"Ил капкасын кагам..."

Узган гасырның икенче яртысындагы шигърияттә ике шагыйрьнең бер генә әсәре дә йөрәгем кылларын тибрәндерми калмый. Болар: серле рәвештә фамилия белән дә бәйләнгән Роберт һәм Рәшит Әхмәтҗановлар. Сүзем каләмдәшләре күңеленә, мишәр катылыгы белән, җанга үтәрлек итеп «бәгърем» дип дәшүчән, Казанга ерак Баулы районының Татар Кандызы авылыннан килеп, шул төбәкнең иң данлы бер улына әверелгән, яшьлегеннән үк соң дәрәҗәдә милләтпәрвәр Рәшит абый – татар поэзиясендә метафорик фикерне үткенләндергән, аңа күпсанлы үзенчәлекле троплар алып килгән зур Шагыйрь турында барыр. Аның, Тукайныкындагы кебек, фикер һәм хис тирәнлегенә, көчле лиризмга ия, халыкчанлык белән сугарылган иҗатында поэтик метафора стиль доминантасына әверелгән иде. Аларның икесен дә Ходай Тәгалә иң мөһим елларда татарның күзен ачар өчен дөньяга китергән кебек. Мөстәкыйль дәүләт, рухи ирек өчен көрәш мотивларын иҗатының умыртка баганасы иткән Р.Әхмәтҗан да һич көтелмәгән вакытта, чагыштырмача яшь килеш, милли хыяллар тормыш киртәләренә бәрелеп имгәнгәнче китте…

Тукай белән Рәшит Әхмәтҗанны поэзиябезнең милли-сәяси эчтәлеген, актуальлеген көчәйтү, татар язмышында зур эз калдырган тарихи-иҗтимагый-сәяси вакыйгаларны тәэсирле һәм гыйбрәт алырлык тасвирлау, чор тарихын әдәбиятка кертеп калдыру кебек сыйфатлар да үзара якынайта. Һәрберсенең лирикасында борынгыдан килгән уңай әдәби традицияләр чагылыш тапты һәм үстерелде. 1980 елдан «Казан утлары»нда әдәбиятка җаны-тәне белән бирелеп хезмәт иткән Рәшит абый, әлбәттә, «алтмышынчылар» арасында Г.Тукай исемендәге бүләккә иң лаек һәм аны алдан алырга тиеш кешеләрнең берсе иде, әмма, аерым оешмаларның, тәнкыйтьнең язганнарына игътибарсызлыгы, язмышның мәрхәмәтсезлеге, вакытсыз һәм көтелмәгән үлем аркасында ул әлеге премияне ала алмады. Шушы сәхифәгә теркәлгән бу мөһим фикер аның рухына шатлык иңдерсен, тарихка язылып калсын дип телим.

Р.Әхмәтҗан шигърияткә, Тукай кебек үк, стиль сыйфатлары ачык камил каләм иясе буларак аяк атлый. Аңа кадәр үк бу өлкәдә танылып өлгергән каләмдәшләре дә моны күреп таң кала. Тукай, беләбез ки – контрастлар шагыйре. Р.Әхмәтҗановта тасвирдагы капма-каршылык, андагы дәрәҗәдә булмаса да, шулай ук еш күзәтелә, әмма үзенчәлекле, башкачарак. Ул алдагы иҗат чорларында, тормышның капма-каршы якларын тасвирлаудан битәр, төрле хисләр алып килерлек ситуацияләр эзли, таба, шулардан хис һәм фикер уздыруда уңышлы файдалана. Әнисе, туган ягы, яшьлеге, мәхәббәт, тормышның гомуми барышы… – ни турында гына язмасын, аның каләме сагыш янында – шатлык, шатлык янында сагыш яшәве турында сөйли, йә каршылыклы хисләр тудыра, йә төп хисне аңа читрәк икенчеләре белән өретә.

Күптән түгел генә Тукайның Җаек чоры иҗатын чагылдырып мәкалә язганда, үзем дә әсәрләрендә моңарчы игътибар итмәгән, яшерелеп бирелгән никадәр кыю милли-сәяси фикер барлыгына таң калган идем. Аннан Рәшит Әхмәтҗанов хакында күзәтү мәкаләсе хәзерләргә туры килде. Һәм шулай ук анда да үзгәртеп кору елларына кадәр әйтелмичә калган җөмләләрнең, яшерелгән фикерләрнең, үкенеч хисенең күплегенә шаккаттым. Яшьлектә шагыйрьдән башкарак нәрсәләр эзләп укыйсың, хәзер җитдирәк фикерләр көтәсең һәм игътибарлырак буласың, ахрысы. Бүген без Тукай әсәрләрендә тасвирланган затларның кемлеген ачыклау белән мәшгуль. Күпләре турыдан-туры яисә төрле кушаматлар ярдәмендә аталса да, беришләрен эш-гамәлләре генә ача. Р.Әхмәтҗанов шигырьләрендә дә кемлеге төгәлләштерелмәгән, әмма зур күпчелеккә аңлашылырлык тарихи шәхесләр, тирәлегендәге теге яки бу кешеләр чагылып-чагылып китә. Мисалга Г.Тукайның «Куйды илтеп аузын әчкән бүрәнәгә бармагын…» сүзләрен эпиграф итеп алган бер әсәрен китерик: Казанында кычкыралар:

«Камыр булма – тимер бул!»

Юк, карышмый. Тик йөрәген

Халкынамы бирер ул?

 

Мәскәвеннән ыжгыралар:

«Булма камыр – бул тимер!»

Шүрәле хәлендә калса,

Коткарырга кем килер?

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: