Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Ирсез хатын

Ирсез хатын – йөгәнсез ат, диләр, Кидер, бәгърем, тизрәк йөгәнне!

Ирсез хатын – йөгәнсез ат, диләр,

Кидер, бәгърем, тизрәк йөгәнне!

Авыл халкы, берүк, белми калсын,

Сине ничек өзелеп сөйгәнне.

Ятлар ишек какса, этем өрер,

Авыл тулып гайбәт сүз йөрер...

Гайбәтләрдән өстен булганга шул

Күңелкәем сине хуш күрер.

Йөрәк җәрәхәтем дәваларлык

Сөюең булса гына кил миңа.

Юк икән – юк!

Шәмдәлендә эрегән шәм төсле,

Мин сүнәрмен ялгыз, тын гына...

 

 

"КУ" 4 (апрель), 2019

Фото: pixabay.com

Теги: шигырь шигърият яңа исемнәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Йеган кигезгач та авызлыгын тартырып куярга онытмаска,башкача жинеп булмас,камчы да булышмас