Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген журналыбызның даими авторы Фәүзия Бәйрәмованың туган көне

1950 елның 5нче декабрендә галимә, язучы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, журналыбызның даими авторы, 1979–1984 елларда «Казан утлары» журналында хезмәт куйган Бәйрәмова Фәүзия Әүхәди кызы туган.

Ф.Бәйрәмованың матур әдәбият өлкәсендәге беренче күләмле әсәре – «Болын» повесте – 1983 елда «Казан утлары» журналында (№ 9) басылып чыга һәм әдәби җәмәгатьчелекнең зур игътибарын җәлеп итә, бәхәсләр дә тудыра.

Ф.Бәйрәмова драматургия өлкәсендә дә үзенчәлекле иҗади уңышларга ирешә. Фәлсәфи-әхлакый эчтәлектәге «Аллалар ялгышы, яки Яңа матриархат» пьесасы (1981), «Һәркемгә бер кояш» трагедиясе (1982), Һади Такташның шәхес һәм әдип буларак тормыш фаҗигасен, аның кичерешләрен, ул яшәгән чорның каршылыклы мохитен гәүдәләндергән «Атылган йолдыз» (1985), Әфганстандагы гаделсез сугышта һәлак булган татар егетләре истәлегенә багышланган «Сандугачның балалары» (1988), репрессия афәтләрен башларыннан кичергән хатын-кызларның аянычлы язмышын сурәтләгән «Безне онытмагыз» (1988) драмалары шул иҗади уңышлар исәбенә карый.

Узган гасырның сиксәненче еллар азагында илдә милли хәрәкәт көчәю, аннан соң беркайчан да җимерелмәс кебек тоелган СССРның таркалуы, империя хәрабәләре өстендә бәйсез-мөстәкыйль дәүләтләр барлыкка килү милләтпәрвәр йөрәкле Фәүзия Бәйрәмованың иҗат һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен киң мәйдан ача. Ф.Бәйрәмова бу елларда күбрәк публицистика өлкәсендә эшли, аның милләт, дәүләт бәйсезлеге, кеше хокуклары, демократия шартларында мәгариф, тәрбия, туган тел, дин мәсьәләләренә багышланган дистәләрчә мәкаләләре, интервьюлары республика һәм чит илләр матбугаты битләрендә дөнья күрә, аерым җыентыклар булып басылып чыга.

Фәүзия Бәйрәмова, үз халкының гамьле бер вәкиле буларак, татарлар күпләп яши торган төбәкләргә еш сәяхәт кыла, андагы милләттәшләребезнең яшәү рәвешләрен, рухи тормыш хәлләрен, киләчәккә булган өмет-ышанычларын тирәнтен өйрәнеп, алар турында үзенең борчылулы уй-фикерләрен матбугат аша әледән-әле җәмәгатьчелеккә белдерә килә.

2016нчы елның апрель санында Рамил Ханнановның Ф.Бәйрәмова турында "Кеше язмышыннан - милләт язмышына" исемле мәкаләсе басылды.

Авторобызның сайтка эленгән мәкаләләре белән дә танышырга мөмкин.

***********************************************************   Каләмдәшебезне чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, сәгадәтле гомер, иминлек-тынычлык, иҗат уңышлары телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев