Сугышчы әдип — сафта

Хисам Камаловка 90 яшь

«Каләм әһеленең, гомумән, иҗат кешесенең холык-фигыле, фикерләү үзенчәлеге, яшәү рәвеше аның әсәрләрендә» дигән сүзләр шагыйрь һәм прозаик Хисам Камаловка да тулысынча карый. Аның исемен телгә алдыкмы, аңыбызга иң әүвәл дәһшәтле сугыш күренешләре һәм афәтләре тәэсир иткәндәй була. Ул сугыш башланыр алдыннан гына җидееллык мәктәпне тәмамлый. Кырыгынчы еллар башында мондый белемгә ия булу – шактый җитди казаныш. Әмма аңа алга таба уку бәхете елмаймый. Унбиш яшьлек малай сугыш чоры үсмерләре җилкәсенә төшкән бөтен авырлыкларны күтәрешергә мәҗбүр була. А.Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар», «Дүртәү» әсәрләрен укыганда, Нуретдин абыйның улы Хисам һәм аның яшьтәшләрен күргәндәй буласың. Ә инде сугыш елларының кыл уртасында аңа да кулына корал алу нәүбәте җитә.

...Мин унсигез яшьтә

Зур сугышта йөрдем, гел утта.

Үкенсәң дә, үкенмәсәң дә шул:

Яшь чакларым үтте окопта.

Ниләр генә анда күрмәдем мин?

Кан-яшь түктем, көйдем ачынып.

Кешеләрнең күрдем бөеклеген,

Түбәнлеген күрдем кайсының, – ди ул «Күңелдәге язулар» дигән шигырендә.

Хисам Камалов, сугышның үзәгендә кайнап, аның бөтен фаҗигасен кичергән кеше буларак, бу мәхшәр эчендәгеләрнең күңел дөньяларын тирән аңлаучы һәм белүче шәхес. Ул үзе гәүдәләндергән сугышчы образларына бер генә үлчәм белән, ягъни алар һичшиксез батыр рухлы гына булырга тиеш дип карамый. Бу М.Җәлилнең «Дүрт гөл» әсәрендә сурәтләнгәннәр белән чагыштырганда ачык күренә. «Кургаш ютәл» сибәсибә немец танклары – «Юлбарыслар»ның килүе бер солдатның психикасына нык тәэсир итә, ул куркып кала. «Биреләм!» – дип кулын күтәрә... Х.Камаловта да, сирәк кенә булса да, шуңа охшаш күренешләрне очратырга мөмкин. Сугышчының да җаны бар бит. Аның да яшисе килә. Әйтик, латыш җирендә сугышканда, бер кичне фрицлар һөҗүмгә ташлана. Шунда «яшьтәш куркып артка чигенгән».

Ташлап качкан позицияне ул, –

Бизгәк тотты гүя взводны,

Сугыш тынгач, бер штабист килеп,

Тегенең пагонын

Умырып ыргытты.

Әлбәттә, әлеге штабист бу сугышчыны трибуналга бирү ягында. Х.Камалов әлеге егетне командирның сәяси эшләр буенча урынбасары яклап калганлыгын әйтә. Хәер, хәзер китереләчәк сүзләрне әйтүченең замполит булуы мәҗбүри түгел, бәлки гап-гади акыллы кеше булуы да мөмкин иде. Әмма ул вакытларда туры, гадел, кыю фикерләрне парторглар, сәяси эшлеклеләр авызыннан ирештерү бер мода иде шул. Менә шундыйларның берсе болай ди:

Мәктәпләрдә без тәрбия иттек,

Кыен булмас, диеп сугышта.

Киноларда дошман юк ителде,

Бүрек белән генә сугып та.

Моны да без онытмыйк, дус кеше,

Ачыбрак карыйк күзләрне.

Ягъни кемнәрнеңдер күңелендә курку дигән «генерал» (Х.Камал сүзләре) утыра икән, моңа рәсми пропаганда да сәбәпче иде. Әйе, төрле чорларның мактанчыкларына сабак бу. Төп мәсьәлә – сугыштагы кешенең күңелендә. Әгәр кораллы кеше ни өчен көрәшкәнлеген йөрәге белән тоя икән, кан түгүенең мәгънәсен ачык аңлый икән, аны җиңү мөмкин түгел. Киресенчә булса, ул — кулына корал тоттырылган, әмма аптыраудан гаҗиз бер мәхлук. 1941-1945 еллардагы сугыш безнең яктан чын мәгънәсендә азатлык өчен канкоеш иде. Безнең кешеләр уртак җиңү бәрабәренә, чыннан да, могҗизалар күрсәтте. Монда, әлбәттә, замполитларның өлеше дә аз кермәде. Моны һич тә онытырга ярамый.

Х.Камалов сугышны сурәтләүдә ул вакытта әдәбиятта ныклап урнашкан юлдан китмәде. 1986 елда республикабызның Г.Тукай бүләгенә лаек булган «Һәркемнең гомере бер генә», «Безне өйдә көтәләр» романнарында, аннан соң иҗат ителгән «Үлгәннән соң яздым», «Түләнмәгән күз яше» һәм башка әсәрләрендә ул сугыштагы кеше хәлен, бизәргә тырышмыйча, бөтен кырыслыгы белән, чынбарлыкка тугры калып язу юлын сайлады. Хаклы рәвештә «Ватан сугышы» дип аталган, асылда илебез халкының яшәү-яшәмәү мәсьәләсе хәл ителгән кырылыш хакында хакыйкатьне белергә теләгән кеше кулына Х.Камалов әсәрләрен ала. Боларны язучылык хыялы белән генә кәгазьгә төшереп булмый. Моның өчен кинәт арттан атып үтерелгән Мостафин кебекләрнең соңгы газапларын үз күзләрең белән күрергә, бөтен михнәтләргә тешеңне кысып түзәргә дә кирәк иде. Күңелдәге җәрәхәт төзәлми икән, ул гел сызлап, үзен сиздереп тора. Ә тәндәге җәрәхәтләр? Юк, алары да гомерлек булып чыкты. Хисам абый егерме яше тулганчы бер аягыннан мәхрүм кала. Замандашлары сөйләвенә караганда, Казан педагогия институтында укыганда, ул К.Маркс исемендәге урамда урнашкан тулай торактан Болак янындагы уку бинасына култыкса ярдәмендә җәяү йөри. Бауман урамындагы «Матбугат йорты»нда, редакциядә эшләгәндә, бинаның текә баскычларыннан менеп-төшеп йөрүләр мең газап була. Әнә шулай күңел һәм йөрәк җәрәхәтләренең әрнүе, бергә кушылып, кәгазьгә түгелгәндә, ничек итеп кырыс дөреслектән читкә тайпылырга мөмкин? Ул моны күз алдына да китерә алмый. Х.Камаловның сугыш турында язган әсәрләренең көче, тәэсир куәте әнә шунда.

Хәтерлим, Гариф Ахунов берничә тапкыр идарә утырышларында аңа «Халык язучысы» исемен бирү мәсьәләсен күтәреп карады. Аның төп дәлиле шул иде: Хисам Камалов бу әсәрләрен язу хокукын кан түгеп алды. Шуңа күрә аның язганнары – Олы хакыйкать. Шуның өстенә ул – чын мәгънәсендә сүз рәссамы. «Халык язучысы» исеменә барыбызга караганда да лаеклырак шәхес. Чын дөреслек тантана итсен дисәк, без киң күңеллелек күрсәтик, аның затлы иҗатын шушы зур исем белән бәялик! Әмма Язучылар берлегенең 1989-1999 елларда эшләгән идарәсе Г.Ахуновның мондый кайнар чыгышларын игътибарсыз калдыра килде. 1999 елда сайланган идарә, бу олы әдибебезнең тәкъдименә әйләнеп кайтты, 2001 елда Хисам Камаловка «Татарстанның Халык язучысы» дигән олы исем бирелде. Кызганыч, бу вакытта Гариф ага үзе бакыйлыкка күчкән иде инде.

Х.Камалов гомер буе халык, милләт тормышы белән яшәде. Ягъни, сугыштагы кебек, тыныч унъеллыкларда да гади, киң күңелле, кешелекле, әйләнә-тирәдәгеләргә кечелекле булып калды.

Ник яшерергә,

Барлыгым шул инде:

Йөрмим шәп күренергә тырышып.

Исәп-хисап тотмыйм сөйләгәндә,

Югары бер постка елышып.

Югары постка елышканнар үзләрен тормышның барометры дип исәпли алмый. Алар чын тормышны белми һәм, ни аяныч, белергә дә теләми. Чөнки бөтен кайгылары — яуланган урыннарын ныгыту, аякның икенчесе белән өскәрәк басу өчен җирлек әзерләү. Мондый чакта аларның күңелендә халык гаменә урын калмый. Х.Камаловның исә бар гаме – халык язмышы.

Яшәп булмый гамьсез, тыныч кына,

Алга бара тормыш, алышына,

Бәяләүләр еш үзгәрә тора:

Яңалыклар баса каршыңа.

Яңалыкны кайчак сизеп булмый,

Аның яшерен, эчке көчләрен

Акылың белән болай аңлыйсың күк,

Консерватор була хисләрең.

Бу фикерләр, әлбәттә, шагыйрьнең барлык кешеләргә уртак булган хасиятләрне гомумиләштереп әйтүеннән килә. Ә менә ил, халык гаме белән яшәгән каләм әһеле консерватор була алмый. Булса да, ул яхшы мәгънәдә генә. Ягъни халыкның затлы яшәү рәвешен, гореф-гадәтен, дини кануннарга нигезләнеп көн итү үзенчәлекләрен сыйдырган «консерваторлык»ны бары тик хупларга гына кирәк.

Туган җирем, сиңа авыр булса,

Миңа да авыр һәрчак нигәдер.

Ни әйтсәң дә бер күзәнәгең мин,

Авыр була шуңа күрәдер.

Бәла килсә сиңа, көч җиткәнчә,

Мин җилкәгә алам барсын да.

Минем шәхси бәхетсезлекләрем

Тик чүп кенә аның каршында.

Дөресен әйткәндә, Х.Камаловның шәхси бәхетсезлеге (сугышта сәламәтлегенә зур зыян килүе) җиңел итеп «чүп кенә» дип әйтерлек түгел. Әмма ул, ихтыяр көчен, эчке ныклыгын тагын да арттырып, тормышта лаеклы урынын тапты, үзен әдәбиятыбызның талантлы, олпат вәкиле итеп раслады. Яралангач,

Начар хәлем күреп,

Жәлләделәр әйбәт кешеләр.

Һәм үлемнән йолды алар жәлләп...

Күбрәк булсын шуның ишеләр!

– дип, ул миһербанлы кешеләргә рәхмәтен әйтте. Юк, бу йомшаклык түгел, бәлки аның кешеләрне яратуы иде. Үз чиратында меңләгән кешеләр, Хисам Камалов әсәрләрен укып, күңелләренә ныклык, көч өстиләр, яшәешнең күп кенә якларын аның күзләре белән карап бәялиләр. Әдип күңелендәге хис-тойгылар, фикер байлыгы башкаларның да рухи хәзинәсе булып әверелә.

 Бу очракта без Х.Камаловның инде вакытында лаеклы бәя алган, авторына танылу китергән романнары турында сүз алып бармабыз. Аларга карата каләмдәшләре һәм меңләгән укучылары тарафыннан да тиешле карашлар үз вакытында белдерелә барды. Без бүген Х.Камаловның соңгы ун-унбиш елда, ягъни яшь ягыннан шактый өлкәнәйгәч иҗат иткән әсәрләренә игътибар итәргә булдык. Ни өчен дигәндә, алар басыла торалар, әдәбият сөючеләр укып баралар, әмма ни өчендер матбугатта әлегә нинди дә булса фикер әйтүчеләр бик күренми. Хәлбуки, автор тарафыннан бәян, истәлекләр, язмалар дип аталсалар да, аларның кайберләре жанр ягыннан сәнгатьчә эшләнгән повестьлар, хикәяләр дәрәҗәсендә дип саналырга хаклы. Олы яшьтә булуына карамастан, әдипнең хәтере әйбәт, укучыларга әйтер сүзләре күп, тагын да мөһиме — әдәби осталыгы да үзе белән.

«Үлем куа килә» дип аталган язма, мәсәлән, гади генә итеп «фронт истәлекләре» дип тәкъдим ителгән (2004). Димәк, болар әдипнең үз күзләре белән күргән һәм чынбарлыкта булган хәл-әхвәлләр. Дөрес, алар 1988 елда гына, ягъни сугыш җиңүебез белән тәмамланганнан соң — 43 елдан соң язылганнар. Дүрт дистә елдан артык әлеге хәлләр фронтовик язучының калебендә йөргән, күңелен әрнеткән. Ниһаять, түзә алмаган, аларны кәгазьгә төшергән.

Әйе, кешелек тарихындагы иң канкойгыч бу Бөтендөнья сугышының язмышы нигездә безнең ил белән фашистлар очрашкан фронт сызыкларында хәл ителде. Шуңа күрә кайбер илләрнең җитәкче даирәләре, әлеге җиңү совет халкының каһарманлыгын һаман искә төшереп торганга, инде ул хәлләргә җиде дистәдән артык ел узды бит, дип, аларга ерак тарихтагы, кайнарлыгы суына баручы сәхифәләр буларак кына карарга омтылалар. Без исә, ул сугышның дәһшәтләрен, әле яңарак кына булгандай, күңелебездә яңартабыз, ата-бабаларыбызның, әниләр һәм әбиләребезнең гаять авыр шартларда җиңеп чыгулары белән ихлас горурланабыз.

Матур әдәбиятыбызда сугыш темасы әле һаман да яңа. Дөрес, сугыш кырларында турыдан-туры йөргән кешеләребез сафы сирәгәя бара. Әмма сугыш чорында үскән буын әле исән, алар да бу чорның байтак хатирәләрен күңелләрендә саклый. Фронтовик-язучылар күбрәк каһарманлыклар турында язуга өстенлек бирделәр. Г.Әпсәләмов, И.Гази, Г.Кутуй, А.Шамов, Ш.Маннур, С.Хәким һәм башка әдипләребезнең әсәрләрендә җиңү пафосы үзәктә торды. Бу шулай булырга тиеш тә иде. Чөнки ахыр чиктә кырык бишенче елның язында әлеге гаять куркыныч афәткә безнең ил җиңүле нокта куйды бит.

Шул ук вакытта утызынчы еллар ахырында хәрби хәзерлегебезне көчсезләндерүгә китергән, шуның нәтиҗәсендә сугышның беренче айларында җиңелү ачысын татуыбызга сәбәп булган хәлләрне татар әдәбияты тиешенчә чагылдыра алмады. Бу исә шул заманның вазгыятен сүз сәнгатендә тормышчан итеп ачу мөмкинлекләрен бик нык чикләде. Бу яктан татар әдәбиятында Хисам Камаловның соңгы унъеллыкларда язган әсәрләре шул чынбарлыкны булганынча сурәтләргә омтылу ягыннан аерылып тора. Моны без әлеге «Үлем арттан куа килә» дигән әсәрендә дә ачык күрәбез.

Биредә сүз кырык икенче елның җәй айларындагы фронт хәлләре турында бара. Пехота подразделениесе, безнең команда составының хәлне кирәгенчә бәяләп бетермәве нәтиҗәсендә, дошман тылында кала. Менә шул шартларда кемнең кем булуы күренә дә инде. Батальон командиры Томилин язмышын күрсәтү дәвамында әдип җитәкчелек составындагы кайбер кешеләрнең, хәтта аерым комиссарларның да чын йөзен ачып бирүгә ирешә. Без хәрбиләрнең сәяси күңел дөньялары өчен җавап бирүче бу төр җитәкчеләрнең бары тик дөрес сүзле, алдан күрүчән, кыен шартларда алгы сафта булучы намуслы шәхесләр итеп күрергә өйрәнгән. Х.Камалов сурәтләвендә алар арасында да куркак, үз җанын барыннан да өстен күрүче, кешеләр өстеннән әләк-чәләк оештыручы түбән җанлылары, ягъни очраклы кешеләр булганлыгын да күрәбез. Әлеге язмада аларның икесе турында сүз бара. Мизин дигәне алгы сызыктагы солдатлар окобына маңгаена корал терәгәч кенә бара. Аңа арттагы окопларга сыенып калу отышлырак. Теле белән ватанпәрвәрлек турында тегермән тарттыра, шул сүзләргә карата ихласлылыгын корал тотып раслау дигәндә, читтәрәк калуны мәслихәт күрә. Бу очракта Мизинны, комиссар түгел, бәлки гап-гади кеше итеп карасак, аның үз-үзен тотышындагы мондый халәтен аңларга да мөмкин. Аның да үзләре белән шартларны дөрес исәпкә алып идарә итәргә тиешле командирларның хәлне тиешенчә аңлап эш итмәүләре нәтиҗәсендә килеп туган хәлнең корбаны буласы килми.

Шулай да Х.Камаловның төп игътибары кешеләр язмышы өчен җавап бирергә тиешле командирларның икесе – батальон командиры Томилин белән аның подразделениесендәге комиссар Красновларның чолганыш шартларындагы кешелек сыйфатларын күрсәтүгә юнәлә. Краснов, әлеге Томилин кебек командирларның эшчәнлекләрендәге сәяси хаталары булган очракта (юк икән – булдырып), аларның эш-хәрәкәтләренә төзәтмәләр кертеп, ягъни, үз сүзләре белән әйткәндә, «бераз йөгәнләп тоту өчен куелган». Автор аларның портретын да холык-фигыльләренә, эчке дөньяларына туры килә торган итеп биргән. Томилин «урта буйлы, киңчә сөзәк иңле, саргылт чәчле башына пилоткасын кыңгыррак кигән, чыраенда карарлылык чагыла». Краснов «түгәрәк тук йөзле, үзен өстен куеп сөйләшүгә күнегеп килә». Икесе дә әлегә лейтенант кына. Болар — «сугышка чаклы, действительный хезмәттә бушка ашап, бушка киенеп, рәсми хәбәрдарлык буенча тормышны ал да гөл дип белгән» буын командирлары. Шуңа күрә илдәге гомуми хәлне дә алар әнә шулай җитешле, барысы да ал да гөл дип кенә белгәннәр. Хәзер, дошман басып алган җирләрдә бер урыннан икенче урынга, бер авылдан икенчесенә күчә-күчә сугышып йөргәндә, алар үзләре күз алдына китергәнгә бөтенләй капма-каршы чынбарлык белән очрашалар. Томилинның күзе колхоз идарәсе каршында тезелеп утырган балаларга төшә. «Гаҗәп, бер тавыш-тын юк, уйнамыйлар, буталмыйлар. Күзләрен тын гына идарәгә текәгәннәр. Бу ни хәл? Нишләп бирегә килеп тезелгәннәр?» Бер хатын аңлата: «Болар – әтиләре сугышта үлгән ятимнәр. Алар ач. Куллары кашык сабы юанлыгы гына. Нигә колхоз тәэмин итми дисезме? Иген уңмый, булганын кырып-себереп хөкүмәт алып бетерә, сугыш якынлаша башлагач, нәчәлникләр, партиецлар качып киттеләр...» Үзе дә балалар йортында үскән, ашау мәсьәләсендә төрлесен күрергә өлгергән Томилинның бу күренешкә йөрәге әрни. Ул әлеге балаларның бер генә тапкыр булса да тамакларын туйдыру гамәленә керешә. Күңелендә кешегә хас сыйфатларның бер кыйпылчыгы гына булса да сакланып калган кешенең бу нияте табигый. Ә аның комиссар иптәше Краснов (дөресендә балалар турында үзе кайгыртырга тиешле кеше) кискен рәвештә Томилинның бу ниятен кире кага. «Йөрмә! Часть йөзенә кызыллык китермә», – ди.

Бу боерык рәвешендә әйтелгән, әмма иң гади мантыйкка да сыймый торган сүзләр, бәхеткә, Томилинны шәфкатьлелек адымыннан туктатып кала алмый. Ул, «Красновны тыңламау рәхәтлеге кичерә-кичерә» үҗәтләнеп, штаб тарафына юнәлә. Чарасына керешкәч, мөмкин булып тоелмаган адым да хәерлегә була ала икән. Бер рота кичке ашка килә алмаган, аларга тәгаенләп пешерелгән бер казан ботка шул килеш калган. Инде аны түгәргә дә җыенганнар. Шул рәвешле, бу ризык балаларга язган булып чыга. Авылның ачка интеккән олыларына да өлеш чыга. Комиссарның ролен бары тик кешеләргә карата кырыслык күрсәтү дип кенә аңлаучы Краснов хезмәттәшенең бу эшен хәрби тәртипләрне бозу дип аңлый һәм аның өстеннән «рапорт язам» дип куркыта. Аның каравы комиссар дигән бу бәндә хезмәт итә торган частеның символы саналган байракны саклау мәсьәләсендә, димәк, турыдан-туры сәяси бурычын үтәүгә битарафның да битарафы. Хәрби уставта язылганча, аның югалуы, бу очракта дошман кулына эләгүе – ул инде частьның да юкка чыгарылуы дигән сүз. Байракны саклау – иң әүвәл командир һәм әлеге сәяси эш өчен җавап бирүчеләр бурычы. Әмма, Х.Камалов сурәтләгәнчә, чолганышта калулары ачыклангач, боларның берсенең дә бу хакта гаме калмый. Байракны гап-гади старшина белән әлеге дә баягы Томилин гына кеше-кара күрмәстәй урынга яшереп куялар. Иң гыйбрәтлесе шунда: Красновка полк байрагын ташлап качканлыгы турында исенә төшергәч, ул, бернинди дә вөҗдан газабы кичермичә генә, «байрак минем җаваплылыкта түгел» дип котыла. Шул ук вакытта полкның таралып бетүендә дә үзенең кечкенә генә булса да гаебен күрми, барысына да Томилин җавап бирергә тиеш дип таба. Төп көчләргә барып кушыла алган очракта шушы хезмәттәше өстеннән шикаять язачагын искәртеп тора. Югыйсә, бер солдат авызыннан әйтелгәнчә: «Плен калганга без гаеплемени, баш командирлар ташлап качтылар бит. Без нишли алабыз?» Полкның шушы хәлгә дучар булуына, сүз дә юк, иң элек аның командиры җавап бирергә тиеш. Томилин батальон командиры гына бит. Һәм аның гаебе булу һич мөмкин түгел. Ул әле һаман да солдатлар арасында, ягъни үз урынында. Әмма аның күңеле тыныч түгел. «Үзебезгә чыга алсам да, миңа шикләнеп караячаклар, дигән уй килде Томилинга. Званиедән дә мәхрүм итүләре мөмкин. Ул шик келәймә кебек миңа гомер буе ябышып торачак».

Х.Камалов, шактый озынга сузылган шушындый экспозицияне тәфсилләп сурәтләгәннән соң, хикәяләүнең төп өлешенә күчә. Әлеге офицерлар икесе дә шактый җитди яралана. Красновның җәрәхәте аеруча җитди, ул хәтта мөстәкыйль хәрәкәтләнә дә алмый. Томилин аны өч мәртәбә үлемнән коткарып кала. Берсендә ветеринария медицинасы санитаркасының аны дәвалавына ирешә; икенчесендә совет чорында төрмәләрдә интеккән кеше тарафыннан буып үтерелү ихтималыннан коткара; ахыр чиктә, ниһаять, кеше түзмәстәй кыенлыклар аша үтеп, үзен куркыныч астына куеп, иптәшенең исән хәлдә үзебезнекеләр ягына чыгып җитүенә ирешә.Бу вакытларда ара-тирә аның башына каршылыклы уйлар да килә. Ул Красновның кыен вакытларда үзенә елышуында эчкерлелек тә күрә. Красновның «яхшылыгыңны онытмам» диюенә каршы «бәладән котылуга онытачаксың» дип әйтүе шуннан килә. Шуңа карамастан, өстенә изге йөкләмә алгандай, Красновны коткаруын дәвам иттерә. Шуның белән үз үлемен якынайтканнан-якынайта бара. Чөнки Краснов, ниһаять, үзебезнекеләр ягына чыккач, чын йөзен күрсәтә, үзенең чолганыш шартларында да илгә тугрылык саклавын дәлилләү максатында, иптәше Томилинны батыра, ягъни полкның таркалуында гаепле кешеләрнең берсе итеп аны күрсәтә. Сугыш чорының кырыс кануннары нигезендә Томилин штрафбатка эләгә, һәлак була. Краснов исә, исән калып, соңыннан фирканең район җитәкчеләреннән берсе булып, һич тә вөҗдан газабы кичермичә, рәхәт кенә гомер сөрүен дәвам иттерә. Аның Томилинны гаепле итеп күрсәтүенең шәхси сәбәбе дә бар. Краснов сугышның иң хәлиткеч мизгелендә, авыруы турында ялган документ күрсәтеп, алгы сызыкка барудан, солдатлар белән бер сафта кулына корал алып һөҗүмдә катнашудан котылып кала. Моның шаһите булган Томилин кайчан да булса аны фаш итәр дип шикләнә, ягъни ул аның да шушындый адым ясавыннан курка. Моны булдырмас өчен, аны юлыннан алып ташлау иң ышанычлы юл дип саный. Укучы күреп тора, Томилинны яхшы күңеллелеге харап итә – үзенең антиподын белә торып исән калдыра. Башкача эшләү аның табигатенә каршы килә. Димәк, явызлык өстен булып чыга.

Каләм остасы Х.Камалов, шул рәвешле, жанрын «фронт истәлекләре» дип билгеләгән бу әсәрендә дә чынбарлыктагы хәл-әхвәлләрне сәнгатьчә камил кабул ителерлек образлар язмышы аша сурәтләп биргән. Бу – аның олыгайган көннәрдә дә үзенең язучы буларак казанышларына яңадан-яңа сәхифәләр өсти баруын күрсәтә. Бу әдипнең «Сугыш зигзаглары» әсәрендә (2011) тагын да ачыграк күренә. «Мин» авызыннан бәян ителгән вакыйгалар сугыштагы кешеләрнең әлегә без белеп бетермәгән хәлләрен күз алдына китереп бастыру ягыннан, шактый яңалыклар алып килү җәһәтеннән дә кызыклы. «Мин» вакыйгаларның башыннан азагына кадәр яшәү һәм үлем арасында чайкала. Шул ук командир-штабистларның булдыксызлыгы аркасында әсирлеккә тап булган «Мин»нең очраклылыклар тезмәсе чолганышында исән кала баруы маҗаралылыкны көчәйтә. Офицер икәнлеген яшереп, сугыш шартларында югалган Блюхер фамилияле солдатның документларын күрсәтеп, әсирләр исемлегенә совет немецы булып теркәлә, нәтиҗәдә Алмания паспортына да ия була. Димәк, аңа фашистлар кулы астындагы теләсә кайсы җиргә барып чыгу мөмкинлеге бирелә. Әмма «Мин» – чын мәгънәсендә совет иле патриоты. Шуңа күрә, беренче мөмкинлеге булу белән, үзебезнекеләр ягына чыга. Әлбәттә, кесәсендә немец паспорты булган кешегә бездә ышанмыйлар. Аның хакыйкатьне әйтеп бирүе дә нәтиҗәсез кала.

«Без, – ди ул, – пленга төшүебезне абайламадык. Кем безне немец авызына илтеп тыкты, шул хыянәтче!» Әмма бу очракта да аны очраклылык коткара. Ягъни әсәрдә очраклылык тенденция булып әверелә. Моннан берничә ай элек үзе үлемнән коткарган капитан Малайчукны очрата. Аның ярдәмендә яңадан армия сафына баса. Дошманның аеруча куркыныч ут ноктасын юк итүгә уңышлы җитәкчелек иткәне өчен, өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Әнә шундый көтелмәгән очраклылыклар булмаса, ул йә немецлар тарафыннан, йә безнекеләр кулыннан күптән һәлак ителгән булыр иде. Чөнки, төрле эпизодларда күрсәтелүләренә караганда, теге як та, бу як та әсирләргә мөнәсәбәтләре ягыннан әллә ни аерылмый. Шулай да автор персонажлары авызыннан немецларда күпмедер дәрәҗәдә объективлык өстенлек итә дигән караш белдерә. Мәсәлән, одессалы Отто болай ди: – Бездә бит сүз өчен дә утырталар. Немецта сүз өчен түгел, фәкать властька каршы килгән эш өчен утырталар.

«Мин» – җиңүгә ихлас өлеш керткән халык вәкиле. Х.Камалов андыйларга сокланып карый, аларның тыйнак батырлыкларын яратып сурәтли. Шундыйларның берсе, әлбәттә, Зинкель. Ул Ригадагы немецлар арасында үскән. Фашистлар Риганы алгач, аларның армиясенә, безнекеләр кушуы буенча, разведчик булып үтеп керә алган, сугышның буеннан-буена алар арасында булган. «Мин»нең совет армиясе офицеры икәнлеге фаш ителмәүдә, исән калуында да Зинкельнең хәлиткеч өлеше бар. Ул бу елларда алтмышлап кызыл командирны коткарып кала алган. Үз иптәшләрен сатучыны юк итүдә дә Зинкельнең роле булгандыр дип уйларга кирәк. Х.Камалов, чын ватанпәрвәрләргә бәя биреп, әсәрне болай тәмамлый: «Ватан сугышында нинди генә батырлыклар, үз-үзеңне аямыйча нинди генә фидакарьлекләр эшләнмәде! Нинди генә кан, җан, тир, хәләл көч түгелмәде! Очы-кырые юк андыйларның. Ни кызганыч, барысы да вакыт туфрагы астында күмелеп калды, югалды».

Әйе, әдип-сугышчы аларның онытылуларын теләми. Ул, кулыннан килгәнчә, хәл кадәри, шул фидакарьлекләр вакыт туфрагы астында күмелеп калмасын өчен, хәтер төпкелләрендәге вакыйгаларны, аларның каһарманнарын һаман да исенә төшерә, алар турында яңа буыннарга сөйли. Әйтик, «Сугыштан кайткан сөю» кыйссасы да (2013) шул ук вакыт чылбырына барып тоташа. Шәфкать туташы Надия белән смерш вәкиле булып хезмәт иткән Павелны да сугыш очраштыра. Әмма хатын-кызларга матур чәчәк итеп кенә караган, аны өзеп алырга үзенең хакы бар дип санаган бу ир сугышның буеннан-буена гыйффәтен саклап килгән татар кызын кыен хәлгә калдыра. Надия, шушы гаебен яшерү максатында, үзен яратып йөрүен абайлаган Мәгариф исемле егетне ире итүгә ирешә.

Сугыш рәсми төстә бетсә дә, чынлыкта әле совет иленең Польшага якын чикләрендә, Украинаның көнбатышында, Балтыйк диңгезе буендагы җирләрдә төрле кораллы бәрелешләр дәвам итә. Х.Камалов бу хәлләрне «Яңа шәһәрдә» (2015) бәянында да тасвирлый. Татар егете Сәлимнең латыш хуторында тыныч кына яшәп ятучыларны гомер иткән җирләреннән куып җибәрүдә катнашырга тиеш булуы аның тирән кичерешләре ярдәмендә сурәтләнә.

Шундый вакыйгаларның берсендә каты яраланган Мәгарифне дә язмыш хастаханәдә эшләүче шәфкать туташы Надия белән таныштыра. Казанга кайтып яшәп китәләр. Малайлары Артурның үзенеке булуына бөтен барлыгы белән инанган ир күңеленә шом салып, әлеге «күке» – Павелның бу якларга килеп чыгуы хәлне катлауландырырга тиеш булса да, Мәгариф балага булган аталык хисенә хилафлык китерми. Аңардагы мондый ныклы ышаныч Павелны да үз сүзләреннән чигенергә мәҗбүр итә. Вафат булган Надиянең баласын бүлешүдән мәгънә чыкмаячагын ныклап аңлаган Павел да әлеге «өчпочмактан» төшеп калырга карар кыла.

Мәгарифне Надиягә һәм баласына карата аек акыллы, нык үзәкле кеше итеп сурәтләсә дә, автор аның башка кайбер мәсьәләләрдә бу сыйфатының эзлекле булмавын да искәртә. Әйтик, әтисе бөтен күңеле белән Ислам диненә инана, аның таләпләре буенча яши. Мәгариф үзен хезмәт баскычында күтәрмәүләренең сәбәбен әтисенең җәмәгатьчелеккә дин белән мавыгуы билгеле булудан күрә. Шуның өчен миңа ышанып бетмиләр, дип уйлый. Ул еллар идеологиясе мохитендә яшәгән кеше өчен бу шактый җитди сынау. Шуңа күрә ул әтисенең җәмәгатьчелек алдында диннән баш тартуын таләп итә. Көн саен, ай саен әйтә торгач, аптыраган әтисе аның бу урынсыз гозеренә гел каршы килеп тора алмый, улы теләгәнчә эшли. Әмма бу хәл Мәгарифкә бәхет елмаюын тәэмин итми. Бердән, рухына зәгыйфьлек китерелгән әтисе җан тәслим кыла, икенчедән, ире белән баласын калдырып, хатыны Надия дә бакыйлыкка күчә. Чынлыкта сугыш вакытында совет идеологиясе генә түгел, кешеләр күңелендә тирән урнашкан изге дини хисләр дә яшәүчәнлекләрен раслады. «Сугыш зигзаглары» хатирәләрендә әйтелгәнчә, сәламәт акыллы кешеләрнең берсе дә әхлак нигезләре юкка чыгарылган немец фашистлары хакимлеге астында калырга теләмәде. Мондый омтылышның ныклыгын дини ышаныч та тәэмин итте. Иң хәтәр һөҗүмнәргә барганда, сугышчылар күңелләренә юлбашчыларның исемнәрен китерүдән бигрәк, Аллаһыны зекер иттеләр, иреннәрен әгузе-бисмиллаларын әйтеп хәрәкәткә китерделәр. Шунысы ачык: иман ныклыгы сугышта аеруча кирәк булган кебек, тыныч тормышта да бик мөһим. Ул – кешене гомере буена кеше итеп яшәтүче көч. Без моны фронтовикларның соңгы елларда матбугатта басылган күп кенә хатларыннан да ачык күрәбез. Х.Камалов исә үзе алар белән бергә шул хисләрне кичергән кеше, шуңа күрә ул сурәтләгәннәр ышандыра, аның әсәрләренә, шул ук солдат хатлары кебек итеп, инанып каравыбыз да шуннан килә. Ул – бүгенге көндә, фронтларны кичеп тә исән калган, шул хакта хакыйкатькә тугрылык саклаган каләм тибрәтүче бердәнбер әдип. Аңа саулык-сәламәтлек, алдагы елларда да каләменә ныклык һәм иҗади көч телисе генә кала.

 

"КУ" 05,2016

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: