Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Минһаҗ маҗаралары

– Нигә атна саен гимн алыштырып торалар икән? – ди.– Хатын-кызның гына бүген әйткән сүзе иртәгә ярамый. Хөкүмәттә чүтеки ир-атлар утыра бит, – ди.

Рәсәйнең яңадан-яңа гимнын тикшереп утырабыз. Юк, безгә аның ничек язылганы, безнең өчен ярыймы-юкмысы кирәкми. Безгә ни җырласалар да барыбер.

Шулай да тикшерәбез. Бөтенесе дә тикшергәч, без генә кырыйда кала алмыйбыз, нәрсәне дә булса тикшерергә кирәк ич инде. Пенсияләрне дә тикшереп арыдык, президентларны да энәсеннән җебенә тиклем тикшердек, колхозны әйтеп тә торасы юк.

Гимн мәсьәләсен әлеге дә баягы Вәлиәхмәт абый башлады.

– Нигә атна саен гимн алыштырып торалар икән? – ди.– Хатын-кызның гына бүген әйткән сүзе иртәгә ярамый. Хөкүмәттә чүтеки ир-атлар утыра бит, – ди.

Тотындык инде шуннан тикшерергә. Барысы да үз белгәнен сөйли. Барысы да белә.

Хәтта Садретдин да сүзнең ни турында барганын аңлады:

– Гимнның элеккесендә «нарушение» дигән сүз бар иде. Нигә ул сүз булды икән?

Нарушение ул – тәртип бозу дигәнне аңлата бугай. Бригадир Нурәхмәт тә, берәр нәрсәне ул кушканча эшләмәсәң, фәләнеңне фәлән итим, нигә нарушение ясадың,– ди.

– Нинди нарушение? «Нарушение» дигән сүз югые элеккеге гимнда,– диде Вәлиәхмәт абый.

– Булмады ди сиңа «Саюз нарушение» дип җырлаганнарын сәгать алты саен үзем тыңлый идем.

Тәгәри-тәгәри, буыла-буыла, эчне уа-уа көлдек.

– Алла колы, гомерең буе урыс арасында яшәп урысча белмисең, – дидек Садретдинга.

– «Саюз нарушение» түгел ул, «Союз нерушимый»! Мәңге җимерелми торган Союзны аңлата ул, мокыт.

Садретдин да бирешмәде:

– Мәңге җимерелми торган булгач, нигә җимерелде соң? Нарушение булганга җимерелгәндер бит, – диде.

Тагын көлештек. Минһаҗ абзый гына көлмәде.

– Маладис, Садретдин. Төп башына утырттың наданнарны, – диде. –Җимерелде шул менә, җимерелде. Нарушение булды шул, булды. Хәзер генә ялгышканымны аңладым. Хәзер менә үкенәм җимерешкәнемә.

– Нәрсәне җимерештең, Минһаҗ абзый, бер дә кыек эшеңне күргәнебез булмады, – дидек.

– Андый эшне күрсәтеп эшлиләрмени аны, – диде Минһаҗ абзый. – Харап итештем шул СыСыСыР дигән илне. Хәзер менә терсәк якын, тешләп булмый. Ташкенттагы дустым Кәримов янына, казакътагы ахирием Назарбаев янына да бара алмыйм. Юллар ябылды. Булды шул гаебем, булды.

– Бер дә сөйләгәнең булмады, Минһаҗ абзый, – диештек.

– Булмаса, сәбәбе булгандыр. Бөтен нәрсәне дә урамга чыгып кычкырып булмый бит. Мин бит сөйләмәскә сүз бирдем, кыягазга кул куйдым. Хәзер инде сөйләсәң дә ярый. Елсин дә юк, Кыраучык та юк, Шүшкәвич тә юк. Ә бит бергәләп җимердек СыСыСыРны.

(Дәвамы бар)

"КУ" 12, 2018

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев