Хәтер (хикәя)

– Разве тебя не учили запоминать имена семерых предков? — спросил мальчик.

– Не учили. А зачем это? Я вот не знаю, и ничего. Живу нормально.

– Дед говорит, что если люди не будут помнить отцов, то они испортятся.

– Кто испортится? Люди?

– Да.

– А почему?

– Дед говорит, что тогда никто не будет стыдиться плохих дел, потому

что дети и дети детей о нём не будут помнить. И никто не будет делать

хорошие дела, потому что всё равно дети об этом не будут знать.

Ч.Айтматов. «Белый пароход»

 

Көн тынчу иде. Май аеның кояшы мәрхәмәтсез кыздыра, тиздән җәй

җитәсен искәртеп куярга ашыга диярсең.

Атна уртасы булуга карамастан, Мирас юлга чыкты. Тиз генә кайтмам дип

киткән булса да, кузгалды әле менә. Урак өсте — уку елы ахыры, отчётлар

бирер вакытта ул бер эшсез адәм сыман авылга кайтып бара. Үзе теләп түгел.

Аны чакыртып кайтардылар.

Мирасның әбисе авыр хәлдә икән. Хәтере дә бик начарайган. Күбесен

танымый да башлаган ди. Кайтмыйча ярамый. Өлкән кеше. Рәнҗеп китмәсен.

Авылга керү белән, Мирас туп-туры әбисенең йортына китте. Соңга

калырмын дип, ашыгып атлады. Ярата ул аны, бердәнбер әбисе бит. Әтисенең

әнисен ул инде хәтерләми дә. Әбисе белән бәйле хатирәләр дә күп. Бала чагында

ул аларга еш килә иде, кәнфит ашый иде, әбиләренең күршесендә торган

малайлар белән туп тибә иде, бакчаларында казынып уйнарга ярата иде. Эх,

балачак, баллы чак! Үткән инде, җилгә очкан... Җил дигәннән, җиле дә юк,

ичмасам. Бу коры эсселек тәмам теңкәгә үтте.

Өйнең ишеге ачык иде. Ишегалдында әтисе күренде.

– Мирас, кайттыңмы, улым?! Бик яхшы иткәнсең, — дип, аркасыннан

кагып куйды Җәмил абый.

Мирас, нидер сорарга дип омтылып, авызын ачкан иде, Җәмил абый аның

ни сорыйсын аңлагандай, башы белән өйгә таба гына күрсәтте. Мирас шундук

керергә кирәклеген аңлап алды. Өйгә керде. Монда тагын да тынчурак. Мескен

әбисе, ничекләр түзәдер?.. Авыру кешегә бигрәкләр дә читен бу челләдә.

Өйдә авыр тынлык урнашкан. Элек әбисенең йортында һәрвакыт радио

эшләп утыра иде, ә хәзер исә зур телле сәгатьнең ашыга-ашыга вакыт санаганы

гына ишетелә. Хәер, бу — өйдәге яшәү чаткыларын белдергән бердәнбер тавыш

иде. Шушы тынлыкка кереп барганда, мич артыннан табак-савыт шалтыраган

тавыш килде. Аннан башына яулыгын, биленә алъяпкычын бәйләгән әнисе

чыкты. Улын күргәч, ул да тизрәк аның янына килеп, кочаклап алды:

– Саумы, улым. Рәхмәт. Кайтып яхшы иткәнсең, — диде дә яулыгының

очы белән күзен сөртеп алды.

– Әни, әби ни хәлдә? — дип сорады Мирас. Нигәдер аның тавышы

калтыраулы, кыяр-кыймас кына чыкты.

– Кереп чык үзең, улым. Танымаса, ачуланма. Хәтере начарайды әбиеңнең...

Мирас эчке якка таба атлады. Әбисе яткан урын бүлмәнең иң түрендә. Аның

гәүдәсе ап-ак урын белән бергә кушылган диярсең. Йөзе дә яткан түшәге кебек

агарып киткән. Чәчләре дә чал. Гәүдәсе танымаслык булып кипкән. Кулындагы

кан тамырлары тагын да ныграк сизелә кебек. Күз кабаклары ачык, әмма аның

карашы бер генә ноктага төбәлгән иде, шунлыктан ул йоклый кебек тоелды.

Сизелеп тора: тын алуы авырлашкан. Өстендәге юрганы еш-еш күтәрелә

иде. Йөгереп йөргән әбисен бу кыяфәттә күрү Мирас өчен бик авыр булды.

Әйтерсең лә бу бөтенләй аның әбисе дә түгел, ә ниндидер чит бер җан иясе.

Мирас күзләрен йомып, кире ачты: юк, бу аның әбисе. Түшәк өстендә, әҗәл

белән көрәштә, бу гүзәл дөньяда соңгы минутларын үткәрә.

Ни гаҗәп, Мирасны таныды ул. Аны күрү белән, бераз кымшанып куйгандай

итте:

– Улым, Мирасым... — дип ике генә сүз әйтә алды.

– Әйе, әбием, бу мин.

Әбисе аны таныды. Хәтере начарайды, дип әйткәннәр иде. Таныды бит! «Бәлки

әле терелеп китәр», дигән уй килде Мираска, әмма әбисенең ак йөзенә, инде

нуры качкан күзләренә һәм төссез иреннәренә карагач, тагын шикләнеп куйды.

Озак торалмас шул... Ни эшләмәк кирәк, әҗәл бездән сорап килми. Тормышны

бездән югарырак көчләр хәл итә. Безнең тормыш — ул үлемгә таба сәяхәт. Сәяхәт

итә-итә, без үзебезнең ахыр ноктабызга җитәбез. Кемдер — иртәрәк, ә кемдер

— соңрак. Әбисе яшәгәнен яшәгән инде, зарланырлык түгел. Ходай аңа озын

гомер биргән. Озын һәм иң мөһиме — нәтиҗәле тормыш кичергән ул. Үз сәяхәтен

үткән. Әмма ничек үткән? Мираска бу кадәресе билгеле түгел иде.

Карчык күзләрен йомды да йокыга талгандай булды. Мирас бүлмәдән чыгып

китте.

Мирас тупсага, әтисе янына чыгып утырды. Сүз башлавы авыр иде. Хәер,

бу вакытта сүзләр артык та. Ни турында гына сөйләшә башласаң да урынсыз.

Синнән бер адымда, дивар артында гына кеше үлем көтеп ята, ә син аңа

берничек тә ярдәм итә алмыйсың, чөнки яшисен яшәгән инде ул. Бары тик

көтәсе генә кала. Ә моның ничек авыр икәнен көткән кеше генә белә.

Мирас торып басты, ишегалды буйлап йөреп алды, үзен-үзе кая куярга белми

иде ул. Әнисен ни дип юатырга, нинди сүзләр табарга, ничек итеп ярдәм итәргә

— бу аңа билгесез иде. Ул менә шушылай тиздән җитәсе үлемне бик якыннан

гомерендә беренче тапкыр күрә бит. Куркыныч икән ул. Гаять куркыныч.

Уйларына баткан килеш ул әбисенең келәте каршына барып басканын сизми

дә калды. Келәт ишеге ачык иде — эчкә таба атлады. Як-ягына каранып бераз

басып торганнан соң, карашы почмактагы сандыкка юнәлде. Әбисенең килен

булып төшкән чагында бирнәсен салып алып килгән сандыгы. Әбисенең әтисе

авылда билгеле балта остасы булган, сандыкны ул үз куллары белән ясаган.

Боларны Мираска кайчандыр әбисе үзе сөйләгән иде. Нишләп бу сандыкны

бер кадерсез әйбердәй салкын һәм пычрак келәткә чыгарып ташлаганнар икән?

Мирасның моңа ачуы килде. Әбисе өчен кадерле булгандыр бит ул...

Сандыкны ул келәттән күтәреп чыкты да, кояш нурлары астына, бәпкә

үләнгә куйды. Аны инде тузан баскан, әмма оста кулы юнып эшләгән бизәкләре

һаман да саклана. Кечкенә бизәкләре шундый зәвык белән эшләнгән, чын

сәнгать әсәре диярсең. Чынлап та, карт бабасы бик оста булгандыр шул.

Сандыкның биге күптән инде ватылып төшкән, ачкыч эзләп азапланасы

юк. Мирас капкачны ачып җибәрде. Сандык эче тулы әйбер иде. Нигездә,

кирәкмәгән вак-төяк тутырганнар. Мирасның шулчак үз-үзенә дә ачуы чыкты:

нәрсә дип бу сандыкны сөйрәп чыгарды инде ул?! Чүп актарып утыр инде

шушы вакытта! Эх, һаман бала-чага инде син, Мирас! Шулай дип уйлый-

уйлый ул әйберләрне кире тутырырга кереште, әмма шулвакыт төптәрәк

яткан бер төенчеккә игътибар итте. Кулына алып, әйләндергәләп карады.

Ниндидер кәгазьләр, фотосурәтләр иде бу. Бер фоторәсемдә — егерме сигез

яшьләр чамасындагы егет. Ул солдат киемендә, кулында корал. Фоторәсемнең

артына «Сәхәветдин, 1943 ел» дип язылган. Бу — аның карт бабасы бит! Ватан

сугышы солдаты. Бәлки, соңгы фоторәсемедер. Җиңү язын күрә алмаган ул.

1944 елның азагында хәбәрсез югалган, дип сөйләгән иде әбисе. Кәгазьләр

арасыннан бер хат та килеп чыкты. Сәхәветдин бабасының карт әбисенә язган

хаты бит бу. Саргаеп беткән кәгазьне ертырга куркып, сак кына ачты Мирас.

Укырга кереште: «Сөекле хатыным һәм балаларыма Украина якларыннан сәлам

юллыйм! Минем мәхәббәтем сезне сакласын! Яратам, кадерлеләрем! Яңа ел

белән сезне! Яңа ел яңа бәхетләр алып килсен! Озакламый кайтып җитәрмен.

Сезне сагынып һәм яратып, Сәхәветдин».

Хатны укып чыгуга, аның бугазына төер утырды. Кайту теләге белән янып

яшәгән бабасы, кайтып җитәлмәгән шул... Аңардан истәлек булып шушы

бердәнбер хаты һәм фотосурәте калган. Нишләп әле бу фотосурәт сандык

төбендә келәттә ята?! Мирасның тәмам ачуы килде. Үзе белән Казанга алып

китәргә, зурайтып алырга да фоторам белән өйнең түренә элеп куярга кирәк

дигән уй үтте аның башыннан. Фотосурәтне һәм хатны күлмәгенең сул як эчке

кесәсенә салып куйды. Аларның урыны бу сандык төбендә түгел! Түгел лә!

Мирас сандык эчендәге барлык вак-төякне чыгарып, сандыкны сөрткәләп

бетергәндә, өй ягыннан әнкәсенең тавышы ишетелде. Ул да булмады, елап

шешенеп беткән ана Мирас янына килеп тә җиткән иде. Ул еш-еш тын ала:

– Мирас, әбиең чакыра, улым...

Мирас эшнең нидә икәнлеген шундук аңлап алды. Ул йортка йөгерде.

Бер мизгелдә ул эчкәрге якка, әбисе янына кереп тә җиткән иде инде. Шик

калмаган: карчык бу якты дөньяда үзенең соңгы минутларын үткәрә. Әҗәл

дигәнең йортның тупсасын инде кичкән.

Мирасны күргәч, карчыкның йөзе яктырып киткән төсле булды. Аның

сөйләшергә хәле калмаган иде инде. Ул бары тик бер сүз генә әйтә алды:

– Сандык...

Мирас әбисенең ни хакында әйтергә теләгәнен аңлап алды. Ашыга-ашыга

кесәсеннән хатны һәм фотосурәтне чыгарып:

– Әби, таптым мин сандыкны, бабайның хатын да, сурәтен дә таптым! Менә

алар. Мин аларны саклармын. Югалтмам, онытмам, әби!

Карчык елмайгандай итте дә, башын кагып, ишарә ясады. Бу дөньяда соңгы

сулышы иде аның. Мирасның әнкәсе яулык белән йөзен каплады. Мирас аны

барып кочаклады:

– Әни, карале, хәтер югалмый икән бит!..

 

Светлана ГыйләҗеваКазан 

 

 

"КУ" 3, 2016

Фото: youtube

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: