Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Еракка, еракка, еракка...

Кара төн урлаган җан җырым Шул тиклем ерак та, якын да.

Еракка, еракка, еракка,
Ашыга хисләрең китәргә.
Йөрәксез, бәгырьсез, сөюсез
Ачылыр күзләрең иртәдә.
Бер тамчы ярату эзләрсең,
Иртәнге каһвәгә салырга.
Һәм эчеп туймассың ачысын –
Сусарсың, көярсең калада.
Чит йөзләр, яз-көзләр артына,
Уй-сүзләр артына качарсың.
Үзеңә корган үз тозагың
Җибәрмәс, ничек тә чыдарсың.
Яз житкәч, тәрәзәң ачарсың,
Үкенеп киләчәк хакында.
Кара төн урлаган җан җырым
Шул тиклем ерак та, якын да.

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев