Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

СОҢГЫ СЫНАУ (хикәя)

Бер ел да үтми – Нургалинең әтисе дә вафат була. Бик хөрмәтләп озата аны яшьләр. Ул вакытта халык Кәүсәриянең ихлас елаганына аптырый: үз әткәсемени... Ә бер көнне алар тормышында күңелсез, әмма бик тә гыйбрәтле шундый хәл була.

Кояш урман артыннан күтәрелеп, сүрән нурлары белән авыл ихаталарын
сизелер-сизелмәс яктырта башлауга ук, өчимәнлеләр Нургали абый белән
Кәүсәрия апа турындагы шомлы хәбәрне кабалана-кабалана бер-берсенә
тапшыра башлады. Авылның хөрмәтле абыстае һәм мөхтәрәм аксакалы
булган әби-бабайны кичә төнлә бер исерек машинасы белән бәрдереп
киткән... Урамда кап-караңгы иде, шулай да, машина номерын күреп
калучылар булгач, гаепле кешене бик тиз эләктергәннәр үзе, ләкин... халык
бик яраткан, олы ихтирамга ия булган ике өлкән кешенең хәле бик авыр
икән, бик авыр... Күр син аны: Рамазан аенда, төнге тәравих намазыннан
кайтканда, шундый бәлагә тарыганнар бит, ә!
Нургали абый белән Кәүсәрия апаны район хастаханәсенә бергә
ике кешелек аерым палатага яткырдылар. Илле елга якын бер гаилә
булып гомер кичергән әби белән бабайны аермыйча, бер-берсенә иптәш
вә терәк булырлар дип, шулай бергә урнаштырганнар иде. Улы Саха
Республикасының Мирный шәһәрендә, кызы исә бөтенләй чит илдә –
Германиядә яшәгәнлектән, аларны башта борчымаска булдылар, әмма
соңрак, бабайның хәле начарайгач, хәбәр итеп чакырттылар. Хәер, якын
туганнары янда булмаса да, палатадан халык бер дә өзелеп тормады:
күрше-күлән, мәчет картлары, башка авылдашлары килеп, күчтәнәч тә
китерде, хәлләреннән килгәнчә ярдәм дә итте. Сигезенче дистәне ваклап
баручы карт белән карчыкка авыл халкының зур хөрмәт күрсәтүе алар ихлас дин әһелләре булган өчен генә түгел, күркәм холыкларына, ачык,
нурлы йөзләренә дә бәйле иде. Моннан тыш, әле яшь чакларындагы танышу
хатирәсе дә үзенә күрә бер сәбәп булды. Шушы тормыш хәле, менә инде
берничә дистә ел дәвамында авыл тарихына мөнәсәбәтле кызыклы кыйсса
буларак, буыннан-буынга, телдән-телгә күчеп килде. Аны ишеткәч, кемдер
елмайды, кемдер, хискә бирелеп, күз яшьләрен тыя алмыйча елады, әмма
күпләр бу хәлне олы бер гыйбрәт вә хикмәтле сабак итеп кабул итте...
...Яшь чагында Нургали агач ташый торган зур йөк машинасында
эшләде. Ул вакытта, техника аз булу сәбәпле, машина йөртүчеләрне бик еш
нормадан арттырып эшләттеләр, кайвакытта хәтта төнен дә юлга чыгарга
туры килде. Менә шундый караңгы төннәрнең берсендә тәмам алҗыган егет
рульдә барганда йоклап китә, һәм аның юан бүрәнәләр төялгән машинасы
тирән ерымга әйләнеп төшә. Ярый әле, арттан МТС тракторы кайта торган
була. Тракторчы абзый, ауган йөк машинасын күреп, авылга чаба һәм
ашыгыч ярдәм белән милиция хезмәткәрләрен чакыра. Фаҗига урынына
килеп җиткән табиб исә... суламыйча яткан егетнең авыр җәрәхәтләрдән
һәлак булуын белдерә. Каты яраланып, канга буялып беткән гәүдәдә,
чыннан да, җан әсәре барлыгы сизелми. Инде нишләргә? Медицина
хезмәткәре шофёрның үлемен рәсми рәвештә раслагач, «мәетне» район
үзәгендәге моргка илтеп куялар. Шунда берничә сәгать ятканнан соң, егет
Аллаһның безгә мәгълүм булмаган тәкъдире белән аңына килә.
Бик каты туңганын һәм яраларының хәйран авырттырып сызлавын
тойган егет беравык үзенең кайда икәнен аңыша алмыйча ятты. Ләкин
яралары бәйләнмәгәнен, тимер ятагында ни матрасы, ни юрганы булмавын
сизгәч, кая эләккәнен чамалый башлады: «Йә Хода... Мине үлгән дип белеп,
мәетләр саклагычына китереп куйганнар түгелме соң?.. Моргта бит мин...»
Әлеге шомлы, тетрәндергеч уй Нургалинең күңелен тәмам пошаманга
салды. «Шушы зәһәр салкын, караңгы, куркыныч урында тагын күпме
ятарга туры килер икән?.. Озакка китсә, чыннан да, үлеп, җаның белән
хушлашырга туры килмәгәе...»
Күңел төпкелендә пыскып торган яшәү өметен чарасызлык күләгәсе
кара шәүләсе белән каплый башлаган мәлдә, дөм караңгы бүлмәнең
шомлылыгын тагын да арттырып, кемнеңдер сулкылдап елаган тавышы
ишетелде. «Саташам бугай...» дип үзалдына уйлап куйды егет. Ләкин
яндагы елау тавышы тукталмагач, кымшанудан җәрәхәтләрнең каты
авыртып алганын сизеп алса да, гаҗәпләнү хисе тәэсирендә, Нургали бераз
күтәрелеп, башын тавыш ишетелгән якка борды.
– Әй... Кем бу?.. – дип, караңгыга аваз салган егет үзенең хырылдап
чыккан тавышыннан сискәнеп куйды. – Монда кемдер бармы?..
– Бар... – диде бер хатын-кыз, һәм борынын мышкылдатып: «Мин бу...» –
дип өстәде дә үкси-үкси елавын дәвам итте.
– Кем «мин»? – Әле генә чыгып китә язган котының әкрен генә урынына
урнаша башлавын тойган Нургали шушы кешеләрчә бирелгән җаваптан
бераз тынычлана төште. – Исемең ничек соң синең?
– Кәү... сәрия... – диде тавыш иясе, исеменең беренче һәм икенче
иҗекләре арасында янә мышык-мышык килеп.
– Ә мин Нургали... – Янында исән кеше булуына анык төшенгәннән соң, егет сөенеченнән торырга талпынды, әмма башындагы яраның үзен
кинәт «белдереп» алуыннан ыңгырашып куйды да янә урынына ауды.
Соңыннан исә, бераз тынычлангач, көчәнмәскә тырышып, әкрен генә тагын
бер соравын бирде:
– Ә син, Кәүсәрия... безнең кайда ятканыбызны беләсеңме?
– Морыгта... – дип җаваплады елак тавыш, шушы сүзнең мәгънәсенә
әллә ни исе китмәгәндәй.
– Менә мин дә аны шулай уйлаганыем... – диде Нургали, һәм беравык
дәшмичә ятканнан соң, сөйләшүне дәвам итте:
– Кәүсәрия... Син монда ничек эләктең соң?
– Баттым... – дип, кыска һәм беркатлы җавап бирде тавыш караңгы
почмактан. – Ә син?
– Ә мин... рульдә чакта йоклап китеп... машинам белән чокырга әйләнеп
төштем...
Бүлмәдә тынлык урнашты. Бер-берсенең җавабыннан хәйран калып,
егет белән кыз күпмедер вакыт гаҗәпләнеп дәшмичә ятты. Чыннан да,
ышанырлык хәлмени? Беркөнне «үлеп», бервакытта «терелгән» ике «мәет»
бер урында шулай очрашсын әле! Шаккатарлык тәкъдир галәмәте булмый,
тагын ни булсын? Йа Аллаһ...
Шул вакытта үзләрен кабер эчендә яткандай тойган яшьләрнең
күңелләре бербөтен булып, олы, якты дөньяга чыгу максатына ирешүдә
бер-берсенә сүзсез генә ярдәм итешергә вәгъдә бирде. Җәрәхәтләре каты
сызлаудан, төнге салкын үзәкләргә үтеп туңдырудан гаять җәфаланып ятса
да, Нургали җаны тернәкләнеп китүен һәм яшәү дәрманына ия булуын
сизде. Кәүсәрия дә, читтәрәк яткан егетнең ни кыяфәтен күз алдына китерә
алмаган, ни холык-фигыльләрен белмәгән килеш, аның шушы минутларда
үзе өчен дөньядагы иң якын, иң кирәкле кеше булуын аңлады.
– Нургали...
– Әйе, Кәүсәрия...
– Бик суык монда... Туңдым мин, Нургали... Ни кулларымны, ни
аякларымны тоймыйм...
Үзенең нинди хәлдә булуын абайлап бетермәгән егет, яраларның
авыртуына көч-хәл белән түзеп, башта торып утыра, аннары идәнгә төшеп,
иреннәрен тешли-тешли, үрмәләп-шуышып дигәндәй, тавыш ишетелгән
якка хәрәкәтләнә башлый, ләкин кыз яткан сәндерәгә кадәр килеп җиткәч,
хәле бетеп ыңгырашып ала да туктап кала. Каты туңудан һәм күрше
«мәетнең» янына ук килеп туктавыннан тәмам куркуга төшкән кыз тагын
да ныграк калтырана башлый. Әмма кытыршы кулның беләгенә кагылуын
тойгач, әүвәл сискәнеп алса да, бераздан тынычланып киткәндәй була.
– Кәүсәрия... Монда төшә аласыңмы? Төшсәң, бер-беребезгә сыенып
җылыныр идек дим...
Бер-берсенә инде сыенырга өлгергән ике җанның калып-гәүдәләре дә
берләшкәч, калебләр төбендә пыскып торган өмет чаткысы зураеп, ныграк,
ышанычлырак итеп янып китте хәтта... Олы мәхәббәт ялкынына әверелеп,
бу бүлмәне генә түгел, бар дөньяны – хәзерге һәм алдагы тормышны
сөенечле яктыртып җибәрде.
Соңыннан иртәнге якта килгән санитарның, бер-берсенә елышып утырган ике «мәетне» күргәч, ничек кычкырып җибәрүен дә, яралардан
йөзе ертылып, шешенеп, зәңгәрләнеп бетү сәбәпле, әкиятләрдәге куркыныч
диюгә охшаган егеткә берсүзсез кияүгә чыгарга ризалашкан Кәүсәриянең
кешелекле гамәлен дә авыл халкы җай чыккан саен кызык бер хәл итеп искә
алды. Чыннан да, Нургалиләр өенә килен булып төшкәндә, Кәүсәрия аның
бу төбәктәге иң чибәр, иң уңган-булган егетләрнең берсе икәнен белми иде.
Умыртка баганасы бераз зарарланган булгач, Нургалигә ярты ел чамасы
урын өстендә ятарга туры килде. Шул вакытта нәкъ менә Кәүсәрия аңа
үз-үзенә ышанырга ярдәм итте, кайчакларда ире төшенкелеккә бирелеп,
күңеле сүрелсә, шаяртыбрак: «Теге төнне моргта минем янга килә алдың
бит? Димәк, аякка басасың, Аллаһ боерса!» – дип юата иде үзен. Ә терелгәч,
Нургали аякка гына түгел, намазга да басты. Хәләл җефете дә, дин юлын
үз итеп, намаз иясе дә булды, авыл абыстае ярдәме белән гарәп хәрефләрен
үзләштереп, Коръән укырга да өйрәнде. Өлкән яшьтәге абыстай вафат
булгач исә аның вазифаларын Кәүсәрия башкара башлады.
Әй, бу тормыш арбасы диген!.. Бик озак тәгәрәттеләр аны бергәләп
Нургали белән Кәүсәрия... «Терелеп», кабат аякка басканнан соң, егет зур
йөк машинасына инде утырмый: башта фермада эшли, ә соңыннан, идарәдә
эшләүче шофёр лаеклы ялга киткәч, аның урынына урнаша – «Нива»
машинасында колхоз рәисен дә йөртә, кәнсәләрнең башка йомышлары
буенча да йөри. Авылда ул намаз укучы бердәнбер егет иде. Шуңадыр,
өстәвенә, намуслы, сабыр, акыллы, тырыш булганга да, халык аны бик
хөрмәт итте. Гаилә коргач та, берничә ел алар әти-әнисе белән иске,
кечкенә генә алты почмаклы йортта яшәделәр. Аннары, башка чыгарга
ниятләп, авыл читендәге буш җир кишәрлегендә йорт салуга керештеләр.
Күпләр моның ише эшкә тотынуга, колхоздан ни дә булса чәлдерү җаен
эзләсә, Нургали, идарәдә эшләп тә, төзелеш материалларын хәрәмләшеп
юнәтүгә беркайчан да бармады. Бура агачларын да, кәнсәләргә тиешле
акчасын түләгәннән соң, урманга барып, үзе әзерләде. Менә шул урманда
янына инде бер килгән әҗәл белән аңа тагын очрашырга туры килде: алга
таба авасы зур агач нигәдер ул басып торган якка ауды... Шунда ярдәмче
иптәшен коткарам дип, әрле-бирле килгән арада Нургали куе, чәнечкеле
ботаклар астында калганын абайларга өлгерми. Әмма бу юлы да әҗәл
дигәне егетне канаты белән генә сыпырып ала, ә җанын үзе белән алып
китми: тәне шактый сыдырылып зарарланса да, егет өенә исән-имин кайта.
Әйе, дөрестән дә, Аллаһы Тәгаләдән вакыт җитмәгән булган, чөнки гаиләдә
әле ике бала – бер шаян малай белән мөлаем бер кызның туасы бар иде...
Яңа зур йорт салынгач та, авыл халкын гаҗәпләндергәне шул булды:
яшьләр Нургалинең әти-әнисен иске йортта калдырмый: яңасыннан
аларга зур, иркен, яп-якты бүлмә бирәләр. Кәүсәрия каенанасы белән авыл
урамыннан сердәшче ахирәтләрдәй култыклашып узганда, көнләшүчеләр дә
булгандыр, әмма авылдашларның күбесе аларга ихлас күңелдән сокланды.
Балта остасы булганга, авыл янындагы тау итәгеннән агып торган
чишмәне төзекләндерү эшен дә Нургалигә йөклиләр. Агачтан искитмәле
матур бизәкле корылманы ясый башлауга, аның әнисе авырып китә. Хатыны
өйдә булуга карамастан, ул сәгать-сәгать ярым саен әнкәсенең хәлен белергә
дип кайтып килә иде. Корылма төзелеп беткәндә, газиз әнкәсе вафат була. Авыл җыенында чишмәне Нургалинең әнисе истәлегенә «Миңнекамал
чишмәсе» дип исемләргә тәкъдим ителгәч, халык бертавыштан хуплый.
Шунда аз сүзле, моңарчы хис-тойгыларга бирешүен бер дә күрсәтмәгән
яшь ирнең, йөзен көрәктәй куллары белән каплап елаганын күргәч, хатын-
кызлар гына түгел, олпат ир-егетләр дә күз яшьләрен тыя алмый.
Бер ел да үтми – Нургалинең әтисе дә вафат була. Бик хөрмәтләп озата
аны яшьләр. Ул вакытта халык Кәүсәриянең ихлас елаганына аптырый:
үз әткәсемени...
Ә бер көнне алар тормышында күңелсез, әмма бик тә гыйбрәтле шундый
хәл була. Эссе җәйнең урталары иде. Эштән әлсерәп кайткач, Нургали
гадәттәгечә өенә кермәкче була, әмма өй ишеге эчтәге эләктергечкә бикләнгән
булып чыга. Түрдәге бүлмәдән бала елаган тавыш ишетелә, ә Кәүсәрия
чыкмый... Ишеккә дә, тәрәзәгә дә шакылдату нәтиҗә бирмәгәч, Нургали
тәмам куркуга төшә, хатынына нидер булган дип, бик каты борчыла. Бала
да елаудан һаман туктамый... Нидер эшләргә кирәк дип, ир-ат сарайдан
кирәкле инструментын алып, тәрәзәне рамы-ние белән бергә салдыра да
өй эченә керә. Караса, хатыны тирән йокыга талып, диванда ята, кечкенә
каплаулы караватта исә яңа гына уянган бала елапмы-елый... Барысы да
тәртиптә булганга күңеленнән Аллаһка шөкер сүзләре җиткереп, Нургали
хатынын битеннән үбеп уята һәм, күңеле тулып, аны башыннан сыйпый-
сыйпый: «Кадерлеләрем минем, кадерлеләрем минем...» – дип кабатлый да
кабатлый. Алдагы төндә бала нигәдер көйсезләнеп йокламаганга, Кәүсәрия
бөтенләй ятмады диярлек, ирен исә, иртән эшенә барасы бар дип, борчымаска
булды. Төнлә йоклый алмагач, көндез ашарга пешереп, бер кат өй эшләрен
караганнан соң, яшь хатын баланы яткырып, черем итеп алырга уйлаган, ә
менә нәрсә килеп чыккан... Ә бер ел алдан шундыйрак хәл күрше Харисларда
булган иде. Ул вакытта Харис, эштән кайтып, өенә керә алмыйча торган өчен
сүгенә-сүгенә хатынын кыйнады. Ә Нургали... Шул кичне Кәүсәрия белән
бала исән-имин булу сөенеченнән, кибеткә барып, зур торт алып кайтты.
Чын-чынлап олы йөрәкле, игелекле, мәрхәмәтле бит ул Нургали...
Балаларын алар дини тәрбия биреп үстерделәр. Кечкенәдән сүрә-догалар
ятлаттырып, 7-8 яшьләрендә намаз уку тәртибен өйрәттеләр (мәктәптә
укыганда икесе дә биш вакыт намазны калдырмый иде). Уллары Фаяз, югары
уку йортына кереп, шәһәрдә укый башлагач, әтисе ниндидер үзгәреш булуын
сизеп алды: моңарчы аралашучан, ачык йөзле егет нигәдер үз эченә бикләнеп,
төшенкелеккә бирелде. Бер кайтуында күңеле төшүнең сәбәбен сорагач, егет
башта серен ачмады, соңыннан исә укыган җирендә проблемалар барлыгын
әйтте. Шунда Нургали аны-моны сораштырып тормыйча, бер генә сорау
бирде: «Биш вакыт намазың тәртиптәме?» Фаяз, карашын читкә юнәлдереп,
атасының күзенә карарга кыймыйча торгач, хәлнең асылына төшенгән әтисе
улы гомерлеккә исендә калдырган кыска, әмма бер мәгънәле нәсыйхәт әйтте:
«Намазыңны калдырсаң, Аллаһы Тәгалә дә сине калдырыр. Намазыңны
ташламасаң, Аллаһы Тәгалә сине беркайчан да ярдәменнән ташламас».
Шул җитә калды: малай элеккеге тәртипкә кайтып, барысы да рәтләнде.
Институтны тәмамлаганнан соң, бер курсташының әтисе: «Иң акыллы,
иң тәртипле иптәшең белән кайтыгыз», – дип чакыргач, Фаяз, Якутиядәге
Мирный шәһәренә китеп, алмазлар эшкәртүче оешмага эшкә урнаша. Эше күңеленә дә ятышлы, бик керемле дә булып чыга. Шунда матди хәлен
яхшыртып «аякка баскач», әле укыган вакытта аралаша башлаган күрше
авыл кызы Наиләгә өйләнә. Шуннан соң яшьләр Якутиягә китеп баралар.
Университетның дүртенче курсында укып йөргәндә, кызлары Тәслимә
бер егет белән аралашуын, алай гына да түгел – егетнең гаилә корырга
җитди нияте барлыгын әйтте. Каршы килмәделәр: «Алып кайт, танышып,
сөйләшеп карыйк», – диделәр. Кайттылар. Ләкин Нургали төс-кыяфәте
ярыйсы күркәм булган егеттә масаю һәм мин-минлек сыйфатлары
барлыгына игътибар итә. Каян башына килгәндер, чәй табыны алдында
ул, егетне аптырашта калдырып: «Син «Кунут» догасын беләсеңме?» – дип
сорап куя. Тегесе «юк» дигәч: «У-у, «Кунут»ны белмәгәч, син витр-вәҗеб
намазын укымыйсың, димәк. Шулай булгач, көндәлек намазларың да
юк инде синең. Ә намаз укымаган кешегә без кызны бирә алмыйбыз», –
дип, төп мәсьәләгә нокта куя. Кыз ахыргы курста укыганда, университет
җитәкчелеге бер төркем студентларны, шул исәптән Тәслимәне дә,
Германиягә практикага җибәрә. Менә шунда башка факультетта укучы
Сәлим исемле егет белән таныша да инде ул. Икесе дә дини гаиләдән, икесе
дә намаз әһелләре булу аларны тагын да якынайта, берләштерә. Алман
телен бик яхшы белгәнгә, икесенә дә эш тәкъдим итәләр. Никахны алар кыз
ягында – Өчимәнледә укытты. Тәслимәне чит илгә яшәргә дип озатканда,
Кәүсәрия күз яшьләрен тыя алмыйча елады да елады. Нургалие генә:
«Мондый кияү белән Германиягә түгел, Кытайга китсә дә, күңелем тыныч
минем. Анысы да – Аллаһ җире, анда да сәҗдә кылып була», – дигәч, күнде
һәм: «Язган ризыгың шундадыр инде, кызым...» – дип тынычлангандай
булды. Шулай да, озаткан көнне үзенең бәгырь парәсе, нәзек чәчкәдәй
үстергән газиз баласы белән аерылу тойгысыннан кич буе үзенә урын таба
алмыйча юксынып, өзгәләнеп йөрде. Аннары төне буе йоклый алмыйча,
тормыш елларын барлап, уйлап ятты.
«Үлеп терелгәнче» Кәүсәрия, медицина көллиятен тәмамлап, үзе туып
үскән Каенлык авылына эшкә кайткан була. Менә шунда, иптәш кызлары
белән су коенырга дип барган җирендә, кинәт көзән җыеру сәбәпле,
бата да инде ул. Инде мәгълүм булганча, шушы тәкъдир сынавы аны
Өчимәнлегә китерә. Соңыннан кайбер тел бистәләренең: «Карале син,
безнең Нургали-имәнгә нинди күркәм Кәүсәрия-каен туры килгән!» – дип
кинаяле, әмма бик төгәл чагыштырулары бер дә юкка булмаган шул... Ә
тора-бара, Кәүсәрия фельдшер-акушерлык пунктында эшли башлагач,
аның күңеле дә каеннардай ак, ә теле һәркемне тынычландырырлык
татлы сүзләргә бай булуы ачыкланды. Шуңа да авыл халкы аны үз итеп,
«безнең шәфкать туташыбыз» дип яратып атый. Соңрак та бу хөрмәт
сүрелми, һәм күпмедер вакыт дәвамында ул шәфкать туташы булып тора,
ә инде лаеклы ялга чыгып, халык соравы буенча дини йолаларны төпләп
үти башлагач, авылдашлары, үзләре дә сизмәстән, аны «безнең шәфкать
абыстае» дип йөртә башлый. «Шәфкать туташы» һәм «шәфкать абыстае»
чагында ул тәннәрне дәвалаучы булса, соңгы елларда үзенең вәгазь-
нәсыйхәтләре, хикмәтле сүзе, һәрьяклап уйланган төпле киңәшләре белән
авылдашларының җаннарын сихәтләндерде.
Менә шулай итеп, шактый еллар үтте, Нургали белән Кәүсәрия үзләре яшәгән салада гына түгел, күрше-тирә авылларда да намуслы, ихлас иманлы
мәчет карты һәм хикмәтле, күркәм холыклы абыстай буларак дан-хөрмәт
казанды.
...Хатирәләр җебенә тормыш вакыйгаларын тезә-тезә, Кәүсәрия әби
бабае Нургали белән бергә үткән юлны күз алдыннан уздырып ятты. Күпне
күрергә, кичерергә туры килде шушы тормыш юлында, ләкин ни генә булса
да, һәрбер хәлне алар Аллаһның хикмәтле сынавы буларак кабул итте. Менә
шушы бәлагә таруларының да ниндидер әлегә мәгълүм булмаган хикмәте
бар. Тик нинди?
Хастаханә палатасында караңгырак та, салкынчарак та иде. Шуңа микән,
әби ерак яшьлектәге теге шомлы, әмма аны бик бәхетле иткән төнне исенә
төшерде. «Салкын иде, бик салкын иде шул төн... Тәннәребез калтырады,
ләкин бер-беребезне ишетүгә җаннарыбыз җылынды... Чөнки шул җаннарда
олы мәхәббәт ялкыны кабынды... Шул вакытта Аллаһы Тәгалә мин бөтенләй
белмәгән, гомеремдә бер тапкыр да күрмәгән кешегә күңелемне беркетеп
куйды... Гомерлеккә беркетте... И Нургали... Йөрәгем белән тойдым синең
изгелегеңне... чиста күңелле, яхшы кеше булуыңны... Ирләр арасында
шундыйлар сирәк була, бик сирәк... Хатын-кызның бәхете ирдән диюләре – хак
сүзләр. Тормыш юлдашың ышанычлы, игътибарлы, кайгыртучан булуы, аның
күңел җылысын тоеп яшәү, чыннан да, зур бәхет бит ул. Безне кавыштырган
хәтәр-хәвефле шул төндә күңелләребезне җылытып та, яктыртып та җибәргән
мәхәббәт хисе Аллаһның рәхмәте белән гомер-бакыйлык булды, кимемәде,
сүрелмәде. Нургалиемнең күңел җылысын әле дә тоям бит мин...»
Хастаханә бүлмәсендәге тынлыкны бүлеп, янәшәдә карават шыгырдаганы
ишетелде. Бераздан шул тавышка ыңгырашкан аваз кушылгач, әби: «Бабаем
уянды, ни дә булса кирәктер...» дип борчылып куйды. Шул мәлдә эңгер-
меңгерле почмактан әрнүле зәгыйфь тавыш яңгырады:
– Кәүсәрия!..
– Әү, Нургали...
– Бик суык монда... Туңдым мин, Кәүсәрия... Өстәвенә... гәүдәм әллә
нишли... сызлый... кысыла...
Машина бәрдерүдән каты имгәнмәсә дә, әбинең аягы сынган була,
шуңа күрә ул башта торып утыра, аннары, зур саклык белән идәнгә төшеп,
юрганын эләктерә дә, карты яткан каршы якка үрмәләп-шуышып дигәндәй
хәрәкәтләнә башлый. Бабай яткан караватка кадәр килеп җиткәч исә,
юрганны аның өстенә яба һәм, кулын учларына алып:
– Монда мин, монда, җаныкаем... Бераз йоклап алдыңмы? – дип сорый.
– Аллага шөкер, кадерлем... йокладым... Әллә нинди... төшләр күреп
яттым... Хәерлегә булсын...
– Ниләр күрдең, җаныкаем?
– И... сөйләсәң сүз... Яныма ап-актан киенгән... бик матур бер кеше килеп
сөйләште минем белән... Мин аны белмим шикелле... Ә ул: «Без синең белән
инде ике тапкыр очрашкан идек, ди... Беренчесендә, ди, Аллаһы Тәгалә
сиңа гомер генә түгел, иман юлы һәм бик яхшы пакь күңелле тормыш
юлдашы да бүләк итте... Икенчесеннән соң арагызны ныгытып, гаиләгезне
ишәйтте... Үзенә тагын да якынайтты... Әйбәт яшәдегез бу дөньяда диде...
Ә хәзер инде, ди, сиңа кайтырга вакыт җитте…

Соңгы сүзләрне ишетүгә Кәүсәрия әбинең йөрәге дөп-дөп итеп кага
башлады. Әмма, үзен кулга алып, ул бабайның кулларына бите белән
сарылды да тыныч кына әйтте:
– Төштә аклык-матурлык күрүне хәерлегә юрыйлар... Ә кайтырга
дигәне... Без монда әллә дүртенче, әллә бишенче көн түгелме соң? Чыннан
да, озакламый моннан чыгарып, кайтарып җибәрерләрдер безне, шәт...
– Кәүсәрия... Мин сиңа бик рәхмәтле... Син мине бәхетле иттең... Ә ул
дөрес әйтте... Бик әйбәт тордык без синең белән... Гаебем булса – кичереп,
риза-бәхил бул...
Хәлне аңлап күңеле тулса да, әби бар сабырлыгын туплап, еламаска
тырышты.
– Нургали... Иртәгә балалар кайтып җитә дип хәбәр иттеләр... И,
сагынганнардыр инде... Иртәгә, Нургали!..
Бабай беравык дәшмичә ятты. Соңыннан ниндидер бик мөһим нәрсәне
исенә төшереп, борчылып, кабаланып иткәндәй, карчыгының кулларын,
йомшак кына кысып алды да, авыр сулап:
– Кәүсәрия... Мин Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле... Ул мине бәхетле итте...
Гомер буе Аның ярдәмен, мәрхәмәтен тоеп яшәдем... Синең белән булдыра
алганча тырыштык... Ләкин шөкер итеп бетерә алдык микән... Балаларга
әйт... Барысына шөкер итеп яшәсеннәр... Безне догадан калдырмасыннар...
Сабыр итеп, күз яшьләрен тыеп торса да, әби түзми һәм, бабайның
күкрәгенә сыенып, тавыш-тынсыз елый башлый. Ярты гасыр элек бер-
берсенә ныклап беркетелгән җаннарның озакламый аерылачагын абайлап,
ул бу дөньядагы иң якын, иң кадерле кешесе белән хушлашу мизгеле
якынайганын аңлый. Моңа ышанасы килмичә, сыңар канаты каерылгандай
авырлык тойса да, ул күңеленнән тәкъдир насыйбы белән ризалашты.
Шуңа да картына:
– Бер дә борчылма, әтисе... Әлхәмдүлилләһи шөкер, биш вакыт намаз
ияләре бит алар, догадан калдырмаслар... – диде.
– Кәүсәрия... Тагын шунысын да әйт... Кәлимәне телләреннән
төшермәсеннәр...
– Кайсы кәлимәне? – дип сорый әби, каушавыннан саташкандай.
– Ләә иләәһә илләллаһ... Мүхәммәдәр рәсүлүллаһ...
Әби ризалыгын белдерергә дип талпынган арада бүлмә бер мизгелгә
яктырып киткәндәй булды... Һәм, ни гаҗәп: күңел халәте тәэсирендә
Кәүсәрия абыстай матур чәчкәләр белән тулган зур, иркен болын күрде.
Карап туймаслык шул җете, нәфис чәчкәләрнең кәлимәне көйләп
торуларыннан болын өсте чыңлап торган тавышка күмелде. Ә чәчкәләр
арасында, шатлыклы елмаеп, яшь Нургали басып тора. Бераздан болын
әйләнәсендәге киң һәм нык кәүсәле баһадир имәннәр белән яшел яулык
япкан ак күлмәкле оялчан каеннар, куе яфракларын кыштырдатып, Нургали
әйткән кәлимәне кат-кат кабатлый башладылар сыман. Ә бер имән өстендә
урта яшьләрдәге Нургали, агач ботакларына тотынып, шул кәлимәне
елмая-елмая тәкрарлый. Менә ихлас мөэминнәрнең тугры, ышанычлы
юлдашы булган шушы кәлимә, агач яфракларыннан зәңгәр күктәге ак
болытларга күчеп, бар җиһанны тантаналы яңгыратты. Бәхетле болытлар,
бөек кәлимәне кабатлый-кабатлый, ерак офыкларга таба юл тотты. Ә алар арасында... Йә Раббил гәәләмиин, күк гөмбәзен яңгыраткан болытларга
кушылып, моңлы мәкаме белән кәлимәне көйли-көйли, ап-ак тукымага
төренгән инде өлкән яшьтәге Нургали әкрен генә көнбатышка таба юнәлә...
Ә Кәүсәрия... Ул, тын да алмыйча өскә карап, талгын гына ерагайган картын
моңсулык һәм шатлык илә соклану хисләрен берләштереп чагылдырган
нәүмизле дә, өметле дә күз карашы белән озатып, күккә карап тора...
Абыстай өнгә килеп, башын күтәргәндә, тынып калган карты инде
суламый иде. Колагы белән күкрәгенә янә кысылып, бабайның йөрәк
тибешен ишетергә өметләнгән карчык бераздан мәрхүмнән аерыла һәм,
шушы хәлгә әле ышанып җитмәгәндәй, күпмедер вакыт селкенмичә,
хәрәкәтсез утыра. Болытлар арасыннан кинәт килеп чыккан ай киң тәрәзә
аркылы бүлмәне матәм нурлары белән яктыртып алгач кына, Кәүсәрия әби,
чынбарлыкка кайтып, үзенең гомерлек юлдашы белән уртак булган юлы
шушы мизгелдә аерылганын аңлый. Бу вакытта якты ай нурлары хастаханә
бүлмәсен генә түгел, Кәүсәриянең олы хәсрәт халәте биләп алган күңелен дә
яктыртты сыман, шуңа күрә әүвәл ни эшләргә, ни уйларга белмичә утырган
карчык, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп, кулларын догага күтәрә:
– Әлхәмдү лилләәһи Раббил гәәләмиин! Әссаләәтү үәссәләәмү гәләә
расүүлинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсъхәәбиһи әҗмәгыйн... Йа
Раббым, йа Аллаһ!.. Бакыйлыкка күчкән тормыш иптәшем Габделхак
улы Нургалинең рухын шат кыл. Аның кылган гыйбадәтен кабул итеп,
гөнаһларын, бәндәчелек белән кылган хата-кимчелекләрен ярлыка,
мәңгелек ахирәт тормышында Үзеңнең рәхмәтендә булуын насыйп әйлә.
Йа Раббым! Үземне дә, балаларым белән оныкларымны да тәүфыйк-һидәят
юлында булучылардан кыл! Бу фани дөньядан мәңгелеккә күчкәндә, хәләл
җефетем үрнәгендә, «Ләә иләәһә илләллаһ Мүхәммәдәр-расүүлүллаһ»
кәлимәсен әйтеп, үз хозурыңа мөэмин-мөселман булып, иманлы хәлдә
күчүебезне насыйп ит... Йа Раббым! Нургали картым кебек мин дә Сиңа
бик рәхмәтле! Шундый кеше белән кавыштырганың өчен, миңа шундый
тормыш юлдашы, шундый балалар, шундый бәхетле гомер биргәнең өчен
шөкер хисләремне җиткерәм Сиңа, йа Рабби!.. Йа Илаһым!.. Нургалием
белән бүген аерылдык, әмма ышанасым килә: күңелләребез әле очрашачак...
Бу дөньяда без бәхетле булдык, ахирәттә дә лаеклы бәндәләрең өчен
хәзерләнгән Җәннәт бакчаларында бергә булырбыз дип өметләнәм... Шунда
Синең дидарыңны күрү бәхетенә ирешүчеләр арасына эләксәк, бу дөньядагы
җиде дистә ярымлык гомергә сузылган сәгадәт Син бар кылган Бәхетнең
бер бик кечкенә генә өлеше булганын төшенер идек... Мәңгелектәге
бәхет-сәгадәт белән чагыштырганда, безнең бу дөньядагы гомерлек бәхет
ул барлык дәрья-диңгезләр суының бер тамчысы гына кебек... Ләкин
дәрья-диңгезләр суы тамчылардан җыелган сыман, ахирәттәге сәгадәт
дәрьясы да җир йөзендәге бәхет тамчыларыннан җыела. Шундый һәрбер
тамчының асылы – Иман, ягъни Синең барлыгыңа-берлегеңә ышану, йә
Раббым! Шушы иман-ышынычтан аерма, мине, зәгыйфь бәндәңне онытма,
ялгызымны калдырма, ярдәмеңнән ташлама...
Тәрәз пыяласына шап-шоп итеп бәрелә-сугыла, шыбырдап яңгыр ява
башлады. Кемнеңдер, яңгырлы көнне якын кешесен соңгы юлга озатканда,
«табигать тә елый» дигәнен исенә төшереп, Кәүсәрия абыстай күңеленнән бу фикергә ризасызлык белдерде. Нишләп елау булсын, ди! Киресенчә – яңгыр
бит ул – Аллаһның бик зур рәхмәте, бәрәкәтле нигъмәте! Адәм баласына
җир йөзендә яшәргә мөмкинлек бирелүе дә – зур нигъмәт. Әмма яңгыр
башланып кайчандыр туктарга тиеш булган кебек, кеше гомере дә кайчан
да булса тәмамлана. Иң мөһиме – һәркем Аллаһны танып, гыйбадәт әһеле
булып, бу дөньядан лаеклы китәргә тиеш...
Кәүсәрия әби шулай үзалдына уйланып утырган арада хастаханә
бүлмәсен кинәт шомлы караңгылык басты. Моңарчы караңгылыктан
бер дә курыкмаган карчыкның күңелен ниндидер хәвефле тойгы биләп
алды. Күпмедер вакыт шул халәттә утырганнан соң, әллә йокымсырап
киткәнгә, әллә аңын җуйганга, абыстай сәер, хәтта гаҗәеп шундый хәлне
күзәтә: бүлмәне болытлар арасыннан килеп чыккан ай яктыртып ала һәм
аның хафалы яктысында кап-кара киемнән булган килбәтсез, куркыныч
бер зат пәйда булып, әби янына килеп баса. Шуны күрүгә абыстай «Әгузү
билләәһи мин әш-шәйтани-р-раҗим» дип әйтә, шуннан соң теге шыксыз
артка чигенә, әмма бөтенләй чыгып китми. Әби «бисмилла»сын әйтәм
дигәндә генә, кара зат аны бүлдереп, дәшә:
– Нәрсә, харап булдыгызмы?.. Харап булдыгыз!.. Халык дөрес сөйли:
ул төнне мәчеткә бармаган булсагыз, исән-сау калыр идегез... Ха-ха...
Ә Хариска бит ул кичне мин аракы эчерттем... Мин!.. Ә Аллаһ сезне
сакламады...
Кәүсәрия абыстай, кара затның кем булуын чамалап, «бисмилла»сын
әйтеп, болай диде:
– Әлхәмдү лилләһи Раббил гәәләмиин! Аллаһ Раббыбызның биргәненә
шөкер! Безнең белән ни булса да – без бик риза!
– Ю-ук, алай түгел ул... – дип ысылдады кара шәүлә. – Сез бит изге
Рамазан аенда, намаздан кайтканда бәлагә тарыдыгыз. Шул сәбәпле
картың дөнья куйды... Менә сиңа изге ай! Ә бит әле тагын яшәп була
иде дөньяда!
– Вәсвәсәләмә, мәлгунь! Картымның изге Рамазан аенда җан бирүе –
бик зур дәрәҗә ул! Аннары – кешенең ничек, ни сәбәпле түгел, нинди рухи
халәттә китүе мөһим. Тәравихтан кайтканда безне машина бәрдерүе дә –
Аллаһы Тәгалә билгеләгән тәкъдир, һәм моңа дәгъва, ризасызлык белдерергә
безнең хакыбыз юк! – дип җавап бирде әби, бераз кабаланып.
– Ха-ха! Матур, тыныч картлык кичереп, әле тагын яшәр идегез дим!
Сезнең аерылуыгызга табигать тә елый бүген!
– Аллаһ Раббыбыз биргәненә шөкер! Әле егет чагында бакыйлыкка
күчәргә тиеш булган Нургалигә Аллаһы Тәгалә зур бүләк ясады бит: гомер
биреп, туры юлга бастырды, мөэмин-мөселманнардан кылды. Ә шунда
динсез, гыйбадәтсез китеп барган булса? И-и, Аллаһ Раббыма ничек
ризасызлык белдереп, ничек оялмыйча елап, бу яңгырны да табигатьнең күз
яшьләренә тиңлим?! Юк, без Нургали белән бәхетле һәм бүген вакытлыча
гына аерылдык.
– Алай димә... Сезнең әле башкарасы эшләрегез, сөйләшәсе сүзләрегез
калды...
Абыстай бермәл уйланып алды: «Чыннан да, кадерле хәләл җефетем
белән ярты гасыр чамасы бергә яшәдек, ә бер-беребезгә нәрсәдер әйтмичә калдык сыман...» Ләкин әби шушы вәсвәсәгә дә бирешми һәм ышанычлы,
ныклы тавыш белән җавап бирә:
– Юк! Барысы да Аллаһ әмере буенча нәкъ үз вакыты белән башлана
һәм тиешле булган вакытта төгәлләнә. Барысы да Аллаһ теләгәнчә...
Шуннан соң абыстай, «әгузү-бисмиллә»сен әйтеп, «Аятел көрси»не
укый башлый, аны ишетүгә, кара киемле зат юкка чыга. Шул вакытта бүлмә
тылсымлы нурлардан яктырып киткәндәй була... Һәм, ни гаҗәп, Кәүсәрия әби
алдында шушы төндә инде бер күзәтелгән күркәм манзара ачыла: ул матур
чәчкәләр белән тулган зур, иркен болында басып тора, аның әйләнәсендә
куе агачларның яфраклары изге зикер сүзләрен кабатлагандай игелекле,
талгын җилдә әкрен генә кыштырдый, ә ак болытлы, зәңгәр күктә йа Раббил
гәәләмиин! – анда аның сөеклесе, аның кадерле бабае киң итеп елмаеп, аңа
кул болгый!.. Сөбханаллаһ, мәшәАллаһ! Әйе, Нургали бит бу! Әле китмәгән!
Шунда күктә көтеп тора! Иң мөһиме – мине күрә... Әнә бит – миңа кул болгый!
Әй, юк... Болгамый... Ул бит кулы белән ишарәләп, үзе янына менәргә
чакыра... Әйе-әйе, мен монда, минем янга, күккә дип дәшә бит ул! Менәсе
иде, менәсе... Хәзер, җаныкаем, менәм, кадерлем! Менәм!..
Шул вакытта ниндидер билгесез көчләр тәэсирендә Кәүсәрия әби,
җирдән аерылып, өскә таба күтәрелә башлый. Агач кәүсәләренең очларына
җиткәч туктый һәм, аска караганнан соң, йөрәге кинәт чәнчеп алудан «аһ»
итеп әйтеп куя һәм, астагы күренеш юкка чыгып, бар дөнья ап-акка әйләнә,
өстән исә Нургалинең тавышы ишетелә:
– Ләә иләәһә илләллаһ... Мүхәммәдәр рәсүлүллаһ...
Кәлимәне ишетүгә, абыстай шундук аны кабатлый һәм матур тавыш
белән шул сүзләрне әйтә-әйтә, югарыга – күккә күтәрелә башлый.
– Килеп җиттеңме, җанашым?
– Килеп җиттем, бәгърем!
– Мин бик тә шат, кадерлем!
– Шушыдыр ул тәкъдирем!
– Сөбханаллаһ!
– Әлхәмдүлилләһ!
– Аллаһу әкбәр!
– Үә лилләһил хәмде!
Һәм бу ике изге җан, Аллаһның иксез-чиксез Галәмен бергәләп
бөек кәлимә авазы белән яңгыратып, биек күкләргә, йолдызлардан да
ераграк булган, Яратучының иман-гыйбадәт әһелләре өчен хәзерләнгән
сокландыргыч, хәйран калырлык хозур-ләззәт микатенә таба юнәлделәр…

 

Р И Ш А Т  К У Р А М Ш И Н

«КУ» 03, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев