Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Мәдинә тавы (ахыры)

Урман эченнән чыгып, бер ир-ат боларга каршы килә башлады. Гөлшат күзләренә ышанмыйча торды – аның каршысына әтисе килә иде. Бер ел буе күрмәгән әтисе беренче карашка бераз картайган кебек тоелса да, шул ук элеккеге бик яраткан әтисе иде. Араларында күпме аңлашылмаучанлыклар булса да, Гөлшат бөтен дөньясын онытып, әтисен барып кочаклады. Икесенең дә күзләрендә яшь тәгәреп чыкты.

Кешеләр еллар буе бер-берсен күрмичә ничек яши торганнардыр? Бу узган кырык көне дә бик озак тоелды. Рөстәм аңы белән Фәимәнең инде башка кайтмаячагын аңласа да, күңеле һаман нидер көтә иде: кич җиткәч, эштән кайтып керер дә тиз генә ашарга әзерләр сыман. Иртән уянгач та, ул озак кына өйдәге тавышларны тыңлап ята, ләкин табак-савыт шалтыраганы да, «Ашарга торыгыз!» дигән сүзләр дә ишетелми. Ял көннәрендә өйдә яңа пешкән тәмле камыр ризыгы исләре дә таралмый. Кичләрен йокларга яткач, Рөстәм Фәимәнең мендәрен кочаклый. Мендәрдә яраткан Фәимәсенең күңелгә бик якын һәм таныш исе. Бәлки, чынлап та, кайткандыр, бәлки, кырык көн элек башка кешене җирләгәнбездер, шундый хәлләр дә булгалый бит бу тормышта.

Юлдагы фаҗигадән соң, Казаннан өйгә алып кайткач, моргта рәткә китерергә бик тырышсалар да, Фәимәнең йөзе танырлык түгел иде бит.  

Зиратка якыная барган саен Рөстәмнең башында, хатыны бәлки, исәндер, башка кешене җирләмәдек микән, дигән уй ныгый барды. Гөлшат Равилевна чит кешеләр белән зиратка барып йөрмәс бит, аның анда беркеме дә юк.

Тиз барудан тыны кысылган Рөстәм зиратка керде һәм туп-туры хатыны каберенә таба китте. Ерактан Гөлшат Равилевнаны күреп: «Фәимә!» – дип, кычкырырга тырышты. Ләкин авызы кипкәнгә, пышылдау гына ишетелде. Кинәт Рөстәмнең хәле китте, аяклары атламас булды. Ул юл буенда үскән каенга терәлеп, яшел яфраклар арасыннан Гөлшат Равилевна янында басып торган хатынны яхшырак күрергә тырышты. Өстендә башка кием булса да, Гөлшат янында Фәимә басып тора иде. Ул актык көчен җыеп, калган араны узды.

– Фәимә, җаным, синме бу? – дигән сүзләр белән хатыннар янына килеп басты.

Икесе дә тавышка таба борылдылар. Берсе – Гөлшат, икенчесе Фәимәгә бик ошаган ханым, ләкин аның хатыны түгел иде.

– Рөстәм абый, сез кайдан килеп чыктыгыз? Нәрсә булды? – диде Гөлшат аптырап, кинәт каршысында пәйда булган агарынган ирне күргәч.

Рөстәм бер Гөлшатка, бер Фәимәгә охшаган хатынга карады.

– Таныш булыгыз, бу – Светлана Александровна, Ефим Михайловичның кызы, безгә әтисенең каберен күрергә кайткан, – дип, Гөлшат бер-берсенә карап торучы кешеләрне таныштырырга тырышты.

– Исәнмесез, – дип, Рөстәм, картларча, кулын сузды.

Гөлшат күз алдында картаеп киткән Рөстәм абыйсын күреп, аны чын күңеленнән кызганып куйды.

– Исәнмесез, – дип, кулын биреп исәнләште Светлана Александровна.

– Светлана Александровна безгә Санкт-Петербургтан килгән. Без, менә аның белән, Ефим Михайлович һәм Фәимә апа янына килгән идек, – диде Гөлшат, тынлыкны бозып, ни әйтергә дә белмичә.

Зиратта тыныч, агачлар шаулавы һәм сандугачлар сайравы ишетелә. Ефим Михайловичның кабере чиста. Кабер өстендә матур чәчәкләр үсеп утыра.

– Рәхмәт сезгә, сезнең хатыныгызга, минем әтиемнең каберен шулай кадерләп карап торганга. Миңа Гөлшат Равилевна барысын да сөйләде, – диде Светлана Александровна, артында басып торган кешеләргә борылмыйча гына.

– Фәимәгә рәхмәт, ул Ефим Михайловичны үз әтисе кебек яратты. Исән чагында Ефим Михайлович безгә бик ярдәм итте. Туебызда да Фәимәнең әтисе урынында утырды.

Рөстәм, үзен кулга алып, Светлана Александровнага түгел, ә Фәимә каберенә карап торды.

Алар өчәүләп, әкрен генә чыгу ягына киттеләр.

– Әйдәгез безгә, чәйләр эчеп, ял итеп алырсыз. Бездә берничә фотоальбом бар. Анда Ефим Михайловичның фотолары күп, – дип тәкъдим итте Рөстәм, – Гөлшат Равилевна да каршы килмәс дип уйлыйм, көндезге аш вакыты җиткән, әйдәгез, кыстатмагыз. Светлана Александровнаны үзләренә алып кайтуының нәтиҗәсен, Рөстәм, өйгә кереп, Миләш, кунакларны каршы ал, дип, кызын чакыргач кына аңлады.

Каршыга чыккан Миләүшә, Светлана Александровнаны күргәч, телсез калды, кулындагы яраткан «Ак чәчәкләр» китабын идәнгә төшереп җибәрде һәм бер мизгелгә катып калды. Әтисенең «Кызым, самавырны куеп җибәр» дигән сүзләрен ишеткәч, ул уянып киткәндәй булды һәм кереп баручы Гөлшатны бәреп ега язып, өйдән чыгып йөгерде.

– Миләүшәгә ни булды, Рөстәм абый? – дип пышылдады Гөлшат. – Кунаклар, әйдәгез, түргә узыгыз. Гөлшат, миңа башта өйгә кереп, Миләүшәне әзерләргә кирәк иде. Әнисенә бик охшаган кешене күрү кызыма авыр булгандыр, мин урамга чыгып, тиз генә аны эзләп керим, син монда хуҗабикә булып тор инде, син кайда нәрсә ятканын беләсең, чәйләр әзерлә, мин хәзер керәм, – дип, урамга чыгып китте.

Фәимә апа исән чагында Гөлшат бу йортта еш була иде. Шуңа күрә кайда нәрсә ятканын, чыннан да, яхшы белә. Ул тиз генә самавыр куеп, өстәл әзерли башлады.

Светлана Александровна түргә узды. Матур, чиста якты бүлмәләр, һәр бүлмә ишеге өстендә шамаил эленеп тора. Бу өйдә Фәимә яшәгән, аның игезәге булмаса да, йөзе белән аңа бик охшаган кеше. Язмышның борылышлары нинди? Бу авылга әтисенең эшләгән урынын, каберен күрергә дип килгән иде, нинди кешеләр белән күрешергә, танышырга туры килде.

Һәрбер өйнең үз исе, үз яме була. Светлана Александровна бу йортта беренче тапкыр гына булса да, үзен бик иркен хис итте. Бөтен нәрсә чит булса да, аның өчен бар да таныш, якын булып тоелды. Чигелгән мендәрләр, тәрәзә төбендәге тамчы гөлләр күңелгә җылылык бирә иде.

Бүлмәгә Рөстәм керде, аның артында качып кына, унике-ундүрт яшьлек кыз басып тора:

– Миләүшә, таныш бул, бу – Светлана Александровна, безнең бабаебызның кызы. Сез, Светлана Александровна, аптырамагыз, без Ефим Михайловичны бабай дип йөртергә өйрәнгән инде.

– Йә, Миләш, кил әле яныма, – дип, Светлана Александровна кызның кулыннан тотты, кочаклап алды.

Миләүшә, башта куркып кына, чит хатын янына килеп, кулын бирде, аннары кинәт, каршысында әнисен күргәндәй булып, күңеле йомшарып китте, күз яшьләре мөлдерәп тулды, ул ачылган кочакка кереп чумды. Светлана Александровна кызны күргәч, үзенчә яратып, әнисен югалту кайгысын уртаклашмакчы булган иде дә, Миләүшәне кочаклагач, аның күңеле тетрәнеп куйды, тәненә рәхәт җылылык таралды.

Светлана Александровнаның үз балалары юк. Институтта укыганда, дуслашып йөргән егете булса да, кияүгә чыгарга иртә дип уйлаган иде. Укып бетергәч, аларны язмыш илнең төрле якларына ташлады. Башта хатлар языштылар, кинәт хатлар да тукталды, ул егетнең өйләнгәнлеге ишетелде. Ялгызлыкны башта эш алыштырды, аннары аспирантурага кереп, кандидатлык, докторлык диссертацияләре яклады, профессор булды.

Әнисе авырып киткәч, бөтен көчен әнисен карауга багышлады. Берничә елдан әнисе дә үлгәч, үзенең бу тормышта ялгыз икәнлеген аңлады. Юк, ул бөтенләй үк ялгыз түгел түгелен, аның бертуган энесе, сеңлесе, аларның гаиләләре, балалары бар. Ул ял көннәрен, бәйрәмнәрне алар белән бергә уздыра. Ләкин өенә кайтса, андагы тынычлык ялгызлыкны исенә төшерә.

Санкт-Петербургта ике бүлмәле зур фатиры бар. Аны үзенчә матурлап, чисталыкта, тәртиптә тота. Менә бу Рөстәм белән Фәимә яшәгән йортка килгәч, ул өйнең чын ямен күрде. Монда байлык күзгә ташланып тормый, чиккән гади тәрәзә пәрдәләре, мендәрләр, тәрәз төбендәге тамчылы гөл чәчәкләре – болар барысы да бу өйдә чын бәхетле гаилә, мәхәббәт яшәгәнлеген күрсәтәләр иде.

Бу кызның аны шулай кочаклап алуы бөтенләй күңелен өзгәләп атты, гомере буе үзен кулда тотарга өйрәнгән хатын бу мизгелдә югалып калды, күзләре мөлдерәмә тулды, ул, ни эшләргә белмичә, кызны куеныннан җибәрергә теләмәде.

Рөстәм белән Гөлшат та нәрсә эшләргә белмичә баскан урыннарында катып калдылар. Бу кискенлекне тудырган Миләүшә мәсьәләне, әнисе кебек зурларча чиште:

– Светлана апа, ерак юлдан килеп, арыгансыздыр. Мин хәзер самавыр куям, чәйләр эчеп алыйк, – диде.

Чәйләр эчкәч, Миләүшә фотоальбомнар чыгарды. Алар озаклап фотолар карап утырдылар. Светлана Александровна үзе өчен әтисен яңадан ачты. Рөстәм Ефим Михайлович турында бик күп нәрсәләр сөйләде. Бераздан Гөлшат сиздермичә генә чыгып китте. Аны, чынлап та, карап чыгасы авыру әби-бабайлары, авылдашлары көтеп тора иде. Светлана Александровна стенада эленеп торган сәгатькә күзен төшереп алды, сәгать дүрт тулып, бишенче киткән иде. Рөстәм белән Миләүшә аны үзләрендә кунып китәргә күпме генә кыстасалар да, ул риза булмады. Үзенең Санкт-Петербургтагы адресын язып калдырды һәм рәхмәтләр әйтеп, юлга кузгалды. Йорт хуҗалары аны озатырга чыктылар. Светлана Александровна Рөстәм белән ирләрчә кул бирешеп саубуллашты, Миләүшәне кочаклап, күкрәгенә кысты да машинага кереп утырды.

Машина кузгалып киткәч, Миләүшә әтисенә:

– Ә безнең әниебез барыбер матуррак та, яхшырак та иде, шулай бит, әти? – диде.

Рөстәм нәрсә әйтергә дә белмичә, кызын кочаклап алды һәм алар ашыкмыйча гына өйгә кереп киттеләр.

Светлана Александровнаның күзләре юлда булса, күңеле белән ул тау итәгендә урнашкан авылда, аның гади кешеләре янында иде. Әтисен эзләп килеп, ул үзенең «игезәге»нең гаиләсе белән танышты, бик гаҗәеп хәлләр ишетте. Аңа охшаган хатын, аның яшьтәше, гаиләсе өчен укуын ташлап, гомере буе авылда яшәгән, тормышын кешеләр сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган. Кечкенә Миләш, аның кочаклап алуы...

Светлананың әтисе кырык елга якын монда эшләгән. Язмыш Светлана урынына аңа охшаган Фәимәне биргән. Әтисенең фоторәсемнәрендә ул бәхетле кеше йөзен күрде. Ул әти дә, бабай да булган. Кабере дә матур урында, күпме еллар узса да, кешеләр хөрмәт белән искә алалар. Светлана Александровна, син фәннәр докторы, ә сине искә алырлар микән? Кайчан да булса тагын бу авылга, бу кешеләр янына әйләнеп кайтыр микән ул? Тормыш юлларының кая алып барганын кем белә?

Светлана Александровнаның авылга килүе – Фәимә апаның теге дөньядан кайтуы турында Каратау халкы тагын бик күп еллар сөйләячәк әле.

...Гөлшат, гадәттәгечә, иртән иртүк уянды. Бүгенге көннән «патша сарае» эшләми, ә ул ялда. Хастаханәне яптылар, Анжела Идрисовна әйтмешли, «бесперспективно». Каратау һәм якында урнашкан авыл кешеләре район үзәк хастаханәсенә барырга мәҗбүр. Ә Гөлшатның бүген беркая да барасы юк. Илдар Азатович аңа район үзәк хастаханәсендә эш тәкъдим итте. Башка барыр урыны булмаса да, Гөлшат ризалык бирмәде: анда эшләргә барса, үзен нишләптер Фәимә апа белән бер дә белмәгән Ефим Михайловичның рухына хыянәт иткән төсле булып тоелды аңа. Татарстанда эш бетмәс. Ләкин Гөлшат мондагы табигатькә, кешеләргә, «патша сарае»на гашыйк булып өлгергән иде. Әгәр аңа бер ел элек бу хәлләр турында сөйләгән булсалар, ул ышанмас, бәлки, көләр генә иде. Ә бүген бер дә көләсе килми. Яше егерме алтыда, эшсез, гаиләсе, хәтта очрашып йөргән егете дә юк, япа-ялгыз. Ярар, Гөлшат, тормыш дәвам итә, алда әле тагын бер ай ялың бар, дигән уйлар белән ул тәрәзәне ачып җибәрде һәм чәй эчәргә утырды.

Тәрәзә аша саф һавага уралган кояш нурлары өйгә тулды. Мондый матур көндә өйдә утырырга ярамый, утырасы да килми иде. «Нигә әле бүген Мәдинә тавына бармаска? Тагын бер кат искиткеч табигатенә хозурланып кайтмаска, тешне сындырырлык салкын чишмә суын эчмәскә, бәлки йөрәк янулары басылыр иде». Гөлшат Наилә апасы белән йөргән аланга бер сәгать эчендә диярлек килеп җитте. Бу тауга аны нәрсәдер чакырган төсле, анда нәрсәсендер югалткан төсле тоелды аңа. Юлда авылдашларын очраткалады, барысы да, зурлап, «Гөлшат Равилевна» дип эндәштеләр.

Аланда ямь-яшел үлән түшәлгән, тирә-юньдә сандугачлар сайравы үзәкне өзә. Гөлшат бала чагына кайткандай булды, рәхәтләнеп яшел келәмдә аунады. Яткан килеш кенә үлән арасында өлгереп килгән каен җиләген авыз итте.

Элек Казанда яшәгәндә, табигатьнең мондый матур чагын ул бер дә күрми иде. Бер ел дигәндә, Гөлшат бөтенләй башка кешегә әйләнде, табигатьнең, кешеләрнең чын матурлыгын күрә башлады. Мәдинә тавы аның тормышына да үтеп керде, аның күңелендә дә эз калдырды. Шулвакыт таныш тавышлар ишетелде. Аланда Хәйдәр белән Земфира күренделәр. Алар кулга-кул тотынышып көлешә-көлешә киләләр иде. Хәйдәр матур тавышы белән бөтен урманны яңгыратып: 
Земфирәкәй, сылу аппагым

Җырларымны сиңа сакладым, – 
дип җырлап җибәрде.

– Ярар инде, Хәйдәр абый, кеше ишетер.

– Ишетсең, мин кешедән яшеренеп күп яшәдем, эштән башка бернәрсә дә күрмәдем.

Хәйдәрнең күзләре мәхәббәттән, шатлыктан яна иде. Гөлшат качып ятуның мәгънәсезлек икәнлеген аңлап, аларның каршыларына чыкты.
– Исәнмесез, Хәйдәр абый, Земфира. Сезнең шундый бәхетле булуыгызны күрүгә мин бик шат.

– Гөлшат Равилевна, безнең бәхетебездә сезнең дә катнашыгыз бик зур. Сез бит миңа чиремнән котылу өчен Мәдинә тавының һавасын суларга, суын эчәргә язып бирдегез, табигатьнең, кешеләрнең матурлыгын тоярга өйрәттегез, – дип, Хәйдәр Земфирага карап куйды.

– Гөлшат Равилевна, сезне үзебезнең туебызга чакырабыз. Әле чакыру кәгазен китереп бирербез.

Хәйдәрнең куенына сыенган Земфира бер Гөлшатка, бер Хәйдәргә карап алды. Авылда берара Хәйдәр Гөлшат Равилевнага күз атып йөри икән дигән сүзләр чыккан иде, бәлки, сүз генә булмагандыр?

– Әгәр Хәйдәр туеңда җырласа, килермен, аның тавышыннан туеп булмый, – диде Гөлшат.

– Без, Алла боерса, Земфира белән икәүләшеп җырларбыз, сезнең Земфираның тавышын ишеткәнегез юк әле.

– Ярар инде, Хәйдәр абый, мине оялтмагыз. Гөлшат апа, чынлап та, туебызга килерсезме? «Патша сарае»н ябалар дип сөйлиләр, сез китәсез икән дип ишеттек?

– Белмим, тормыш кая ташлар? «Патша сарае»н, чынлап, бүгенге көннән яптылар шул. Ә туегызга мин барыбер киләм, кайда булсам да.  

«Патша сарае» турында сүз чыккач, Гөлшатның кәефе төшеп китте.

– Әйдәгез, авылга алып кайтабыз, – дип, Хәйдәр үзләре белән кайтырга тәкъдим итте.

– Юк, сез барыгыз, мин әле кайтмыйм. Монда килгәч, Мәдинә тавы чишмәсенең суын эчми кайтырга ярамас, – дип, Гөлшат кәефсезләнүен сиздерергә теләмичә, урман эченә кереп китте.

«Патша сарае»ның ябылуы, киләчәгенең билгесез булуы аны бик борчый иде. Чишмә янына килеп җиткәч, Гөлшат берничә тапкыр битен салкын су белән юып алды, учлап чишмә суы эчте. Аккан чишмә буйлап урман эченә кереп китте. Чишмә юлы аны тау башындагы яр кырыена алып килде. Ярдан авыл күренеше ачылды, авыл уртасында – «патша сарае». Авыл – авыл төсле инде, искитәрлек бернәрсәсе дә юк. Үзенең «патша сарае» белән шушы авыл Гөлшатның күңеленә кереп урнашты.

Кинәт Гөлшатның артында, чишмә ягыннан таныш тавыш ишетелде:

– Синең Мәдинә тавының убырлы карчыгына әйләнәсең киләме әллә? – Бу Наилә апаның тавышы иде.

– Наилә апа, син каян килеп чыктың? – Гөлшат аптырап китте.

– Кил инде, әбиеңне кочаклап ал, сагындым үзеңне.

– Наилә апа чатанлый-чатанлый аның каршысына килеп басты.

– Чынлап, Наилә апа, сез каян килеп чыктыгыз, мине ничек эзләп таптыгыз? Закир абый кайда? – диде Гөлшат, кочаклашкан килеш.

– Авылда Хәйдәрне очраттык, ул сине монда диде, синең артыңнан килдек. Закир абыең чишмә суы эчеп калды. Чишмә суы белән самавыр куймакчы. Кунакларны тәмле чәй белән сыйлыйсы килде. Ярар, син бик күп сораулар бирә башладың. Әйдә, яр кырыена басып, авылыма бер карап алыйм әле, – дип, Наилә апа Гөлшатны яңадан яр кырыена алып килде. Алар берничә минут тыныч кына авылга таба карап тордылар. Юлда Закир абый белән кече улы Камил күренде. Гөлшат Камилгә күз төшереп алды, ул кара чалбар, ак күлмәктән, муенына кара галстук таккан иде.

– Исәнмесез, Закир абый, исәнме, Камил, – дип, Гөлшат аларның каршыларына чыкты.

– Исәнме, Гөлшат, кызым, – дип, Закир абый олыларча Гөлшатны кочаклап алды.

– Исәнме, Гөлшат, – дип, Камил, күзләрен күтәрмичә генә, Гөлшат белән исәнләште.

– Закир, болай булса, синең улың белән ботка пешереп булмый, – дип, Наилә апа Камилгә карады.

Камил уянып киткәндәй сузып-сузып кына:

– Гөлшат, мин сезне беренче күрүдә үк яраттым, чыгыгыз миңа кияүгә! – диде.

– Мин бернәрсә дә аңламыйм. – Гөлшат аптырап, бер Камилгә, бер Наилә апага, бер Закир абыйга карады.

– Гөлшат, нәрсә аңламыйсың инде, без сине кияүгә чыгарга сорарга кайттык, – дип, Закир абый югалып калган улы урынына сүз башлады.

– Ул сине бер күрүдә үк яраткан. Син, Мәдинә тавының кызы, улымның күңелен сихерләп алгансың. Аның синнән башка бер кыз турында да уйлыйсы килми. Улым тәртипле, акыллы, чибәр, дип тә әйтергә була, тик менә кызлар белән сөйләшә белми.

– Кызны әти-әнисе янына килеп сорыйлар түгелме соң? – дип, шаяртырга тырышты Гөлшат.

– Без әтиеңнән сорадык инде, ул риза, әбиең урынына мин дә ярап торырмын, син бит үзең: «Син минем әбиемә охшаган», – дисең.

Урман эченнән чыгып, бер ир-ат боларга каршы килә башлады. Гөлшат күзләренә ышанмыйча торды – аның каршысына әтисе килә иде. Бер ел буе күрмәгән әтисе беренче карашка бераз картайган кебек тоелса да, шул ук элеккеге бик яраткан әтисе иде. Араларында күпме аңлашылмаучанлыклар булса да, Гөлшат бөтен дөньясын онытып, әтисен барып кочаклады. Икесенең дә күзләрендә яшь тәгәреп чыкты.

– Әтием, нишлибез? – диде Гөлшат, әтисен кочаклаган килеш.

– Үзеңә кара, кызым, син хәзер зур инде, мин каршы түгел, алар яхшы кешеләргә охшаган, – диде әтисе, һаман кызыннан күзен ала алмыйча, кулыннан тотып.

Ул Гөлшатны кулыннан тоткан килеш, Камил янына алып килде, икесенең дә кулларын бер-берсенә тоташтырды:

– Хәерле сәгатьтә,  бәхетле булыгыз, балалар – диде.

– Әгәр Мәдинә тавында кунасыгыз килмәсә, әйдәгез, тизрәк кайтыйк, көньяктан кара болыт күренде, – дип, Наилә апа, әллә шаяртып, әллә чынлап, күккә күрсәтте.

Алар көлешә-көлешә машинага таба киттеләр. Кулга-кул тотынышкан яшьләр әкрен генә арттан атлады, аларны күктәге кара болыт куркытмый иде.
 

Тәмам.

 

"КУ" 11, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур эчтэлекле эсэр укыдым Рэхмэт сезгэ

    • аватар Без имени

      0

      0

      Әсәр бик ошады, рәхмәт

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик эчтэлекле эсэр, рэхэтлэнеп укыдым. Авторга ЗУР рэхмэт, яна эсэрлэр котеп калам.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Зур рәхмәт! Бик ошады! Дәвамын көтә-көтә арып беттем))).

          • аватар Без имени

            0

            0

            Эсэр бик эйбэт язылган укырга рэхэт,авторга зур унышлар телэп калабыз,яна эсэрлэр белэн шатландырыгыз эле без укучыларыгызны????Рэхмэт яусын Илшат.