СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Атласиның дүртенче төрмәсе һәм мәңгелеккә күчүе...

Чекистлар Атласины тиз генә сындыра алмый, ул аларга да үзенең тормыш фәлсәфәсен сөйли, каушап-куркып төшми, киңәшләрен дә бирә. Башта шулай була. Әмма чекистларга аның контрреволюцион оешма төзүен, СССРны җимереп, совет властен бәреп төшереп, бәйсез төрки-татар дәүләте төзергә җыенуын тануы кирәк, «әйе, мин чит ил шпионы», дип әйтүе кирәк. Әлбәттә, Атласи боларга уңай җавап бирми, әмма төркиче-пантюркист булуын, эволюцион юл белән, ягъни, СССР үзе җимерелгәч, бөтен төркиләр өчен бер бәйсез дәүләт төзергә хыяллануын яшерми. Ул Мәскәүдә, 1923, 1926 елларда Төркия илчелегендә булуын, аларга илдәге вазгыятьне аңлатуын, үзенең дә соңрак Төркиягә күчеп китәргә теләвен ачыктан-ачык әйтеп бирә. Һәм, әлбәттә, боларның барысын да соңыннан аның үзенә каршы боралар

«1936 елның августыннан 1937 елның маена кадәр 16 тапкыр сорау алу һәм күзгә-күз очраштыру үткәрелгән, – дип яза тарихчылар. – 1936 елның декабреннән 1937 елның мартына кадәр Бөгелмәдәге кайбер укытучылар һәм руханилар кулга алына. Аларның барысын да Атласов революцион оешмасына кертеп карыйлар. Хөкем ителүчеләр басым астында «үзләренең контрреволюцион акцияләрдә катнашуларын» танырга мәҗбүр була. Ләкин Атласи, гаепсезлеген әйтеп, үз дигәнендә тора һәм гаепләрне кире кага». (Алсу Мөхәмәтдинова, күрсәтелгән хезмәт, Б.43-44.)

Әмма соңга таба, кыйнауларга һәм каты газапларга түзә алмыйча, Атласи да кайбер булмаган гаепләрен, кылмаган гамәлләрен үз өстенә ала. Әйтик, Шәфиев Габдрахман (Шәфи Алмаз) белән «контрреволюцион элемтәдә торуын» таный, һәрхәлдә, ул аны 1923 һәм 1926 елда нибары берничә тапкыр Мәскәүдә, Төркия илчелегендә генә күргән була. Шулай ук үз тирәсендәге милли хисле кешеләрне, аерым эшкәртеп, контрреволюцион оешма төзүен дә «танырга» мәҗбүр була, әмма ул оешма белән бары тик үзенең генә җитәкчелек итүен әйтә. Бу беркетмәләрдә сорау алучы чекистлар кулы уйнаганлыгы да сизелә – алар Атласи исеменнән, үзләреннән өстәп, аны батырырлык күп нәрсәләр өстәгәннәр. Әйтик, Атласиның бөтен якыннарын-тарафдарларын шушы яшерен оешма исемлегенә керткәннәр, имеш, аларны ул үзе санап чыккан, ул үзе аларга халык арасында бәйсез төрки-татар дәүләте идеяләрен таратырга кушкан. Әлбәттә, Атласи үзенең якыннарын мондый куркыныч хәлгә куймас иде, бу үлем исемлегенең чекистлар тарафыннан алдан әзерләнгәне күренеп тора.

Бу урында Һади Атласидан сорау алу беркетмәләреннән кайбер урыннарны укучыларга тәкъдим итәр идек, чөнки ул аның ахыргача гаделлеген, үз-үзенә ныклы ышанычын, максатчанлыгын күрсәтә.«1937 елның 2 маенда сорау алу беркетмәсеннән: (Һади Атласиның 1923 елда Мәскәүдә, Төркия илчелегендә илче Мохтар-бәй белән очрашуы турында.)

ВОПРОС: Изложите сущность Ваших переговоров с Мухтар-Беем?

ОТВЕТ: Мои переговоры с Мухтар-Беем выразились в следующем:

Я в начале переговоров дал Мухтар-Бею в подробной форме информацию о политико-экономическом и культурном состоянии тюрко-татарских народов, населяющих СССР.

Конкретно, в своей информации я, насколько мне теперь помнится, говорил:

1. Советская власть разрушила тюрко-татарские медресе, разрушила религиозные учреждения, т.е. то, что имеет существенное значение для роста тюрко-татарского народа.

2. Что тюрко-татарская деревня в условиях Советской действительности находится в тяжёлом экономическом положении.

3. В условиях Советской действительности тюрко-татары ассимилируются, вырождаются.

И дальше я высказал Мухтар-Бею сомнение в возможности дальнейшего существования Советского государства.

уществования Советского государства. В заключение этой, контрреволюционной по содержанию информации, я высказался перед Мухтар-Беем о том, что тюрко-татарскому народу необходимо создать своё самостоятельное государство и при этом просил его (а в его лице Турции) оказать нам – тюрко-татарам соответствующую помощь.

Мухтар-Бей внимательно выслушал мою информацию, после чего стал расспрашивать меня подробно о дислокации тюрко-татарских областей в СССР. Численности в них коренного населения, их экономике и т.п. На все эти вопросы я дал Мухтар-Бею исчерпывающие справки со статистическими и фактическими данными, что тут же записывал присутствующий при этом секретарь посольства Анас-Бей». (Атласиларның шәхси архивыннан.)

Шушы ук көнне Атласидан «контрреволюцион оешмасының» программасы турында да җентекле сорау алалар. Әлбәттә, андый оешма да, аның программасы да булмый, әмма Атласи үзенең бу хакимият турындагы уй-фикерләрен, татар халкының авыр хәле турында программа рәвешендә сөйләп бирә.

«ВОПРОС: Сообщите программу Вашей контрреволюционной организации.

ОТВЕТ: Написанной программы организация не имела, но я, как руководитель её, исходил в работе организации из следующих программных установок:

1. Политика Коммунистической Партии и Советского Правительства в национальном вопросе не обеспечила полного уничтожения неравенства между тюрко-татарами и русскими (великороссами).

2. Что в силу этого русская нация с ее инстинктом господства над другими нациями и в условиях Советской действительности продолжает оставаться великодержавной нацией, находясь в более привилегированном положении по сравнению с тюрко-татарами.

3. Тюрко-татары в условиях Советской действительности в вопросе языка остаются неравными по сравнению с русскими, ибо их язык не имеет достаточно полного применения у государства.

4. В вопросах национальной культуры тюрко-татары лозунг Коммунистической Партии и Советского Правительства «культура национальная по форме, социалистическая по содержанию» не обеспечивает сохранения и роста национальной культуры тюрко-татар в её подлинно-национальном облике. Поэтому и в противовес ему выдвигался другой лозунг: «Культура национальная и по форме и по содержанию».

5. Что в силу вышеуказанных факторов в условиях Советской действительности происходит процесс ассимиляции тюрко-татар в направлении их русификации, что ведёт к их вырождению.

Плюс к этому в программных установках организации имели отражение ещё следующие моменты:

1. В условиях Советской действительности в экономическом отношении тюркотатары не имели и не имеют роста в силу таких явлений, как сокращение посевов, сокращение животноводства, применение продовольственной развёрстки в годы военного коммунизма, а в последующие годы – коллективизации сельского хозяйства.

2. Национальные традиции во всей её разновидности и религия тюрко-татар в условиях Советской действительности уничтожаются.

Исходя из этих основных предпосылок в программных установках организации делался вывод, что тюрко-татары в условиях Советской действительности продолжают вырождаться, вымирать, что для предотвращения этого необходима борьба за независимость – для достижения конечной цели – объединения тюркотатар в независимое, тюрко-татарское государство с буржуазно-демократическим государственным строем.

Это тюрко-татарское государство проектировалось образовать в следующих территориальных пределах: Татария, Башкирия, Узбекистан, Туркменистан, Казахстан с присоединением к ним Восточного Туркестана

Образование этого государства мыслилось ко времени крушения Советского Союза в престоящей войне со стороны капиталистических государств». (Атласиларның шәхси архивыннан.)

Менә бу сүзләр Атласиныкы булырга охшаган, чөнки ул аны гомере буе шулай сөйләгән – илдә руслар белән татарлар тигез хәлдә түгел, татарлар үз дәүләтләре булганда гына милләт буларак исән калачак. Ә алга таба чекистлар өстәгән текст булырга да мөмкин, имеш, Атласи совет власте белән көрәшү өчен шушы оешмасын төзегән, моның өчен чит илләр белән элемтәгә кергән, аларның СССРга каршы сугыш башлавын гына көтеп торган һәм башкалар, һәм башкалар... Атласи боларга да уңай җавап биргән, әмма бу дөреслеккә охшамаган, йә бу сүзләрне аннан кыйнап әйттергәннәр, йә үзләре өстәп куйганнар.

Шушы ук көннең беркетмәләрендә Атласидан Гаяз Исхакый, аның чит илдә бәйсез Идел-Урал дәүләте төзергә әзерләнүе турында да сораулар бар, ул моңа да уңай җавап бирә. Кайвакытта Атласи бу сүзләрне сорау алучылар өчен түгел, ә киләчәккә – безгә төбәп, махсус әйтеп калдырган кебек тоела. Әйе, ул да, чит илләрдәге мөһаҗир татарлар да үз бәйсез дәүләтләрен төзү турында хыялланганнар, шуңа омтылганнар, булдыра алганча, шушы юнәлештә хәрәкәт иткәннәр. Һәм шушы изге максатны безгә дә васыять итеп әйтеп калдырганнар. Бу очракта, төрмәдә сорау алу-допрос беркетмәләре аша булса да...

«ВОПРОС: Известно ли Вам контрреволюционная работа татарской, белой эмиграции в лице Гаяза Исхакова и других по подготовке создания так называемого независимого тюрко-татарского государства «Идел-Урал«?

ОТВЕТ: Да, известно. [...]

ВОПРОС: Как реагировали Вы, как руководитель контрреволюционной организации на эту контрреволюционную работу татарской белой эмиграции?

ОТВЕТ: Реагировал положительно, так как цели и задачи образования независимого тюрко-татарского государства, как у организации, мною возглавляемой, так и у татарской белой эмиграции, в лице ГАЯЗА ИСХАКОВА и других – одинаковы.

ВОПРОС: Значит, работа Вашей организации по подготовке образования тюркотатарского государства явилась частью указанной выше общей работы зарубежной контрреволюции в лице татарской белой эмиграции?

ОТВЕТ: Да, выходит так.

ВОПРОС: Была ли известна контрреволюционная работа Вашей организации по подготовке создания указанного тюрко-татарского государства заграницей, в частности татарской белой эмиграции в лице ГАЯЗА ИСХАКОВА и других?

ОТВЕТ: Вероятно была известна, так как об этой нашей работе знал ШАФЕЕВ АБДРАХМАН, который, как мне известно, был связан с ГАЯЗ ИСАКОВЫМ и другими представителями татарской белой эмиграции.

ВОПРОС: Из Ваших показаний видно, что возглавлявшаяся Вами контрреволюционная организация, по общей контрреволюционной работе по подготовке создания так называемого независимого тюрко-татарского государства, представляла собой филиал контрреволюционной работы белой эмиграции в СССР. Признаёте ли Вы это?

ОТВЕТ: Да, признаю». (Атласиларның шәхси архивыннан.)

Беркетмәләрдән күренгәнчә, бу көнне Һади Атласидан озак һәм бик җентекле сорау алганнар, чөнки моның җитди сәбәбе бар. Эш шунда: Атласины сак астында тоту вакыты инде 1937 елның 13 апрелендә үк чыккан була, ә эшне судка тапшыру өчен ул гаебен һаман тулысынча танымый. Һәм шул елның 27 мартында УГБ НКВД АТССР, Һади Атласиның сак астында булу вакытын 1937 елның 13 июненә кадәр озайту соравы белән, Мәскәүгә мөрәҗәгать итә. НКВД карарыннан күренгәнчә, бу эш буенча инде кырыкка якын кеше кулга алынган була һәм кайберләре белән Атласины күзгә-күз очраштыралар. Ни кызганыч, ахрысы каты кыйналулар сәбәпле, Атласиның кайбер якыннары аңа каршы күрсәтмәләр бирә, контрреволюцион оешма булганлыгын, Атласиның совет властен бәреп төшереп, бәйсез татар дәүләте төзергә теләвен, боларны да шуңа котыртуын таный.

Инде тагы 1937 елның 2 май сорау алу беркетмәләренә килик, аңа НКВД комиссары Рудь һәм УГБ лейтенанты Мозаффаров кул куйган, димәк, допросны да алар алган. Сорау алуның азагында Атласи барысын да кире кага башлый, аңа «Вы говорите неправду!», «Неправда!», «Это не всё!», «Вы продолжаете говорить неправду!» дип акыралар, болар да беркетмәгә язылган. Атласидан, чит илдәге татарлар безгә монда бәйсез дәүләт төзергә ярдәм итте, дип әйттерергә тырышалар, ул моны кире кага. Чекистлар шулай ук 1929 елны Төркиягә качкан Әхмәт Тимер (Яруллин) төркемен һәм кача алмыйча калган Атласов Габделбәр белән Фәттахов Зәкәрияне искә төшерәләр, «аларны чит илдәге татар эмиграциясе белән контрреволюцион элемтәләр урнаштырырга сез җибәрдегезме», диләр, Атласи моннан баш тарта. Алга таба Атласины 1936 елда чит илгә качарга җыенуда гаепләргә тырышалар, имеш, сорау алганда, Исхаков Касыйм шулай дип әйткән, Атласи моны кире кага

Шушындый провокацион сораулар арасында «бәйсез төрки-татар дәүләте» турында бик җитди сорау да куела, имеш, Атласи да аңа бик җитди, канцелярия телендә җавап бирә. Беркетмәнең бу өлешен, Атласины ахыргача батыру өчен, чекистлар үзләре өстәгәндер, дип тә уйларга мөмкин, чөнки ул, тәҗрибәле сәясәтче, болай җавап бирмәс иде. Органнарның ничек мәкерле эшләүләрен күрсәтү өчен, беркетмәнең әлеге өлешен дә язып үтәбез:

«ВОПРОС: В чём конкретно заключалась работа Вашей контрреволюционной организации по подготовке создания так называемого тюрко-татарского государства?

ОТВЕТ: Практическая работа организации заключалась в агитации и пропаганде, направленной:

1. На создание недовольства Советской властью и Компартией в национальном вопросе.

2. На разжигание националистических настроений среди тюрко-татар.

3. На разжигание национальной розни между тюрко-татарами и русскими.

4. На популяризацию идеи борьбы за объединение тюрко-татар в самостоятельное государство с буржуазно-демократическим государственным строем.

5. На подготовку кадров-организаторов дальнейшего движения по созданию указанного независимого, тюрко-татарского государства. Другой контрреволюционной деятельностью наша организация не занималась.

ВОПРОС: Это не всё! Вы скрываете от следствия остальную контрреволюционную деятельность Вашей организации.

ОТВЕТ: Другой контрреволюционной деятельностью организация не занималась». (Атласиларың шәхси архивыннан.)

Алга таба, «Туйкиннар һәм башкалар әйтте», дигән яла белән, Атласины татар авылларында баш күтәрүчеләр әзерләүдә гаепләргә тырышалар, имеш, сугыш башланса, алар совет дәүләтенә каршы көрәшергә тиеш булганнар. Атласи бу гаепләүне дә кире кага. Аны шпионлык итүдә, 1934 елда оешма әгъзасына Казанның дары заводы, Госбанкы, Татарстанның промышленносте һәм авыл хуҗалыгы буенча шымчылык мәгълүматы тупларга кушуда гаеплиләр – Атласи моны кире кага. Уфадагы Үзәк Диния нәзарәтен, инде вафат булган Ризаэддин Фәхреддинне дә контрреволюцион оешма белән бәйләргә тырышалар – Атласи моны да кире кага...

«ВОПРОС: Следствию известно, что Ваша организация состояла в контрреволюционной связи с Центральным Духовным Управлением мусульман? Признаетёсь ли в этом?

ОТВЕТ: Нет, не признаюсь, так как такой связи не существовало.

ВОПРОС: Вы говорите неправду! Вы, как показали выше, вовлекли в свою организацию муфтия ФАХРУТДИНОВА РИЗУ. Вы посещали несколько раз ЦДУМ, где вели с его руководителями разговоры на политические темы. К Вам приезжал член ЦДУМ СУЛЕЙМАНОВ АБДУЛЛА, с которым Вы вели контрреволюционные разговоры. Эти факты и ряд других, которыми располагает следствие, подтверждают наличие указанной связи между Вашей организацией и Центральным Духовным Управлением Мусульман. Предлагаем признаться!

ОТВЕТ: Повторяю, указанной связи между нами не было.

ВОПРОС: Вы продолжаете говорить неправду. Вам зачитываются показания участника Вашей организации БИКБОВА КАМИЛЯ: «Наша организация имела в контрреволюционных целях связь с Центральным Духовным Управлением Мусульман… Связь осуществовалась АТЛАСОВЫМ Гади и ЯРУЛЛИНЫМ Рашидом… Через Центральное Духовное Управление Мусульман наша организация использовала мулл для ведения контрреволюционной агитации против Советской власти. Признаетесь ли Вы теперь?

ОТВЕТ: Нет. Вновь повторяю: указанной связи не существовала». (Атласиларның шәхси архивыннан.)

Беркетмәләрдән күренгәнчә, шушы урында нидер булып ала. Моңа кадәр күпчелек гаепләүләрне кискен рәвештә кире кагып барган Атласи кинәт кенә үзгәрә һәм бу ялаларны үз өстенә ала. Гадәттә, сорау алулар төнлә барган, бик озакка сузылган, ахырга таба Атласины кыйнап, булмаган гаепләрен үз өстенә алырга мәҗбүр иткәннәрдер. Бу хәлне башкача аңлатып булмый.

«ВОПРОС: Из Ваших показаний видно, что Вы создали и руководили контрреволюционной организацией, которая на протяжении целого ряда лет вела организованную контрреволюционную работу по подготовке создания так называемого независимого, тюрко-татарского государства, с буржуазнодемократическим государственным строем. Вы в этой контрреволюционной работе состояли в неофициальной, контрреволюционного характера связи с представителями иногосударства, давали им сведения, могущие быть использованными ими в ущерб Советского государства. Признаёте ли Вы себя в этом виновным?

ОТВЕТ: Да, виновным себя целиком и полностью признаю.

Я – старый, убеждённый националист, пантюркист. Я – бывший эсэр, участник 2-й Государственной Думы. Дважды судимый Советской властью за контрреволюционную деятельность.

Имея такое политическое прошлое, я в действительности почти с первых же дней существования Советской власти встал на путь организованной борьбы с Советской властью, которую я вёл на протяжении многих лет – за осуществление основной идеи, вытекающей из моих пантюркистских убеждений, идеи тюрко-татарского объединения в самостоятельного буржуазно-демократического типа, государство.

Ответы, на поставленные мне вопросы записаны правильны, мне зачитаны, в чём и подписуюсь – Г.Атласов». (Атласиларның шәхси архивыннан.)

Кулга алынганнан соң, шушы ун ай вакыт эчендә Һади Атласидан менә шулай газаплап, дистәләрчә тапкыр сорау алына. Атласи үзе тиз генә бирешмәсә дә, көрәштәшләренең аңа каршы биргән күрсәтмәләрен нигез итеп алып, карт милләтчене әкренләп үлем карарына әзерлиләр.

Менә тагы бер сорау алу беркетмәсе, аңа 1937 елның 4 апреле датасы куелган, ул Атласиның ни дәрәҗәдә дөньякүләм масштабта фикер йөртүен күрсәтә:

«ВОПРОС: Ваша контрреволюционная организация, прежде всего в Вашем лице, занималась германо- и японофильской агитацией. Подтверждаете ли Вы это?

ОТВЕТ: Отрицаю.

ВОПРОС: Неправда! Вы, среди целого ряда лиц своего окружения, неоднократно занимались указанной агитацией. Признайтесь.

ОТВЕТ: Вновь отрицаю.

ВОПРОС: Вы продолжаете врать! Вам зачитывается показание известного Вам УРАЗМАНОВА Сабира, уличающее Вас во лжи: «…в разговоре, происходившем между мною и АТЛАСОВЫМ Гадыем в январе месяце 1936 года, он – АТЛАСОВ Гады – восхвалял Германию и Японию как могущественные государства, которые уничтожат Советский Союз». Признаёте ли Вы теперь? ОТВЕТ: Да, подтверждаю.

ВОПРОС: Вам зачитывается показание другого, также Вам хорошо известного человека, а именно ИСХАКОВА Касыма: «…в одну из встреч с АТЛАСОВЫМ Гадыем, в период с 1934 по 1936 год, в разговоре со мной АТЛАСОВ Гады высказал своё явно контрреволюционное отношение к существующему Советскому строю. Говорил…, что Германия выступит против Советского Союза и захватит его».

ОТВЕТ: Такого разговора с моей стороны не было. ВОПРОС: Вы продолжаете врать! В подтверждение этому Вам приводится показание известного Вам САТУЛЛИНА Хамида:

«…в 1936 году, кажется осенью, АТЛАСОВ Гады в разговоре со мной заявил: «Сейчас во всём мире и в особенности в Германии проходит кампания гордости за свою нацию, а у нас в России (так он всегда называл СССР) гордость своей нацией относится только к русским… и дальше больше, он говорил – самая высшая культура в мире – это немецкая культура… а дальше АТЛАСОВ Гады говорил – скоро над Россией (Советским Союзом) будет хозяином Япония… Признаёте ли Вы этот факт?

ОТВЕТ: Признаю частично, а именно: восхваление немецкой культуры. В остальном отрицаю. ВОПРОС: В распоряжении следствия имеются показания целого ряда других лиц, целиком и полностью подтверждающие то, что Вы, Ваша контрреволюционная организация систематически занимались германо- и японофильской агитацией. Следствие, указывая на бесполезность отрицания, предлагает Вам еще раз – признать откровенно эту сторону практической, контрреволюционной деятельности.

ОТВЕТ: Я являюсь старым германо- и японофилом, поэтому, не исключаю того, что в отдельных случаях занимался германо- и японофильской агитацией». (Атласиларның шәхси архивыннан.)

Атласидан сорау алу беркетмәләре белән танышканда, күп кенә тарихи шәхесләрнең исемнәрен очратырга мөмкин – чекистлар аннан Гаяз Исхакый турында да, Ризаэддин Фәхреддин, Садри Максуди, Шәфи Алмаз, Галимҗан Идриси, Галимҗан Шәрәф, Әкъдәс Нигъмәти, Зәки Вәлиди, Мирсәет Солтангалиев, Бубыйлар турында сорашалар. Атласи 1926 елда Мәскәүдә, Төркия илчелегендә төрек мәгариф инспекторы Сафган-бәй белән очрашкан була, 1936 елның 20 ноябрендә сорау алу беркетмәләрендә бу хакта да хәбәр бар:

«…САФГАН-БЕЙ спрашивал моё мнение о личностях татаро-башкирских белых эмигрантов: МАКСУДОВЕ Садри, ВАЛИДОВЕ Заки и ИСХАКОВЕ Гаязе. На это я сообщил ему следующие характеристики в отношении этих эмигрантов.

1. О МАКСУДОВЕ Садри я сказал, что он имеет хорошее образование, бывший кадет, но не революционер. О том, что он бывший кадет я сказал после того, как САФГАН-БЕЙ специально спросил меня об этом.

2. О ВАЛИДОВЕ Заки я сказал, что он хороший, крепкий учёный, имеющий глубокие познания в области исторических наук и что в политическом отношении вполне устойчивый человек.

3. Об ИСХАКОВЕ Гаязе я сказал, что он известный, сильный татарский писатель,бывший революционер, но политически неустойчивый человек». (Атласиларның шәхси архивыннан.)

Һади Атласи башта Казан шәһәренең Дзержинский урамындагы «Черек күл» төрмәсендә утыра, аннан аны халык телендә «Пләтән төрмәсе» дип аталган төрмәгә күчерәләр. Аның төрмәдән язган бер генә хаты сакланган, ул 1936 елның ноябрендә язылган, Атласи анда инглиз телендә партия тарихы китабын сораган һәм балаларына үгет-нәсихәт биргән. Әйе, галим төрмә шартларында да укуын, гыйлем алуын ташламаган, даими үз өстендә эшләгән. Бу урында мин Атласи белән бер вакыттарак «Черек күл» төрмәсендә утырган Павел Аксёнов һәм Пләтән төрмәсендә утырган Ибраһим Салаховның истәлекләре белән уртаклашасым килә. Дөрес, алар Атласиның үзен күрмәгәннәр, әмма аның турында төрмәдә күп ишеткәннәр һәм язып та калдырганннар.

«Көтмәгәндә мин эчке төрмәнең (Дзержинский урамында) 3 нче камерасына эләктем, – дип яза Аксёнов. – ...Миңа кадәр бу камерада шактый вакытлар профессор Атласов ябылып тотылган икән. Мин яңа танышларымнан Атласов һәм аның эше турында сөйләүләрен сорадым. (Бу урында Атласиның Соловкидагы төрмә чоры тасвирлана, аны алда биргән идек.)

...Соловкида утыру срогы тәмамлангач, Атласов иреккә чыгарыла һәм ул, калган гомерен тыныч кына үткәрү өчен, туган Татарстанына кайта. Элеккечә Совет властеның кан дошманы булып калса да, ул көрәштән баш тарта, үзенең тормышын мәдәни-агарту эшчәнлегенә багышлый. Ничек кенә булса да, 1936 елның азагындамы, 1937 елның башындамы аны яңадан кулга алып, төрмәгә ябалар. Элегрәк судларда аның «кылган гамәлләре» ялгыз җинаятьченеке итеп кенә карала, хәзер ул зур контрреволюцион оешманың җитәкчесенә әверелә. Һәм судны да аңа аерым киңәшмә түгел, революцион трибунал ясарга тиеш була.

Суд алдыннан эчке төрмәнең кизү торучы башлыгы Атласовка, кул куйдырып, гаепләү карарын тапшыра. Бу гаять куркыныч һәм дәлилләргә нигезләнмәгән документ була. Аны укыганда, профессор Атласов еш кына: «Ах, нинди хәсисләр болар!», «Хыялыйлар да соң, бәдбәхетләр дә соң!», «Бу юриспруденция түгел, бу бит кретинлык», – дигән ачулы репликалар ташлый.

Суд тикшерүе барышында Атласов үзенә ялган гаеп тагучылардан: «Сезне ялганларга нәрсә мәҗбүр итте, сорау алган вакытларда сезне нык кыйнадылармы һәм восстание әзерләү турында кеше ышанмаслык гайбәтне гаепләнүче үземе, әллә тикшерүче уйлап чыгардымы?» – дип сорый. Гаепләнүчеләр аска карап дәшмиләр, аларның кайберләре генә нәрсәдер мыгырдый, тик сүзләре аңлашылмый. Судья белән прокурор исә Атласовны батыручыларга ярдәмгә килеп, аларны җавап бирү вазифасыннан азат итәләр.

Судья һәм прокурор белән әңгәмәсе вакытында Атласов түбәндәгеләрне сөйли:

– Сез совет властен бәреп төшерүне оештыруны миңа сылтап калдырасыз. Әмма мондый оешма өчен армия, командирлар, корал һәм башка күп нәрсәләр кирәк. Боларның барысы да кайда? Янәшәмдә утырган, тикшерү барышында газаплар кичергән, куркытылган бәхетсез кешеләрнең баш күтәрүчеләр армиясенең үзәге диюгә кем ышаныр? Әлеге мескен кешеләр армиянең йөк олауларын алып бару өчен дә эшкә яраксызлар бит.

Камерада утыручы иптәшләре белән суд процессының барышы турында тәэсирләр белән уртаклашканда, Атласов үзен атарга хөкем итүләре мөмкин, дигән фикерне әйтә. Ул, мине мондый язмыш куркытмый, ди. Әмма үзеннән үч алу ни өчен бернинди гаепсез күп кенә кешеләрне юк итү юлы белән башкарылырга тиеш, дип, аптыравын белдерә

Атласовны һәм тагын берничә кешене атулары, күп кенә кешене озак сроклы хезмәт белән төзәтү лагерьларына хөкем итүләре турында төрле төрмәләрдә шактый булганнан соң гына ишеттем». (Павел Аксёнов. Күрсәтелгән хезмәт, Б.161.)

Бу истәлекләрдән күренгәнчә, Атласи нинди шартларда да югалып калмый, вазгыятькә аек акыл белән бәя бирә, үзен нәрсә көткәнен белә һәм аңа әзер була. Әйе, аның белән бергә хөкем ителүчеләр дә, аңа каршы күрсәтмә бирүчеләр дә, аның белән бергә атып үтерелүчеләр дә бик нык газапланган, кыйналган, куркытылган була.

Медицина белешмәләреннән күренгәнчә, имам Рәшит Яруллинның нибары өстәге ике теше генә калган була, димәк, калганнарын бәреп сындыралар. Җинаять эшендә сакланган фотодан күренгәнчә, имам Касыйм Исхаковның (Гаяз Исхакыйның туганы) чигәсендә – кан оешып каткан яра... Атласи үзе дә табиб тикшергәндә аягында чак басып тора, чайкалып, тигезлеген югалта, әмма рух ныклыгын ахыргача саклый.

Ибраһим Салахов Пләтән төрмәсенә 1937 елның октябрь аенда китерелә. Үзе истәлекләрендә язганча, бу вакытта инде анда татарның күренекле шәхесләре Галимҗан Нигъмәти, Гыйлем Камай, Гомәр Гали, Алкин, Сөббух Рафиков, Сәләх Атнагулов һәм башкалар утыра, күрше камераларда Галимҗан Ибраһимов үлем көтеп ята, Атласовлар төркеме дә монда икән, алар турында шомлы хәбәрләр йөри. Алда китереләчәк өзектә вакыйга Пләтән төрмәсендә, Ибраһим Салахов утырган камерада бара, ул шунда 1937 елның көзендә ишеткән хәлләрне язып калдырган:

«...Бераздан ишек ачылып, таныш булмаган берәүне керттеләр. (...) Бераздан Алкин, аның янына килеп:

– Син кайдан, иптәш? Нинди яңалык? – дип сүз башлады. – Яңалык чамалы, – диде егет, теләр-теләмәс кенә башын күтәреп.

– Бүген төнлә мин бер укытучы белән утырдым. Әлмәттән. Аны Атласов төркемендә судлыйлар икән. – Нәрсә, инде суд та башланганмы?

– Инде икенче көн. Менжинский клубында трибунал хөкем итә ди. Ябык суд. Берәүне дә кертмиләр. Клуб солдатлар, этләр белән саклана. Менә шул укытучы гаҗәпләнеп, хәвефләнеп сөйләде.

Мин дә, башкалар да, югары сәкеләрдән төшеп, крагилы егет янына өерелдек. Сөббух «күз«не капларга басты.

– Һади Атласов, инде алтмышның аръягында булуына карамастан, таза, нык, җиңел сөякле, хәрәкәтчән кеше. Ул инде бер срок утырып кайткан. Соңгы елларда Бөгелмәдә укытучы булып эшли иде, ди. Үзе бик нәзакәтле, тәрбияле, югары белемле галим. Француз, немец, инглиз телләрендә яхшы сөйләшә, китаплар тәрҗемә итә иде, ди.

– Әйе, әйе, беләбез, – диде Камай ага, – талантлы кеше. Шуннан...

– Трибунал аны, Бөгелмәдә контрреволюцион оешма төзеп, Совет хөкүмәтен җимерүгә әзерләнүдә гаепли. Бу оешманың актив членнары дип, Бөгелмәдән, аның тирәсендәге авыллардан алтмыштан артык мулла, мөәзин, укытучыларны кулга алганнар. Минем янымда утырган укытучы да шул исәптән икән. «Дөресен әйткәндә, Һади аганы судта гына күрдем», – ди үзе. Атласов судта менә ничек сөйләде, ди: «Бөек Ленин вафат булганнан соң, бигрәк тә соңгы елларда, Сталин милли сәясәтне Маркс-Энгельс тәгълиматларыннан ераклаштыра бара. Милли кадрларның үсүенә, аларның мөстәкыйль фикер йөртүләренә киртә куя. Совет илендәге көнчыгыш халыкларының гарәп алфавитыннан латинга күчүләрен алкышлап, Владимир Ильич: «Бу тарихи вакыйга – көнчыгыш халыкларын бөтен дөнья культурасына алып чыгуда күпер», – дигән иде. Ләкин ул бу бөек борылышны үз күзләре белән күрә алмыйча калды. Әмма көнчыгыш халыклары, аның васыятьләрен истә тотып, аңа рәхмәт укыйлар һәм латин хәрефләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә – укытырга көч салалар. Ә Сталин, һичбер нигезсез рәвештә, тагын алфавит алыштыру мәсьәләсен күтәрде һәм инде мәҗбүри рәвештә тормышка ашыра. Бер кеше гомерендә совет көнчыгыш милләтләре инде өченче алфавитка күчәләр. Безнең халыкның күбесе болай тиктомалдан надан калачак. Шулай ук Сталинның телләрнең тууы, үсеше турындагы соңгы тезислары Маркс тәгълиматына капма-каршы», – дигән. Бу урында Атласов, немец һәм инглиз телләрендә Маркс хезмәтләреннән цитаталар китереп, үз фикерләрен дәлилләгән.

– Молодец, – диде кемдер урта сәкедән.

Сөйләүче аңа игътибар итмәде, дәвам итте:

– Ахырда ул сүзен болай тәмамлаган: «Әгәр иптәш Сталинның кайбер фикерләре белән килешә алмау җинаять икән, мин сезнең хөкемдә. Әмма мин Совет дәүләтен җимерергә әзерләнмәдем һәм контрреволюцион оешма булдыру нияте белән мавыгу җүләрлегенә барып җитмәдем. Чөнки мин үзем хәл кадәре бу хөкүмәтне урынлаштыру өчен көрәштем, корал белән чехларга каршы сугыштым. Тарих – шаһит».

– Дөрес, Атласов Колчак тылында безнең өчен эшләде һәм бик кирәкле данныйлар бирде, – диде комиссар Имәнкулов.

– Бүлмәгез әле! Шуннан?

«Әгәр дә, – дигән Һади ага, өстәл артындагы трибунал членнарына карап, – әгәр дә, уйдырма гаепләү актыгызда күрсәтелгәнчә, мин контрреволюцион оешма торгызырга, Совет хөкүмәтен җимерергә уйлаган булсам, – тагын кабатлыйм, андый ният миндә булганы юк, – кемнәргә, нинди көчләргә таянган булыр идем? Гафу итегез, ярты ел нахакка төрмәдә утыруыма да карамастан, мин әле үз акылымда. Әгәр ул кара юлга бассам, сез алдыма китереп бастырган мулла-мунтагайларга түгел, яшь көчләргә таянган булыр идем. Шуның өчен бу акылга-аңга сыймый торган уйдырма төркемне миңа бәйләмәгез. Мин аларны белмим, белергә дә теләмим». Ул укытучыны бүген тагын судка алып киттеләр. […]

Кичке аш алдыннан торбаны шакыдылар. Алкин «Бестужев әлифбасы«на күчте, идәнгә чүгеп, торбага колагын куйды һәм аннан килгән хәбәрне иҗекли башлады. Сулышны өзеп, Алкинга төбәлдек:

– Три-бу-нал Ат-ла-сов-лар төр-ке-мен... – хәбәрне тапшыручы, бу җиргә җиткәч, пауза эшләде... Әллә инде «күз» комачауладымы. – Атласовның үзен дә а-тар-га хөкем ит-кән...

Алкин, хәбәрне әйтеп бетерер-бетермәс, идәнгә утырды. Электр тогы суккандай катып калдык. «Күз» чайкалды. Ачылды. Кан баскан ачулы бәбәк карый.

Йөрәк тибүдән туктады сыман. Күзләремә яшь килеп тыгылды.

– Йа Алла, бу нинди бәйрәм бу?

Сабырсызланып, өметләнеп, соңгы ышанычларны бәйләп, дүрт күз белән көткән бөек бәйрәм – Октябрьнең егерме еллык тантанасы үтте дә китте. Ашыгыч процесслар, атулар, көне-төне туктаусыз сорау алулар, кыйнаулар, гарипләндерүләр, мәсхәрәләүләр белән узды...» (Ибраһим Салахов. Колыма хикәяләре. – Казан, 1989, Б.52-55.)

Инде әйткәнебезчә, «Атласовчылар – Атласовщина» дип аталган бу җинаять эше буенча 107 татар кулга алына, шуларның алтмыштан артыгына төрле вакытларда суд була. Чекистлар башта эшне бик зурдан кубып башласалар да, татарлар СССРны җимереп, бәйсез Туран-Татар дәүләте төзергә телиләр, дип бөтен милләтебезне хөкем итәргә җыенсалар да, бу эш киң яңгыраш ала алмый. Әйе, татарларның хыялларында мондый максат булган, тик аны тормышка ашырырлык шартлар булмаганга күрә, алар әлеге юнәлештә гамәл кылмаганнар. Әмма чекистларга бу милләтче татарларны хөкем итү, аларга җәза бирү бик кирәк булгач, сорау алу беркетмәләрендә кәгазь-дәүләт чүпрә кебек кабара, аның географик чикләре, эчке төзелеше, сәяси юнәлеше, хәтта ил башы да билгеле була, ул – Һади Атласи, әлбәттә, моны сорау алу вакытында башка тоткыннар әйтә.

Тоткын татарларның мондый мәкерле эшләрдә тәҗрибәсезлеге, артык ихлас һәм беркатлы булулары күп вакыт аларның үзләренә каршы эшли. Һади Атласи да башта, бик гадел һәм дөрес сүзле кеше буларак, иректә кемнәр белән аралашуын ачылып сөйли, ә чекистлар аларның барысын да үзләре уйлап чыгарган контрреволюцион оешма исемлегенә кертеп куялар. Соңыннан бу кешеләрне берәм-берәм бөтен ил буенча чүпли башлыйлар, Атласиның баҗасы Рәшит Яруллинны – Дагыстаннан,аларның хатыннарының туганнары Фәттаховларны Урта Азиядән тотып алып кайталар. Бу эш буенча тоткыннардан сорау алганда, сезне Һади Атласов сатты, исемлекне ул бирде, диләр, аларны кыйнап һәм куркытып, Атласига каршы күрсәтмәләр бирергә мәҗбүр итәләр. Шуңа күрә Атласи 1937 елның октябрендә, Хәрби трибунал судында, кайберәүләргә карап: «Мин боларны белмим! Минем коем тирән, болар минем коемнан су эчәрлек кешеләр түгел!» – ди

Шулай итеп, 1937 елның 23-28 октябрендә, Казан шәһәренең НКВД клубында Һади Атласига һәм аның тарафдарларына соңгы суд була. Әйткәнебезчә, эшне гадәти суд түгел, ә Идел буе хәрби округының Хәрби трибуналы карый, анда башкаларны кертмиләр, хәтта яклаучыларны да катнаштырмыйлар. «23-28 октября 1937 г. выездная сессия Военного трибунала Приволжского военного округа под председательством бригвоенюриста Микляева, членов: военюриста I ранга Тулина, военюриста Кутушева, секретарявоенюриста Княшевского на закрытом судебном заседании в Казани рассматривала дело Атласова и еще 24 «подельщиков». Судили татар, в основном, учителей, в качестве переводчика был вызван 3-й секретарь Бауманского райкома ВКП (б) Улунбеков. (…) Дело слушалось без участия обвинения и защиты, с вызовом наиболее важных свидетелей. Их было 16, они были напуганы и подготовлены следствием – все обвиняли и разоблачали подсудимых». (Литвин, күрсәтелгән хезмәт, Б.44.)

Һади Атласиның судта соңгы сүзен без инде бу язмабызда өзек-өзек кулланган идек, аларны кабатлап тормыйбыз. Аның белән бергә 24 кешене хөкем итсәләр дә, бу суд, нигездә, Атласига була, күбрәк ул сөйли, сорауларга да ул җавап бирә. Әйе, ул җәзасыз котыла алмасын аңлый, шуңа күрә, кайбер гаепләүләрне өстенә дә ала, әмма СССРны җимерергә теләү, шпионлык итү, чит илләргә сатылу, диверсияләргә хәзерләнү кебек гаепләрне кискен рәвештә кире кага. Хәрби трибунал әгъзаларының күңеле булсын, дипме, совет властен мактап та ала, урысларга да алай артык каты кагылмый, әмма татар халкының үз милли дәүләтенә, үз телендә сөйләшергә, үз динен тотарга хокуклары булуын кат-кат искәртә. Ул соңгы сүзендә, соңгы сулышында да бәйсез төрки-татар идеясеннән баш тармый! Бу урында Атласиның чын мәгънәсендә «СОҢГЫ СҮЗ»ен бирәбез, ул 27 октябрь көнне, кичке сәгать җиде белән сигез арасында яңгырый, ә икенче көнне инде аларга хөкем карары укыла... АТАРГА!

«Подсудимый АТЛАСОВ сказал:

Я человек бывший, а не настоящий: бывший педагог, бывший эсер, бывший член государственной думы, бывший историк. Я член и председатель управы и член национального собрания и преподаватель школы 2-й ступени. Я человек, безусловно, с определённым сознанием и идейный.

Я, революционер, националист и пантюркист. Целью моей было – создание единого тюрко-татарского независимого государства, но к этому я хотел прийти только путём эволюции. Почему я был сторонником создания независимого тюркотатарского государства? Я – историк, я изучал положение тюркских народов, их историю, их вырождение и вымирание через угнетение их русским народом. Я не отрицаю, что социализм не противоречит возрождению наций, но возрождение это я мыслил по-своему.

Я обвиняюсь по статьям 58-2, 58-6, 58-10 и 58-11. По ст. 58-6 я не виновен, правда, я имел переписку с НИГМАТОВЫМ Агдас. Я имел дважды связь с послом Турции. О чём я с ним говорил и что я ему сообщил, я уже показал в своих показаниях, но хочу предупредить, что делал я это не с контрреволюционной шпионской целью, а и в этом случае, главной моей целью было – ускорение и искание способов к созданию большого тюрко-татарского независимого государства. Кроме того, я встречался с представителем министерства просвещения Турции и был в связах с курьером Турецкого посольства ШАФЕЕВЫМ Абдрахманом. Вот и весь круг иностранцев, с которыми я имел связь. С Гаяз ИСХАКОВЫМ я не был связан. Я считал его первоклассным татарским писателем, но не политическим деятелем.

Некоторые свидетели на суде дали более или менее правильные показания о моей националистической деятельности, но некоторые из них – ложны.

Я себя считаю виновным по ст. 58-10-11. В части подготовки вооружённого восстания против Советской власти виновным себя не признаю, так как этого не было. Я противник восстания. Шпионской деятельностью я тоже не занимался и в этом себя считаю чистым, если суд считает мой разговор с турецким послом и другими иноподданными, как передачу сведений о Советском союзе представителям другого государства – то это неверно. Шпионских целей я не имел

Для меня организация существовала. По своему эту организацию я называл революционной для татарского народа. Другие подсудимые о существовании этой организации могли только догадываться. Я им не говорил открыто, что, мол, я вас вербую в организацию. Я был бы дураком, если бы так делал.

1929 г. меня привлекли к ответственности за принадлежность к султангалиевщине, но я к этой организации не примыкал. Для меня организация Султан ГАЛИЕВА не была авторитетом. Я сам руководил своей организацией, татарское государство мною мыслилось только после крушения Советской власти, во что, правда, я верил.

Я достаточно наказан. Все эти преступления я совершил до своего ареста, т.е. до 1929 года. По прибытии из ссылки, я этой деятельностью не занимался, я жаловался, ворчал на своё материальное положение, так как жил я в убогих условиях, но деятельности контрреволюционной я не вёл.

Я совершил преступление с сознанием и должен понести наказание.

В 20 ч. 00 мин. объявлен перерыв до 10 ч. 00 мин. 28.X.37 г.

В 10 ч. 00 мин. 28.X. Судебное заседание продолжается». (Атласиларның шәхси архивыннан.)

1937 елның 28 октябрендә Хәрби трибунал хөкем карары чыгара – аларны «совет властен юк итеп, бәйсез төрки-татар дәүләте төзергә җыенуда, шул максаттан шпионлык һәм диверсия эшләре алып баруда, чит илләр белән элемтәдә торуда» гаеплиләр. Урыс судьялары 9 татарны, шул исәптән төркем башлыгы Һади Атласовны да атып үтерергә, дип карар чыгаралар, калганнарын төрле елларга төрмәләргә озаталар.

Атырга хөкем ителгәннәрнең якыннары, шул исәптән Һади Атласиның хатыны Хөсникамал абыстай да, алар өчен ярлыкауны (помилование) сорап, Мәскәүгә кассация жалобалары язалар, әмма аларның өметләре акланмый. 1938 елның 11 февралендә СССР Югары судының Хәрби коллегиясе Казан судының үлем карарын үз көчендә калдыра, аңа Камерон, Лернер, Миляновский кул куя. 1938 елның 15 февралендә гаепләнүчеләр (Һади Атласи (тарихчы) – 1876-1938; Гани Алтынбаев (укытучы) – 1902-1938; Касыйм Исхаков (имам) – 1890-1938; Фазыл Туйкин (язучы) – 1887- 1938; Кәбир Туйкин (укытучы) – 1878-1938; Сабир Уразманов (укытучы) – 1892- 1938; Барый Фәттахов (имам) – 1875-1938; Зәкәрия Фәттахов (хезмәткәр) – 1910- 1938; Рәшит Яруллин (имам) – 1880-1938) атып үтерелә.

Атырга хөкем ителгәннәрнең якыннары, шул исәптән Һади Атласиның хатыны Хөсникамал абыстай да, алар өчен ярлыкауны (помилование) сорап, Мәскәүгә кассация жалобалары язалар, әмма аларның өметләре акланмый. 1938 елның 11 февралендә СССР Югары судының Хәрби коллегиясе Казан судының үлем карарын үз көчендә калдыра, аңа Камерон, Лернер, Миляновский кул куя. 1938 елның 15 февралендә гаепләнүчеләр (Һади Атласи (тарихчы) – 1876-1938; Гани Алтынбаев (укытучы) – 1902-1938; Касыйм Исхаков (имам) – 1890-1938; Фазыл Туйкин (язучы) – 1887- 1938; Кәбир Туйкин (укытучы) – 1878-1938; Сабир Уразманов (укытучы) – 1892- 1938; Барый Фәттахов (имам) – 1875-1938; Зәкәрия Фәттахов (хезмәткәр) – 1910- 1938; Рәшит Яруллин (имам) – 1880-1938) атып үтерелә.

«1938 ел. Әнине «Черек күл» төрмәсенә чакыралар, әтинең тунын, бүреген кайтарып бирәләр, – дип искә ала Угыз Атласов бу көннәрне. – Олылар әтине атканнар инде дип сөйләшсәләр дә, без ышанмадык. (...) НКВД аны сындыра алмаган. Төрмәдә дә бүтән тоткыннарга рухи үрнәк булып, милләтенә тугры булып калган. Шулай ук үзенең актык көннәре икәнлеген аңлаганы да күренә. Б.Солтанбәков аларны атучы белән очрашкан. «Бернәрсә кычкырмады, әйтмәде, үлемен тыныч кына каршы алды», – дип искә алган атучы. Милләтнең горур улының гомерен НКВД төрмәсендә өзделәр». (Угыз Атласов, күрсәтелгән хезмәт, Б.67-68.)

...Һади Атласиның кабере билгесез... Рухы, мөгаен, хатыны, балалары янындадыр, алар барысы да Казанның татар зиратына күмелгән. Атласиның исеме – халык телендә, әсәрләре – милләт тарихында... Дин-милләт өчен корбан булган бу каһарманнар ахирәт көнендә шәһитләр дәрәҗәсендә булсыннар иде! Амин!

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11,2016

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: