Логотип Казан Утлары
Журнал язмалары

Асылташ (дәвамы)

Төнлә кинәт Нургаянның, әллә вөҗданы уянганга, әллә эшкә полиция тотынганга, телефоннан хәбәре килде. «Җегетләр, кайгырмагыз. Мин сезне япа-ялгыз карурманда калдырмам. Чапай думает. Дайте миңа бер көн. Мин всё решу... Җегетләр, потерпите!» Бу кыска гына смсканы тишек корабта утырган тимәшлеләр коткару көймәсе сыман кабул иттеләр.

(Башыннан укыгыз)

Адәм баласы бу иксезчиксез күкләрдән иңгән могҗизаны аңлый алырлык халәттә түгел. Космос дигән нәрсәнең дә чиксез, төпсез икәнен күз алдына китерә алмый ул. Галактикада нинди хәрәкәт, нинди кануннар, нинди шартлаулар, аларның Җир-анабыз белән нинди багланышларда булуын бер инсан да төгәл генә фаразлый алмый. Без бу якты дөньяга аңсыз туабыз, шул килеш китеп тә барабыз. Җир шулай яратылган ки, аның өстенә йолдызлар яңгыры булып туктаусыз төрле ташлар ява. Шөкер, алар, космос дигән иләк аша иләнеп, безнең башыбызга кар, яңгыр, боз рәвешендә генә төшә. Зөлфекар түзмәде, Галимҗанның йолдызлар турында мавыктыргыч лекциясен өзеп: «Бу бит, дуслар – Коперник, Галилей бит бу!» – дип куйды.

– Фикерне бутамагыз, – диде Галимҗан катгый тавыш белән һәм йолдыз – метеор темасын дәвам итте.

– Әле бит космосның явым-төшемнәрен тотып карау да мөмкин түгел, чөнки бик сирәге генә планетабыз белән бәрелешә. Аларның барысы да диярлек атмосферабызга кергәч янып бетә. Биредә тоташ серлелек.

Андый яшен ташларының үзенең базары да оешкан. Мондый метеоритны, килолап түгел, граммлап кына саталар, башлыча интернет аша әмәллиләр.Сез, якташларым, теләсә нишлисез, ә мин күкнең бу сәламен бик җитди кабул итәм! Би-ик! Хәер, һәркемнең үз юлы... Ышанмасагыз ышанмыйсыз инде... Түлке монда Николай кебек денсезләрне катнаштыра күрмәгез! Бу саваплы эштә һәммәсе бер дөрес тәртиптә булырга тиеш.

– Димәк, бу – безгә тегеннән килгән посылка! – дип, күккә бармагы белән күрсәтеп шаярткан булды Зөлфекар.

– Монда шаяртулар урыны түгел! – дип кырт кисте Сабир. Дөресен әйткәндә, Галимҗанның ялкынлы чыгышы, ягъни сүз бөртекләре дымлы, уңдырышлы туфракка төште булса кирәк. Алда әле нәрсә булыр, ә менә метеор дигәне – чынбарлык. Ул әнә реаль, лапас астында ята. Аны каккалап та суккалап карарга мөмкин; телисең икән, тешләп кара, күтәреп бак. Кыскасы, Тимәшнең бер абруйлы әгъзасы күкләрнең хәдиясен ифрат җитди вә өметле һәм иң мөһиме – бик вакытлы иңдерелгән дип кабул итте. Өч кешенең берәүсе болай дип саный икән – бу пүчтәк түгел инде, агай-эне…

Авылдашлар шапырынмаска килештеләр. Бу могҗизалы тормышта нәрсәләр генә булмый, шайтан белсен! Күк җисеме темасын өч кешедән гайре беркем бернәрсә белмәскә тиеш. Үз арабыздан бернинди сүз чыкмаска тиеш. Зөлфекар бөтен эшне тәртипкә салырга тәкъдим итте. Николайдан бер-ике яртыга әлеге ташны тулаем сатып алуны да үз өстенә йөкләде. Берәр белгечне табып, фәнни киңәш алу – беренче гамәлләрдән. Әлбәттә, бу җитди эш идея авторы Галимҗанга тапшырылды. Сабирга төзелеш эшләренең очына чыгарга, расчёт ясауны ахырына хәтле җиткезергә куштылар.

Ниһаять, җил-давыллар, яңгырлар узып китте. Мәшәкатьле төн кичергән команда, сөйләшеп туймаганга күрә, үзләре дә сизмәстән, алда нәрсәләр булыр икән, дигән сорауга дулкынланып җавап эзләде. Әгәр дә мәгәр, Галимҗан әйткәннәр рас килеп, затлы ташка тап булсалар... И-их, нинди әкәмәт булыр иде! Авылдашлар бер-беренә дәшмәсәләр дә, күңелләрендә ниндидер татлы мизгелләр, эйфория кичерәләр иде. Әйтерсең лә алар фантастик, хәзергечә әйтсәк, маҗаралы виртуаль әкияти дөньяга килеп эләктеләр.

Ләкин көндәлек тормыш кайчак мантыйксыз борылышлар ясый, берәр мөгез китереп чыгара. Һәм матур гына бизәлеп килгән рәсемгә көтмәгәндә, галәмәт ямьсез кара буяу тама. Җиде ятып, бер тапкыр төшкә дә керми торган нәрсәләр пәйда була... Зилзиләле яңгырдан соң, кәтиҗ төзелешенә кинәт кырыс йөзле өч ир заты килеп төште.

Баштарак үзен участковый дип таныштырган капитан яңгырлы төндә күрше йортта аяныч җинаять кылынганлыгын әйтте: җитмеш биш яшендәге пенсионерканы вә аның балигъ булмаган оныгын өч ир көчләмәкче булган. Кайдандыр килеп кәтиҗ төзегән, биредә теркәлүсез яшәгән өч маньяк. Адәм актыкларын яшәгән урыннарында, әлбәттә, табалмаганнар. Алар, мөгаен, тиз генә үз якларына сыпыртканнардыр. Ә менә торган урыннарыннан бәдрәфтән гайре беркая чыгып йөрмәгән Казан пенсионерлары, һич көтмәгәндә, кул астындагы капкынга килеп эләкте. Ниндидер билгесез өч адәм актыгы аркасында! Мич башында яткан җиреңнән себер китәсең бит, валлаһи! Җитмәсә, сан ягыннан да, һөнәрләре, төзелештә регистрациясез эшләүләре белән дә полиция Тимәш егетләрен шундук шик астына алды.

– Менә сиңа геморрой! – диде Галимҗан, сызланып.

Зөлфекар әкрен генә:

– Болар бит безне хәзер алып китәргә дә могут... – дип куркуын белдерде.

Капитан, чит телдә сөйләшкән шабашникларның янына ук килеп: – А вы кто такие? Грузины... Азики? Вроде нет. Татары что ли?! – дип сорады.

Галимҗан «Әйе!» дип башын селекте.

Әлбәттә, үз гомерендә милиция-полиция белән якынрак танышкан абзыйагайлар хакимиятнең бу тармагын нишләптер үз итеп бетермиләр иде. Баксаң, алар кешенең иминлеген криминалдан саклый. Күкрәген бандит пулясы астына куя. Берәр нәрсә булса, «Милиция!» дип разбой салабыз, йә «пожар!» дип кычкырабыз! Шулаен шулай да, гражданнарның шомлы күңеленә полициянең якты вә мәрхәмәтле образы никтер үтеп керәлми. Күпсанлы фактлар, погонлы кешеләрнең дорфалыгы, ямьсез вә рәхимсез гамәлләре аркасында полициянең якын арада гына граҗданнарның ихтирамын, хөрмәтен яулап алалмас кебек тоела. Юкса, бердәнбер факт – җинаятьчеләрнең сан ягыннан туры килүе, әлбәттә, очраклы хәл дип кенә бәяләнерлек бер версия иде. Ләкин алар бу фактны беркатлы гына бәяләмәскә җыенганнар булса кирәк. Зөлфекар әйтмешли, җинаятьчеләре нинди – тикшерүчеләре дә шул ук бер чамада.

Кәтиҗ төзүчеләрдән көне буе сорау алдылар. Тиздән төзелешкә хуҗа абзый белән прорабны да алып килделәр. Шул яшендә булса да, көчләнә язган Марфа түтәй үз акылында булып чыкты. Турысын әйткәндә, җинаять корбанының чиста кыяфәте, пөхтә киемнәре яңгырлы төндә булып узган фаҗигагә бөтенләй катышы юк кебек иде. Әле башы тәртиптә, кул-аяклары сау-таза!.. Куркудан котлары алынган Тимәш ирләрен Марфа түтәй яшәгән бүлмәгә берәм-берәм дә, өчесен бергә дә алып керделәр. Нинди генә сораулар белән дөмбәсләмәделәр. Берничә сәгать бимазалагач, тикшерүче, ниһаять, өч ирнең икесен «свободны!» дип бүлмәдән чыгарып җибәрде.

– Этих-то ребят я знаю... Они тут уже два месяца. Всё время работают. Им, чай, не до баловства... Нет, энти – ничего худого не делали! – дип искә төшерде зыян күрүче карчык, протезлы аңкауларын чәпелдәтеп.

– Вот третьего я толком не приметила... Может он, может кто другой... Внучка приедет завтра – расскажет...

Зөлфекарның бертуктаусыз арзан сигарет тарта-тарта башы тубалга әйләнгән, әледән-әле аркасыннан салкын тир бәрә иде. Ерак Австралияләргә китеп, җәннәт почмагында яшәргә хыялланган татар кешесенең баш өстеннән бер мизгелдә нинди генә караңгы уйлар, явыз кара сәмруглар очып үтмәгәндер. Көннең икенче яртысында, ниһаять, Зөлфекарның туалет белән төзелеш арасындагы шул вакыт эчендә ураган юлын полиция алибига чутлады. Бигрәк тә җирле котлетлардан соң аның активлашуы барсына да билгеле иде. Кыскасы, Казан ир-егетләре өстендә очкан хәтәр кошлардан соң ниндидер мәрхәмәтле фәрештәләр дә канат җәйде. Әмма Марфа түтинең һәм оныгының әлегә ачыкланып бетмәгән серле җинаятькә дучар булуы якын арада беркемгә дә җинаять урынын ташлап китмәскә дигән кисәтүгә кул куярга форсат бирде.

– Картлык көнемдә шул гына җитмәгән иде, анасын сатыйм! – дип сүгенде Галимҗан.

Шулай да лапас астында яткан яшен ташлары Галимҗанга ниндидер җылы нур, өмет сибеп тора иде. Үзләре генә калгач, Тимәш ирләре яңадан бу әллә Сириустан, әллә Кызлар йолдызлыгыннан килгән сәлам турында эшлекле сөйләшүне кирәк дип таптылар. Бу ләззәтле темага сөйләшү өч геройның да яшәвендә ниндидер өмет – мәгънә тудыра иде. Кем белә, бүген тузанлы тулай торакта ярымтоткын рәвешендә яшәгән буш кесәле авылдашлар иртәгә миллионер булып китсә! Тиз арада бу эшләрдә белем-фикере булган кешене табарга кирәк дигән бердәм уйга килделәр...

Табарга тек табарга, ләкин тикшерүче каккан казыкка өч яшьти дә канун арканы белән бәйләнеп, беркая да китә алмыйлар иде. Хет утырып көл, хет үкереп ела...

Ә теге күктән төшкән хәдия серле сандык кебек үз җаена лапас астында ята бирә. Нинди сюрприз анда? Нинди хикмәт? Чын, зиннәтле асылташмы, әллә комлыкта аунап яткан гипслы известнякмы?!

Төзелеп бетмәгән йорт хуҗалары бу шомлы хәлләрдән соң нишләптер бөтенләй күренми башлады. Ә Галимҗан үзләренә килгән галәм сәламе турында бик ышандырып сөйләде.

– Үзегез уйлап карагыз, җегетләр. Без кемнәр? Әйе, без – галахлар, без – язмыш корбаннары. Без – бичаралар. Без – хәерчеләр! Без галактиканы, космосны бөтенләй аңламыйбыз, без – наданнар! Безнең бернәрсәбез дә юк. Без – гади кешеләр... Димәк, барысын күреп-белеп торган Хак Тәгалә безгә шул өмет билгесен юллаган. Калганы безнең эш. Шапырынмыйча, менә бүгенгесе кебек аяныч хәлләргә эләкмичә генә, яшен ташын анализга тиз арада бирергә кирәк.

Зөлфекар белән Сабир якташларын тын алмыйча тыңладылар. Бу галәм, астрономия өлкәсенә якынрак торган таныш-белешләрен барлаштыргаладылар. Һәм Галимҗан, и, ничәнче кат рәхмәт төшкере, башына кулы белән «леп» итеп сугып куйды.

– Бар бит андый кеше, бар! Казан обсерваториясендә эшли! – Нүжәли?! Кем?! Галимҗан, озакка сузмый, кайчандыр йолдызлар белән мавыгып, күк җисемнәре белән саташып-җенләнеп йөргән, күрше Сорилендә туган Хәмидулланы искә төшерде. Аның чире заманында миңа да эләккән иде, дип өстәп куйды Галимҗан.

– Хуп-мәйле! – диде Зөлфекар, кесәсеннән телефонын чыгарып. – Бозауламыйк, тизрәк кыланыйк! Безне бөек эшләр көтә! Якташлар тагын тынып калдылар. Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итә бит!

Кесә телефоны дигән могҗизаны уйлап тапкан кешенең урынын җәннәтләрдә генә насыйп әйләсәң иде, Раббым. Дөньяның теләсә кайсы почмагыннан шалтырата аласың, секундта үзеңә хәбәр килә, гаҗәеп нәрсә! Ходайның рәхмәте, Хәмидулла исән-имин булып чыкты. Теманы да бик тиз эләктереп алды. Ниндирәк адымнар ясарга дигән киңәшләрен җиткерде. Мондый шок вә стресс тудырган вакыйгаларны гади авыл мужиклары бер кабуда гына чәйнәп йоталмадылар, әлбәттә. Шулай да астрономия белгеченең киңәш-күрсәтмәләрен истә тотып, план кордылар. Иң мөһиме – галәмнән кинәт иңгән метеоритлар хакыйкый булсын иде. Бу теләкне Хәмидулла якташларына җиткезергә кушты. Әйдәгез, Аллаһы Раббыбыздан бергәләшеп әнә шул хакта сорыйк...

Калганы Тимәш егетләренә вак-төяк кебек кенә тоела башлады. Күкнең бүләген күзгә ташланмый торганрак җиргә яшереп, күксел брезент белән каплап куйдылар. Экскаваторчы белән бульдозерчы кызыксына калса, аларга андый ташлар һәрьякта тәгәрәп ята, кирәге – бер тиен, кебегерәк буш фразалар әйтеп, башка темага күчәрләр. Метеорит темасын башкага бору вазифасы Зөлфекарда иде... Төзелештәге чүп-чарны нәчәлство кушуы буенча төяп җибәргәннәр, и – бетте китте – маладис! Ком арасында нәрсә генә аунап ятмыйдыр анда?!

Бу яңгырлы төндә әллә кылынган, әллә кылынмаган серле сексуаль җинаятькә Тимәш мишәрләренең бернинди катнашы булмавын полиция, ниһаять, аңлады булса кирәк. Хокук саклаучылар гамәлдә җинаятьчеләргә карата мөмкин кадәр күбрәк факт казып чыгарырга тырышалар». Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленер», «Без капчыкта ятмый» дигән гыйбарәләр Феликс Дзержинскийның «канатлы афоризмнары» белән янәшә торырлык һәм полиция өчен изге кагыйдәләр.

Шулай да, Галимҗан фикеренчә, «Алмагачы»н җырларга йә «Яблочка»ны биергә иртәрәк иде әле.

Шабашниклар дигән ямьсез статуска ия булган өч ир-егет акчасыз, ашамлыксыз Мәскәү астындагы урманда, ристан рәвешендә, язмышның чираттагы сынавын башларыннан кичерергә мәҗбүр иде. Галимҗан, бу уңайдан, изге Коръәннән: «Аллаһы Тәгалә яраткан балаларына җитди сынаулар җибәрер»,– дигән сүзләрне искә төшерде. Әкрен генә безнең чал чәчле геройларның зиһене ачылды: үз ирекләре белән шабашкага алынганнарның төзелеш эшләренә ни контрактлары, ни хакимият тарафыннан имзаланган рөхсәт кәгазьләре, лицензияләре һ.б. юк иде. Гомерләренең соңгы чигенә килеп терәлгән бу адәми затлар, үзләренең беркатлылыгы аркасында, чыннан да, бик мөшкел хәлдә иде.

Кем әйтмешли, ир-җегетләр начар һәм бик начар арасында эленеп калды. Кайдан акча табарга да ничек яшәргә? Нәрсә эшләргә?

Төнлә кинәт Нургаянның, әллә вөҗданы уянганга, әллә эшкә полиция тотынганга, телефоннан хәбәре килде. «Җегетләр, кайгырмагыз. Мин сезне япа-ялгыз карурманда калдырмам. Чапай думает. Дайте миңа бер көн. Мин всё решу... Җегетләр, потерпите!» Бу кыска гына смсканы тишек корабта утырган тимәшлеләр коткару көймәсе сыман кабул иттеләр.

– А как же! – дип телгә килде күкләр белән даими элемтәдә торучы Галимҗан. – Безне Хак Тәгалә шундый авыр хәлдә ташламас! Әнә бит, Нургаян: «Җегетләр, чыдагыз, без сезнең белән!» дип яза... Башкалар да шул ук татлы фикер бишегендә тибрәнсәләр дә, вакытыннан алда кычкырган күкене искә төшереп, дәшми калдылар.

Ул арада тимәшлеләр яшәгән бүлмәнең ишеген шакыдылар. Тагын нинди сюрприз икән, дип пошаманга калган фатирантлар аптырашып бер-беренә карады. Ачтылар. Бусагада тешсез Марфа әби һәм аның кырында һушны алырлык чибәркәй, зәңгәр күзле, кызыл калфак кигән илаһи бер зат басып тора иде. Бу манзара ир-егетләрне аптырашта калдырды. Контрастлы ханымнар исәнләшеп, кереш сүзне кыска тоттылар. «Көчләнгән» әби дәшми генә оныгының сөйләгәнен тыңлап утырды. Ара-тирә башы белән ымлап, «Вот именно», «А как же» дигән ымлыклар белән матур оныгының хикәятен раслап торды.

Кыскасы, Марфа әби бөтенләй көчләнмәгән икән. Шул ук хикмәтле яңгырлы төндә әбинең оныгы мәктәптән өйгә соңрак кайткан. Ә аннан соң әнисе белән әбисенә өч ир миңа бәйләнделәр, каядыр алып китә яздылар, шуңа тоткарландым дигән версияне сөйләгән. Кызның кычкырганын ишеткән кешеләр, янәсе, ярдәмгә килгәннәр.

– Бу вакыйгага безнең нинди катнашыбыз бар? – дигән сорауга әби белән онык беркүпме дәшми тордылар. Аннары онык беренче булып телгә килде:

– Ну что вы, как невзрослые дяди. Вы не понимаете о чём речь?! Попытка к изнасилованию несовершеннолетней. Статья... Зөлфекар түзмәде:

– Дәлилләр кая?

Чибәр кыз, бер дә уйлап тормый:

– Алар урысча сөйләшмәделәр. То ли узбеки, то ли татары были...

– Вәт, менә бу ичмасам аргумент! – дип көлде Галимҗан.

– Это всего лишь сказки про белого бычка! Читали такую?

Эшнең төбен сизеп алган Сабир, дусларына карап:

– Болары да бездән акча саварга килгәннәр... – диде.

– Заявите в полицию! – диде Галимҗан.

– Раз такое дело...

Кызый чыгып китәргә дип тора:

– Я думала, что мы договоримся. Вам, конечно, это дороговато станет...

Тимәшлеләр нишләргә белми басып калдылар. Зөлфекар араларны бөтенләйгә бозарга теләми:

– Урманда йөргән һәр кешене төрмәгә утырталармы? Ә без монда ике айдан артык яшибез, ләкин бер дә урманга барганыбыз юк. Вакытыбыз тар, эшебез кызу... Бәдрәфкә дә йөрергә онытабыз... Кайчак... Так что, поймите нас. Нам по лесам ходить, соснами любоваться – невдосуг, – диде. 

Әби белән онык китеп бардылар. Ләкин тимәшлеләрнең кәефләре тәмам кырылган иде.

– Бу нинди әкәмәт?! Нәрсә эшлибез, егетләр? – диде бөтенләй кәефе төшкән Галимҗан.

– Уңга-сулга сибәрлек акчаң булса иде ичмасам! – диде Сабир, гарьләнеп.

Зөлфекар замананы сүкте. Янәсе, барысына да акча кирәк: анасына, баласына, әбисенә, сәбисенә... Черек ил! Сплошной разврат!..

Шулай итеп, көчле яңгырдан соң тагын ике көн узып китте. Тимәш бригадасы билгесезлектән, эшсезлектән интеккәнгә, бер-берсе белән юк-бар мәсьәлә буенча низагка да кергәләделәр. Рухи төшенкелек аркасында, карап торырга дустанә якташлар, күкерт кебек капылт кабынып китә башладылар. Галимҗан, сабыр төбе – сары алтын, дип, якташлар арасындагы киеренкелекне күп очракта йомшартырга тырышты.

Ләкин вакыт уза торды, ни төзелештә, ни полиция ягыннан, ни метеорит мәсьәләсендә бернинди гамәли үзгәрешләр сизелмәде. Хәер, сүзендә тимердәй нык торучы Нургаян, берәр атна узгач, офыкта янә пәйда булды.

Ул тимәшлеләрнең моң-зарын озак тыңлап тормады:

– Җегетләр, хәлләр шәптән түгел. Шеф бөтенесен ташлап каядыр Кипрга ычкынган. Аны эзлиләр. Кәтиҗ арестован... Акча тю-тю! Мин сезгә юлыгызга берсәк акча таптым... Ычкыналсагыз моннан – ычкыныгыз... Полицайлар сезне болай гына җибәрмәс... Мондый хәлләрне зур акча гына решать итә... Үзегез дә аңлыйсыз!

Нургаянның теле шактый чишелгән иде. Ул халыкара темаларга, илдәге коррупциягә тукталды. Влачны сүкте. Һәрхәлдә тимәшлеләр Нургаянның махмырлы авызыннан бер генә өметле сүз дә ишетмәделәр. Ләкин маҗаралы урманда утырудан гарык булган, кыргыйлаша башлаган адәмнәр биредә калуны да берничек тә теләмиләр иде.

Галимҗан, Нургаяны тыңлап, бригаданың бердәм теләген җиткерде.

– Нургаян дус, син сөйләгән сүзләр безне бик борчый. Без монда ике ай вакытыбызны салдык, күпме көч куеп, йортны күтәрдек. Нәтиҗәдә, шыр хәерче булып кайтып китәргә мәҗбүрбез. Безнең кечкенә үтенечебез бар: инструментларны вокзалга илтергә берәр машина тапсаң иде. Калганнарын хуҗа абзый табылгач сөйләшергә туры килер инде. Монда маҗаралар көтеп утыруның бернинди мәгънәсе юк, билләһи газыйм!

Шул ук кичне Нургаян, беркая да китмәскә дигән күрсәтмәне үз белдеге белән гамәлдән чыгарып, капитализм төзүчеләрне вокзалга Казан поездына илтте. Әлеге вазгыятьтә монысы да тимәшлеләр өчен бик зур ярдәм иде. Ул-бу була калса, без – сине, син безне күрмәдең, дип җавап тотарга килештеләр. Иң мөһиме – утызар килолы өч кисәк метеоритны поезд кондукторына сиздерми генә вагонга кертеп куйдылар. Монда мишәр факторы ярдәм итте. Мәгълүм ки, Казан вокзалында гомер-гомергә мишәр-татарлар хакимлек итә. Ә йөк ташучылар вокзалдагы бөтен ишек-тишекне, кем әйтмешли, һәр этне белә. Аларның берсе проводникны сөйләштереп торган арада, Галимҗан командасы күкләр һәдиясен чит күзләр күрмәслек итеп ипләп кенә урнаштырып та куйды.

Поезд туган якка кузгалып киткәч, Зөлфекар түзмәде, әкрен генә такмак әйтә башлады:

Мәскәү – Казан арасы,

Унбиш сәгать барасы.

Әзрәк кенә саласы,

Печтик ашап аласы,

Бераз йоклап аласы.

Ике шәһәр арасында

Йөри татар баласы.

Мәскәү алып киткәнне

Бик тели кайтарасы.

Шактый күп җыелган икән 

Ала каргадан аласы.

Матур татарның каласы,

Көчле Мәскәү каласы.

Шуңа Мәскәү ике куллап

Тоткан татар якасын.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07, 2017

Фото: pixabay

Теги: проза маҗара

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев