Язмаган (юмореска)

Фәнни фикер сөреше һәм тормышка скептик караш модада булган заманда

күрәзәчелек белән акча эшләү бер дә җиңел түгел. Шулай да, кеше никадәр генә

укымышлы, белемле булмасын, күңеленнән генә нәрсәгәдер ышана.

Мәсәлән, үзен аек акыллы дип санаган берәрсенә, зираттагы яңа кабер янына чәч

тотамы күмеп карарга тәкъдим итсәң, ул моны эшләмәс өчен тиз арада рациональ

сәбәп табачак. Дөресен генә әйткәндә, зират территориясендә чәч күмү бер кешегә

дә бернинди дә зыян сала алмый. Ә менә яңа күмелгән каберләрне казып йөрүеңне

күрүчеләр булса, тиешле органнар сораулар бирми калмас. Ә алар кайчакта караңгы

көчләрдән дә ялыктыргычрак була.

Бәлки, базарда балык сатучы булып эшләсәм хәерлерәктер... Тик язмыштан

узмыш юк. Мин моның коры сүз генә түгеллеген бик яхшы беләм. Эш шунда ки,

мин – күрәзәче! Күзенә сәер төстәге линза киеп, ТВ шоуларда төшә торган экстрасенс

та, ишек урынына төсле пыяладан ясалган пәрдә элеп, плазма шарына карап багучы

медиум да түгел. Ә чып-чын күрәзәче. Дөрес, төсле линзам да, плазма шарым да бар.

Болар булмаса, клиентларымда минем күрәзәчелегемә карата шик туар иде. Ә шик

тудырырга ярамый, чөнки алар... алар – минем бердәнбер керем чыганагым. Үземә

лотерея билеты алып череп баерга язмаган, шуңа клиентлар кабул итеп, көн күрәм.

«Чәчри Казан» гәзитендә чыккан игъланымны күреп, бер апа һәм аның улы

килгәнен көтеп утырам әле. Улының килергә теләге юк бугай. Соңга калалар. Нинди

сорау белән килгәннәрен дә күрәм. Бер ай элек хатынның ире эчеп үлгән. Ә аннан соң

фатирында әйберләр үз урыныннан күчә башлаган. «Балыкчылык серләре» китабы

урынында юк, ди, чәркәләр дә кузгалган, качырып куйган шешәдәге эчемлек кимегән

һәм башкалар.

Ире исән чагында кешечә утырып, бер рәтләп сөйләшкәннәре дә булмаган. Ә хәзер...

Хатынның мәрхүм ире белән сөйләшәсе килә. Өендәге үзгәрешләрнең чын сәбәбен дә

беләм инде мин. Тик... Тик гадәттә, миңа килгән кешеләрнең чынбарлыкны беләселәре

килми. Алар йә күңел бушатырга, йә үз өсләреннән җаваплылыкны төшерергә килә.

Мин баштарак, гел чын дөресен сөйли идем. Тик татлы ялган ачы хакыйкатьтән

кыйммәтрәк булып чыкты. Вакытымның бәясен беләм. Шуңа кеше башы катыру

гадәтеннән ваз кичтем.

Үлгән ире белән сөйләшә алмас ул... Ник дигәндә, «тегендәгеләрнең» әһәмиятлерәк

эшләре бар. Күпләр белми, ә бит тәмугта кайныйсы казан төбенә утынны һәркем

үзенә үзе әзерли. Җәһәннәм урманының барлык агачлары черек. Билгеле, утынны

контрабанда юлы белән Җәннәт урманнарыннан да алып килүчеләр бар. Тик аларга

шалтырату гына катлаулы... Гел «занято» анда. Утыннан кала кәгазь эшләре дә бик

күп – казанда кайнатырга рөхсәт кәгазе, күптөрле белешмәләр кирәк. Белешмәләр

алганчы бер кабинеттан икенче кабинетка кәгазь ташу, юлламаларга тояклар, пичәтләр

куйдыру, анкеталар тутыру... Менә шунда инде ул чын тәмуг газабы. Болардан соң

кайнап торган майлы казанга кереп утырулары үзе бер рәхәт. Тәмугта җәза уйлап

табучылар безнең катка квалификация үстерү дәресләренә йөргән, ахрысы...

Кыңгырау шалтырады. Барып ачтым. Бүлмәгә, улын ияртеп, мин көткән апа килеп

керде. Плазма шары торган өстәл каршына килеп утырдылар. Ханым бик озак кына

сумкасын кая куярга белми азапланды. Өстәлгә куйсаң, әллә ничек, идәнгә куйсаң

– акчаң булмас дигән ышану бар. Нәтиҗәдә, сумкасы тезләрендә калды. Җайлап

утырышкач, сеансны башлап җибәрдек. Транска керәчәгемне хәбәр иткәч, хатынның

күзләрендә канәгать яктылык күренде. Егет исә авыр сулап куйды һәм бүлмәдә булган

әйберләрне игътибар белән күзәтә башлады.

«Хг-ы-ы-ы-р...» – дип суздым мин, калын тавыш белән. «Транска керү» өчен бер

минут чамасы кирәк. Тизрәк керсәң, килгән кеше тирә-ягына каранып, тынычланырга

өлгерми. Озагракка китсә, күңелсезләнә башлый.

«Хг-ы-ы-ы-р...» Күңел тыныч түгел бүген, эшлисе дә килми... Тагын шул ук

спектакльне кабатларгамы? Яңадан әллә нәрсәләр уйлап табасы... Ялганнан да гарык.

«Хг-ы-ы-р...» Бер күземне чак кына ачып ханымга карыйм. Болай ягымлы гына күренә.

Алай өметсез дә түгел кебек. «Мы-ы-р...» ой, «Хг-ы-ы-ы-р...». Ә егет колагында казына.

Бәлки, дөресен әйтергәдер... Хг-ы-ы-ы-р...»

– Димәк, ирегез вафатыннан соң...

– Әйе, әйберләр урыннан урынга күчә башлады. Китап һәм чәркәләр, яшерелгән

шешә дә... Китеп барган көнне ачуланышкан идек. Ләх булып ишек төбенә кайтып

ауган, өсте-башы шакшы. Эт итеп сүктем үзен. Күршеләр каршында оят бит! Мин

әйтәм, бәлки, хәзер җаны тыныч түгелдер? Балалар да...

– Күрәм... – дидем мин, плазма шарын бармак очлары белән сыйпый-сыйпый.

Егеткә карадым. Аның күзләрендә соры битарафлык кына. Мин тәвәккәлләдем дә

чын дөресен әйтергә булдым.

– Беләсезме, өегездә әйберләрне улларыгыз күчерә. Әтиләре яшереп калдырган

акчаны эзләгәндә, шешәне дә тапкан.

Егет тамагына төер утырган кебек йөткерә башлады. Гаҗәпләнеп әнисенә карады.

Хатын сумкасының тоткасын чытырдатып кысты:

– Мөмкин түгел! Минем улларым андый түгел!

Егет хуплап тамак кырып куйды. Хатын бераз уйга калган кебек булды:

– Бәлки, мәрхүмнең үзеннән сорарбыз... Гәзиттә сез бит үлгәннәр белән аралаша

алам дигәнсез?..

– Алам, – дидем, авыр сулап.

Шунда ук хатынның ире белән элемтәгә чыгарга аскы катка «запрос» җибәрдем.

Ир тәмугка бара торган поездда хаталы судоку чишеп утыра иде. Күп тә узмады,

безне тоташтырдылар һәм башымда аның тавышы яңгырады. Ире хатынына минем

аша кыска хәбәр җибәрде:

– Үлгәннән соң да тынгы булмас синнән, елан! Берни дә күчермәдем мин,

әйберләреңне кая куйгансың, шуннан эзлә!

Аннан соң Җир-Тәмуг поезды туннельгә кереп китте, ахрысы. Чөнки сигнал кинәт өзелде.

Бу сүзләрне ишетеп, хатын кызарынып чыкты.

– Шарлатан һәм нахал! – диде ул миңа, ярсып.

Мыш-мыш сулап, әйберләрен җыеп, бүлмәдән чыгып китте. Аның артыннан улы да

торды. Ул әнисе белән чыгып киткән иде, тик берничә минуттан яңадан керде. Сеанс

өчен акча бирде, аннан уңайсызланып кына:

– Әти акчасын кая яшергән микән? – дип сорады.

– Балыкка йөри торган итекнең сулында, – дидем мин, авыр сулап.

 

Зөләйха Камалова – Казан кызы. Мәктәп елларыннан ук журналистика белән кызыксына. КФУда татар филологиясе юнәлеше буенча белем алган. 2017 елда КФУның Төрки телләр бүлегендә магистратура тәмамлаган. Шигырьләр, җыр сүзләре, хикәяләр яза. «Идел» журналында сайт редакторы булып эшли.

 

"КУ" 4, 2020

Фото: pixabay

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: