Тукай эзләреннән йөргән галим: Мөхәммәт Гали

Габдулла Тукай, һәр ноктадан караганда – бәхетле шагыйрь. Милләткә иң кирәк бер вакытта дөньяга килгән, күзен ачучыларга ихтыяҗ зур заманда һәм нәфис сүзгә мәйдан киң бер вакытта яза башлаган, милләттәшләре арасында яшәгән, зыялылар арасында урын тапкан, дуслар булдырган, хәтта үзе тәнкыйть иткән байларның ярдәменә, игътибарына ирешкән. Боларны эшләп тә, әдәбиятта үзенә лаек бәяне алмаганнар юк түгел. Элек тә шулай булган, хәзер бигрәк тә нәкъ менә милләтпәрвәр язучылар катламы күләгәдә кала килә. Кызганыч ки, әлегәчә Ш.Бабич, С.Рәмиев, Һ.Такташ кебек корифейларның да иҗаты милләтебез файдасына, әдәбиятыбызга кылган изге гамәлләре тиеш дәрәҗәдә бәяләнгән дип әйтеп булмый. ХХ гасыр башында иҗат иткән һәм чынлыкта да талантлы булган берничә дистә язучының исемен бүгенге укучы түгел, әдәбият галимнәребезнең дә зур күпчелеге белми. Әлеге дә баягы узган чорлар белән ныклап шөгыльләнгән фән эшлеклесе генә булса инде. Иң үкенечлесе: каләм ияләренә һәм иҗатларына гаделсез мөнәсәбәт көчәя генә барып, гадәти бер хәлгә әверелде. Бу көн язучыларының иҗаты, гомумән, тиешле бәясен ала алырмы икән? Шикләндерә. Әле талантлылары үз бәясен алып бетерер дип тә әйтеп булмый. Иҗатлары чын-чынлап ачылган, вакытлы матбугатта яктыртылган, китап тудыру мөмкинлекләренә ия соңгы буын алтмышынчы елгылар булды кебек… Аннан инде Күктән бәхет елмайганнарның гына укучы арасында исеме һәм иҗаты популярлаштырылды. Бер яктан, каләм ияләре артканнан-арта бара, икенче яктан, түрдәге урынны гел әрсезләр дәгъвалый һәм анда утыруга ирешә дә. Әдәбият сан ягыннан бик зур үскән заманда, ни үкенеч, күпләрнең язганы бәяләнми кала, ярый әле Тукаебыз, халык проблемаларын тасвирлап, төрле катламнарның мәхәббәтен яулап, үзенә әдәбият сәхифәләребезнең иң түренә урын яулаган. Һәм, әйткәнемчә, аның шулай булуына бик күп кешеләр өлеш керткән. Бигрәк тә дуслары, иҗатын яратучылар, анда милли юламанлык сыйфатлары күрүчеләр Тукайны популярлаштыру эшен үз җилкәләренә салган. Әлеге игелекле шәхесләр үзләре дә – талант ияләре, беренче чиратта, каләм белән эш йөртүчеләр булган. Тукай иҗатын татар һәм башкорт арасында гына түгел, бөтен дөньяга, әлбәттә, беренче чиратта, төрки халыкларга таратучылар арасында узган гасыр күренеклесе, танылган язучы һәм журналист, югары уку йортларында белем биргән педагог, цензор, тәрҗемәче, Бөек Ватан сугышы елларында СССР Әдәби фондының Татарстан буенча вәкиле булып торган Мөхәммәт Гали дә бар. Гали Мөхәммәт (Мөхәммәт Вәли улы Галиев, 1893-1952) – узган чорларның, классикларның, шул исәптән Тукай мирасын өйрәнүгә әһәмиятле бер эш дип караган галимнәрнең берсе. Ул озак еллар шагыйрьнең биографиясен яңа чыганакларга һәм үзенә электән таныш фактларга таянып тулыландыру юлында шактый зур эш башкара. Утыз биш яшендә шул юнәлештәге беренче хезмәте – «Г.Тукай белән күрешүем» басылгач ук, галим фәнгә бик күп мәгълүмат алып килә. Ул, «Болгар» кунакханәсендә яшәгәндә, Тукайны үз күзләре белән күргән кешеләрнең берсе була. «Г.Тукай белән күрешүем» бүгенге укучыга яхшы таныш. Аны шагыйрьнең юбилеена хәзерлек барышында «Мирас» журналы да бастырып чыгарган иде. Г.Тукайның тышкы кыяфәте, кешеләр арасындагы үз-үзен тотышы турында төрле тасвирлар ишеткән, укыган бар, араларында барысыннан да детальлерәге, шагыйрь образын шактый тулы һәм, әйтергә кирәк, җанлы да, шат рухлы да, матур да, кимсенмәслек кыяфәтле дә итеп күз алдына торгызып бастырганы – Мөхәммәт Галинеке кебек. М.Гали иң тәүдә «кыска буйлы, чандыр гәүдәле, бөдрәрәк җиткән чәчле яшь Тукайны «Шәрык клубы»ның фойесында коляскадагы Фатих Әмирхан янына җыелган яшьләр белән көлеп сөйләшеп торганда очрата. «Аның өстендә ябык якалы кыска тужурка, аяк йөзенә үк төшеп торган озын тар чалбар, аягында тәбәнәк үкчәле, балтырыннан тотып кия торган шнурсыз резинлы ботинка иде». Тукайга тирәлек мөнәсәбәте, аның тартып тору көче шулкадәр көчле булган һәм шуннан соң Мөхәммәт Гали гел аны якыннан күрү генә түгел, аралашу хыялы белән дә яшәгән дип уйлыйм, югыйсә ул Тукайдан киңәшләр алып йөрүче яшь шагыйрь, мәдрәсә шәкерттәше Габдулла Харистан Тукайның номерына үзе белән алып баруын үтенмәс иде. Яшьләрнең кунакханәдә очрашуының тәүге мизгелләре үк Тукайның ни дәрәҗәдә табигыйлеге, самимилеге, ачык күңеллелеге, ихласлыгы турында сөйли: «Без барганда, «Болгар»ның өченче катында Тукай тора торган 41нче номерның ишеге ярык кына булып ачылып тора иде. Г.Харис, шакылдатмый-нитми ишекне зуррак ачып, башын тыкты да: – Мөмкинме, Габдулла әфәнде? – диде. – Ә, синмени әле бу, Харис? Әйдә, кер! – дигән тавыш ишетелде эчтән. Ишекне яртылаш ачып, ул кереп китте, мин ишек төбендә калдым. Бераз торгач, Харис: – Минем бер иптәшем дә бар иде әле анда, – диде. – Кая соң ул, ник әйтмисең аңа, керсен, – диде Тукай». М.Гали язмасы Тукай бүлмәсенең теләсә кемгә, бигрәк тә милли яшьләргә һәрвакыт ачык икәнлеге, гомеренең иҗат белән шөгыльләнүчеләргә булышып узуы турында сөйли. Әгәр бүгенге көнгә М.Гали кебекләр калдырган истәлекләр булмаса, без Тукай торган номерның эчке күренешен күз алдыбызга да китерә алмас идек. Дөрес, ул Г.Исхакый «Теләнче кыз»да тасвирлаган Мансурның һәм башка кайбер әдипләребез әсәрләрендә сурәтләнгән геройларның бүлмә күренешенә бик якындыр: «Бер кровать, бер-ике урындык сыярлык кечкенә генә бүлмә. Ашъяулык япкан өстәл, җыелмаган кровать һәм ишек янындагы чөйгә элгән кыска сөлге белән вак-төяк киемнәр һәм ике урындыктан башка бүлмәдә бер җиһаз да юк. Без килгәндә, Тукай яткан булган икән. Мин кергәндә, ул, яңа урыныннан торып, өстенә ябынып яткан пальтосын чөйгә элеп маташа иде». М.Гали язмасыннан гаиләле булмаган, балалар үстермәгән Тукайның ни дәрәҗәдә педагог икәнлеге дә ачык күренә. Ул яшь шагыйрьне дәресләр өзүдә, белемгә ялкаулылыкта гаепли, фикеренең кемгә дә үтемле икәнлеген белеп, кирәк дәрәҗәдә генә «тәрбия биреп» ала: «– Юк, сине, малай, начар укый, диләр, ялкауланасың, – ди. – Алай ярамый бит ул. Русча да бер дә белмисең бугай син? Частный урок алып булса да, русча укырга кирәк. Болай синең каләмең өметле генә күренә. Укымасаң, рәт чыкмас бит, малай, – диде Тукай. Харис башын иеп дәшми торгач, ул тагын өстәп: – Пушкинның берәр шигырен булса да русча оригиналыннан укыганың бармы синең? – диде. – Бар, – диде бик әкрен генә Харис. – Ай-һай, бик әкрен әйтәсең, укыганың юктыр. Ичмаса, тәрҗемә аша булса да мәшһүр рус шагыйрьләренең әсәрләре белән танышырга кирәк, шунсыз рәтле шигырь язу буламыни ул, – диде Тукай». Шулай тәнкыйдирәк сүз әйтсә дә, киткәндә, бераз кыенсынган Тукай болай ди: «– Тагын килегез шулай. Мин әйткәнгә үпкәләмә син, Харис! Минем шундый турырак әйтә торган гадәт бар. Һәрвакыт килеп йөр! – дип калды». Бу истәлекне, әгәр дәреслекләр язучы булсам, балаларга түбән сыйныфларда ук укытуны кайгыртыр идем. М.Гали – бик үзенчәлекле балалар әдибе, аның мирасханәсендә бүгенге дәреслекләргә дә кертерлек, җиңел укылышлы хикәяләр бар. Ә бит дәреслек авторлары һәрвакыт материал сайлауда зур кыенлык кичерүләре хакында сөйли.   ************************************************* Дәвамын "Казан утлары" журналының 12нче (декабрь, 2016) санында укыгыз.  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: