Әдип иҗатында милли идеянең бирелеше (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Әдип мәкаләдә рус һәм татарларның казанышларын да чагыштыра: «XIX гасырга кергәч, урыс милләтендә искиткеч күтәрелеш башлана ки, гасыр ахырында инде Россия дөньяның иң бай, иң куәтле империяләреннән берсе булып таныла. Ә без, шул империя эчендә яшәүче халык, гүя калын юрган астында тончыгып, йоклап ятабыз»8 . Шул ук мәкалә кысаларында ул татар халкының казанышларын да барлый: 1) ике революция арасындагы унике елда татарлар күтәрелеш кичерә; 2) барлык милләтләргә караганда татарлар үз телләрендә күбрәк китап нәшер итә; 3) читтән килеп укучылар өчен таштан зур-зур мәктәп биналары салына; 4) Казан арты һәм Оренбург байлары мәдрәсәләр салу өчен йөз меңләгән акча биргән9 .

 Ә.Еники татар халкы язмышын төрле чорлар кысасында чагыштыра. Инкыйлабтан соң Г.Ибраһимовның урыслардан аермалы ике төрле дәүләт төзү сәясәте, «Идел-Урал штаты» идеяләрен дә язучы үзенчә шәрехли. Илдә совет власте хакимлек иткән чорны аерып алып бәяләүгә ирешә: «Милли хокук, милли тигезлек, ниһаять, милли гаделлекне «онытып», бары тик милләтара хезмәттәшлек һәм дуслык турында кайгырту гына китте... Шулай да безнең халык чын азатлык белән бәйсезлеккә ирешә алмады. Кайчандыр бөтен бер милләт булып саналган халкыбыз әкренләп үзенең бөтенлеген дә югалтты диярлек...»10 Гомумән, әдип милли мәсьәләнең хәл итеп бетерелмәвен аянычлы бер күренеш буларак бәяләп куя.

Әдип татарның аерым шәхесләрен барлау эшендә дә актив. Бу аның әдәби иҗатында гына түгел, ә публицистик мәкаләләрендә дә, сөйләү рәвешендә дә, гомумән, уйлауфикерләү рәвешендә чагылыш таба. Шундый чагыштырма анализга нигезләнгән мәкалә – «Ченәкәй кем ул?»

Ул мәкалә кысаларында Төхфәт Ченәкәй исемен яңадан кайтару, аның иҗатына, эшчәнлегенә бәя бирү зарурлыгын дәлилләп, әдәби процесста тоткан урынын ачыкларга омтыла. Дөрес, әдәби процесста Ченәкәй исемен 1920 еллардагы «җидегәнчелек» хәрәкәте белән бәйләп караган мәгълүматлар гына сакланып калган11.

Язучы Т.Ченәкәй исемен аклау юлыннан китә. Ул аның шагыйрь буларак калдырган мирасын туплап, җыйнап, киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә омтыла. Иң әүвәл Т.Ченәкәйнең тормыш юлы сәхифәләрен барлый. Төхфәтулла Гыйззәтулла улы Ченәкәй 1893 елда хәзерге Оренбург өлкәсенең Саракташ районы Рәдут (Никитино) авылында туа. 1914 елда «Галия» мәдрәсәсен тәмамлый. Инкыйлабка кадәр үк, 1913-1914 еллардан башлап, «Шура», «Кармак», «Вакыт» кебек вакытлы матбугатта «Сәмави» һәм «Һомаюн» имзалары белән басылып килә. Октябрь инкыйлабыннан соң да яңа газета-журналларда аның шигырьләре «Ченәкәй» имзасы белән басылып чыккалап тора. Асылда ул Оренбург шагыйре булып исәпләнә, аның күп китаплары шунда чыга. Казанда 1928 елда Галимҗан Нигъмәтинең кереш сүзе белән «Карагайлы каен урманда» исемле юка гына бер җыентыгы нәшер ителә.

Кайбер мәгълүматлардан күренгәнчә, Ченәкәйнең совет шагыйре буларак дәрәҗәсе түбән булган. Кайчандыр «Сәмави» имзасы белән дини-милли рухта иҗат итү сәбәпле («сәмави» – күктән иңгән мәгънәсендә), аны, бик тырышуына да карамастан, сәяси уяу әдәбият әһелләре чын совет шагыйре итеп кабул итә алмыйлар һәм, гомумән, аның совет шагыйренә әйләнүенә ышанмыйлар. Алай гына да түгел, аны һаман каккалый да суккалый торалар, «иләк» аша да үткәрәләр, җитмәсә «җидегәнчелек»тә гаепләп утыртып та чыгаралар.

Т.Ченәкәйне бик күпләр белгән, күп кенә язучы иптәшләре аның янына барып та йөргәннәр – бүлмәсенең ишеге һәркемгә ачык булган. Ул – шактый талымсыз, теләсә кемгә ярый ала торган, йомшак мөгамәләле, үпкә-рәнҗүләрен дә яшерә белгән, йомышы төшкәннәргә ярдәмчел, эчми-тартмый торган ялгызак бер кеше булган.

Язмыш аны әдәбиятыбызның фаҗигале рәвештә һәлак ителгән ике бөек шагыйре белән дусларча бәйли. Берсе аның – Шәехзадә Бабич булса, икенчесе – Муса Җәлил. Һәм алар белән дуслык соңыннан Ченәкәйнең үз язмышында да тирән эз калдыра.

Т.Ченәкәй белән Ш.Бабич Оренбургта очрашалар һәм бик тиз дуслашып та китәләр. Дуслык нык булган, күрәмсең. Ә.Еникигә Бабичның Ченәкәйгә шигырь белән язган озын хатын да күрергә туры килгән. Әмма ике шагыйрь арасындагы дуслыкның тирәнлеге Бабич һәлак булганнан соң аеруча да тулы ачыла. Шагыйрьнең күп җирләрдә чәчелеп калган әдәби мирасын Ченәкәй, борынгы дәрвиш шикелле, авылдан-авылга, шәһәрдән-шәһәргә йөри-йөри җыя. Шул рәвешчә, ул Бабичка биргән вәгъдәсен үти12. Шагыйрь Ш.Бабичның 1922 елда Казанда чыккан тәүге «Шигырьләр мәҗмугасы» да Ченәкәй җыеп тапшырган әсәрләрдән төзелә.

Мәкаләдә Ә.Еники билгеләп үткәнчә, Т.Ченәкәй белән Оренбург чорыннан ук бәйле икенче шәхес – Муса Җәлил. Икесе дә шунда туып, шунда үскәннәр. Алар Муса «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыган (1914-1917) елларда очрашалар. Т.Ченәкәй ул елларда әлеге мәдрәсәнең хәлфәсе булып эшли, тел-әдәбият буенча белем бирә. Хәтта Муса Җәлилнең беренче остазы да Ченәкәй булган дигән фикер дә уздырыла. Димәк, шигърият юлына аяк баскан Муса Җәлилнең тәүге киңәшчесе дә Ченәкәй булса кирәк. «Инде Муса Җәлилгә килсәк, монда эшләр башкача. Муса да фаҗигале корбан, ләкин Бабичныкыннан аермалы буларак, аның үлеме – исемен күкләргә күтәрде... Шул ук вакытта Мусаның күптәнге "шагыйрь дусты» Ченәкәйне әдәбияттан бөтенләй сызып ташлауга да китерде. Кайберәүләр фикеренчә, бөек даны бөтен җиһанга таралган Муса Җәлил исемен яман аты чыккан ниндидер Ченәкәй белән янәшә куярга ярамый, янәсе!..»13

Т.Ченәкәй иҗаты белән кызыксыну 1960 елларда да кимеми. Язучылар берлеге рәисе Ибраһим Гази кушуы буенча, Ә.Еники Ченәкәй соңгы елларда яшәгән Ташкент, Әндиҗан шәһәрләренә барып чыга. Шунда Ченәкәйнең үлеменнән соң сакланып калган материаллар белән таныша, аерым кешеләр белән очраша. Шагыйрьнең гаиләсе турында да мәгълүматлар алып кайта. Аның хатынының исемен исенә төшерә алмаса да, биш баласы булып, аларның Көндез, Алмагөл, Ялкын, Тату, Аяза икәнлеген хәбәр итә. Аннан кайткач, өч-дүрт ай дәвамында материалларны туплап, тәртипкә салып, җыентык әзерли. Әмма әлеге җыентыкны чыгару насыйп булмый. Сәбәпләрен Ә.Еники Ченәкәй – Муса Җәлил мөнәсәбәтләренә бәйләп карый: Җәлилне легендар шәхес итеп күтәргәндә, аның белән озак еллар элемтәдә торган Ченәкәйнең исеме дә онытыла.

Ә.Еники 1920-1930 елларда Муса Җәлил белән Ченәкәй мөнәсәбәтләре яхшырып китүен, хәтта үзенең дә бу турыда хәбәрдар булуын аерым басым ясап яза. Бу Муса Җәлилнең Мәскәүдә укыган елларына туры килә. Ул Казанда Киров урамындагы «Сарай» кунакханәсендә яшәгән Ченәкәй янына кунакка кайтып йөри. Аларны әлеге чорда шигърият дөньясы гына кызыксындырмый, ә шәхси мөнәсәбәтләр дә тыгыз бәйли.

Муса Җәлил – Ченәкәй дуслыгының гомере дүрт-биш елдан артмый. 1934 елдан соң Ченәкәй музыка техникумын тәмамлаган бер кызга өйләнеп, Казаннан китеп бара. Т.Ченәкәйнең тормышы, эшчәнлеге турындагы шуннан соңгы мәгълүматлар бик аз сакланган. Шулай да Ә.Еникигә аның 1958 елда Уфага кайтып, аннан авыру сәбәпле Казанга килә алмыйча, яңадан Әндиҗан шәһәренә юл алуы мәгълүм. Т.Ченәкәй дә, хатыны да озак еллар дәвамында Әндиҗан шәһәрендә укытучы булып эшлиләр. Ченәкәй 1959 елда Үзбәкстан туфрагында үзе яшәгән Әндиҗан шәһәрендә үлеп кала. Гомумән, Ә.Еники, үз фикерен куәтләп, Ченәкәйнең шагыйрь булуын ассызыклап: «Ченәкәй дә шагыйрь лабаса!.. Аның да әдәбиятта кечкенә генә булса да урыны бар, һәм шул урынына кайтырга хакы да бардыр ахыр чиктә!..»14 – дип, оптимистик хисләр белән мәкаләсен тәмамлый.

Шул рәвешле, Ә.Еникинең публицистик эшчәнлегенең күпкырлы булуын, үз сүзен урынлы әйтә белүче шәхес, әдәбият-сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткән милләт вәкиле икәнлеген аерым билгеләп узарга кирәк.

Публицистик юнәлештәге эшчәнлегендә дә, прозасындагы кебек үк, Ә.Еники милләткә хезмәт итү бурычын алга куя. Бу аның «Кояш баер алдыннан», «Татар вакыты» мәкаләләрендә ачык күренә. Алар икесе дә тарихи-хронологик юнәлештә язылган, нигезләрен татарның үткәне һәм киләчәге турында уйланулар тәшкил итә. «Кояш баер алдыннан» публицистик язмасында әдип тарихи дәверләрне өйрәнсә, «Татар вакыты» мәкаләсендә иң четерекле милли мәсьәләне алгы планга куя. Гомумән, Ә.Еники – әдәби сурәткә бай булган әсәрләр авторы гына түгел, ә татар милләтен алга җибәрергә омтылып, халкыбызның күренекле шәхесләрен барлаган, заманга объектив бәя биргән ялкынлы публицист та.

10 Шунда ук. – 66-67 бб.

11 Галимуллин Ф. «Җидегәнчелек» // Табигыйлеккә хилафлык. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2004. – 84-110 б.

12 Еники Ә. Әсәрләр: биш томда. V том: Публицистик язмалар, мәкаләләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2004. – 479 б. – 361 б.

13 Шунда ук.

14 Шунда ук. – 367 б.

 

"КУ" 03, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: