Шәхесләр чираты

Рөстәм Яхин. Уртача буйлы, тазарак кына гәүдәле кеше иде. Әкрен генә кереп, бик итагатьле итеп исәнләшә. Өс-башы да чиста, пөхтә, матур. Әз сөйләшә. Ул бигрәк тә кипкән җимешләр алырга ярата иде. Шунысы истә калган: бер кергәндә, йөзәр грамм төрле җимешләр үлчәтте дә, мин аңа: «Сездән 98 тиен», – дидем. Ул: «Шул да бер тәңкә булдымы?» – дип аптырап сорады. Ә мин эчемнән генә: «Рөстәм абый акчаның кадерен белеп тотучы, ахры», – дип уйлап куйган идем...
"КУ" 12, 2019
Фото: kitaphane.tatarstan.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз