Логотип Казан Утлары
Шигърият

БАБУР

Тимерләнкнең бишенче буын оныгы Заһретдин Мөхәммәд Бабур 1483 елның 17 февралендә. Фэрганэ шәһәрендә туа. Анасы ягыннан ул Чыңгыз ханга барыг, тоташа. 11 яшендә тәхеткә менә. Ләкин. Шейбанилар белән көрәштә пай тәхете Фәрганәдә кала алмаячагын аңлап. Кабул виляятен яулап ала. Аннан Һиндстан еолтаны Ибраһимны җиңеп, шунда өч гасыр буена дәвам иткән Бөек Моголлар династиясенә нигез сала. Бабур 1530 елда үлә һәм Кабул шәһәрендә аның кабере әле дә саклана. Бабур тарихта полководец һәм дәүләт җитәкчесе булып танылу белән бери, дөнья әдәбиятында *Бабурнамә» исемле биографик әсәре һәм лирик шигырьләре белән мәшһүр. Чит илдә солтан булса да. шигырьләрендә үз илен — Үзбәкстанны сагынып җырлый Бабур. Аның шигърияттән метрика, рифма турындагы хезмәтләре, музыка теориясе һәм хәрби белем буенча кулланмалары булган. Ләкин, кызганычка каршы, алар сакланмаган. Бу санда без шагыйрь Бабурның газәлләре һәм робагыйларыннан кайбер үрнәкләр бирәбез. Әсәрләр Ташкентта гУкитувчы* нәшриятында. *Мәктәп китапханәсе* сериясендә 1976 елда басылып чыккан сайланмадан алынды. Г азәлләр Җиһаннан тынгы тапты тик тәнем улем йокысында. Сагынганда килерсез инде, дусларым минем, шунда. Ни язмыш булса шул булыр, анык бел ки хакыйкать бер: Орыш-кырылыш, газап-рәнҗеш, кыен чикмәк кенә монда. Үзеңне шат хис ит, кайгырма һич дөнья диеп, зинһар, Ки бер дә гамь йотуга тормый бу иске — черек койма. Минем төсле авырлыклар кичергән бер генә углан Табылмас эзләсәң дә бу фани җирдә, гөман кылма3 . Җирем дә дәүләтем дип тынмадың гомереңдә бер, Бабур, Фәкать тынгы табарсың бу җиһанда тик куеп дөнья. 3 Гөман кылма — уйлама. Тәкъвалык1 китте вә кәрәм4 5 кылды, Мәхәббәт килде — мөхтәрәм кылды. Әлиф кебек төз, ай йөзле сылу Галәмдә мине бер әләм кылды. Ләкин аерды гүзәлдән фәләк6 , — Юк итте мине — хур, әрәм кылды. Күңелем кабынды сагыш утыннан, — Җил өреп аны гел дәвам кылды. Гамь тырнагыннан котылмас Бабур, Аһ-зарлар аны чын яран кылды. Гел күңелне шат вә көр тотмак кирәк, Оныталармы? — Без дә онытмак кирәк. Бул көләч, гөлләр-чәчәкләргә су сип, Гамь үләнен мәңге корытмак кирәк. Юкка сыкранма, яшә кәефең корып, Борчуларны гел җиңеп чыкмак кирәк. Шәп габидлектән7 җаныңның көрлеге, Саф гыйшыкта җанны яктыртмак кирәк. Эй, Бабур, күңелең төшермә кайгырып, Рухны иркен һәм азат тотмак кирәк. Дөньяның мин күрмәгән җәбере-җәфасы калдымы, Хәстә күңелем чикмәгән зәхмәт-ярасы калдымы? Үстереп мине хур итте, кылды бер чын дәгъвачы, Ким-ятимнәр дип яшәүдән тыш хафасы калдымы? Ул кояш борчу-сагышларда һәлак итте мине, Инде тергезмәк өчен рәхим-вафасы калдымы? Мин үлем таптым үземә, бик гашыйк булдым да, дус, Инде аннан куркуның зәррә чамасы калдымы? И күңел, Бабурны юкка син гаепли күрмә тик — Ул галәм тели, галәмнең соң сафасы калдымы? 4 Тәкъвалык — бу урында һавалылык, масаю 5 Кәрәм — яхшы күңеллелек, юмартлык. Фәләк — кук. 7 Габидлек — табыну, гыйбадәт кылу. Гыйшкы аһыннан зифа бу сәрви8 наз бөгелмәсен, Гамь җиленнән гамбәр2 исле чәчләре түгелмәсен. Төрле яманнар тиеп рәнҗетмәсен нечкә җанын, Саф-нәфис күңелен берәү дә кайгы-гамьгә төрмәсен. Аерылышкач күп сагышларны кичердем, әй кояш, Сәрвиең тик шәүләсен һаман да ким күндермәсен. Бар галәм халкы арасында идең син максатым, — Заты пакьтан булмаса кеше галәмдә йөрмәсен. Я, башың биек икән, әй, таң җиле, әйт син аңа, Кырда һәр корган үләнне сәрви дус дип белмәсен. Гәрчә гыйшык язмышы бетсә дә еш хурлык белән, Гыйшкы юлында Бабур күк ул да хурлык күрмәсен. Әгәр дә булмасаң син, әй, ярым, күңел ачу мөшкел, Шулай ук бергә булсак сөйләшү һәм аңлашу мөшкел. Синең нечкә күңел, ә мин исә тупас дивана бер, Сиңа, әй, пәри зат, минем хәлемне аңлату мөшкел. Йокымсырап тора бәхетем, ә өстендә аның аһ-зар, Бу өннәр ярдәмендә ай-һай аны уйгату мөшкел. Миңа бер ни түгел әгәр дә булса дошманым йөз мең. Тик, әй, күңелем, җиһанда бер яр алдында калу мөшкел Күреп назларга ярыңны теләр булсаң әгәр, Бабур, Галәм багында, бел, чәнечкесез гөлне табу мөшкел. Күпмегә бу гамь дә хәсрәтләр миңа гел хас икән, Кашки үлсәмче, шулардан бер тынып булмас микән? Нинди үкенеч! —җырларым, тик гамьнәрем сердәш миңа, Мондый чакта мәйле-сыйлы туйларың бик хас микән? Аһ, сынык булса күңел сез ят күреп җик күрмәгез, Бу бәладән бер котылгы ник табып булмас икән? Мин дивана, аңым-акылымны җуеп булдым гашыйк, Белмәдем андый чибәргә бар күңелләр мае икән. Күп сылуларны күреп кан төште Бабур бәгыренә, һич югы күз-яшь түгеп бер уч алып булмас микән?!. 8 С ә р в н — кипарис ’ Гамбәр — хуш ислс амбра. Җилкетә бит күңелне гүзәл кыз, ай чырайлы, Белмимен көндез тынгы, ә төнлә йокыларны. Кайда гына омтылмыйм янымда була михнәт, Кайда гына юнәлмим җаныма тула кайгы. Йөз җәбер-җәфа күргән, мең михнәт-хафа күргән, Тынычлыкны белмәгән миндәй ир тагын бармы?!. Әй, кояш йөзле бәндә, аерылу синнән бәла, Күңелемне яктың утта, судай эреттең җанны... һәр ни булса хаклыдыр, тик ятларга сөйләмә, Күз яшьләрең, әй, Бабур, күпләргә көлке бары. Робагыйлар Бәхет табалмадым, борчу гел тапты мине. Бурычлы калдым, эшләрем гел китте кире. Туган илдән олактым мин һиндстаннарга, Сагышымнан, күр, дегеттәй каралдым инде... Онытыла шул китеп ятлар ягына ,кеше, Үз-үзен тик кызгануга салына кеше. Гиздем илләр, бер кайчан да шатлык күрмәдем, Газиз туган илен мәңге сагына кеше. Күпкә бармас, бик аз күкрәк киерер дошманың, Җиңү җамы эчеп өч көн йөрер дошманың. Әйдә: «Башым күккә тиде!» дисен, кайгырма, —< Түбән җан ул, тиз зир-зәбәр килер дошманың. Ни чара бәла-каза килсә башка, Бабур, Гайбәтләр, хыянәтләр хәттан ашса, Бабур? «Бабурнамә»мне укыган аңлар барын да, — Күпме михнәт чикте шагыйрь һәм патша Бабур. Борынгы үзбәкчадеи НУРИ АРСЛАНОВ тәрҗемелара,