Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

Аны Мәскәү таныган

Менә мин дә заманыбызның зыялы, талантлы, зәвыклы улы Юныс Габдулла улы Сафиуллин турында хәл кадәренчә җыеп, бер сүз әйтергә телим.

Кешене яхшылап белү өчен аның белән бер пот тоз ашарга кирәк, диләр. Ягъни, бергә-бергә, утлар-сулар кичеп, катлаулы хәлләр аша үтәргә кирәк дип әйтүләре. Шулай булганда гына, аның турында төпле фикер булдырырга, тулы канлы әйбер язарга мөмкин. Менә мин дә заманыбызның зыялы, талантлы, зәвыклы улы Юныс Габдулла улы Сафиуллин турында хәл кадәренчә җыеп, бер сүз әйтергә телим. Тик шунысы бар: миңа бер пот түгел, аның белән тозны бер уч та ашарга туры килгәне юк. Шуңа күрә, ниятемдә булса да, шушы эшнең гамәленә керешүне һаман чигерә киләм. Һәр кеше – үзе бер дөнья. Иҗади шәхесләр турында сүз барганда, икеләтә җиһан. Чөнки алар әсәрләрендә үзләре икенче дөнья тудырырга сәләтле. Каләм көче белән сурәтләгәннәренә башкаларны да инандыру көченә ия. Шуның өчен булса кирәк, алар гадәттә, мин тулысы белән әсәрләремдә, диючән. Димәк, бер юл кала: миңа аның иҗатын тулаем ныклап өйрәнергә кирәк. Аның әсәрләрен берәм-берәм укып барам, сәхнәдә күргәннәрен күз алдымнан үткәрәм. Кинәт уем яктырып китә: аңа быел 18 октябрьдә җитмеш биш яшь тула икән бит. Төз буйлы, җиңел сөякле, мөлаем, җимешле эше булган каләмдәшебезгә бу уңай белән аңа лаеклы уйларымны әйтмичә һич ярамас. Шуңа күрә күңелемдә булганнарны җыеп әйтүне кичектерү һич тә мәгъкуль булмас. Бу яшькә исән-имин, иҗади хәлдә килеп җитү үзе бер күркәмлек. 

Сугыш алды һәм сугыш елларында туганнар турында сүз барганда, без аларның гомер юлы башындагы авырлыклар кичерүләрен күрсәтергә күнеккән. Юныс исә, бөек җиңүебездән соң, ике ел үткәч кенә дөньяга аваз салган. Шулай да халыкның очын-очка ялгый алмыйча яшәгән вакытларын да күреп үскән. Сугышка кадәр үк армиядә командир булган әтисе Бакырчыда да югалып калмаган. Һәрхәлдә Юныс бездәй сугыш ятимнәре кебек әтисезлектән газап чикмәгән. Акъегет мәктәбендә укыган чагында ук шигырьләр яза башлавы, Марсель абыйсы кебек укытучыларының аның бу шөгыленә ихтирам белән караулары, аны концерт-спектакльләргә җәлеп итүләре үсмер өчен зур рухи ярдәм була. 

Аның күңелендә ике теләк көрәшә: алга таба нинди юлдан китәргә – актёр булыргамы, әллә шагыйрьме? Сораша торгач, шуны белә: шагыйрь итеп тәрбияли торган уку йорты юк икән, артистлыкка әзерләүчесе бар. Юныс театр училищесына керү өчен Казанга килә. Сәләтле, яшенә караганда, җитди табигатьле әлеге үсмернең ниятен биредә дә хуплыйлар. Сәнгать осталары белән беррәттән аны биредә Миләүшә Маннурова һәм Вахит Хаков кебек тел-әдәбият галимнәре дә укыта. Ниһаять, аңлый: артист бер үк вакытта каләм әһеле дә була ала икән бит! Юныс та үҗәтлек белән шигырь язуын дәвам иттерә. Х.Туфан, Н.Арсланов кебек аксакаллар, инде ул вакытта әдәбиятта ныклы адымнар ясый башлаган Диләрә Зөбәерова да аның талантын күрәләр, җылы гына сүзләр әйтәләр. Ул тора-бара шигъри юморескалар да язгалый. Шагыйрь Зөлфәт нәкъ менә аның шушы юнәлештәге әйберләренә өстенлек бирә. Ничектер шулай килеп чыга, бик теләсә дә, ул аларны үзе эшләгән «Чаян» журналында урнаштыра алмый. «Ялкын» да битләреннән урын бирергә ашыкмый. Шигырь белән эш барып чыкмагач, ул иҗатын пьесалар язу юнәлешендә дәвам иттерергә карар кыла. «Ур, тура, сатирик!» дигән комедиясе бу өлкәдә беренче адымнарыннан. Ул елларда Язучылар берлегендә яшь язучылар белән эшләүче Рөстәм Мингалим бу әсәрне яратып кала, очрашкан саен: «Теге, сәхнәдә алма бураны кузгаткан комедия кайчан дөнья күрә инде?» – дип әйтә торган була. Юк-бар әйбер хәтер төпкеленә шулай эләгеп калмый ул. Шуның белән канатланган Юныс бер-бер артлы «Дом на слом, ягъни нигез туздыручылар», «Бер үк күзләр елый да, көлә дә» дип аталган әсәрләр иҗат итә. Күрәсең, алар әле тәҗрибә туплау баскычлары гына булгандыр. Шул ук җитмешенче елларда сәнгать кешеләре арасында композитор Әгъзам Фәттах турында да, мәсәлән, мондыйрак такмак таралган иде:
 

Ниһаять, билгеле булды

Көй язучы Әгъзам да.

Мәскәүдә танылу алгач,

Күрде үзен Казан да.

Юныс белән дә шуңа охшаш бер вакыйга була. Сиксәненче еллар башында шагыйребез Гәрәй Рәхим РСФСР Язучылар союзында эшләде. Анда үз кешебез булгач, татар язучылары һәм шагыйрьләренә дә кайбер мәсьәләләрне хәл итүе җиңелгә килә иде. 1982 елда ул татар драматургларының яңа әсәрләре буенча Мәскәүдә фикер алышуны оештыра. Безнең авторлар әсәрләрен тәрҗемә итеп, алдан ук Г.Рәхимгә җибәрәләр, ә ул аларны укып фикер әйтү өчен башкаладагы театр тәнкыйтьчеләренә, белгечләргә тапшыра. Ю.Сафиуллинның «Әллә өйләнергә инде?» әсәре күренекле тәнкыйтьче В.Фролов кулына килеп керә. Моны белгәч, Мәскәү драматурглары да куркып тора торган әлеге белгечнең бәясен Юныс шактый дулкынланып көтә. Ләкин бер нәрсә аны тынычландыра: нәрсә генә әйтсә дә, ни генә дисә дә, бу кеше әсәрне укып, белеп әйтәчәк. Казанда кайчакта фикерне әсәр буенча алып барудан бигрәк, синең башка якларыңны истә тотып тудыралар. Шулай була да, В.Фролов әсәргә бик гадел бәя бирә. Алынган теманың, образның яңалыгына, коллизия тудыру маһирлыгына игътибар юнәлдерә. Бары тик шунда гына яшь авторның үзе белән дә таныша, колагына гына кайбер өстәмә сүзләрен дә җиткерә. Болар, әлбәттә, Юнысның күңелен күтәреп, канатландырып җибәрә. Казаннан бергә килгән коллегалары алдында да күңелле була. 

Ләкин мондый каршылыклар аны иҗат кешесе буларак үҗәтләндерә генә. Әнә Мәскәү тәнкыйтьчесе аның язганнарында уңай башлангычларны да күреп алган бит. Димәк, аңарда, сәнгати яктан бәяләгәндә, нидер бар. Ул бер хакыйкатьне яхшы аңлый: иҗат кешесе, ни генә язмасын, сәнгатьнең кайсы төрендә генә пәйда булмасын, ул замандашларына нинди дә булса яңа фикерне, яңа карашны җиткерүче, тормыш хәл-әхвәлләрен образлы итеп күрүче, яшәешнең моңа кадәр күзгә ташланмаган якларын ачып күрсәтүче. Ул моны үз шәхесенең тирән күңел төпкелләрендә бөреләнгән хис-тойгыларын, уй-фикерләрен җиткереп, билгеле бер рәвешкә кертеп тормышка ашыра, шуның белән башкаларны да үзенең мәсләктәше итә торган тылсым көченә ия була. Күзгә артык ташланмыйча, эзлекле рәвештә иҗат колачыңны киңәйтүне дәвам иттерү – иң мөһиме. 

Күңелне төшермичә, эзлекле рәвештә иҗат белән яшәү, үзенең мөмкинлекләренә ышану нәтиҗә бирми калмый. Юныс Габдулла улына да бәхет елмая башлый. Ниһаять, үзе эшли торган Күчмә театр әлеге дә баягы «Әллә өйләнергә инде?» комедиясен сәхнәләштерә. Исеме «күчмә» булса да, читтәрәк яшәгән халыкны театр тамашалары белән эстетик тәрбияләүгә гаять зур өлеш кертеп яшәүче труппаның әлеге спектакле киң яңгыраш ала. Мәсәлән, Мәскәүдә чыга торган «Театральная жизнь» журналы (1978, № 7) бәяләвенчә, әсәр «персонажларның характерларын тирән белеп, күзәтү осталыгы һәм сәхнә кануннарын яхшы белеп» язылган.

Бу вакытта инде Юныс Сафиуллин театр училищесын гына түгел, Мәскәүнең үзендә Сәнгать институты каршында ике еллык режиссёрлык курсларын да тәмамлап кайткан, шулар өстенә алты-җиде еллык актёр булып эшләү тәҗрибәсе дә бар. Димәк, болар аңа әсәрне язганда, сәхнәдә гәүдәләндерү хасиятләрен дә профессионалларча күз алдына китерү мөмкинлеген бирә. Бу инде аның тагын бер өстенлеге булып тора. Театр сәнгате белгече Д.Гыймранованың «Спектакль тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителә» дип язуы әсәр авторы күңеленә канәгатьлек бирә («Советская Татария». – 1979. – 1 апрель). Бөялеп торган су ерыла, әлеге авторга башка театрлар да игътибар итә башлый. Әлмәт театры «Менә без дә үсеп җиттек...» әсәрен сәхнәгә чыгара. Бу инде авторның үзенә дә ишарә булып кабул ителә. Ягъни менә мин иҗат иткән әсәрләр дә сәхнәгә күтәрелә башлады! Иң мөһиме – жанры буенча моңсу комедия дип билгеләнгән әлеге әсәрне дә тамашачы җылы кабул итә. Беренче пьесалар җыентыгының шушы әсәр исеме белән аталуы да, мөгаен, авторның әлеге әсәрен иҗатындагы бер мөһим баскыч итеп каравыннан килгәндер. 

1981 елда Ю.Сафиуллинның тормышы һәм эшчәнлеге Г.Камал исемендәге төп театрыбыз белән бәйләнә. Шуннан соң кырык елдан артык инде ул шушы татар театр сәнгате мәркәзендәге иҗат мохитендә яши. Бирегә актёр итеп алынуы ук аның осталык мөмкинлекләренә бирелгән бәя дип уйларга кирәк. Артистның гомуми зур сәләте һәм шуның өстенә тагын нинди дә булса аңа гына хас ягы булмаса, биредәге берсеннән-берсе олы талантлар арасында тиешле урыныңны табармын, димә. Шундый сыйфатларның шактый сирәк очрый торганы – каләмле булу. Андый кешене тагын да нәтиҗәлерәк итеп файдаланырга кирәклеге дә аңлашылып тора. Шулай итәләр дә – Ю.Сафиуллинга әдәби бүлек мөдире вазифасын тапшыралар. Театрның уңышы иң әүвәл сәхнәләштерү өчен әсәрләр табудан башлана. Димәк, әлеге вазифа биредә барыннан да мөһимрәк. Дөрес, бу очракта да төп сүзне баш режиссёр әйтә. Ул, моны хәл иткәндә, шәхси иҗат амплуасын да исәпкә ала. Әмма аның өстәлендә сайлап алырлык кулъязмалар булып торырга тиеш. Моны инде Ю.Сафиуллин кебек әдәби бүлек мөдирләре тәэмин итәргә бурычлы. Иҗат омтылышы белән янган шәхеснең үрнәге башка авторларга да йогынты ясамый калмый. 

Ниһаять, 1981 елда талантлы һәм кыю режиссёр Дамир Сираҗиев әдәби бүлек мөдиренең үз әсәрен – «Алмазбулат»ны – академия театры сәхнәсенә күтәрә. Әнилеуллы Наилә Гәрәева белән Фәрит Бикчәнтәевнең төп рольләрне бергәләп башкарулары да матур яңалык булып кабул ителгәнлеге бүген дә хәтеремдә. Икенче куелышта исә әсәр Ф.Бикчәнтәев режиссёрлыгында туды. Тамашачы ничә еллар буена бу әсәрдән аерылырга теләмәде, күпләр аны кабат-кабат карады. Мондый бәхет классик булып кабул ителердәй әсәрләргә генә туры килә. Шулай итеп, әсәрнең сәхнә тормышы Ю.Сафиуллинны драматург буларак танытуда бер олы адым булды. Театрның аңа бер-бер артлы мөрәҗәгать итүе, һәр куелышта озын гомерле булуы автор талантының күрсәткече иде. 

Аның иҗатындагы шундый мөһим әсәрләрнең иң күренеклесе – әлбәттә, «Идегәй» трагедиясе. Аның тарихыбыздагы бу затны гәүдәләндерергә алынуы үзе бер иҗади кыюлык. Бу эшкә этәргеч бирүче итеп шул ук М. Сәлимҗановны санарга кирәк. Нәкъ аның тәкъдиме буенча «Идегәй» эпосына нигезләнеп, сәхнә әсәре язуга конкурс игълан ителә. Һәр эшкә үтә җаваплы, таләпчән килүне гадәт иткән Юныс Габдулла улы әлеге халык авыз иҗаты әсәре һәм бик күп тарихи мәгълүматлар белән җентекләп таныша. Шул ук вакытта Н.Исәнбәтнең шушы эпоска нигезләнеп утызынчы елларда иҗат иткән әсәренә күз төшерергә ашыкмый. Чөнки ул аңа күпмедер тәэсир итәр дип уйлый. Ә бу очракта аның язганы бары тик үзенеке, кабатланмаган булырга тиеш. 

Хәтерлим, Казан дәүләт университетында дәүләт имтихан комиссиясе рәисе булып эшләгәндә, бер елны Ю.Сафиуллинның шушы әсәренә нигезләнеп язылган диплом эше якланган иде. Шушы чарага драматург үзе дә килде. Мин шунда кызыксынган идем:

– Ни өчен театр Нәкый ага Исәнбәт әсәрен генә сәхнәләштермәде? Юныс Габдулла улы Марсель Хәким улы белән бергәләп бу хакта нык уйланганнар икән. Моның сәбәпләре турында шактый дәлилле сөйләп бирде.

– Н.Исәнбәт, – диде ул, – үз әсәрен утызынчы елларның икенче яртысындагы рухи кысынкылык шартларында язган, эпостан килеп чыга торган төп карашларны ачып бирү мөмкинлегеннән мәхрүм булган. Туксанынчы елларның хөрлеге шартларында һәммәсен тарихи дөреслеккә туры китереп эшләү мөмкинлегеннән файдаланмау һич тә дөрес булмас иде. 

Чыннан да шулай бит. Ю.Сафиуллин тудырган әсәр рухы белән дә, сурәтләнеше белән дә халык эпосында уздырылган карашларга тулырак туры килә. Моның өчен, драматургның гына түгел, баш режиссёрның да фикер үсеше, карашларының заман рухына якын килүе кирәк булды. Бу уңай белән бер фәнни мәҗлестә М.Сәлимҗанов әйткән сүзләр хәтеремә килә: 

– Халыкка ачы хакыйкатьне ярып әйтеп бирергә теләдек, – дигән иде ул. – Икенчедән, артистларыбызның осталыгын тагын да күтәрергә дигән ният тә бар иде. Гомерләр узгач, әйтсеннәр иде: Татар дәүләт академия театрында нинди титаннар эшләгән, татар тарихын сәхнә теле белән нинди итеп ачып салганнар!

Автор һәм режиссёр әсәрнең яңача куелу әһәмиятен Субра карт образын гәүдәләндерү ярдәмендә дә ачыклыйлар. Бу образга йөкләтелгән бурыч дастан кысаларыныкыннан бик күпкә арта. Билгеле булганча, әлеге карт дастанда бары тик бер генә тапкыр күренә. Ул, Туктамыш хан сараена килеп, мәҗлестә катнаша һәм Идегәйнең Котлыкыя малае икәнлеген әйтә. Бу – сюжетның кискен борылыш алган иң киеренке урыны. Биредә Субра картның Туктамышка биргән киңәше төрле уйларга этәрә. Идегәй качып киткәч, ул болай ди:

 – Ялгызы ерак китмәстер,

Иделдән ерак үтмәстер.

Тугыз ирне җибәр дә,

Алдап-йолдап кашына ал,

Кашына ал да башын ал!

Бу сүзләр белән таныш булгач, Субра картка карата күңелдә тискәре караш туа. Чөнки укучы күз алдында әлегә кадәр Идегәйнең тик уңай сыйфатлары гына ачыла килде. Субра ни өчен аңа карата шулай рәхимсезлек кылырга өнди? Бу карт явызлык иясе буларак кабул ителә дияргә була. Ләкин моның сере тиз ачыла. Ул болай дип өсти:

Исән-аман китсә ул,

Иделдән ары үтсә ул,

Шаһ Тимергә җитәчәк,

Шаһ Тимерне алып килеп,

Сарайны харап итәчәк. 

Вакыйгалар барышы, чыннан да, шуңа китереп чыгара да. Димәк, Субра карт алга карап фикер йөртүче булып күзаллана. Шуның белән аның дастандагы хезмәте тәмамлана. Билгеле инде, Идегәй, аның улы Норадын, бөтен вакыйгаларны хәрәкәткә китерүче образлар буларак, сюжетның катлауланганнан катлаулануын тәэмин итәләр, алар һәлак ителгәч кенә хикәяләү тукталып кала. Әсәрне сәхнә өчен яңадан язуның зарурлыгы спектакль белән танышкач аңлашыла төшә. Чөнки, еллар үткән саен, мәгълүматыбыз арта һәм ачыклана бара, шул рәвешле тарихка булган карашларыбызда гына түгел, сәхнә телендә дә үзгәреш бара. Н.Исәнбәтнең сугышка кадәрге чордагы сурәтләү ысуллары бүген тиешенчә яңгырамаска да мөмкин. Ю.Сафиуллин әсәргә заман сулышы өрүнең бик отышлы юлларын тапкан. Шул ук Субра картның прологтагы һәм финалдагы монологлары спектакльнең ватанпәрвәрлек рухын нык арттыра, тамашачыны халкыбызның гаять катлаулы көрәштән торган тарихы турында тирәнтен уйландыра. Дөреслекне яшерүнең дәүләтләрне харап итүгә китерүен әйтеп, ялганга юл бирмәскә өндәгән соңгы сүзләр тулаем әсәргә йомгак булып кабул ителә. Ягъни шул сүзләрнең яңгыравы гына да әсәрнең өр-яңа варианты иҗат ителүен аклый. Бу күренешләр халык мәнфәгате белән яшәгән җырчы-чичәннәрнең җырлары үлемсез, мәңгелек дигән фикерне раслау өчен хезмәт итә. Субра картның 195 яшьтә булуы да шуңа ишарә. Ул Туктамышның ата-бабаларыннан да уздырып яшәгән, ханның үзеннән соң да тереклеген дәвам иттерәчәк. Җырга, халык акылына үлем юк!

Субра картны шул чорның җырчысы итеп тә, бүгенге көнебезнең аксакалы буларак та карарга мөмкин. Ул иң мөһим фикерне – халык бәхетенең ачкычы аның бердәмлегендә, алга карап эш итүендә икәнлеген җиткерергә ярдәм итә. Бу – авторның һәм театрның зур табышы. Хан булуны үзмаксат иткән Норадын, бүгенге гамәле иртәгә нинди нәтиҗә бирәсен чамаламыйча, нигездә үч һәм нәфрәт белән генә эш иткән Идегәй Алтын Урда халкының иртәгәге язмышы турында җитәрлек дәрәҗәдә уйлый алмыйдыр. Үз тирәләрендә ялманып йөргән ялагайлар белән чын, ихлас күңелле кешеләрне аера алмаулары икесен дә һәлакәткә илтә. 

Яңа автор, табигый, үз элгәрләрен кабатламаска тиеш. Ләкин күпмедер күләмдә кабатламый да хәлең юк. Чөнки Н.Исәнбәт тә, Ю.Сафиуллин да бер үк дастан белән эш итәләр. Бу очракта вакыйгалар эзлеклелегендә охшашлыклар котылгысыз. Әмма шунысы куанычлы: Ю.Сафиуллин, дастанны тулаем һәм аның төп каһарманын, башка образларны да үзенчә бәяләп, яңа версия барлыкка китергән. Бу катлаулы әсәрнең барлык сюжет сызыкларын да бер җепкә тезү кыен эш. Мәсьәлә шунда, сәхнә әсәрендә тамашачының кызыксынуын тотып торырлык үзәк интрига булырга тиеш. Бу үзәк биредә бар, ул – Идегәй белән Туктамыш мөнәсәбәте. Башка барлык сызыклар шушы үзәк тирәсенә җыела. Драматург өчен иң авыры – гаять катлаулы хәл-әхвәлләрдән әлеге мөнәсәбәткә тәэсир итәрдәй тармакларны аерып алу. Безнең карашка, Ю.Сафиуллин монда шактый отышлы эш иткән. Дөресен әйткәндә, биредә Идегәй образыннан тыш, Норадын, Туктамыш образлары да сюжет оештыруда лидерлыкка дәгъва итәләр. Алай гына да түгел, драматург Яникәгә дә шушындыйрак бурычлар йөкли. Яникә әлеге версиядә, Җанбай белән берлектә, вакыйгаларның киеренкелеген, интригаларның үткенлеген тәэмин итүчеләрдән булып чыга.

Автор Норадын образын эшләүгә аеруча көч салган. Сөяк-санагы түгел, акылихтыяры да ныгып җитмәгән Норадын язмышы укучының һәм тамашачының да уртак хәсрәте булып әверелә. Аның белән аралашкан күренешләрдә Идегәй дә, сугышчан һәм кыю гаскәри генә түгел, бәлки улы турында кайгыртучан, аның гамәлләрендә үзенең көрәше дәвам иттерелүен күрергә теләгән, күңеле ярату белән тулы ата буларак та тасвирлана. Нәкъ менә шул нәрсәләр фаҗигале финалның дәһшәтен көчәйтә дә.

Чыннан да, хәзерге шартларда бу әсәрнең яңгырашы шулайрак булырга тиеш тә булгандыр. Чөнки халкыбыз да урта гасырлардагы ата-бабаларыбызның нинди хәлләр кичергәнлегеннән бүген шактый хәбәрдар. Моңа кадәр яшереп киленгән тарихыбызны ачыклауда соңгы унъеллыкларда шактый алга кителде. Ю.Сафиуллин моны сизгер тойган һәм заман тамашачысы таләпләренә җавап бирерлек версия тудыра алган. Идегәйне кеше буларак аңларга мөмкин, әмма халыкның шул көннәрдәге һәм ерак киләчәк язмышын хәл итүчеләрнең берсе булган кешенең холкы, аның акланмаган гамәлләрен күрсәтү аша драматург хәзерге буыннарга да олы сабак бирә. Хәер, халык әйтмешли, борчага үч итеп, тунны утка ягу кебек ахмаклыклар безнең чорда да булгалап тора. Димәк, Идегәйләр барлыкка килсен өчен җирлек һаман да бар. Менә болар барысы Ю.Сафиуллин әсәренең кыйммәте тарихка яктылык төшерүдә генә түгел, бәлки алга таба мондый адашуларга юл куймаска кирәклеген хәзергеләрнең колагына киртләп куюда да.

Без Юныс Сафиуллин иҗатының кайбер сәхифәләрен генә күздән кичердек. Шул кадәресе дә бу иҗатчының драматургиябез үсешендә, тормышны эстетик өйрәнүдә бик җимешле һәм нәтиҗәле эш иткәнлеген күрсәтә. Бу хөрмәтлебезнең театр сәнгатебезне үстерүдә үзенең саллы өлеше бар. Аның алга таба да куанычлы табышларга юлыгып яшәвен телибез. 

 

"КУ" 10,2022

Фото: unsplash

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев