Яхшылыкка омтылып яшәгәндә

Чаллы шәһәрендәге Кама коммерция банкы оешуга быел октябрь аенда 30 ел тула. Үз клиент-кулланучыларын булдырып, аларның ышанычын яулаган, замананың төрле кыен чорларын җайлап-ипләп үтә белгән һәм әле дә алга карап яшәгән әлеге оешманы республикада яхшы беләләр.

Бүген сүзебез дә унтугыз ел буена банкның идарәчесе, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы, үз эшенең һөнәри остасы Розалия Мирза кызы Габдуллина хакында булыр.

Таулар... Тоташтан лалә чәчкәләре сибелеп үскән таулар. Аларның гүзәллеге әле дә Розалиянең күз алдында тора. Кызның нәкъ туган көненә турылап, мартның башында ук чәчәк ата алар. Яшь кыз бала өчен моннан да зуррак бүләк була аламы? Бәйрәм рухын тагын да куәтләндереп сыйныфташлары белән бергәләп, шушы гөлбакчага тиң тауларга юнәләләр. Өзәргә дә куркып, таң калып сокланулар. Гүзәллек дөньясы... Ленинабадта (Хуҗант) узган мәктәп елларының бик күп вакыйгалары аның күңелендә лалә чәчкәләредәй матурлык аша яңара.

Таҗикстанның шушы якты, кояшлы көннәре әле дә аның җанын җылытып тора шикелле.

Казанның кырыс табигате Урта Азия якларында

үскән кыз өчен бераз сәеррәк тә тоела. Кышлары үтә салкын. Тегендә исә яшәү

рәвеше башка. Ләкин... Кыз Казанны тиз үз итә. Туган як җилләренең назын, туган

җир җылысын тоюдан ул аңлатып булмаслык хисләр кичерә. Ни генә әйтсәң дә, күп

михнәтләр күргән ата-бабаның туган туфрагы шушында бит инде! Кыз үзе дә Буа

районының Иске Тинчәле авылында туа. Әтисе Мирза Хәлиулла улы фин сугышы

һәм Бөек Ватан сугышы ветераны. Сугыштан ул тирән җәрәхәтләр, контузия алып

кайта. Бер аягы кыскарак: шуңа аксабрак та йөри.

«Әти бик оста төзүче, таҗик илендә дә бер дигән өй салып керде, – ди Розалия

ханым. – Зур бакчабыз гөлбакчага әверелде. Күп итеп йөзем куаклары утырттык. Алар

тәлгәш-тәлгәш салынып пешеп утырыр иде».

Розалия урта мәктәпне тәмамлаган елны Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институты

беренче тапкыр икътисадчылар әзерләү төркемен булдыра. Кыз ишетә дә кайтып та

җитә, шушы беренче төркемгә кабул да ителә. Өйдә туган телдә аралашып үскән бала

өчен Казанда тагын бер мөмкинлек ачыла: каланың данлыклы театрларында гөрләп

спектакльләр бара, Актёрлар йортында язучылар, артистлар белән очрашулар үтеп

тора. Өстәвенә, әдәбият-сәнгать әһелләре үзләре дә йә институтка, йә тулай торакка

килеп чыгышлар ясыйлар. «Кесәдә өч тиен акча булмаганда да рухи байлыкка

омтылышыбыз зур иде, – дип искә ала Розалия ханым.

Биш ел гомер бик тиз үтеп тә китә. Инде курыкмый эшкә алыныр вакыт җитә.

«Безгә белем биргән укытучылар тормыш юлында каушап калырлык итмәделәр: үз

эшебезне яратырлык нигез салдылар», – ди ул, остазларын хәтерләп. Аннан горурлык

аша өсти: «Президентларыбыз да шушы уку йортын тәмамлаган ласа...»

Зур тормыш юлының башы Чаллы дигән ак калага тоташа.

Чаллыда Розалияне КамАЗ дирекциясенә бухгалтер итеп эшкә алалар. 1976 елның

якты язы була бу.

Ә 1994 елда Розалия Мирза кызын Чаллы шәһәрендә иң беренче ачылган коммерция

банкына баш бухгалтер итеп чакыралар. 2001 елда ул җаваплылыгы чикләнгән

«Камкомбанк» җәмгыяте идарәсе рәисе итеп билгеләнә. Һәм әле һаман да шушы вазифада.

Розалия ханым үз хезмәте хакында: «Мин эшемне бик яратып эшлим», – ди.

Әнисе Сания апа да аңа: «Кызым, сәламәтлегең булганда эшләргә тырыш, телевизор

каршысында утыра торган көннәр барыбер бер килеп җитә әле ул», – дияргә яраткан.

Сания апа 89 яшькә җитеп, бакыйлыкка күчкән.

«Заманалар үзгәрде. Чорлар да башка. Кадрлар мәсьәләсендә хәзер үзегездә хәлләр

ничегрәк соң?» дип кызыксындым мин.

– Хәзерме, – дип елмаеп куйды Розалия ханым. – Яшьләр бик кызык хәзер. Ишекне

ачып керүгә:

– Күпме хезмәт хакы түләрсез? – дип сорыйлар. Аннан:

– Мине «начальник» итеп куегыз, – диләр.

– Йә, ни эшли беләсез икән соң? – дим.

Исләре дә китми:

– Аннары өйрәнәчәкмен... – диләр.

Әлбәттә, яшьләр арасында эшен яратып эшләүчеләр дә бик күп.

Безнең эш бик җаваплы. Шуңа белемне гел камилләштереп, даими өйрәнеп, һаман

укып тору зарур.

Ә «Камкомбанк» ҖЧҖ бүгенге көндә белгечләр белән тәэмин ителгән. Аларның

клиентлары да озак еллар буена шушы банктан аерылмаган Чаллы халкы. Кешеләрнең

ышанычы банкны да нык терәкле, гомерле итә. «Камкомбанк»ның Татарстанның сигез

шәһәрендә, Казанда, Ульян өлкәсендә – Димитровградта, Ижауда өстәмә офислары

бар. Халыкка 200ләп кешедән торган коллектив хезмәт күрсәтә. Клиентлары да аз

түгел: 3,5 мең юрик затлар булса, 70 меңләп кеше физик затлардан исәпләнә. Монда

банк күрсәтергә тиешле хезмәтләрнең бөтенесе дә керә: саклауга акча салучылар,

кредит алучылар, һәртөрле түләүләр һ.б..

Заманы шундый: кешеләр кредитка батып яшәргә мәҗбүр. «Камкомбанк» та бу

мәсьәләләрдә шактый актив икән. Кемдер җир сатып ала. Кемгәдер төзелеш өчен акча

кирәк. «Без күбрәк ипотека кредитлары белән эшлибез. Бүгенге көндә 30 меңнән артык

кредит бирдек», – ди Розалия ханым.

Банк тизлек сорый. Бөтен яңалыклардан һич соңга калмыйча хәбәрдар булып

барырга, урлашу-алдакчылардан саклану чараларын күрергә кирәк. Чөнки акча булган

җирдә төрлесе очрый, банкны алдарга да мөмкин, дип уйлаучылар да юк түгел...

Норматив таләпләр, инструкцияләр белән вакытында танышу мөһим.

«Камкомбанк» ҖЧҖ тәҗрибәле, гыйлемле, үз эшен яратучы Розалия Мирза кызы

Габдуллина җитәкчелегендә бары тик алга карап яшәвен дәвам итә.

Кызы Эльвира да Казан дәүләт финанс-икътисад институтын һәм дә юридик белем

алып, шушы банкта идарә рәисе урынбасары булып эшли. Оныгы Эвелинаны яратуы

аның исемен шундый яратып әйтүеннән үк күренеп тора. «Бик иҗади кыз. Әбисе һәм

әнисе юлыннан китмәстер, мөгаен. Чит илләргә чыкканда, ул минем тәрҗемәчем дә,

инглиз телен бик яхшы белә», – ди Розалия ханым горурлык хисләре аша.

Ире Ринат Гыйльмулла улы да пенсия яшендә булуга карамастан, әле эшләп йөри.

«Без эш яратабыз инде шулай», – дип елмая ул.

Розалия ханым үзе һаман да камилләшү юлында. Ул ике тапкыр гомрә хаҗына да

барып кайткан. «Аллаһы Тәгаләнең өенә эләккән сыман буласың анда. Җан ял итә.

Мондый рәхәт хисләрне үз гомеремә башка беркайда да кичергәнем булмады», – ди

ул. Аннан үз тормышыннан чыгып, нәтиҗә ясап куя: «Бөтенесе дә Аллаһы Тәгаләдән.

Ачыласы юлың бар икән – ачыла, ачыласы булмаса, нишләсәң дә – юк...» Бер башка

ике язмыш юк, диләр бит – хактыр.

Шулай да тормышта үз-үзеңне җиңү иң зур җиңү икәнен белеп яшәгән ул.

Тормышка да, акчага да фәлсәфи карарга өйрәнгән. «Адәм баласы яхшылыкка омтылыр

өчен дөньяга киләдер, мөгаен», – дип куйды ул сүзне йомгаклап. Бу сүзләрдә яшәешнең

иң зур хаклыгы ята кебек...

 

"КУ" 3, 2020

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: