Кулдашым (хикәянең дәвамы)

ХИКӘЯНЕ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

Сяо Лун

– Сяо Лун, синең урында булсам, минем йөрәк җитмәс иде, – дип, Хәлил дустының

җилкәсенә кулын куйды.

Эшчеләр төшке ашка ялга туктаган иде. Һәрвакыттагыча Сяо Лун, Вэн Хуа, Хәлил

ашханә каршында ялгызы гына үскән агач төбенә барып утырдылар. Сяо Лун белән

Вэн Хуа – күптәнге дуслар. Ә Хәлил әле аларга ике ел элек кенә килеп кушылды.

Ул уйгыр булуына карамастан, бала чактан ук Кытайда үскәнгә күрә, ике кулдашы

белән тиз арада уртак тел тапты. Бүген дә алар өчәүләп, Сяо Лунның эшләгән хатасы

турында гәп корды.                                                

Дустының әйткән сүзенә көлеп кенә куйса да, Сяо Лун тиздән нәрсәдер үзгәрәчәген

чамалый иде. Әмма иптәшләренә бу турыда сиздермәскә тырышып:

– Нишлисең инде, – диде.

Әлеге сүзләрдә күпме мәгънә ята лабаса! Вэн Хуа моны тиз аңлап алды, елмаеп:

– Кыз каратуның юлын белмисең син. Бездән сорарга ояласың икән, китап укып

булса да өйрән, – дип шаярды.

– Болай итеп йөреп, Сяо Лун, бер килеп кабасың инде син.

– Ярар инде, нәрсә, йоннарыгызны кабарттыгыз. Башка көннәрдә бөтенләй

борылып та карамый... Менә хәзер якынча бер атна артымнан саклап йөриячәк әле

ул минем. Әйткән иде, диярсез, – дип татлы хыялларга бирелеп утырган Сяо Лунны

бүлдереп, Хәлил:

– Татар барда хәтәр бар, дип әйтә минем әни. Шулай булгач, кара аны, – дип куйды.

Ләкин егетне бернинди сүзләр дә куркыта алмый иде кебек. Үзе дә көтмәгәндә

гашыйк булды да куйды шул татар кызына! Җиһаз ватып, кыз карату мөмкин түгеллеген

аңлый, әмма анысы да чарасызлыктан гына бит. Эштә бүтәнчә күрешеп тә булмый,

эштән соң үч иткәндәй, директор Шэн Линың машинасына утырып, кунакка китә.

Кайчан күрсен дә, кайчан сөйләшсен?

Иртәнге тикшерү вакытында хәтта Асиянең кырыс карашын күргәч тә, аздан гына

эреп китмәде бит. Ә кыз әллә чынлап аңламый, әллә юри йөрәккә тоз салып йөри.

Ләкин ни генә дисәң дә, Сяо Лун үзенең эшеннән бик канәгать иде. Асиянең кабаттан

киләсен көтеп, минут саен сәгатенә күзен төшереп алгалавын дәвам итте.

Кыз да озак көттермәде, ләкин... Ләкин аның бирегә атлап килүе ниндидер аяныч хәл

буласына кисәтү ясаган кебек иде. Артыннан берничә җитәкче һәм директор Шэн Ли

күренде.

Хәлил үзләренә генә ишетелерлек итеп: «Татары болай да бар иде инде, менә хәтәре

дә килә бугай», – дип куйды. Озак та үтмәде, өч егет тә инде аягүрә басып торалар

иде. Сяо Лунны директор үзләре янына чакыртты.

– Хәерле көн! – диде ул, башын аска иеп кенә.

– Бу гамәлеңне аңлата аласыңмы? – дип, директор сүз башлады. Ләкин тынлык

озак хөкем сөрмәде. Асия:

– Бу хакта иртән сөйләшү булган иде инде. Әмма ул үз хатасын танырга да теләми,

– дип куйды. Шулчак кызның усал карашы Сяо Лунныкы белән кисеште.

Егет юри ачуын китерергә теләп, Асиягә елмаеп, күз кысты да:

– Монда минем хатам юк, чөнки җиһазлар кулланышка яраклы түгел. Аларның

ватылуында мине гаепли алмыйсыз, нигә җаваплы кеше кирәкле чаралар күрмәгән?

– дип, директорга бик җитди рәвештә үз фикерен әйтте.

– Сяо Лунны бүгеннән гади эшче хезмәтенә төшерегез, – диде дә директор кызу

адымнар белән китеп тә барды.

Яңа көч-куәт

Директор киткәч, Асия ачулы караш белән Сяо Лунга күз ташлады да түзеп тора алмыйча:

– Син үзеңнең нинди мәгънәсез сүз сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы? Җиһазда нинди

хата булсын? Алар өр-яңа, һәркөн иртән сез эшкә керешер алдыннан аның өчен

җаваплы кешеләр тикшереп, майлап чыгалар. Ышандырырлык берәр сәбәп уйлап

тапсаң, аңлар идем инде. Директор янына мин хәзер ничек керим?! – дип, күңелендә

җыелып килгән бөтен ачуын түкте.

– Әгәр чын дөресен әйтсәм, сезгә тагын да кыенрак булыр иде. Бу ялганым өчен

рәхмәт әйтергә тиешсез әле, – дип Сяо Лун көлеп куйды.

Сяо Лун Асияне тәмам чыгырыннан чыгарды. Ул әйткәләшеп торуның бер файдасы

да юклыгын аңлап, борылды да туп-туры директор кабинетына юнәлде.

«Борын төбендә генә семинар булырга тора... Ә монда эшчеләр нәрсә майтарып

ята. Әле җитмәсә, «Рәхмәт әйтергә тиешсез», дигән була.

Тормыш тәгәрмәчләре тигез юл буйлап кына тәгәрәп барса иде ул... Кайчак каяндыр

юлга аркылы ташлар да төшә шул. Шуннан уйла инде ничек урап узасын?

Бу хакта еш уйланырга туры килде... Бигрәк тә чит илгә чыккач, фикерләрем

чуалып бетте. Әллә инде күңелем йомшардымы шунда: нинди генә каршылык күрсәм

дә, бөтенесен ташлап, туган ягыма кайтып китәсем килә башлый.

Ләкин кызу баштан әлеге уйларга җиңәргә юл куярга ярамый! Аягыңда нык басып

торып: «Менә мин сайлаган мәсләк, менә мин сайлаган юл!» – дип әйтә белергә кирәк.

Уйлана-уйлана, Асия үзенең директор кабинетына ничек барып җиткәнен сизми

дә калды. Ишекне шакып, түргә узды.

– Бүгенге хәл өчен үзем гафу үтенәм. Мин моңа юл куярга тиеш түгел идем.

Семинарга килгәндә, әле вакыт бар, эшчеләр төзәтеп бетерер, дип уйлыйм, – дип сүз

башлады. Ләкин озак кына уйланып торгач, директор Асиягә борылып карады да:

– Монда синең хатаң юк инде, – диде. Директор Шэн Ли карашын каядыр еракка төбәп:

утыра иде. Асия чыгарга рөхсәт сорарга, дип авызын гына ачкан иде, директор аны бүлдереп:

– Әгәр төзәтеп бетермәсәләр, яңа станок кайтартырга туры килер, – дип әйтеп куйды.

Бу сүзләр Асияне җанландырып җибәрде булса кирәк, ул үзендә ниндидер көч сизеп:

– Кирәк булмас. Җитешербез, – дип елмайды.

Әлеге сүзләрдән Асия чынлап та рухланды. Аның тизрәк эшкә керешәсе, бөтен

эшләнгән хаталарны төзәтеп, семинарны уңышлы гына үткәреп җибәрәсе килә иде.

Татлы хыялларга бирелеп торганда, директор үзе дә Асиягә бер көлеп карады да:

– Сяо Лунга дамы? – дип сорап куйды. Бу сорау Асияне җавапсыз калдырды. Ләкин

тынлык озакка бармады. Кыз өстәл артында утырган Шэн Лига елмайды да мәчедән

качкан тычкан шикелле ишеккә таба атлады. Чыгып киткәндә, директорга күтәрелеп:

– Сяо Лун башка очрак, – дип шаярды да күз алдыннан юк булды.

Аерылган юллар

Директор Шэн Ли оптимист рухтагы кешеләрне ярата иде. Чөнки алар яшәүнең

тәмен, ямен беләләр. Асия дә шундыйлардан. Нинди генә каршылык белән күзгә-күз

очрашса да, баштарак каушап калган сыман тоела да, соңыннан үзенчә шаяруга бора.

Аның әлеге сыйфаты эшчеләрне генә түгел, директорның хатыны Ай Ли ханымны да

тиз арада үзенә җәлеп итте.

Менә бүген дә Асия – аларның чакырулы кунагы. Кунак, дип әйтү ялгыш булыр...

Алар инде аны күптән үз кызларыдай кабул иткән иде...

– Асия, әйдә, утыр. Хәзер тәмләп чәй эчәрбез. Бүген өчпочмаклар пешереп караган

идем әле менә... Тик синеке кебек тәмле чыкмады инде, – дип, Ай Ли ханым өстәлгә

кайнар өчпочмаклар куйды.

– Каягыз, чын экспертка бирик әле, – дип, директор Шэн Ли тәлинкәне Асиягә

сузды. – Ашап кара да әйтеп бир: 10 баллдан кимме?

– Нинди ун балл инде?! Йөз, йөзне бирәм, – дип шаярды Асия.

Шулай көлешеп, шаярышып утырып, вакытның ничек тиз үткәне сизелми дә кала.

Асия еш кына биредә куна калгаласа да, бу юлы баш тартты. Өенә кайтып, семинарга

чыгыш әзерлисе барлыгы хакында әйткәч кенә, Ай Ли ханым кайтырга ризалыгын бирде:

– Бүгенгә җибәрүен җибәрәм инде, балакаем... Ләкин киткәнче, бер җырласаң,

мин бик сөенер идем, күптәннән моңлы тавышыңны ишеткәнем юк, – дип ялварулы

караш ташлады.

– Сезгә бөтен белгән җырларымны җырлап бетердем бит инде, – дип, оялып кына

әйтеп куйды Асия. Әмма Ай Ли ханым кыстады да кыстады.

– Ярый, ярый. Төннәрен шигырьләр язарга яратам. Менә берсен көйгә салып

караган идем. Тыңлап карагыз әле, – диде дә моңлы тавышы белән сузып җибәрде:

Офыкларда кояш күренгәндә,

Шаян җилкәй сине иркәли.

Таң нурының шулай назлавыннан,

Чык тамчысы бераз төшкәли...

– Балакаем, туган ягыңны сагынуың күзләреңдә, җырларыңда чагыла... Чын

дөресен әйт әле: ни өчен син монда килдең? Нинди җилләр ташлады сине чит илләргә?

Әлеге сорауга җавапны Асия бик ачык белә иде. Чөнки туган туфрагын сагынганда,

ул үз алдына гел шушы сорауларны куя... Уйларга бирелеп, аларга җавап кына табып

калмый, ә үз адымының дөрес булуына кат-кат инана иде.

Бераз тынып торганнан соң, Асия сүз башлады:

– Мин ярлы гына гаиләдән... Ярлы, дип әйтү бик дөрес тә түгел инде, чөнки ашарга,

киенергә акча җитә... Ләкин череп баеганнардан түгелбез. Авылда бөтен кешедә шул

бер чама инде. Берсендә күрше егете Әмирнең әтисе бик авырый башлады. Без әле ул

вакытта бик кечкенә идек, шуңа ничек чирләвен, ни булганын бик аңлап та бетермәдек...

Аны зур операция ясап кына коткарып калып була, диделәр, әмма акча җитәрлек түгел

иде. Шуннан соң авыл халкы ярдәм итәргә теләп, үзенең барлы-юклы акчасын җыйды.

Җитәрлек булмады... Күп тә үтмәде, әтисе җир куенына китте.

Әмир белән әлеге кайгыны бергә кичердек. Бөтен авыл бергә җыелып та бер кешене

коткарып кала алмаулары безнең яшь күңелебезне әрнетте. Шуннан соң үзебезгә максат

куйдык: үскәч, авылыбызны үстерергә, ничек тә булса, матди яктан тәэмин итәргә.

Мин аннан бер яшькә зуррак идем. Укуым тәмамлангач, калага киттем. Башта бер

ел анда укыдым, соңыннан алдымда яңа юллар ачылды, һәм миңа Кытай университеты

белән килешү төзү мөмкинлеге туды. Моны мин, әлбәттә, кулдан ычкындыра алмадым.

Әмир калага укырга килгән елны чит илгә китеп бардым. Монда килүем юкка түгел:

зур тәҗрибә туплап, туган ягыма кайту. Туган ягым минем өчен бик кадерле. Мин

аның шушы түгәрәк шарда билгесез бер нокта гына булып торуын теләмим... Без

татарларны бөтен дөнья белсен иде. Илебезнең үсүен, үзгәрүен телим... Моның өчен,

иң беренче чиратта, халыкның яшәешен яхшыртырга кирәк. Ә безнең илдә кара алтын

белән эшләү өчен мөмкинлекләр зурдан. Бары тик тырышасы гына...

Шулай хисләнеп сөйләгәндә, Ай Ли ханым Асияне туктатып:

– Ә Әмир дигәнең кайда? Ул синең китүеңә ничек карады? – дип сорап куйды.

– Без максатларыбызга бергә ирешербез, дип уйлаган идек... Ләкин шулай килеп

чыкты инде. Ул миңа ачулыдыр, бәлки... Киткәндә, без саубуллаша алмадык. Бүгенге

көндә ул үзебездә кара алтын эшкәртү белән шөгыльләнәдер, ә мин монда, – дип

елмайды. Ләкин ничек кенә елмаерга теләсә дә, тамакка төер утырды...

ХИКӘЯНЕҢ ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

 

"КУ" 6 (июнь), 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: