Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Кайтыр идем

Туган йортның ташларыннан сыйпар идем. Киткәннән соң кайтыр идем җилләр булып...

Киткәннән соң кайтыр идем җилләр булып,

Җилләр шаян, йөрер идем бәбкә куып.

Болыннарда ауный-ауный уйнар идем,

Ә соңыннан чалкан ятып уйлар идем.

Уйлар идем яшәгәндә кылганнарны,

Үксезләрне, бер ялгызы калганнарны.

Андыйларның башларыннан сыйпар идем,

Туган йортның ташларыннан сыйпар идем.

Киткәннән соң кайтыр идем җилләр булып...
 

Алмаз Әхмәтгалиев

 

"КУ" 11, 2023

Фото: unsplash

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев