Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

ИКЕ БӨРТЕК КАРЛЫГАН (хикәя)

Ә бервакыт Миләүшәне бер гаилә алып китте: алар – опекун, ә Миләүшә «кызлары» булды. Абдулланың йөрәге чәнчеп-чәнчеп алгалады ул көнне. Миләүшә китте, аннан хәбәр дә юк. Аны интернет челтәреннән дә эзләп караганы булды малайның, тапмады.

Әмир Фәрхуллин 2007 елда Мамадыш районы Кече
Кирмән авылында туган. Яшь каләм чарлаучылар арасында
таныш исем: «Глаголица», «Иделем акчарлагы», «Сәләткә
нур булган йолдызлар» бәйгеләрендә катнаша, призлы
урыннар яулый. Темалары төрле: мәктәп, укучылар,
авыл, табигать... Йөздән артык шигырь, уннан артык
күләмле хикәя авторы инде ул. Бүгенге көндә Казан
федераль университетының Филология һәм мәдәниятара
багланышлар институтында татар журналистикасы
бүлегендә белем ала.

Абдулланың Казан Суворов хәрби училищесында укый
башлаганына өч ел булды. Ул яхшы һәм тырыш кадетлар рәтендә.
Исемлекнең беренче өчлегенә эләкмәсә дә, физик яктан әзерлек һәм
хәрби белем ягыннан алдынгылар сафында, беренче унлыкта! Уку
йортына керергә аңа балалар йорты интернаты директоры Шамил
Әбрарович булышкан иде. Абдулла бу хакта башына кертеп тә
карамаган иде югыйсә. Ул әти-әнисез калган башка балалар кебек
үк шул интернатта яшәде. Бераз булса да, андагылардан аерылып та
торды әле: киемнәрен теләсә ничек атып-бәреп йөртмәде, башкалар
бер-берсенә төртмә-төртмә сүзләр әйткәндә, ишетмәгәнгә салышты.
Дөрес, олырак малайлардан йодрыкны да шактый татыды, әмма үзе
тавыш куптарып, башкаларның болай да китек күңелләренә тиеп
йөрмәде. Тәрбиячеләр, бик кырыс кешеләр булса да, Абдуллага каты
бәрелмәделәр. Һәрхәлдә, аңа шулай тоелды.
«Детдом» дигән караңгы дөньяда сирәк-мирәк кенә малайның
күңелен җылыта торган якты көннәр дә була иде. Өч айлык ремонттан
соң бина яктырып һәм матурланып китте. Атнаның якшәмбе көнендә
юыналар. Абдулланы сөендергәне – душ-сауна кергән көн. Кайнар
һәм җылы су малайның гәүдәсендәге керне генә түгел, күңелен дә юып-тазартып чыгара иде. Тәнгә чиста киемнәр киеп куясың, өстәвенә
урын-җир тышлыгы да алмашына. Сөенеп туймаслык минутларның
ахырында матур уйлар килгәли Абдуллага. Хыял диңгезендә йөзә
башлый. Менә ул үзен үсеп җиткән, кат-кат мускулларын уйнаткалап
тора торган бер көчле егет итеп күз алдына китерә. Ул да булмый, ул
үзен гаиләле ир итеп тоя.
Әле шулай дәвам итәр иде кебек тә, тик шул интернат бинасында
кабатлана торган күңелсез тавыш ачуын китерә башлый. Җылылык
системасындагы төгәлсезлектерме, шул торбалар һәр атнаның
якшәмбе кичләрендә әче тавыш чыгарып чыелдарга тотына. Кышкы
салкын җилләр нәрсәнедер куып йөргән кебек. Бер көчәя, бер басыла
төшкән ят тавышлардан бар рәхәтлек кача.
Ярышларга барган һәм җинүгә ирешкән якты көннәре дә бар иде
малайның. Шахмат-шашкамы, көрәшме, рәсем ясау, йә булмаса,
шигырь язу бәйгесеме, анда малайларны Шамил Әбрарович үзе
алып бара. Абдулла җиңә калса, директор да сөенә: сөйгән булып,
малайның җилкәсеннән шап-шоп каккалап ала. Мондый чакларда
Абдулла үзен кирәкле итеп тоя. Урын алмый кайткан чаклары да
була инде. Тик эчтән борчылса да, директорның үзе белән бару аңа
һәрчак көч бирә.
Әти-әнисен белми Абдулла. Үз-үзен таныганнан бирле балалар
йортында үсте. Аның кебекләр күп түгел иде биредә. Нәкъ менә
аңа гына, ярышларда җиңгән өчен дип, директор абый аерым бүлмә
бирдерде. Бу бүлмәдә тынлык. Башка бүлмәләрдә гел шау-шулы:
һәрвакыт кычкырыш-талаш, гел нәрсәдер бүлешәләр. Бер кыз
аккаунтына яңа фотосын элгән, ә бүлмәдәше лайк куймаган – хәтта
шуны сәбәп итеп тә әйткәләшү бара. Ә икенче бүлмәдә телефон
чыбыгы идәнгә төшеп киткән дә, аны күрмичә, бер малай өстенә
баскан. Шундый юк өчен дә бер-берсенә тәмсез сүзләр әйтешүләр
көн саен кабатланып тора.
Арада бер кыз Абдулланың күңелен яулый алды. Ул кызны
Мила дип йөрттеләр. Чын исеме Миләүшә аның. Тик сүзчән түгел.
Артыннан һәрвакыт Сафия тагылып йөри. Абдулланың, Сафияне
күрсә, качасы килә. Тулы гәүдәле, битләрендә сипкелләр дә бар.
Сафия үзе кочаклап алырга да күп сорамый. Бу хәл һәр көн саен
кабатлана. Бик кирәк инде Сафия. «Менә Миләүшә әйтсен иде моны»
дип уйлаган көннәре дә була Абдулланың. Миләүшә юриме шунда,
никтер малай яныннан үткәндә, күз карашын идәнгә үк төшереп,
малайга күтәрелеп тә карамый. Ә Миләүшәнең күзләре... тәгәрәп
төшәргә торган ике бөртек карлыган кебек.
– Миләүшә, әйдә, сөйләшеп утырыйк әле.
– Нәрсә турында, Абдулла?
– Сөйләшергә сүз беткәнмени?

– Сөйләшүчеләр монда миннән башка да күп.
– Миңа башкалар кирәкми!
Бервакыт, февральнең ундүртендә, аниматорлар балалар
йортында бәйрәм оештырды. Берничә кызны берничә малай белән
юри генә пар ясаган булып, уен-ярыш үткәрделәр. Ярышлар төрле-
төрле булып тоелса да, арада җиңелләре дә, авырлары да бар икән.
Газетаны бөкли-бөкли барып, бергәләп басып биергә, газетадан
идәнгә чыкмаска кирәк. Икенче ярышта малайлар кызларның чәченә
причёска ясарга тиеш. Өченче ярышта табышмакка җавап табу.
Дүртенче бирем: икәүләшеп бер рәсем ясау һәм аны яклау булды.
Бишенче бирем: бер-береңә хат язу. Һәр бирем саен җиңелгән пар
уеннан чыга барды. Иң соңыннан Миләүшә һәм Абдулла уенда
җиңүче булып калды. Ә бер биремдә һәр малайга: «Пар кызың
ошыймы? Ошаса, кайсы төше?» дигән сорау бирделәр. Һәр малай
үзенчә әйтте: йә чәче, йә бите, йә кулы диештеләр, ә Абдулла
Миләүшәнең күзләре ошавын әйтте.
Ә бервакыт Миләүшәне бер гаилә алып китте: алар – опекун,
ә Миләүшә «кызлары» булды. Абдулланың йөрәге чәнчеп-чәнчеп
алгалады ул көнне. Миләүшә китте, аннан хәбәр дә юк. Аны интернет
челтәреннән дә эзләп караганы булды малайның, тапмады.
Менә Абдулла өченче елын тырышып-тырышып укый. Укымаганнар
кайда да бар. Тик тырышлык йә бар, йә юк ул. Абдуллага алдынгылар
исемлегендә йөрү җаваплы да, читен дә, рәхәт тә. Көндәлек режим,
малайлардан гына торган коллектив, аларның өч темага гына
сөйләшүе – болар берсе дә Абдулланы сүзчән итә алмады. Ул һаман
ялгыз йөрде. Башкалар әти-әниле. Өйләренә сирәк-мирәк булса да
кайта, ә Абдулланың әти-әнисе юк, өе дә юк, туганнары да юк. Ул
ялгызлыгын китапханәдән китаплар алып укып та, үзе дә нидер
язгалап та, музыка бүлмәсендәге баянда көй уйнап маташып та җиңә
килде. Көннәрдән-беркөнне, аны эзләп, училищега бер кеше килде.
– Менә, Абдулла, синең белән кызыксыналар бит монда, – диде
директор аны чакырып.
Шуннан башланды инде малай өчен хәлләрнең иң кызыгы. Килгән
кеше сүз башлады.
– Минем исемем Наил, фамилиям Сабиров. Без синең әтиең
белән редакциядә бергә эшләдек. Әтиең вафатыннан соң сине эзләп
табасым килде. Әтиең сине үзе генә тәрбияләде. Балалар йортына
урнаштырдылар дигәч, мин синең янга килеп йөри алмадым, үзем
дә чирләп киттем.
Ул сүзләрен кат-кат уйлап, сайлап-сайлап кына сөйләде.
– Менә беркөн бүлмә җыештырганда, шкафның тартмасын
ачып җибәрдем һәм аның миңа бүләк иткән кара савытын таптым.
Мондыйлар хәзер музей экспонаты гына инде. Әмма синең өчен ул – мөһим әйбер. Бу – әтиең төсе, әтиең ядкаре. Икенче эшкә күчкәндә,
аны миңа бүләк итеп калдырган иде.
– Әтидән миңа бернәрсә дә калмаган шул. Бу, чыннан да, аның
әйбере булганмы?
– Әтиең безнең редакциядә бик озак эшләде. Аннан ул икенче
эшкә күчте. Яшьли вафат булды ул. Әниең аннан алданрак. Ләкин
тормыш дәвам итә бит. Син дә үсеп киләсең икән, Абдулла. Менә
минем балаларым булмады. Хатыным белән балалар йортыннан бер
кызны алдык. Миләүшә үз балабыз кебек. Сиңа да рәхәт булмагандыр.
Тормышның һәр мизгеле көрәш аның. Көрәш авыр, сүз дә юк, әмма
үз-үзеңне җиңә алу тагын да кыенрак. Сынаулар булды, алар хәзер
дә бар. Менә шул сынауларны без ничек үтәбез – шул үз-үзең белән
көрәшү инде. Ягъни, мисал өчен, тырышлык. Менә сиңа телефон
номерым, Абдулла. Сорауларың туса, хәтта тумаса да, болай гына
да шалтырат, йәме!
Абдулла, кулына кара савытын тотып, күңеленә җылы бүләк иткән
абыйның сүзләреннән дулкынланудан, бүлмәсенә кайткач та, озак
кына тынычлана алмады.
Абдулла әтисен көтми. Тик кулында аннан калган истәлек. Шулчак
янәшәдә җылылык торбасы чиелдый башлады. Нигә Абдуллага гына
ияреп йөри соң бу сызгыру?! Ул әле йөрәкне, күңелне дә сызлата ала
икән. Аның йөрәге, сулык-сулык килеп, сызлап алгандай итте.
...Тукта! Кинәт кенә малайның күз алдына Мила-Миләүшә килеп
басты.
– Уйламасам да, уйлата –
Сүзсез күзләдем.
Ике бөртек карлыгандай
Синең күзләрең…

Ә М И Р  Ф Ә Р Х У Л Л И Н

 

«КУ» 05, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

2

  • аватар Без имени

    1

    0

    БИК укенечле хикея булды бит эле милеушене табыр дип уйлаган идем йорекке утеп керде жел былды Абдулла рехмет хикеягез очен

    • аватар Без имени

      1

      0

      Дэвамы бармы?