәтнең йомгак өлешендә (292—- 295 бб.) автор, ирешелгән
нәтиҗәг чыгып, нинди яңа бурычлар тууын .. - лый. Бу исә
хезмәткә логик тогәлләнго »• һәм перспектив динамика өсти:
ирешел нәтиҗәләрнең бугенге әһәмияте ачыкпәиү естенә.
тарихыбыз үсешендә аларның киләчәктә тотачак урыннары да
Билге әнә
Монография гарәпчә язулы борьнгы текстлардан
иллюстрацияләр ләмәг үрнәкләрен. формула һ>м •,
ны анализлауга багышланган иплимтриu ләр һәм таблицалар
белән тезми 500 гә якын әдәбиятны эченә алган 6-' график
хезмәтнең бай методик базах гыйльми колачын ачык күрсәтә
Бу монографиядә кенәгатьсеэлс дырган кайбер моментлар да
очры- сәлән, алтмыштан артык ярлыкаш i '»с иың үзләрен, шулай
ук то-► • Назла-п- башка төр рәсми документл чың риалын җәлеп
иткән хезмәттә бер-» ярлык тексты тулысымча урнаштырылга»-
оул-