Логотип Казан Утлары
Публицистика

БҮГЕНГЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘК ХАКЫНА

У. Б. Белялов,
тарих фәннәре докторы

арксизм-ленинизм классиклары барлык җәмгыять членнарының һаман саен үсә барган матди һем рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек машина техникасына һәм фән-техника прогрессының башка казанышларына нигезләнгән, югары җитештерүчең коммунистик җәмгыятьне ачык күз алларына китергәннәр. Беек Октябрь революциясенең җиңүе илебездә шундый җәмгыять тезү мемкинлеген ачып җибәрде. Коммунистлар партиясе һәм дәньядагы беренче Совет дәүләтенең даһи юлбашчысы беек Ленин социализм тезүнең фәнни нигезләнгән планын зшледе. Илне индурстрияләштерү, авыл хуҗалыгын күмәкләштерү һәм культура революциясен тормышка ашыру әлеге планның теп буыннарын тешкил итте.
Планлы, тигез дәвамлы үсеш — социалистик хуҗалык челтәренең иң теп закончалыгы һем естенлеге. Ул капитализмга хас экономик кризис, эшсезлек кебек күңелсез хәлләрне китереп чыгаруга юл куймый. Социалистик җәмгыять тезүне халык хуҗалыгын үстерүнең фәнни нигезләнгән киләчәк һәм агымдагы планлаштырудан башка күз алдына китерел булмый. Моның хәлиткеч әһәмиятенә басым ясал. В И. Ленин: «Экономика һәм хуҗалык кыйммәтләрен тигез файдаланырга омтылып, зур гомуми план буенча алып барыла торган тезелеш кенә социалистик тезелеш дип атала ала»,— дип язды (Әсәрләр. 4 басмадан тәрҗемә. 28 т. 20 б.)
В. И. Ленинның халык хуҗалыгын планлаштырудагы комплекслы якын килү, планның фәннилеге, директивалылык, партиялелек, экономик һәм техник нигезләнгәнлеге, аны зшлеүгә тармакчыл һем территориаль якын килүне рациональ аралаш- тыру. үтәлешкә тиешле контроль урнаштыру, киләчәк планлаштыруны агымдагысы белән тыгыз бәйләүнең хәлиткеч роле кебек принципларын эшләүдәге хезмете бея- пәп бетергесез.
Хезмәт илләренең актив катнашуын Владимир Ильич халык хуҗалыгы планнарын эшләү һем тормышка ашыруның теп принципларыннан берсе дип санады Ул бердәм үзәкләштерелгән планлаштыруны халык хуҗалыгы планнарын эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда җирле партия-хуҗалык органнары һәм барлык хезмәт ияләренең актив катнашуы белән тайпылышсыз аралаштыру кирәклеген басым ясап күрсәтте.
Аның бу ейрәтмәләрә тормыш һәм вакыт сынавын уңышлы үтеп чыкты. Алар хәзер дә теоретик һәм практик әһәмиятне ия, яңа тарихи шартларда КПССның экономик политикасы эчен тегел юнәлеш булып хезмәт итә Бетен ил күләмендә халык хуҗалыгын планлы җитәкләү җәмгыять байлыкларыннан максатчанрак файдаланырга, барлык тармакларны үстерүдә тигезлеккә ирешергә, халыкның тормыш дәрәҗәсен туктаусыз яхшыртырга мемхинлек бирә.
СССР халык хуҗалыгын планлаштыруның ярты гасырдан узып киткән тарихы оч тор дәүләт планы булган озак вакытка исәпләнгән бишьеллык һәм агымдагы планнар зарурлыгын ышандырырлык итеп күрсәтте. Илебездә халык хуҗалыгын планлаштыруның теп рәвеше булып бишьеллык планнар санала. Алар алдагы чорга социаль- экономик максатларны һәм бурычларны, җәмәгать ихтыяҗларын, фән-техника прогрессын гвмелге ашыру һем халык хуҗалыгы структурасын максатчан үзгәртү мом- кинлеклерен җитәрлек кадәр тегел һем тулы билгеләргә мемкинлек бирелер
М
Тугызынчы бишьеллык планлаштыруны тагын да камилләштерүнең мөһим чорь. булды. Иҗтимагый җитештерү күләменең үсүе, киңәюе, бәйләнешләренең катлаулануы план бурычларын фәнни нигезләүгә һәм тигезләүгә яңача якын килүне, тар- макчыл һәм территориаль планлаштырудагы бердәмлекне тагын да яхшыртуны таләп итте. Җәмгыятьне үстерүдәге фәнни-техник, экономик һәм социаль мәсьәләләрне тыгызрак бәйләргә кирәклеге ачыкланды. Болар барысы да КПССның социалис-тик җитештерүне үстерүне тизләтүгә ирешү, нәтиҗәлелеген күтәрү, хезмәт җитеш- терүчәнлеген үстерү һәм фән-техника прогрессын тизләтү, шуның нигезендә халык тормышының матди һәм культура дәрәҗәсен сизелерлек яхшыртуны теп бурычлар итеп билгеләгән XXV съезды карарларында якты чагылыш тапты.
Билгеләнгән зур чараларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә илебезнең экономик куәте сизелерлек үсте, күләме һәм әһәмияте белән моңарчы күрелмәгән социаль программа уңышлы үтәлде. Л. И. Брежнев нәкъ менә шуның ечен тугызынчы бишьеллыкны иң яхшы бишьеллык дип атады. 1971—1975 елларда тулай җәмәгать продукты җитештерү — 36, промышленностьта җитештерү күләме 43 процентка артты
КПССның XXV съезды Коммунистлар партиясе һәм бетен совет халкы тормышында әһәмиятле вакыйга булды. Ул «1976—1980 елларга СССР халык хуҗалыгын үстерүнең теп юнәлешләрепн кабул итте. Шуңа туры китереп, унынчы бишьеллыкның планы эшләнде. Аны тормышка ашыру коммунизмның материаль-техник базасын тезү, иҗтимагый менәсәбәтләрне тагын да камилләштерү, совет кешеләре тормышының матди һәм культура дәрәҗәсен күтәрү дә меһим чара булды.
Унынчы бишьеллык план барлык тармакларны кискен үстерүне, социалистик экономиканың нигезе саналган авыр индустрияне тагын да алгарак җибәрү нәтиҗәсендә тармак ара һәм территориаль бүленешләрне тагын да камилләштерүне күздә тотып тезелгән иде Билгеләнгән коммунистик тезелеш бурычлары хуҗалык итү механизмын яхшырту, барлык планлаштыру эшенә иҗади якын килү кирәклеген ачыклады. КПССның XXV съезды экономиканы идарә итүне нык үскән социализм шартла-рына туры китерү таләбен куйды, ченки, съезд карарларында күрсәтелгәнчә, хуҗалык итү механизмының күпчелек буыннарын бик нык яхшырту сорала иде әле.
Партия һәм хөкүмәтнең шушы юнәлештә эзлекле рәвештә тормышка ашырган чаралары арасында КПСС Үзәк Комитетының «Хуҗалык итү механизмын тагын да камилләштерү һәм партия һәм дәүләт органнарының бурычлары турында», КПСС Үзәк Комитеты белән СССР Министрлар Советының «Планлаштыруны яхшырту, хуҗалык итү механизмының җитештерү нәтиҗәлелеген һәм эш сыйфатын күтәрүгә йогынтысын көчәйтү турында»гы карарлары (1979 ел) аеруча зур әһәмияткә ия.
Дөрес хуҗалык итү нәрсә соң ул? Әлеге карарлар менә шушы сорауга тулы җавап бирә Бу — беренчедән, экономика үсешенең интенсив, сыйфат мәсьәләләренә юнәлеш тотарга, халык хуҗалыгында югары нәтиҗәләргә ирешергә; икенчедән, алга карап эшләргә, агымдагы һәм озак вакытка исәпләнгән максатларны дөрес ара- лаштырырга, кабул ителгән карарларның якындагы һәм киләчәктәге нәтиҗәләрен дә исәпкә алырга, идарә итүнең, планлаштыру һәм экономик күзаллауның хәзерге заман ысулларын үзләштерергә, консерватизмны һәм үзагым көчен кыю җиңәргә; еченчедән, экономика мәсьәләләренең социаль һәм идеологик процесслар белән тыгыз бәйлелеген күрергә, аларны җыелма төстә хәл итәргә; дүртенчедән, барлык буыннарда оештыру эшен яхшыртырга, дәүләт, план дисциплинасын сакларга; бишенчедән, хезмәт җитештерүчәнлеген кискен тизлектә күтәрү максаты белән, заман фәне һәм техникасы казанышларыннан оста һәм оператив файдаланырга кирәк дигән сүз.
Планлаштыру партия һәм хөкүмәтебез карарларында хуҗалык механизмын камилләштерүнең үзәк буыны итеп күрсәтелә. Аларда киләчәк һәм еллык планнарның бердәм үзара бәйләнешле челтәренә күчү, шулай ук предприятиеләрнең эш күрсәткечләренә бәя бирүне камилләштерү, шушы нигездә планлаштыруның өзеклексеэ- легенә ирешү күздә тотыла.
Промышленностьта һәм төзелештә хуҗалык итүнең яңа ысуллары кертелә башлауга бер елдан артык вакыт үтеп китте. Шушы вакыт эчендә планлаштыру органнары, партия һәм җәмәгать оешмалары, хезмәт коллективлары зур әзерлек эше үтәделәр. Барлык тармакларда, берләшмәләрдә, заводларда, төзелешләрдә әлеге карарларны, шулай ук алар нигезендә эшләнгән норма-ысул материалларын өйрәнү ештырылды. Хуҗалык итүдәге камилрәк чаралар коллективларның элегрәк кулланылган эш тәҗрибәсе башка урыннарда кертелә Байтак күрсәткечләрне яңача бәя- £ ләү 1980 ел планнарында да күздә тотылган иде. Аерым алганда, берләшмәләргә £ һәм предприятиеләргә эшләүчеләр саны лимиты җиткерелде, җитештерелгән про- J дукциянең бер сумына эш хакы түләү тәртибен куллану киңәйде. Мондый норма- л. тивлар 1980 ел башыннан 9 министрлыкта кулланыла башлады Меңнәрчә эре про- т изводство берләшмәләре үз эшләрен турыдан-туры. дәвамлы хуҗалык элемтәләре ни- тезендә оештыра башладылар. ж
Инде унынчы бишьеллыкта ук планлаштыруның программ-максатчан ысулының < әһәмияте ачык күренде. Аның нигезендә халык хуҗалыгын үстерүнең тармак ара х мөһим мәсьәләләре хәл ителә. Бу ысул билгеләнгән максатка ирешү өчен матди һәм — финанс ресурсларының тигезләнешен яхшыртуны тәэмин итә. бишьеллык һәм озак g вакытлы планнарның анализын киңәйтү яки тирәнәйтүгә булыша.
Планлаштыруның яңа ысуллары, барыннан да элек, халык хуҗалыгында тигезләнеш һәм тиешле пропорцияләр булдыруны, барлык тармакларның тотрыклы эш- “ ләвенә тиешле шартлар булдыруны таләп итә. Тормыш күрсәткәнчә. уйланмаган, * ягъни «көчләп тагылган» планнар начар нәтиҗәләргә китерә. Мәсәлән, унынчы ц бишьеллыкта Түбән Кама комплексында яңа производство куәтләре сафка кертелү « уңае белән яңа төр продукцияләр җитештерү билгеләнгән иде. Ләкин җиһазлар _ белән тәэмин итү, төзү һәм кору оешмаларының мөмкинлекләре төгәл исәпкә алын- х маган була. Нәтиҗәдә бишьеллыкның дүрт елында файдалануга тапшырылырга ти- л ешле 8 эре объектның берсе дә тезелеп бетмәде. Шактый зур суммалык продукция җитештерелмичә калды. Бу исә унынчы бишьеллык контроль бурычыннан артка калуга китерде.
Яңа шартларда җирле планлаштыручылар белән хуҗалык оешмаларына шәһәр төзелешенең җыелма планын төзү һәм раслау бурычы йөкләнә Тормыш раслаганча, әле шәһәр төзелешендә зур ялгышлар җибәрелә. Әйтик, Татарстанның промышленность үзәкләрендә электр һәм җылылык энергиясенә кытлык сизелә. Ул — төзелеш һәм энергия белән тәэмин итү планнарының үзара килештерелмәгән-кейлән- мегән булуы нәтиҗәсе Нәтиҗәдә 1980 елда Чаллы. Түбән Камада һәм Казан шәһәренең кайбер районнарында җылылык энергиясе белен тәэмин итүдә киеренке хәл килеп чыкты.
Хуҗалык исәбендәге теп оешмалар сыйфатында эре производство берләшмәләре тезү промышленность һәм төзелештә хуҗалык механизмын тагын да камилләштерүгә мөһим этәргеч булыр иде. Партия һәм хөкүмәт карарында, производство берләшмәләре төзү нигезендә промышленность һөм төзелештә үзгәртеп коруларны тизрәк төгәлләү бурычы куела. Анда берләшмәләр һәм предприятиеләрнең хуҗалык эшчәнлеген бәяләү өчен яңа план күрсәткечләре кертү күздә тотыла. Бу исә алар- ның эшчәнлеген тулай продукция күләме, хезмәт җитештерүчәнлеге эш хакы фонды һәм тел фондлардан файдалану дәрәҗәсе белән билгеләүдәге кимчелекле якларны бетерергә булышлык итәчәк
Хәзер Татарстанда 42 производство берләшмәсе бар Алар республикадагы промышленность продукциясенең шактый күп өлешен җитештерә Тик әлеге республикада 200 дән артык предприятие мөстәкыйль хуҗалык берәмлеге булып исәпләнә. Аларның һөркайсының дирекциясе, ярдәмче службалары бар. әмма зыянсыз, нәтиҗәле эшләү ечен тиешле проиэводство-техник базалары кәк.
КПССның XXVI съездын лаеклы каршыларга әзерләнгән чорда илебез хезмәт ияләре унынчы бишьеллыкка йомгак ясый. Эшче һем колхозчыларның, совет интеллигенциясенең фидакарь хезмәте белән, куәтле экономик куәт булдырылды, коммунизмның матди-техник базасын төзүдә, халыкның тормышын яхшыртуда зур уңышларга ирешелде. Унынчы бишьеллыкның дүрт елында гына да меңнән артык эре промышленность предприятиесе тезелде, төп производство фондлары 300 миллиард
сумлыктан күбрәккә артты. Техника прогрессын билгели торган тармакларны үстерү илебезнең ягулык-энергетика базасын ныгыту деаам иттерелә Бишьеллыкны тегәл- леү елында илебезда тиз рәвештә Байкал-Амүр тимер юлы салына. Производствога фән һәм техника казанышлары актив кертелә. Бишьеллыкның XXV съезд билгеләгән социаль программасы тайпылышсыз гамәлгә ашырылды. Хәзер СССР корыч, нефть, ташкүмер һәм кокс, тимер рудасы, чуен, минераль ашламалар, тепловоз һәм электровозлар, цемент, агач материаллары, йон тукымалар,, күн аяк киеме, суыткыч һем башка тер продукция җитештерү буенча дөньяда беренче урында бара
Унынчы бишьеллыкта Татарстан халык хуҗалыгының барлык тармакларын үстерүдә дә алга зур адым ясалды Әйтик, ул бишьеллыкның 4,5 елында промышленностьта җитештерү күләме 49 проценттан күбрәккә артты, хезмәт җитештерүчәнле- ге 31,7 процентка үсте. Продукция реализацияләү планы 494 миллион сумга арттырып үтәлде. Соңгы бер елда гына да республикабыз халык хуҗалыгына чыгым салулар күләме 2.6 миллиард сум тәшкил итте. Инде унберенче бишьеллык планының төгәл бурычлары билгеле. 1981 ел башыннан алып, планнар: фән-техника прогрессының җыелма программасы егерме елга, экономик һәм социаль үсешнең төп юнәлешләре ун елга исәпләнгән, шулай ук бишьеллык һәм еллык планнардан торачак.
Иптәш Л. И. Брежнев КПСС Үзәк Комитетының ноябрь (1978 ел) Пленумында ук СССР Госпланы якын арада илебез халык хуҗалыгын 1990 елга кадәр үстерү юлларын эшләп тәкъдим итәргә тиеш, дигән иде. Озак вакытка исәпләнгән киләчәк план хуҗалык үсешенең төп юнәлешләрен билгеләргә тиеш. Бу исә фән һәм техниканы үстерүнең аеруча мөһим мәсьәләләренә игътибарны көчәйтергә, производствоны отышлы урнаштыруга, аның челтәрен яхшыртуга һәм киң социаль бурычларны тормышка ашыруга булышлык итәчәк.
1990 елга кадәр киләчәк план төзегәндә байтак кына социаль-экономик һәм фәнни-техник программалар җыелмасы эшләнде. Әлеге җыелма программаларның нәтиҗәлелеге күп кенә территориаль-проиэводство комплексларын төзү һәм үзләштерүдә ачык чагылыш тапты. Аларга Көнбатыш Себер, Оренбург. Түбән Кама, Братск, Павлодар-Экибастуз кебек комплекслар керә. Алар унынчы бишьеллыкта электр энергиясе эшкәртү, тимер рудасы белән ташкүмер чыгару, йөк автомобильләре белән тракторлар җитештерүнең зур үсешен тәэмин иттеләр. Аларны үстерү программалары, кагыйдә буларак, халык хуҗалыгының байтак тармакларын һәм илебезнең зур өлешен үз эченә ала. Мәсәлән, Көнбатыш Себердә яңа ягулык, нефть- газ районын тезү программасында 6 министрлык белән 3 өлкә катнаша. Шуның белән бергә, тармак ара программалар эшләү моңарчы булган тармак яисә территориаль планлаштыру челтәрен берничек тә йомшарту дигән сүз түгел, ул аларга зур халык хуҗалыгы мәсьәләләрен тизрәк һәм нәтиҗәле хәл итү юнәлешен тулыландырып тора.
Озак вакытка исәпләнгән киләчәк планлаштыруның әһәмияте һәм кирәклегенә В. И. Ленин да күп тапкырлар игътибар иткән иде. Советларның VIII Бөтенроссия съездында чыгыш ясап, ГОЭЛРОның киләчәк планы турында сөйләгәндә ул, аерым планнардан тыш, беренче тапкыр гомумиләштерелгән, шактый елларга исәпләнгән план барлыкка килүен дә күрсәтеп үтте.
Озак вакытка исәпләнгән планлаштыруның зарурлыгы турындагы Ленин өйрәтмәләре нык үскән социализм чорында аеруча зур әһәмияткә ия. Ул хәзерге вакытта планлаштыру тәртибенең бер генә бишьеллык чикләрендә хәл ителә алмый торган мәсьәләләр белән һаман саен ешрак очрашуыннан килеп чыга. Мәсәлән яңа фәнни-техник фикерләрне эшләүдән башлап, аларны гамәлгә ашыру, файдалану һәм искерүләре сәбәпле, производстводан алу өчен, гадәттә, 10—15 ел вакыт үтеп китә. Мондый шартларда озак вакытка исәпләнгән планнар нәтиҗәлелекне күтәрүнең резервларын тулырак ачыкларга, фән-техника прогрессы үсеше киләчәген күрергә мөмкинлек бирәләр.
Килечә»- Һәм агымдагы планлаштыруны отышлы аралаштыру аның комплекслы- лыгын, өзеклексеэлеген тәэмин итәргә, җәмгыятьне үстерүнең зур социаль-экономик шартларын үз вакытында эшләргә һәм тормышка ашырырга булышлык итә.
Нык үскән социализм шартларында аның өстенлекләреннән тулырак файдалану, экономиканы халыкның тормыш хәлен яхшыртуга кору өчен мөмкинлекләр тагын да
арта. Икенче яктан, совет кешеләренең тормыш дәрәҗәсен тагын да яхшырту безнең хуҗалык үсешенең үз ихтыяҗы, җитештерүне тагын да үстерү, эшчеләр, колхозчылар һәм интеллигенциянең хезмәт дәртен күтәрү ечен әһәмиятле экономик алшартларның берсе булып санала. Димәк, коммунизмның материаль-техник базасын тезүдә матди җитештерүнең халыкның тормыш хәлен яхшыртуга йогынтысын гына түгел, шулай ук киресенчә тәэсирен дә тирән тикшерү, исәпкә алу һаман саен әһәмиятлерәк була бара. Ул планлаштыруга комплекслы якын килү ролен көчәйтүне ягъни политик, экономик һәм социаль мәсьәләләрне киң, үзара бәйләнештә карауны таләп ите.
В. И. Ленинның фәнни планлаштыруга караган фикерләре тантана итә. Планлы социалистик хуҗалыкның гаять зур өстенлекләре барлык социалистик дуслык илләренең экономик яктан тиэ үсешендә һаман саен тулырак чагыла бара. Экономик Ярдәмләшү Советының 30 ел яшәү дәверендә социалистик илләр арасында экономика һәм фен-техника хезмәттәшлеге туктаусыз киңәйде һәм тирәнәйде. 60 нчы еллардан башлап. Экономик Ярдәмләшү Советы члены илләре халык хуҗалыгының киләчәк планнарын үзара бердәмлешеп эшли башладылар Бу хәл 1971 елда Экономик Ярдәмләшү Советының XXV сессиясендә Социалистик экономик интеграцияне тагын да тирәнәйтү, хезмәттәшлекне киңәйтү һәм үстерүнең комплекслы программасын кабул иткәннән соң аеруча күп кулланыла Ул җитештерүче кечләрне тизлЬ*елгән үстерүдә һәм әлеге илләрнең һәркайсында социалистик тезелешнең яңа уңышларга ирешүендә хәлиткеч чараларның берсе булды.
Совет кешеләре Коммунистлар партиясенең чираттагы XXVI съездын политик бердәмлек шартларында каршылыйлар. Съезд алды социалистик ярышы киң җәелде. Унынчы бишьеллыкны тегөлләү елы һәм тулаем бишьеллык планны уңышлы үтәүгә һәм арттырып үтәүгә күп хезмәт һәм иҗади илһам тотылды Унберенче бишьеллыкның халык хуҗалыгы планын эшләүдә һәр совет кешесе актив катнаша