Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Фәрештә бәхете (хикәя)

Ул арткы ишектән бар баланы чыгарырга өлгерде, ләкин... үзе чыга алмады: дошман пулясы аны җибәрмәде, тотып калды...

Җир, дөнья, галәм – чиксез, диләр... Бу чыннан да шулай. Кеше күзенә күренми торган сәер һәм кызыклы әйберләр күп ул. Менә хәзер дә күккә күз салсак, без анда ямьле кояш һәм чиксез болытлардан башка берни күрмәячәкбез... Ә анда шундый күркәм һәм мөлаем могҗиза әһелләре яши. Әнә, күрәсезме: болытта, аякларын салындырып, канатларын кояшка таба сузган бер Фәрештә утыра. Ул үзе саклыйсы кешесен көтә.
Җирдә яңа туган бала аваз бирде. Хәтта күкләргә кадәр ишетелде бу тавыш. Башкалардан олырак болытта утырган бер Фәрештә, канатларын кага-кага, өскә очып менде.
– Ишеттегезме? Йә, кем төшә? – диде, башкаларның күзләренә карап.
Фәрештәнең күзләре яшел иде. Бу – аларның ниндидер бер тынычландыра һәм сокландыра торган билгесе булса кирәк.
Кечкенә канатлы һәм күзләре уттай янган бер Фәрештә болыт эченнән очып чыкты.
– Мин төшсәм, ярыймы, апа? – дип сорады ул. Инде җавапны белсә дә, сорады.
Апа фәрештә уйлап та тормады.
– Әлбәттә. Ләкин кара аны, бу яңа туган сабыйга син тормышы дәвамында ярдәм итеп килергә җаваплы, син аны бер мизгелгә дә ташламаска тиеш. Кешегә һәрдаим, һәр адымында ярдәм көчен сизеп торырга кирәк. Хәтта 
аңардан якыннары аерылса да, син аны ташлама, үз көченә ышанырга булыш. Кеше һәрчак ярдәмгә мохтаҗ.
– Сүз бирәм.
Болытлы Фәрештәнең күзләре шул минутта ук үзгәрде: ниндидер бер җитди төс алды. Әйе, кешегә ярдәм итү – зур һәм авыр эш.
– Йә, ул сине көтә, оч, – диде Апа фәрештә. Кечкенә Фәрештә яшен ташыдай җиргә атылды.
Менә тагын бер бала дөньяга аваз салды, менә икенчесе, менә тагын... Фәрештәләр алар санынча бер-бер артлы җиргә атыла тордылар. Аякларын салындырып утырган кечкенә Фәрештә торып басты. Ул әле оча
белми иде шул, шунлыктан кардай ак болытка акрын гына басып, Апа фәрештә янына килде. Бу вакытта анысы җирне күзәтеп утыра иде.
– Фәрештә апа, ә без ник кирәк? – дигән сүзләре белән кечкенә бала апасының тынычлыгын бозды. Кызыксынып күзәткән җирдән карашын кечкенә Фәрештәгә күчерде. Бу күзләрдә бернинди ут чаткысы да сизелми иде. Бары төпсез тирәнлек...
– Фәрештәләр, балам, кешеләр өчен кирәк. Кеше бу дөньяда явызлык тудырмасын өчен. Яхшылык ул – рәхәт. Кешеләр шул рәхәтнең ни икәнен онытмасын өчен без кирәк.
– Ә кешеләр безне күрәләрме, беләләрме? – диде кызыксынучан кечкенә Фәрештә.
– Әлбәттә, беләләр (бу сүзләрендә шатлык сизелә иде), ләкин кешеләр могҗизага ышанудан инде күптән туктадылар.
Апа фәрештәнең әлеге сүзләрдән соң канатлары салына төште, күзендәге тирәнлеккә моңсулык өстәлде. Ә кечкенә Фәрештә һаман сораулар бирүен белде.
– Нигә алар могҗизага ышанмыйлар? Без нигә аларга күренә алмыйбыз? Минем алар белән сөйләшәсем, аралашасым килә.
Апа фәрештә авыр сулап куйды.
– Кешеләр көннән-көн явызлана бара. Бер-берсеннән качалар, өйләренә, үз эчләренә бикләнәләр. Алар үзгәрешләрне, яңалыкларны яратмыйлар. Кеше заты, гомумән, сәер һәм чит әйберләргә сак карый. Әнә, күр әле, – дип, Фәрештә диңгезгә төртеп күрсәтте. – Бу диңгез төбендә кеше күзенә күренмәгән нинди генә балыклар, су җәнлекләре йөзми. Төпкәрәк төшкән саен сәеррәкләре арта. Әгәр дә алар өскәрәк менсәләр, кеше аларны ауларга керешер иде. Безнең белән дә нәкъ шулай булыр. Әгәр дә күренсәк.
– Ә балалар?
– Балалар?!
– Нигә балалар безне күрәләр? Болыттан күпме күзәтеп утырганым бар:
балалар үз фәрештәләрен күрәләр, алар белән сөйләшәләр һәм моны олыларга әйтәләр, аңлатмакчы булалар. Күңелләре ятьмәгә эләккән олылар моны бер әкият итеп кенә кабул итәләр, – диде кечкенә фәрештә, апасының тирән күзләренә карап.
– Балачакта кеше күңеле чиста, аяз. Бала дөньяны башкача күрә, кабул итә. Аның өчен җир якты төсләр белән бизәлгән, ә үсә төшкәч, бу якты төсләр тоныклана, сорылана, кайчак карала да. Апа фәрештә Фәрештәкәйне кулыннан тотып, болытлар буйлап алып китте. Күктән дөнья икенчеләй күренә иде. Юк, икенчеләй түгел, ул бөтенләй башкача иде.
– Күрәсеңме, балам, кешеләр байлык артыннан куып, аның ничек тиз 
үткәнен дә сизмичә дә калалар. Алар үз-үзләренә читтән карый белмиләр. Кешеләр читтән бәхет эзлиләр, әмма бәхетнең янәшәдә генә булганын белмичә үлеп тә китәләр.
Кечкенә Фәрештә гел каядыр чабучы кешеләргә карап, аларны аңламый торды.
– Апа, аларга бу көндәлек боҗрадан чыгарга ярдәм итә алабызмы?
Апа фәрештә көлеп куйды. Бу тынгысыз җанның сораулар бирүе аңа ошый иде.
– Кешеләр ышану көчен инде күптән югалттылар. Аларда горурлык хисе чамасыз артты. Бу җан ияләре бер-берсенә ышанмыйча яши. Бер-берсенә дә ышанмагач, алар безгә ничек ышансыннар инде?
Ләкин кечкенә Фәрештә барыбер моны аңларга теләмәде. Аның өчен бу аеруча сәер иде. Ничек инде кеше бер-берсенә ышанмый?!
Офыкта җирдән кайтып килүче Фәрештә күренде. Аның канатлары кояш баешы төсен алган иде. Ләкин болытларга якынайгач, бу бернинди дә кояш нуры түгел икәне аңлашылды. Бу кан кызыллыгы иде. Апа фәрештә тизрәк аның янына ашыкты. Ә кечкенә Фәрештәнең йөзенә курку кунды. Аның әле фәрештәләрне мондый ук хәлдә күргәне юк иде. Җирдән күтәрелгән фәрештә хәлсез иде. Җайлап кына болыт өстенә яткыргач, Фәрештәнең күзендә яшь тамчылары күренде.
– Ул үлде, – диде фәрештә, кадерле кешесен югалткандай.
Фәрештәнең яшьләре бик сирәк чыга иде. Бу тамчылардан аның бар җаны айкалганы сизелде.
– Ул үлде. – Очып килгән Фәрештәнең тыны кысыла башлады: – Бу кан – аныкы. Ул ахыргача көрәште, бирешмәде.
– Фәрештәкәй, сөйлә,– диде кечкенә Фәрештә, әсәренеп.
Җирдән әйләнеп кайткан Фәрештә тирән итеп сулыш алды да сүзгә кереште: – Бу хәл дөньяның бер почмагында килеп чыкты. Анда сугыш бара. Бер
халык икенчесенә каршы. Җансыз сугыш. Минем кешем дә шул сугышка үзе теләп китте. Үтерер өчен түгел, аның бары тик якыннарын саклыйсы килде. Дошман бүген балалар укыган мәктәпне ут белән куркыта башлады. Ә кешем отряды белән читтә кала алмады: мәктәпкә таба чапты. Ләкин мәктәп юлында бары Кешем генә исән калды. Туктамады, чапты. Арткы ишектән бар баланы чыгарырга өлгерде, ләкин... үзе чыга алмады: дошман пулясы аны җибәрмәде, тотып калды. Ул минем канатларымда үлде. Мин аны туганнан бирле саклап килдем, ә хәзер көчем җитмәде.
Апа фәрештә кешеләрнең бу адымы турында берни әйтә алмады. Ул тик сүзсез калып, сагышлы җиргә текәлде. Күкләрне иңрәткән «Туктагыз!» сүзенә җирдә бомба шартлаулары кайтаваз иде...
– Син үз бурычыңны үтәдең. Син Кешең белән ахыргача булдың. Ул батыр булып үлде, – диде Апа фәрештә апа, яралы Фәрештәнең канатын сыйпап. Бу хәлсез Фәрештәне яралы фәрештәләр болытына күчерделәр.
– Әйдә, киттек, – диде Апа, кечкенәсенә кул белән ишарәләп.
Алар болыт буйлап юлларын дәвам иттеләр. Кечкенә Фәрештәнең күз алдыннан шәфәкъ төсендәге канат китмәде.
– Апа, ә нәрсә ул сугыш?
Әллә аңлата алмаганга, әллә теләмәгәнгә, Фәрештә апа ишетмәмешкә салышты.
– Апа, – диде тагын бер кат кечкенә.

– Сугыш ул – дөньядагы иң куркыныч әйбер. Кешеләр аны бер-берсен юк итәр өчен уйлап тапканнар. Күп чакта җир бүлү өчен эшләнә.
Кечкенә сәерсенеп куйды.
– Җирдә җир азмы әллә?
– Кил, балам, – апасы җиргә төртеп күрсәтте, – дөньяда җир бик күп, ләкин
кешегә һәрчак нидер җитми. Дус-тату яшәү урынына бер-берсенә мылтык төзиләр, пуля җибәрәләр. Юкса әле иясез җир әнә күпме!
Кечкенә фәрештә чак кына болыттан егылып төшмәде, апасы тотып калды. – Чү, йөрмә болытлар читендә, әле канатларыңа таяна белмисең бит.
– Бу кешеләргә шундый матур, гүзәл җир бирелгән, шунда бергәләшеп
яшәргә генә кирәк, ә алар...
– Иң куркынычы бу түгел әле. Туганнар җир өчен көрәшә-көрәшә, чит
кешеләргә әйләнеп бетәләр, туганлык хисе бетеп бара җирдә... Менә куркыныч кайда.
– Туганнар? Җир өчен? Нигә бергә яши алмыйлар?
Бала өчен бу бөтенләй ят иде.
Фәрештә апа моңа ни дип җавап бирергә белмәде, ул кечкенәсен кулыннан
тотып, тагын ераккарак алып китте.
Кечкенә Фәрештә очарга талпынып карады, әмма канатлары аны тыңламады.
Ул күзләрен мөлдерәтеп, апасына карады. Апасы шунда ук аңлап, аны юатырга ашыкты.
– Елама, Фәрештәкәй. Син очарсың, әйтте диярсең! Әмма онытма: һәр эшнең үз вакыты. Үз көчеңә ышанырга кирәк. Әгәр үз-үзеңә ышана алсаң, алдыңдагы биек-биек кыялар да бер кагылуга уалып ком тавына әверелер.
Кечкенә Фәрештә тагын бер кат канатларын өскә таба күтәреп карады – үзгәреш сизелмәде. Алар мамык болытларга утырдылар. Җир никадәр тузан белән капланса да, барыбер гүзәл иде.
– Апа, синең кешегә ярдәм иткәнең бармы?
Фәрештә апа нидәндер курыккандай, сискәнеп куйды.
– Бар, – диде тонык һәм ышанычсыз өн белән.
Күзләреннән үткәнне искә төшерәсе килмәгәнлеге күренеп торса да, кечкенә
Фәрештәдә моны аңлар сәләт юк иде әле.
– Ә хәзер ул кайда?
– Мин ул Кешем белән тугач ук якынлаштым. Ул миңа ышанып яшәде, мине
тойды, сизде. Авыр чакларында миннән ярдәм сорады. Мин аны бер минутка да ташламадым... – Апаның тавышы үзгәрде. – Әмма үсә төшкәч, аның хәле авырайды. Ул җылылык җитмәүдән зарланды. Кешеләргә карата салкынайды. Ышану көчен югалтты. Монда мин гаепле. Кешене һәрчак үзенә ышандырып килергә кирәк, ә мин моны булдыра алмадым. Ул шундый сәләтле бала булып үсте, әмма олылар дөньясында адашты. Аңа эшендә «юк, булдыра алмыйсың» ди башладылар, ул ышанды. Аны кешеләр батырды. Ул эчә башлады... Һәм шешәгә ияреп китеп барды..
Апа җөмләне зур нокта белән бетерде, яңадан искә алмыйм диюе иде, ахры. – Ә нәрсә эчте соң ул?
– Хәмер, – Апа фәрештәнең йөзе агарды, – шуның белән агуланып, кешенең
күзләре томаланды, кая юл тотканын онытты. Үзе моны дөрес дип уйлый ул – менә нәрсә куркыта. Киләчәккә ышанып, үрләр яуларга ашкынып үсәләр дә, ә аннары хыялларына богау салалар.
Кечкенә фәрештә дәвамын ишетергә теләмәде, чөнки аның өчен хыялны 
богаулау сәер иде. Ничек инде кеше үз ихтыяры белән хыялын чәлпәрәмә ватсын?
– Апа, апа, ә ул нишли? – дип сорады кечкенә Фәрештәкәй, җиргә карап.
Анда затлы киенгән, муенында калын гына алтын чылбыры күренеп торган берәүнең кыйммәтле машинасын кемдер юып тора иде. Теләмичә юа, куркуы йөзенә чыккан.
– Кешенең олы кимчелеге ул, балам. Кемдер үзен башкалардан өстен саный, өстен куя... Үзен күпкә сәләтле тоя. Дөнья аңа гына карап бара дип ышана. Һәр кешенең бер үк хокукка ия булуы башына да керми. Юкса бер җирдә яшиләр, бер һаваны сулыйлар, бер суны эчәләр... Әмма... – Апа фәрештә сүзен әйтеп бетермичә туктап калды.
Кояшның бары тик бер кыерчыгы гына күренеп калды. Ул йокларга ашыга бугай. Аның кып-кызыл нурлары дөньяны яңарышка әзерләгән кебек. Җиһан буйлап, аның яктылыгы тарала.
Дөнья нидер көткәндәй, тынып калды... Тынлык... Бер мизгел тынлык...
Бу тынлыкны әле генә дөньяга туган кечкенә сабый бозды. Шул мәлне кечкенә Фәрештәнең канатлары әкрен генә өскә күтәрә башлады. Ул, шатлыгыннан, кычкырып җибәрде.
– Мин очам, апа, мин очам.
Апа фәрештә ягымлы елмаеп:
– Димәк, вакыт җиткән. Оч Җиргә, Кешең сине көтә. Аңа хәзерге
минутларда син бик кирәк. Соңгы сулышына кадәр аның канатлары бул, аны очарга өйрәт. Дөньяны ничек бар, шулай яратсын. Аны үзгәртергә тырышмасын. Табигатьне, суны, күкне гади матдә итеп кенә кабул итмәсен, ә бер сихри дөнья икәнен аңласын. Шул сихри дөньяның бер өлеше булырга тырышсын һәм үзенең ярдәмчесе – фәрештәсе барын һәрчак сизеп торсын. Оч, фәрештә, оч!
Шатлыгыннан Фәрештәкәй болытларны урап чыкты. Озак та үтмәде, ул инде Җиргә якынлаша иде. Ә Апа фәрештә аңа күктән елмаеп калды.
Сабый бала канатлы булды...

"КУ" 1, 2020

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев