Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Киләчәккә атап (хикәя)

Бүген сиңа телеграмма килергә тиеш. Анда синең әнкәеңнең вафат булуы турында язылган. Минем киңәш: кайт! Бернинди кирәкмәгән җыелышларына карамыйча, буш мәшәкатьләреңә төкереп, туган авылыңа кайт!

ФАНТАСТИК ХИКӘЯ


– Бүген, ниһаять, хыялларыбыз чынга ашты, – дип, керә-керешкә сүз башлады җитәкче. Аның кәефе шәплеге килеш-килбәтеннән үк күренеп тора: костюм төймәләрен ычкындырган, галстугының төсе үзгәргән. Хәтта йөзендә елмаюга охшаш чалымнарны да күрергә була. Эшчеләр аның мондый вакытын күптән хәтерләми: «төксе чырай» дигән кушамат тагылып, мең кат раслап куелган... Менә бит ничек – дөньядагы иң усал һәм явыз күренгән адәм дә, үз дигәненә ирешкәч, елмая белә икән! – Ниһаять, машина ясалып бетте, – диде ул. Әлбәттә, сүзнең нәрсә турында барганлыгы бүлмәдә утыручыларга яхшы аңлашыла. Кайчандыр янгын аркасында юкка чыккан канун кәгазен яңадан булдырганнар, димәк. – Без күпме тир түктек, яңадан элеккеге рәхәт вакытларны кайтарырга тырыштык. Ә менә бүген, бүген ... – дип, бармагын өскә күтәреп дәвам итте ул, хисләренә буылып, тын алырга да онытты бугай, бераз дәшми торды. – Әлеге сынауда катнашу өчен, үз эшенә бирелгән, җаваплы һәм ышанычлы батыр кирәк. Йә, кемне җибәрәбез?
Өстәл араларында кечкенә бөҗәкләр шикелле тезелешеп утырган соры костюмнар кымшанмады да хәтта. Җитәкченең күзләре кысылды, озын бармаклары түземсез рәвештә биешә башлады. Ул, тавышын югары күтәреп, түрәләргә хас булган боеру белән тагын бер кат кабатлады.
– Кайсыгыз бара, дим? Сез нәрсә, барыгыз да авызыгызга су капкан кебек утырасыз?! Безнең тарих өчен, юк, бөтен дөнья өчен иң зур эш эшләвегезне күз алдыгызга китерәсезме?! Соң, сезне бит, аннары кулдан кулга гына йөртәчәкләр, бу адәм безнең киләчәгебезне саклап калган, дип риваятьләр чыгарып, оныкларына сөйләячәкләр. Тьфү, куркаклар! Бөтенегезне эштән куам!..
Ул бу сүзләрне котырынган үгез шикелле мышнап, ярсый-ярсый сөйләде. Йөзе бүртеп, яңа пешкән бөрлегәнгә охшап калды.
– Кирамны җибәрергә кирәк! – Бүлмә эченнән яңгыраган тавыш аны бераз тынычланырга мәҗбүр итте.
Бүлмәгә яктылык кереп җитә алмаганлыктан, сорылык бөтен почмакны биләгән – ул юри бу кешеләрнең йөзләрен яшерергә тырыша булса кирәк. Шуңа күрә аннан кемне дә булса аерып алу да авыр. Кыңгыр эш кылып йөрүчеләр дә үз ниятләрен караңгы төшкәч тормышка ашыралар бит. Кеше-кара ялгыш күреп калмасын, танымасын дип. Ә яктыргач бернәрсә дә булмаган төсле елмаеп йөриләр. Караңгыда кешенең чын асылын белергә була. Җитәкче, чыдый алмыйча:
– Бас! – дип кычкырды.
Өстендәге костюмы капчык кебек асылынып торган ябык гәүдәле бер ир-ат әкрен генә урыныннан торды.
– Синме инде ул Кирам? – дип сорады, ә үзе шундук: «Әйләнеп кайта алмаса да кызганыч түгел икән, эшен генә эшләсен», дип уйлап өлгерде.
– Мин булам, – дип җавап кайтарды аягүрә баскан адәм.
– Күпме хезмәт итәсең инде бездә?
– Унынчы ел китте, әфәндем.
– Яхшы, яхшы... – дип, уйлаган кыяфәт чыгарды җитәкче. Үзе янында торган булышчысының колагына нидер әйтеп алды. Тегесе, шул минут эчендә, бу адәм турында язылган мәгълүмат дәфтәрен аның кулына китереп тә тоттырды. – Хмм, ярар, ярар... – диде ул, язулы битләрне актарган булып. – Әзерлән, бүген кояш күкнең уртасына җиткәч тә юлга чыгарсың. Кара аны, синең бары тик бер генә мөмкинлегең бар. Әгәр шуны кулдан ычкындырсаң, башың белән хушлашырга әзер бул, – диде катгый гына. Аннары сынаулы караш белән күзен
сикертеп: – Безнең нинди кагыйдәләр бар әле? – дип сорады. – Беренче кагыйдә: берәү белән дә сөйләшмәскә!
Икенче: беренче кагыйдәне истә тотарга!
Өченчесе: алда әйтелгән ике кагыйдәне онытмаска!
– Ярый... Менә ул – син барачак авыл. Без шәһәр сакчыларында шик уятырга 
тиеш түгел. Андагы кешеләр турында мәгълүмат һәм ышанычлык кенәгәсе. Шуның буенча канун саклана торган бүлмәгә керерсең, – дип, Кирамга бер-берсе өстенә өелгән кәгазь битләре тоттырды.
– Барысы да аңлашылды, әфәндем, – диде ул.
– Барыгыз, таралыгыз. Ә син, кара аны, – диде ир-ат, әлеге дә баягы бармагы белән янап. Әйтерсең, ул бармакта дөньяның бөтен куәте җыелган.
Насыйр, башкалар шикелле үк, күтәрелеп карарга базмыйча, бүлмәдән чыгып китте. Аның инде яшьлеге узып, чәчләре агарырга да өлгергән. Һе, унынчы ел китте дигән була бит, ә аннан: «Насыйр абзый, син бездә ничә ел хезмәт куясың инде?» – дип ник берсе сорасын. Ә ул: «Егерменче ел китте инде, акыллым», – дип җавап кайтарыр иде. Шактый гомер, шушы сорылык эчендә, әллә никадәр тау итеп өярлек эш эшләп үтте, тик аларның берсе дә «рәхмәт» дигән сүз белән булса да үлчәнмәде. Кушканны башкарды, каршы дәшмәде, түзде, чыдады, аның саен җилкәдәге авыр йөк артып, бөкресе барлыкка килде. Үткәндәге хата-ялгышлар шулай вакыт-вакыт җанны бимазалап ала да, беркая да юкка чыкмыйча, җилкәгә менеп утыра иделәр. Югыйсә әле алай карт та түгел үзе, 55 яшь бит инде ул – ирләрнең иң җитлеккән, уңыш җыя торган мәле булырга тиеш. Йа Хода, үзең генә беләсең минем хәлләремне, кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас, дип уйлады ул.
Кирам белән алар дуслар иде. Ничек дус дип, күрешкәндә бер-ике сүз әйтешәләр иде инде. Шуның белән бетте-китте, вәссәлам. Монда алай аралашу дигән әйбер юк, кирәк түгел, вакытны юкка сарыф итү, янәсе. Тьфү, аның вакытына! Гомер буе кеше кушканны эшләп йөрү – менә монысы инде чынлап та ыштан туздыру. Насыйр картның үз-үзенә ачуы килде, җебек авыз, бер сүз дә каршы әйтә алмый торган бөҗәк, дип тиргәде ул үзен. Аннары яныннан гына узып баручы Кирамны күреп алды. Аның кәефе киткән: кашларын җыерып, җил-җил каядыр ашыга. Насыйр аның артыннан иярде.
– Синең эшләр хутта, – диде ул.
Кирам күтәрелеп карады да туктамый гына юлын дәвам итте.
– Бик хөрмәтле кеше булачаксың инде болай булгач! Әнә хәзердән үк безнең шикеллеләргә ләм-мим! – дигән сүзләр белән битәрләп ул Кирам артыннан җитешергә тырыша иде.
– Ник минем арттан йөрисең? Әйе, шундый яхшы эш инде. Пычагыма кирәк миңа, үткәнгә кайтып, үз гомерем белән саубуллашу, – диде Кирам, кинәт туктап.
– Ничек инде саубуллашу? Син бит анда барып кына кайтасың, – дип гаҗәпләнде карт.
– Бер тәүлек. Бары тик 24 сәгатькә генә көйләнгән ул, аңлыйсыңмы?! Әгәр җитешмәсәм, әнә, ишетеп тордың, нәрсә әйткәнен, – диде ул. Аның күзләрендә гаҗизлек хөкем сөрә иде. Ул Насыйр шикелле карт түгел, яңа гына өйләнде дә бугай. Тиздән, бәлки, Алла кушса, балаларын да сөяргә насыйп булыр. 24 сәгать – бер көн ди бит. Һи!
– Кара әле, кая җибәрәләр соң сине? Нинди җиргә? – дип кызыксынды карт.
– Менә, монда язылган, диделәр. Хәзер... – Кирам кәгазь актара башлады. – «Мор-та-за» дигән авыл. Күргәнем, ишеткәнем дә юк! – дип, тагын каш җыерды.
Насыйр: «Мортаза, Мортаза», дип кабатлады аның артыннан. Бик якын, таныш исем. Кая ишеткәне бар соң аның бу исемне?! Йа Хода, юк, ул түгелдер! Картның аяк буыннары тотмас булып, ул якындагы эскәмиягә килеп 
утырды. «Мортаза бит, Мортаза», диде ул кабат. Бу бит... Аннары, Кирамның сорауларына да карамый, бүлмәсенә ашыкты. Әлеге сүзләрдән соң аның җаны кузгалгандай булды, мүкләнеп беткән йөрәк үзен сиздереп бер кат кагып алды. Ничә еллар үз гәүдәсендә йөртергә тиеш булган соры костюмын салып, урындыкка элеп куйганнан соң, хуҗасына көлеп карап торган тукыманы шелтәлисе, тормышы шундый булганга тиргисе килде, бар гаеп шунда гына, имеш, ул гына аны монда богаулар белән бәйләп тота, янәсе. Аннары стенада эленеп торган кечкенә генә көзгегә күз салды. Насыйр урынына анда бөтенләй башка, җыерчыклы һәм сарырак йөзле, берән-сәрән чәч бөртекләре тырпайган карт карап тора иде. Уфтансаң да, уфтанмасаң да юк. «Юк, юк», дип мыгырданды ул авыз эченнән. Йөзе агарынган, куллары берөзлексез калтырый иде. Ул, аякларын көчкә кузгатып, календарьдагы язуны карады: 2062 елны күрсәтә, нәрсәдер санады, арлы-бирле йөренде дә, мин кайтырга тиеш, дип, кергәннән соң әле ябылып та өлгермәгән ишек аша янәдән чыгып йөгерде. Шыгырдый-шыгырдый чайкалып калган ишек аны озатып калды.
Кирам үз кабинетында ниндидер кәгазьләрне карап, сызгалап утыра иде.
– Кирам, – диде Насыйр, шакып та тормастан бүлмәгә бәреп кереп, аннары сулуын басарга бер-ике кат комсызланып һава йотты. – Кирам, син бит анда барасы килми, дигән идең, шулаймы? Әйдә, үзем барам, – дип әйтеп тә салды.
Шундый ук соры костюм урыныннан күтәрелде дә:
– Син? – диде, мыскыллы елмаеп. – Соң син бит анда барып та җитә алмыйсың. Өстәвенә, мине «теге» үтерә аннары. Эштән куылуымны телисеңмени?
– Кирам, соң мин бит сиңа яхшылык кына теләп.
– Үземнең өлешне сиңа бирер хәлем юк!
– Үзең бит яңарак кына зарланып тордың?
– Торса соң, зарланырмын да, синең эшең булмасын анда! – дип, Кирам бөтен ачуын картка җибәрде.
Насыйр бу тормышта бөтен нәрсәне дә күрдем, күпне беләм дип уйлый иде, ялгышкан, күрәсең. Ничек үсенде бит, ә, ничек тоткан була үзен! Яңа гына маңка малай кебек, «эшләп бир», дип арттан ялынып йөрүләрен оныткан ахры. Әмма бирешәсе килми иде. Күпме еллар үз хокукларын куллана алмаган кешегә бу очрак, теге дөньяга киткәнче, Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән бүләк дип кабул ителергә тиеш иде. Тик йокламаска, үҗәт булырга кирәк.
– Кирам, үтенәм, минем сиңа кылган яхшылыкларым хакына, бер генә үтенечен үтә карт кешенең, – дип ялынды ул үзенә сынаулы караш белән карап торучы ир-атка. Горурлык хисе чеметеп алса да, бер катка гына түзәргә була әле.
– Тәәк... Барам, дисең инде алайса? – дип елмайды ул.
Картның күңеленә җылы кереп киткәндәй булды. Кырт кисмәде, димәк, ниндидер өмет бар әле.
– Барам, барам, – дип кабатлады.
– Ярар, бүлмәңә чык, чакырырлар, – диде ул. Насыйр, тиз үзгәргән фикергә ышанырга да ышанмаска да белмичә, торган урынында катып калды, сөенечтән йөзләре яктырып китте.
– Рәхмәт, рәхмәт... Тазалык белән гомер итәргә язсын сиңа! – дип, Кирамның кулларын үбәргә тотынды.
– Ярый, бар, кит инде моннан. Бөтен эшләремнән бүлдең.
Насыйр тизрәк кирәк-яракны җыярга, әзерләнә торырга кирәк, дип бүлмәсенә ашыкты.
Коридор борылышында очраган ике кеше аңа комачаулык итте, әздән генә маңгайга-маңгай бәрелешми калдылар.
– Алдыңа карап йөре, күзең чыккан мәллә! – дип кычкырды берсе.
– Гафу итегез, күрмәдем, – дип мыгырданды Насыйр. Аның эшчеләр күтәреп килә торган зур гына биштәргә күзе төште. Гади генә сумка түгеллеге аермачык күренеп тора.
Ул алар артыннан тагын Кирам бүлмәсенә таба атлады.
Ишекләре ябылып бетмәгән, сүзләр бик яхшы ишетелә. Әнә Кирам, теле- фоныннан кем беләндер сөйләшә-сөйләшә, портфеленә тыгызлап кәгазь тутыра. Тукта, яңа гына Насыйрга вәгъдә биреп, сәяхәткә үзе җыенып ята түгелме соң? Карт, мондый астыртынлыкка чыдый алмыйча, бүлмәгә атылып кереп тә китте, тик ялгыш адым ясавын аңлаганда соң иде инде. Кирам аны күргәч тә, бернинди шик уятмастан, үзен тыныч тотарга тырышып:
– Насыйр карт, син һаман китмәдеңмени әле? – диде.
– Ю-юк, – дип сузды карт. Үзе, нәрсәдер эшләргә кирәклекне белеп, ба- шыннан мең төрле ысулны әйләндерде. – Сине-е анда чакыралар, теге, – дип өстәде.
Әлбәттә, ялганлады, ләкин нәтиҗәсе булды бит: Кирам чыгып китте. Бу гадәтне еш кына «яман», дип атыйлар, балаларны да «алдарга ярамый» дип үстергән булалар. Ялганчылар! Дөньясы үзе шуңа корылган икән, синең белән минем генә яхшылыкка карап торамы соң? Алдарга кирәк, алайса бөтенләй сытып китәчәкләр.
Ничек тә сумканы кулга төшерергә кирәк. Каһәр суккан, бу икесе кулла- рыннан да җибәрми басып торалар. Әһә, әнә шкафта һәрнәрсәне чишә ала торган тылсымлы сыеклык тора. Насыйр, елмайган булып, пыяла савыттагы эчемлекне өстәлгә китереп утыртты, аннары, күз кысып, кечкенә генә шундый ук пыяла савытларга агыза да башлады. Тегеләр, башта ул якка карамаска тырышсалар да, ахыр чиктә биштәрле сумканы урындыкка куеп, өстәл янына килеп утырдылар. Насыйрга шул гына кирәк тә иде инде. Болар чираттагыга үрелгәндә, шыпырт кына яннарыннан тайды да сумканы аркасына асты. Ниндидер төймәләр белән урап алынган бу җайланманың ул, ихтимал, бер- ниен дә аңламый иде, «Аллага тапшырдык», дип, башкаларыннан зуррак булып аерылып торган кызыл төймәгә басты. Аннары, янындагы портфельне эләктереп, чытырдатып күзләрен йомды.
– Кая карыйсыз! Тотыгыз каракны, бетерә башны! – дип кычкырып калган Кирам сүзләре дә һавада эреп юк булды. Мондагы тормыш куркыныч бер төш шикелле артта калды.
24 сәгать
...2042 ел. Насыйр карт күпме еллардан соң кабаттан авылына әйләнеп кайтты. Шул гомер билгесезлек, дөресрәге, юклык билгесе булып хезмәт иткән бу җир почмагы яшел хәтфә үләннәре, сокландыргыч табигате, чишмәсе белән һаман да үз көенә яшәп ята икән әле. Насыйр аның исе, тавышы, тәменә кадәр тойды. Бөтен үпкәләрен әлеге һава белән тутырасы килеп, бик озак һәм тирән итеп сулыш алды. Кайтты бит ул, ни булса да, барыбер әйләнеп кайтты!
Авыл, бер караганда, шул ук булып күренсә дә, игътибар белән җентекләп күзәтә башласаң, бөтенләй үзгә шикелле. Кайчандыр шаулап торган урам юлларында хәзер җил генә тузан туздырып йөри, гаскәр төсле тезелеп киткән 
йортлар күзләрне камаштыра, капка төбендә бәбкәләренә якын китермәс өчен ыслап торган ата казы да, аны саклап утыручы әбиләр дә юк. Төзек тә, ләкин шул ук вакытта күңел кайтаргыч җимерек тә кебек. Насыйр карт бу күренешкә гаять гаҗәпләнеп, шаккатып карап торды. Аңына килгәч тә, кул сәгатенә күз салып, тиз-тиз авылның түбән очына, зират урнашкан якка юнәлде. Аның йөрәге яңа гына яши башлаган сыман тибәргә тотынды. Карт үзендә җан барлыгына ышанмый да башлаган иде инде, ә хәзер, кара, ничек үзен белдереп, шашынып суга. Менә каршыда капкасы җимерелеп беткән зират. Кызык, бөтен авыл төзек, биниһая зур йортлар белән әйләндереп алынган, ә шушы кечкенә генә зират капкасын рәтләп куючы юк.
Яңа гына барлыкка килгән кабер янында кешеләр басып тора. Аларның ни өчен җыелганын да, җир куенына тапшырылган кешенең кем икәнен дә Насыйр белә, ләкин җаны-тәне белән ризалашырга теләмичә тарткалаша иде. Инде менә җилкәдәге йөкне бераз гына булса да җиңеләйтәм, җаныма тынычлык табам дип уйлаганда, янә соңга калды. Дөньядагы иң газиз кешесенең күзләренә тутырып бер карый һәм соңгы кат аның әйткән сүзләрен ишетми калды. Кабаттан. Ах, моннан да үкенечле нәрсә юктыр. Картның аяклары хәлсезләнеп, тезләре җиргә тиде. Ул куллары белән кара туфракны актара, чокый башлады. Ләкин аның астында яткан гәүдә күпкә тирәнрәк яшерелгән иде шул. Хәле беткәч, кабергә башын куеп, сабый бала шикелле үкси-үкси еларга тотынды. Соңладым, инде менә күрәм дип уйлагач, хатамны төзәтерлек җай чыккач та соңга калдым, дип өзгәләнде ул... Кичер, кичер мине, газиз әнкәем. Синең тугры юлдан язган углың каберең янына яңа гына, ничә еллар үткәч кенә кайтып төште. Хәзер каршыңда баш иеп, тез чүккән килеш гафу сорый, үзе китергән кайгы-хәсрәтләрен, ачы күз яшьләреңне әз генә булса да юмакчы була. Алар юа алмаслык булсалар да, рәнҗемәвеңне, кичерүеңне үтенә, дип, эченнән өзгәләнгән картның күз яшьләре кабер туфрагы өстенә сеңеп, юкка чыгып бара иде. Елый иде, ничә еллар яшереп яткан бу сагышын, мәхәббәтен, юанычын әнкәсе каберенә түгә иде ул.
Ниндидер таныш түгел картның кыланмышларыннан авыл кешеләренең исе-акылы китте. Алар аның кем икәнен, нишләп йөргәнен дә белмиләр иде, билгеле. «Акылдан шашкан» дип чигә янында бармак боручы да, «ире кайткан», дип фараз кылучылар да булмады түгел. Насыйр халыкка карамады, эндәшмәде дә. Тамаша кабатланмагач, һәркайсы әкренләп таралыша башлады. Бик тиздән кабер янында картны җентекләп күзәтеп торучы ир-аттан башка берәү дә калмады.
– Аның улы шәһәргә чыгып китте дә әле һаман әйләнеп кайтмады, – диде ул, картны сискәнергә мәҗбүр итеп.
– Ыхы, – дип куйды карт, ул инде бераз тынычланган иде. Ир-ат сүзен дәвам итте:
– Ә бит без анасының вафат икәнен язып җибәрдек, ул гына нишләптер... югалды...
Насыйр карт, ниһаять, баядан бирле үзе белән сөйләшергә тырышучы кешегә күтәрелеп карады. Җыерчыклар барлыкка килсә дә, анда яшь чактагы җилкенчәк егетне танырга була. Тик кара күзләрдә генә сагыш сөреме, җитдилек арткан. Ә болай караганда, нәкъ үзе. Насыйр дустын кабаттан күрүенә шатланды: аны кысып кочаклыйсы, хәлен беләсе, авыл турында сораштырасы, яңалыклар уртаклашасы килде. Тик теге каһәр суккан кагыйдәләр генә искә төшеп, аны бу уеннан кире чигенергә мәҗбүр иттеләр.
Ә кайчандыр бергәләшеп урам буйлап яланаяк йөгереп йөргән ике шук, шаян малай беркайчан аерылмаска сүз куешкан иде. Ул вакытта язмышның нәрсә әзерләп куйганын белми иде шул алар. Кырык яшькә җитеп килүче бу ир-ат яшьлек дустының әйләнеп кайтуы турында уйлап та карамый иде. Һәм нәрсә әйтсен инде ул аңа? «Мин синең якын дустың – Насыйр. Мин киләчәктән кайттым, шуңа сиңа караганда өлкәнрәк», дисенме? Аннары, чынлап та, җүләр, дип ябып куярлар. Хәер, озын-озак еллар буе җүләрләр йортыннан ким булмаган җирдә яшәде түгелмени соң инде ул? Ияләшергә авыр булмас.
– Минем исемем Айдар була, – диде ир кеше, барлыкка килгән тынлыкны бозарга тырышып һәм картның сөякчел, кан тамырлары күренеп торган кулларын кысты. – Сез миннән курыкмагыз, начарлык эшләп йөри тор- ганнардан түгелмен, – дип дәвам итте Айдар, аннары кабергә карап торган килеш: – Эх. Сез бу апаның улы урынында булсагыз нишләр идегез? Кайтыр идегезме? – диде.
Насыйр өстенә әйтерсең лә бер чиләк кайнар су койдылар, маңгаеннан тамчы-тамчы тир бөртекләре ага башлады. Кайтмады... Кайтмады шул... Әнисен җирләгәндә, ул башка телдә сөйләшеп, үз туган телен юкка чыгарам, дип йөрде. Әйе, ул көнне Насыйр яхшы хәтерли. Нәкъ телеграмма килгән минутта аларны ашыгыч рәвештә караңгы бүлмәгә җыйдылар да документның юкка чыгуын хәбәр иттеләр. Насыйр ул вакытта, анасының вафаты турында да уйламыйча, көн-төн кәгазь эше белән чапты. Үз анасының, үз ана телен юкка чыгарам, дип... Ах, нинди түбәнлек!
– Сез минем белән сөйләшәсезме? – диде Айдар.
Насыйр карт сагаеп калды. Аннары, сүз әйтмичә генә, башын як-якка борып «юк» дигәнне аңлатты.
– Ә-ә, сез сөйләшә алмыйсыз, – дип аңлап алды Айдар. – Ә төн кунар урыныгыз бармы соң?
Карт янә баш чайкады.
– Әйдәгез алайса, минем йортка. Кунак булырсыз... – дип, серле елмайды ул. Насыйр карт сәгатенә карап алды. Әле тагын шактый вакыт бар дип күрсәтә.
Җитешергә тиеш. Аптыраган кыяфәттә, аякларын өстерәп, Айдар артыннан иярде. Җил, аның адымнарын тапмасыннар, күрмәсеннәр, дигән төсле һәрберсен арттан җуя барды. Дулкынлана иде ул. Кешеләр каршында түгел, ә нәкъ менә авылы, туган нигезе алдында үзен шулкадәр түбән, бурычлы хис итә иде. Моңа сәбәпче дә, гаепле дә – ул үзе. Ә авылның түбән очында кояш «бүгенгә соңгы тапкыр» дип күкне кочаклап алды да үзенең бишегенә кереп ятты. Шуны гына көткән ай күкнең иң биек ноктасына үрмәләргә тотынды. Бик тиздән караңгылык басып алыр да, җан ияләренең бердәнбер яклаучысы булып ай калыр. Ул адашканнарга туры юл күрсәтер, начар юлга басканнарның күзләрен ачар.
Айдар бер караваты гына булган кечкенә бүлмәгә төртеп күрсәтте:
– Бүген монда гына йокларсыз.
Насыйр карт бу шыксыз ят бүлмәдә ялгызы калды. Тулган ай гына, аның борчуларын бүлешкән төсле, тәрәзәдән елмаеп карап тора иде шикелле. Их, син, адашкан җан, дип әйтә кебек ул. Насыйр айга төбәлде. Аны беренче тапкыр шуның кадәр якыннан күрүе иде бугай, әллә моңарчы айга каралмый яшәгән... Йә ул бөтенләй булмаганмы, кем белсен. Тегендә аңа барысы да бер иде. Көн туса эшли, төнлә йоклый. Ә хәзер бер тамчы йокы килми. Шулай булмыйча, ни гомердән соң әйләнеп кайтты бит. Инде теге дөньяда гына күрермен дип 
уйлаган авылын, аның кешеләрен күрде. Тик барыбер кылган гөнаһын юа алмый калды. Анасы аның киләчәктән үк әйләнеп кайтуын көтеп тора алмыйча китеп барган. Ишек ярыгы аша икенче бүлмәдә янган ут яктысы керә. Анда кунакны уятмас өчен пышылдап кына сөйләшергә тырышкан өй хуҗалары, үзләрен тыныч тота алмыйча, ара-тирә кычкырып та куялар иде.
– Ташла, зинһар, шул шөгылеңне, бала хакы өчен булса да үтенеп сорыйм. Ике тапкыр төрмә михнәтен күрү генә җитмәгән аңа, тагын әллә кемне өстерәп кайткан.
– Кызма инде. Беренчедән, бу карт миңа никтер якын тоела. Икенчедән, мин боларның барысын да туачак баламның телле булып үсүен теләгәнгә эшлим. – Эшлисең, пычагым. Җитте дим мин сиңа. Теле бар инде аның. Ата-анасы нинди телдә сөйләшкән – шул булыр.
– Юк, аның үз туган теле бар. Синеке икенче тел, дип, балама туган телне бирмәскә, син мине кем дип белдең.
– Ярый, кара аны. Берәр нинди куркыныч янаса, барам да донос ясыйм, – дип әйтеп ташлады хатын. Аннары үзе дә нәрсә әйткәнен аңлап, тизрәк аны йомшартырга тырышты. – Айдар, кадерлем, минем турыда да уйла әле әзрәк.
– Донос ясыйм дисең инде алайса, – диде ир кырыс кына.
– Юк инде, шаярттым гына, сине куркытыр өчен генә әйттем, – дип акланды хатын.
– Нинди бәхетсез ир-ат мин, хатыны да сатарга әзер булган... Йа Аллам, үзең ярлыка.
– Нәрсә сөйлисең син, тузга язмаган сүзләрне!..
– Булды, әйдә ятыйк, – диде ир, бу сөйләшүне бүтән дәвам итәсе килмичә. Тиздән ут сүнеп, йорт та йокыга талды. Бары тик ике кулын баш астына куеп,
айны күзәтеп ятучы Насыйр гына йоклый алмый интегә. Туган авылында иде ул, хыялланырга да курыккан үз нигезенә карап кына, кермичә китеп барган иде. Ә хәзер шуннан берничә адым ераклыкта яту аңа тынычлык бирмәде. Карт, караваттан торып, ишекне шыгырдатмыйча гына ачып, урамга юнәлде.
Инде төн. Бары тик бер-ике җирдә эт өргән тавышлар гына ишетелә. Ә һавасы, саф җиле күкрәкне шундый назлы иркәли. Насыйр, ай яктысында үзләренең нигезен танып алып, капканы әкрен генә этеп, ишегалдына үтте. Төнге тынлыкны бозып, йөрәге кагарга тотынды. Дөп-дөп, дөп-дөп... Насыйр йортның баскыч төбенә килеп утырды. Ай баягыча балкый бирә. Менә син үз нигезеңә әйләнеп кайттың, дип елмая сыман. Ә карт, күзләрен йомган килеш, әнисен, үзенең балачагын, киткән вакытын искә төшерә. Шундый гүзәл почмакны үзенең таш бүлмәсенә алыштыруына үкенеп туя алмый.
Соры тынчу бүлмә урынына монда синең карамакта иксез-чиксез болын, урманнар. Аһ, син юләр баш, дип тиргәде карт үзен. 35 ел бил бөккәннән соң да синең кем икәнеңне белми торган адәмнәр белән яшә инде. Үземнең матур татлы телемне шул салкын телгә алмаштыр. Төнге күк сакчылары булган ай һәм йолдызлар аңа нәкъ балачакта ишеткән бишек җырын көйләде:
Әлли-бәлли итәр бу, Мәдрәсәгә китәр бу; Тырышып сабак укыгач, Галим булып җитәр бу.
Бөек Габдулла Тукай үз халкы өчен нинди генә җырлар чыгармаган. Үз туган телен, милләтен саклап калу өчен, ни генә күрмәгән дә, ни генә ишетмәгән. Ул, әкияттәге батыр кебек, һәрвакыт яхшылык яклы: кечкенәләрне рәнҗетмәскә, олыларны хөрмәт итәргә, яман гамәлләргә юл куймаска чакыра, шулар өчен көрәшә. Насыйрның да бит шундый бер әкият герое кебек буласы килә иде. Ул кыю, батыр, көчле, имеш. Әнисе аңа төннәрен «Таңбатыр», «Камыр батыр» әкиятләрен сөйләп арып бетә иде. Ә хәзер кем ул? Нәкъ шуларның киресенә әйләнде түгелме соң? Кечкенә Насыйрның хыялларына да хыянәт итте.
Йолдызларга исә картның бу уйлары билгесез. Туган нигезнең күге, җире аңа бу төндә чын мәгънәсендә әнисе кыяфәтендә килеп басты. Алар Насыйрга әкрен генә бишек җыры көйли. Юк, картны түгел, ә үз әнкәсен югалткан, читкә киткән, адашкан бер сабыйны тирбәтә алар. Сабый җаны тынычлансын, юансын өчен, әнкәсен искә төшерәләр.
9 сәгать
Иртәгесе көнне Насыйр карт уяну белән, үзенең кайда икәнлеген, нишлә- гәнен аңламыйча, бермәл айный алмый торды. Авыл һавасына исереп, баскыч төбендә йоклап киткәнен сизми дә калган. Кояшның әле күренеп кенә килүе. Нинди хозурлык! Яңа гына чәчәк атарга җыенган иркә алсу гөл төсле ялындырып кына, үз җаен белеп кенә чыга. Нурлары ишегалдында бөреләнеп ятучы алмагачка тиеп үтә, агач өйнең бүрәнәләрен сыпырып ялтыратып куя, кетәклектәге ярдәмчесен – әтәчне уята. Кик-ри-күүк! Насыйрның тормышында да яңа таң атты. Ул иркен итеп киерелде. Хәзер төнлә күренми калган алмагач та, борын төрткән яшел бәбкә үлән дә күренә. Насыйр карт, өйгә үтәргә теләп, ишекнең тоткасын тартты, ләкин ача алмады. Соңыннан ныклап карагач кына, анда кечкенә йозак бар икәнен күрде. Үз йортына ишек бикле! Нинди яңа тормыш булсын бу, артыңнан үткәннәрең ияреп барып, яшәргә ирек бирмәгәч. «Менә бит алдыңда хуҗаң басып тора, ә син аңа ишегеңне дә ачмыйсың, әдәпсез», дип эндәште ул йортка. Тик җавап кына бирүче булмады.
Насыйр карт Айдарларга кайтып кергәндә, ул яңа торып кына килә иде әле.
– Хәерле иртә! Бигрәк иртә торгансыз. Әйдәгез, чәй эчеп алыйк та, мин сезне бер җиргә алып барам, – диде ул, елмаеп.
Насыйр карт баш какты. Иртән әле томан да таралып бетмәгән вакытта урамда кеше галәмәте бар икәне күренә. Барысы да Айдар белән күрешеп, бер- ике сүз алышалар да, шул аклык эченә кереп югалалар. Юри шулай үзләренең барлыгын белдермәс өчен, томан чыгарган кебек. Аннары Айдар үзе дә артык сүз сөйләми, җитдиләнеп, нәрсә турындадыр уйланып атлый. Насыйр карт, еш-еш сулап, аның эре-эре адымнарына көчкә өлгереп бара.
– Килеп җиттек, – дип, ташландык йортка күрсәтте ул. Аннары койманы сикереп чыгып, капканы эчке яктан ачты да «әйдә, абзый», дип эчкә дәште.
Бу нинди җир булыр икән? Алай-болай кеше йортына рөхсәтсез кермибездер бит, дип шикләнде карт. Аның сүзләрен ишеткән төсле, Айдар да:
– Сез мине әллә кая алып керә дип уйламагыз инде? – диде, ишекне кабат эчтән бикләп куеп. – Без чит йортка кермибез, ә менә башкаларның килеп керүе бик мөмкин, – дип, өй ишеген шакыды. Бер... ике... өч... Ниндидер яшерен кодка охшаш бу авазлар эчтә булган кешене уятып җибәрде. «Кем бар анда?» дигән тавыш ишетелде.
– Айдар мин, кунак алып килдем, – диде ир, Насыйрга күз кысып. Ишек ачылып китте. Анда ак күлмәк өстеннән яшел камзул кигән, башына ак яулык бәйләгән бер әби басып тора иде.

– И-ии, бигрәк яхшы булган. Күрше кызы кереп чыккан иде әле, коймаклар китергән. Әйдәгез, үтегез, үт, чәй куйдым, – диде әби.
– Бу безнең барыбызның да дәү анасы – Фәһимә апа була, – диде Айдар Насыйрга. – Ул сөйләшми, аптырамассыз, – дип, ак яулыклы әбигә карады. – Сез чәй эчә торыгыз, ә мин хәзер тагын киләсе кешеләрне каршы ала торам, – дип чыгып китте.
Башта өй эче бик караңгы булып күренсә дә, күз ияләште булса кирәк, җиһазлар да күренә башлады. Артык купшы түгел, гап-гади йорт. Стенада эленеп торган һәм Насыйрга күпме вакыт калганын күрсәтүче күкеле сәгать, өстәл-урындыклар, караватта – кабартып өеп куелган ап-ак чигүле мендәрләр. Насыйрның игътибарын шулар җәлеп итте. Кайчандыр аның да әнисе чигеп биргән шундый мендәре бар иде. Һәр кич ул шул мендәргә ятып китаплар актара иде. Серле, самими, маҗара тулы кичләр...
– Чәй әзерләдем, әйдәгез, утырыгыз, – диде ак яулыклы әби.
Насыйр, чәй эчәсе килмәсә дә, өстәл янына барып утырды.
– Әгүзе билләһи... – дип, әби дога укый башлады. Насыйрның йөзендә курку, аптырау, куану – барысы бергә җыелды. Ул ак яулыклы әбидән күзен ала алмады. Әйтерсең лә аның каршысында үз анасы ак яулыктан дога кылып утыра. Кечкенә чакта Насыйрга да өйрәткән иде бит, ләкин хәзер генә сүзләре хәтердән чыккан.
– Динен җуйган кешегә бу дөньяда яшәп яту да гөнаһтыр ул, анакай? – диде ул, түзеп тора алмыйча. Әби кеше аның кинәт сөйләшеп китүенә аптырады, ләкин тиз генә һушына килеп:
– Юк, улым, бу җирдә яшәвебез белән без бары тик рәхмәтле генә була алабыз. Үз динен җуйганның да Ходай каршында кичерелергә хакы бар. Кылган гамәлләреңдә тап булса да, җаныңның пакь булуы мөмкин, – диде.
Насыйр карт ничә елга беренче тапкыр туган телендә әйтелгән сүзләрне ишетте. Аңламады, ләкин тойды. Менә аның колакларын иркәләгән, күңеленә хуш булган иң изге, газиз, якын тел. Тапты! Күпме еллардан соң үз туган телен тапты! Шушы түгелмени җан рәхәтлеге? Шул түгелме бәхет? Насыйр картның бу кечкенә генә әбине кысып-кысып кочаклыйсы, кулларын үбәсе, аңа меңләгән рәхмәт яудырасы килде. Туган телне саклап калган, башкаларга ана булган бу ак яулыклы әби, һичшиксез, Ходай каршындагы гөнаһсыз бер фәрештә төсле тоелды.
– Сез... Сез онытмагансыз, – диде карт. – Телебезне саклагансыз.
– Онытмадым, мин генә түгел, күбебез онытмады әле, – дип җөпләде әби. Шулчак, берничә кешене ияртеп, Айдар килеп керде.
– Менә без дә, таныш бул. Бу безнең бөек язучы егетебез – Каюм, монысы укымышлы Минтимер, ә бу гүзәл затыбыз мәктәптә балалар укыта торган Асия ханым.
– Исәнмесез. Айдар безгә сезнең турында бик күп сөйләде, – дип, кул биреп күреште Минтимер.
– Исән, улым, – дип кулын кысты Насыйр карт. Аннары шулай ук Асия һәм Каюм белән дә күреште.
– Сез... сөйләшә аласызмыни? – дип аптырады Айдар.
– Әйе, билгеле бер сәбәпләр аркасында сөйли алмадым, гафу. Ә хәзер барысы да үзгәрде. Таныш булыйк, исемем – Насыйр, – диде карт.
– Сез миңа бик тә бер кешене хәтерләтәсез. Аның исеме дә Насыйр иде, – диде Асия.
«Эх, Асия... Мин бит бу, танымадыңмыни?
Бар җиһанны бүләк итәм, Йолдызларны җиргә сибәм.
Асиякәй, Асия, сине җаны-тәне белән Тиле бер гашыйк сөя, – дип язган хатларымны оныттыңмыни? Ә безнең, төнге күккә карап, хуш исле печән өсләрендә ятканыбыз, минем зур бәйләм ромашкалар җыеп бирүем, мәхәббәт аңлашулар, вәгъдәләр...» Аһ, бөтенесе дә Насыйр күз алдына әле яңа гына булган шикелле килеп басты. Йөрәк шашынып һәм тилереп типте. «Үз гомерендә беренче һәм соңгы мәхәббәтен дә саклап кала алмады бит ул. Ни кызганыч, бәхетле булырга язмагандыр шул минем кебек бәндәгә», дип уйлады.
– Сез кем буласыз, кайдан килдегез, нишләп йөрисез? – дип сорау яудырды Минтимер.
– Мин бу авылда туып үстем, яшәдем дә, аннары ташлап чыгып киттем. Менә шулай...
– Ничек инде? Ник ташлап чыгып киттем дип әйтәсез? – дип сорады Каюм.
– Ә нәрсә дим инде, дөресе шул булгач. Якты киләчәк турында сөйләнгән купшы сүзләргә ышанып, туган нигездән, әти-әнидән, дус-ишләрдән ваз кичеп, читкә китеп бардым. Ә анда минем телне «яраксыз, мәгънәсез, түбән», дип җәберләделәр, мин дәшмәдем, каршыма бөтенләй башка телне китереп куеп, йә шуны өйрәнәсең, йә бу җирдә башка көн күрмәячәксең, диделәр, мин телемне сындыра-сындыра, тешне кысып, шул телне өйрәндем, түздем. Аны өйрәнгән саен, үземнең туган тел онытыла барды. Газиз әнкәемне җир куенына озаткан вакытта да мин шул салкын телдә аралаштым. Менә шундый инде мин – үз телен, милләтен, нигезен саткан бер түбән җан, – дип сөйләде Насыйр карт.
– Алай димәгез инде, Насыйр абый, – дип, Асия утырган җиреннән торып басты, картны кочаклап алды. – Без хәзер бөтенебез дә шул халәттә.
– Ә шулай да ник менә хәзер кире авылга әйләнеп кайтырга уйладыгыз? – дип сорады Каюм.
– Менә нәрсә тартты мине, – дип, карт куеныннан кечкенә генә итеп бөкләнгән кәгазь бите тартып чыгарды.
– Бу нәрсә? – диде Минтимер.
– Бу – әнкәемнең миңа дип язган соңгы хаты. Аннан соң инде дистә еллар узган.
– Нәрсә язылган соң анда? – дип сорады бер читтә тыңлап кына утыручы Айдар.
– Сезнең алда әйтүе дә оят: мин аны укый алмыйм, дөресрәге танымыйм һәм аңламыйм да, – диде Насыйр карт.
– Сез аны Минтимергә укытыгыз. Ул безнең язуны әйбәт таный, – диде Асия.
Насыйр карт өметле күзләрен Минтимергә төбәде. Ул картка ничә еллар яшереп сакланган серен чишеп бирә алучы көчкә ия булган батыр сыман күренде.
– Әйдәгез, укып карыйк, – дип кулын сузды Минтимер.
Насыйр карт калтыраган куллары белән аңа бу дөньядагы иң кадерле нәрсәсен – кәгазь битен тоттырды. Минтимер, күз йөртеп чыкканнан соң, Асиягә эндәшеп:

– Бар әле, чоланнан китапларны алып кер, – диде. Ханым, җитез генә чыгып китеп, искерәк дүрт-биш китап күтәреп керде.
– Менә бу безнең байлыгыбыз инде, – дип елмайды Айдар, картның аптыраулы карашын тоеп.
– Боларны бит яндырып бетерделәр, – диде карт, иске тышлык өстендә сак кына бармакларын уйнатып.
– Күреп торасыз, кайберләрен саклап кала алдык, – дип сөенде Каюм.
– Ул ерткыч җаннар безнең китапларны да, телне дә, милләтне дә тартып алды, – диде Асия. – Һәм минем сөйгән ярымны да... – дип өстәде. Насыйр карт, сүзне башкага күчерергә теләп:
– Ничек, улым, таныйсыңмы? – дип сорау бирде. Ул ничек тә Асиянең күзләренә туры караудан качарга тырыша иде.
– Менә китаплар белән күпкә җиңелрәк һәм дөресрәк тә. Укыйммы, абый?
– Тукта, тукта, хәзер көтеп тор, – диде карт. – Фәһимә апа, зинһар, минем өчен дога кылыгыз әле, – дип, бер читтә утырып торган ак яулыклы әбигә дәште. Әби, кулларын йөз каршына китереп, дога укый башлады, барысы да аның артыннан кабатлады. «Улың тәүбәгә килде», дип, Насыйр күңеленнән әнисе белән сөйләште. Ул аны хәзер ишетәдер, өстән карап торадыр сыман тоелды. «Кичер, рәнҗемә, зинһар, миңа, анам!» дип үтенде, ялварды ул. Аннары Минтимер авызыннан чыккан һәр сүзне ишетеп калыр өчен, каршына ук утырып:
– Дәвам ит, мин әзер, – диде.
– Үз телебездә укыйммы, Насыйр абый? – дип сорады Минтимер.
– Туган телдә укы, улым. Әнкәм сүзләренә салкын тел белән тап төшерәсем килми. Үзем аңламасам да, минем күңелем, рухым аңлар. Укы, балам, укы, мин бу көнне гомерем буена көттем, укы.
«...Әссәламегаләйкүм, минем газиз вә сөекле улым! Менә сиңа хат язарга булдым. Туган оядан кош шикелле очып чыгып киткән улымның кайчан да булса капка шакуына ышанам һәм шул мизгелне бөтен күңелем илә түземсезлек белән көтәмен. Улым, сиңа гомер юлыңда бирешмәслек таяныч, терәк була алмавым өчен гафу үтенәм. Мин үземне сиңа багышладым. Күкрәк сөтемне, җанымны, язмышыма кадәр сиңа фида кылдым. Сиңа якты тормыш, балачак, тел бүләк иттем. Кем уйлаган син аннан да баш тартырсың, кирәк тапмассың дип. Хәер, бу гөнаһлар барысы да минем өлештә калыр. Ана кеше була торып, газиз баламны туган телне хөрмәт итәргә өйрәтә алмадым. Мин көн саен, сиңа тугры юл күрсәтүен үтенеп, Ходайга ялварам. Кыйбласын югалткан адәм бу җирдә үз урынын да, бәхетен дә таба алмый ул, улым. Сиңа Ходайның игелеге, рәхим-шәфкате насыйп булсын. Һичкайчан сиңа рәнҗемәс вә кире какмас газиз әнкәең...»
Бу хаттан соң никтер сүз әйтерлек кыюлар табылмады. Гүя, анда язылган сүзләр Насыйр картка түгел, ә монда утырган һәрбер кешегә кагыладыр төсле. Картның күңеле тулды, күз яшен яшерергә тырышты, тамагында барлыкка килгән төерне йотып, ярым ишетелерлек тавыш белән генә:
– Рәхмәт. Мин, балалар, урап керим әле. Сез утырыгыз, – диде дә чыгып китте.
– Миңа шундый аяныч, – диде Асия, ул чыгып киткәннән соң күз яшьләрен сөртеп.
– Алла каршында барыбыз да гөнаһлыбыз, – дип җөпләде Каюм.
Насыйр картның башы әйләнде, ә аяклары үзеннән-үзе әнкәсе кабере янына атлады. Юл буе башындагы уйлар өермәсен тынычландырырга тырышып барды карт. Меңләгән, миллионлаган хис-кичереш барысы да шушы минутта аның өстенә ябырылды. Кичерде, аны әнкәсе кичерде, ул аңа рәнҗеми! Хаттан шуны гына аңлады Насыйр, ләкин барысы да алда әле. Хәзер ул туган авылына, нигезенә, диненә һәм теленә кире әйләнеп кайтты. Ул бу хатны яттан белер дәрәҗәдә йөз кат укыр, аңлар. Ничек үз телен югалтса, аны шулай кире кайтарыр да. Әйе, һичшиксез, шулай булыр, Алла боерса. Насыйр карт сөенеченнән үзен шундый җиңел хис итте. Әйтерсең лә ул атламый, ә юл буйлап очып кына бара. Үлем якынлашканда, кеше җиңеләеп китә, диләр бит... Әнә, каршыда зират капкасы, кабер, кабер ташы... Карт шул ташны кайчандыр әнкәсен кочаклаган шикелле итеп кочып алды. Ул аңа җылы һәм йомшак булып тоелды. Ирексездән, Габдулла Тукайның:
Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы, – Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!
– дигән сүзләре исенә төште. Ул үз куенында әнкәсенең бәхилләвен саклаган, кичерелгәнен белмичә, җилкәсенә йөк җыеп яшәгән. «Рәхмәт сиңа, изге фәрештәм!» дип пышылдады, ләкин бу сүзләр аның күңелендә бик көчле һәм аермачык булып яңгырады.
5 сәгать
«Кайчандыр ерак үткәндә мәхәббәтемне кире какмаган өчен, сиңа рәхмәт укыйм. Тормышымда сине очратмаган булсам, сөюнең нәрсә икәнен дә белми китеп барган булыр идем. Ә менә хәзер, шул сәгать якынлашкан саен, бу мизгелләрнең никадәр матур, кадерле икәнен аңлыйм. Асия сөйгәнем, мин синең каршыңда чиксез гаеплемен. Үз хисләреннән баш тарткан төсле кыланган булып гомер буе яраткан тиле гашыйк – ул мин булам инде. Шундый инде мин... Кабул итәсеңме-юкмы, ансы синең эш. Ләкин, ни кызганыч, мин синең җавабыңны ишетә алмам. Хатымда сиңа булган барлык мәхәббәтемне ничек кенә сыйдырып бетерергә тырышсам да, булдыра алмыйм. Ул аннан ташып агачак. Бары шушы гади сүзләр белән чикләнергә булдым, ләкин беләм, син мине аларсыз да аңларсың. Мин сине яратам, Асия! Яраттым, яратам һәм яратачакмын, ишетәсеңме. Алла теләсә, оҗмах капкасы төбендә очрашырга насыйп булсын. Мин сине шунда көтәрмен. Хатымны сәер итеп кабул итә аласың, бу чыннан да шулай. Җавап көтмичә, сине күктәге йолдызлар күпме булса, шулкадәр үбеп, Мәҗнүн-Насыйрың».
Насыйр хатны икесе генә белә торган каенга бәйләп калдырды да үзе, ашыгып, кабаттан шул тәбәнәк кенә иске йортка юнәлде. Ул килеп кергәндә, өйдә формалы кешеләр тентү ясап яталар иде. Бөтен шкафлар ачылып, андагы әйберләр идәнгә ыргытылган, берсенең кулында китаплар.
– Нәрсә булды монда? – дип сорады Насыйр, бу хәлгә гаҗәпләнеп.
– Ник аптыраган кыяфәт чыгарып торасың, син саткансың безне, үзең үк «ваз кичтем», дип сөйләп тордың бит, – диде ачуыннан ярсып беткән Каюм. Аның күзе-башы тонган, чәчләре үрә баскан иде.
– Тик тор, Каюм! Яла якма белми торып! – диде Айдар.
– Карагыз сез аңа, ничек тыныч басып тора. Бик күп сер яшерә ул бездән, ә без тилеләр шикелле аңа барысын да ачып салдык. Афәрин, искиткеч эш! – дип, мыскыллы кул чапты туктарга җыенмаган Каюм.
Аларны берәм-берәм тимер рәшәткәле машиналарга утырта башладылар.

Насыйр монда нәрсә булганын тәгаен генә аңлап җиткерә алмады. Машина кузгалып китеп барды. Насыйр карт аның рәшәткәле тәрәзәсеннән соңгы кат авылына карарга гына өлгерде. «Сау бул инде, авылым! Синдә торырга насыйп булмаган күрәсең, менә тагын китеп барам. Ләкин башка кеше булып», дип сөйләнде ул.
Шактый озак бардылар. Насыйр хәтта төш күреп алырга җитеште бугай. Айныганда, чәнечкеләр белән уратып алынган җиргә кереп баралар иде инде. «Төрмәгә илтәләр» дип уйлады ул. Машиналардан чыгып, як-якка карарга тотынды. Асия кайда? Аны нишләтәләр? Бераздан килеп туктаган машинадан Асия дә чыкты. Аларның барысын да, алдан-арттан сакчылар куеп, камерага озаттылар. Каюм инде тынычланган, Минтимер, кашларын җыерып, нидер уйлый, Айдар исә, киресенчә, хафалана иде. Асияне, аерып, башка җиргә алып киттеләр. Насыйр аның үреп салган толымнарына гына карап калырга җитеште.
Төрмә бүлмәсендә җан өшеткеч салкынлык. Сакчылар китеп барса да, берсе-бер сүз дәшми. Бу бушлыкны тойган саен, Насыйрның күңеле пошына. Каюмның сүзләре тынычлык бирми аңа. Аларда хаклык бар бит. «Сатлык» дип туры бәреп әйткән кеше юк иде әле аңа. Йөрәкне пычак шикелле җәрәхәтли иде бу сүзләр, аларның нахак икәнен исбатлыйсы, дәлиллисе килә иде Насыйрның.
Ниндидер хатын-кыз тавышын ишетеп, «Асия түгелме?» дип карарга тырышса да, беркемне күрмәде Насыйр. Берничә минуттан соң гына алар каршында бер абзый белән Айдарның хатыны пәйда булды.
– Сез бит миңа, аларның кайда җыелуын әйтсәң, иреңне эзәрлекләмәм, дигән идегез... – дип ялынды хатын.
– Синмени ул безне сатучы? – диде Айдар. Аның тавышында ерткычларның куркыныч «ырлавы» ишетелде.
– Айдар, мин сиңа барысын да аңлатырмын, – диде хатын, аны тыныч- ландырырга тырышып. Аннары бер читтә утыручы картны күреп: – Менә бөтенесенә ул гына гаепле, шул котыртып йөри. Аны тотыгыз, – дип кычкырды.
– Бу дөресме? – дип сорады абзый.
Насыйр бер мәлгә ни әйтергә белми торды.
– Дөрес, мин гаепле, – диде ул. – Ә аларны җибәрегез.
– Ха! Шулай җиңел генә җибәрәм ди! Абзый күзләрен ялтыратты.
– Җибәрәсең, – диде Насыйр, катгый гына. Барысы да аңа борылып карадылар. Ул сумкасыннан ышанычлык кенәгәсен тартып чыгарды. Мыскыллы елмаеп торган абзыйның кулыннан тәмәкесе төшеп китте. Ул сакчыларга шундук ишекне ачарга боерды.
– Гафу үтенәм, ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыкты, – дип сөйли- сөйли баш ия башлады. Берсе дә мондый борылыш көтмәгән иде.
– Ха-ха-ха! Әйттем бит мин сезгә шпион ул диеп, – дип мыскыллы көлде Каюм. Айдар аптырап Насыйрга карады:
– Бу әйткәннәр барысы да дөресме?
– Мин барысын да аңлатырмын. Ә хәзергә безгә моннан тизрәк чыгарга кирәк, – дип җавап кайтарды карт.
Аларны, чыннан да, азат иттеләр. Кәеф күтәренкелеге дә кире кайтты. «Яшибез икән әле», дип куйды Минтимер. Насыйр белән Айдарның гына шатланганы сизелмәде. Алар якындагы парк эскәмиясенә барып утырдылар. Көн җилле булса да, кояшның җылысы күңелне кытыклый иде. Бик тиздән бөтен җир йөзе чәчәкләр белән капланыр, зарыгып көткән җәй җитәр.
– Мин сиңа бөтенесен дә сөйләп бетерә алмам, – дип сүз башлады Насыйр. – Әйе, мин телне бетерү оешмасында эшлим, эшләдем, дисәм, дөресрәк булыр. Ләкин...
– Син безне алдадың булып чыга, шулаймы? Ә хәзер чын дөресен күзгә карап әйт! Ни өчен кайттың?
– Җанымны табарга, – диде карт, күзләрен түбән төшереп. – Гомер буе тынычлык, бәхет таба алмый чит җирдә каңгырап йөрдем, ә бит аның өчен бары тик туган якның бер көне җиткән.
– Ник әниеңне җирләргә кайтмадың? – диде ул, усал итеп.
– Мин ялгыштым, хаталандым, аңлыйсыңмы... Һәм шуның өчен түләдем. Син мине кичер, зинһар, Айдар!
– Без бит әлеге көрәш юлында бергә булырга тиеш идек, ә син... – дип кулын селтәде ир-ат.
– Гаепләмә, – диде Насыйр.
– Кичерәм, әлбәттә. Син бит кайттың, безнең белән хәзер.
– Айдар, син бу юлдан читкә тайпылмаска тиешсең, син генә түгел, Каюм, Минтимер, Асия дә... хәтта алар гына да түгел, бөтен халык, милләт тә. Без яшәргә тиеш! – диде Насыйр.
– Яшибез, яшибез! – дип торып басты Айдар.
– Ә миңа китәргә кирәк. Бик мөһим эш көтә, бәлки, шушы гамәлем минем гөнаһларны азга гына булса да киметер, – дип, Насыйр кул сәгатенә карады.
– Мин сине тау битендә көтәм, – диде Айдар.
– Ярар, хәерле юлда, – дип, Насыйр сумкасын артына аскан килеш, ас- фальт юлдан җил-җил басып китеп югалды.
1 сәгать
Кояш яктысында җемелдәп торган биек бина аның эш урыны булырга тиеш. Хәтта шундый биналар да алдап торгач, кеше ничек алдамасын яисә алданмасын ди. Тыштан җемелди, ә эчендә бернәрсә дә юк. Матурлыкны күрә белер өчен, гади күз генә түгел, күңел күзе булырга тиеш. Насыйр карт, сакчылар аркылы үтеп китәр өчен, ышанычлык кенәгәсен чыгарды. Тә-әк, булды, ул инде эчтә. Хәзер бары тик сиздермичә генә иң өске катка менеп җитеп, шул бүлмәгә керергә кирәк.
Насыйр карт бер бүлмәгә кереп, сумкасыннан соры костюмын алды, кара эшләпәне күзләренә батырып диярлек киеп куйды. Лифт төшә... 12 нче кат... 9 нчы кат... 5 нче кат... 1 нче... Ишекләр ачылды. Насыйр һәм аннан кала тагын берничә кеше бу кечкенә генә җайланмага үттеләр. Тынчу, һава җитми. Ярый әле берәр кат үткән саен, бу «бөҗәкләр» коела бара. Насыйр 12 нче катка менеп җиткәндә, ниһаять, үзе генә калды. Монда кеше күп йөрмәгәнлеге салкын һавасыннан ук беленеп тора. Шакылдап торган пыяла идәннәр, гөмбәзгә охшатып ясалган шундый ук түбә, төрле документларның пыялага куелган фотосурәтләре. Менә ул керергә тиешле бүлмә... Кап-кара күзлекле кешеләр кесә актарып, сумкасындагы машинаны тикшереп тә бернинди шикләнерлек сәбәп тапмагач, ишекне ачтылар. Насыйр карт, аякларын шудырып атлап, эчкә үтте.
Бүлмә шундый биек итеп эшләнгән. Уртада пыяла эчендә торган доку- менттан башка берни дә юк. Ул җирдә күптеллелекне бетерү турында искәртеп тора. Насыйрның газиз туган теленең, нигезенең, әнисенең юк икәнен исбатламакчы каһәр суккан кәгазь кисәге... Юк, ул моңа юл куймаска тиеш...
Насыйр эшләпәсеннән шырпы тартмасы чыгарды... Сәгать телләре тагын 5 минут вакыты барлыгын күрсәтә... Менә ул үзенең кылган гөнаһлары, яман гамәлләре белән күзгә-күз очрашачак та Ходай каршында шулар өчен җавап тотачак. Янгын, кәгазьләр белән генә разый булмыйча, яңа корбанга үрелде... Картның бу истән башы әйләнде, уйлары чуалды.
...Авыл киче җиткәндә, мунча яккач, шундый төтен исе тарала иде бит. Шәһәрдә андый ис юк, ул авылга гына хас, үзенә генә. Шундый якын, хуш, рәхәтлек исе. Син шунда, мунча кызурак булсын өчен, утын ыргытып торасың, ә ул шарт-шорт яна бирә. Мунча булып җиткәч, сөлгеңне аласың да шунда чабасың. Аның пары, кайнарлыгы синең көне буена җыелган кереңне юып төшерә. Ә хуш исле пиннек бөтен буыннарыңа көч өсти. Ах, шул чакларда ничек тыныч, рәхәт булып китә! Тагын йөз, мең ел яшисе килә башлый!
...Насыйр җаны авылына таба очты. Ул зәңгәр күк буйлап ак болытлар белән бергә йөзде, өйләрне күзәтте, зираттагы каберлекне карап үтте, ә аннары туган нигезенә тукталды. «Менә хәзер мин инде чынлап та кайттым», диде ул, аннары биеккә, күккә ашты. Анда аны әнисе зарыгып көтеп тора торгандыр. Монсында инде соңламас... Әлбәттә, соңламас.
** *
«...Кадерле, хөрмәтле хәзерге Насыйр! – дип башланып китә иде хат. Аңа бүген китерделәр аны, телеграмма белән бергә. Шунда ук җитәкчелек, «янгын булган» дигән хәбәр белән, җыелышка чакырды. Насыйр, соры костюмын кия-кия, адресы да булмаган бу сәер хатны укуын дәвам итте: – Син, ихтимал, бу хатка бик гаҗәпләнерсең яки башка берәүнең шаяртуы дип аңларсың, бик мөмкин. Ләкин аны ахырга кадәр укып бетерерсең дип ышанам.
Хәзер син, иртән соры костюмыңны киеп, эш урыныңа ашыга торгансыңдыр. Бер минут та буш вакытың юк сыман, алда сине яхшы, бәхетле киләчәк көтәдер сыман... Кызганыч, мин синең бу буш хыялларыңны чәлпәрәмә китерергә мәҗбүрмен. Ни өченме? Чөнки мин үзем киләчәктә булып караган кеше, һәм ышан, сине анда бернинди сөенеч тә көтми. Бүген сиңа телеграмма килергә тиеш. Әгәр күргән булсаң, тагын да яхшы, чөнки анда синең әнкәеңнең вафат булуы турында язылган. Минем киңәш: кайт! Бернинди кирәкмәгән җыелышларына карамыйча, буш мәшәкатьләреңә төкереп, туган авылыңа кайт! Без бу җирдә бер генә яшибез, ә вакыт ул шундый кызык: юри койрыгын гына күрсәткән булып кылана да башың килеп бәрелгәнче артыннан йөгертә. Син шуңа алданып чабасың да чабасың. Ә борылып карасаң, артыңда берни дә юк, көзгедә исә синең урынга җыерчыклы, саргайган йөзле бер карт карап тора. Шушы минут белән яшәргә кирәк. Бер көн эчендә тормышыңны астын-өскә китереп үзгәртеп була. Мин моңа инандым.
Әлбәттә, кайсы юлны сайлау – синең эш. Төшләреңә кереп йөдәтә торган Асия, туган йорт, авыл – болар барысы да чынга ашмый торган хыял түгел. Бу – чынбарлык. Кичерелергә һәркем хаклы, җаның гына туры юлда булсын.
Сиңа ышанып һәм бәхет теләп, киләчәктән Насыйр...»

 

"КУ" 4, 2018

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев