Фәрештәгә тиңлим сине (повесть)

Җир йөзендә нинди генә сынауларга дучар булмый да, гомере буена нинди генә авырлыклар кичерми адәм баласы. Ләкин шул киртәләрне сикереп узып, яшәүнең тәмен һәм ямен тоя белүчеләр генә бармак белән санарлык.

I

Сәгадәт артык чибәр егет иде. Елмаеп бер караса, бөтен дөнья нурга күмелә төсле тоелды, бер-бер артлы тезелеп киткән ап-ак тешләре дә солдатлар ротасын хәтерләтә иде. Шундый ук тигез, төз, гомумән, күз явын алырлык. Юк, тешләреннән дә бигрәк елмаюе әсир итә иде. Ниндидер бер сихри көч бар иде аның елмаюында. Әйе, бөтен тирәлекне, бар җиһанны, зур бер галәмне дә үзенә каратырлык елмаю иде бу. Шуның өстенә әйтерсең аңарга гына хас булган серле бер караш. Бер караганда коңгырт кара күзләр әллә ни үзенчәлеккә дә ия түгел шикелле. Авыл тулган коңгырт кара күзле егетләр белән. Аныкы да бер ни белән дә аерылмый, югыйсә. Ә юк, аныкылар башка төрле, нәкъ менә Сәгадәтнеке булганга күрә матур иде. Кыйгач кашлар, куе керфекләр – үл дә кит. Төштә генә күреп булыр төсле иде бу матурлыкны. Тик шулай да оялырга мәҗбүр итә торган бер кимчелеге бар иде барын - кәбестә яфрагы кадәрле олы колаклары. Үзеннән дә бигрәк шушы зур колаклар күзгә ташланырга тиеш тә бит... Юк, бер елмаюы җитә - авылдагы бөтен булган кыз заты аның аякларына килеп тезләнергә әзер була.Туксан яшьләрен тутырып, күптән дөнья белән бәхилләшкән карчыкларны да җанландыра алырлык елмаю бу.

Буй-сынны да кызганмаган Ходай, мулдан биргән. Кечкенәдән авылда эшләп үскәнгә күрәдерме, киң җилкәле, баһадирдай егет булып җитлекте. Мәктәптә укыган чорларда да бишлеләрне белеменә карап түгел, нәкъ менә шул сихри елмаюына гашыйк булганга күрә генә куя иде, ахры, укытучылар да. Дөресен генә әйткәндә, башлангыч сыйныфтан ук кызларның башын әйләндерә килде ул. Башка егетләр дәресләрдән соң иелә-сыгыла кызларның букчаларын күтәрешеп кайтканда, Сәгадәт ике кулын болгап, үзеннән дә олы рюкзагын кызлардан күтәртеп кайта торган иде. Ә нишләп күтәртмәскә ди? Үзләре бит “Сәгадәт, Сәгадәт!”- дип артыннан тотам калмый ябешеп йөриләр. Күтәрсеннәр. Өстәвенә егетләрнең дә эчен пошырырга бер мөмкинлек бу. “Әнә, Сәгадәт артыннан күпме кыз ияреп йөри”, - диярләр. Көнләшерләр. Сөйләрләр.

Үсеп буйга җиткәч, аңа күзе төшми калган бер генә булса да кыз заты бар иде микән авылда? Кызлар түгел, инде күптән кияүгә чыгып, үз гаиләләрен корырга өлгергән хатын- кызлар да артыннан “Ах” итеп карап кала торган иде. Кичке бишләр якынлаша башлау белән бөтен карчыгы-корчыгы, баласы-чагасы бергә көтү каршыларга дип чыгып утыралар иде дә, дөньяларын онытып, тәмләп ләчтит сатарга керешәләр иде. Урам башыннан Сәгадәтнең трактор тавышын ишеткәч кенә, аңнарына килеп, бераз күлмәк итәкләрен рәтләп куйган булалар да, күзләрен дә алмый артыннан карап калалар. Әнә нинди ул Сәгадәт! Әнә нинди булдыклы!

Ә хәзер авылда аны күргән-ишеткән кеше дә, телгә алып сөйләгән кеше дә юк. Хезмәт итеп кайтты да, яшен тизлегедәй каядыр китеп тә югалды. Нәкъ әкияттәге сыман. Аның кайдалыгын да, кем белән икәнлеген дә, ни өчен китәргә дип карар кылганлыгын да берәү дә аңламый калды. Бары тик үткән-сүткәнне дә, кергән-чыкканны да - берсен дә калдырмый чәйнәп баручы авыл гайбәтчеләре генә: “Армиягә киткәнче күз атып йөргән кызы булган икән. Кайтуын көтмәгән. Йөзен дә, үзен дә күрмим дип чыгып киткәндер инде, балакаем”, - дип сөйләнделәр. Менә шулай суга төшкәндәй юк булды да куйды Сәгадәт. Чибәрлегенең дә, тезелеп киткән энҗе тешләренең дә кирәге калмады. Ничек китте, шулай онытылды да.

II

Ниһаять, авылга кайтты Миннегөл. Бу юлы инде җәйге ялларга гына дип түгел, укуын тәмамлап, бөтенләйгә үк кайтты. Күптәнге хыялын тормышка ашырырга теләде. Балалар бакчасасыннан ук сыер савучы булырга хыялланды бит ул. Моңа аптырыйсы да юк, күрше-тирә кызлары курчак күтәреп уйнап йөргәндә, ул иртәнге дүрттән торып әнисенә ияреп фермага бара, маллар ашата иде. Кигәвен куыштырып, сыер койрыгын тотып тору шундый кызыклы тоела иде аңа ул мизгелләрдә. “Әни, үскәч мин дә синең кебек була алырмынмы икән?” - дип сорап Миңлекамал түтәйнең миләрен кайнатып чыгарган чаклары да булмады түгел, булды. Гомумән, кеше балалары кебек очучы, укытучы булырга хыялланып үсмәде ул. Әнә шунда ферма капкасы янындагы сазлыкта уйнап, бозаулар белән бер имезлектән сөт эчеп, печән чүмәләләре өстендә тәгәрәп үсте.

Бәлки алай да булмаган булыр иде дә,әнисе ялгызы гына үстерде шул аны. Әтиләре Миннегөлгә ике яшь тулган көнне юл һәлакәтенә эләгеп, гүр иясе булды. Шул көннән башлап әниле-кызлы икәү сөйрәделәр дөньяны.

Миннегөл сигезенче сыйныфта иде инде. Биология дәресеннән анатомия темасын үтә башлагач, шул кадәр дәртсенеп китте ки, “Мин дә укып бетерәм дә табиб булам, барысын да дәвалыйм, авыр чирләргә каршы көрәшәм!” - дип очынып йөрде. Тик син уйлаганча гына барса икән ул дөнья дигәннәре... Медицина училищесына гади сыер савучы кызын түгел, хәлле гаиләдә үскән балаларны да ансат кына алмыйлар иде шул. Кыскасы, табибә булу теләге чәлпәрәмә килде Миннегөлнең. Укымаган ише булмас дип, авыл хуҗалыгы техникумына керде. Гомер дигәнең үтә бит ул. Менә кулында дипломы, каршында туган авылы, янәшәсендә яраткан әнисе басып тора. Куллары гына элеккеге кебек йомшак түгел, ә бәлки гомере буе авыр эштә эшләгәнлектән, яргаланып беткән. Әнисен, ниһаять, шушы колхоз эшеннән азат итү, картлык көнендә булса да ял иттерү, балам өчен дип эшләгән, яшәгән иң якын кешесен бәхетле итү иде аның хыялы. Әйе, әнисе урынына сыер савучы булып урнашты Миннегөл. Яңа себерке яхшы себерә дигәндәй, ару-талуны белми эшләде, әнисенең исеменә тап төшермим дип тырышты. Маллар алар кешеләр кебек бит, яхшы мөнәсәбәтне тиз аңлап алалар. Баштарак баш бирмәскә тырышсалар да, соңыннан ияләштеләр, куллары җиңел булды Миннегөлнең. Көннек нормаларны да арттырып үтәгән чаклары шактый булды. Тора-бара сыерлар да тавышыннан ук таный башладылар. Килеп керүгә “ Көттегезме, җанкайларым?” - дип дәшүе генә була, сыерлар шунда ук бер тавыштан мөгерәп үк куялар. Үзләренчә исәнләшүләре, “Без дә сине күрүгә шат”, - диюләредер инде.

Тормыш булгач, бар да була,

Агы да, карасы да, -

дип җырлана җырларда. Миннегөлне дә сынау җиле сагалап кына торган икән. Авылга кайтып, эшли башлавына ел да үтмәде, бәлагә очрады. Әлеге дә баягы шул эш дип инде. Фермаларында сыер кизәген чистарту өчен куелган җайланма - транспортёрга аягын кысты. Бүген инде тыныч йокы күрмәгәненә бишенче көн була. Әнисе, авыртуны баса, тизрәк төзәлергә ярдәм итә дип аягына япкан алоэ гөленең дә файдасын күрмәде. Күрше карчыгының өшкерүе дә булышмады хәтта. Менә шулай, инде атнага якын яфалана Миннегөл, баш бармагының шеше кайтмый интектерә. Җитмәсә, үзәк өзгеч авыртуларга тешен кысып булса да түзеп, эшкә йөри. Авыл хатыннарына аеруча да хас булган сабырлык дигән көчле сыйфат та вакытында табибларга барып күренергә комачаулый. Эшләр тагы да мөшкелләнә төште. Аяклары бөтенләй йөрмәс дәрәҗәгә җиткәч кенә, ниһаять, район үзәгендәге больницага барып күренергә булды...

III

Урамда көз. Шул көзге җил хастаханә ишекләрен әле колачлап җәеп ачып җибәрә, әле шапылдатып китереп яба. Әйтерсең, табиблар гына түгел, табигать тә тыныч кына карап тора алмый авыруларның җәфа чигүләренә. Әнә шулай җил дә үзенең канәгатьсезлеген белдереп, “Җитте, авыруларга юл куймыйк!” - дигәндәй дөп-дөп ишекләрне кага. Ә хастаханә эчендә исә бөтенләй башка тормыш кайный, бөтенләй башка кешеләр көн күрә. Берәүләр палатадагы тынчулыкка түзә алмый коридор буйлап сәфәр кыла, икенчеләре иртәнге ашның тозсыз булуыннан зарлана, өченчеләре, дүртенче һәм бишенчеләре дә бар, әлбәттә, әлеге дә баягы шул көзге моңсулык авыру түгел, сау-сәламәт кешенең дә кәефен көненә меңгә үзгәртеп тик тора. Дөресен әйткәндә, һәркем үз ягын кайгырта, рәхмәт укып тыныч кына дәвалану урынына тырнак астыннан кер эзләп, табибларны гаепли.

Менә алтынчы палата. Дүрт кешелек бүлмәдә өч “егет” ята. Әйе, сиксәненче яшен ваклаган Гали картны да егет дими мөмкин түгел, чатнап тора, яшьләрне дә уздырып йөри. Йөрми ни, гомере буе табиблар каравы астында булды бит ул. Чебен тимәс чер итәр дигәндәй, ялгыш кына бармагын киссә дә, бераз гына башы авыртса да, үләм дип килә дә җитә. Андый гына вак-төяккә бирешә торган ир заты түгел лә ул үзе. Яшьтән бирле больница ишек төбен саклавыныңүз сере бар: өлкән шәфкать туташы Флюраны күрү өчен генә мең төрле сәбәп табып килә иде ул бирегә.

Хәзер дә менә чирлегә сабышып, аяк буыннары сызлый дип система алып ята. Типсә тимер өзәрдәй карт, сиксәннән узса да дәрте сүнми үзенең. Шул Флюрага өметләнеп йөреп, буйдак калды, картлык көнендә үзен тәрбияләрдәй бер кеме, баласы-чагасы да юк, ичмаса. Ә Флюра нәрсә, юләр ди ул карт-коры белән гыйшык уены уйнап йөрергә. Аның үз гаиләсе, үз Альберты, әнием дип өзелеп торучы малае бар. Гали дә моны бик яхшы белә. Белә дә бит, тик һаман тынгы бирми бичарага. Башка шәфкать туташларын янына да китерми, Флюрасын көтә.

- Миңа сезнең ише өйрәнчек сестралар кирәкми, табибларның да бер файдасы да юк, минем белән тәҗрибәле белгечләр эшләвен таләп итәм! - дип утлар өертә. Тәҗрибәле белгеч дигәндә, Флюраны күз уңында тота, билгеле. Дөрестән дә, хастаханәдә үз эшен аннан да оста башкаручы бер генә шәфкать туташы да юктыр, мөгаен. Һәр авыруга аерым мөнәсәбәт, һәрбер чирлегә якты йөз һәм әлбәттә, хөрмәт. Флюра беркайчан да пациентларны ярлы һәм байларга аермады, һәммәсенә тигез карады. Урамнан кергән сукбай булса да, шәһәрдә исеме танылган дәрәҗәле бер кеше булса да - аерма күрмәде. Ярдәм сорап кергән һәрберсенә булышырга ашыкты, ару-талуны белми эшләде.

Менә хәзер дә, Миннегөл ишектән атлап керергә дә өлгермәде, Флюра аның күз карашыннан ук үзен начар хис итүен, ярдәм өмет иткәнлеген аңлап алды.

- Нәрсәгә зарланасыз? - дип сорады ул ашыкмый гына һәм шунда ук Миннегөлнең җавап биргәнен дә көтеп тормыйча, аягына күз ташлады:

- Аңлашылды. Атнадан арткан инде, шулай бит?

Миннегөл табибларга күренми йөргәне һәм хәлне шушы дәрәҗәгә кадәр җиткергәне өчен ни кадәр шелтәләү сүзе ишетәчәген алдан чамалап куйган иде инде. Шуңадырдамы, беренче тапкыр икеле алып кайткан кыз баладай кызарып, башын аска иеп, ни әйтсәләр дә йөрәгенә якын алмаска әзер булып, көтеп торды .Ә аягы бармак очлары белән табан асларына кадәр төшеп, үзәкләрен өзеп сызлый бирде. Ләкин барысы да ул уйлаганнан күпкә җиңелрәк булып чыкты.

- “Чирен яшергән – үлгән” дигән мәкальне ишеткәнең бармы, сеңлем? Син әле яшь, көчең дә, дәртең дә ташып торган чагың. Шундый рәхәт мизгелләрнең, яшьлегеңнең кадерен белеп яшәргә дә яшәргә бит ә...

Шушы сүзләрне ычкындырып ташлады да, дә уйга калды Флюра. Ә кайчандыр үзе дә шушы Миннегөл яшендәге бер самими кыз бала гына иде бит. Ул вакытлардан соң күпме гомер узган, ничәмә-ничә авыру белән очрашырга, күпмесенә ярдәм кулы сузарга, ягымлы йөз, тәмле теллелеге белән юатырга туры килгән. Әйе, гади бер шәфкать туташы гына дип карасак та, ничәмә-ничә кеше күңеленә ачкыч таба белергә тиеш бит ул. Күренеп яткан яраны кем дә дәвалый аны, ә син менә йөрәк ярасын дәвалап кара. Котычкыч бәрелештән соң гаиләсен, балаларын югалтып, үзе исән калган ана кеше белән уртак тел табып, күзләрендә яшәү уты сүнгән авыруларда киләчәккә ышаныч уятып, үзең дә шул авырулар хәленә кереп, алар тормышы белән яшәү һәркемнең дә көченнән килер иде микән?! Флюраны нәкъ менә шушы уңай сыйфатлары аркасында үз итәләр иде дә. Медицина өлкәсен сайлавы юкка булмаган, димәк. Ничә еллар дәверендә тырыш хезмәт куеп, сайлаган һөнәренә тугры калса да, табиб дәрәҗәсенә ирешмәде ул. Ә бу исем кирәк идеме соң? Аны бит болай да үзәк хастәханәнең иң яхшы белгече дип саныйлар, табибка кадәр дә алдан аңа мөрәҗәгать итәләр. Әйе, район тулган инде югары уку йортларын тәмамлап кайткан белгечләр белән. Ләкин эшне башлар алдыннан барыбер дә Флюрадан киңәш сорамый калмыйлар. Уку белән прктик яктан чыныгу икесе ике нәрсә шул, югары белеме булмаса да, эш тәҗрибәсе зур Флюраның.

Озак уйланулардан соң, кабат уянып китеп телгә килде ул:

- Шикәр чире белән авырмыйсыздыр бит?

- А-вы-рам...

Бу турыда кешеләргә артык белгертәсе килмәсә дә, әйтергә туры килде Миннегөлгә. Шәфкать туташының бу соравын җавапсыз калдырырга ярамый иде, моны ул үзе дә белә.

- Тиздән табиб үзе төшәр, тиешенчә тикшерер, ләкин шунсын тәгаен әйтә алам – аягыгызны кисәргә туры киләчәк, башкача юл юк, - диде Флюра.

Миннегөлнең шушы минут эчендә нинди хисләр кичерергә өлгергәнен сүз белән генә әйтеп-аңлатып булса икән. Ничек инде алай? Әле бүген генә сыерлары арасында гөрләтеп эшләп йөргән җиреннән, аягын кисәләр ди? Ни сөйли бу ханым? Миннегөл беразга телсез калды, аннары үзе дә сизмәстән кинәт кенә сикереп торды да, Флюрага таба нәфрәт тулы караш ташлады: - Бернинди тикшерүләр уздырмый торып, табиблардан да алда шундый җитди нәтиҗәләр ясарга кем дип белдең үзеңне? Юк, күрә торып, пычак астына керәсем юк! Мин судка бирәм сезне, судка, ишетәсеңме?

Миннегөлнең кычкыру тавышын ишетеп, Ләбибә Мансуровна да төшеп җитте:

- Ни бар, нигә шуның кадәр тавыш чыгарасыз, авыруларның йокы вакыты икәнлеге исегездән чыктымы әллә? – дип сорады ул дорфа гына.

Миннегөл тыелып кала алмады:

- Өлкән шәфкать туташыгызыздан сорагыз, ул күп белә, ахры.

- Ләбибә Мансуровна, мин... – диеп сүз башларга теләсә дә, акланып торудан мәгънә юклыгын аңлады Флюра.

Миннегөл тәмам чыгарыннан чыккан иде, шуңа күрә Флюрага сүз әйтергә түгел, күзен ачарга да ирек бирмәде:

- Әйе, син! Син олы белекләнәсең. Аягымны кисәргә туры киләчәк ди, ишеттегезме? Бер баш бармак шешкәннән дөнья беткән икән. Дәваларга өйрәнегез! Җиңел генә котылырлар иде бугай. Әйе шул, сезгә нәрсә, кисәсез дә ыргытасыз, гомерегез буе сез яфаланасы түгел бит. Вәт җайлаганнар ә...

- Тынычланыгыз! Бу хастаханә, монда дөреслекне ничек бар,шулай итеп күзгә карап әйтергә күнеккәннәр, моның бер начар ягын да күрмим. Сезнең ишеләр монда көненә күпме килгәнен беләсезме? Флюра Марсовна биредә ничә еллар эшли, мин аңа үземә ышанган кебек ышанам. Шуңа күрә тикшеренүләр уздырганнан соң да, аның сүзләре исбатланачагына һич шигем юк, - дип нокта куйды Ләбибә Мансуровна бу ызгышка.

Табибларның җаннарын биреп, Флюраны якларга әзер торуларының үз сәбәбе бар иде. Моннан ике ел элек хастаханәгә бик авыр хәлдәге бер егетне алып киләләр. Колхозда эштә чагында өстеннән арбасы белән трактор үткән була. Күз алдына да китермәслек куркыныч картина: чи җәрәхәтләр, танымас хәлдәге йөз, гәүдә...Табиблар күрү белән, кеше булмый дип кул гына селтиләр. Янына килеп ярдәм итүче дә, явыз үлем тырнагыннан алып калырга теләп, хафаланучы да булмый. Инде исән калуына бернинди ышаныч, тамчы гына да өмет калмаган чагында, Флюра аны елга якын дәвалап, аякка бастыра. Алай гына да түгел, янәдән утлар чәчеп йөгреп йөрердәй итә эш батырын. Булган хәлләрдән соң, моңарчы да Флюра Марсовна дип өзелеп торган авырулар да, табиблар да, хастаханә эшчеләре дә аерым бер хөрмәт белән карый башлый аңа. Табиблар булдыра алмаганны да булдырган бит... Гади бер шәфкать туташы гына диген шуннан соң. Миннегөлне тикшерделәр, кирәкле анализларны да алдылар, яхшылап карадылар да – бар да югары дәрәҗәдә, тик менә ул ишетергә теләгән сүзләрне генә берәү дә әйтмәде аңа. “Без ялгышканбыз, авыруыгызны дәвалап була, сез аягыгызга басачаксыз!” - диюләрен көткән иде бит ул. Хәзер нишләргә? Беркем берни дәшми. Ә Флюра Марсовна әйткән сүзләр чыннан да хак булып чыкса?

Юк, бу турыда уйлыйсы да, ишетәсе дә килми иде Миннегөлнең. Тик нишләтәсең, чир сорап килми шул ул. Шулай булып чыкты да, Миннегөлнең аягында гангрена башланганы ачыкланды, Флюра фаразлаганча, “Саклап калу мөмкин түгел, бот төбеннән кисәргә кирәк,” – диделәр.

Санаулы минут-секундлар эчендә бөтен язмышы төбе-тамыры белән әйләнде дә куйды Миннегөлнең. Яшьлек көче ташып торган чагыңда, үз аякларыңда йөгереп йөргән җиреңнән шундый хәлдә кал инде. Киләчәге бармы аның?

Шушы көннән алып, аягы гына түгел, җаны да бертуктамый сызлый башлады. Әнисе ничек кенә юатырга тырышса да, тиешле сүзләр таба алмады. Тынычландыру түгел, күзләренә карарга да курыкты ул аның. Нарасые, күз бөртегедәй карап үстергән бердәнбер кызчыгы үзен беркемгә кирәксез, һичнинди эшкә яраксыз итеп хис итә. Бөтен гомерен баласына багышлаган ана өчен баласының җәфа чигүен күрүдән дә куркынычрак нәрсә бармы икән?

Чыннан да, Миннегөлдән дә бигрәк әнисенә авыр булды. Операция узу белән кулына артык зур булмаган кара тартма тоттырдылар. Ә эчендә Миннегөлнең сыңар аягы. Шул көнне үк авылга алып кайтып, әтисе каберенең аяк очына җирләделәр аны. Ислам дине буенча бөтен таләпләргә туры китереп, юып, кәфенлеккә төреп, бисмилланы укып, күмделәр. Шушы мизгелдә Миннегөлнең бөтен үткәне, кылган хата-ялгышлары, моңсу истәлекләре – барысы-барысы бергә җир куенына иңделәр...

IV

Миннегөл яткан палатаның тәрәзәләре аккошлар йөзүче кечкенә генә бер күлгә карыйлар иде. Нинди хозурлык, нинди гүзәллек, ләбаса. Тик ул гына аны күрми, әллә күрергә теләмиме? Аягына операция уңышлы узды, тик шулай да хастаханәдә ятып, берникадәр көч җыярга, яралары төзәлгәнче дәваланырга кирәк иде әле.

Хәлен белергә дип кергән Флюра кыюсыз гына Миннегөлнең ятагы янына атлады. Нидер әйтергә теләгән иде дә, тыелып калды. Ничә көн элек кенә аны судка бирергә дә әзер булып, чәчрәп торган, батыр йөрәкле Миннегөлне танымый иде ул. Күзләрендә ут чаткысы сүнгән, карашлары суынган, алга таба яшәүнең мәгънәсен дә, кирәген дә аңламаучы тере мәет утыра шикелле тоелды каршында.

Ике атнага якын шушы халәттә булды Миннегөл, берсен дә күрергә дә, ишетергә дә теләмәде. Әнисенең хәл белергә килеп йөрүенә дә каршы булды хәтта. “Авылдан килеп интегеп йөрмә, мине саклап утыручы кирәкми, үзем дә булдыра алам,” - дип кырт кисте, тик шулай да яшь аралаш елмаерга тырышты. Теләсә кем ышансын бу ялганга, әмма Флюра гына түгел. Ул Миннегөлнең төшенкелеккә бирелгәнен күңеле белән сизә, тоемлый иде. Теге вакытта кызып китеп, әллә ниләр әйтеп өлгергәне өчен дә күптән кичерде инде ул аны. Тик нигәдер бу турыда сүз башларга, яңадан яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырырга гына базмый йөрде. Беркөнне дә нидер дәшәргә дип авызын ачкан иде дә, бүлдерделәр, тиз арада чакыртып алдылар үзен. Янәсе алтынчы палатага тагын бер авыруны салырга телиләр.

Монсы инде Гали карт ише генә булмады, чыннан да егетләрнең асыл заты иде. Киноларда гына очратырга була мондый чибәрләрне. Флюра Марсовна әллә кайдан ук танып алды аны, хастәханәгә беренче тапкыр гына ятуы түгел күрәсең. Әйе, шулай булып чыкты да. Күптәнге танышлар кебек кочаклашып күрешкәннән соң, егет телгә килде:

- Исәнмесез, менә тагын мин инде. Сезнең әйткәннәр хак булды бит. Елга бер килеп дәваланып китмәсәм, тәнемнең сызлавына чыдап булмый.

- Тагын түгел, кабаттан диген. Без дә сагынып көттек сине. Әле ярый килдең, энем. Киләсе елга очрашып та булмас иде. Соңгы көннәремне эшлим, аннан лаеклы ялга чыгам. Альберт абыең белән чөкердәшеп чәй эчеп утырасылар алда әле, - диде дә, хәйләкәр генә елмаеп куйды Флюра Марсовна.

- Кызганыч Флюра апа, сез булмагач монда килеп йөрүнең мәгънәсе дә калмый инде...

- Алай димә әле син, әнә ничә табиб калада укып кайтты. Киләчәгебез ышанычлы кулларда, Алла боерса.

- Укып кайту белән мени ул?! Сезнең кебек олы йөрәкле, киң күңелле булырга өйрәтмиләр шул анда. Уколны гына аны кем дә ясый...

Кулларын болгый-болгый бик дәртсенеп сөйләде егет, ак халатлы фәрештәсе белән хушлашасы килмәгәне йөзенә үк чыккан иде. Тик бер мәлне ишектән култык таягына таянган, йөзеннән төсе качкан кыз пәйда булды.

- Манечка? Синме бу? Флюра апа, чемет әле, саташаммы соң әллә? Күршекәем, Миннегөл, синме бу? – диде егет

- Сәгадәт?
Бүтән бер ни эндәшмәде Миннегөл. Үзенең хәзерге халәтеннән чын мәгънәсендә оялып, тораташ каткан килеш басып тора бирде. Сәгадәт тә үз күзләренә үзе ышанмады. Әле кайчан гына бергәләп уйнап йөргән Манечкасы (ул Миннегөлне кечкенә чагында шулай атый иде), яшәүдән туйган бер авыруга әйләнгән. Берсен-берсе күрмәгәннәренә шактый вакыт узган инде. Миннегөл башы белән укуга чумды, шәһәргә китеп югалды, ә Сәгадәт исә армия сафларына китте дә, авылга кире әйләнеп кайтмады. Ни өчен? Ник? Нилектән? Бу сорау һаман ачык кала бирде. Ә бит балачакларында шундый дус-тату яшәделәр алар. Бер өй аркылы гына ераклыкта тордылар. Миннегөл сары бөдрә чәчләрен тузгытып йөгереп чыга иде дә, Сәгадәтләрнең газ баганаларына менеп әллә нинди хәрәкәтләр ясый торган иде. Соңга таба Сәгадәт тәрәз яныннан китмәс булды. Иртән тору белән Миннегөлне көтә башлый, аннан бергә уйныйлар, беркайчан берсен-берсе кыерсытмыйлар иде. Кояшта ялтырап торган сары чәчләре өчен “марҗушка” дип йөртә иде Сәгадәт Миннегөлне. Кыз да аңа үпкәләмәде. Үсә төшеп мәктәпкә йөри башлагач, марҗушка дию туйдырды, ахры, Миннегөлне кыскартып Маня гына дия башладылар. Менә шулай Миннегөлдән марҗушкага, марҗушкадан Манечкага әйләнде дә куйды ул. Әле дә онытмаган бит Сәгадәт. Беренче күрүгә үк Миннегөл дип түгел, Манечка дип эндәште. Сагындырган...

- Син ничек монда Миннегөл? Әйдәле керик палатага, сөйләрсең, - дип ашыктырды Сәгадәт.

- Сөйләр сүзем юк, барысы да болай да аңлашыла бит, үзең күреп торасың. Тирес түккәндә, транспортёрга кыстым. Менә нәтиҗәсе. Тагын ни әйтим? Ашыгам, уколга соңга калам, хуш.

Авызын ачты да катты Сәгадәт. Ул бит әле моңарчы үзен авыр чирлегә саный иде. Ә монда аңардан да мөшкел хәллеләр җитәрлек икән. Җитмәсә, шулар арсында якын кешеләреңне очрату – тагын да кыенрак.

V

Икенче көнне Сәгадәт иртүк торып, Флюра Марсовна янына ашыкты. Миннегөл яткан палатының номерын белеп, аның белән күрешеп бер сөйләшү иде аның максаты. Алайса кичә дә бер генә сүз дә әйтә алмый калды бит. Манечкасы яткан бүлмәнең ишеге төбенә җиткәч аяклары калтырый башлады, каушавыннан әйтергә теләгән сүзләрен онытты. Тик шулай да ишекне ачып, бүлмәгә узарлык көч тапты үзендә. Бу юлы инде Миннегөлгә бер дә шаярып Манечка дип эндәшәсе килми иде аның, олыларча, җитди итеп сөйләшү иде исәбе.

- Сине иртәгә чыгаралар да икән инде, Флюра Марсовна шулай диде, - дип сүзен башлады Сәгадәт.

- Беләм, шуны гына әйтергә кергән булсаң, чыгып кит. Мине кызганырга кирәкми.

- Ә кем әйтте әле сине кызганам дип? Кулсыз-аяксыз кешеләр белән дөнья тулган. Кайберләре сау-сәламәт кешеләрне дә уздырып яши әле. Син дә юкка борчылма, иң мөһиме башың исән, остальное чепуха.

- Әйтүе генә җиңел. Ә син үзеңне минем урынга куеп кара. Кем мин? Кемгә кирәк мин моннан соң?

Миннегөл күз яшьләрен тыя алмый елап җибәрде. Сәгадәт аны иңнәреннән иркәләп кенә кочагына кысты да сөйләвен дәвам итте:

- Беләсеңме, моннан ике ел элек, мин шушы хастәханәгә ярым үлем хәлендә килдем. Табиблар да, югары белемле белгечләр дә алга таба яши алырыма ышанмадылар. Минем бит әти-әни йортыннан киткәннән соң беркемем юк иде, армиядән кайттым да, шәһәрдән утыз чакрымдагы бер ташландык хәлдәге кечкенә авылга барып урнаштым. Анда мине таныган-белгән кеше дә, тормышым, гаиләм белән кызыксынучы да булмады. Авылга бер кайттым кайтуын, әти белән әнигә ни өчен кинәт китеп югалганлыгымны, армиядәге бер ел эчендә ниләр кичергәннәремне сөйләргә дип кайттым. Ләкин мине тыңларга теләүче дә, балам диеп назлап иркәләүче дә булмады. Үпкәләре артык зур иде. Аларны да аңларга була. Уйламыйча эшләдем мин, яшь идем шул, бөтен дөнья минем аяк астында төсле тоелды. Ялгыштым... Бик ялгыштым, Миннегөл. Нинди зур хата кылганлыгымны яшәү белән үлем арасында тарткалашып яткан чакта гына аңладым. Башкаларның туганнары, дуслары хәлләрен белергә дип килгәндә, миңа бер телем ипи белән, эчәремә су гына китерүче дә булмады. Флюра апага рәхмәт инде, бер генә минутка да янымнан китмәде, саклаучым да, яклаучым да булды.

- Яшәү белән үлем арасында? Нәрсә булды соң, Сәгадәт?

- Чит авылга китеп урнаштым дидем бит. Кечкенә генә булса да үз хуҗалыгы бар аның, беренче көннән үк эшкә алдылар. Тракторист булып урнаштым.

Көзге яңгырларның туктамый яуган вакыты иде. Шулай да басуларда урып-җыю эшләрен туктатмадылар. Төшке ашка дип туктаган вакытта, кузгалып китәргә җиңелрәк булсын дип тракторны калкурак урынга, тау башынарак куйдым да ашарга киттем. Егетләрнең кычкырыш-сызгырыш тавышларына борылып карасам, тракторым аска таба тәгәри, тормоздан ычкынган күрәсең. Мин аны туктатырга дип йөгерәм. Аяк асты саз, пычрак – ничек таеп егылганымны үзем дә сизми калдым. Тракторның бер тәгәрмәче белән арбаның тагын ике тәгәрмәче өстемнән яшен тизлеге белән узды да китте. Шок хәлендә калганмындыр инде, сикереп торып басуга обед алып килгән пешекчеләр янына йөгердем. Калганын хәтерләмим, аңымны югалтканмын. Соңыннан гына сөйләделәр, минем бәхеттәндер инде гомере буе колхозда шофёр булып эшләгән Миргазиз абый сыер савучыларны җәйләүгә илтеп кайта торган була. Калганы көн кебек ачык: машинасына салып үзәк хастәханәгә илтә. Менә хәзер миңа карап, шундый сынаулар узган егет диярсеңме? Юк, әлбәттә. Булган вакыйгалардан кан йөрешем бераз начарланды, шул гына борчый. Менә кулларымны тотып кара әле боз кебек салкын, шулай бит? Җылытучы юк шул аларны. Шуңа күрә елга бер килеп, күренеп торам, дәвалану курсларын узам, тормышымнан зарлану түгел, уф дияргә дә куркам. Мине шушы хастәханә табиблары, Флюра Марсовна һәм башка шәфкать туташлары кеше итте. Беркемгә дә кирәгем калмаган чагымда, алар өмет канатларымны сындырмаска, тормыш сынаулары алдында баш имәскә өйрәтте. Уйла, Миннегөл, уйла. Уйланырга сәбәпләр күп монда.

Шулай диде дә, хушлашырга да онытып чыгып китте Сәгадәт. Күз яшьләрен күрсәтмәскә була шулай эшләде ул. Аның белән булган бу күңелсез хәлләрдән соң инде ничә еллар узган, әмма барысын да бүгенгедәй хәтерли ул. Исенә төшерә дә, тамак төбенә килеп утырган төерне ничек йотарга белми яфалана.

Икенче көнне Миннегөл ишектән күзен дә ала алмыйча, Сәгадәтнең керүен көтте. Ишек ачылды. Бәхетсезлек очрагыннан соң, беренче мәртәбә күзләрендә нур, йөзендә елмаю күренде аның. Күренде дә юкка да чыкты. Чөнки бүлмәгә Сәгадәт түгел, ә Флюра Марсовна кергән иде. Бик гаепле хис итә иде үзен Миннегөл аның алдында. Юктан гына күпме пычрак сүз әйтеп ташлады, күпме яла якты бит ул аңа. Шулай да беренче булып үзе сүз башларга базмады. Озак кына берсенә-берсе карашып торганнан соң, Флюра телгә килде:

- Өеңне сагындыңмы, Миннегөл? Әниең тиздән килеп җитәм диде, әзерләнә башласаң була. Больницаның тозсыз боткаларыннан да туйгансыңдыр инде. Өй ризыгы, өй ризыгы инде ул. Әни пешергән,тәмле...

- Бигрәк киң күңелле син, Флюра апа. Әйткән сүзләремнән соң, миңа борылып та карамассыз дип уйлаган идем. Ә сез шундый яхшы мөгалләмәдә булдыгыз. Операциядан соң наркоздан айныган чагымда янымда сез утырганны сиздем бит мин. Аңыма килгәч тә күзләремне ачарга оялып яттым. Рәнҗеткән булсам, кичерегез мине, зинһар. Ул чагында әллә нишләдем мин, куркудан үз-үземне белештермәс, хисләремне тыеп тота алмас дәрәҗәгә җиттем. Аяксыз килеш үземне күз алдына китерергә дә теләмәдем. Үткәннәр үткәндә калсын иде. Аякка басачакмын әле мин, менә күрерсез, йөгереп килеп керермен берәр заман... Рәхмәт Сезгә, барысы өчен дә рәхмәт. Эшләгән яхшылкларыгыз меңе белән әйләнеп кайтса иде үзегезгә. Ә әйберләремне мин кичә үк җыеп тутырып куйган идем инде, кайтасы килә бит. Сәгадәт өенә кайтмый ничек яши аладыр, аңламыйм. Флюра апа, ул миңа башыннан кичергән барлык вакыйгаларны да бәйнә-бәйнә сөйләде, сезнең олы йөрәклегегез турында да, туган йортын, әти-әнисен сагынуы турында да. Гомумән, бөтен тормыш юлын күздән кичерде. Тик бер сорау һаман күңелемдә тора: гаиләлеме ул, өйләнгәнме? Әллә нигә үзеннән сорарга кыенсындым.

- Юк бәбкәм, юк. Япа-ялгызы ул. Аның яшендәгеләр күптән гаилә корып, балалар үстерә инде. Эше дә бар, узган көздә йорт та салып чыкты. Бәхет өчен хатын-кыз назы, мәхәббәт кенә җитми аңа.

Шулчак палатага бәрелә-сугыла, шатлыктан балкыган Миңлекамал апа килеп керде:

- Кызым, кайтабызмы, бәбчегем? Флюра Марсовна, исәнмесез, сез дә монда икән, күрмәдем, гафу итәрсез. Газиз балаңны күрми тору шундый авыр нәрсә икән. Миннегөлне дәваланырга салганнан бирле юнләп ашый-эчә алмадым, төннәрен дә күзгә йокы кермәде. Картлык көнемдә бердәнбер юанычым, таянычым бит ул минем.

- Барысы да яхшы булыр Алла боерса! – дип тынычландырды аны Флюра, - Миннегөл көчле ул, бирешә торганнардан түгел. Янында мондый ныклы терәге булганда югалып калмас. Тик шулай да сезнең дә мәңгелеккә килмәгәнегезне аңларга кирәк. Яше җиткән, акылы кергән, үзенә тиң ярын табып гаилә генә корасы калган. Киңәшләремә колак салсагыз иде.

- Үзем дә шулай дим дә бит. Ошатып йөргән егетең булса да бармы дип тә сорап карыйм. Баш кына селки. Безгә насыйп яр тумаган, ахры әле, әйме, кызым?

Ә Миннегөл исә аларның сөйләшкәннәрен ишетми дә, бөтенләй башка дөньяда йөри. Кызының йөзендә моның кадәр моңсулыкны, күзләрендәге уйчанлыкны гомер күргәне юк иде Миңлекамалның. Миннегөл урыныннан җәхәт кенә торды да, коридорга юнәлде. Йөрәге дөп-дөп тибә, ә куллары калтырана-калтырана алтынчы палатының ишек тоткасына үрелә.

- Сәгадәт, мин хушлашырга дип кердем. Син дә чирләмә, дәвалан яме. Күрешүебезгә шат идем. Барыбер дә кайт әле син авылга, иманым камил, әниеңнәр сине күптән гафу иткәндер инде. Картлык көннәрендә ялгыз итмә аларны. Сау бул!

Сәгадәт Миннегөл әйткән сүзләрнең асылына да төшенергә өлгермәде, бөдрә чәчле Манечкасы бүлмәдән чыгып югалган иде инде. Күрми калды ул аны. Хуш дип тә әйтергә өлгермәде.

Хастәханә ишекләрен дөбердәтеп ябып, урамга чыкканда әнисе аны көтә иде инде. Авылга кайтып өй бусагасын атлап кергәнче үк зиратка барып килергә теләде Миннегөл. Хәзер анда аның туганнары һәм якыннары гына түгел, ә күптән түгел кичергән бәхетсезлек очрагының турыдан-туры дәлиле – сыңар аягы да ята иде. Салкын җиргә тезләнеп, япа-ялгызлыкта калып, үкси-үкси озак елады ул. Йөгерә-йөгерә әнисе белән фермага баруларын да, авылда егетләрне дә уздырып эшләп йөргәннәрен дә, аның җылы кулларын сагынып көтеп торучы сыерларын да исенә төшерде. “Әле ярый укуымны тәмамлагач, язмышымны медицина белән бәйләмәгәнмен”, - дип уйлап куйды шулчак кисәк кенә. “Сыерлармны савам да, тынычлап өйгә кайтам. Беркем өчен борчыласым, беркемне дә дәвалыйсым, һичкемнең киләчәге өчен кайгырасым да юк. Флюра апа ничек түзә икән? Күпме авыру, күпме кеше язмышы. Һәрберсен үз йөрәге аша уздыра, һәрберсенә ярдәм итә бит ул.” Шулай уйларга биреп утырып, төннең җиткәнен дә сизми калган Миннегөл. Иртәгәдән ул яңа көнгә аяк басачак, яңа тормыш башлаячак...

VI

Флюра апа коллективын мичтән чыккан тәмле бәлеше, үзе пешергән кырмыска торты белән сыйлады. Бүгеннән башлап ул да яңа тормыш белән яши башлаячак, лаеклы ялга чыгып, хастәханә һәм авырулары белән бөтенләйгә саубуллашачак. Рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәре – шулай котлыйлар аны. Ләкин хезмәтенә үзе дәвалаган авыруларының күз яшьләре аралаш әйткән рәхмәт сүзләреннән дә зуррак бәя бар микән. Юктыр, мөгаен.

Сәгадәт тә иртүк торып, ак халатлы фәрештәне озатырга ашыкты.

- Рәхмәт сезгә, Флюра апа, - диде ул, - каты бәгырьле булмавыгыз өчен рәхмәт. Авыруларга биргән йөрәк җылыгыз, мәрхәмәтегез өчен рәхмәт.

- Яхшы егет син Сәгадәт, Ходай бәхетеңне бирсен иде. Мине дә онытма, безнең өйнең ишекләре синең кебек игелекле кешеләр өчен һәрвакыт ачык. Альберт абыең белән дә таныштырырмын. Мин сине аңа охшатам. Ул да яшь чагында шундый ук тырыш, үҗәт, көчле рухлы егет иде. Хәзер дә берни дә үзгәрмәде, чәчләренә генә чал кунды. Гомрем буе эшләдем бит мин, чирлеләрне саклап, өйгә кайтмый больницада гына кунарга калган көннәрем дә санап карасаң шактыйдыр. Ә ул бер вакыт каршы эндәшмәс, ялгыш кына да тавыш күтәрмәс иде. Картлык көнемне булса да аңа багышлыйсым, гаиләм, балаларым янында буласым килә. Аннан, тагын бер үтенечем бар, хастәханә каршындагы күлдә аккошлар йөзгәнен искәргәнсеңдер. Сукыр булу кирәк бу могҗизаны күрмәү өчен. Алар икәү...Бергә...Бәхетле...Берсеннән-берсе аерылсалар, яши алмыйлар. Кешеләр белән дә шулай ук, энем. Юкка гына Ходай тәгалә адәм балаларын парлы итеп яратмаган. Яшәүнең мәгънәсе дә шунда. Парлы булуда. Үз тиңеңне табып тигез гомер кичерүдә. Миннегөлгә ничек карап торганыңны беренче көнне үк сиздем. Син - ир-егет, беренче адымны да син ясарга тиешсең. Миннегөл үзеннән үзе читенсенә, сиңа пар була алмам дип уйлыйдыр. Ләкин буласы булган инде, дөньяны үзгәртеп булмый бит. Бәлки үзебезгә үзгәреп караргадыр, энем? Биредә телефон номерым белән адресым, кунакка көтәм. Ялгызыңны гына түгел, әлбәттә. Син мине аңладың, шулай бит? Аккошлар турында онытма! Сау бул.

Бүгенге кич Сәгадәт өчен аеруча моңсу тоелды. Ялгызлыгыннан котылу өчен шушында килә иде бит ул. Тән җәрәһәтләрен түгел, йөрәк яраларын дәваларга дип килә иде. Әнисе кебек иде бит Флюра Марсовна аңа. Ә хәзер монда да сагынып каршы алыр кешесе калмады. Үч иткәндәй Миннегөл дә китеп югалды.

Озак кына йокыга китә алмыйча Флюра апа әйткән сүзләрне уйлап ятты ул. Һәрбер җөмләсен, һәрбер юлын нәкъ ул әйткәнчә исенә төшерә барды.

Аңлады. Хастәханәдән чыгуга ук күреп сөйләшәчәк, бәхетле итәчәк әле ул Миннегөлне.

VII

Миннегөл төшендә Сәгадәтне күрде. Имеш, икәү бергә өйләреннән ерак түгел бер инешкә су коенырга барганнар икән. Беренче булып Миңнегөл сикерде дә, сары бөдрә чәчләрен ялтыратып су өстенә калкып та чыкты. Артыннан Сәгадәт тә сикерде. Тик Миннегөл шикелле югарыга калкымады. Сикерде дә юк булды. Шул мизгелдә уянып китте Миннегөл. Төшен әнисенә дә сөйләде.

- Кызым, төшне ничек юрасаң – шулай була диләр. Кайгырма әле син, начар уйлар уйлама. Менә өчпочмаклар пешердем, барып хәлен белеп кайт, тынычланырсың. Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак, диләр. Кыенсынма, утырып бер сөйләшерсез. Аның да беркеме дә юк бит, күңеле булыр, өй ризыгыннан авыз итер, - диде Миңлекамал, - күрше Барый абыең шәһәргә төшәргә йөри иде, тизрәк җыенсаң, өлгерәсең әле. Больницага кадәр үк илтеп тә куяр, култык таякларың белән дә ярдәм итәр.

Миннегөлнең күңеле сизгән күрәсең, Сәгадәт бүген иртәнге ашка да төшмәгән, урын-җирен дә җыймаган, ә үзе исә бөтенләй палатада да юк иде. Ә әгәр дә төш чынлыкка туры килеп, Сәгадәт бөтенләйгә китеп югалса?Юк, моның булуы мөмкин түгел. Миннегөл култык таягына таянып урам якка чыкты, тирә-юнне күзәтте, тик Сәгадәткә охшаш бер генә адәм иясен дә күрмәде. Инде тәмам коелып төшеп, нәрсә уйларга де белми басып торганда, күзләрен каплап алган җылы кулларның кемнеке икәнен танып алды. Танымый ди...

- Сәгадәт, синме бу?

- Ә син башка берәүне көткән идеңме әллә?

- Юк, Сәгадәт, юк. Кулларыңның җылы булулары бераз икеләнергә мәҗбүр итте, шул гына. Теге вакытта боз кебек суык алар дип үзең үк әйткән идең бит.

- Әйе, әйттем. Ә соңыннан җылытучы юк шул аларны дип тә өстәп куйдым. Ансын оныттың да мени? Миннегөл, сине хастәханәдә күргән көннән алып, күңелемдә яз кояшы пәйда булды, ягымлы елмаюың җанымны да тәнемне дә җылыта алды. Кулларым да шуңа җылы күрәсең.

- Табибларга рәхмәт диген, акылсыз. Алар тиешенчә дәваламаса, минем елмаю белән генә ерак китәрсең...

- Әйе, Флюра апага рәхмәт инде, ул ел саен минем сүнеп барган өмет учагыма утын өстәргә тырышты. Табибларның шифалы кулларындагы җылылык минем кулларга да күчте. Тик үз гомерендә бер генә тапкыр да болай янганнары юк иде әле аларның. Яна гына түгел, пешә алар, Миннегөл. Сиңа карата булган мәхәббәтем дә шулай ялкынланып, дөрләп яна. Калдырма мине, Миннегөл, ялгыз итмә, зинһар...

Бу хәлләрдән соң инде шактый гомер узды. Сәгадәт тә туган авылын, туган нигезен кайтып күрде, әти-әнисенең хәер-фатыйхасын алып, Миннегөл белән гөрләтеп туй да иттеләр. Үзе салган яңа йортының эченә дә, ниһаять, җан кереп китте. Миннегөлнең аягына да протез куйдырдылар. Ул инде йөгереп түгел, очып йөрер дәрәҗәдә шат иде:

- Сәгадәт җаным, Флюра апаларга барып кайтыйкчы, күптән күргән юк үзен. Җитмәсә, аякларыма баскач йөгереп йөреп күрсәтермен дип вәгъдә дә биргән идем. Ә әйткән сүздә торырга кирәк.

Каршы төшмәде Сәгадәт. Киттеләр. Флюра апа торган йортның ишеген әкрен генә шакыдылар да түргә уздылар. Аларны олы гына гәүдәле, моңарчы таныш булмаган ир-ат каршылады. Бу Флюра апаның тормыш иптәше булса кирәк. Беренче булып Миннегөл телгә килде:

- Ялгышмасам, сез Альберт абый буласыз, шулаймы? Флюра апа сезнең турыда күп сөйләде.

- Сез Флюраның танышлары буласыз мени? – дип сорады өй хуҗасы, - һич кенә дә таный алмыйм үзегезне. Хәер, соңгы көннәрне өйнең ишекләре бер генә минутка да ябылмады. Шуның кадәр күп халык агылды, мин аларның берсе белән генә дә таныш түгел. Ә Флюраны алар белгәннәр. Күпме адәм баласын бәхетле иткән ул. Барысы да хушлашырга, соңгы юлга озатырга дип килделәр. Легендар шәхесләрне югалтудан да авыррак кичерделәр аның үлемен. Ничәмә-ничә кеше язмышын коткарып калып, үз сәламәтлеген куркыныч астына куйды. Вакытын да, көчен дә, хәлен дә кызганмады. Сез дә кайгыбызны уртаклашырга дип килгәнсездер, шулай бит? Утырыгыз, Флюрамның якты истәлегенә бер дога кылыйк.

Сәгадәт күзендәге яшь тамчыларының бер-бер артлы атылып чыкканнарын сизми дә калды. Ярларына сыймаган ташкын төсле ургылып акты алар. Күрсәтмәскә теләп, җиң очлары белән сөртеп алырга тырышса да, барып чыкмады. Аңа кушылып Миннегөл дә елады. Озак шулай таш сын кебек өнсез басып торганнан соң, Сәгадәт тә нидер дәшергә булды:

- Без белмәдек, ишетмәдек, без... Һәм янәдән күз яшьләрен тыя алмый елап җибәрде.

Флюра апаның эшләгән яхшылыкларын, изгелекләрен санап, нинди яхшы кеше икәнлеген аңлатып торуның кирәге юк иде инде. Барысы да болай да аңлашыла. Корычтай ир-егетләрне дә елата алырлык дәрәҗәдәге бөек зат, меңнәргә үрнәк булырлык шәхес, ун югары белемле табибка торырлык шәфкать туташы иде ул. Әйе, күпләр өчен бәлки ак халатлы, саф күңелле гади бер өлкән шәфкать туташы гынадыр да, тик Сәгадәт өчен генә түгел. Фәрештәсе иде ул аның. Янындагы, җирдәге фәрештәсе иде.

- Лаеклы ялга чыгуына шундый сөенгән иде. Ниһаять, хатын-кыз булу бәхетен татып, картлык көннәремне тынычлыкта, үз йортымда, гөлләрем, бакчамдагы миләш агачларым янәшәсендә уздырам дип күпме хыялланды. Бәхетеннән Ходай никләр күпсенгәндер, үзем дә аңламыйм. Аналык юлларында яман шеш авыруы таптылар. Бөтен барлыгымны, байлыгымны, кирәксә җанымны да бирергә әзер идем - соң инде, кыйммәтле даруларның да, чит илдәге операцияләрнең дә файдасы булмаячак диделәр. Бер ай дигәндә тәмам сөяккә генә калып, танып булмас кыяфәткә керде, бичаракаем. Ашау да үтмәде, улымны да, мине дә танымый башлады. Бары тик җан биргәндә генә, кулына тоттырган ипи телемен учларына кысып, “Сәгадәтькә” дип пышылдарга өлгерде. Кем ул Сәгадәт? Бу вакланып беткән ипи кисәгенең анда ни катнашы бар, аңламадым, - диде Альберт. Миннегөл дә бу хәлләрнең асылына төшенә алмый аптырап карап тора иде.

Ә Сәгадәт барын да яхшы аңлады:

- Сәгадәт дигәне мин инде ул, ә Флюра апа калдырган ипи валчыклары, үзе эшләгән хастәханә каршындагы күлдә йөзгән аккошлар өчен, - диде, - Көн дә бара иде ул алар янына, күптәнге дусларыдай якын күреп, утырып бер сөйләшә, җырлап ала торган иде. Үзе гомере буе кешеләргә изгелек эшләргә омтылып яшәде бит ул, Миннегөл белән безне дә кавыштырды, парлы итте. Үләр алдыннан ясаган соңгы хәрәкәтләре дә, “Үзегез турында гына уйлап, күлдәге пар аккошларны оныта күрмәгез, күз карасыдый саклагыз, рәнҗетмәгез аларны” диюе булгандыр, мөгаен.

VIII

Миннегөл белән Сәгадәт кулында түгәрәк икмәк телемнәре. Каршыларында парлы аккошлар йөзгән күл җәелеп ята. Ә башларында бер генә сорау: нигә шулай булды икән?

Адәм баласы дөньяга килүгә үк, үзенә атап киләчәге дә алдан язылып куя диләр бит. Тик ни өчен гомере буе кешеләргә яхшылыктан кала бернинди начарлык эшләмәгән, миһербанлы, олы йөрәкле Флюра апаларын Ходай шулай сынарга теләде икән? Ничәмә-ничә чир белән көрәшеп, үлгәннәрне дә терелтә алырылык көчле рухлы, шифалы куллы шәфкать туташы үзен явыз үлем тырнагыннан алып кала алмадымы микәнни? Әллә инде булган сәламәтлеген дә башкаларның бәхетле киләчәге өчен сарыф итте микән?

Әйе, Миннегөл белән Сәгадәтнең кулларын-кулга тоташып, бергә булуларына сөенеп, шатлыкта балкып басып торуларының да сәбәпчесе Флюра апа иде бит. Тән җәрәхәтләрен генә түгел, күңел киеренкелеген, җан сызлавын да дәвалый белде ул. Кирәк икән сабыр да, кирәксә таләпчән дә була белде. Авыруларның алга таба яшәячәгендә бернинди өмет калмаган чакларда да, үзен тыныч тотты, сер бирмәде.

Сәгадәткә ул якында гына, гомере буе янында гына булыр кебек тоелса да, алай булып чыкмады. Шунысы үкенчечле дә. Әмма хәзер Сәгадәтьнең күктә дә, җирдә дә үз фәрештәсе булачак. Флюра апа ак болытлар арасына китеп югалса да, йолдызлар булып барыр юлын яктыртып, нурлар сибеп торыр. Ә янәшәсендәге фәрештәсе - Миннегөле исә, Флюра апа яшәү дәверендә иренә бирергә өлгермәгән җан җылысын, бөтен игътибарын сөеклесенә бирер.

***

Җир йөзендә ике фәрештәм бар

Берсе күктә, айда, болытта.

Икенчесе исә туңган җанны

Мәхәббәте белән җылыта.

Инзилә Хөсәинова

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: