СОҢГЫ ТУРАНЧЫ…(ҺАДИ АТЛАСИНЫҢ ТУУЫНА 140 ЕЛ) (дәвамы)

Башыннан укыгыз

Атласиның милли-сәяси язмалары

Һади Атласи үзенең күләмле тарихи әсәрләренә милләт темасына язылган публицистик язмалары аша килде, ягъни, тарих төпкелләренә чумганчы, милли чишмәләрдә чирканчык алды, үзен шуларда сынап карады. Аның бигрәк тә 1906- 1914 еллар арасында язылган мәкаләләре үзләренең тема төрлелеге, актуальлеге, тел үткенлеге һәм үтемле булулары белән аерылып тора. Бу елларда Һади Атласи бигрәк тә Оренбургта чыга торган «Шура» журналы һәм «Вакыт» газетасында, шулай ук Казандагы «Аң» журналында һәм «Йолдыз» газеталарында еш басыла. Темасы ягыннан исә Атласи күтәргән проблемалар киң колачлы була – монда тел-милләт, милли мәгариф-мәктәп, төрки тарих, ислам һәм дин әһелләре, иҗтимагый-сәяси хәлләр турында язмалар урын алган. Язылу рәвеше, тел-өслүбе белән Атласи мәкаләләре полемика-бәхәс формасында да, фәлсәфә алып бару рәвешендә дә язылган, алардан һәркем үзенә кирәкне эзләп таба ала. Әмма барлык мәкаләләреннән дә шул күренә: Һади Атласиның төп өйрәнү өлкәсе – үз халкы, аның чишелмәгән проблемалары, төзәлмәгән җан яралары, милләт хәдимнәре вә милләт ятимнәре... Атласи публицистикасының бу ягына танылган галим Миркасыйм Госманов та игътибар иткән:

«Авторның үзалдына куйган төп һәм бердәнбер дип әйтерлек максаты ул – туган халкын, газиз милләтен гасырлар буе хөкем сөргән торгынлыктан чыгаруга өлеш кертү, – дип яза ул. ...Һәр конкрет мәкаләдә, ни турында гына сүз бармасын, авторның әйтергә теләгән төп фикере һәрвакытта укучыларын аң-белемне үстерүгә, тәрәккыяткә чакыруга кайтып кала. Бу алым, кызыл җеп булып, Һади Атласиның бөтен публицистикасы буенча уздырыла». (Миркасыйм Госманов. Яңа сыйфатлар ачыла бара // Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 2 том. – Казан, 2010. 7-8 битләр.)

Әйткәнебезчә, Атласи үз өстендә бик нык эшли, язмаларында күп чыганаклардан файдалана, укучыга татар тормышыннан гына түгел, дөньядагы вазгыять, тарих, классик әдәбият, сәясәт буенча да күп мәгълүмат җиткерә. Әйтик, 1901 елда Оренбургта язган һәм 1902 елда Казанда басылып чыккан «Тарихе табигый» хезмәтендә ул «Хөсәения» мәдрәсәсендә булган бай китапханәдән, имам Газали хезмәтләреннән файдалана. Анда булган Шәрык һәм Европа әдәбиятына таянып, әмма иң алга Коръәнне куеп, 25 яшьлек Һади Атласи милләткә җир һәм күкләрнең төзелешен аңлатуга алына. Бу хезмәтендә ул, саф татар телендә, һәркемгә аңлашырлык популяр жанрда, җир астында һәм өстендә булган хәлләр, һава һәм сулар, таулар һәм янартаулар, табигать торышы һәм кешелек тарихы турында яза. Һади Атласиның бу китабын язуының төп сәбәбе – «иҗтиһадка юл ябык», дип, Коръәннең асыл мәгънәсен халыкка аңлатуны тыючы дин әһелләренә җавап булып тора. Атласи фикеренчә, Коръәнне халыкка аңлату кирәк, әмма аның өчен динне генә түгел, фәнне дә, әйтик, шул ук астрономия, биология, анатомия, геология (җир гыйлеме), табигать белемен дә белү кирәк.

«Һәр милләт үзенең хокукын, дәрәҗәсенең ни кебек икәнен белергә бурычлыдыр,– дип яза ул. – ...Кыскача әйткәнемдә, бөтен гыйлем һәм хикмәтне җыеп, «Әгәр... диңгез суы яза торган кара булса» аяте белән олуглыгына ишарә ителгән Коръәнне өйрәнү, андагы хикмәтләрне аңлап, шул кыйммәтле булган хикмәтләр белән хәрәкәт вә идарә итү безнең милләттәшләребезгә лязим булган хокукларның берседер. Шул бөек булган хокукларын танымаулары өчен дә араларында шайтаннарны куркытырдай низаглар вә сугышлар барлыкка килә вә шунда тәкфир, шелтә телләрендә күпме вакытлар зикер ителгәннән соң, ак кәгазьләр өстенә язылып, бөтен дөнья адәмнәрен хәйрәттә калдыра вә фикерле адәмнәрне «аһ» дип тәкрар иттерә. Йа Аллаһ! Ни олуг хәсрәт! Гыйбрәт күзе белән Коръәнгә бер карау! Ни әйткәнен аңлау! Безнең сәгадәтебезгә сәбәп ул түгелме соң?!» (Тарихе табигый // Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 2 том..., 303-304 битләр.)

Халыкка шушыларны аңлатасы урында, «ысулы җәдидә-ысулы кадимә» дип «дөнья сасытып» ятуны яшь кеше, булачак зур галим Һади Атласи, әлбәттә, кабул итә алмый. Ул тормышының башында ук, диннән китмәгәне хәлендә, үз юлын эзли башлый, дарвинизм белән мавыгып алуы да шушы елларга туры килә. Ул елларда Һади Атласи Петербургтан либераль газеталар яздырып ала башлый, дөньяның барышы, сәясииҗтимагый хәлләр турында яһүди һәм рус интеллигенциясенең дә фикерләре белән танышып-кызыксынып тора. Ул нәрсә генә укыса да, нәрсә генә белсә дә, аны татар тормышы белән чагыштырып карый, дөньядагы шушы үзгәрешләрдә милләтнең тоткан урынын табарга тырыша. Һәм таба алмый – милләт барысыннан да читтә. Һәм тагы өзгәләнеп-бәргәләнеп яза башлый, үз татарларымыз арасыннан фикердәшләр эзли...

Үзенең эволюция юлы белән үзгәрә баруын Атласи судта, 1937 елның 24 октябрендә дә сөйли. Ул либераль газеталарның анда русларга карата ышанмау тәрбияләвен, миссионерлар язган хезмәтләрнең дә мөселманнарга каршы булуын әйтә, әмма тора-бара, социалистларның хезмәтләрен өйрәнгәннән соң, барлык урысларны да мөселманнарга каршы дип исәпләргә ярамавын аңлавын сөйли. Суд беркетмәләре рус телендә тутырылган булганлыктан, Атласиның чыгышыннан бу өзекне дә шул телдә тәкъдим итәбез.

«Я – старый общественник, историк, педагог. Ещё задолго до революции я начал знакомиться с пантюркским движением. Я выписывал газеты из-за границы. Через эти газеты я знакомился с пантюркским движением. В 1900 годах стал знакомиться с европейской литературой и с русской литературой. Я был хорошо знаком с политикой. В это время издавалась только одна татарская газета (в Крыму), в России не было ни одной центральной татарской газеты. С русской литературой я начал постепенно знакомиться с 1898 года. Я читал газету «Свет». Эта газета воспитывала во мне недоверие к русским. Впоследствии я начал знакомиться с миссионерскими книгами; студентами был издан сборник, в котором были статьи против мусульман. В то время я думал, что русские против мусульман, против тюрко-татарского населения, тогда я ещё не был знаком с националистическими произведениями. С конца 1905 года я начал знакомиться с социалистическими произведениями. Я сделал открытие, я решил, что нельзя всех русских считать противниками мусульман. Я предполагал, что есть люди, которые защищают интересы угнетённых классов, угнетённых национальностей. Я начал постепенно знакомиться с Марксо-Энгельсскими произведениями, во мне произошёл крупный переворот». (Атласиларның шәхси архивыннан.)

Бәлки Атласи Маркс-Энгельс турында сүзләрен суд карарын йомшарту нияте белән генә әйткәндер, чөнки аның бу темага язмалары юк диярлек. Киресенчә, узган гасыр башында аның бөтен язганнары – милләт, милләт, бары тик милләт турында! Мулла башы белән, аның ярсып каләмгә тотынуының да сәбәбе – милләткә дөньяда барган кискен үзгәрешләрне аңлатучы булмаганнан, аның наданлык аркасында харап булуыннан куркуыннан, хокуксыз татарны башка халыклар дәрәҗәсенә күтәрергә теләүдән килеп чыккан. 1907 елның башында Россия Дәүләт Думасына депутат итеп сайлангач, Һади Атласига үз халкының хәле тагы да ачык булып күренә. Биредә ул үз өстендә эшләүгә дә күп вакыт бирә – монда аңа Санкт-Петербургның данлыклы китапханәләрендә шәркый әдәбият, төрки тарих буенча фәнни хезмәтләр белән танышу мөмкинлеге ачыла. Алар аша Һади Атласи рус тарихчыларының да бу темага язылган хезмәтләренә, елъязмаларга килеп чыга, алга таба татар тарихын язар өчен кыйммәтле материал белән кораллана. Ул шулай ук дөньякүләм энциклопедик сүзлекләрне, төрле тарихи белешмәләрне дә хезмәтләрендә файдалана, андагы мәгълүматларны татар тормышы белән чагыштырып өйрәнә.

«Россиядә Шәрыкны өйрәнүче эре үзәк булган Санкт-Петербургта торып, Һ.Атласи шәхси китапханәсен кыйммәтле фәнни-әдәбият белән баета, – дип яза галимә Алсу Мөхәмәтдинова. – Шәһәрнең мәдәни-тарихи мохите һәм Петербургның электән килгән гыйльми традицияләре аның фәнни тикшеренүләре өчен кирәкле чыганаклар базасын әзерләвенә файдалы тәэсир ясаган». (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның тормыш юлы һәм эшчәнлеге // Һади Атласи. Тарихи-документаль җыентык. – Казан, 2007, 18 б.)

Бераз алга китеп, шуны да әйтергә була: Һади Атласиның төрки-татар тарихы белән профессиональ дәрәҗәдә һәм нәтиҗәле эшләвен күреп, аны Беренче Бөтендөнья сугышыннан соң Петербург университетының шәрык бүлегенә эшкә чакыралар. Хатыны Хөсникамал абыстай Әлмәттән китәргә теләми, шул сәбәпле Атласи да Петербурга күчмичә кала. Атласиның Франциягә, Сорбонна университетына укырга китәргә әзерләнүе дә, Беренче Бөтендөнья сугышы башлану сәбәпле, тормышка ашмыйча кала. Егерменче еллар урталарында да ул берничә тапкыр Төркиягә китәргә омтылып карый, әмма бу эше дә барып чыкмый, тимер капкалар ябылып өлгерә. Хәер, болары турында алдагы бүлекләрдә бәян итәрбез, ә хәзер тагы Атласиның Әлмәт чорына әйләнеп кайтыйк.

Әйткәнебезчә, Әлмәттә яшәсә дә, Атласи үзенең үткен һәм төпле язмалары белән бөтен татар дөньясын дер селкетеп тота, аңа яңадан йокыга китәргә ирек бирми. Сез аның мәкалә исемнәренә генә игътибар итегез – үлгән кешең сикереп торырлык! «Төрек галәменнән» (1907), «Ислах ни димәктер?» (1908), «Йогышлы рәнҗү һәм татарлар» (1910), «Наданлык вә аның җимешләре» (1910), «Миссионерлар җәмгыятьләре» (1910), «Дин саклау вә аңа ләякать» (1909-1910), «Бай һәм ярлы телләр, төрекчә югалган сүзләр» (1910), «Борынгы эш вә борынгы сүзләр» (1910), «Безнең тел» (1910), «Безнең тәрәккый» (1910), «Ике дөнья» (1911), «Әрәм акчалар» (1913), «Ярлылык вә аның сәбәпләре» (1913), «Кытай фетнәсе» (1913), «Инкыйраз вә аның сәбәпләре» (1913), «Күчмәлек вә аның зарарлары» (1913), «Америка көтепханәләре» (1914), «Аурупа дәүләтләре» (1914) һәм башкалар, һәм башкалар... Әлеге язмаларның күпчелеге 2007 һәм 2010 елларда Казанда басылып чыккан Атласи җыентыкларына кертелгән, хезмәтебезнең бу бүлегендә без дә шулардан файдаландык.

Һади Атласиның барлык мәкаләләрендә дә диярлек дин һәм төркилек мәсьәләләре алгы урынга чыга, ул аларны милләтнең рухи нигезе дип саный. Әмма шул ук вакытта Атласи надан, дөньядан артта калган дин әһелләрен кискен тәнкыйтьли, аларны «икейөзле наданнар», «сукыр суфилар», «мәче башлы ябалаклар», «эшсез суфидәрвишләр», «кабер коллары», «исламның черек әгъзаләре», «ялган доносчы Ишми нәселе», «Кизләү мөридләре» дип атый. Атласиның «Кизләү вә аның мәдрәсәсе» дип аталган мәкаләсен укыгач, безгә «традицион ислам»ның кайдан килгәнлеген аңлый башлыйсың. «Кизләү мөридләре» өчен Коръән һәм хәдисләр нигез булып тормыйча, Кизләү авылы гореф-гадәтләре күрсәтмә булып торган икән.

«Русиядәге ишанлыклар арасында Кизләү чаклы үз халкын надан калдырган һичбер ишанлык юктыр, – дип яза Атласи. – Һинд мәҗүсиләрендә генә була торган әллә нинди бозык инанулар барысы да шуның табгысындадыр. Кизләү үзе артка калырга ничаклы хезмәт итсә дә, аның мәдрәсәсе дә шулчаклы хезмәт итте. Ул мәдрәсәдән чыккан шәкертләр өчен Кизләүнең гореф-гадәтләре мәҗбүри кануннар кабиленнәндер. Ул гореф-гадәтләрдән бер адым алга вә яхуд артка атламак катыгыян мөмкин түгелдер».

Чистай өязендәге бу авылның Кизләү чишмәсе янында, әүлия күмелгән дип, Самар, Сембер, Казан губернасы мишәрләренең өелешеп ятуын Атласи ачынып һәм аптырап яза, моның саф дингә бернинди катнашы булмаганлыгын әйтә. Йә, бүген дә авыл саен әүлия кабере, изге чишмәләр эзләп йөрүчеләр, ат төкләрен бәгъзе кешеләрнең сакал мыегы дип күтәреп йөрүчеләр, «традицион ислам» битлеге астында милләтне яңадан мәҗүсилеккә өстерәүчеләр юкмыни? Бар, ишаннары да бар, мөридләре дә бар, әмма шуларны күзләренә карап әйтүче Атласилар гына юк...

«Черегән агачлардан чыдамлы биналар ясамак мөмкин улмаганлыгы кеби, нигезе череп эштән чыгып беткән мәҗүс схоластика илә дә мәктәп-мәдрәсәләребезне ислах итмәк, шунлар илә милләткә хәят бирүче адәмнәр җитештермәк мөмкин түгел хәлдер», дип яза ул үзенең «Ислах ни димәктер?» дип аталган мәкаләсендә. Әлбәттә, Атласи ул чордагы мәктәп-мәдрәсәләр алдына үтәп чыга алмаслык бурычлар куя, алардан «хаким, фәйләсуф, мөхәррир, мөҗтәһиде голәмә (энциклопедист)»лар әзерләүне көтә, әмма моның өчен милләтнең үз институтлары һәм университетлары булу кирәк бит! Болар булсын өчен, үзеңнең мөстәкыйль дәүләтең булуы шарт. Дөрес, Атласи тора-бара шушы фикергә килә, шуның өчен гомере белән түли, әмма милли көрәшенең башында дин әһелләрен, мәктәп-мәдрәсәләрне кискен тәнкыйтьләү белән мавыга, бар нәрсәдә аларны гаепли.

«Мин дә әйтәм: «Наданлык һәм аның нәтиҗәсе булган инкыйраз үзләренә күрә бер төрле чокырлардыр ки: милләтне ул чокырларга динне тар аңлаучы руханилар илтеп батыралар. Түбәнлек һәм мескенлек. Аллаһның иң олуг җәзаларыдыр ки, шунларга милләт начар галимнәр сәбәпле дучар була», дип нәтиҗә ясый ул «Дин саклау вә аңа ләякать» мәкаләсендә. Атласи руханилардан бик күп нәрсә таләп итә, әмма, иң беренче чиратта, ул алардан милләтне торгынлык, мескенлек, ваемсызлык, наданлык, өметсезлек баткагыннан алып чыгуны көтә, моның өчен дөньяви гыйлемнәр дә алуны таләп итә. Үзенең язмаларында дин әһелләренә шактый каты кагылса да, Атласи милләтне яратып һәм кызганып яза, аны «гаять юаш вә гаять җәберләнгән зур бер милләт», дип атый, аңа кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.

Инде төркилек, татарлык, милләтчелек мәсьәләләренә килгәндә, Атласи башта ук үзен зур төрки цивилизациянең бер вәкиле, дип игълан итә. «Мин үзем төрек (төрки – ред.), милләтем төрек, иң сөйгән нәрсәм дәһа төрек булдыгы өчен, мактаулар булсын, төрекләрнең тарихы һәм теле хакында байтак нәрсәләр укырга муафыйк булдым», дип яза ул үзенең «Мәктүп» дигән мәкаләсендә. Әмма шул ук вакытта төрки халыкларның, шул исәптән татарларның да, «дин бозылу сәбәпле, ләхеткә дип багышланган җирләреннән дә мәхрүм ителүләрен» яза. Атласи «төрекләр» дигәндә, еш кына аңа бөтен төркиләрне, шул исәптән татарларны да кертә, гел уртак тарих, уртак тел һәм дингә ишарә ясый.

«Урынсыз тәгассыб (фанатизм) һәм наданлык шомлыгында без төрекләрнең оҗмахка охшашлы өлкәләре харап булып беткән кебек, борынгыдан бай булган телләре дә төрекләрнең үзләре кебек харап булырга якынлашкан. Алай да үлекләрне торгызган көчле Аллаһның рәхмәте белән соңгы заманнарда төрекләр уяна, вә шул нигездә төрекләр «төрек» булып яшәр өчен ниләр кирәк икәнне төшенә башладылар. Төрекләрнең ата-бабаларын тикшерүләре, шулай ук югалган төрек көч-куәте белән онытылган төрек телләрен торгызырга тырышулары – барысы да төрекләрдә төреклек галәмәте була башлауга иң чын галәмәтләр», дип яза ул үзенең «Безнең тел» мәкаләсендә.

Шул ук вакытта Һади Атласи госманлы Төркиясенең үзендә телнең бик ярлы булуын әйтә, аларны үз телләрен башкалар белән бутаганнары өчен тәнкыйть итә. «Госманлылар исә, һаман да шул борынгы начар гадәт белән китеп, безнең өчен изге булган төрки сүзләрне күмеп калдыра килгәннәр, – дип яза ул. – Мин үзем чын госманлы(ны) сөюче булсам да, госманлы телен һич сөймим. Алар сөйләгән төрекчәне төрек теле дип белмим. Аңарга гарәпчә, фарсычадан вә бераз гына төрекчәдән катыштырылып ясалган боламык дип кенә карыйм», дип яза ул «Бай һәм ярлы телләр, төрекчә югалган сүзләр» дип аталган мәкаләсендә. Каты әйткән, әмма хак әйткән. Шуңа күрә Атласи госманлы төрекчәсен төрки телләр рәтенә кертми, башка төрки халыкларны да шуңа өнди. «Без татарлар үзебезне госманлы төрекләреннән гыйлем вә мәгариф алырга шәкерт итәргә тиешле дип белсәк тә, тел ягыннан аларга шәкерт булырга ихтыяҗыбыз юк!» дип яза ул шушы ук мәкаләсендә. Атласи фикеренчә, телне төрекләштерү өчен әдәбиятта борынгы төрки сүзләрне һәм халык сөйләшен куллану кирәк.

Һади Атласи алга таба төркичелек, тел-дин мәсьәләләреннән тарих проблемаларына күчә, татар тарихы аның төп темасына әйләнә. Атласиның тарих темасына язган мәкаләләре зур тарихи әсәрләр язган чорга туры килә, алар бергә иҗат ителә. Милләтнең аңын уятуда, үзенең КЕМ булуын һәм кемгә әйләнүен аңлатуда Атласи тарихның зур ролен күрә. «Бер милләтнең яшьләренә бабаларының борынгы хәлләре, аларның кылган эшләре белән сөйләгән сүзләре билгеле булса, ул милләт шиксез бар булып килә вә киләчәктә дә бар булачак», дип яза ул «Борынгы эш вә борынгы сүзләр» мәкаләсендә. Нинди хак сүзләр! Һәм ни кызганыч, әле бүген дә шушы хакыйкатьне аңлап бетермиләр – үз тарихын белмәгән, аннан гыйбрәт алмаган милләтнең киләчәге дә юк. Бөек акыл иясе Атласи моны әле моннан йөз ел элек үк аңлаган һәм безләргә дә васыять итеп язып калдырган. «Без татар балалары да юкка чыгарга теләмәсәк, мөмкин кадәр әдәбиятыбызны баетырга, бөек бабаларыбызның нурлы эшләре язылган якты тарихларыбызны белергә тиешлебез», дип әйткән. Ничек дөрес һәм матур әйткән – «бөек бабаларыбызның нурлы эшләре язылган якты тарихыбызны белергә тиешбез», дигән. Ә без, бүгенге татарлар, беләбезме бөек бабаларыбызның нурлы, якты тарихын, әллә һаман «татар-монгол изүе» дигән әкияткә ышанып йөрибезме?

Атласи үзенең тарих турында мәкаләләрендә бик борынгы заманнардан үзе яшәгән чорларга кадәр араны колачлый, Кытай-Монголияләрдән алып, Хәзәр каганатларына кадәр ил-дәүләтләргә, ыруг-кабиләләргә, халыкларга бәя бирә. «Саркыл шәһәре» мәкаләсендә ул хәзәрләрнең төрки булуларын, «Кытай фетнәсендә» – гасырлар буе Кытай белән идарә иткән манчьжурларның кытай милләтеннән булмавын, башка хезмәтләрендә, бигрәк тә – «Себер тарихында» – скифларның төрки халык булуын һәм Себернең ул заманнарда Скифия-Туран иле дип аталуын ул татар тарихчыларыннан беренче булып әйтә. Һади Атласиның тарих турында язмалары милләт тарафыннан да, рус зыялылары тарафыннан да зур кызыксыну белән, яхшы кабул ителә. 1913 елгы мөселман календаре аны «милләтнең алмазы-асылташы», дип атый, ә рус зыялылары Атласины шул ук елда Казан университетының Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә хакыйкый әгъза итеп сайлый. Атласи өчен зур тарихка – меңьеллыкларны колачлаган төрки-татар тарихына юл ачыла... Болар хакында алдагы бүлекләрдә бәян итәрбез, инша Аллаһ!

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2016

Фото: tatarica

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: