Логотип Казан Утлары
Укучыларыбыз иҗаты

Җимерек өмет (хикәя)

Яшьтән үк тол калган Мәдинә балаларын бик авырлык белән үстерде. Ашамаса ашамады, кимәсә кимәде, әмма балаларын кешенекеннән ким-хур итмәскә тырышты. Бөтен тапканы, бөтен табынганы балалары өчен булды аның. Кайда ялгышты икән соң ул?..

Иртән торып, күзен ачса, Мәдинә карчык иң беренче эш итеп, тәрәз каршына килеп пәрдәләрне тартып куяр. Газиз балаларының берәрсе кайтып, ишек шакуларын ишетми калмасын берүк... Юк, юк булмас ла. Йокысы бик сак аның, шылт иткән тавышка да сагаеп уяна. Уянгач та тәрәзәдән олы юлга бик озаклап карап тора ул. Юлдан эшкә ашыгучылар, мәктәпкә баручы балалар арасыннан гел үз улларын һәм кызларын эзли. Көн дәвамында шушы тәрәзә каршыннан әллә ничәшәр тапкыр урый карчык. Әмма юкка. Әнә күрше Разия карчыкның балалары атна саен кайтып тора. Ишегаллары чыр-чу бала-чага тавышына тула. Юкса, балаларын әллә ни авырлык белән дә үстермәделәр. Гаиләсе тигез канатлы булгач, тормышлары мулдан иде. Ә яшьтән үк тол калган Мәдинә балаларын бик авырлык белән үстерде. Ашамаса ашамады, кимәсә кимәде, әмма балаларын кешенекеннән ким-хур итмәскә тырышты. Бөтен тапканы, бөтен табынганы балалары өчен булды аның. Кайда ялгышты икән соң ул? Әллә артык иркәләп боздымы икән? Юкса, шушы кадәр авырлыклар күреп үстергән аналарының хәлен елга бер генә тапкыр булса да кайтып белерләр иде. Ялгыз ана өчен әллә ни күп тә кирәкми. Үзләренең исәнлекләрен белгертеп язылган кечкенә генә бер хат кисәкчеге булса да, кош тоткандай сөенер иде лә ул.

...Мәдинә карчыкның көндәлек мәшәкатьләре гади генә булса да, көннән-көн авырлаша бара. Ризык җыюы да гади аның: бер чынаяк чәй, тәгәрәткән ике бәрәңге, пешкән йомырка. Шуннан башкасын эшли алмый инде ул, чөнки кул-аягының сызлавына түзәр әмәле юк. Биш баланың керләрен кышкы салкыннарда чишмәдә чайкаулар, аяклардан бик сирәк салынган каеш итекләр үз эзен салмый калмаган шул. Кечкенә Рәмиләсе чирләгәч, язгы пычракта саз ерып, баланы күтәреп район үзәгенә барганын гомер онытасы юк. Тишек итекләрдә лач су булган аякларының әрнүе бүгенгәчә онытылмый. Анасының җылы куенында гына барган кыз тернәкләнеп китсә, анасы атналар буена урыннан тора алмыйча авырды. Ә Нәҗип улын чиртсәң кан чәчрәп чыгарга торган симез битле Әләм атлы малай кыйнагач, үз-үзен белештермичә, малайның өенә чапты. Әләмгә нәзек куллары белән сугарга омтылганы хәтердә. Аңына килгәндә, җирдә ята иде ул. Малайның атасы Атлас сугып очырган икән хатынны. «Әтиле малайның яклаучысы бар шул», – дип елый-елый кайтканы хәтердә.

Баласы өчен утка-суга керергә, кирәк булса, йөрәген дә ярып бирергә әзер шул ул Ана. Тик баласы гына исән булсын да аңа гына яхшы булсын. ...Менә уллары, кызлары, кияү-килен, оныклары — бөтенесе бергә кайтып кергәннәр бит, Алланың рәхмәте. «Әни, менә кайттык, гафу ит, син бит гомерең буе без дип кенә яшәдең...» — дип, Нәҗип чәчләреннән сыйпап алды... Мәдинә карчыкның татлы төшен бүлеп, болдырда кинәт бик каты шакылдау ишетелде. «Ай Аллам, балаларымның кайтып кергәнен дә сизмичә йоклап ятам икән бит», – дип, ул өйалдына йөгереп чыкты. Баскыч төбенең менә җимереләм, менә җимереләм дип торган түбәсе ишелеп төшкән иде...

Нәсимә Фазлыева. Азнакай

 
 "КУ" 1, 2015
Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мона охшаш хикәяләр бик күп чыкты инде.Әллә бер-береннән күчереп язалар.