СОҢГЫ ТУРАНЧЫ…(ҺАДИ АТЛАСИНЫҢ ТУУЫНА 140 ЕЛ) (дәвамы)

Атласиның беренче төрмәсе

Һади Атласи үз чоры өчен, бигрәк тә егерменче йөзнең башларында олуг фикер иясе, зур тарихчы, үткен публицист булып саналган, хәзер дә аның күп кенә хезмәтләре тарихчылар һәм милли зыялылар өчен үрнәк булып тора. Югыйсә, ул бит бары тик авыл мәдрәсәләрендә генә белем алган, чит илләрдә уку һәм эшләү аңа эләкмәгән, әмма, шуңа карамастан, динне дә, фәнне дә бик яхшы белгән һәм тормышында кулланган, татар, төрек, гарәп, фарсы, рус телләрен яхшы белгән, соңрак немец, француз, инглиз телләрен дә өйрәнгән. Һади Атласи – егерменче йөз башларында милләтнең мәңгелек рухи төпкелләреннән күтәрелеп чыккан акыл иясе, тере күзәнәге, язмышына үз халкы өчен корбан булу язылган бөек һәм фаҗигале шәхес... Ул гомер буе үз өстендә эшләгән, кая барса да, гыйлем һәм гыйбрәт алган, эзләнгән, милләтнең асыл тамырларын барлаган, белгәнен һәм мөгаллим, һәм язучы, һәм тарихчы буларак башкалар белән дә уртаклашкан татар зыялысы... Без дә аның тормышы, иҗаты һәм гомер юлы турында укучыларыбызга бераз мәгълүмат биреп үтик.

Мөхәммәтһади Мифтахетдин улы 1876 елның 29 августында элеккеге Сембер губернасы Буа өязе Түбән Чәке авылында мулла гаиләсендә туа, хәзер ул төбәк Татарстанның Чүпрәле районына керә. Башлангыч белемне Буа мәдрәсәсендә ала, аннан соң Оренбург төбәгендәге Татар Каргалысы авылында татар мәктәп-мәдрәсәләре өчен өч еллык укытучылар курсын тәмамлый (1899-1902). Мәгърифәтле Оренбург Һади Атласига шәхес буларак формалашуга нык тәэсир итә, биредә ул алдынгы карашлы татар зыялылары, шул исәптән Гаяз Исхакый, Фатих Кәримиләр белән таныша, шәрык телләрен өйрәнә. Туган төбәге Буа мәдрәсәсенә кайтып бераз укыткач, 1902-1903 елдан Һади Атласины Әлмәт авылы мәчетенә имам итеп билгелиләр, ул биредә укыту эшләрен дә башлап җибәрә. Биредә ул үзенең гаилә бәхетен таба – Түбән Чыршылы авылы мулласы Габделфәттах хәзрәтнең кызы Хөсникамалга өйләнә, алар бергәләп авыл балаларын укыта башлыйлар.

Әлмәт чоры – Һади Атласи тормышында иң бәхетле, иң нәтиҗәле, иң мәртәбәле вакытлар, дип әйтер идем. Бу чор 1902 елдан 1917гә кадәр, ягъни Атласилар гаиләсе янәшәдәге Бөгелмә шәһәренә күчкәнче дәвам итә. Дөрес, бу вакытка Һади Атласиның, Дәүләт Думасына депутат итеп сайланып, 1907 елда өч ай ярым Петербургта яшәгән көннәре дә керә, шулай ук 1909 елда, язганнары өчен хөкем ителеп, өч ай төрмәдә утыруы да шушы чорга туры килә. Һәм, әлбәттә, даими рәвештә Казанга, Уфага, Оренбургка, Петербургка, Мәскәүгә, Түбән Новгородка, Себер-Уралга барып торулар, анда архив-китапханәләрдә эшләүләр, төрки-татарлар, рус галимнәре белән очрашулар... 1906 елда Атласиның Петербургта үткән «Иттифакъ әл-мөслимин» фиркасе съездларында актив катнашуын, хәтта бу партиянең Үзәк комитетына сайлануын да әйтеп үтәргә кирәк. Шушы чорда ул танылган дин әһеле, галим, милли сәясәтче Габдрәшит Ибраһимов белән якыннан таныша, Петербургта яшәгәндә, аларда еш була. Думадагы мөселман депутатларының җыелышлары да еш кына Габдрәшит Ибраһимов квартирасында үтә, анда Атласи да катнаша.

«Члены фракции наметили время заседаний на каждую пятницу и сняли квартиру, – дип яза бу хакта тарихчылар. – …Заседания фракции нередко проходили и на квартире Габдрашида Ибрагимова». (Диляра Усманова. Хади Атласи в Государственной Думе // Һади Атласи. – Казан, 2007, стр.285.)

1907 елның июнь башында Дума куып таратылгач та, мөселман депутатлары, шул исәптән Һади Атласи да, тагы Габдрәшит Ибраһимов квартирасына җыелалар, әмма аларның эзләренә бастырып полиция килеп җитә һәм моннан да куып тарата. Һади Атласиның Рәсәй җәза органнары белән беренче бәрелеше шушыннан башлана һәм ул гомер буе дәвам итә.

«Роспуск второй Думы не стал для мусульманских депутатов неожиданностью, но произвёл на всех крайне удручающее впечатление, – дип яза тарихчылар. – Поздно вечером 3 июня около двадцати членов мусульманской фракции собрались в квартире Рашида Ибрагимова, чтобы обсудить преждевременный роспуск Думы и последствия для мусульман нового избирательного закона. Приблизительно через час в квартиру Ибрагимова прибыли полицейский пристав с городовыми и дворниками. На вопрос о причинах собрания бывшие депутаты заявили, что пришли побеседовать друг с другом и попрощаться с хозяином квартиры перед отъездом из столицы. Тем не менее, пристав велел всем собравшимся немедленно разойтись, что и было осуществлено бывшими депутатами. Уходя, пристав заявил хозяину квартиры, что он доложит градоначальнику об устройстве им в квартире незаконного собрания. 9 июня вышел последний, 85-й номер газеты «Ульфят», издаваемой Р.Ибрагимовым, а сам издатель вскоре был выслан из столицы». (Диләрә Усманова, күрсәтелгән хезмәт, 299 бит.) (По словам столичных надзирающих органов, Г.-Р.Ибрагимов «в день роспуска Думы 2-го созыва учредил у себя собрание членов Государственной Думы, за что и был выслан из Петербурга». Цит.по: РГИА. Ф. 821. Оп. 133. Д. 449. Л. 161 об.)

Шулай итеп, Петербургта «сәяси чирканыч» алганнан соң, Атласи тагы Әлмәткә кайта, өендә аны гаиләсе, берәм-берәм туган нәни сабыйлары көтеп тора... Әлмәттә Һади Атласи үзенең иң көчле әсәрләрен, тарихи хезмәтләрен яза, аларны Казан, Оренбург матбагаларында бастырып чыгара. Шушы чорда Атласи тарафыннан язылган һәм милләтнең алтын мирасы булып саналган хезмәтләр – «Себер тарихы» (Казан, 1911), «Казан ханлыгы» (Казан, 1914) һәм «Сөен-бикә» (Казан, 1914) китаплары. Без әле алдагы бүлекләрдә бу хезмәтләргә аерым тукталырбыз, ә хәзер Һади Атласины төрмәгә яптырган хезмәте – 1906 елда Оренбургта басылып чыккан кечкенә генә китапчык-брошюра турында мәгълүмат бирербез.

«Яңа низам вә голямаларыбыз» дип аталган бу китапчык нибары 14 биттән тора, ә ул тудырган шау-шу берничә елга бара, авторын төрмәгә утырта һәм эшсез калдыра. Һади Атласиның моңа кадәр дә матбугатта хезмәтләре басыла башлаган була, әле 1902 елда ук аның Казанда «Гыйльме һәйәт» («Астрономия фәне»), «Тарихе табигый» (Табигать гыйлеме тарихы») китаплары дөнья күрә. Әйткәнебезчә, Атласи яшьлегендә дарвинизм өйрәтүләре белән мавыгып ала, әмма, дин әһеле буларак, «кеше маймылдан килеп чыккан» дигән түбәнлеккә төшми, ә дөньяның эволюция юлы белән үзгәрә баруын өйрәнә, «яшәү өчен көрәш» теориясенә килеп чыга. Ул Чарльз Дарвинның бу тәгълиматын милләтләр һәм кавемнәр тарихына күчереп чагыштыра, «башка милләт кул астында булган һәм үз хокуклары өчен көрәшмәгән милләт юкка чыга», дигән фикерне алга уздыра. Соңгы судында да Атласи шушы фикеренә тугры булып кала:

«Минем максат бердәм төрки-татар бәйсез дәүләтен төзү иде, ләкин моңа мин бары тик эволюция юлы белән генә барырга теләдем, – ди ул. – Ни өчен мин бәйсез төрки-татар дәүләте төзү тарафдары булдым? Мин – тарихчы, мин төрки халыкларның тормыш-халәтен, тарихын, руслар тарафыннан изелү аша таркалып бетүен һәм үлә баруын өйрәндем». (Атласиларның шәхси архивыннан.)

Һади Атласиның беренче суды һәм төрмәсе дә милләт өчен була, ул нәкъ йөз ун ел элек мәктәп-мәдрәсәләрне урыслаштыруга каршы күкрәге белән каплана. Бу урында укучыларыбызга ул чордагы вазгыять турында бераз мәгълүмат биреп үтик. Билгеле булганча, узган гасырларда татарларның күпсанлы мәктәп-мәдрәсәләре империя кануннарыннан бераз читтә, чагыштырмача мөстәкыйль эш алып бара. Россия империясенең карагруһ шовинистик көчләре, бигрәк тә мәгариф өлкәсендә эшләүчеләре, татарларның мәктәп-мәдрәсәләрен үз кулларына алырга, үз тәртипләрен кертергә берничә тапкыр омтылып карыйлар. Бу хакта татар тарихчылары менә ничек яза:

«1905 елның маенда Русиянең көнчыгышында «урыс булмаган» халыкларны уку-укыту мәсьәләләре буенча хөкүмәт махсус киңәшмә үткәрә. Анда империя тарафыннан изелгән халыкларның милли аңы үсешенә киртә кую максаты белән татар әлифбасын урыс хәрефләренә күчерү (димәк, бу Сталин һәм партия башлангычы түгел), аларның мәктәпләрендә урыс теле укытуны мәҗбүри итеп кую, урыс рухында тәрбияләү мәсьәләләре карала. Киңәшмәнең карарлары 1906 елның мартында мәгариф министры тарафыннан кагыйдәләр җыелмасы рәвешендә расланып, бастырып чыгарыла. Карагруһчыларның шовинистик планнарына кискен протест белдереп, Һади Атласи 1906 елда искә алынган мәкаләсен яза. Бу публицистик әсәрендә ул хөкүмәтне изелгән милләт ихтыяҗларын исәпкә алмавы, бары тик урыс халкы мәнфәгатьләрен кайгыртуы өчен каты тәнкыйть итә». (Сәлам Алишев, Рәшит Галләмов. Ут эчендә калган күгәрчен // Һади Атласи. Тарихи-документаль җыентык. – Казан, 2007, 375-376 битләр.)

Күрәсез, империячел көчләр, козгын кебек, һәрвакыт татарның мәктәпләренә тырнакларын батырган, ә милләтнең Атласи кебек уллары, бөркет булып, бу үләксә козгыннарына каршы ташланган. Хәер, «Яңа низам вә голямаларыбыз» дигән ялкынлы язмасында Һади Атласи үзен «ут эчендә калган күгәрчен» белән чагыштыра. «Бу тарихтан өч-дүрт ел элек мин үзем бюрократиянең безне бетерәчәген, динебезне вә милләтебезне корытачагын бик ачык белмәктә, «бетәбез, юк булабыз!» җөмләләрен җан ачысы белән кычкырмакта, ни кылырга белмәенчә, ут эчендә калган күгәрчен кебек ахылдап, төрле тарафка чапмакта идем...» – дип яза. (Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 2 том. – Казан, 2010, 17-18 битләр.) Чыннан да, Атласиның бу язмасыннан ялкын бәреп тора, аның җан авазы ишетелә, милли мәктәп бетсә, милләт үзе дә бетәсен ул гасырлар аша безгә ачыргаланып кычкыра, кисәтә, ашыгыч чаралар күрергә чакыра...

«Бу хәреф үзгәртү мәсьәләсе – тышкы яктан бик кечкенә генә вә бик тә әһәмиятсез генә күренсә дә, ләкин эчке катта гаять зур вә соңгы олуг нәтиҗәле бер мәсьәләдер, – дип яза ул. – ...Белгәне вә яратканы каһәр вә золым булган бу хөкүмәтнең безне бетермәк вә җир йөзеннән корытмак фикере – бик иске вә бик тә борынгы һәм дә үзенчә беренче дәрәҗәдә кирәкле фикердер. Ничә йөз меңнәрдән гыйбарәт булган мәкруһларны рәсми сурәттә христиан итүе, ислам дине тотдыклары хәлдә араларына миссионерларны күндерүе, поплар җибәреп, аларга ирексезләп христианлык иңдерүе, башын бөкмәгәннәрне Сибирия сахраларына сөрүе – барчасы да күз алдыбызда ап-ачык вә кояш кебек япяктыдыр. Тугрысы, кыскача әйткәндә, бюрократиянең беренче максаты – безнең динебезне вә милләтебезне юк итмәк, җир йөзеннән корытмактыр». (Күрсәтелгән хезмәт.)

Һади Атласи бу язмасында Россияне «дөньяның иң артта калган, надан, караңгы мәмләкәте», дип атый, анда «гыйлем урынына – наданлык, хөррият урынына – пулемёт, мәктәп урынына төрмәләр» хөкем сөрүен яза. Әмма Атласины иң ачындырганы – бу илнең, бу хөкүмәтнең үз халкына, беренче чиратта, мөселманнарга, татарларга карата кылган золым-җәберләре, аларны руслаштырырга һәм христианлаштырырга омтылулары. Ул Россиядә инде йөз меңләгән карендәш халыкларның көчләп чукындыруларын, әгәр уянмасак, инде безне дә шул көн көткәнен кире каккысыз дәлилләр белән исбат итә.

«Безне дә шуларча итмәк, дин вә милләтебезне үзенең сөйдеке дине белән алмаштырмак хакында изүче хөкүмәт чук заманнан бирле иҗтиһад итеп килмәктә, максатын акрынлап булдыра бармакта, күпме еллардан соң безне дә тәмам хак христиан итәчәгенә канәгать кылмакта, ачыктан-ачык гаскәр вә куәтле җәбер кулланмаганда да, хәрби куәт канаты астында булган миссионерлар, инсафсыз вә вөҗдансыз чиновниклар аркасында безне корытачагын куя, расламакта вә, сугым симерткән кебек, вакыты җиткәнче симертмәктә иде. Заманнар искечә барганда, җилләр һаман, бюрократия теләгәнчә, уңайлы яктан гына исеп килгәндә, безне бетерәчәгендә, дин вә милләтебезне тузан бөртеге итәчәгендә тузан кадәр дә шик вә шөбһә дә юк иде», дип яза Һади Атласи. (Күрсәтелгән хезмәт.)

Әйе, Һади Атласи бик дөрес тотып алган – урыс хөкүмәте соңгы татарларны гаскәр һәм сугыш белән түгел, әкрен-әкрен мәктәпләр аша, миссионерлар һәм түрә-чиновниклар ярдәмендә, барыбер чукындырып бетерәчәгенә ышанган һәм эшчәнлеген шул юнәлештә дәвам иткән. Һади Атласи ул елларда ук милләт өчен хәреф алмаштыруның – тел һәм динне алыштыру белән тәмамланачагын бик яхшы аңлаган һәм безне алда көткән инкыйраз фаҗигасе турында йөз ел элек кисәтеп чаң каккан!

Һади Атласи, сизгер сәясәтче буларак, патша хакимиятенә бу мәкерле эшләрен башкарып чыгарга илдә барган хәлләрнең комачау итеп торуын аңлата, ягъни 1905 елгы демократик күтәрелешләр, Россиянең шул елларда японнардан хурлыклы җиңелүе татар мәсьәләсен бераз оныттырып тора. Әмма кара реакция елларында барысы да яңадан үз урынына кайта – тышкы сәясәттә җиңелү хурлыгын каплау өчен, илдә эчке дошман кирәк була, һәм бу урынга тагы мөселманнарны-татарларны «билгелиләр».

«Ләкин хөррият хәрәкәтләре вакытында тау тишегендәге боеккан елан кебек боегып яткан зәһәрле еланнар бу көндә терелә башлады, – дип яза Атласи. – Җыенда үзен куштаннар кыйнап эт иткән мужикның өенә кайтып ачуыннан күсәк белән атын, чыбыркы белән хатынын кыйнарга башлаганы кеби, инсафсыз вә кара йөрәкле бюрократлар да хезмәтчеләр ачуын бездән ала башладылар. Бу көндә мәгълүм сурәттә динебезне вә милләтебезне рәнҗеттеләр. Җәнабе хак тарафыннан пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-салавате вәссәлам, аның белән Кәляме Шәриф иңдерелгән мөкаддәс хәрефләребезне, тел вә әдәбиятыбызны аңлатуда бөтенләй җитешсез булган рус хәрефләре белән алмаштырып, уку хакында законнар чыгардылар». (Күрсәтелгән хезмәт.)

Империянең мөселман-татарларга карата алып барган мәкерле сәясәтен Һади Атласи бик үтемле тел белән, тормышның үзеннән мисаллар китереп аңлата. Аның әдәби чагыштыруларына, метафораларына таң калырлык! Хөррият заманында тынып торырга мәҗбүр булган залимнәрне ул «яшеннән качкан шайтаннар», «карчыгадан качкан чыпчыклар», «бүредән качкан этләр», «күзлекле еланнар» белән тиңли, залим бюрократияне «черек карт имән агачы» белән чагыштыра, бары тик хөррият җиле генә аны җимерә алуын әйтә. Әмма Атласиның төп максаты – шушы залим хакимиятнең милләтебезне бетерү өчен ахыргача көрәшүен халыкка аңлату, аларның бөтен карталарын ачып салу:

«Сәяси вә гражданский хокукларыбызны алып җәберләү җитмәгән кебек, рухани-дини булган җәберләрне бу көнгәчә татыганлыгыбыз туярлык булмаган кебек, иң актыккы җәберләргә бу көндә тагын да башладылар, – дип яза ул. – Әүвәлдәге рәнҗүләре бетмәгән, борынгы яралары да төзәлмәгән йөрәкләребезгә хәнҗәрләр белән тагын да чәнчеделәр... Корырга җиткән каннарыбызга, чыгарга җиткән җаннарыбызга тагын да агулар сиптеләр... Беренче буларак эшне хәреф үзгәртүдән башладылар. Әле дә сезне күп саклап килдек, вакыт җитте, диеп, һичбер каршы төшүләребезгә илтифат итми эшкә керештеләр. Акрынлык белән эш булачак түгеллеген, аз булса да уянуыбызны күреп, көч белән тиз заманда эшне башкарырга уйлап һөҗүм иттеләр. Ильминский кебек ислам бәласе булган адәмнең планын аз заман эчендә тормышка ашырып, дин вә милләтебезгә хатимә бирергә (азагына китерергә) чын көч белән керештеләр... иман ярып! Илаһым хакына... дәһа кыскарак аңлата алам: бюрократиянең әүвәлге вә хакыйкый фикере – безне бетермәктер. Хәреф үзгәртү – шуның башыдыр». (Күрсәтелгән хезмәт.)

Йә, милли вә дини хәлебезне моннан да ачык, моннан да ачы, моннан да үзәк өзгеч итеп кем аңлата ала? Һәм шушы йөз ел эчендә нәрсә үзгәрде? Әйе, ул вакытта милләтнең Атласи кебек асыл уллары, илаһи хәрефләребезне, динебезне, милли хокукларыбызны бирмәс өчен утка ташландылар, төрмәләрдә утырдылар, гомерләрен бирделәр. Әмма ул көн килде – мең ел буе милләтебезгә хезмәт иткән гарәп хәрефләрен башта – латинга, аннан кирилл әлифбасына алыштырдылар. Атласи латинга да каршы була, 1929 елда кабат төрмәгә утыртылуына ул да сәбәпче булгандыр, инде латинны да урыс хәрефләренә алыштырыр алдыннан, 1938 елда Һади Атласины инде милләтче буларак атып үтерәләр.

«Яңа низам вә голямаларыбыз» дип аталган язмасында Һади Атласи, иң беренче чиратта, дин әһелләренә мөрәҗәгать итә, аларны диннән вә дөньядан бихәбәр булып ятмаска өнди. Әйе, бер караганда, мәктәп-мәдрәсәләрдә русча укытыла башлауга, изге Коръән хәрефләрен урысныкына алыштыруга иң беренче чиратта дин әһелләре, мөфтимуллалар каршы чыгарга тиеш иде кебек. Әмма, Атласиның язмасыннан күренгәнчә, моңа каршы бары тик Оренбург имамнары һәм мөселманнары гына протест белдерә. «Тавышларын җир кырыена кадәр ишеттерделәр. Дини гайрәтнең һәм милли уяулыкның нәрсә икәнлеген фигыльләре белән күрсәттеләр, күңелләрендә иман нуры вә Коръән игътикады барлыгын мәйданга куеп, иманлы вә хак мөселманнар тарафыннан чын күңелдән ихлас калеб белән булган рәхмәт вә догалар алдылар. Яшәсен Оренбург имамнары вә мөселманнары!» – дип яза ул.

Һади Атласи бу язмасында дин әһелләренә шактый каты һәм урынлы бәрелә. Хәер, аның дин әһелләре белән бәрелешләре беренчесе генә булмый, алар аның «Ахырзаман ишаны», «Мәктәп һәм мулла» кебек язмаларын һәм дарвинизм белән мавыгуын кабул итмәгән булырга тиешләр. Шулай ук Һади Атласиның дингә һәм дөньяга бөтенләй яңача карашы, зур эрудицияле булуы, күп кенә дин әһелләре белмәгәннәрне белүе, үз фикерен ныклы дәлилләр белән, сеңдерерлек итеп аңлата алуы кайберәүләрне аннан читләштерә һәм куркыта. Бу язмасында да ул дин әһелләрен бик конкрет һәм усал сораулары белән стенага тери:

«Әйе, дин башлыгы – хисап ителгән безнең пәйгамбәрләрнең укымышлы варислар! Сезләр кайдасыз? Сезнең гайрәтегез вә химмәтегез кайдадыр? – дип сорый ул алардан. – Сезнең мөселманлыгыгызның мәгънәсе нидер? Пәйгамбәр варислары булуыгыз кай кулыгызда, кай җирегездәдер? Кайда сезнең иман вә Коръән гайрәтегез? Кайда сезнең иманнан тумыш уяулыгыгыз? Кайда сезнең милләт кайгыгыз? (...) Дине исламга каршы диеп, кирәкмәгән җирләрдә ач бозау кадәр кычкырдыгыз хәлдә, динебезгә хакыйкый хиляф булган кебек урыннарда, дин вә милләтебезне юк итәргә беренче сәбәп булган бу кебек мәсьәләләрдә ни хәйлә таптыгыз да постыгыз? Нигә протест бирмисез? Нигә бирергә өндәмисез?»

Һади Атласиның бу сүзләре бүгенге дин әһелләренә дә туры килә. Мәктәпләребез тоташ урыслашып барганда, инде мәчетләргә дә урыс теле үтеп кергәндә, милләтнең бер өлеше үзенең туган теле дип урыс телен санаганда, кайда моңа каршы дин әһелләренең протесты? Атласи сүзләре белән әйткәндә, «...сезнең бу кадәр гайрәтсез, вә бу кадәр ваемсыз, вә бу кадәр каткан булуыгызның мәгънәсе нидер?» Батыршалар шушының өчен көрәштеме, Атласилар шушының өчен корбан булдымы? Милләт шушы ачы нәтиҗәгә килер өчен тереләй сират күперләрен кичтеме? Без урыслашу өчен, урыс милләтен үрчетү өчен исән калдыкмы?!

Әлеге китабы өчен Һади Атласины хөкем итәләр һәм төрмәгә ябалар. Бу хәл 1909 елның 19 июнендә була, китапның нашире Фатих Кәримине һәм авторы Һади Атласины Саратов шәһәренең суд палатасы хөкем итә. Нәтиҗәдә, Фатих Кәримигә штраф салына, китапның барлык нөсхәләре яндырыла, ә Һади Атласи төрмәгә озатыла. Судның «Обвинительный акт» дип аталган гаепләү карарында түбәндәге юллар язылган:

«Брошюра эта составлена по поводу распоряжения правительства от 31 марта 1906 года о введении в русско-татарских школах транскрипцию татарских текстов буквами русского алфавита и заключает в себе призыв к мусульманскому духовенству о необходимости самого решительного протеста против этого правительственного распоряжения и об оказаний противодействия введению его в жизнь. Автор брошюры Атласов указывает в ней, что русское правительство, стремящееся по отношению ко всему русскому народу держать его в невежестве и на требования о свободе и образование отвечающее пулемётами и ссылкою в Сибирь, в отношении мусульман задалось целью обрусить их, обратить в христианство и уничтожить их национальность и в конце концов «стереть с лица земли». (Татарстан Республикасы Милли архивы. Фонд 1370, тасвирлама 1, эш 5, 2-3 битләр.)

1906 елда чыккан китапчык өчен бары тик 1909 елда гына хөкем итүләренең дә үз сәбәпләре бар, беренчедән, 1907 елда Һади Атласи Дәүләт Думасы депутаты булып тора, икенчедән, ул бөтен Рәсәй империясе буенча бик күп сәяси дуслар таба, өченчедән, аның үз халкы алдында да абруе бик зур була. Шул сәбәпле, Һади Атласига тотынмыйчарак торалар, әмма соңыннан барыбер хөкем итәләр. Атласиның иҗатын һәм тормышын махсус өйрәнеп, фәнни монография язган тарих фәннәре кандидаты Алсу Мөхәмәтдинова бу вакыйгаларны менә ничек тасвирлый:

«Хөсникамал Атласованың язма истәлекләрендә әлеге вакыйга турында мондый юллар бар: «Һади Атласиның әнисе – Сәхипҗамал апа – аның ирегеннән мәхрүм ителүен белгәч, елап җибәрде. Һади Атласи, әнисен тынычландырып: «Әни, минем ябылуыма борчылма. Мин үз милләтемнең азатлыгы хакына төрмәгә керәм, минем өчен бу – бер шәрәф», – ди. Һади Атласи тарафыннан 1909 елда әйтелгән бу сүзләр, безнең карашыбызча, аның тормышы һәм иҗатының мәгънәсен шактый тулы ача». (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның тормыш юлы һәм эшчәнлеге // Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 1 том. – Казан, 2009, 15-16 битләр.)

Безгә Һади Атласиның ул вакытта кайсы төрмәдә утыруы билгеле түгел, суд Саратовта булгач, анда утыруы да мөмкин. Күренекле галим Әхмәт Тимер үзенең истәлекләрендә җизнәсе Һади Атласиның төрмәдә бер ай утыруын яза, әмма ул вакытта ул әле тумаган да була, шуңа күрә ялгышуы да бар. Дөрес, Хөсникамал абыстайның истәлекләрендә дә иренең бер айга төрмәгә хөкем ителүе турында хәбәр бар, әмма рәсми язмаларда өч ай дип күрсәтелгәч, без дә шунсына тукталдык. Атласиның «Выборог мөрәҗәгате»нә кул куеп, шуның өчен бер ай төрмәдә утырып чыгуы да билгеле, бәлки шуның белән бутыйлардыр. 1200 данә чыккан «Яңа низам вә голямаларыбыз» брошюрасы берничә көн эчендә полиция тарафыннан җыеп алына. Хөкем барышында Атласиларның өендә дә тентүләр була, бу хакта апалысеңелле Хөсникамал һәм Зәйнәп абыстайлар (Әхмәт Тимернең әнисе) газетага хат язып җибәрәләр:

«Мөхтәрәм мөхәррир әфәнде!

12 февраль кич сәгать дүрттә пристав, стражниклар килеп, Әлмәт карьясендә имам Атласов йортында тентү ясады. Тентү ике сәгать дәвам итте. Өйдә булган барча нәрсәләре актарылып, бераз мәктүб вә башка зарарсыз кәгазьләр алынды. Кызлар мәктәбен ябарга әмер итеп: «Укытасыгыз килсә, губернатордан разрешение сорарсыз, әгәр минем бу юлы тыюыма карышып укытсагыз, өегезне дә печатьләрмен!» – дип катгый тыйды. Вә беренче дәрәҗәдә гүзәл итеп каракаршы салынган кызлар өчен махсус мәдрәсәдә иртәдән башлап кичкә кадәр гөрләп укый торган балалар, бүген һәрбере килеп елашып, мәдрәсәдән аерылма мәҗбүр булдылар». («Вакыт», 1909, №436.)

Шушы хәлләрдән соң Һади Атласины имамлык хокукыннан мәхрүм итәләр, мәктәбен яптыралар, үзе исә 1917 елга кадәр полиция күзәтүе астында була. Әмма ул төшенкелеккә бирелми, вакытын әрәм итми, башы-аягы белән татар тарихын өйрәнүгә кереп чума. Әйткәнебезчә, бу чорда аның милләт язмышы турында иң көчле публицистик язмалары, татар тарихы турында иң көчле әсәрләре дөнья күрә, алар турында алдагы бүлекләрдә бәян итәрбез.

Быел күренекле галим, тарихчы, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, шәхес культы корбаны Һади Атласиның тууына 140 ел тула, ә аның «Яңа низам вә голямаларыбыз» хезмәтенең язылуына һәм басылып чыгуына – 110 ел. Милләт дип янган, милләт өчен язган, милләт өчен үлгән бу бөек шәхесебезнең олуг юбилеен милләт дәрәҗәсендә билгеләп үтәсе иде. Кызганычка каршы, ни Казанда, ни Әлмәттә Һади Атласи исемендәге урамнар юк, ул яшәгән һәм эшләгән йортларга истәлек такталары куелмаган, аның иҗаты буенча фәнни-мәдәни чаралар уздырылмый. Хәзергә бары тик Бөгелмәдә һәм Атласиның туган ягы Чүпрәледә генә аны онытмыйлар, зурлап искә алалар. Югыйсә, Казанның Менженский исемендәге клуб диварына да, 1937 елның октябрендә Һади Атласига һәм аның көрәштәшләренә үлем карары чыгарылган НКВД бинасына бу тугыз татарның исемнәре уеп язылган истәлек тактасы куярга күптән кирәк иде. Шулай ук Атласиның хезмәтләрен Төркиядә һәм төрки республикаларда бастырып чыгару, халык арасында иҗатын пропагандалау эшләрен башлап җибәрергә вакыт. Моңа кадәр Һади Атласиның бай мирасын нигездә тарихчылар гына өйрәнде, инде язучыларга, мәгърифәтчеләргә дә аның иҗатына йөз белән борылырга вакыт җитте. Кайда татарның дәүләт бәйсезлеге өчен атып үтерелгән тугыз татар ир-егете турында шигырь-поэмалар, хикәя-романнар, фильм-спектакльләр? Язмабызның бу өлешен Һади Атласиның үз сүзләре белән тәмамлыйсы килә:

«Үзенең кем икәнен белмәгән инсан ничаклы хиссез исә, үзенең милләтенең тарихын белмәгән инсан да шул нисбәттә хиссездер... Без татар балалары да юкка чыгарга теләмәсәк, мөмкин кадәр әдәбиятыбызны баетырга, бөек бабаларыбызның нурлы эшләре язылган якты тарихларыбызны белергә тиешлебез».

Моңа өстәп, шуны әйтәм: һәм, һичшиксез, милләт өчен башын салган каһарман татарлар тарихын, Атласилар язмышын килер буыннар өчен дә язып калдырырга тиешбез!

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2016

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: