Тормышыма Тукай килеп керде...

Үз чорында хәзерге кебек теләсә кем үрелергә җөрьәт итмәгән Тукай премиясе лауреатлары арасында татар әдәбияты, бигрәк тә прозасында һәм тәнкыйтендә зур эз калдырган Ибрай Гази (Ибраһим Зариф улы Мингазиев; 1907-1971) да бар.  Ибраһим аганың иҗатта үтә кызыллыгы, совет иле төзелүгә күп еллар узгач та, инде ленинчыл идеяләрне баш бәрә-бәрә яклауның артык кирәклеге калмагач та, Сталин башында торган хакимиятнең кешелексезлеге фаш ителгәч тә, бу кызыллыкның кимемәү сәбәпләре турында күп уйландым, үз-үземә төрле сәбәп-шартлар белән аңлатырга тырыштым. Ахырда шундый нәтиҗәгә килдем: әдипнең аңлы гомере һәр этапта иҗтимагый тирәлектә узган, шул тирәлекнең йогынтысы аңа биниһая зур булган, һәм ул ил сәясәтен, партия күрсәтмәләрен әти-әни боерык-үтенечләре, әманәтләре дәрәҗәсендә кабул иткән.

Ибраһим Гази 1907 елның 4 февралендә Кама Тамагы районының Иске (Олы) Карамалы авылында шактый авыр тормышлы крестьян гаиләсендә туа, иртә ятим кала һәм биш ел дәвамында Тәтеш балалар йортында тәрбияләнә. Шушы чорда аның иҗтимагый тормышка ныклы карашлары формалаша, ул комсомол активистына әверелә. Беләбез, балалар йортыннан кеше йә деградацияләнеп, йә анда алып барылган тәрбияне Коръәннеке дәрәҗәсендә кабул итеп чыга. Ибраһим Гази белән дә шулай була. Социалистик киләчәкне төзү хыялларына бирелгән егетне 1924 елда Казанга – өлкә партия мәктәбенә укырга җибәрәләр, аны тәмамлауга ук, Кукмара өяз комитеты сәркатибе итеп куялар. Ике елдан Ибраһим Гази инде Мамадыш кантон комитетын җитәкли. 1929-1931 елларда ныклап каләмгә тотынган яшь әдип комсомолның Татарстан өлкә комитетында пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире вазифаларын үти. Хәзерге укучы, һичшиксез, тиз арада «баш әйләндергеч карьера ясаган», дип әйтер. Әле бит бер үк вакытта «Авыл яшьләре» журналына һәм «Кызыл яшьләр» газетасына мөхәррир булып та урнаша. Әдипнең 1967-1971 елларда Татарстан язучылар оешмасын җитәкләвен дә, ике ел РСФСР Язучылар берлегенең сәркатибе булып торуын да онытмыйк.

20 яшьтә үк (!) Коммунистлар партиясенә кергән Ибраһим Газиның иҗаты шәхси тормышы белән шактый тыгыз бәйләнгән. Кайда гына хезмәт итмәсен, ул язачак прозасына материал туплый. Әйтик, туган җирем Кукмара аңа «Көмеш сулы Нурминкә» (1930) әсәрен иҗат итү идеясе бирә. Чәчмә әсәрләр белән генә танылуына карамастан, каләменең Тукай йогынтысында формалашуы хакында үзе язганнарны укыганнан соң, аңладым: икесе дә, искелекне җимереп, яңаны төзү өчен көрәшкән, яңа кешенең әхлагы нинди булырга тиешлек хакында уйланган, үз карашларын ышанып раслаган, дошманнарга үткен сүз әйтүчән булган. Җитмәсә, бары тик күргәннәрен, үзләре яхшы белгәнне генә язганнар.

Бигрәк тә эсерларга симпатия белдерүенә, татарның киләчәген алдан фаразлаган, шул киләчәкне матур итү өчен гомерен багышлаган шәхесләрен зурлавына карамастан, теге яки бу партияләрдә тормаган Тукай иҗатының актуальлеге, озын гомерлелеге аның, кемнәрнедер потка әверелдермичә, үзенә бер кыйбла булдырып, милләттәшләребезнең уртак язмышын кайгыртуы, ә түбән катламнарының хәсрәт-аһларын җырлавы белән бәйле. Ә менә Ибраһим Гази белән эш башкачарак тора. 1931-1942 елларда Татарстан язучылар оешмасында һәм Мәскәүдә марксистик-ленинчыл классиканы тәрҗемә итү курсларын тәмамлаган әдип, әлбәттә, дөньяга инде большевик-коммунист күзе белән карый. Ул тәрҗемә иткән әдәбият, фронтта «Сталин байрагы», «Кызыл Армия» газеталарында хәрби мөхбир булып хезмәт итү һәм башка вазифа-гамәлләре Ибраһим Газины чын коммунист буларак тәрбияләвен дәвам итә, һәм бу аның бөтен иҗатында чагылыш таба.

Кызыклы сюжетларга корылган әсәрләр иҗат итеп калдырган И.Газины бүгенге көн укучысы бик начар белә. Бердән, аны пропагандалау җитми, икенчедән, әлеге дә баягы кызыллыгы да заман кешесенә инде беркатлылык, марксизм-ленинизмга сукырларча табыну булып күренәдер. Алайса бөтенләй башка шартларда формалашкан әдипне Тукайга тагын нәрсәләр якынайта соң? Икесенең дә тормыш хроникасын бөтен тулылыгы белән әдәбиятка кертеп калдырырга тырышуы дип әйтер идем. Сугышта катнашканда илләр гизгән, үз гомерендә төрле шәһәрләрдә яшәгән И.Газиның кулланган материалы, Тукайныкыннан аермалы буларак, татар мохитеннән читкә чыкса да, дөнья кысасыныкына күчсә дә, прозасы татар кешесенең зур ил эчендә узган тормышын тулы тудыра.

Ибраһим Газиның беренче әсәрләре совет илен төзүче яшьләрнең хезмәт дәртен, әхлагын, борынгыдан килгән ямьсез күренешләргә каршы торуын сурәтләсә, сугыштан соңгы прозасы совет кешеләренең – сугыштагы һәм хезмәттәге батырлыгын тасвирлый, әйтерсең, боларны янәшә куя. Бераздан ул нефтьчеләр тормышын яктыртырга алына. Ул бу вакытта ил тарихын киң полотноларда ачкан «Онытылмас еллар» трилогиясен тәмамлый.

И.Гази тәнкыйтендә әдәби бәйләнешләрне яктырткан берничә мәкалә бар. Бу проблема белән кызыксыну анда бигрәк тә тәрҗемә эшчәнлеге белән шөгыльләнә башлагач көчәя. Әдип, Габдулла Тукайның үлеменә 25 ел тулу уңаеннан, «Рус поэзиясе һәм Тукай» (1938) мәкаләсен яза. Анда әйтелгән күпсанлы фикерләр эчендә аеруча мөһимнәре бар. Ибраһим Гази Пушкин һәм Лермонтовның, башка рус шагыйрьләренең Тукай поэзиясенә йогынтысы булуын таныган, ачкан хәлдә, татар шагыйренең дә зур, аларныкына тиң талантка иялеген әйтә: «Тукай үзе турында: әгәр Пушкин, Лермонтов кояш булса, мин аларның нурлары белән яктыручы ай, ди. Тукайча матур итеп, образлы итеп әйтелгән бу чагыштыру бик үк төгәл түгел, әлбәттә: чөнки Тукайның гүзәл поэзиясен җансыз, салкын «ай нурлары»на гына кайтарып калдыру ялгыш булыр иде. Аның поэзиясендә шул ук кояш нурлары балкый, шул ук кайнар, дәртле ялкын уйный». Моннан тыш, И.Гази татар әдәбиятын рус поэзиясе белән рухландыруда Тукайның роле бик зур дигән карашта тора.

Үзе дә тәрҗемә белән шөгыльләнгән Ибраһим ага Тукайның бу өлкәдә Жуковскийдан өйрәнгәнлеген шагыйрьнең үз сүзләре белән үк дәлилли, һәм Тукайның остазлыкта ни өчен аны сайлавын, тәрҗемә итүдә аныкына охшаш принципларга таянуын шушы рәвешчә аңлатып уза: «Жуковский – шигырь тәрҗемәсе өлкәсендә көндәше булмаган зур мастер; икенчедән, аның тәрҗемә принципларында үзенә генә хас нәрсәләр күп.

Жуковский шигырьне сүзен-сүзгә, юлын юлга тәрҗемә итми; ул оригиналны бик нык үзгәртә, үзеннән күп өсти, кайвакыт кеше шигырендәге идеяне нигез итеп алып, бөтенләй яңа, оригиналь шигырьләр дә яза.

Тукай да, үзенең остазы шикелле үк, рус шигыренең төп идеясен, построениесен ала да оригиналны, хәтта строфа тәртипләрен дә сакламый. Ул үзеннән дә өсти, төшереп тә калдыра, хәтта укылган рус шигыре тәэсирендә бөтенләй яңа, оригиналь шигырь дә яза».

Чорына күрә Тукай принципларын мактасак та, И.Газиның бер фикере белән килешми мөмкин түгел: «Тукай принциплары безнең бүгенге тәрҗемәчеләребезгә үрнәк була алмый». Хәер, галимнәр Тукайның тәрҗемәләре рәвешендә өйрәнгән, аңлаткан күп нәрсәләр – асылда тәрҗемә булмыйча, ияреп язылган, мотив биргән йә булмаса ярышып язган әсәрләрдер. Көнчыгыш традицияләре буларак, ХХ гасыр башында да үз позицияләрен югалтмаган һәм Тукайда да сакланган назыйрәчелекнең, бер уйласаң, хәзер дә яшәргә хакы бар. Бу очракта шуны онытырга ярамый: үзенә идея, образ биргән авторны ияреп язучы һәрвакытта искә алырга, әсәрләре янәшәсендә махсус күрсәтеп узарга тиеш. Авторлык хокукы һәм әхлак принциплары әнә шуны таләп итә. Назыйрәчелекне бер тәҗрибә рәвешендә яңадан җанландырып алу үзенең бик кызыклы нәтиҗәләрен бирергә мөмкин.

Тукайның әдәби бәйләнешләренә мөнәсәбәттә И.Гази әйткән фикерләр Казан артында яшәгән «җирле» тәнкыйтьченең Кандалый белән Пушкинны бик ямьсез, фәнни нигезсез чагыштырган мәкаләсен искә төшерде. Аның колагына да киртләү өчен, язмадан шушы юлларны китереп узарга телим: «Тарихи параллель үткәрү һәрвакыт бик шартлы була; бу очракта бигрәк тә: чөнки бөтенләй башка тарихи шартларда,  бөтенләй башка масштабта эшләгән Пушкин белән Тукай арасындагы параллель урынсыз булырга мөмкин. Шулкадәресе дөрес: рус поэзиясендә Пушкин эшләгән эшне бездә – татар поэзиясендә – Тукай башкарып чыкты».

И.Гази «Рус поэзиясе һәм Тукай» мәкаләсендә, әдәби бәйләнешләр һәм тәрҗемә проблемаларыннан этәрелеп китеп, Тукайның татар поэзиясенә керткән өлеше темасына килеп чыга, аның халыкчанлыгы, халык әдәбияты белән бәйләнешләре, көрәш рухы турында сөйли. Ул аны «халык арасыннан чыккан һәм бөек шагыйрь булып күтәрелгән Тукай», дип атый.

Ибраһим Гази үз чыгышларында Тукай исемен еш телгә ала торган була. Туган тел турында сүз алып барамы («Туган тел»), әдәбиятта форма эзләүләргә бәйле фикер йөртәме («Яңаны эзләгәндә искегә юлыкма!»), иҗатта формальлеккә, автор стилен исәпкә алмауга каршы көрәшәме («Тәрҗемәдә формализмга каршы», «Тәрҗемә һәм тәрҗемәчеләр»), ул һаман Тукайга килеп чыга. Әйтик, әдип Муса Җәлил, бик отышлы русчалаштырылып та, Тукайның чит телгә күчерелгән әсәрләрендә автор иҗеге чагылмауны бик хаклы рәвештә алар кулланган калыплар белән бәйли, «Тукай өчен рус шигыреннән яраклы форма табу кыен булган», дип белдерә («Тәрҗемә һәм тәрҗемәчеләр»).

1969 елны «Илле ел эчендә татар әдәбиятының уңышлары нидән гыйбарәт?» соравына җавап эзләгән «Бер күз ташлау» мәкаләсендә И.Гази сүз сәнгатебезнең, беренче чиратта, романнар белән горурланырга хаклыгы, аларның исә буш урында барлыкка килмәүләре турында яза. Роман жанрының үсешен башка күптөрле сәбәпләр белән бәйләсә дә, ахырда сүзне Тукайга илтеп җиткерүе тәнкыйтьченең яңа заманда һәр жанр үсешенең башкасына да тәэсир итүен аңлаганлыгын күрсәтә. Икенче яктан, прозабызның уңышларын сөйләгәндә, әдипнең аңа озын тарихлы поэзиябезне нигә янәшә куюы да аңлашыла: аның әдәбият тарихында һәм чәчмә, һәм тезмә әдәбиятны үстерүче, сизелерлек алга җибәрүче талантлы шәхесләр булуын күрсәтәсе килә. Билгеле, татар поэзиясен сизелерлек үстерүчеләр арасында И.Гази әдәби телне халыкныкына якынайтуда зур өлеш керткән Г.Кандалый, К.Насыйри, Г.Тукайларны атамый кала алмый. Шул ук вакытта әдипнең бар кешедән дә югарырак күтәргәне – Тукай.

И.Гази карашынча, шагыйрь әдәбияттагы заман уңышларының башында тора: «Габдулла Тукае булган әдәбиятның Һади Такташы, Хәсән Туфаны, Муса Җәлиле, Әхмәт Фәйзие яисә Сибгат Хәкиме булу бер дә гаҗәп түгел». Язучы традицияләрдән үсеп чыккан Тукайның алга таба үз мәктәбен булдыруын күрә: «Тукайдан соң килеп тә, Тукай кебек, халык мәнфәгате белән яши алмаган шагыйрь инде чын шагыйрь була алмый. Тукай сабагы ул – инде барлык киләчәк шагыйрьләр өчен сабак. Ягъни матур традиция». И.Гази «Бер күз ташлау» язмасында, Тукай әдәбиятка килеп китмәсә, Бабич, Сәйфи Кудаш, Туфан һәм башка зур талантлар була алыр идеме икән, дигән сорау куя һәм аларның ничек язуында, ни хакында язуында Тукай тәэсире дә бар, дип нәтиҗә ясый. 

Әлбәттә, үзе хакындагы кайбер язмаларга теркәгәнчә, нигездә, русча китаплар укыган, рус мәдәниятендә тәрбияләнгән И.Газиның үзенә дә Тукайның йогынтысы зур була. Ул аның иҗаты аша татар сүз сәнгатенең шулай ук бөеклеген, башка алдынгы халыкларныкыннан ким түгеллеген аңлый. Шагыйрь исемен ул җәдид мәдрәсәдә укуының тәүге елында ишетә. Остазының Тукай үлеме хакындагы хәбәре сабыйны сискәндереп җибәрә, үлем турындагы уйларын җанландыра: «Мин тик шуны аңлыйм: үлгәч инде мин беркайчан да бу дөньяга кайтып, тау башында язын сарык көтеп, ут ягып, көлгә бәрәңге күмеп ашый алачак түгел; Олы күлдә дә, балык кебек, чума-коеначак түгел; юл тузанын туздыра-туздыра, Ыргылмага балык тотарга да чабачак түгел...» Бала Тукай абыйсын нәкъ менә «шул дөнья рәхәтләреннән мәхрүм булган өчен кызгана».

Ибраһим моңарчы да Тукай әсәрләрен белгән, шуның тасвирларын күз алдыннан уздырган, әмма үзенең ничек яшәгәнлегеннән хәбәрсез булган лабаса! Мөгаллим абыйсы сөйләгәндә, шәкерт үзен яланаяклы Апуш янәшәсенә куеп карый. Тукай вафаты хакында ишетү аңа сабыйларга гына була торган тәэсир ясый: «Өйгә кайтып керүгә, мин, сөенеч хәбәр алып кайткан кебек, кинәт кычкырып җибәрәм:

– Әти, Тукай абый үлгән!

/.../ Әти, ясый торган чабатасын сәке өстенә атып, киштәгә сузылды. 

– Менә, – диде ул, юка гына бер китапны минем кулыма тоттырды. Тукай минем тормышыма менә шулай килеп керде».

И.Гази бала вакытында Тукайны тормышчан язганы, ягъни ул белгән авылны, урамны, күлне, малайның үзен... тасвирлаганы өчен ярата, әкиятләре, Шүрәлегә, Су анасына бәйле хыяллар белән саташа. Шагыйрь әсәрләре аның күңелен нечкәртә, сафландыра. Озакламый Тукай ятимлегенә охшаган ятимлек Ибраһимның үзенә дә килә.

Еллар уза. Үсмерлек, аннан егетлек чоры җитә. Инде Тукай Ибраһимны мәхәббәт шигырьләре белән әсир итә. Әз генә яшәргә өлгергән шагыйрьнең мәхәббәт турында озак дөнья көткән, ачыны да, төчене дә күп татыган кеше кебек язуы аны таң калдыра. Гашыйкның һәр ике халәтен – янган һәм сүнгән чагын – ничек оста тасвирлый алган, ди үзе дә әдип булып танылган Ибраһим Гази. Ул моны Тукайның шагыйрь буларак иртә өлгерүе белән бәйли.

Ибраһим Гази, әтиләре үлгәч, сабыйларын ялгыз калдырып, карт кешегә кияүгә китеп барган әнисенә үпкәләгән була. Аның ачлык елны юлда катып үлгәнлеген ишеткәч, егет шунда ук Тукай шигырьләрен исенә төшерә, аларда сөйләгәнне үз язмышына салып карый. Авыр хәсрәт килгән көнне Тукай әсәрләрен исенә төшерү аңа әнисе фаҗигасен ача, күңелендә кайчандыр аңа карата туган, әмма инде тоныкланган үпкәсен бөтенләй сыпырып ата: «Үлгәнен ишеткәч, мин аны бик кызгандым. Мин белгәннән бирле ул бер рәхәт күрмәде, өстенә рәтле нәрсә кия алмады. Утыз алты яшендә килеш алтмыштан узган картка да ул инде үзе теләп китмәде.

Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы,

Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!»

Тукай гомер буе, әйтерсең, И.Газиның янәшәсендә атлый. «Кеше буларак кечкенә генә, зәгыйфь кенә, ә шагыйрь буларак, шундый бөек, минем аңа һич буем җитми. Мин аның гүзәл таланты каршында башымны иям», – дип белдерә ул үзенең узган гомерен тасвирлаган һәм алда безнең тарафтан мисаллар да алынган «Минем тормышымда Тукай поэзиясе» (1957) язмасында.

И.Газины кеше күңелендә бөек бер зат булып яшәгән Тукайның сәнгатьтә ничек тудырылуы проблемасы һәрвакыт борчый. Ул шагыйрь тууга 75 ел тулу уңаеннан иҗат ителгән «Аның рәсеме» мәкаләсен нәкъ менә шул проблеманы ачуга, чишүгә багышлый да. Язма Тукайның, Толстой, Горький, Пушкин һәм башкалар кебек, үлгәч тә исәннәр арасында калуын хәбәр итүдән башлана. Аннан язучы рәсемнәргә күчкән Тукайның халык күңелендә ни рәвешле саклануы турында үз фикерләре белән уртаклаша.

Зәгыйфь тәнле, көчле рухлы Тукайны ничек иҗат итәргә һәм тудырган сурәтең белән халык күңелендә аңа карата яшәгән хисләрне сүндермәскә соң? Шактый четерекле мәсьәлә. И.Гази җавапны Хаҗиморат Казаковның «Тукайның сабый чагы» әсәренә таянып бирергә омтылыш ясый, һәм рәссам бу образны иҗат итүдә дөрес юл сайлаган, дигән нәтиҗәгә килә. Әдип уенча, Казаков рәсеменнән безгә балаларча булмаган җитди карашлы, дәү башлы чандыр гына бер малай йомры маңгае астыннан кара җимеш күзләре белән текәлеп карап тора.

Ибраһим аганы бөтен тормыш юлы буйлап озата йөргән Тукай. Һәр язганына ышандырган Тукай. Аһ, юк! Сугышның иң кызган көннәрендә хәрәкәттәге армиягә китәр алдыннан әдип көндәлегенә болай дип язып куйган икән: «Газап тойгыларны сафландыра, күңелне сафландыра. Вак-төяк җәнҗаллар бик әһәмиятсез булып, мәгънәсез булып калалар. «Тәнгә – мунча, җанга – юк», диюе белән Тукай хаталанган булса кирәк. Җанга да мунча бар: газап!»

Бер ел элек кенә ул шул ук көндәлекләренә: «Йокларга комачаулаганы өчен, немецлар имчәк баласын үтерәләр», дип язган булган. Тукай каләменә хас дәрәҗәдәге ак һәм караны каршы куйган юллар бу.

 

"КУ" 04, 2018

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: