Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭНҖЕ БӨРТЕКЛӘРЕ


үз эчендә энҗе бәр*.— ди халык. Бу мәкаль сейләгәндә һәм язганда сүзнең мәгънәсен, эчке хосусиятем, чамасын аңларга кирәклекне искәртә.
- w һәм, чыннан дә. суны таяк белән, кешене сүзе белән үлчиләр дигәндәй, кемнең кем икәнлеген теле аша да билгеләп була бит. Әдәби әсәрдә урынсыз кулланылган бер сүз, ап-ак СӘТКӘ тамган бер тамчы дегет кебек нефислекиең дәрәҗәсен тешерә.
Гомер ага Бәширов — нәфис сүз остасы. Сүзне энҗе бертенләре урынына кадерләүче. һәр сүз эчендә энҗе барлыгын аңлап язучы. Алай дигәч тә. тыймы яктай энҗедәй ялтыравыклы, «күз явын алырльтх», магур-матур сүзлер сайлау турында фикер йертелми. Баллы сүз баш әйләндерә, дип тә Әйтә халык. Туген телнең гесыр- лардан-гасырларга тупланып килгән бай сүзлек хәзинәсе бар Анда, галимнер теле белән әйтсәк, ннндиләре генә юк: гомумкүлланыштагы сүзләр, поэтизм, нейтраль лексика, архаизм (искергән сүзләр), неологизм (яңа сүзләр), гади сейләм лексикасы, алытАта сүзләр... Әдәби әсәрдә, стиль таләп итсе, аларның барысы да кирәк Гомер Баширов әсәрләрендә дә без аларның һәрхерлесен очратабыз; поэтизм (энҗе, сайрау, дулкын), гарәп сүзе (яәкар), архаизм (собханалла. иман, фида кылу), гади сейләм лексикасы (бакчы, маташу, авыз еру), рус сүзләре (дисаительни. наверняка, безобразие) һ. б. Әсәр тукымасында алар аерым хәлдә яшәми, башка сүз һем сурәтләү чаралары белән эчке яктан органик менәсәбәүкә кереп, билгеле бер эстетик функция үти. Архаизм, рус. гарәп сүзләрен, гади сейләм лексикасын әдип бик кирәутә. күбрәк терле персонажларның холык-фигыльләрен ачыклый тешү максатында куллана «Намус* романындагы Сәйфи, мәсәлән, ничек сейләше? «Ай-яй! — диде.— дисаительни, мулдан икән үзеңнең исәп*. Бозып әйтелгән рус сүзе Сәйфинең холкын-фигылен дә күрсәтеп тора
Образ-персонажның эчке, рухи деныьсын ачыклыймы, аның портретын тасвирлыймы, табигать күренешләрен, терле вакыйгаларны сурәтлиме — һәр очракта язучы «э сүз белән күп мәгънә аңлатырга җанлы картина гудырырга тырыша Моның эчен, билгеле, терле сүз-әйбер, сүэ-образ җәлеп ителә. Кайбер очракта ссмумиуяяәныштә- гы гади генә сүзләр дә зур вмоционәль-эиспроесма качкә ия бу па. «Намус* романыннан бәр мисал «Кем белә. Сталинградта хәэер, ипимал. таш естендә таш калмагандыр» Таш естендә таш кайнау — һмч качвнм» гади генә халыкча әйтелгән
С
сүзләр. Сугышның коточкыч картинасын чагылдыра ул. Шул сүзләр аша без җимерек йортларны, янып яткан танкларны, кыскасы, зур фаҗигагә дучар булган шәһәрне күз алдына китерәбез.
Телебез бай, аның эчке мөмкинлекләре зур. Әле язма әдәби тел булмаганда да халык синтетиклашкан поэтик формулалар, соклангыч мәкаль-әйтбмнәр, төрле сурәтләү чаралары иҗат иткән. Без аларның матур үрнәкләрен Болгар чорында иҗат ителгән «Йосыф-Зөләйха» поэмасында, аннан соңрак «Төхфәи мәрдән», «Нуры содур»- ларда, Г. Кандалый, Г. Тукай. Г Ибраһимоә. һ. Такташ, Ф. Хөсни һ. б. әдипләрдә күрәбез. Традицион сурәтләү чаралары гасырлардан-гасырларга, әсәрләрдән-әсәр- ләргә күчеп килә. Чорга, тарихи шартка, социаль күренешләргә, әсәрнең идея-эчтә- легенә, стильгә бәйле рәвештә алар тышкы һәм эчке яктан үзгәрә дә. Шуның белән бергә, яңа чор яңа сурәтләү чаралары таләп итә. Ул тел һәм культура, техника һам экономика үсешенә бәйле. Гомәр Бәширов әсәрләрен укыганда хәзерге таләпчән укучы бу мәсьәләгә дә игътибар итми калмыйдыр.
Г. Бәширов иҗатында традицион таСвир чаралары күп очрый: болын күбәләгедәй уенчык, күгәрчендәй гөрләшеп тору, арсландай егетләр, пыяладай боз, карлыган төсле кара күз, курчак өе кебек матур бүлмә һ. б. Әмма халык телендә, җырларда, моңа чаклы күп язучылар тарафыннан кулланылып, «төсе уңган» әзер поэтик чаралар белән генә иҗат итү оста язучыны канәгатьләндерми Ул аларны үзенчә яңартырга омтыла. Бу вакытта телбизәк тышкы (формаль) һәм эчке (мәгънәви) яктан үзгәрүгә дучар була. Язучы, билгеле, инде бу сурәтләү чарасы укучыны туйдырган, шуңа күрә, мәгънәсен саклап, башка сүзләр белән бирим әле, дип уйламаска да мөмкин. Әсәрнең рухы, персонаж, сюжет-композиция, яңача тасвирлануга мохтаҗлык шуны таләп итә. Халык, мәсәлән, юлны тасмага охшатучан. Г. Бәширов «Намус»та тасманы соры дигән сыйфат белән ачыклый: «Мәүлиха түтинең иреннәре, нидер пышылдап, тиз-тиэ кыймылдый. Ул, бераз саный да, күзләрен кыса төшеп, җемелдәп яткан киң кыр ягына карап ала. Әнә шул якта кыр өстеннән соры тасмадай боргаланып узган язгы җепшек юл белән озакламыйча аларның бригадирлары кайтырга тиеш». Язгы җепшек юл—абстракт төшенчә, картина, күзаллау юк. Тасмадай боргалану да иски- тәрми. Ә кышкы юлны тасмага охшату мөмкин түгел, юлның шомалыгын күз алдына китерү өчен, аны көзге белән чагыштыру гына бар. Мопассан әйткәнчә, һәр әйберне тәгъбир итүче сүз, характерлаучы сыйфат, җанландыручы фигыль була. Шул исем, шул сыйфат, шул фигыльне тапмыйча калмаска кирәк. Әйберне якынча атау, җанландыру, сыйфатлау белән беркайчан да канәгатьләнергә ярамый. Стендаль Бальзакка язган бер хатында исем алдыннан яки аннан соң сыйфат кую өчен еш кына унбиш минутлап уйлануы турында әйтә... Югарыда телгә алынган «соры тасма» да, поэтик бизәк буларак, Мәүлиха түтинең уй-хисләрен, рухфхаләтен ачыклауга ярдәм итә. Ул бит шушы җирнең, туган туфракның яшәүгә дәрт, илһам, куәт бирә торган илаһи бер тылсымын татып үскән. Эш вакытында соры тасмадай боргаланып узган язгы җепшек юлга карап алу аның күңеленә садәлек өсти, чөнки әсәр тукымасында «соры» сүзе сурәткә әверелә, образлы картина тудыра, эстетик вазифа үти.
Шулай итеп, халыктагы гыйбарәләрне төрлечә үзгәртә язучы. Ул үзе дә төрле тасвир чаралары иҗат итә. Бусы тагын да авыррак, әлбәттә. Ул тел диңгезенә катчсат чуму, аны бер аркылы, бер буй йөзү, төбенә төшеп эзләнүне таләп итә. «Каз бәпкәләредәй муенын сузган бодай кыяклары».— ди автор бер урында. Күңеле белән җиргә береккән кеше, бодай кыягы дигән сүзне ишеткәч, хис-тойгыга бирелмичә кала алмый. Чөнки бодай кыягы аның җандай якын күргән кырларын күз алдына китереп бастыра. Аларны муенын сузган каз бәпкәсенә чагыштыру да тышкы матурлык өчен генә кирәк булган дип уйларга ярамый. Күпме эчке мәгънә бу чагыштыруда! Бәпкәне дә даими карап, тәрбияләп, күзәтеп торып үстерәләр. Иген дә шулай. Бәпкәгә балага булган тәрбия кирәк. Җитмәсә, бу чагыштыруны язучы икмәкнең иң кыйммәт, аеруча кадерле вакытында («Намус»та) куллана. Шуның белән ул хезмәткә мәхәббәт уята, хезмәтнең эстетикасын ача. Мондый мисалларны Г. Бәшировтан бик күп китерергә мөмкин будыр иде. Аның автор хикәяләвен һәм персонажлар телен дә игътибарсыз калдырып булмый. Автор хикәяләвендә үк персонажның кем. ниндирәк табигатьле кеше икәнлеген сизәсең, шуннан ул шәхеснең үз сөйләмен ишетәсе килә башлый; ишеткәч, әлеге сиземләү раслана да куя. Киресенчә дә була. Үз характерын ачыл са-
аирлай баааи л.рсоп.ж c.Snn Annan аимн anna лапачс. а.™р
тагыл ла пытрап ачычлапа Ш,.... н„р„ ар„Ь1„д. Б.пг.п. бар
барлап ... Бар .... ».<». .А«„ң м,й„„ .„„ар. „ртлапыл .„тыр. л„.р Кап бареп торта, .алчи пр.пп.р. ,э ,„р...„.,.тра».п ..... Әп.тта. шап
кашлы кәмеш йөзек кигән кыска бармагы белен ялкау гына орлык чүпли-чүпли, Мәүлиха түтигә карал алгач, тамак тебе белән ген» тагын бер көлеп куйды. Җайлабрак ф утырды да, әллә Мәүлиха түтине үчекләп, әллә еакыт уздырыр эчен; ы
Әле тегендә ата каз каңгылдагач исеме теште,— дип мәзәк сөйләргә тотынды.— л> Былтыр яз мин үзебезнең мишәр ягына бардым не бит, бахчи, Шәйморзага. Күрше- 5 лэргә шылаи, килен төшкән икән Да. «Әпипә түтәй, днр, атакай йортыннан ана каз г алып килдем не, днр, мондагы ата каз шуны сүми генә бит, днр. Ишегалды буйлап ? ысылдай-ысылдай куып ери Шуның берәр әмәлен белмисеңме’» — дир.
Мутланып елтыраган майлы күзнең эчке деньясы персонажның үз сөйләмендә әнә ничек ачыклана Автор аларны тагын үз сүзләре белән ныгытыл куя: .Әпипә, кашларын сикертә-сикертә. тәмле ит әп сөйли, гүя, үз сүзләренең рәхәтенә үзе үк оеп «иткәндәй, ара-тир» аеызын чәлелдәтеп куя, күзләрен йомгалый».
Нәфисә, Айсылу, Сөмбел һәм башкалар турында язганда аатор хикәяләвендәге интонация, аһәң дә үзгәрә, персонажлар да үз телләрендә сөйләшә.
Гомәр Бәшировның тагын бер үзенчәлеге итеп шуны күрсәтергә була аның телә грамматик яктан төзек Миңа берничә ел мәктәптә укытырга туры килде Диктант эчен тмстиы һәрвакыт «Намустан сайлый торган идем Җөмләнең төрле типлары бар анда Тыныш билгеләре дә дәрес куелган Җөмләнең аерымланган кисәкләрен генә алыйк Аларны сәнгатьчә куллана белү язучыдан зур осталык сорый Кайбер язучының әсәрендә ул бик сирәк очрый Моның матур үрнәкларен прозада Г Ибрә- һимов күрсәткән иде Гомер Бәшнрое аерымланган кисәкле соклангыч җөмләләр төзи Мәсәлән «Ул (Нәфисә —С. П), үзенең җитеп килә торган бер кыз булуын бөтенләй оныткан >епде, муенсасының гәрәбәләрен аралый-аралый, сабыйлар беркатлылыгы белән, зәңгәр күкнең төпсез тирәнлегенә, күз алдында җәелеп аткан киң табигать күренешенә хәйран калып, исе китеп карый иде. Бар җөмлә эчендә күпмә әәрымлаигәи кисек! Шулар ярдәмендә күпме җанлы картина барлыкка кил-
гон! Без, үзебез де сизмәстән, табигатьнең матур. серле дөньясына да кереп китэ- без. Нәфисәнең саф, садә, мисле күңелен, кайнар тойгы ташыл торган рухи байлыгын күреп шатланабыз.
Соңгы вакытта кыска җөмлә белен язуның өстенлеге турында сүз китте. Җыйнаклыкка, кыскалыкка берәү дә каршы түгел, ^(ькка сүз—алтын, озын сүз — балтун»,— ди халык. Әдәбиятта кыскалык ечен кереш күптән килә. Ләкин гел кыска җөмләләр белән эш итү дә формализмга алып бара, — фикер өзелә, мәгънә ягы ■аксыйк башлый.
Бүз җөе белән, сүз җае белән, дип тә әйтә бит халык. Телнең җәе бар Җөмләнең кыокасы да, озыны да кирәк. Әмма ул урынлы булсын. Язучының теле һәм стиле хакында сөйләшкәндә, без бу мәсьәләләрне күп вакыт урап үтәбез. Академик В. В. Виноградов лингвистик поэтикага телнең барлык элементларын кертә: фонетика, морфология, синтаксис, лексик-фразеологнк состав, сурәтләү чаралары, ритм, тон, аһәң һ. б Сәнгатьле сөйләмдә алар, бер-берсе белән табигый бәйләнеп, язучының эстетйк концепциясенә буйсынырга тиеш. Гомөр Бәширов әсәрләрендә телнең төрле формасын, грамматик чараларын җайга кигереп язуына кадер сокландыра (урынтын, уздыргалыйлар, беркайчанга)
Бу осталык узеннән-үэе генә килми, әлбәттә. Г. Ибраһимов шагыйрь булу өчен башта анадан шагыйрь булып туарга кирәклек турында әйтә. Аннары талант өстеиә дөньяга прогрессив караш таләп ителүен искәртә. Талант телгә дә бәйләнгән. Тел — язучының төп коралы. Сүз сәнгате остасы булу ечен яэучы-галим дәрәҗәсенә күтәрелү зарури. Гомәр Бәширов әнә шундый сыйфатларга ия. Икенче төрле әйтсәк, телнең фәнни нигезен белүче. «Тел турында кайбер фикерләр» исемле мәкаләсендә ул болай ди: «Нинди юллар белән генә баетмый язучы үзенең телен! Бу яктан аны алтын һәм асылташлар эзләүчеләр белән тиңләргә мемкин булыр иде. Андый язучы яки тел белгече сирәк очрый торган берәр кадерле сүз очраткан саен, аны, асылташ табучы галим шикелле, әйләндерә-әйләндерә карап, аңа соклана, ул аның тарихы, хәзерге тормышы, киләчәге белән кызыксына, матурлыгыннан яки тапкырлыгыннан ләззәт таба, куана». Сүзне җиң сызганып, тирләп-пешеп дигәндәй, әнә шулай эзләмәсә, әдип мондый фикер әйтә алмас иде. Абай да бит: «Сүзнең эче — алтын, тышы — көмеш». — дигән.
Җыйнап әйтсәк, телнең бай лексик составы, фонетикасы, морфологиясе, синтаксисы, фразеологиясе, мәкаль-әйтемнәре, тасвирлау чаралары — кыскасы, бөтен бар элементы Г Бәширов әсәрләрендә сәнгатьчә яңгыраш тапты. Сүздән энҗе коя ул!