Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Сагыну (хикәя)

Ничә еллар буена аны көтеп яшәдем бит, тәрәзәдән күз дә алмадым, тормыш кыенлыкларын үзем генә кичерергә мәҗбүр булганда, их, әтием янымда булса иде, дип уйладым. Ә хәзер, үсеп җиткәч, ул картаеп, ярдәмсез калгач, аның исенә төшкәнменме?!

Әле дә булса исемдә: утызынчы октябрьнең суык, яңгырлы көне. Ничек кенә тырышсам да, бу көнне хәтеремнән чыгара алмадым мин...

Тышта җил дулый. Әле тәрәзәләргә, әле өй кыегына каты итеп китереп суга, әйтерсең лә ул аларны җимерергә тели. Әмма өй бирешми, ул нык, горур тора. Никтер, менә шушы көнне мин үземне ялгыз, бәхетсез, ятим бер бала итеп тойдым.

Ул көнне әниемнең иртәдән үк кәефе кырылган иде. Баштарак моңа никтер игътибар итмәдем. Аннары янына зур бүлмәдән, кызу-кызу атлап, матур итеп киенеп куйган әтием килеп чыкты. Аның йөзе бик кырыс күренсә дә, урынымнан сикереп тордым да кулларына барып ябыштым:

– Әтием, без кунакка барабызмы әллә? Сез нигә кичтән үк әйтмәдегез, ә? Мине үзегез белән аласызмы соң? – дип, теңкәсенә тия башладым.

Гадәттә, иртән әтием мине кулына күтәреп ала торган иде. Ә бүген ул, мин көтмәгәнчә, хәтта уйламаганча да җавап бирде: башта читкә этәрде, соңыннан, теләмичә генә:

– Син генә җитмәгән идең! Югал бар моннан! – дип, каты тавыш белән кычкырды. Мондый сүзләрдән сискәнеп киттем, ә үзем әниемнең итәге артына яшерендем. Ул вакытта иң тыныч урын шунда булгандыр, ахрысы. Күп тә үтмәде, әти сумкасын күтәреп, ишекне каты бәреп чыгып китте...

Чыгып китте... Юк, өебезнең ишеген түгел, ә минем күңелемнең ишеген япты, мәңгегә япты...

Ул өйдән чыгып китүгә, тәрәзәгә барып ябыштым. Әти, артына да әйләнеп карамыйча, эре-эре адымнар белән, күз алдымнан югалырга ашыкты. Шулай күздән җуйганчы аның килешле киеменә, горур атлап барган гәүдәсенә карап тордым. Минем башымда бер генә сорау иде: «Нәрсә булды бу?»

Әниемнең күрше бүлмәдә елап утырганын ишетсәм дә, янына кермәдем, чөнки аннары без икәү елар идек... Ә мин еламаска, көчле булырга тырыштым. Шушы көчемне соңгы тамчысына кадәр әниемә бирергә теләдем ул чакта.

Әйе, бу иртә башка иртәләргә охшамаган иде. Моңарчы без әтием белән гел дә иртән торып әнием пешергән кайнар коймакларны каба-каба чәй эчә идек. Шул вакытларда ул, мине аркамнан сөеп: «Син, улым, ныклап аша. Сиңа бүген көч кирәгәчәк әле, чөнки эшебез күп», – дия торган иде. Бу вакытта аның кулы каты, авыр булса да, ниндидер рәхәтлек тоям. Аннары йортка чыгып, барлык эшләрне бергәләп эшлибез. Әтием мине йорт хайваннарын яратырга, тирә-яктагы матурлыкны күрә генә түгел, ә тоя белергә, вак-төяк эшләргә: кадак кагарга, агач белән эш итәргә өйрәтте. Кичләрен без китаплар укып, төрле уеннар уйнап үткәрдек. Алтынга тиң киңәшләре миңа бик ярдәм итсәләр дә, аның безне ташлап чыгып китүен кичерә алмадым шул... Бу көнгә кадәр безнең тормышыбыз бөтенләй башкача булганын бик яхшы аңладым. Шулай да баштарак, иртәләрен әтиемне бик нык сагынып уяна идем. Менә хәзер бүлмәмә керер дә, мине күтәреп алыр кебек тоела иде. Әмма, үсә-үсә, үземдәге бу сагыну хисләрен тыярга өйрәндем.

Икенче көннең иртәсе артык салкын булмаса да, ниндидер болытлы, тонык иде. Җил тынган, әмма яңгыр, менә хәзер ныклап явам, дигән сыман, торып-торып сибәләп киткәли иде. Мондый көн минем болай да китек күңелемне тагын да ныграк кыра. Агач яфраклары күптән инде коелып беткән. Тәрәзә каршындагы имәннең соңгы кызгылт-сары яфраклары гына җиргә төшәргә үз чиратын тыныч кына көтә кебек.

Ә инде төшке аштан соң безгә бераз яшәргә әбием килде. Ул әниемә ярдәм итте. Ир-ат эшләре авыр булса да, алар барлык эшләрне икәү башкардылар. Аларга җиңелрәк булсын дип микән, әллә инде үземне чын ир-егетмен дип уйлапмы, алар тотынасы эшкә алдан барып ябыша идем. Әтием турында ничек кенә сорыйсым килсә дә, сорашмадым, чөнки аларның йөзләреннән үк барысы да аңлашыла иде. Ә шулай да йорт капкасы ачылган саен, мин әтием кайткандыр, дип, урамга йөгереп чыгарга күнектем...

Әби килгәч, безнең тормыш үзгәрде, әйтерсең лә елга агымы кискен борылыш алды. Хәзер инде йоклар алдыннан әкият-хикәяләрне миңа әбием белән әнием икәүләп сөйли. Әнием китаптан укыса, әбием хәтердән илебезнең, авылыбызның тарихын, әкият-бәетләрен һәрчак кызыклы һәм аңлаешлы бәян итәргә тырышты. Күрәсең, теле шундый назлы, татлы булгандыр, минем аны һаман тыңлыйсым килә иде.

Урамга да без гел әбием һәм әнием белән бергә чыктык. Шунда мин еш кына күрше малайларын әтиләре белән күрәм, көнләшә дә идем. Ул чакта: «Әнә аларга ничек кызык, алар бәхетле, чөнки әтиләре бар. Әтиләре белән бергәләп туп тибәләр, йөгерешле уйныйлар... Ә минеке? Кая китеп югалды икән соң? Күпме көтәргә була инде? Ул берәр кайчан элеккечә өебезгә кайтыр микән?» – дигән сораулар борчыды.

Янымда әтием кебек һәрвакыт киңәш биреп, өйрәтеп торучы булмаса да, үсә-үсә ир-ат эшләренең күбесенә төшендем. Үсеп, эш рәтен белүем аркасында, әнием белән әбиемә дә җиңелрәк була башлады. Хәзер инде алар өйдәге хатын-кыз эшләрен генә башкаралар.

Әнием дә, әбием дә әтинең юклыгын сизмәсен, дип үстерделәр мине. Ләкин моны тоймый мөмкинме соң? Мине алдан әйдәп баручы ир-ат юк бит! Нинди генә эшкә тотынсам да, башка малайлар кебек, әтиемнән түгел, ә әниемнән киңәш сорыйм. Ә кайчак уемда әтиемнең җавабы нинди булыр иде икән, дип, аныңча үз-үземә акыл бирәм. Әнием исә гел дә хатын-кызлар аңыннан чыгып җавап эзли. Бәлки, шуңа күрә дә мин нечкә күңелле, хисләргә тиз бирешә торган малай булып үскәнмендер.

Мәктәптә яхшы укырга, тәртипле булырга, әнием белән әбиемнең йөзенә кызыллык китермәскә тырыштым. Әнә бит, әтиле малайларның да кайберәүләре тәртипсезлекләр кыла, тәмәке тарта...

Әнием белән әбием янында балачагым бәхетле һәм тиз узды. Гомерем буе әтиемне сагынып үсмәсәм, бәлки, иң бәхетле балачак миндә булды, дип әйтә алыр идем. Ничек кенә көтсәм дә, ул кайтмады. Әнием соңыннан, үсеп җиткәч кенә, аның яңа гаиләгә чыгып киткәнлеген әйтте.

Әнием сүзләренә тиз төшендем һәм әтиемне онытырга тырыштым. Үсеп җиттем, уку йортын тәмамладым, эшли башладым. Әнием һәм әбием ярдәме белән кеше булдым, аякка бастым. Мин аларга бик рәхмәтле идем. Чөнки әнием белән әбиемнән башка югалып та калыр идем, яшәргә омтылышым да булмас иде. Ә алар үзләрен жәлләмичә, барлык көчләрен, түземлекләрен миңа салдылар. Моның кадерен беләм, әлбәттә. Ләкин күңелдәге авыр таш кына тынгы бирмәде. Күңел һәрчак әтиемне күрү хыялы белән яшәде. Күп тапкырлар күз алдымнан аның белән очрашу мизгелләрен кичердем. Ә очрашу һич көтмәгәндә, уйламаганда килеп чыкты.

Ничә еллар элек булган, шундый ук салкын көзге бер көндә ул безнең ишекне какты. Мин аны танымадым. Каршымда егерме ел элек безне ташлап киткән әтием түгел, ә ниндидер чит-ят кеше басып тора иде. Картайган, чәчләренә чал төшкән, горур буе да чүккән. Ишектән кергәч, ул озак дәшмичә торды да, аннары: «Гафу ит мине! Мин барысын да аңладым, улым...» – диде. Ә мин, нәрсә дияргә дә белмичә, урамга чыгып йөгердем. Дөресен генә әйткәндә, качтым, аның каршында күз яшьләремне күрсәтмәс өчен качтым...

Ничә еллар буена аны көтеп яшәдем бит, тәрәзәдән күз дә алмадым, тормыш кыенлыкларын үзем генә кичерергә мәҗбүр булганда, их, әтием янымда булса иде, дип уйладым. Ә хәзер, үсеп җиткәч, ул картаеп, ярдәмсез калгач, аның исенә төшкәнменме?! Бу сорауга җавапны ул вакытта тапмасам да, еллар үткәч, яхшы аңладым.

Һәммәсе әти-әниле гаиләдә үссә, бу җирдә бәхетле балалар, бәлки, күбрәк булыр иде. Әти-әниләрне дә бәхетле картлык каршылар иде...

"КУ" 5, 2019

фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гафу итмэс идем.Бигрэк тэ ир балага эти кирэк.Авыр чакта эти назын,эти кинэшлэрен ишетеп,тоеп усмэгэн бит.Икенче хатынына кирэге калмагач,бетэшкч кире кайткан.Бусагадан да атлатмас идем.