Һава торышы (хикәя)

Диләне тиз генә уятырмын димә! Кеше шулай йокласа да йоклар икән.

Татлы йокысыннан уятуның бердәнбер чарасы – телевизор. Әнисе моны яхшы

белә – пульт төймәсенә басып, телевизорны кабызуы булды, Диләнең юрганы

кымшанып куйды. Кыз иренеп кенә киерелде дә күзләре йомык килеш юыну

бүлмәсенә атлады. Телевизорда иртәнге тапшыру бара иде. Юынып чыгып,

шуны карарга утырды. Әнисенең аш бүлмәсеннән тавышы ишетелде:

— Кызым, чәең суына!

— Хәзер, әни, хәзер! Һава торышын гына тыңлыйм! – Дилә, тагын бер кат

киерелеп, авызын ачты.

Һава торышы. Кирәк иде ди сиңа! Тагын биш кенә минут булса да черем итеп

булмасмы дип утыруы иде Диләнең. Барыбер анда әйткәнчә булмый ул һава

торышы, дигән фикере ныклы иде кызның. Бер колактан керсә, икенчесеннән

чыга ул мәгълүмат. Иртәнге тапшыруның рәсми иганәчеләрен әйтер өчен

уйлап тапканнар ахрысы ул һава торышын! Дилә диктор хатынны ирештереп,

авызларын кыйгайта төшеп сөйләргә кереште.

— 14 май Казанда көндез температура +18, төнлә +15, атмосфера

басымы терекөмеш баганасының 756 миллиметрын тәшкил итә, җил көньяк-

көнчыгыштан, көннең аяз булуы көтелә. Һава торышының рәсми иганәчесе

«Яңалыклар җиле» компаниясе...

Ул тагын бераз экранга карап утырды, аннары күзе өстәлдә торган

фоторамкага төште. Абыйсы белән аның кечкенә чакта төшкән фотосы иде

анда. Шундый кызыклар алар монда! Диләгә өч-дүрт яшьтер, ә абыйсына ун

яшьләр чамасы. Ярата Дилә бу фоторәсемне. Әнисе дә ярата. Шуңа күрә иң

күренеп торган урынга куйган ул аны. Ә абыйсы ярата микән?

Дилә аш бүлмәсенә чыкты. Әнисе, өстәлгә ризык тезүеннән туктамыйча,

кызына дәште:

— Ну, һава торышлары белән эшләр ничек анда? – диде көлемсерәп.

Ул Диләнең һава торышын тыңламаганын яхшы белә иде. Кызының калган

шуклыклары кебек, монысы да аның өчен сер түгел.

— Әниии, — дип сузды Дилә, — башка сөйләр сүз юкмы әллә?

— Ник алай дисең, кызым?

— Кешеләр, башка темага сөйләшергә сүз тапмасалар гына, һава торышы

турында фәлсәфә саталар. Таныш түгел кешеләр яки күптән түгел таныш

булганнар өчен аралашып китәр өчен менә дигән! Ә без инде синең белән

башкалар турында сөйләшик, яме?

Кемгә генә охшап шундый шук булды икән? Үзем бер дә андый түгелмен

дип уйлап куйды Зөһрә ханым, кызына сокланып.

— Ярый алайса, әйдә уку турында сөйләшик. Мәктәптә хәлләр ничек?

Алгебрадан контроль эш ничек үтте?

Эләктем! Һава торышы турында сөйләшеп утырсак, ни булыр иде, дип үз-

үзен эченнән сүкте Дилә. Озак та уйламады:

— Әәә... Әлфия Кәримовна авырып киткән әле. Контроль эш булмады,

– диде дә, тиз-тиз генә чәен йоткалап, урыныннан тора башлады.

— Ничек инде? Майдамы? Чирлиме?

— Әйе, әнием, әйе. Май аенда гриппның иң котырган чагы. Үз-үзеңне

сакламыйча, киенмичә йөрсәң, шулай була ул. Шуңа күрә мин дә киеним әле.

– Дилә әнисен битеннән үпте дә җәһәт кенә күздән юк булды. Зөһрә ханым

аңламый да калды. Их, бу Диләне! Артыннан өлгерермен димә! Бөтерчек кебек

кенә әйләнеп йөри бит.

Автобус тукталышында ул үзенең сыйныфташы Гөлшат белән очрашты.

Ул күрше йортта гына яши, мәктәпкә дә гел бергә йөриләр иде. Диләгә сәлам

биргәннән соң да Гөлшат кулын сузып тора иде.

— Ник кулыңны суздың? – диде аптырап Дилә.

— Кара син! Кара! Миңа апам бүләк итте! – Кулын Диләнең йөзенә үк терәде

Гөлшат. Куанычы эченә сыймый иде кызның.

— Ой, бу көмеш балдакмы?

— Әйе, көмеш! Матурмы?

— Матуууур! – дип сузды Дилә.

— Шулай шул! Апаң булгач рәхәт ул!

— Ә нинди уңайдан бүләк итте?

— Болай гына! Апа кешегә сеңлесенә бүләк ясар өчен сәбәп кирәкме әллә?

– дигән булды Гөлшат, боргаланып.

Әй, кыланчык та инде үзе! Унда гына укыса да, зурлар кебек сөйләшә белә

бу Гөлшат!

— Матур булган, матур! – дип тагын бер тапкыр хуплап куйды Дилә.

Уку көне гадәттәгечә үтеп китте. Озакламый җитәчәк имтиханнар турында

һәр дәрес саен кабатлап тордылар. Булган икән куркыр нәрсә! Кеше биргәнне

без генә бирербез әле дип уйлады Дилә. Дәрестә дә абыйсы турында уйлап

утырды ул. Сагынды ул аны. Инде ярты ел күрешкәннәре юк. Абыйсы Питерга

күчеп киткәннән бирле кайтканы юк, Диләләрнең дә аның янына барганы

юк.

Гөлшатның бүген көне буе авызы ерык. Класстагы бөтен халыкка балдагын

күрсәтеп чыкты. Кешенең апасы янында... Бүләгеннән бигрәк янда булуы белән

бәхетле Гөлшат! Ә Диләнең абыйсы ерак. Бер кайтып та әйләнми ичмасам.

Эше күптер инде. Якынрак та түгел шул.

Мәктәптән чыгып барганда, Диләнең кесә телефоны шалтырый башлады.

Кем икән? Мәктәптә чагында аңа шалтыратучы булмый иде гадәттә. Дуслары

белән кич хәбәрләшә иде дә. Мәктәптән чыккач, ул үзе әнисенә шалтыратып

өлгерә. Бераз сәерсенеп, кесәсенә үрелде. Телефон экранында «Абыем»

дигән язу күренде. Абыйсы шалтырата! Әллә ул да Диләне сагынды микән?

Берәр кеше турында уйласаң, ул да сине исенә төшерә, диләр бит, шул дөрес,

ахыры!

— Алло, сәлам!

— Сәлам, Дилә! Хәлләрең ничек?

— Яхшы, абый! Үзеңдә ни хәлләр бар?

— Әйбәт кенә. Укулар ничек?

— Әйбәт. Синең эштә бер килешме?

— Әйбәт... Һава торышлары ничек соң сездә?

— Җылы. Җәй җитә бит. Ә сездә?

— Бездә дә җылытты. Бу җәй коры булыр, ахыры. Шуңа охшап тора. Күптән

инде яңгыр да яуганы юк.

— Алай икән.

— Әйеее. Ярый, Дилә, хәлләреңне генә белмәкче идем. Чакыралар.

— Ярый, рәхмәт шалтыратканың өчен!

— Хуш!

— Сау бул, абый!

Дилә телефонының төймәсенә басты да кесәсенә салып куйды. Көннең

болытсыз булачагы турында иртәнге тапшыруда вәгъдә бирүләренә

карамастан, көтмәгәндә коеп яңгыр яварга тотынды. Кызлар тукталышка таба

йөгерделәр.

Светлана Гыйләҗева

 

"КУ" 5, 2014

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: