СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Атласиның Казан чоры

Казанга күчкәнче, 1934 елның гыйнварында, Һади Атласи башта Уфада була, анда да эш мәсьәләсен белешеп карый. Бишмунча авылы кешесе Кыям Кадыйров Иманкулов белән алар Уфада атна буе яшиләр, Үзәк Диния нәзарәтендә булалар, Атласи мөфти-казыйлар белән сөйләшүләр алып бара. Кызганычка каршы, Атласиның Уфага бу сәфәре турында без бары тик сорау алу (допрос) беркетмәләреннән генә беләбез, башка истәлекләр, мөгаен, тентүләр вакытында юк ителгәндер. 1936 елның 14 ноябрендә сорау алган вакытта Кыям Кадыйров-Иманкулов Атласины «буржуазмилләтче, пантюркист, фашизм тарафдары, советларга каршы кеше», дип атый, ягъни, органнарга ни кирәк – шуны сөйли. Бәлки, чекистлар бу беркетмәләргә үзләренә кирәкне өстәп тә куйганнардыр, алар Атласи һәм аның тарафдарларын башта ук шушы «милләтче-пантюркист» кысаларына куып кертергә тырышканнар.

Иманкуловның җавапларыннан күренгәнчә, алар башта мәчет ишегалдында яшәгән казыя Мөхлисә Бубый квартирасында төн куналар. Иртәнге чәй вакытында Атласи Мөхлисә Бубыйдан Диния нәзарәтендәге хәлләр турында сорый. «Бубинская ответила в таком духе, что положение в ЦДУ тяжёлое, муфтии и многие казыи ведут полуголодный образ жизни, что в ЦДУ диктаторствует Таржиманов Кашаф, который работает безконтрольно, живёт хорошо и ни перед кем не отчитывается». (Атласиларның шәхси архивыннан.) Атласи биредә казыйлар Зыя Камал, Җиһангир Абызгилдин, Мәһди Мәһкул(м)ов, Шәһәр Шәрәф белән очраша. Бу урында беркетмәгә әллә кайдан Туран оешмасы турында сүз килеп керә, моны сорау алучылар үзләре өстәп куйганлыгы күренеп тора. «Кто-то из присутствующих задал Атласову вопрос: «Была ли в действительности организация Туран?» Атласов ответил утвердительно». (Шунда ук.) Ягъни, Диния нәзарәтенә җыелган казыйлар, дин әһелләре Атласидан, Туран оешмасы чынлап та бармы, дип сорыйлар, ул әйе, дип җавап бирә.

Аннан соң Атласи юлдашы Иманкуловны мөфти Ризаэддин Фәхреддин бүлмәсенә алып керә. Имеш, монда да милләтнең ике бөек шәхесе Бишмунча кешесе алдында зур сәясәт турында сөйләшеп утырган икән. Имеш, совет властеның язмышы, аның дингә карашы һәм киләчәге турында гәп корганнар. Бу да ышандырып бетерми, Атласины совет властена каршы итеп күрсәтү өчен, махсус шулай язылган кебек. «Муфтий Фахретдинов задал Атласову 2 вопроса: 1) Будет ли в дальнейшем существовать Советская власть? 2) Будет ли уничтожена религия?» (Атласиларның шәхси архивыннан.) Таныш түгел кеше алдында һәм тирә-юньдә «озынколаклы шымчылар» мыжлап торуын белгән Ризаэддин Фәхреддиннең мондый «политический» сораулар биреп утыруы ышандырмый, әлбәттә. Болар барысы да протокол өчен махсус язылганга охшаган.

Иманкуловның әләгеннән күренгәнчә, Атласи бу сорауларга бик ачык итеп,«милләтче-пантюркист» буларак җавап бирә, аны хөкем итү өчен шушы да җиткән булыр иде. Имеш, халыкның хәлен җиңеләйтерлек чын революция әле булмаган, һәм тиздән совет власте бәреп төшереләчәк икән. Имеш, акыл ияләре дин белән фәнне бергә алып барырга чакыралар икән, шул сәбәпле марксизм-ленинизм фикере дә ялгыш икән... «На первый вопрос Атласов ответил так: «В России ещё нет и не было действительной революции, могущей обеспечить интересы рабочих и крестьян, и поставила их в тяжёлое положение. Высказывая эту мысль, Атласов сослался на мыслителя-революционера Каутского». На второй вопрос Атласов ответил так: «Великие учёные осознали неверность теории несовместимости религии с наукой, поэтому они встали на защиту религии, приблизили её к государству и религия там торжествует. Поняли несостоятельность марксизма-ленинизма. Исходя из этого нельзя даже допускать мысли об уничтожении религии. Ответами Атласова Фахрутдинов остался доволен». (Атласиларның шәхси архивыннан.)

Бу сүзләрнең кайсы ялган, кайсы чын икәнлеген аеру кыен, дин турындагылары дөрес булырга да мөмкин. 1937 елның 10 маенда Иманкулов белән кара-каршы очраштыру (очная ставка) вакытында Атласи аның сөйләгәннәренең бер өлешен кискен рәвештә кире кага. Әйтик, Уфада казыйлар алдында «Известия» газетасыннан Кытайда Синь-Цзянь мөселман дәүләте төзелгәнлеге турында хәбәрне укып, Атласи аны «Бөек Туран дәүләте төзелүнең башы», дип бәяләгән. Имеш, бу эшкә Төркия дә катнашкан булырга тиеш, чөнки киләчәктә ул да Туран дәүләтенә керергә тиеш икән. Ул гына да түгел, бу яңа дәүләт СССРның көнчыгышындагы милли төбәкләр аерылып чыгу хисабына киңәйтеләчәк икән. Кадыйров-Иманкулов бу күрсәтмәләрен раслый, ә Атласи, андый сөйләшү булмады, дип кире кага. Имеш, Бубыйлар шушы Бишмунча кешесе барында Атласига бәйсез төрки-татар дәүләте белән идарә итәрлек кадрлар әзерләүләре турында сөйләп тора икән... Шулай ук, имеш, Үзбәкстанда шушы төрки-татар дәүләте төзү буенча контрреволюцион оешма бар икән. Әлбәттә, Атласи боларның барысын да кире кага, ә Иманкулов раслый.

Кара-каршы очраштыру вакытында Уфада барган тагы ниндидер яшерен сөйләшүләр, серле хатлар, шикле эшләр турында да ишарәләр бар. Имеш, Атласи мөфти Ризаэддин Фәхреддингә ниндидер хат күрсәткән, тегесе бик шатланган икән. Имеш, Атласи бу Бишмунча кешесенә үз идеяләренә ахыргача тугры булуы, яшерен эш алып барырга кирәклеге турында әйткән, Диния нәзарәтендә дә серләр күпләргә билгесез икән, ә менә Бубыйлар һәм Атласи биредә ышанычлылардан санала икән. Әлбәттә, Атласи боларның барысын да кире кага, ә Иманкулов раслый.

Әле 1936 елның 14 ноябрендә үк, үзеннән сорау алганда, Кыям КадыйровИманкулов Атласиның хакимияткә каршы яшерен эшчәнлегенә ишарәләр ясый.

«Вопрос: Говорил ли Вам Атласов в эту поездку в Уфу и при последующих с ним встречах об организованной его к-то работе?

Ответ: Атласов об организованной к-р работе как своей, так и других мне прямо не говорил, но о наличии такого рода работы намекал. Это я сужу из следующих конкретных фактов:

1. Однажды в данную поездку в г.Уфу в беседе со мной Атласов сказал: «Наше дело очень большое и строго секретное. Наши дейтвуют на строгих началах конспирации, работают дружно».

2. Он говорил примерно так: «Я за свою идею и за свою партию отдал всю свою жизнь и никогда никому не продавался. Ведь если бы я продался, мне бы заплатили большим золотом, но я предан своей идее». (Атласиларның шәхси архивыннан.)

Бу сорау алуларны г/б лейтенантлары Мозаффаров һәм Әхмәтов алып баралар. Җаваплар ни дәрәҗәдә дөрес булуын һәм дөрес язылуын хәзер исбатлап булмый, әмма Атласига каршы эш башта ук аны контрреволюцион эшчәнлектә гаепләүгә юнәлдерелгән була.

Инде тагы 1934 елга әйләнеп кайтыйк. Атласи Уфада эшкә урнаша алмый, әмма элеккеге дуслары белән аралашып, рухланып кайтып китә. Ул гына да түгел, сорау алу беркетмәләреннән күренгәнчә, Уфадагы дин әһелләре дә Атласи белән очрашудан бик канәгать калалар, аларда киләчәккә ниндидер өмет уяна. «Кыям Кадыйров-Иманкулов сүзләренә караганда, галимнең килүе һәм әңгәмәләре ярым ач казыйларны һәм мөфтиләрне терелтеп җибәрә, – дип яза тарихчылар. – Ул, оптимист буларак, дусларына күңел күтәренкелеге биргән, рухларын, киләчәккә өметләрен уяткан». (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның тормыш юлы һәм эшчәнлеге // Һади Атласи. – Казан, 2007, Б.42.)

Атласи Бөгелмәдә дә, Уфада да эш таба алмый, төрмәдән кайткан карт милләтчегә күпләр шикләнеп карый, һәркем үзе өчен курка. 1934 елда Атласи ишле гаиләсе белән Казанга күчеп китәргә мәҗбүр була, әмма биредә дә шактый вакыт эшсез йөри. «Казанда әтинең танышлары Яңа бистәдә квартира табарга булыштылар, – дип яза улы Угыз Атласов. – Казанда да әти бер елдан артык эш таба алмады. Аптырагач, күрәсең, Сталинга хат яза. Үзен гаиләсе белән Төркиягә җибәрергә рөхсәт сорый. Җавап булмый, ләкин 1935 елның көзендә 12нче мәктәпкә немец теле укытучысы итеп алалар. Озак вакыт та узмый, 1936 елның башында мәктәптән куалар». (Угыз Атласов. Әтием турында хатирәләр // Һади Атласи. – Казан, 2007, Б.64.)

Бу урында кайбер даталарга төгәллек кертү сорала. Атласи тормышын махсус өйрәнгән галимә Алсу Мөхәмәтдинова, мәсәлән, архив материалларына нигезләнеп, аның 12нче мәктәпкә немец теле укытырга урнашуын яза, бу – 1934 елның көзе булырга тиеш. «1935 елның мартында Һ.Атласи сәяси ышанычсызлык сәбәбе белән эшеннән чыгарыла, – дип яза тарихчылар. – Илдә сәяси репрессияләр дулкыны көчәя. Бөтен Россия буенча халык дошманнарының советка каршы эшчәнлеген фаш иткән эшләр ачыла. Куркынычсызлык органнары Һ.Атласи өстеннән күзәтүне яңадан көчәйтә. ...Соңгы ел ярымда Һ.Атласи эшсез торган. Аның тирәсендә кабат «кара болытлар» куера. 1936 елның 28 июлендә Һ.Атласи кабат кулга алына». (Алсу Мөхәмәтдинова, күрсәтелгән хезмәт, Б.42-43.)

Ягъни, Атласи Казанга күчкән елының көзендә эшкә керә, ә киләсе елның язында инде эшсез кала, 1935 елның 3 февралендә эштән чыгарыла, дигән мәгълүмат та бар. Угыз Атласовның истәлекләрендә ул даталар башкачарак. Эшкә урнаша алмагач, Атласи Совнарком рәисе Абрамовка керергә тырышып карый, әмма кабул итүгә ирешә алмый. Соңгы чик итеп, Сталинга хат яза. Алдарак телгә алынган әлеге хат 1935 елның 22 маенда языла. Бу хат турында мәгълүматны Алексей Литвинның «Операция «националисты» дип аталган мәкаләсеннән табарга була, ул аның «Запрет на жизнь» китабында басылып чыккан:

«В мае 1935 г. он обращается с письмом к Сталину: «Теперь я без работы, голоден, по моему адресу делается ряд незаслуженных издевательств». Атласов просил Сталина помочь ему устроиться на работу, дать пенсию, не мешать детям получить образование, или разрешить «выезд на постоянное жительство с семьей в Турцию». Ответа он не получил». (Литвин, күрсәтелгән хезмәт, Б.58.)

Ул хатның караламаларын соңгы тентүләр вакытында алып чыгып киткәннәр. Күргәнебезчә, Атласи соң чиккәчә золым иленнән котылырга омтыла, бу хакта хәтта тиранның үзенә хат язырга мәҗбүр була, нәтиҗәдә, аннан йөрәгенә кургаш ядрә ала... Хатның Солтангалиев турындагы өлешен без инде язмабызда файдаланган идек, Атласи Бакуда кулга алынгач, азәрбайҗан сәясәтчеләренең Сталинга мөрәҗәгатен дә искә алган идек, биредә аларны кабатлап тормыйбыз. Атласиның Сталинга язган хатының бер өлешен укучыларыбызга тәкъдим итәбез:

«Атласов, 1935 елның 22 мае.

Мин, төрки-татар дөньясының карт җәмәгать һәм фән эшлеклесе, революционер, шушы өлкәдә узган гасырның соңгы елларыннан бирле эшлим. ...Мин – беренчеләрдән булып урыс самодержавиесенә һәм мөселман руханиларына каршы сугыш ачканнарның, беренче булып татар мәктәпләрендә география, табигать белеме, физика һәм астрономия кебек фәннәрне укыта башлаучыларның, аз санлы татар революционерларының берсе.

Җәмәгать эшләрендә шактый дәрәҗәле урыннар биләдем. II Дәүләт Думасы әгъзасы булдым һәм анда эсерлар фракциясендә тордым. Бу партиядә 1905 елдан 1918 елга кадәр әгъза булдым. Алардан китүемнең сәбәпләре – Брест килешүе һәм сугыш мәсьәләләре буенча социаль революционерлар белән карашларыбызның туры килмәве.

1906 елда язган брошюрам һәм революцион эшчәнлегем өчен 1909 елда мине крепостька ябарга хөкем иттеләр һәм шул елны эшемнән кудылар. 1908 елдан 1917 елга кадәр полиция күзәтүе астында яшәдем һәм хокукларымнан мәхрүм ителгән идем». (Алексей Литвин. «Милләтчеләр» эше // Һади Атласи, 2007, Б.373.)

Әйткәнебезчә, Сталинның Атласига бернинди ярдәме дә булмый, ул Төркиягә дә китә алмый, эшкә дә урнаша алмый, үзен сырып алган шымчылар арасында бу хәлләрнең ахырын көтеп яшәргә мәҗбүр була. Атласи белми – әле 1934 елның язында ук Казанга Мәскәүдән әмер килә – мөселманнар тагын Туран дәүләте турында хыяллана башлаганнар икән, аларның үзәген табарга һәм юк итәргә. Әлбәттә, ул үзәк – Казанда, ә аның җитәкчесе – Атласи булырга тиеш була. Шулай итеп, карт милләтчене чекистлар алдан әзерләп куйган мәкерле кысаларга куып кертәләр һәм туранчы татарларны гаепләү буенча зур эш башлана.

«В апреле 1934 года из Москвы в национальные республики была направлена разработка ОГПУ о том, что мусульмане возобновили агитацию за создание независимого «Туранского государства», что необходимо найти, разоблачить и ликвидировать центр по созданию такого государства. Казанские гэпэушники решили, что настал их час отличаться: «центр» находится в Татарии и во главе его – Атласов». (Литвин, күрсәтелгән хезмәт, Б.57.)

Мондый шартларда Атласиның иртәме-соңмы кулга алыначагы котылгысыз була. Сталинга хатны да ул шуны сизенеп язгандыр, әмма тиранга бер татар зыялысының үткәндәге хезмәтләре дә, бүгенге тормышы да кирәкми. Гомумән, Солтангалиевтән соң татарларга карата җене котырган Сталин җай чыккан саен алардан үч ала, сөргеннәргә сөрә, аларны җир йөзеннән юк итү турында хыяллана. Ә Мәскәү даирәләрендә, бигрәк тә чекистлар арасында Атласига Мирсәет Солтангалиев эшен астыртын дәвам итүче куркыныч милләтче итеп карыйлар, алар өчен аның язмышы инде хәл ителгән була.

Кулга алынганчы, Һади Атласи Казанда татар зыялылары белән аралашырга тырышып карый, аны бигрәк тә яшьләр якын итәләр, чөнки Атласи алар өчен тере легенда була. Патша заманында ук милләт өчен төрмәләрдә утырган, татар халкының күзен ачкан тарихи әсәрләрен язган, Идел-Урал бәйсез татар дәүләте төзибез, дип, Милләт Мәҗлесләре оештырып йөргән, Соловкиларның үзендә зинданнарда яткан атаклы Һади Атласи бит ул! Яшь язучылар, шагыйрьләр, журналистлар Атласи тирәсендә кайнаша, ул аларга киңәшләрен бирә, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Атласи бигрәк тә Сирин Батыршин исемле яшь шагыйрьгә зур өметләр баглый.

«Сирин: прерванный взлёт» дигән мәкаләсендә Булат Солтанбәков, ОГПУ архивындагы материалларга таянып, бер шымчының түбәндәге хәбәрен искә ала: «1935 елның февралендә Сирин Һади Атласи фатирында, үзенең башка әсәрләре белән беррәттән, Сталинга язган эпиграммасын да укыган. Эпиграмма тексты безгә килеп җитмәгән, әмма Б.Солтанбәков аның эчтәлеген китерә. Анда «Сандугачым, һәр җырыңда син Сталинны мактап җырла. Шул чагында сине күреп алырлар һәм сиңа «СССРның атказанган сандугачы» исемен бирерләр», дигән сүзләр була. Бу инде, әлбәттә, репрессияләр кайнап торган бер заманда Сириннең башка сыймас кыюлыгы, утны турыдан-туры үзенә юнәлтүе». (Әнвәр Шәрипов. «Горур башым түбән иелмәс...» // Мәйдан, 2015, №12, Б.94.)

Атласи фатирында советка каршы шигырьләрен укыган шагыйрь Сиринне 1935 елның августында кулга алалар, 1938 елның февралендә аны биш елга Себер төрмәсенә сөрәләр, ул аннан тәмам ватылып, сынып чыга. Бу вакытта инде язучыларны, галимнәрне кулга алулар, төннәрен килеп алып китүләр башланган була, ышанычсызлар исемлегендә йөргән Атласи да күзәтү астына алына. Һади Атласины исә, әйткәнебезчә, 1936 елның июлендә, 60 яшьлек юбилеена бер ай кала кулга алалар һәм 1938 елның 15 февралендә атып үтерәләр. Атласи тирәсендәге шымчылар өере арасында аның якын туганы, олы кызы Сәлмәнең ире Җиһанша Дунаевның булуы да бик аяныч. Ул – Каменка туберкулёз больницасының баш врачы булган, Атласилар гаиләсе өчен ышанычлы кеше саналган, аннан серләрен яшермәгәннәр.

«НКВД органнарына Һ.Атласиның кияве Җ.Дунаев та хәбәр җиткереп торган, – дип яза тарихчылар. – Ул органнарга Һ.Атласиның сәяси фикерләре, теге яки бу мәсьәләгә карашлары турында мәгълүмат биреп барган. Менә, мәсәлән, 1936 елның 25 декабре көнне булган сорау алу вакытында Дунаев Һ.Атласиның «коммунистлар партиясенең һәм Совет хөкүмәтенең милли мәсьәләдәге сәясәте – патша хөкүмәтенең шул ук урыслаштыру сәясәте инде ул. Рус милләте элек тә бөекдержавачыл иде, хәзер дә шундый», дигән сүзләрен хәбәр итә һ.б.» (Алсу Мөхәмәтдинова, күрсәтелгән хезмәт, Б.43.)

Атласиның бу сүзләрендә бернинди ялгыш юк, Рәсәйдә нинди хакимият булса да, ул башка милләтләрне урыслаштыруга кайтып кала. Әмма Атласиның милли мәсьәләдә коммунистлар партиясен патша хөкүмәте белән тиңләштерүе, шулай итеп, гасырларга сузылган урыслаштыру сәясәтен ачып салуы совет властена ярамый, карт татар милләтчесен дошман дип игълан итәргә сәбәп була.

Һади Атласины кулга алганда, Хөсникамал абыстай өйдә булмый, улы Угыз белән шул шымчы кияүләренә киткән була. Бәлки, органнар үз агентлары белән килешеп шулай эшләгәннәрдер, болай ул җинаятьнең шаһитлары да, тоткынга ярдәм итүче дә юк бит. Бу хәлләр турында Угыз Атласов менә ниләр язып калдырган: «1936 ел. Җәй. Без әни белән – апаларда, Каменка санаториенда. Ире Дунаев Җиһанша анда баш табиб. Беркөнне көндезен, әтине кулга алдылар, дигән хәбәр килде. Кайтсак, Сылу апа елый: «Төнен әтине алып киттеләр», – диде. Тентү ясаганнар, хатларын, Соловкида алып барган ике калын тышлыкта көндәлек дәфтәрләрен дә алып киткәннәр. Нинди вәхшилек, кешене үзен генә түгел, аның хәтерен дә бетерергә тырышалар». (Угыз Атласов, күрсәтелгән хезмәт, Б.66.)

Әйе, Һади Атласины соңгы тапкыр кулга алалар, соңгы тапкыр аның архивын, кулъязмаларын юк итәләр, соңгы тапкыр ирегеннән, гаиләсеннән, милләтеннән аералар... Аннан – ел ярым буе төрмә газаплары, кыйный-кыйный сорау алулар, судлар һәм атып үтерелү – Мәңгелеккә күчү... Ә хәзергә гаиләсе, Хөсникамал абыстай, яралы, ялгыз аккош кебек, аны эзли, бөтен Казан төрмәләре, органнар буенча, сөекле ирен – Мөхәммәтһадиен эзли... Аның ире белән аралашкан кешеләрнең күбесе инде шулай юкка чыккан, кайда икәнлекләрен дә белмиләр, кулга алынмаганнар бар нәрсәдән, хәтта аралашудан да курка.

«Тем временем тучи над головой Хади Атласова сгущались, – дип яза тарихчылар. – В недрах НКВД спешно прорабатывались новые операции, призванные задушить любые проявления инакомыслия в обществе. Особенно усилились они после загадочного убийства Кирова, использованного как «детонатор» для нового витка репрессий. Важную роль в этой системе террора против своего народа играли операции, направленные на ликвидацию многих представителей национальной интеллигенции тюркских народов и, в первую очередь, татарской, как наиболее развитой и многочисленной. Волей судьбы Хади Атласов оказался одним из немногих оставшихся в стране крупных татарских интеллигентов, выдвинувшихся на авансцену общественно-политической деятельности еще до 1917 года. Поэтому к нему и Ильясу Алкину было приковано сугубое внимание «органов». (Булат Султанбеков. Хади Атласов предупреждает // Б.Ф.Султанбеков, С.Ю.Малышева. Тригические судьбы. – Казань, 1996, С.93-94.)

Шулай итеп, Атласины «СССРны җимереп, бәйсез төрки-татар дәүләте төзергә җыенган, шушы максатлардан, контрреволюцион оешма оештырган, илдә шпионлык эшләре алып барган, чит илләрдәге агентлары ярдәмендә диверсияләр әзерләгән» террор төркеменең җитәкчесе итеп «билгелиләр». Бер караганда, кеше ышанмаслык сүзләр, кеше ышанмаслык гаепләүләр, дәлилләр булмау сәбәпле, бу җинаять эше башлану белән туктатылырга тиеш кебек иде. Әмма – Россия бит бу, кешесе булса – статьясы табылыр. Атласины кулга алуны һәм өендә тентүләр оештыруны «үз татарымыз», чекист Әхмәтов башкарып чыкса да, алга таба эшкә Мәскәү чекистлары Айзенберг һәм Ратнер килеп кушыла. Атласидан «җиң сызганып» сорау алулар башлана, бөтен татар милләтен фаш итәрлек, башын идерерлек, азатлык хыялыннан мәңгегә баш тарттырырлык хөкем әзерләнә…

Ул арада аның гаиләсе, якыннары берни белми, аны таба алмыйлар. Бу хакта Атласиның улы Угыз абый менә нәрсәләр язып калдырган: «Әни 4 ай чамасы төрле органнарга йөрсә дә, эзен табалмады. Күршеләр әнигә, йөрмә, үзеңне дә утырталар, дисәләр дә, тыңламады, эзләде. Октябрь аенда гына үзенә әйттеләр, «Черек күл«гә передача алып килергә рөхсәт бирделәр. Өч айга бер мәртәбә передача бирергә рөхсәт ителә иде. Миндә бердәнбер «Черек күл«дән язган хаты саклана. Шулай безнең гаиләгә яңадан өметсез көннәр башланды». (Угыз Атласов, күрсәтелгән хезмәт, Б.66.)

Әйе, Атласи гаиләсе өчен тагы кара көннәр башлана... Казанда кеше почмагында яшиләр, бөтен милекләре – ишек төбендәге агач сәке, төнлә анда ана, ике бала йоклый, көндез шунда утырып ашыйлар. Ә ашарга юк, дияргә мөмкин, Угыз абыйның истәлекләреннән күренгәнчә, ул аш ашаганнарын хәтерләми, килька балыгы белән ипи булса – шуңа да сөенгәннәр. Кайвакыта тагы шул мәрхәмәтле Хәлимә апалары коткарган – Иж-Бубыйдан ара-тирә посылкалар җибәргәләп торган. Балаларын ачка үтермәс һәм урамда калмас өчен, Хөсникамал абыстай аптекада җыештыручы булып эшләгән. Шушы керемнән әле төрмәгә дә анысын-монысын алып барырга кирәк, балаларны укытырга, утын сатып алырга, квартирага түләргә...

«Нинди генә авырлыклар кичерергә туры килмәсен, теләнеп йөрмәдек, ярдәм сорау юлына басмадык, әти исеменә тап төшермәдек, – дип искә ала Угыз абый. – Шунысын да әйтим: без яхшы укыдык, әнигә, хәзер аңладым, укуыбыз белән рухи тынычлык, киләчәгебезгә өметләр өстәгәнбездер инде». (Күрсәтелгән хезмәт, Б.66.)

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11, 2016

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: