Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Тукталыш

Әйтә алмыйм, күпме калды көчем, Ярты гасыр гомер үтелгән.

Әйтә алмыйм, күпме калды көчем,
Ярты гасыр гомер үтелгән.
Исәп-хисап ясап алыр өчен
Биштәр бавым инде сүтелгән.
Биштәремнән алам – узганымны –
Үкенерлек эшләр юк сыман.
Кагам-сугам кунган тузанымны,
Алдагысы – серле бер томан.
Бәйләп куям ипләп биштәр бавын,
Алга таба исәп атларга.
Менәселәр бар бит гомер тавын,
Сер бирмичә залим-ятларга.

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев