Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Яздан – көзгә

Алтын көзнең соңгы җылы көне. Түбә кыегына посып, җил тынган.

Алтын көзнең соңгы җылы көне.
Түбә кыегына посып, җил тынган.
Күкләр сыек зәңгәр, табигатьтә
Көз ямьнәре көзләрчә мулдан.
Җиңел сулап кырлар тып-тын ята,
Көмәненнән гүя арынган.
Күзен күккә терәп, уйчанланып,
Салкын кышны кочар алдыннан.
Күзем белән дөнья йотып йөрим,
Көзге халәт бераз моң хисле.
Урта яшькә җиткән хатын-кыздай,
Көзнең бизәкләре мең төсле.
Муллык, байлык биреп тереклеккә,
Бу көзем дә бүген хушлаша.
Кышлар, язлар, җәйләр шаулап узгач,
Тагын очрашырбыз, кыскача.

Ф И Р Д Ә Ү С Ә  Б И К М Ә Т О В А

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев