Тәрәзә
– Тышта җылы. Бүлмәдә суык, – ди Зиннур Хөснияр, форточкасы ачык тәрәзә янына елышып. – Әллә тәрәзәне ачарга микән?
Көз. Әбиләр чуагы. «Салават күпере» журналханәсе.
– Тышта җылы. Бүлмәдә суык, – ди Зиннур Хөснияр, форточкасы ачык тәрәзә янына елышып. – Әллә тәрәзәне ачарга микән?
1946 елның октябреннән бирле, ягъни якты дөньяга аваз салган көннән алып суыкның ни икәнен дә белмәгән Мөдәррис Әгъләм:
– «Тәрәзәгезне ачыгыз!» дип, мин сезгә күптән әйттем бит инде, – ди. – Газинур Моратка багышлап язган шигыремне укымадыгыз мәллә?
Ачыгыз тәрәзәгезне,
Булса тәрәзәгез!..
Тирән мәгънә салып язган шигырьнең ошбу юлларын Газинур Моратка карап әйткәч, Мөдәррис Әгъләм:
– Хәер, сез язучылар бит әле, укучылар түгел, – ди дә башын кыңгыр салып, ишеккә таба юнәлә.
– Синең ул шигыреңә ышанып, тәрәзәне ачкан идем, – ди Газинур Морат аның артыннан, – мин эшкә китүгә, караклар кереп, радиоалгычны һәм шигырь язган вакытта гына кия торган чалбарны алып чыгып киткәннәр...
"КУ" 8, 2019
фото: pixabay
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев