Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

***

Хак Тәгалә сыну өчен түгел, Бары сынау өчен яраткан.

Хак Тәгалә сыну өчен түгел,

Бары сынау өчен яраткан.

Төрлебезгә төрле язмыш биреп,

Төрле җиргә безне тараткан.

Бәхеткәйләр тигез бирелмәгән

Берәүгә дә фани дөньяда.

Шатлык кына түгел, кайгылар да

Эзләп таба безне кайда да.

Кайгыларны никтер кара, диләр,

Кемнәр билгеләгән төсләрен?

Караларны агартырга тырышып,

Йокыларым кача төннәрен.

Төн утырып язган җырларымнан

Ап-ак моңнар торсын сибелеп.

...Балаларым, газизләрем минем!

Мин бит сезне уйлыйм иң элек.

 

"КУ" 4 (апрель), 2019

фото: islam-today.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев