СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Атласиның Бөгелмә чоры һәм икенче төрмәсе

1917 елдан Һади Атласиның Бөгелмә чоры башлана, ягъни ул гаиләсе белән Бөгелмә шәһәренә күчеп килә. Бу күчүнең дә үз сәбәпләре булган, әлбәттә. 1909 елгы хөкем карарыннан соң патша чиновниклары Атласиның Әлмәттәге кыз балалар мәктәбен ябалар, үзен каты күзәтү астына алалар. Әмма Һади Атласи, хатыны Хөсникамал абыстай белән бергә, 1915 елда тагы кыз балалар өчен үз акчасына мәктәп ача, тик 1916 елда патша чиновниклары аны да ябалар. «Атласи тарих, география кебек фәннәрне укытса, хатыны Хөсникамал балаларга гарәпчә уку-язуны өйрәтә, – дип яза тарихчы Алсу Мөхәмәтдинова. – Бераз вакыттан соң патша чиновниклары бу мәктәпне ябалар. Һ.Атласиның укучысы Г.М.Мостафина-Рафикова истәлекләрендә язылганча, «язгы шатлыклы уку көннәренең берендә география дәресенә бер усал чиновник килеп керә. Ул дивардан хаританы тартып ала. Ә мөгаллимне – Һади абыйны – үзе белән алып китә». Күрәсең, мондый мәктәпнең эшчәнлеге властьлар тарафыннан рөхсәт ителмәгән булгандыр». (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның тормыш юлы һәм эшчәнлеге // Һади Атласи. Тарихи-документаль җыентык. – Казан, 2007, Б.30.)

Әлмәттә узган соңгы елларында Атласиның күләмле хезмәтләр язуы билгеле түгел, бәлки ул «Казан ханлыгы» китабының дәвамы өстендә эшләгәндер, әмма ул басылып чыкмаган, кулъязмалар калмаган. 1915 елның 28 февралендә Фатих Кәримигә язган хатында Атласи: «Бөгелмә өязе хакында да бик кыйммәтле мәгълүмат һәм иске документлар җыйган идем», дип хәбәр итә, әмма алар да соңыннан матбугатта күренми. 1915 елда Атласиның бер генә язмасы билгеле, ул «Шиһаб хәзрәт кем иде?» дип атала. Ул Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләренең йөз еллыгы уңаеннан язылган һәм «Мәгариф» нәшриятында уртак җыентыкта дөнья күргән. Һади Атласи Шиһабетдин Мәрҗанине «олуг муслих (реформатор)», дип атый, аны хәтта католик-реформатор Лютер белән янәшә куя, «шимал мөселманнары арасында бер мөселман Лютеры пәйда булды», дип яза. Атласи, шул рәвешле, татар динендә булган төрле ырым-шырымнарга, мәҗүси йолаларга, ишан-мөридлекләргә тагы бер тапкыр кискен рәвештә каршы чыга, боларны наданлык галәмәтләре, дип атый, Мәрҗанине саф исламны кире кайтаручы, дип бәяли. «Менә шушы меңьеллык шомлы кагыйдәләрнең картлыкларына һичбер игътибар итмичә, «әл-хакк әхакку бил-иттибаг» өндәве белән безнең мөҗаһид, мәйданга чыгып, аларның тамырларыннан тетрәтте, – дип яза ул. ...Мәрҗанинең һөҗүме исә бик уңышлы чыкты. Заманасына муафыйк бик ачы каләм кулланып, шушы зәһәрле каләмнең очын катып калган бозык галимнәрнең туңган калебләренә илтеп кадады. Иң кирәге дә шунысы иде. ...Яман шешләр кызган тимерләр белән дәваланган кебек, яман игътикадлар да фәкать Мәрҗани каләме кебек кызу каләмнәр белән генә дәваланачаклар иде».

Әйткәнебезчә, Атласи һәртөрле фанатизмга, наданлыкка, ислам битлеге астында эшләнгән ырым-шырымнарга кискен каршы булган, ул һәр заман алгы урынга мәгърифәтне, гыйлемне куйган, «чын дин Коръән белән хәдистән генә гыйбарәт», дип язган. Атласи Шиһабетдин хәзрәтне бөтен барлыгы белән таный, аның хезмәтләренә зур бәя бирә, остазы итеп кабул итә. «Мәрҗаничә милләтнең тәрәккые белән исламның саф хәленчә саклануы «нигез» итеп алынганнан, аның сөйләгән җөмләләренең һәрбере шушы максатларны аңлатудан гыйбарәт булулары белән бәрабәр, дини һәм дөньяви нәтиҗәләрен биргәннәр иде», дип яза ул.

Шушы мәкалә белән Атласиның Әлмәт чоры ябыла, алда аны кайнап торган яңа тормыш, шомлы тормыш, канлы язмыш көтеп тора... Атласи әле боларны белми, ул Бөгелмәгә зур өметләр һәм дәрт белән күченә. Аңа нибары 40 яшь, янында – яраткан хатыны, балалары, артта – милләт өчен язган зур-зур хезмәтләре, алда – тагы да зуррак эшләр башкарырга план-өметләр... Татар зыялылары февраль революциясен шатланып каршы ала, Һади Атласи да шулар арасында була. Ничә гасырлар буе татар милләтен изеп торган патша режимының бәреп төшерелүен алар азатлык алган кебек кабул итәләр, әмма яңа режимнарның үзләре өчен нинди коточкыч язмыш әзерләгәнен татар зыялылары белми әле…

Һади Атласи гаиләсе белән Бөгелмәгә күчеп килгәндә, ул инде гөрләп торган шәһәр була, анда сигез мең кеше яши, биредә күпсанлы мәгариф учреждениеләре белән бергә, тимер юл вокзалы, почтасы-банклары эшләп тора, хәтта хәрби часть та була. Урыс шәһәре исәпләнсә һәм Самара губернасына караса да, Бөгелмәдә мәчетмәдрәсәләр дә, танылган татар байлары, киңәш-табыш итәрлек кешеләр дә була. Биредә Атласины мәгърифәтче буларак яхшы беләләр, аңа зур хөрмәт белән карыйлар, килү белән өяз земство идарәсе әгъзасы итеп сайлыйлар, ә инде 1918 ел башында ул инде бу оешманың рәис урынбасары була. Һәм Һади Атласи бөтен көчен Бөгелмәдә милли мәгарифне торгызуга, татар мәктәпләре ачуга, милли кадрлар әзерләүгә бирә. Шунысын да әйтергә кирәк: Бөгелмәдә совет власте 1918 елның 22 февралендә генә урнаштырыла, Атласины алар да, тәҗрибәле педагог буларак, үзләренең башкарма комитетларына сайлап куялар, галим милли мәгариф өлкәсендә эшчәнлеген дәвам итә.

Әмма Атласи, ул вакытта ук милләтнең танылган бер кешесе буларак, Бөгелмәдә генә бикләнеп ятмый, ә милләт язмышы хәл ителә торган бөтен зур җыеннарда һәм эшләрдә дә катнаша. Ул 1917 елның маенда Мәскәүдә үткән беренче Бөтенроссия мөселманнары корылтаенда катнаша һәм чыгыш ясый, шул ук елның июлендә Казанда үткән икенче Бөтенроссия мөселманнар корылтаенда өч тапкыр чыгыш ясый. Атласины бигрәк тә, тәҗрибәле тарихчы буларак, бу яңа власть-режим шартларында татарларның милләт буларак Россиядә тоткан урыны, алга таба хокукый-дәүләти статусы мәсьәләләре борчый. Исегезгә төшерәбез – бу әле Вакытлы хөкүмәт заманы, 17нче елның җәе, большевикларның октябрь түнтәрелешенә кадәр әле берничә ай вакыт бар. Һәм татарлар, форсаттан файдаланып, җиң сызганып, гасырлар буе хәл ителмәгән үз проблемаларын чишәргә алыналар, эшне милләтнең дәүләти статусын билгеләүдән башлыйлар.

Бу заманда «автономия» сүзе-термины бик популяр була, Габдрәшит Ибраһим хәтта шул турыда махсус хезмәт тә яза. Татарлар автономия-мохтариятне милли дәүләтчелеккә бер адым итеп карыйлар, гасырларга сузылган коллыктан соң аны милли үзбилгеләнү, дип кабул итәләр. Татар зыялылары арасында «милли-мәдәни мохтарият» яки территориаль автономия статусы турында айлар буе кайнар бәхәсләр бара, Мәскәү корылтаенда туфракчы-территория тарафдарлары җиңгән булса, Казанда инде милли-мәдәни автономия яклылар өскә чыга. Һади Атласи, төркиче-туранчы пантюркист буларак, милли-мәдәни мохтариятне яклый, чөнки бөтен Рәсәй империясе буйлап сибелгән төрки-татарларны бер Татарстан канаты астында гына саклап калып булмасын яхшы аңлый.

«1917 елның июлендәге мөселман корылтае утырышында Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының милли-мәдәни мохтарияте игълан ителә, – дип яза галимнәр. – Садри Максуди җитәкләгән Милли-мәдәни мохтариятне гамәлгә ашыру коллегиясенә Һади Атласи да сайлана. Соңгысы ул вакытта әле Россия составында татарларның милли үзбилгеләнүен тормышка ашыру идеясенә ышана торган була. Һ.Атласи Вакытлы хөкүмәт белән бәйле демократик үзгәрешләргә шактый өмет баглый. Әмма бу өметләр акланмый. Тора-бара Атласи Россиядә ирекле һәм тигез хокуклы милли үсеш өчен реаль мөмкинлекләр һәм шартлар юклыгы турындагы фикергә килә». (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның тормыш юлы..., Б.31.)

Һади Атласи бу фикергә килгәнче, әле ил тормышында да, милләт тормышында да давыллы вакыйгалар булып уза, вазгыять яшен тизлегендә үзгәрә, һәм бу үзгәрешләр алга таба татар файдасына булмый. 1917 елда, искечә октябрьдә, яңа стиль белән 6 ноябрьдә хакимиятне большевиклар басып ала, шул ук айның 20 ноябрендә (3 декабрь) Уфада Милләт Мәҗлесе эшен башлап җибәрә, Һади Атласи да анда депутат буларак катнаша. 120 депутаттан торган Милләт Мәҗлесе иллешәр кешелек ике зур фракциягә – «төркче»ләргә һәм «тупракчылар»га бүленә, тагы берничә вак төркем дә була. Һади Атласи «төркче»ләргә, ягъни милли-мәдәни мохтарият төркеменә керә, Гаяз Исхакый да шунда була, Милләт Мәҗлесе рәисе Садри Максуди дә шушы идея тарафдары була. Милләт Мәҗлесе шунда ук комиссияләргә бүленеп эшли башлый, Һади Атласи исә яңа кануннар проекты комиссиясенә һәм тупраклы мохтарият комиссиясенә әгъза булып керә. Шунысын да әйтергә кирәк: Атласи соңыннан «тупракчылар», ягъни территориаль автономия тарафдары булып китә, чөнки бу идея дәүләтчелеккә якынрак торганын аңлый

Милләт Мәҗлесе ике айга якын баш күтәрми эшли, каршылыкларны, икеләнүләрне, бәхәсләрне җиңә-җиңә, Идел-Урал дәүләтен игълан итәргә әзерләнә һәм 1917 елның 20 декабрендә, яңа стиль буенча 1918 елның 2 гыйнварында Галимҗан Шәрәф тарафыннан булачак татар дәүләте проектлары тәкъдим ителә. Һади Атласиның яңа кануннар проекты комиссиясендә эшләвен истә тотсак, Идел-Урал дәүләте проектын булдыруда аның да катнашы бар икәнен аңларбыз. Галимҗан Шәрәфнең чыгышыннан бер өзек:

«Үткән көннәре шанлы, алдагы көннәре парлак татарларның (төрктатарларның) мөхтәрәм вәкилләре!

Бөек дәүләт эшлеклесе Блунчлу «дөньяда никадәр милләт булса, шуның кадәр дәүләт булырга тиеш», дип әйткән. Аның теләгенә кайсыгыз кушылмый? Дөньяның башка милләтләре белән кулга-кул тотынышып яшәргә кайсыгыз теләми? Милядтан элек V гасырда Аурупаны басып алган һун төркләре, VI йөздә Азияне басып алган түкью төркләре, XII гасырда бөек яулап алучы Чыңгыз һәм аның балалары дәүләт корганнары өчен түгел, шулай ук бабаларыбыз Болгар ханлыгын яки Казан ханлыгын төзегәннәре өчен түгел, бәлки киләчәктә безнең дә яшәргә хакыбыз булганы өчен үзебезгә аерым дәүләт төзү фикерен алга сөрәбез. Ата-бабаларыбыздан калган тарихи әсәрләр һәм исемнәр исебезгә төшкәндә, кайсыбыз гына «кайчан без мөстәкыйль ил төзү уңышына ирешербез соң?» дип уйламый икән? Моңарчы ясаган һәр адымыбызны бу теләгебезгә якынлашу өчен ясый иде». (Надир Дәүләт. Милләт Мәҗлесе. – Казан, 2008, Б.227-228.)

Бу текстны әзерләүдә тарихчы, Милләт Мәҗлесе депутаты, ике мөһим комиссиянең әгъзасы Һади Атласиның да кулы, тәэсире сизелә. Әйе, борынгы төркиләрнең даншөһрәте, һуннар һәм скифлар турында, Чыңгыз хан, Болгар вә Казан ханлыклары турында моңа кадәр ул язды, милләтне гафләт йокысыннан уятып, янә шул бөеклекләргә әзерләде. Һәм менә ул көн килде – дүрт гасырлык коллыктан соң, 1918 елның 6 гыйнварында Милләт Мәҗлесе Идел-Урал дәүләтен төзү турында карар кабул итә! Проектта ул «Идел-Урал өлкәсе» дип язылса да, соңрак «Идел-Урал штаты» дип әйтелсә дә, бу – бәйсез татар дәүләтен игълан итү була. Нибары 7 маддә-статьядан торган бу тарихи карар 1990 елның 30 августында Татарстан Югары Советында кабул ителгән дәүләт бәйсезлеге Декларациясенә тәңгәл килә. Һәм бу изге эшләрнең башында, Садри Максудилар, Гаяз Исхакыйлар белән бергә, татар тарихчысы Һади Атласи да тора.

«1. Эчке Русия вә Сибирия мөселманнарының Милләт Мәҗлесе үз милләтенең күпчелеге яшәгән Көньяк Урал белән Урта Идел даирәсе арасында бу җирләрдә яшәгән башка милләтләрнең милли һәм икътисади мәнфәгатьләрен күз уңында тотып, мохтар (автономия) ил (өлкә) төзүне кирәкле тапты», дип башланып китә бу тарихи документ. Әйе, анда да, монда да – милләтләргә һәм диннәргә тигез хокуклар, Россия белән Кушма Штатлар дәрәҗәсендә эш йөртү, әмма шул ук вакытта, кайбер вәкаләтләрне Россия карамагында калдыру... Соңгысы күбрәк Татарстан белән Россия арасындагы Шартнамәгә туры килә. Милләт Мәҗлесе үзенең эшен 1918 елның 11(24) гыйнварына кадәр дәвам итә, бу вакыт эчендә Милли идарә-хөкүмәт, министрлыклар төзелә, Конституция кабул ителә, бюджет раслана, милләт өчен мөһим мәсьәләләр карала, болар барысы да матбугатта яктыртылып барыла.

«Әйтергә кирәк, Милләт Мәҗлесенең беренче чакырылышы депутатлары парламентар системаны бик уңышлы эшләтеп җибәргәннәр, – дип яза галим Надир Дәүләт. – Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, 365 ел үткәч, бу региондагы татар-башкорт халкының тәүге тапкыр үз иреге, үз ихтыяры белән демократик сайлаулар нигезендә Русиядәге бик буталчык вазгыять шартларында милли парламент оештыруы, әлбәттә, тәкъдир итәрлек вакыйга». (Надир Дәүләт. Милләт Мәҗлесе..., Б.271.)

Милләт Мәҗлесенең икенче чакырылыш сессиясе шул ук елның 1 маенда җыелырга тиеш булса да, ул булмыйча кала. Инде тарихтан билгеле булганча, большевиклар Казанда Идел-Урал штаты игълан итәргә ирек бирмиләр, 28 февраль төнендә корылтай җитәкчеләрен кулга алалар, 1918 елның язында совет хакимияте Милләт Мәҗлесе карарларын юкка чыгара. Кызганычка каршы, милләт алдында, тарих алдында кылынган бу җинаятьчел эшләрдә үзебезнең татар коммунистлары да катнаша. Бу хакта тарихчы-галим Индус Таһиров менә нәрсә яза:

«В записке на имя В.И.Ленина 7 августа 1919 г. М.Султан-Галиев писал: «Ликвидация Всероссийского Мусульманского Совета, Всероссийского Мусульманского Национального Совета, Национального парламента мусульман внутренней России в момент, когда все они угрожали превратиться в активных противников большевизма, – вот моя основная заслуга перед революцией.» В записке особо подчёркивается, что «декреты об их устранении были изданы лишь после совершившегося факта». (И.Р.Тагиров. История национальной государственности татарского народа и Татарстана. – Казань, 2000, стр.180.)

1918 елда милли корылтайларны һәм оешмаларны куып тараткан, милли лидерларны кулга алуда катнашкан Мирсәет Солтангалиев ун елдан үзе дә шушы хакимият тарафыннан кулга алына, Соловки төрмәләренә озатыла. Бирегә шулай ук Һади Атласи да сөргенгә сөрелә һәм алар биредә очрашалар... Дөрес, соңрак Мирсәет Солтангалиев та төрки берлек, милли дәүләтчелек идеясенә килеп чыга, әмма аларның бу хыяллары тормышка ашмый кала, Атласи – 1938 елда, Солтангалиев 1940 елда төрмәдә Сталин палачлары тарафыннан атып үтерелә...

Хәзер тагы 1918 елның яз айларына кайтыйк. Милли лидерларның бер өлеше кулга алынган, бер өлеше чит илләргә чыгып качкан, бер өлеше ил эчендә качкынлыкта йөри... Атласи исә яңадан әйләнеп Бөгелмәгә кайта. Ул арада Бөгелмә дә кулдан-кулга күчеп йөри башлый, аны әле аклар, әле кызыллар ала, ул чехлар кулында да була, Колчак явын да күрә. Нинди хакимият килсә дә, укытуларны алып барырга, эшне дәвам итәргә кирәк, һәм Һади Атласи шулай эшли дә. Ул Бөгелмәдә Укытучылар семинариясендә белем бирә, төрле урыннарда тарих, география буенча лекцияләр укый, алман телен укыта. Бу чорда Атласины укытучылар съездында консультант итеп сайлыйлар, ул шулай ук Бөгелмәдә балалар йорты ачтыруга ирешә, милли мәгариф өлкәсендә күп көч куя. Һади Атласи мәктәбендә белем алган мәгърифәтче Вәли Хаҗиевның истәлекләреннән күренгәнчә, 1918 елның маенда Казанда үткән мөселман укытучыларының Бөтенроссия корылтаенда төбәкләргә ярдәмгә алты төркем җибәрелә, Бөгелмә төркемендә Һади Атласи, Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар, Сабир Уразманов та була, соңыннан аларны бергә атып үтерәләр. Бу төркем өстендә урында наданлыкны бетерү, укытучылар әзерләү курслары оештыру, милли белгечләр әзерләү бурычы була, болар барысы да советлар күзәтүе астында алып барыла. Милләткә белем бирү хакына, Атласи монысына да риза була, Бөгелмә төбәгендә мәгариф өлкәсен җигелеп тарта башлый.

Ул арада Бөгелмәне Колчак яулары басып ала, советлар шәһәрдән чыгып кача, Атласи исә, һәрвакыттагыча, халык белән кала, эшен дәвам итә. Тәҗрибәле бу педагогны яңа хакимият тә күреп ала һәм аны земство идарәсе рәисе итеп куялар. Менә шушы хәл алга таба Атласи язмышына зур үзгәрешләр кертә һәм хәтта куркыныч астына куя. 1919 елның маенда аклар Бөгелмәне ташлап чыкканда, земство идарәсен дә башка урынга күчерәләр, аның җитәкчесе Атласи да шәһәрдән китеп торырга мәҗбүр була. Менә шушы вакыттан Атласиның бер елга сузылган, билгесезлеккә юнәлгән сәяхәте башлана. Башта ул колчакчылар белән Уфа, Златоуст шәһәрләренә килә, аннан – Чиләбе, биредә Атласи, алардан аерылып, үз юлын дәвам итә. Ни өчен Атласи Колчакка ияреп, ахыргача бармаган соң? Чөнки ул акларның да, кызылларның да милли мәсьәләдә бертөрле карашта булуларын, татарларга да, башка милләтләргә дә ирек бирмәячәкләрен шушы сәфәрендә яхшы аңлаган. Аклар үзләре дә бу татар милләтчесеннән шикләнә башлаганнар, аны теләсә кайсы урында атып үтерергә мөмкиннәр иде. Һәм Атласи алардан аерыла. Әмма Бөгелмәгә кире кайту да куркыныч булган – ул бит советлар өчен инде ышанычсыз кеше! Галимнәрнең язуынча, Һади Атласи алга таба Европага, Германиягә китәргә уйлаган, әмма чикне уза алмаган.Көзгә таба ул Троицк, Актүбә, Гурьев, Петровский калалары аша Иранга килеп чыга, бу хәл 1919 елның 28 сентябрендә була.

Бер караганда, менә ул – ирек, Рәсәй коллыгыннан да, советлар эзәрлекләвеннән дә котылу! Алга таба Иран аша Төркиягә дә, гарәп илләренә, хәтта Европага да чыгып китәргә була! Әмма бәндәне тәкъдир йөртә, диләр шул… Иранда яшәүче татарлар Атласины анда калырга күпме үгетләсәләр дә, мәдрәсә-мәктәпләр ачып бирергә вәгъдә итсәләр дә, ул Азәрбайҗанга чыга. Беренчедән, әле ул вакытта Азәрбайҗанда совет власте урнашып өлгермәгән була, икенчедән, биредә аның Думада депутат чакларыннан танышып калган фикердәшләре, көрәштәшләре яши. Бәлки, Азәрбайҗанда урнашып калып, гаиләсен дә шунда китертергә уйлагандыр. Атласиның 1920 елның сентябрендә Бакуда узган Шәрык халыклары корылтаенда катнашуы да билгеле.

«Иранда озак тормыйча, ул Бакуга кайта, – дип яза бу чор турында тарихчылар. – Биредә Һ.Атласи элек бергә II Дәүләт Думасында эшләгән мөселман җәмәгать эшлеклеләре белән очраша. Бакуда ул Халык мәгарифе комиссариатының төрки нәшрият бүлегендә эшли. «Азербайджанец» газетасында берничә мәкаләсен бастыра. Һ.Атласига Баку университетында Шәрык тарихын укытырга тәкъдим итәләр, ләкин галим тарафыннан бу чакыру кире кагыла.» (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның тормыш юлы..., Б.33.)

Дөресен әйткәндә, Атласиның бу Баку чоры бик аз өйрәнелгән, ул хакта язмалар, хатирәләр юк дәрәҗәсендә. 1920 елның сентябрендә Азәрбайҗанда да совет власте урнаша, инде халык арасында күренә башлаган Һади Атласига да чират җитә һәм ул кулга алына. Сәбәп тә бик өстә ята – Атласиның Колчак хакимияте белән хезмәттәшлек итүе, ягъни советларга каршы эшләве. Чистай Ревтрибуналы документларыннан күренгәнчә, Атласины кулга алуны сорап, Бакуга телеграмманы Бөгелмә идарәсе җибәргән була.

«... Атласов ...в течение года находится в Азербайджане – столице демократической республики, с рядом лидеров которой (М.Э.Расул-Заде, ХанХойский и др.) он поддерживал дружеские отношения ещё с «думских времён», – дип яза бу хакта Булат Солтанбәков. – После падения Азербайджанской Республики Атласов был арестован в сентябре 1920 г. и содержался в Баиловской тюрьме вместе с Расул-Заде». (Б.Ф.Султанбеков. Хади Атласов предупреждает // Б.Ф.Султанбеков, С.Ю.Малышева. Трагические судьбы. – Казань, 1996, стр.85.)

Азәрбайҗанда Һади Атласи белән Рәсүл-Задәне төрмәдән коткару өчен бик зур көчләр хәрәкәткә килә, Нариман Нариманов, Тукембәтов бу хакта хәтта шул чагында Кавказда булган Сталинның үзеннән дә сорыйлар. Сталин ярдәм иткәндерме-юкмы, әмма ул чагында Атласины атып үтермичә калалар, ул гаеп белдерелмәгән килеш өч ай төрмәдә ята. Күренекле азәрбайҗан җәмәгать эшлеклесе И.Яһудин ревкомга Атласины яклап хат яза, Нариманов эшне тизләтергә кушып, имзасын сала. Нәтиҗәдә, Атласи артыннан Бакуга Бөгелмә милиционеры Марк Германюк килә һәм аны тоткын буларак алып кайтып китә. 1921 елның апрелендә Бөгелмәдә Атласига суд була. Аңа каршы шаһит итеп үзебезнең татарларыбыз Шәңгәрәев, Исхаков, Рахманкулов китерелә, хөкем документларыннан күренгәнчә, алар шактый буталчык күрсәтмәләр бирәләр. Әйе, Атласи Бөгелмәгә аклар килгәч, аларга хезмәт итәргә мәҗбүр булган, яңа хакимият басымы астында, Колчакка котлау телеграммасы да җибәргән, соңыннан аларга ияреп китеп тә барган. Шул ук вакытта ул шул ук Закир Исхаковны аклар төрмәсеннән коткарган, Салих Рахманкуловны да зинданнан азат иткән, ә кызыл комиссар Зыя Гыймазетдиновны аклар үтерүеннән үз өендә яшереп алып калган. Суд барышында болар барысы да ачыла.

Бу суд эшен Чистай районы Революцион трибуналы карагач, күп галимнәр хөкем эшен Чистайда булган, дип язалар, әмма бу дөреслеккә туры килми. Атласига суд 1921 елның 22 апрелендә Бөгелмә шәһәрендә була, моның берничә дәлиле бар. Беренчедән, Һади Атласиның улы Угыз Атласов үзенең истәлекләрендә «1921 ел. Бөгелмәдә Чистай трибуналының утырышы бара», дип яза. (Угыз Атласов. Әтием турында хатирәләр // Һади Атласи. Тарихи-документаль җыентык. – Казан, 2007, Б.61.) Икенчедән, Чистай Трибуналы «Заключение»сендә Атласов эшен урынга барып (выездная сессия) тыңлау турында язылган: «...назначить к слушанию выездной сессии, представить обвинение гр. АТЛАСОВУ в службе (…) в антисоветской политике и эвакуации с белыми…», диелгән. (Күрсәтелгән хезмәт, Б.209.)

Суд документларыннан күренгәнчә, Хәрби трибунал Атласины аклый, җәзадан азат итә. «...Руководствуясь революционной совестью и коммунистическим правосознанием, Суд ПОСТАНОВИЛ:

АТЛАСОВА Гади, 45 лет, происходящего из граждан города (...) от наказания освободить». (Күрсәтелгән хезмәт, Б.216.)

Әлбәттә, бу – могҗизага тиң котылу була, чөнки ул вакытта контрреволюцион эшчәнлек өчен терәп атканнар! Эшне Хәрби трибунал карый бит, ә алар юк-бар нәрсәгә алынмый, аклыйсы булсалар, эшне судка кадәр җиткермәсләр дә иде. Ә халык сөйләве буенча, башта Атласины атарга дип карар чыгаралар, бераздан трибунал рәисе һәм әгъзалары үзләре үк бу карарны үзгәртергә мәҗбүр булалар. Хәзер Атласиның укучысы, атказанган мәгърифәтче Вәли Хаҗиевның истәлекләреннән бер өзек китерик, ул бу мәсьәләгә бераз ачыклык кертә:

«Атласи чехлар отрядына коммунистларны тотып биргән, диеп, хәрби трибунал аны атарга дигән хөкем чыгарган. Шунысы игътибарга лаек: хөкем карары чыгарылуга карамастан, Атласи судка килгән халыкка «Дарвинизм» дигән лекция сөйләргә теләге барлыгын белдерә. Трибунал рәисе аның соңгы теләген үтәргә ризалык бирә. Лекция тирән эчтәлекле була. Халык бу галимнең лекциясен сокланып та, кызганып та тыңлаган вакытта залга 3-4 кеше килеп керәләр дә: «Суд карары ничек булды?» – дип сорыйлар. «Атарга!» – дигән сүзне ишеткәч, бу карарның ялгыш булуын исбатлый башлыйлар. Аларның берсе, Җәләй Гыйльметдинов, Атласи фатирында өч көн чехлардан яшеренеп ятуын, Закир Исхаковны «үлем вагоны»ннан Атласиның ничек коткаруын һ.б. сөйләгәч, трибунал рәисе үзе үк үлем карарын юкка чыгарырга мәҗбүр була. Атласи бу юлы үлем җәзасыннан шулай котылып кала. (Миңа бу хакта Җәләй абый Азнакайда райком секретаре булып эшләгәндә сөйләгән иде.)» (Вәли Хаҗиев. Һади Атласи мәктәбе // Һади Атласи..., Б.354.)

Әйе, ул чагында нәкъ шулай булган булырга да мөмкин, бик болганчык еллар бит! Ревтрибунал рәисенең ЛОНДОН фамилияле кеше булуы да, бәлки, хөкем карарын үзгәртүгә сәбәпчедер. Ә инде Атласиның дарвинизм турындагы лекциясенә килгәндә, ул аның яраткан темасы була, галим аны «яшәү өчен көрәш» концепциясе, дип атый. Угыз абыйның истәлекләреннән күренгәнчә, халык аның әтисен суд залыннан кулларына күтәреп алып чыга. «Бу вакыйганы бер карт бабай сөйләгән иде: «Миңа 13-14 яшьләр булгандыр, – дип яза ул. – Суд барган урамда шыгрым тулган халык, андый күп җыелган халыкны күргәнем юк иде. Борчылалар, кайвакытта кычкырып әйткән сүзләр дә ишетелә. Берничә сәгать узгач, Һади аганы яшь егетләр суд бүлмәсеннән кулларына күтәреп урамга алып чыгалар. Менә ул халык казанган абруйның күренеше». (Угыз Атласов. Әтием турында хатирәләр..., Б.61.)

Һади Атласины халык өенә кадәр кулларына күтәреп алып кайта... Ә анда аны карт анасы Сәрвиҗамал әби, яраткан хатыны, фикердәше Хөсникамал абыстай, балалары Сәлма, Габделбәр һәм сабый Илтөзәр өзелеп көтеп торалар, ул төрмәдә ятканда, 1920 елда Казанда икенче тапкыр басылып чыккан «Казан ханлыгы» китабы көтеп ята, милләт өчен эшлисе тау-тау эшләр көтеп тора... Һәм тагы төрмәләр, төрмәләр, төрмәләр... Хәер, акыл иясе Һади Атласи хәзергә әле боларны белми, хәзергә аны милләте, кулларына күтәреп, өенә алып кайта, киләчәккә алып бара...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10, 2016

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: